Логотип Казан Утлары
Публицистика

АККОШЛАР ЧАЛЛЫДА КАЛА

Сеңдереп кенә ләйсән явып үтте. Яңгыр артыннан ук чалт аязып, күк йөзе ачык зәңгәргә манчылды. Чәчүгә төшәр чак бу! Дулап-ташып алган елгалар ярларына кайта, дымлы буразналардан пар күтәрелә. Авыл артындагы урман зәңгәрсу томан эчендә — куаклардагы җиз алкалар серкә очыра. Кинәт көмеш кыңгыраулар чыңлагандай булды. Аваз урман эченнән түгел, өстән —зәңгәр киңлектән ишетелә иде. Кыр казлары һәм аккошларның кайтып барышлары икән. Аларның дистәгә якыны, олы төркемнән аерылып, бераз түбәнәйде дә Атау куле өстендә әйләнергә тотынды. Затлы кошлар авыл халкы кодрәте белән барлыкка китерелгән бу күлне тәмам үз итте. Әнә әле дә. инде монда хуҗа булырга өлгергән чүрәкәй үрдәкләрне өркетеп, су өслегенә килеп тә төштеләр һәм, тагын да дәртлерәк чаңгылдашып, түргә йөзеп киттеләр, һәр хәрәкәтләрендә иркәлек тә, наз да, горурлык та бар. Шул арада кайсы күреп алгандыр — сөенечле хәбәр инде бөтен Чалпыга таралган иде. — Атау күленә аккошлар төшкән!!! Чалпы — Ык буендагы зур авылларның берсе. Егерменче-утызынчы елларда моннан Баланлы-Бүләк, Камышлы, Наратлы һәм Каенлы күл авыллары аерылып чыккан. Әмма Чалпы үзенең олпатлыгын саклап калган. Соңра исә замананың зәхмәтле җиле кала-станцияләрдән. поселок-пристаньнар- дан шактый еракта яткан Чалпыга да килеп җитә, авылга «кырау тия». Яшьләр, беләкләренә букча асып, шәһәр юлларына чыга, кайбер йортларның тәрәзәләренә аркылы такталар кадаклана. Боегып, моңсуланып кала Чалпы, юмарт иген кырларыннан бәрәкәт китә башлый. Әнә шундый шомлы көннәрнең берендә авылга килеп төшкән Илдус Гыйлаҗев беренче күренешләр тәэсирендә: Комсыз көя кергән бу авылга. Казыгына хәтле кимергән. Алмагачлар үскән бакчаларда Әрем белән билчән симергән. — дип язып куя дәфтәренә. Туган авылы булмаса да. Чалпы Илдуска ят түгел иде. Әле кайчан гына ул шу- шындагы урта мәктәптә укыды, яшьтәшләре белән бергә ваемсыз мизгелләр кичерде. Бүген исә ятимләнеп калган авылның бөтен моң-зарын аның җилкәсенә салдылар. Отчет-сайлау җыелышыннан соң урамнарны озак урады Гыйлаҗев, ярыкларыннан көзге җил сызгырып торган фермаларга барып керде, янә сагышлы урамнарга әйләнеп кайтты, үзе туктаусыз баш ватты. Фермадагы сыерларны бер саудыру өчен, район җитәкчеләре. Азнакайдан килеп, өлкән яшьтәге җиңгиләрне үгетләп йөргәннәр — шул хуҗалык хакында ни дисең инде?! Тын калган боек урамнарда бәрелеп-сугылып йөргәндә уйларына шигъри юллар сарыла яңа председательнең. Ачулы юллар: Бәгыреңне чагып алыр төсле. Кычытканнар үскән үчекләп; С Кайтарасы килә хуҗаларын Кычытканнар белән •пешекләп» Чаллының яшьлеген кайтару, үзән-кырларга бәрәкәт иңдерү кирәк иде. Кичке урам. Тик ул без тәгәрәшеп үскән авыл урамы түгел инде. Уртасына асфальт түшәлгән, ике яклап таш пулатлар төзелгән. Хәер, бүген — июль кояшы шашып тантана иткәндә — әлеге гүрничәләр күзгә чалынмый диярлек. Алма, чия бакчалары аларны кеше күзеннән яшергән. Арттарак — абзар-кура. Авыл урамы да, шәһәрнеке дә түгел, киләчәк проспекты икән ләбаса бу! Каршыга, чырчулап чабышып, бер көтү бала-чага килеп чыкты. Санап кына бетерерлек түгел үзләрен. Колхозның профсоюз оешмасы председателе Рузалина ханым Гаффарова дөресен әйткән икән. «Бер урамда йөзләп бала», — дигән иде ул. Әйе, бала-чага байтак монда. Өченче ел утыз биш сабый тууы теркәлгән Чал- пыда, былтыр — утыз өч. Башлангыч класслар укытучысы Мәүлиха ханым Шәрипова белән юлда булып узган сөйләшүебез искә төшә. Өченче ел Чалпы урта мәктәбенә унике бала башлап аяк баскан, аннары — унҗиде, 1990 елда алар инде егерме дүрт булачак. Бала-чаганың ишәя баруы Чаллының яшен-картын, игенчесен, укытучысын куандыра. Ачык тәрәзәләрнең берсеннән бишек җыры ишетелә. Яшь ана бәбиен йоклата бугай: — Күк-кү. чыпчык! Тәрәзәдән кереп чык. Минем газиз балама Тыныч еллар биреп чык. Минем тәти балама Имин еллар биреп чык! Күр инде, Илдус Гыйлаҗевның беркөн өлкә газетасында басылып чыккан шигыре ич! Яңа сүзләр аналар күңеленә хуш килгән, димәк. Председатель үзе дә, хатыны Рәйсә ханым белән, бер оя кызлар-малайлар үстерәләр шул. Кичке урамга да балалар хуҗа булып алган. Чыр-чу киләләр. Балаларны аралап атлыйатлый, күз төшкән беренче капкага борылабыз. Бөтен уңайлыклары булган өйдә Хөснетдиновлар гаиләсе яши икән, йорт хуҗасы Илдус — колхозның машина- трактор утарында токарь. Шушы Чалпы урта мәктәбен тәмамлаган һәм мәктәптә тәрбияче булып эшләүче Гөлсинәгә өйләнгән. Яшь гаиләгә колхоз квартира биргән. Мондагы гадәт буенча, башта ике бүлмәле фатирда яшәгәннәр, әле күптән түгел өч бүлмәле өйгә күчкәннәр. Тормышлары матур, күңелле. Бар да җитү, мохтаҗлыклары юк. Илдусның әти-әнисе дә гомер бакый туган авылында яшәгән, иген иккән икән. Сөйләшә торгач, авылга төс биргән мондый яшь гаиләләрнең шактый икәнлеге ачыкланды. Менә Бәрия белән Гыйззетдин Гыйлаҗевлар гаиләсе. Шушы хуҗалыкта эшли-эшли, җиде бала үстергәннәр. Узган ел гына урта мәктәпне тәмамлаган кызлары Лалә терлекчелектә эшли башлаган. Урта белемле абыйлары Марат һәм Иршат белән өчәүләп, гаилә подряды оештырып җибәргәннәр, биш йөз баштан артыграк терлек симертәләр. Марат кибетче кыз Гөлнарага өйләнгән. Колхоз идарәсе аларга бөтен уңайлыклары булган фатир ачкычы биргән. Саттаровлар нәселе дә авылда төпләнүчеләрдән. Династия башы Миңлемөхәм мәт — нефтебаза мөдире, хатыны Флера сыерлар сава. Шофер һәм тракторчы һөнәрләренә ия булган уллары Самат, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1984-85 елларда колхоз комсомол оешмасын җитәкләде, хәзер — бригадир. Читтән торып техникум тәмамлаган Савымчы Раушания белән матур тормыш корып җибәргәннәр алар. Гаилә мәшәкате арткач. Раушания җиңелрәк эшкә, идарәгә күчкән. Саттаров- ларның быел гына армиядән кайткан икенче уллары Марат автомобиль руле артына утырган, унынчыга күчкән кызлары Рәмзия, классташлары белән бергә, бик тырышып кәбестә үстерә. Авылда Фазлыевлар. Камалиевлар, Зәкиевләр. Хәбибуллиннар. Сафиннар, Гаффа- ровлар, Шәрәфиевләр. Хәйруллиннар хакында да сокланып сөйлиләр. Нурулла ага Хәйруллин үзе атказанган колхозчы иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр тынгы белмәде, сиксән яшенә кадәр эретеп ябыштыруда эшләде. Унбер бала табып үстергән һәм шуның өчен Герой ана исеме алган Әнисә исә кибеттә сату итте, инде пенсиягә чыкты. Уллары — механизаторлар. Өйләнеп, күркәм гаилә кордылар... Ата-баба һөнәрен үз иткән яшь гаиләләрне күпме генә санасаң да. очына чыга алмас идең. Нигә дисәң, алар айның аенда арта тора. Гаиләләр ишәя, шатлык үрчи бара авылда. Чөнки, председательнең шигырьләрендә әйтелгәнчә: Чират — бездз: борынгыдан Иген игү — ирләр даны. Зур вметлзр баглап, чәчеп. Бик кадерләп җыям аны... Үзәк урамга аеруча купшы йортлар салынган. Игезәкләрдәй бертөсле булулары гына эчне пошыра пошыруын Алай да күплегенә күңел сөенә. Колхоз маясына төзелгән бу көяз өйләрнең саны җитмешләп. Баштарак әнә шулай зурдан кубып тотынганнар Чалпыда. Илдус Сабирович исә, председатель булып эшли башлавына, андый өйләрнең авыл өчен уңайсыз икәнен абайлап ала һәм аларны салуны туктата. Крестьян тормышына бик үк кулай булмаса да. ике катлы өйләр дә буш тормый тагын. Яңа өйләнешүче яшьләргә квартираны башта шул йортлардан бирәләр. Егетләрнең уңганы колхоз җилкәсенә генә салынып ятмый, үзләре бил буып, ата- баба нигезен яңартучылар да шактый. Димәк, авылга ныклы тамыр җибәргәннәр яшьләр. Шулай, туган җирендә гомергә төпләнергә ниятләгән кеше өй сала, абзар-курасын тутырып мал асрый. Шик тә юк, авылга мәңгелеккә дип төпләнгән болар! Егетләрнең һәм кызларның тамырны тирәнгә җибәрүләре тагын шуның белән дә раслана: гаиләләр тату, нык, аерылышу дигән хәлне белмиләр икән Чалпыда. — Минем килен булып төшүемә инде унбиш ел, — дип сөйли Рузалина ханым Гаффарова, — шул гомер эчендә таркалган бер генә гаиләне дә хәтерләмим. Өстәвенә, Чалпы авыл Советы җитәкчеләре дә, ил картлары да гаиләләрнең дуслыгы өчен өзлексез һәм җитди көрәшәләр монда. Авыл күмәк тырышлык нәтиҗәсендә үсә, яңара, яшәрә! «Коммунизмга» колхозының иксез-чиксез кырлары буйлап йөргәндә бу хәлгә тагын бер кат инанасың. Куәтле комбайннарның күбесендә — Айдар. Дамир. Раушан, Айрат. Зиннур. Равил. Хәлил кебек училище бетергән яисә әле таныклык алырга да өлгермәгән яшь егетләр. Комсомоляшьләр агрегатының берсе янында колхоз комсомол оешмасы секретаре Хәлил Хәлимов белән очрашырга туры килде. Ул әле 1982 елда ук. урта мәктәпне тәмамлагач, «Әтиләр җире — безнең җир!» — дип оран салган һәм. авылда калып, әйбәт кенә эшләгән. Совет Армиясеннән соң хуҗалыктагы илле алты тракторның берсен аңа тапшырганнар. Хәзер Хәлил — комсомол җитәкчесе. Әмма эш өстендә йөрәге түзми механизатор егетнең, ашлык язмышы өчен көрәш мәйданына керә. Өстәвенә, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укый да икән ул. Кыскасы, гәпләшеп торырга вакыты юк Хәлимовның. Алай да авылдагы 436 колхозчының 130 ы комсомол яшендәге кызлар һәм егетләр бу луын, оешмада йөздән артык әгъза икәнен әйтергә өлгерде. — Колхозда эшче куллар җитешмәүдән зарланмыйбыз, — дигән иде Илдус бер сөйләшеп утыруыбызда. Чыннан да, шулай икән. Кайчандыр моннан чыгып сызучылар да, авыл күлләренә аккошлар төшүен, басуларда бәрәкәт артуын ишетеп, кире кзйта башлаганнар. Раушан Латыйпов, хатыны Ританы һәм ике баласын җитәкләп, Калинин өлкәсеннән үк кайтып төшкән. Колхозда автомеханик хәзер. Гариповлар да шәһәр фатирына кул селтәгәннәр. Башка кала-сала кешеләре дә. колхозга алуын үтенеп, Илдус Гыйлаҗевка килгә- лиләр. Әмма председатель кешеләрне читтән җыю ягында түгел, бөтен өмете — Чаллының үз яшьләрендә һәм бу өмет елдан-ел аклана бара. Шулай да моңа ничек ирешә соң ул’ Ничек итеп игенче һонәренә күңелләрен утырткан яшьләрнең? Соравыбызга җавап эзләп. Үзәк урам буйлап түргәрәк узыйк! Як-якта- гы корылмалар кинәт үзгәрде, биекләре калкып чыкты. Болары — җәмәгать биналары: кунакханә, элемтә бүлеге, көнкүреш йорты, аптека, шифаханә, ашханә, сәүдә үзәге... Дүрт кибеттә азык-төлек, промышленность, хуҗалык һәм культура әсбаплары сатыла. Китаплар өчен дә аерым бүлек бар. Нәкъ шәһәрдәгечә! Ике катлы административ бина, аңа каршы гына — культура-спорт комплексы. Халык өчен бик мөһим булган Культура йорты, стадион, бию мәйданчыгы, китапханәсе, ачык сәхнә кебек объектларны берләштергәндә шулай атала икән ул. Чалпыга газны баллоннарда гына ташыйлар иде, хәзер егерме биш чакрым арага торба салып, урамнарга сузалар. Асфальт түшәүлек астындагы су һәм җылылык челтәре янына газ юлы ята. Әмма бурычларның яңадан яңалары туа тора. Колхозның санаторий профилакторие дә булачак икән! Аның ачылу көннәре дә ерак түгел. Кы мыз әчетергә өйрәнәләр. Җыйнак кына таш бина янында, нәкъ шәһәрдәгечә, бензоколонка көйләнә. Мотоциклларга, шәхси машиналарга хезмәт күрсәтеләчәк. Колхоздагы планнарның тагын берсе — ипподром булдыру, ат спортын җайга салу. Баланлы- Бүләк бригадасында атлар үрчетү башланган. Авылда шушы яңарышны күргәч, яшьләрнең авылга ябышып яту сере ачыклангандай була. Тик. монда көн дә бәйрәм, көн дә туй, дип ялгышмыйк. Эш шартлары- нык әйбәт булуы, хезмәттәге авыр процессларның машиналарга тапшырыла баруы да бик мөһим. Машина трактор утарында берсеннән-берсе мәһабәт биналар төзелгән: комбайннар өчен гаҗәеп зур корылма салынган, тракторлар - җылы гаражларда, тырма, культиватор кебек тагылма машиналардан кала бөтен техника коры, җылы урыннарда саклана. Теләсә нинди маркадагы машинаны төзәтү өчен барлык җайланмалар бар. Мәйданы тулысынча асфальтланган бөртек хуҗалыгы, КамАЗлар бик иркенләп боры лып йөрешле ябык ындыр табаклары, берсеннән-берсе шәбрәк саву, су бирү, тирес чыгару җайланмалары, өсте ябулы стадионнарны хәтерләткән терлек азыгы саклау биналары — барысы да кешенең мәшәкатен киметүгә, тормышын бизәүгә юнәлтелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Чулпан» исемле бакчада тәрбияләнә. Башлап күзгә бәрелгәне шәһәрчәлек: тигез, киң аллеялар, чәчәк түтәлләре, көймәле арбалар... Ул башта ук олы калалардагы бакчалар проекты белән, зурдан кубып 140 урынлы итеп салынган. Чалпы өчен бер дә артык булыр сыман түгел. Биредә инде бүген үк 10ә оала тәрбияләнә. Махсус белемле музыка укытучысы Резеда Гыйлаҗева (колхоз председателенең өлкән кызы) пианинода бик шәп. грамоталы итеп татар һәм рус композиторларының әсәрләрен уйный, балаларны җырларга өйрәтә, аларны гүзәллек дөньясына әйди. Резеда гына түгел, бакчадагы ун тәрбияченең һәркайсы махсус белемле. Алты яшьлекләрне укыту һәм аларны мәктәпкә хәзерләү дә шушы педагоглар җилкәсенә төшә. Кыскасы, барысы да нәкъ шәһәрдәгечә. Бераз аерылса да, биредәге тәрбия эшләренең ана телендә алып барылуы, ашсуның гел яңа ризыклардан әзерләнүе белән аерыладыр, мөгаен. Юк, юк, «Чулпан»ның тагы бер үзенчәлеге бар икән әле: бакча ишегалдында нәни-нәни түтәлләр тезелеп киткән. Аларның берсендә суган кыякланып утырса, икенчеләрендә шалкан, кишер күтәрелеп килә... Яшелчә һәм чәчәкләрне балалар үзләре су сибеп, утап-карап үстерәләр. Менә бит хикмәт нәрсәдә: җиргә, авылга мәхәббәт шушында — балалар бакчасында ук бөреләнә икән ләбаса! Сабыйлар, билгеле бер сәгатьләрдә, урман-кырларга, фермаларга да барып йөриләр, әти-әнилә- ренең эшләрен күреп үсәләр. Урам аша гына тагын бер нурлы бина. Як-якта җиләк-җимеш агачлары — урманмыни?! Куелыктан бала-чага тавышы ишетелеп киткәндәй булды. Мәктәп бакчасы ике ярым гектар икән. Укучылар алма, чия, кура җиләге, карлыган кебек җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерәләр. Узган ел үзләренең ашханәләре өчен центнердан артык варенье кайнатканнар, калган җиләк җимешне авыл халкына сатканнар. Халык табынына балалар көче белән үстерелгән унике центнер суган һәм сарымсак та куелган. Укучылар бик теләп әти-әниләренә дә булышалар, кырларда, ындыр табагында, фермаларда эшлиләр. Директор Рөстәм Исламов: «Безнең бер дигән остаханәбез, Т-40 маркалы тракторыбыз, саву агрегатыбыз бар. — дип сөйли. — Колхозның машина- трактор утары, фермалары шулай ук безнең карамакта. Аттестат белән бергә, механизатор һәм савучы оператор һөнәрләре дә алып чыгалар бездән. Урта мәктәпне тәмамлаганнарның яртысы колхозда кала хәзер«. Мәктәпнең музеенда авыл тарихын яктырткан әйберләр һәм борынгы китаплар күп. Биредә теләсә кем ике-өч сәгать вакыт эчендә Чалпы тарихы белән яхшылап таныша ала. Борынгы кулъязма һәм басма китаплар муллыгына карап, авыл кешеләренең электән үк белемгә, яктылыкка нурга омтылуын тоясың. Әйе, Чалпыда бөтен нәрсә җир-суга. авылга мәхәббәтне бишектән үк тәрбияләүгә юнәлтелгән. Мәктәптә уку-укыту эшләре ана телендә алып барыла, җыр-рәсем дәресләренә, үзешчән сәнгатькә, гомумән, матурлык дөньясына аеруча әһәмият бирелә. Тик монда да чишеләсе мәсьәләләр — муеннан. — Балалар өчен татарча җырлар бик аз, — дип офтана Лениногорск художество- музыка педу чилищесын, аннан соң Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган Исламов, — Җыр-рәсем дәресләре буенча адәм рәтле программа юклыгы да эчне пошыра.. Азнакай якларында юллар такыр, тик соңгы елларга хәтле алар бер яклы гына эшләде — Чалпы суын эчеп үскән урта белемле яшьләр китә тордылар, әйләнеп кайтучылар юк иде. Бу хәлгә иң нык өзгәләнүчеләр мәктәпнең элекке директоры Мөстәкыйм ага Салихов белән колхоз председателе Илдус Гыйлаҗев булгандыр, мөгаен. Башлап мәктәптәге бөтен укыту-тәрбия эшен авыл хүҗалыгына якынайтырга кирәк иде, әлбәттә. Тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә укытучылар моңа ирештеләр —укучылар мәктәптән әти-әниләре һөнәрләрен алып чыга башлады. Инде, колхоз идарәсе белән киңәшеп, конкрет эшкә тотынырга мөмкин иде. Көннәрнең берсендә Мөстәкыйм Сали хович. әзер уй исәпләре белән, колхоз председателе кабинетын ачып керде. Уй теләкләре уртак иде. бәхәсләшергә туры килмәде. Урта мәктәпне тәмамлаган егеткызларны. бер генә елга булса да, туган авылларында калдырырга мөмкин, дигән карарга килделәр алар. Эш балаларның үзләренә һәм әти-әниләренә кайтып калды. Укучылар һәм өлкәннәр арасында алар сүзен хуплаучылар көткәндәгедән күбрәк бу лып чыкты. Бу — 1982 елның язы иде. — Шуннан бирле укучылар авылда эшкә кала, — дип сөйли Салихов аганың эшен дәвам итүче Рөстәм Фәүзелович. — Бер елга гына да түгел. Яшьләрнең яртысы монда бөтенләйгә төпләнеп кала. Теләүчеләр, колхоз исәбенә, югары уку йортларында укый... Сөйләве ансат ансатын, тик моңа ирешү җиңел генә булмый. Мәктәп дирекциясенә. колхоз идарәсенә һәм җәмәгать оешмаларына гамәл-шөгыльләрен тамырдан үзгәртеп корырга, байтак кына чыгымнар тотарга да туры килә. — Булмагае. — ди. бу хакта сүз чыккач. Илдус Сабирович. — кадрлар хәстәрен күргәндә, акча кысудан файда юк. Әйтик, авылда калган кызларга беренче елда, төп тияренә өстәп, хезмәт хакының илле проценты, икенче елда — кырык проценты.'өченче елда — утыз проценты түләнә. Егетләргә исә өстәмә түләү беренче елда — кырык процент, икенче елда — утыз, аннан инде — гомуми нигездә. Беренче карашка, гаделсезлек кебек тоелган бу чараның үзенә күрә сере бар. Хикмәт шунда: кызлар әле һаман да көтелгәннән азрак кала колхозда. •...Ябык букча асып беләген» Тагы бер кыз китә авылдан», — дип юкка пошынмый шагыйрь председатель. Уфтанырсың да. колхозның бер Баланлы-Бүләк бригадасында гына да бүген уналты егет кәләш эзли. Булачак киленнәрнең байтагы исә әле да кала торакларының тол тормышлы ягын каера. Шуңа да сыкранып кына утырмый Гыйлаҗев. кызларның күңелен авылда утырту өчен яңадан-яңа юллар эзли. Чалпыда ачылачак тегү цехы — әнә шул чараларның берсе. Хәер, егетләр өчен дә махсус ташламалар каралган. Мәсәлән, колхозда калган егет, вакыты җитеп, армия сафларына китә икән, аның исәбенә ике ел буе ай саен егерме бишәр сум акча салып баралар. Инде кайтып, авылда ярты ел эшләгәннән соң, аның кулына берьюлы җыелган 600 сум акча бирелә. Яңа өйләнешүчеләргә чиратсыз квартира бирелүен дә кабатласак, «Коммунизмга» колхозында егет-кызлар өчен никадәр уңайлыклар тудырылуы күз алдына килә булыр. Яңа никахлашучыларга өч көнлек ял. һәркемгә — атнага бер ял көне эш стажына карап, елына 18—24 көн ял бирү гадәткә кергән монда. Санаторий, ял йортларына путевкалар да бирелә. Узган ел гына да җитмешләп колхозчы илебезнең төрле курортларында көч туплап кайтканнар. Исәнлегенә карап, кешене җиңел эшкә күчерү, эш киемнәре, сәламәтлек өчен зарарлырак хезмәттәгеләргә бушлай сөт бирү, халыкка печәнен-сала- мын. утынынташкүмерен кайтару хезмәт хакының бер өлешен икмәкләтә түләү, бөртекне махсус тегермәндә тарттырып алу һәм башка күп кенә чаралар авыл кешесе кинәнеп яшәсен өчен эшләнә. Бу якның басулары бормалы инешләр, дымык яткыллар, сөзәк чагыл кашлаклар белән ергаланган. Алар тирәсендә ләкә-ләкә чирәмлекләр. Араларында сабан керешле- ләре дә юк түгел. Шуларның берсе авыл читеннән үк башлана. — Боларны ничек сөрми торасыз соң әле? — дип сорадым Гыйлаҗевтан. — Нигә сөрергә?! — диде ул. — Анда маллар йөри. Аннан... Авылдан ерактагы исемсез инешләрнең берсе буйлап сазлыклар, алардан өстәрәк текә булмаган кашлак сузылган. Бер булса да яңгыр явып үткән, күрәсең, шушындый коры җәйдә дә тыгыз булып үлән күтәрелгән. Ул арада печәнчеләр янына килеп чыктык. Председатель: — Пенсионерлар. Терлекләренә печән чабалар, — дип аңлатты. Икенче юлы бикле идарәгә туры килеп, тагын да гаҗәпләндем. Уттай эш өстендә бит! — Бүген берәүне дә очрата алмассыз шул, — диде миңа бер ханым. — Бала-чагадан алып аксакалларга кадәр берьеллык үлән басуында. Чапкычлар егып ташлаган печәнне бүлделәр. Тагын чирек сәгатьтән Баланлы-Бүләккә бара торган олы юл буендагы кырда идем мин. Басу тулы халык, кипкән печәнне чүмәләләргә куеп мәш киләләр, һәр эшләүчегә егермешәр «сотый» исәбеннән биргәннәр икән. — Бер сыерга күпмегә җитәр дисез инде моны? — дим. чүмәләләргә ымлап. — Саграк тотканда, ике кышка тартыр. Бераздан монда Гыйлаҗев үзе дә килеп чыкты. Мин аны сукраныр, шушы кадәр ке шенең колхоз эшеннән аерылуыннан зарланыр, дип көткән идем Ул исә, тирән бер канәгатьләнү белән бөтенләй башка сүз әйтеп куйды: — Көзен берәр машина салам да бирсәк... Әйе, кеше турында кайгырту, аның кадере һәрчак беренче планда монда. Өлкәннәр исә — аеруча. Кем дә булса пенсиягә китә икән, аны бик зурлап лаеклы ялга озаталар. Культура йортында яисә «Болгар» кафесында, бөтен авылдашлар алдында, иң матур, иң изге теләкләр әйтелә аңа, истәлеккә затлы бүләк бирелә. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына елына бушлай бер машина утын, печән-салам китертелә. һәркайсы икмәк һәм карабодай ярмасы белән тәэмин ителә. Мохтаҗлыгы булганнарның өйлә рен төзәтеп торалар. Электр энергиясенә дип, елына уникешәр сум акча түләнә. Бәйрәмнәрдә алар хөрмәтенә чәй мәҗлесләре үткәрелә, бүләкләр тапшырыла. Кадер-хөрмәт берәүне дә читләтеп үтми: һәр айның мәгълүм бер көнендә «Шәфкать көннәре» билгеләнгән. Бу көнне барлык депутатлар, агитаторлар һәм башка ак тнвястлар карткоры, карчык-корчыкның өйләренә барып хәл белешәләр, мохтаҗлыкларын, кемгә нинди ярдәм кирәген ачыклыйлар. Җитез «Нива» тигез таш юлдан Камышлы авылына ашыга. Як-ягына яшел чаршау булып агачлар күтәрелгән әлеге юл колхоз көче белән салынган. Каршына без килеп туктаган бина — кырык-илле йортлы авыл өчен салынган, ике катлы заманча клуб икән. Бинаның бер башы ярдәмчесез калган карчыкларга тәгаенләнгән, мондагыча әйтсәк, «Картлар йорты». Тугызынчы дистәне куучы Мәүрүрә Миңлеголова, Мөнирә Әхмәдуллина, Гайфә Хәбибуллина кебек сигез ятим әби тәрбияләнә икән монда. Алар инде кайсы аксак, кайсы сукыр... Алай да күңелләре көр, йөзләрендә канәгатьлек билгеләре. Нигә дисәң, иркен бүлмәләре (алар бер бүлмәдә икешәр кеше яши) җылы, чиста. Ап-ак урын-җир. Ашау-эчү, балалар бакчасындагы сыман ук. саф-чиста ризыклар дан. Радио, телевизор кебек техника могҗизалары гадәти әйбер монда. Карчыклар даими рәвештә медицина күзәтүе астында. — Башлыкларга рәхмәт яусын, — дип сөйләп китте Мәүрүрә әби, безнең хәл-әхвәл сорашуыбызга каршы. — Өебезне, урын-җиребезне үзегез күрдегез. Инде тәрбиягә кил гәндә, артыгын сөйләп тормастан, мөдиребез Гөлүзә Ибраһимованың җитәкләп мунчага алып баруын, үз куллары белән чабындыру-юындыруын гына әйтсәк тә, җитә булыр. Үзе пенсия яшендәге атказанган колхозчы, элекке ферма мөдире Гөлүзә Ибраһи- мовага гына түгел, тәрбияче Флера Вафина белән аш-су остасы Ләйсән Галиевага да ихлас мактау сүзләре, рәхмәтләр ява. Камышлы авылы хәзер башка колхозга керә, әмма «Картлар йорты» «Коммунизмга» карамагында калган. — Аңа елына унике мең сум тотабыз, — ди Илдус Сабирович. — Сүз җаеннан гына әйтүем. Кеше өчен акча жәл ди мени?! Беркайчан да мохтаҗлыкта калмаячак ларын күреп үссеннәр яшьләр. Чалпыда илле бер кешенең исеме — колхозның Почет китабында. Без анда гомерлек комбайнчы Мөхлис Шәфигуллин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Даимә Гатауллина, Татарстанның атказанган механизаторы, «Почет билгесе» орденлы Әхәт Шәе- хов, күкрәгендә хөкүмәтебезнең өч олы бүләген йөртүче коммунист Әҗүәт Нуретдинов, гомерлек терлекче, колхозның персональ пенсионеры (бу исемгә ирешкәннәр, төп пенсиягә өстәп, ай саен тагы егерме бишәр сум акча ала) Тәнзилә Мөхәммәтҗанова һәм башкаларның фамилияләрен укыйбыз. Егерме ике кеше исә «Атказанган колхозчы» исемен йөртә. Сиксәнгә кадәр күмәк эштә эшләгән Әхмәт Гарипов, Хаҗи Гаффаров, Гата Вафин. Фахразый Кәримов, Әгаз Ярмиев, Нәфис Идиятов, Галимә Валиуллина, Мөсәлия Мөэминова, Нәҗибә Шаһина һәм башкалар әнә шул мактаулы исемгә лаек булган. Шунысын да әйтергә кирәк, югарыда телгә алынганнарның күбесе әле бүген дә колхоз эшеннән туктаганнары юк. Әнә, авылдагы җитмеш өч пенсионер бу җәйдә дә, яшьләр белән иңгә - иң торып, ил муллыгы өчен тырыша. Аларның барысы да диярлек остазлар. Җөмләдән, Социалистик Хезмәт Герое Фахразый Кәримов ел саен өч-дүрт егетне комбайнчы һөнәренә өйрәтми калмый. Башкалары да шулай. Уртак кайгыртудан берәүнең дә мәхрүм булмавын кабатлап әйтәсе килә. Хәтта үлгәннәрнең дә. Берәү дөнья куйса, бөтен авыл куба монда. Карты-яше аны, йола кушканча, олылап-хөрмәтләп соңгы юлына озата. Авыллардагы зиратлар шәп итеп рәшәткәләп алынган, каберләр төзек, чиста. Илебез азатлыгы өчен шәһит киткәннәр рухы аеруча хөрмәттә. Авыл саен һәйкәл куелган. Яннарында — чәчәкләр, мәңге яшел агачлар. Үз тарихын үзе онытканнар Таба микән җирдә кадерне? йөрәк өши. күрсәң онытылган. Алабута баскан каберне... Әгәр дә җирдә оҗмах булса, аны шушы Баланлы-Бүләктә ачарлар иде, мөгаен. Авылны дүрт ягыннан да хәтфә кырлар, бөдрә урманнар урап алган. Яшел дулкын йортлар арасына ук килеп кергән. Төп урамны затлы келәмдәй бәпкә үләне каплаган, өйләр — көяз алмагачлар ышыгында. Тып-тын, һәр тарафта — хөрлек, иркенлек. Мон да яшәүчеләр дөньяның иң бәхетле кешеләредер дип. көнләшеп куясың хәтта. Элегрәк, Баланлы-Бүләк үзбаш колхоз чакта, чыннан да, үзләрен җәннәттәгедәй хис иткәннәр биредәгеләр. Вакытлар үтеп, авыл «Коммунизмга» колхозының бер бригадасы булып калгач, шау чәчәккә күмелеп утырган Баланлы-Бүләккә кырау төшкән, аңа «перспективасыз» дигән тамга сугылган. Беренче тапкыр Баланлы-Бүләкне, әйткәнебезчә, әнә шул хәлендә килеп күрә Гыйлаҗен һәм. йөрәге сыкрап, нәүмизләнеп кала. Аның «Ятим зиратлар» шигыре әлеге борчулы, әрнүле төннәрнең берендә ак кәгазьгә төшкәндер: Басу уртасында яшел утрау. Учмаучма каен, наратлар. Яшел сагыш булып сибелгәннәр Авылларсыз калган зиратлар. Дөрес, Баланлы-Бүләк андый ук хәлгә төшмәгән әлегә. Алай да, чарасын күрмәгәндә, авыл урынында ятим зират кына каласын көт тә тор. Шуңа да ул чараны кичек мәстән тормышка ашырырга кирәк иде... Бригадир Ясир Ярмиевнең шактый күңелсез »увертюра»сын тыңлаганнан соң, урам буйлап алга таба китеп бардык. Атлаган саен баягы сүзләр онытыла, күңел канатлана бара. Монда инде ябык тәрәзәле йортлар юк диярлек. Өйләр биек, нык, абзар-куралар төзек, капкалар буяулы. Чаллыдагы сыман ук, бөтен шарты китереп салынган өч өй колхоз маясына күтәрелгән. Аларда җиңнәрен сызганып колхозда эшләүче Муллин, Бәхтиев кебекләрнең яшь гаиләләре яши. Йортлар бригаданың җы лылык казанына тоташтырылган, суы да кайбер өйләрнең аш-су бүлмәсенә үк барып кергән. Инде газ линиясе сузарга җыенып йөриләр. Урталыктагы иркенрәк урынга җиткәч, канәгатьлек хисе гаҗәпсенү белән алышынды. Шәһәр корылмаларыннан һич кенә дә кайтыш булмаган ак кирпеч бина — кибет икән! Мондый иркен сәүдә учагын зур-зур авылларда да сирәк очратасың. Сатучысы — Баланлы Бүләк килене Илсөяр Шәйхуллова. Илсөярнең ире Шамил Шәй- хуллов комбайнда эшли. Кыскасы, авылда ныклап тамыр җибәргән гаилә бу. — Медпунктыбыз да үзебезнеке! — дип өстәп куя бригадир. — Бик әйбәт җиһазландырылган. Анысында уңган киленнәребезнең тагын берсе—Рәмзия, минем ярдәм чем Муса Габидуллин хатыны. Карты-яше канәгать үзеннән. Илле биш хуҗалыктан торган шушы авылның җыйнак кына ике катлы тәрбия йорты да бар. Аның беренче катында биш бала башлангыч белем алса, икенче катта мәктәпкәчә яшьтәге унике сабый тәрбияләнә. Мөдир Сәрия Муллина белән тәрбияче Зөлфия Шәйхуллова бала чаганың арта баруы хакында сөйлиләр. Әле моннан алты җиде ел элек кенә нарасыйлар чыр чуы бөтенләй тынып калган Баланлы Бүләктәге яшь гаиләләрнең һәркайсында өчәр-дүртәр бала! Авылның клубы да чын мәгънәсендә культура учагы икән. Китапханәсе дә, спорт залы да шунда Штанга һәм герләр, баскетбол җайланмасы. Клуб ягында — телеви зор, бильярд, шахмат шашка кебек өстәл уеннары, баян, магнитофон, башка музыка кораллары, төсле музыка... Яшьләр, даими кинофильмнар белән генә канәгатьләнеп тормыйча, клуб мөдире Рузалин Садыйков җитәкчелегендә концертлар куялар, ял ки чәләре оештыралар. Бәйрәмнәрдә чәй мәҗлесләре үткәрелә, яңа елны чыршы янында бергәләп каршылыйлар. Бәләкәй авылның зур мәсьәләләре, социаль хаҗәтләре тулысынча хәл ителгән. Шуңа да мондагы кешеләр илебез алдында куелган олы бурычларны үтәүдә дә бердәм катнаша. Авыл карамагына 1200 гектар җир, дистәләгән машиналар тапшырылган. Алар барысы да бригаданың үз механизаторлары белән тәэмин ителгән. Техниканы төзәтү көйләү өчен дә Чалпыга чапмый егетләр. Үзләрендә үк әйбәт җиһазланган ала чык бар. Монда, тотрыклы рәвештә һәр гектардан 26-28 әр центнер бөртекле ашлык, 1214 әр центнер карабодай уңышы җыеп алалар. Чәчүлек орлыклар бер дигән амбарларда саклана. Авылның зур-зур ферма каралтылары, терлек азыгы урыннары, саву җайланма лары — берсе дә колхоз үзәгендәгедән ким түгел. Инде ферманың асылына килгәндә, ул. Чалпы өчен генә димим, бөтен район, хәтта республика өчен гыйбрәтле. Хикмәт шунда. 1986 елда бригада терлекчеләре «Айршир» токымлы йөз егерме сыер алып кайтканнар. Инде сыерлардан кер, таза бозаулар алып үстергәннәр, тирә-күрше колхозларга сата башлаганнар. . Айршир» сыерларының һәркайсы елына 6700 әр литр сөт биргән. Йөкләмәләре— җидешәр мең литрга җиткерү. Бригаданың егерме биш аты да бар. Шуның алтысы — савым бияләре. Колхоз профилакторие өчен шифалы эчемлек нәкъ менә Баланлы-Бүләктә әчетелә. Авылга кнлеп үк терәлгән урман буена җыйнак кына алты почмаклы «Кымыз йорты» да салып куйганнар. Авылга «кырау суккан» теге заманнарда мондагы умарталык һәлак булган. Тынгысыз егет Фәрагәт Вә лиев аны юктан бар иткән. Хәзер аның карамагында — кырык күч бал корты. Бригада бүген теләсә нинди бурычны уңышлы башкарып чыгарлык бердәм коллектив булып ныгыган. Һәр эшне башлап йөрүчеләр — яшьләр, билгеле. Бригадирның үзенә дә утыз биш кенә яшь. Чалпыда урта мәктәпне тәмамлауга, Ясир атказанган колхозчы әтисе Әгаз һәм шундый ук уңган әнисе Тәгъзим-' кебек үк фермада терлекче булып эшли башлаган. Армиядә танк училищесын тәмамлаган старшина туган авылына тагын да канатланып кайта. Солдат гимнастеркасын салмас борын Т-4 тракторына утыра, аннан комбайнда эшли. Башта курсларда укый Ярмиев, соңрак Минзәлә колхоз-совхоз техникумын тәмамлый. Инде сигез ел бригадага җитәкчелек итә. Иш-ише белән дигәндәй, хатынның да авыл җанлысы туры килә аңа, Кәүсәрия инде ничә еллар сыерлар сава. «Эштән аерылмый» гына биш бала үстереп яткан көннәре Ярмиевләр- нең. Гомумән, әйбәт гаилә бу. Ясирнең сеңлесе Рузалия күп еллар сыерлар сауган. Аннан күршедәге Камышлыга кияүгә чыккан, анда да ферманы үз иткән. Без барган көнне Ярмиевләрнең алтынчы классны бетергән баш балалары Илнур, башкалар белән бер сафта, ферма акшарлап йөри иде. Хәер, уңган гаиләләр байтак монда. Шундыйларның тагын берсе — Габдрахманов- лар. Габдерәүф үзе — мактаулы тракторчы, хатыны Тәскирә — савымчы. Өлкән уллары Габделхәй — авыл Советы председателе. Илшатлары әле яңа гына армиядән кайткан. машинага утырмакчы. Ирле-хатынлы Зөфәр һәм Дания Кашаповлар, Рәис һәм Зөлфия Нуретдиновлар, Газинур һәм Раузия Бәхтиевләр — бригаданың алтын терәкләре. Агалы-энеле Радик һәм Фаяз Муллиннар, хатыннары Сәрия һәм Насиха белән бергәләп, гаилә подряды оештырып җибәрделәр: сиксән баш «Айршир» сыерын савалар, алардан туган илле баш тананы да үзләре үстерә. Сүз дә юк, Баланлы-Бүләкне аякка бастыру өчен колхоз идарәсе һәм колхозчылар күп көч куйган. Әгәр дә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре бер Баланлы-Бүләккә генә кагылса, бу хакта тәфсилләп сөйләп тору кирәкмәс тә кебек. Эш шунда ки, әүвәл «Ком мунизмга» колхозына Камышлы һәм Ирекле авыллары да керә иде. Аларында да әнә шулай зурдан кубып, клуб, мәктәп, кибет, медпунктлар, самолет ангарлары сыман ферма каралтылары, амбар, гараж, мастерскойлар, юллар салынды. Кайчандыр өметсезләр исемлегенә кергән кече авыллар шулкадәр үскәннәр ки, Ирекле белән Камышлы, аерым колхоз булып, «башка чыкканнар». Председатель ышана: Баланлы-Бүләкне үстерүгә тотылган чыгымнар да тулысынча акланачак. Игътибар иткәнсездер: Чалпыда тормышны кала аршины белән алып барырга тырышу үзен нык сиздерә. Һәм, әйтергә кирәк, күп кенә тармакта моңа ирешкәннәр дә. Авылдагы музыка ,мәктәбе, стадион, спорт заллары, Культура йортындагы инструменталь ансамбль, төсле музыка, хореография, вокаль, драма түгәрәкләре... Авыл тулы мотоцикл, аларны иярләгән чая яшүсмерләр, шәхси гаражлар һәм автомобильләр... Өйләрдәге җайлылыклар! Хат ташучылар йорт саен кочак-кочак газета-журналлар тарата. Суз дә юк, шәһәрләшә авыл, дөресрәге, кала белән ике арада яшәп килгән зур аерманы бетерә бара. Монысы ифрат күңелле күренеш, әлбәттә. Әмма ничек кенә булмасын. нинди генә чорда-заманда яшәмәсен, авыл — авыл булып калырга тиеш. Ә авылны авыл иткән нәрсә — табигать ул. Бәхеткә, колхоз җитәкчелеге бу хакыйкатькә нык төшенгән икән. Башкача була да алмый, чөнки монда барыбызны да туендыручы Җир белән, чишмә-елгалар белән һәрвакыт күзгә-күз очрашып, аларның яралары өчен әрнеп, шушы матур дөньяда табигатьне каһәрләүче ваемсыз җаннар да буталып йөрүенә гасабиланып яшиләр. «Көлеп йөри шулай егетләр» шигырендә Гыйлаҗев бу мәсьәләгә карата үзенең программасын ачыктан-ачык әйтә: Нәтиҗәсе хәзер күз алдында: Корып бара урман-чишмәләр. Ни әйтербез, әгәр яңа буын: •Нәрсә карадыгыз?» — дисәләр? • Нәрсә карадыгыз?» соравы әле теге елларда — авылларга «комсыз көя кергән», җимерек фермаларда шыксыз җилләр елашкан, савылмаган сыерлар акырышуыннан тирә -юнь иңрәп торган чакларда ук җанын телә председательнең. Хуҗалыкта мең мәшәкать барында да табигатьне саклау хакында онытмый ул. Беренче эше итеп, урам нарда тракторлар йөртүне тыя. Аннан инде урамнарны, мәйданнарны, юл буйларын яшелләндерү мәсьәләсен күтәрә. Елныңелында таләп итә торгач, йортлар каршында янбакчалар, культура-көнкүреш биналары тирәсендә яшеллекләр, парк, үзәк урамда чәчәк түтәлләре барлыкка килә — өйләр-биналар яшел дулкынга күмелеп кала. Председатель тәкъдиме буенча олы юл белән Чалпы арасына да агачлар утыртыла. Унике чакрымлы бу яшел хозурлыкка һәр кеше соклана. Шундый ук яшел юл Чал пы —Баланлы-Бүләк, Чалпы — Камышлы, Чалпы — Ирекле юнәлешләренә дә сузы ла. Колхозда яңадан яңа урман киңлекләре утыртыла, искеләре тәртипкә китерелә. — Теге елларда: «Шауласыннар яшел урманнар», — дип җырлый-җырлый. таби гый урлар булдыру буенча башланган олы эштән юкка гына суындылар, — ди председатель. — Иманым камил — урман буендагы басулардан уңыш бермә бер артык җыела. Табигатьне саклау буенча киң мәйданда эш башкарыла Чалпыда. Җирнең уңдырышлы өске катламын баету, җил-су эрозияләре белән көрәш һәм башка күп чаралар керә аңа. Баланлы-Бүләк буендагы бер дигән бодай басуында кап-кара киңлек күреп, сәерсенеп калдым. Ясир Ярмиев аңлатты: газ магистрале сузганнар икән. Шуннан инде әлеге буш яткан җиргә икенче күзлек аша карарга туры килде. Ник кенә бер уч сары балчык булсын! — Чиста эшләгәннәр. — дим, үземчә төзүчеләрне мактап. — Эшләми карасыннар! — дип күтәреп алды Ясир. — Җирне бозсалар, Илдус Са бирович җаннарын алачак ич аларның. Мондый чаралар — һәркем эшләргә тиешле нәрсәләр кебек. Ә менә Баланлы-Бү ләк авылының өч җыйнак кына буа ясап куярга колхоз идарәсен берәү дә мәҗбүр итмәгән, әлбәттә. Янгынга каршы саклануны күздә тотып буылган булса кирәк алар. Киңрәк уйласаң, бу күлләрнең нинди зур хәзинә икәнен дә аңлавы кыен түгел. Бихисап каз-үрдәкләренең суда кинәнүләрен карап торучы әби-чәбинең шатлыгы тагын! Буалар — Гыйлаҗевның да сөенеч-куанычы. Ул аларга. беренче чиратта, табигать байлыгы дип карый. Инде зур хуҗалыкның башлыгы буларак, ясалма күлләрнең экономик куәтен дә онытмый. Буалар биредә басуларга су сиптерү һәм карп балыгы үрчетү өчен файдаланыла. Шул максатны күздә тотып, колхозда дүрт зур буа бөялгән. Ясалма каршылыклар булмаганда, табигатьне саклау, җирне. урман суларны яклау үзе бер хозурлык. Тик менә, дөнья булгач, һич уйламаган-көтмәгән казалары да килеп чыга бит аның. Колхоз басуларына килеп кергән нефть коелары — үзе бер афәт. Шулар тирәсендә эшләүче кайбер гамьсез бәндәләр үзәккә үтә: Күрү белән, шартлар чиккә җитеп. Тын алалмый тордым шаккатып. Чатыр тавы кадәр бер бульдозер Игеннәрне бара таптатып. Буровойларның берсе Баланлы-Бүләк янына ук күчеп утырды. Гыйлаҗев, гадәте буенча, бораулаучылар белән башта ук очрашты, җир хуҗасы буларак, таләпләрен әйтте. Ләкин тегеләрнең бораулары мәгълүм бер тирәнлеккә җитүгә, авылны туендырып торучы артезиан коесында су юкка чыкты. Янә килде председатель алар янына, су кытлыгы тууның нәкъ менә бораулаучылар гаебе икәнен исбатлап күрсәтте. Борын асларыннан гына елмайдылар тегеләр, бу якларда чишмә-сусыз калучылар бер сез генә түгел, янәсе. Җитмәсә, яңа кое казып бирүдән баш тарттылар. Шуннан инде кол хоз башлыгы гына түгел, РАПО советы председателе һәм Татарстан Верховный Советы депутаты булып та сөйләшергә туры килде Гыйлаҗевка. Нәтиҗәдә, яңа кое бораула дылар, фермаларга су килде. Бервакыт, җанына якын кырларын урап кайтышлый, «Нива»сын асфальттан читкә борды Илдус Сабирович. Инеш буйлап сузылган ат юлына килеп кердек. Аның бер ягында — пар җире, икенчесендә ямь-яшел бодай калыккан. Мин председательнең болайга борылу сәбәбен аңларга тырышып баш ваткан арада, машина кисәк туктап калды — нәкъ буфер алдында гына «туннары» елык-елык итеп торган ике суыр баласы әүмәкләшеп уйный. Суырлар күп булып чыкты монда — көтү-көтү яшиләр, курку- өркүне онытканнар, безне күрәсезме дигәндәй, арт аякларына басып, безгә туп-туры карап торалар. Илдус Сабирович эшенең иң тыгыз чагында да, вакыт табып, күл буйларын урый икән. Машинасыннан төшеп, бераз аякларын яза. һәркайсы: »Мин кем?!» — дигәндәй горур бакылдашкан бакалар авазын тыңлый, балыклар чупылдавына колак сала, су өстендә кайнап, нидер даулап йөрүче киек каз-үрдәк ояларына карап, хозурланып тора. Машинасыннан төшкән икән — ул инде китәргә ашыкмый, ерак еракларга сузыл- 158 ган су өслегенә, камыш баскан утрауларга карап, нидер эзли сыман. Юксынганы — ак кошлар инде. Нигә дисәң, «кемдер аткан, дигән шомлы хәбәрдән тынгылыгын җуйган көннәре. Шуңа да бу арада Атау буасы янына ешрак туктала ул. Аккошлар юкка чык са. балаларга ни диярбез?! Ниһаять, көннәрнең берендә камышлар куелыгыннан чы гып килүче илаһи кошларны күреп алды ул. Аккошлар исән! Китмәгәннәр дә. югал маганннр да, җиребезгә бәрәкәт иңдерүче шигърият кошлары Чалпыда калганнар икән. Чаллы якларындагы берсеннән-берсе күркәм яңалыкларны карап, сөенеп-куанып, горурланып йөрисең дә, ихтыярсыздан сорап куясың: каян килә бу акча? Түзмәдем^ шул ук сорауны Илдусның үзенә дә бирдем. — Анысын инде баш экономист белә, — диде ул. Менә без бихисап саннарга чумган Рузалия ханым Әхмәдиева белән шул хакта сөйләшеп утырабыз. — Каян дисезме? Кырлардан һәм фермалардан, әлбәттә. Колхоз 1982 елдан бирле планнарын арттырып үти. Узган ел гына да 272 мең сум саф табыш алдык. Керемнең байтагы кырчылыктан: шикәр чөгендереннән, карабодайдан... Товарлыклы сөтчелек фермаларыннан алынган табыш — 335 мең сум. Хуҗалыкның рентабельлелеге сигез процент тәшкил итә. Сөт җитештерү 30 процент, чөгендер игү 41 процент рентабельле. Ә дуңгызчылык зыянга эшли. Алай да керемнәр күбрәк. Шуңа да тулы хуҗалык исәбенә һәм үзфинанслауга күчә алдык. Колхозның экономик яктан нык булуы киң күләмдә төзелеш алып бару мөмкинлеген бирә. Бу хәтлесе аңлашылды кебек. Әмма иң әһәмиятлесе — акчаны акыллы тота белү. Җитәкченең зирәклеге нәкъ менә шунда ачыла да инде. Җөмләдән, заманында «Ком мунизмга» колхозы да дәүләткә байтак бурычка кергән. Шунысы әйбәт, алынган акча юкка әрәм шәрәм ителмәгән, тулысынча авылның социаль проблемаларын хәл итүгә тотылган. Берәүгә дә сер түгел: республикабызның байтак хуҗалыклары бурычлы дәүләткә. Аяныч ки. кайберләре миллионнарны вак-төяккә исраф итә. «Коммунизмга •- да исә кредит акчасы авылларны үстерүгә, халык тормышын тамырдан яхшыртуга тотылды. Кешеләр моны аңлый һәм бише белән кайтарырга тырыша. Гыйлаҗев бу хуҗалыкка килгәнче дә таркау бер колхозны алдынгылар рәтенә чыгарган бит әле ул. Ихтыярсыздан уйлап куясың: гадиен гади, бер үк вакытта бөтенебез сыман да түгел, димәк, үзенә генә хас тагын ниедер бар аның. Тик нәрсә ул? Әнә шул сорауга җавап табарга тырышып, байтак кына колхозчылар белән сөйләштем. Берәве әйтә: — Башлы инде, «Безнең Сократ хәким» дип йөртәбез үзен, — ди. — Безнең бәхеттән булгандыр ул. Үзебезнең Чалпы мәктәбен Г“нә бетергән егет югыйсә. — Гыйлаҗев бүгенге көн белән генә яшәми, — ди икенчесе. — Ул киләчәккә карап яши. Бу аның бөтен гамәл-шөгылендә күренеп тора. Шул ук төзелешләргә генә кайтыйк: барысы да, зурдан кубып, иркен итеп җиткерелгән. Алар киләчәк буыннарга да әйбәт хезмәт итәчәк. Басукырларның бәрәкәтен арттыру, терлекләрнең нәселен яхшырту, табигатьне саклау кебек чаралар да киләчәкне күздә тотып эшләнә. Хәтеремдә председательнең: Дәвам итәр изге һөнәр. Орлык белән тулы бурам Кырга чыксам, уйларымны. Килер буын. Сиңа борам. — дигән юллары яңара. Илдус Сабирович эштәге яңа ысулларга да теше-тырнагы белән ябышкан. Колхозда гаилә һәм коллектив алымы белән эшләүче игенчеләр, терлекчеләр барлыкка килде. Хәзер инде аларның уңышлары турында бөтен республика сөйли. Әнә, өч бертуган Сәйфетдиновлар үгез симертә. Егетләрнең һәркайсы елына иллешәр тонна сыер ите җитештерә. Республиканың уртача күрсәткеченә караганда, тугыз мәртәбә артыграк! Гаилә подряды белән эшләүче терлекчеләрдән Муллиннар, Кәри- мовлар, Гыйлаҗевлар, кырчылыкта 740 гектар җирне арендага алган Ринат Гәрәев, Азат Гыйззәтуллин звенолары да күркәм уңышларга ирешә. Күпләр, председатель турында сөйләгәндә, аның гаҗәеп мәгълүматлы булуына аерым туктала. Илдус Сабирович экономист та, инженер да. социолог та, статистик та, филолог та, оештыручы да, бер дигән киңәшче дә ул, диләр. Шулай булуга карамастан, игелекле эшчәнлегендә хуҗалыкның белгечләренә һәм бригадирларга таяна. Бер генә зур мәсьәләне дә ялгызы хәл итми, идарә членнары, авыл Советы депутатлары, парт ком, коммунистлар белән киңәшмичә эшкә тотынмый. Аның ярдәмчеләре — белгеч лар, бригадирлар һәм ферма мөдирләре, чагыштырмача, яшьләр әле. Алай да берәүнең дә иреге чикләнми, куллар бәйләнми, тәкъдим-теләкләргә киң юл бирелә. — Татар халкының мәкален беләсездер. — диде яшен яшәгән тәҗрибәле бер акса кал. — Булырныкы әллә каян билгеле. Син аның өс-башына гына күз сал. Һәрчак пөхтә, җыйнак. Кешеләргә мөгамәләсе тагын: кычкырмас, җикеренмәс, барын салкын акыл белән хәл итәр. Дөрестән дә. көннәр буе тузан, тирес арасында кайнавына карамастан, өстендә ап-ак күлмәк, муенында галстук булыр Гыйлаҗевның. Костюмы үтүкләнгән, ботинкалары чиста. Хәрәкәтләрендә — эшлекле сабырлык. Шул ук вакытта беркатлы «яхшы абзый» да түгел Илдус Сабирович. Кирәк чагында тиешле кешеләрдән таләп итү. алар- ны инандыру куәте бар аңарда. Председатель, әйтерсең, эш кушмый, ә киңәшә синең белән. Һәркөн иртә таңнан кара төнгәчә аягында Гыйлаҗев. Хуҗалыкта бер-бер нәрсә • шылт« иткәнне дә белми-сизми калмый ул. Авыл белән, халык белән бергә сулап, бер үк мәнфәгатьтә яши. Колхоз председателенең берсеннән-берсе асылрак сыйфатларын атады игенчеләр: гаделлек, намуслылык, әхлаклылык, туры сүзлелек... Тик бары бер аның иң үзенчәлекле тагын нидер булырга тиеш иде кебек. «Коммунизмга» колхозында үткән көннәрдә һаман шул хакта уйландым һәм. ниһаять, анысын да тапкандай булдым. Болар бар да Гыйлаҗевның гамь туфрагыннан яратылуыннан килә дер, мөгаен. Ә гамьле булу — бар халыкны борчып торган зур мәсьәләләр, олы мәшәкатьләр белән янып яшәү, ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, яктыдан- яктыга, камиллеккә омтылу, кеше күңеленең тыйгысызлыгы, йөрәгенең ярсып тибүе ул. Әйе. Илдус Сабировичның уңыш-табышлары, якты хыял-омтылышлары аның шагыйрьлегендә дә бугай. Кешеләрне тәрбияләүдә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә, җайга салуда үткен теле, йөгерек каләме белән дә тырыша әле ул. Шагыйрь председательнең бар гаме, яну-көюләре 1989 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан шигырьләренә дә иңгән. Гамь дигәч тә. гел сыкрау, аһ ору. күз яшьләре кебек тоелмасын бу. Ирешкән хәт- лесенә сөенгән, булдырган кадәренә хаклы рәвештә горурланган минутлары күп аның. • Түтәлләр» дигән шигыре нәкъ шундый күңел күтәренкелеге тәэсирендә язылган шикелле: Бүген эшли торган җирем — Ун мен, гектарлы түтәл. Басуларым юлларыннан Генерал булып үтэм! Хезмәтеннән, кешеләргә игелек кылудан тәм. ләззәт тапкан кешенең ихлас горурлыгы бу!