Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛЛЕККӘ ТУГРЫЛЫК

Шагыйрь Әмир Мәхмүдовның «Мәңгелек моң» дип исемләнгән икенче шигъри җыентыгы басы лып чыкты' «Бу китабында да ул «Матурлык тантанасы» исемле берен че җыентыгында игълан иткән фәлсәфи хтетик принципларына тугры калган. «Мәңгелек моң»да шагыйрьнең гүзәллеккә тугры жаны. гүзәллек кануннарына нигезләнгән кыйбласы шактый тулы ачыла. Бу җыентык таләпчән һәм нечкә зәвыклы укучыны гүзәллек һәм явызлык хакында, яшәешнең асылы, җиһан улы — Кешенең тормыштагы урыны турында уйландыра, шагыйрьнең кабатланмас, үзенчәлекле шнгьрн дөньясына чакыра. Әмир Мәхмүдовның лирик гүзәллек кануннарыннан төзелгән шигърият дөньясында яши. Аның идеалы — җир шарында яшәүче бөтен милләт халыклары һәм һәрберсенең үз тәртипләре булган мәмләкәтләр арасында дуслык һәм туганлык җепләрен тоташтыру, җир кайгысын бетерү өчен, аның моң-зарын киметү өчен көрәшү: Күңелемдә чиксез илләр дә юк. Үлем белмәс мәшһүр телләр дә юк. Таш зинданнар, серле бикләр дә юк. Көчле түрәләр һәм бәкләр дә юк. Күңелемдә үлемсез тел — Җир теле бар. Кешеләрнең уртак иле — Җир иле бар.' Җир һәм кешелек язмышы, шагыйрьнең иҗатында мөһим урынны били. Җир язмы шы өчен борчылу аның һәр шигырендә дә чагыла. »Җир кешеләрнең йөрәге», «кешеләрнең уртак иле» һәм җир кешеләре тынычлык. матурлык терәге булуына ша гыйрь зур ышаныч белдерә. Ләкин матурлык идеалы чынбарлыкта үз кануннарын урнаштырып бетерә алмаган әле. Анда җирнең тәнен суытырга омтылучы, яки адәм балаларын шундый коточкыч фаҗига белән өркетеп, үз файдаларын кайгырту чы явыз көчләр дә бар. «Тынычлык дошманнарына СССР гражданины, биш бала атасы Әмир Мәхмүдовтан ачык хат» шигырендә шагыйрьнең золым чыганагы булган явызлык ияләренә кискен мөнәсәбәте ачык чагыла. Бу әсәр күпмедер дәрәҗәдә Һади Такташның «Лорд Чемберленга СССР крестьяны Һади Такташтан хат» шигыренә дә аваздаш төсле. Сәяси-социаль җегәре ягыннан бу ике әсәр дә сәяси шигъриятнең матур үрнәкләре булып саналырга хаклы. Гүзәллекнең иң саф һәм иң садә хасияте булган мәхәббәт лирикасы Ә. Мәхмүдов иҗатына ямьле бер төс биреп тора. Гомумән, шагыйрьнең мәхәббәт турындагы шигырьләре күңелгә наз өсти, аны илаһи пакьлеккә дәртләндерә. Шагыйрьнең «Мәңгелек моң» исемле икенче китабына кергән шигырьләре арасында «Йөрәктәге экватор» циклына тупланган мәхәббәт лирикасы нәкъ менә шундый. Шигырьләр һәрвакыт диярлек фәлсәфи нәтиҗә белән тәмамлана. • Ике йөрәк», «Мәхәббәткә мәдхия», «Яра лар», «Гүзәл», «Элеонорага» исемле ши гырьләрдә бу бигрәк тә ачык күренә. Сөйгәненә йөрәк хисләрен ачып саламы ул, әллә аның белән кавыша алмау ачысын та тып сыкранамы, шагыйрьнең лирик герое шул илаһи саф халәтнең асылы хакында да уйлана, сөю, сөелү кебек бөек мизгелләрнең дә «яшендәй бик тиз узуын», алар- ның фани булуын яхшы аңлый, бары яшә еш белән мәхәббәтнең генә бакый икәнле генә төшенә. Ә. Мәхмүдов иҗатта туктаусыз эзләнә, нәрсәдер таба, бер урында таптанып тормый. шулай ук күз буяп, «бер урында йөгерми» дә. Форма өлкәсендә булсынмы, стиль үзенчәлегенә кагылсынмы, шагыйрьнең иҗади эзләнүләрен күрергә мөмкин. Ә. Мәхмүдов стиле үзенчәлекле. Ул тради цион калыпта гына язмый. Аның әсәрләрендә Көнбатыш шигърияте йогынтысын да, Көнчыгыш әдәбияты җәүһәрләре җе- мелдәвен дә сизәргә мөмкин. Шушы ныклы нигезгә таянып, һәм милли шигъриятебезнең бай мирасыннан да өйрәнеп, Ә. Мәхмүдов үз шигъри стилен тудыра. Шигырь формасын гадәттә бер әдәби деталь оештыра- Ә. Мәхмүдовның язу алымы да кызыклы — үрелеп барган, бер-берсенә ипле береккән фикерләр, сурәтләр чылбыры. Мондый алым эчке рифмалар булганда гына туа. Ә. Мәхмүдовта исә. шундый эчке, тышка бәреп чыкмаган рифмалардан төзелгән шигырьләр байтак. Ә. Мәхмүдовның янә бер иҗат үзенчәлегенә тукталып китик. Ул саф шагыйрь генә түгел әле. Әдәби хәрәкәтнең үткен мәсьәлә ләренә беренчеләрдән булып игътибар итү че тәнкыйтьче һәм халкыбызның эстетик фикере үсешен ныклы бер системага салып өйрәнүче галим дә. Җентекле галим хезмәте белән шагыйрьлек вазифасы. Төзек логик категорияләр һәм нәфис образлардан торган хисләр дөньясы бер шәхестә әнә шулай янәшә, бер-берсен тулыландырып яши. Алай гына да түгел әле, шигъри дөньяга фән интеллектуаль байлык, лаконик, төгәл детальләр өсти. Шигърият үз чиратында исә, галим тикшергән эстетика фәненә полемик рух, кайнар пафос, эмоциональлек алып килә.