Эстон язучылары бездә кунакта
Пауль-Эрик Руммо Тыңлыйм болыт агышларын Дымык үләндә мин ятам күзем йомып. Көн ташыдай синең йөрәк күкрәгемдә. Бөре ача билгесез бер сөю хисе. Ул — бурычым. Катлам-катлам сагыш миндә. Тыңлап ятам болытларның хәрәкәтен. Ябалдашлар чайкалалар, шаулый чаган. Бал кортлары күче сыман гүли болыт, Томалана күкнең соңгы ачык төше. Язылмаган шигырь юлы килә тулып. Тыңлап ятам болытларның хәрәкәтен. Кансыз ботакларны кисә кошлар өне. Ялтыр корыч сыман кояш ала балкып, Гөрли миндә ярсып аккан кан ташкыны, Болытларны тыңлыйм үләнгә мин ятып. Яан Каплински Бик тә кысанайдың син, замана, корт кимерде безнең тарихларны: күз алдында чикләр чиксез безнең, миналар да гөлдәй яфрак ярды. Сыер һәм танклар көтүлектә,— Нигер елгасы һәм Босфорның тын култыгы безнең күкрәкләрнең сул ягында һаман тырпылдаша; ике Кеннединың һәм абыйсы Мартның, бабасының җаны күккә аша. Икмәк амбарлары һәм диварлар өстендә ач сабыйларның кулы. Чирү кебек алар һәммәсе ач, күзләрендә бетмәс хәсрәт тулы. Үткен пычкыдай кырыс җил яндыра битне уттай. Аста елга — боздан хасил булган туң боламыктай. Карашларым иңли ярын бу ямансу елганың; Юаныч юк җанга җирдә, кирәге дә юк аның. Дебора Вааранди Кышкы төн Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ тәрҗемәсе Арви Сийг Таш назы Мин — Төньяк улы: озын буйлы, кырыс, эшлекле чырайлы... Нишлим, шул — булмышым минем! Ә син, мине аңламыйча, киттең сазлык тарафына, наз эзләргә җаныңа! Нинди киңлекләр ачылды ул сазлыктан бүген сиңа? Моңаерга мөмкин: мүкле, торфлы җирдә син. Каршыңда әнә зәгыйфь каен ботаклары, усакларның ләпелдәве, йоп-йомшак тал песиләре... Ташлар да бар кырыйда. Әнә зур соры таш, утыр шунда. Ул таш гүя күп «юк» арасында Калкып торган зур «Бар!» сыман. Сыенырсың аңа — кушылырсың таш назына: кулларың тезеңне кочкан, тезеңдә — иягең... һаман мине уйлап, кырыс ул, каты...— диярсең... Ә бит без — Төньяк ирләре һәм ташлары — бер үк нәселдәнбез! Бу таш та,— бел: кырыс назлы минем күңелем ул! Рәдиф ГАТЛШ тәрҗемәсе. Чатный суык, карлы көртләр ыңгыраша. Ак төннәргә текәлгәнмен дүрт күз белән. Йөзе ап-ак булган шәһәрләрнең кулыннан эш төшкән — эндәшмиләр. Миндә зенди кышкы төн тынлыгы. Тәрәз өлгесендә утлы җиләкләрнең тәлгәшләре. Идән ярыгыннан күтәрелгән чәчәк бәйләмнәре күләгәсе хәтерләтте миңа тонык суда су кыслаларының хәрәкәтен. Йорт ниргәләренең арасыннан шыгырдавык юллар килеп керә, агач ыргыткан күк чәрдәкләгән күләгәсен читкә — юл иркенә. Уянып килгән ай әнә шулай сурәтемне ясый төн битенә. Тыңлап ятам балкыган бу җирнең, салкын йолдызларның хикәятен. Ләззәтләнеп шатлык белән чумам бу тынлыкның ап-ак диңгезенә. Биеклеккә дәшеп, янып тора якты булып Киек казлар юлы. Тынлык белән бергә үсә бара,— ул — минем бүлмәдәге кәүсәр суы. Вийви Л у й к Ишекле көзгеләр Үз теләгең дәште микән сине монда — Бер чынаяк салкын кофе көтте сине, һәр ишеге көзгеләнгән бу кафеда Бер чынаяк салкын кофе көтте сине. Февраль жиле үзе өшеп төшеп калды Елтыр ишекләрне ачып кергән чакта. Төшеп калды әйбәт җылы бияләен Елтыр ишекләрне ачып кергән чакта. Ашыга-ашыга чишенгәндә, бер очтан син Салып бирдең кебек хәтта гомереңне дә. Көзге йотты бүрегеңне, йөрәгеңне — Салып бирдең кебек хәтта гомереңне дә. Сорау бирде сиңа кемдер: «Кай тарафтан?..» Син аңлаттың бер чынаяк гозереңне, һәм әйттеләр, ишекләрне ябабыз, дип. Аңлатырга теләдең син гозереңне. Озаттылар сине куып. Ә урамда Ак болытлы төшләреңне таныдың син. Җан кадерен, яр кадерен, ил кадерен — Ак болытлы төшләреңне таныдың син. Ир язмышы, яр язмышы, ил язмышы Шул болытлар арасында чагылды бит. Чагылырмы алар синең күзләреңдә? Көзгеләрнең ишекләре ябылды бит... Нияз АКМАЛ тәрҗемәсе