Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕНЧЕ ДӘРЕС

Дурткз килде бала, йөгерә, дөнья якты урамда, Күрер тирә, алыр, ашыр тиц юлдашы булганда Үтәр аңар хуш холык бу чагында ускәндә. Гадәт күркәм калыр, тирә күркәм булганда Галимә Рахматуллина асыр башында иҗат иткән шагыйрә Галимә Рәхмәтуллина шигыреннән китерелгән бу юлларда барлык чорлар өчен уртак тормыш хакыйкате ята. Чыннан да, балаларыбыз- ның киләчәктә нинди кеше булып үсүләре өчен без. аның тирә-юнендәге кешеләр, һәм барыннан да элек, әти-әниләре һәм якыннары җаваплы Бу — тел мәсьәләсендә дә шулай Бала бай рухи табигатьле, үрнәк әхлаклы булып үссен өчен, аның бик кечкенәдән ана теле мохитендә тәрбия алуы мөһим Моның өчен иң элек ата-ана- лар гаиләдә үзләре саф ана телендә сөйләшергә тиеш. Иң мөһиме — бала гаиләдә ана телендә сөйләшүне катгый куелган табигый бер халәт итеп кабул итәргә тиеш. Шулай булганда гына балалар бакчасында, урамда иптәшләре белән русча гына аралашкан очракта да ул өйдә үз телендә сөйләшәчәк. Балагызның теле чыннан да бай, матур булсын дисәгез, көндәлек аралашу теле белән генә чикләнмичә, аңа татар телендә китаплар укырга, әкиятләр сөйләргә, җырлар, шигырьләр өйрәтергә кирәк. Башлап, биредә китерелгән шигырьләрне өйрәтергә мөмкин. Бала теле белән махсус шөгыльләнүнең башлангыч чорында түбәндәге алымнардан файдаланырга була: — төрле әйберләрне күрсәтеп, аларның исемен атау Моның өчен әйберләрнең үзләрен күрсәтергә яки төсле рәсемнәрдән файдаланырга кирәк. Бу — баланың сүзлек маясын арттыра. — шул сүзләрне кертеп, кечкенә-кечкенә җөмләләр төзү: бу — туп. Бу зур туп. Туп сикерә һ. б., — бала белән урамда йөргәндә, кибеткә кергәндә, кунакка барганда. урынына карап, яхшы мөгамәлә сүзләрен өйрәтү —исәнмесез, сау булыгыз, рәхмәт, тәмле булды, күпме булды, күпме тора9 һ. б Сүзләрне әйткәндә башта ук баланың татарча авазларны дөрес әйтүенә игътибар итәргә кирәк Чөнки күп кенә балаларның сөйләм аппараты инде русча әйтелеш нигезендә формалашкан була Авазларны дөрес әйтергә өйрәткәндә төрле алымнар кулланыла: а) авазның әйтелешен өлкәннәр артыннан кабатлау. б) авазның ничек ясалуын һәм әйтелешен аңлатып бирү Мәсәлән ә авазын әйткәндә ияк аска төшә, авыз киң ачыла һ. б. Бу аңлатуны баштарак русча алып барырга да мөмкин в) татар авазларының әйтелешен рус авазлары белән чагыштыру алымы да еш кулланыла. Мәсәлән: Г О авазы татарча русча он (мука) он (ул) А авазы Казан Казань карга карга Үрдәк сүзендәге ү авазы русча люблю сүзендәге ю авазы кебек әйтелә. Соңыннан төрле фонетик күнегүләр үткәрергә мөмкин: өс — өс — өс тәл — тәл — тәл өстәл ҮР — ҮР — ҮР Дәк — дәк — дәк үрдәк Балага тел өйрәтү белән махсус шөгыльләнүне уен рәвешендә оештырьюга кирәк. Ул баланы ялыктырмый, бала никадәр кечкенәрәк булса, бу алым шулкадәр отышлырак. — Әйдә (улым, кызым), без синең белән «Уенчыклар кибетендә» дигән уен уйныйбыз. Мин — сатучы, сиңа уенчыклар сатам. — Биредә нинди уенчыклар бар? (Биредә дигән сүзнең әйтелешенә басым ясала, мәгънәсе аңлатыла). — Сиңа нинди уенчык кирәк? — Курчак. — Мә, ал! — Рәхмәт! — Биредә тагын уенчыклар бар, бу нәрсә? Бу — шакмак. (Сүз берничә тапкыр кабатлана, русча аңлатмасы әйтелә.) Капчыктагы калган уенчыклар алга куела (курчак, куян, туп, аю). — Биредә нинди уенчыклар калган? — Курчак, куян, туп, аю. — Туп нишли9 Сикерә. (Сүз берничә кат кабатлана). — Туп сикерә, куян сикерә, без дә сикерәбез. — Курчак нишли? Курчак бии (Сүз кабатлана) Без дә биибез. (Бала хәрәкәтсез ялыкмасын өчен, биеп алырга мөмкин). — Аю нишли? Аю йөри. Аю ничек йөри? (Бала аю кебек йөреп күрсәтә). «Серле капчык» уены. Уенчыклар үтә күренмәле капчыкка салына һәм бала, капшап, уенчыкның исемен әйтергә тиеш Уенчыклар турында шигырьләр укыла. Бала әле телне бик яхшы белмәгәндә, аңа русча таныш булган шигырьнең татарча тәрҗемәсен яттан өйрәтү дә отышлы. Мәсәлән; КУЯН Агния Барто шигыре Тышта яңгыр ява коеп, Утыра куян боегып. Өйгз кермичә калган, Бөтен җире чыланган. ТУП Әминә елый үкереп, Тубым суга төште, дип. — Чү, Әминә, елама: Туп батмый ул елгада. Әминә Бикчәнтәева тәрҗемәләре Түбәндә китерелгән шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз һәм, тәрҗемә итеп, эчтәлеген балаларга сөйләгез. КУЯН Муса Җәлил шигыре Куян салкыннан Туңган, куырылган, Башы салынган, Колагы шиңгән. Әйдәгез, дуслар, Аны терелтик. Җылы бүлмәгә Мәктәпкә илтик. Куян уянды. Куркып уйланды, Сикереп урманга, Чабып югалды, — Куян, син кайда? — Яшел тугайда — Куян, син кайда? — Ерак чүлләрдә — Куян, син кайда? — Калын урманда. — Куян, син кайда? — Карлы буранда. Әйдәгез, дуслар, Кырны, урманны, Чүлне актарып Табыйк куянны. Китерелгән шигырьләрдә: Куян, колагы, куырылган сүзләрендәге к (к) авазының дөрес әйтелешенә. аягы, елга, егылган сүзләрендәге г (г) авазының әйтелешенә махсус игътибар итәргә кирәк Бу ике аваз да тамак төбендә, русча хата сүзендәге х авазы белән бер үк урында ясала К авазы катырак, көч куебрак, ә г авазы йомшаграк әйтелә Тел күнекмәсе: Карга кара, кара карга, Кар-рык, каррык карылдама Кардан калка кара карга, Кара каурыйлары карда Тарала да аунап кала. Шәйхи Маннур