Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләре

Габдулла Тукай Бер татар шагыйренең сүзләре (Кыскартып алынды) Җырлап торам, торган җирем тар булса да. Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да: Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да. Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин. Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин: Бер яманлык күрсәм сүгәм. мактый алмыйм! — Ул тугърыда бик явыз, ай-һай. явыз мин! Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам. Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам: Тау башына менеп кычкырмакчы булсам. Биек җир бит. егьлырмын дип шүрләп калам Максуд җитәр: бара торгач — юл кыскарыр. Әллә кайда баткан хиссият кузгалыр: Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим. Тәңрем фәйзы1 минем күңлемгә эз салыр. Г. Тукай