Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ЯЛКЫНЫ ЯҢАРА!

Сыйныфлар якалашкан кайнар бер чорда мәйданга чыгу Г. Тукай публицистикасын сугышчан рух белән сугара, аны заманның алдынгы идеаллары өчен үткен көрәш коралына әверелдерә. Әмма шагыйрь иҗатының яртысын диярлек тәшкил иткән, үз чорының сыйнфый, идеологик. әдәби-эстетик көрәшләрен иң җитез гәүдәләндергән публицистика әсәрләре чагыштырмача аз өйрәнелгән әле. Шуңа күрә Флорид Әгъзамовның «Тукай — журналист» исемле монографиясе бу юнәлештәге җитди адымнарның берсе булып исәпләнергә Биш бүлектән торган бу китапта Габдулла Тукайның вакытлы матбугат турындагы карашлары анализлана, аның демократик һәм революциондемократик журналистиканы тудыру. үстерү өсен армый-талмый алып барган эшчәнпеге тасвирлана. Китапның үзәгенә салынган фикер — Тукай публицистикасының халык мәнфәгатьләрен яклауга, халыкка хезмәт итүгә юнәлдерелгән булуы. Шагыйрь үзе дә публицистиканы иҗтимагый-политик эшчәнлекнең әһәмиятле бер өлкәсе итеп саный. Шуңа күрә дә романтик дусты Сәгыйт Рәмиевкә язган хатында: «Мин синең кебек саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә»,— дип искәртүе очраклы хәл түгел аның. Китапның тәнкыйди публицистиканы тикшерүгә багышланган бүлеге аеруча уңышлы башкарылган Автор Тукайның публицистик теле, тәнкыйть сүзе, сатира белән ачылып китүен һәм гомеренең азагына кадәр алар- ның ташкын кебек агуы турында яза. Шагыйрь Көнбатыш империализмын да, Көнчыгыш деспотизмын да. патша хөкүмәтенең полициягә таянган аппаратын, бюрократиясен, колониаль һәм милли изү политикасын да фаш итә. Шәхесне физик һәм рухи изгән буржуаз җәмгыять, капитал хакимлеге, буржуаз партияләр, һәртөрле милләтчеләр Тукай сатирасы укларыннан котыла алмый Татар тормышындагы феодализм калдыкларын тәнкыйтьләгәндә, кадимчелекне, искелек, торгынлык тарафдарлары булган мулламунтагайларны. доносчы ишаннарны, хатын-кыз азатлыгы дошманнарын камчылаганда Тукай чын мәгънәсендә яшен утлары уйната, көлүнең гаять күп алымнарына мөрәҗәгать итә. Ф. Әгьзамов шагыйрь публицистикасында уңай идеалларны раслауга да зур урын бирелүен. фаш итүенең нигезендә позитив программа ятуын билгеләп үтә. Авторның: өстен сыйныфларны тәнкыйтьләгән, халыкның авыр хәлен чагылдырган, социаль, экономик, политик, милли, рухи изүне ачык күрсәткән Тукай публицистикасы халык массаларының аңын революционлаштыруга хезмәт итте, дигән нәтиҗәсе белән килешми мөмкин түгел. Китапның барлык бүлекләрендә дә диярлек теге яки бу проблемага мөнәсәбәттә Тукайның дөньяга карашлары тикшерелә, шагыйрьнең тарихи прогресс идеяләре белән сугарылган мәгърифәтчелеге хакында игътибарны җәлеп итәрлек фикерләр әйтеЕгерме елдан артык инде революциондемократ Тукайның марксизмга мөнәсәбәте хакында бәхәсләр бара. Берәүләр шагыйрь революцион демократизмының пролетар идеология белән тыгыз мөнәсәбәттә булуын кайнар яклый, икенче берәүләр исә, моны шик астына ала. шагыйрьне «кызарту» дип исәпли. Пролетар революцияләр чорында әдәби һәм журналистлык эшчәнлеген башлап җибәргән Тукай, билгеле, XIX йөз рус революцион демократлары кебек, крестьян шагыйре, крестьяннар революциясе тарафдары гына булып кала алмады Иҗатының һәм Уральск, һәм Казан чорында эшче-крестьян- нарның социаль һәм милли азатлык көрәшенең үзәгендә кайнады, большевистик идеологиянең дә көчле тәэсирен тоеп иҗат итте. Шагыйрьнең революцион хәрәкәттә актив катнашуы, марксистик әдәбият үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итү һәм пропагандалау, поэзия һәм публицистикада турыдан-туры социалистик идеяләргә теләктәшлек белдерү. Думага мөнәсәбәт, капитал дөньясының чын асылын аңлау һәм аны фаш итү, «хөр мәмләкәт, хөр Русия» идеалларын күтәрү, руслар белән татарларның тарихи бергәлек идеясен яклау — болар барысы да. Ф. Әгъ- эамов язганча, «объектив рәвештә социал- демократиянең тактикасына туры килгән» һәм «Тукайның политик җитлеккәнлеген, пролетар интернационализмны аңлау дәрәҗәсенә якын ук килгәнлеген раслаган» фактлар. XX гасыр башындагы революцион демократизмның социалдемократик идеология белән тыгыз бәйләнгән булуына В. И. Ленин да басым ясап язган иде. Кыскасы, шаSUFAUOгрй4>ия ТУКАЙ ЯЛКЫНЫ ЯҢАРА! С гыирьнең революцион-демократик карашларын социал-демократик идеологиядән араларга тырышу, иә булмаса каршы куярга маташу— тарихи чынбарлыкка туры килми, татар әдәбиятындагы Тукай феноменын ачуга да комачаулык кына итә Монографиядә Тукайның әдәби-тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеген яктырту үзгә урын алып тора Тукай иҗатын өйрәнүче башка галимнәр кебек Ф Әгъзамов та шагыйрьнең реалистик әдәбият белемен һәм әдәби тәнкыйтен нигезләүчеләр арасында иң күренеклесе булуы турында яза Ләкин автор бу «актагы мәгълүм фикерләр белән генә чикләнеп калмыйча, Тукайның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрен күтәргән мәкаләләрендә шул чор рус марксистик эстетикасы белән уртак моментлар булуга да игътибар итә Шагыйрьнең изелгәннәр мәнфәгатен яклап Меньшиковлар. Тучковлар, Пуришкевичлар. пантюркистлар буржуаз милләтчеләр, клерикаллар культурасына каршы алып барган көрәшен бу эшчәнлекнең «һәр милләттә ике культура бар» дигән ленинчыл тәгълиматка бии тә аваздаш икәнлеген кат-кат искәртеп үтә Әйтергә кирәк тирән баг ланышларны ачыклау—Ф Әгъзамов фәнни эзләнүләренең бик тә отышлы һәм уңай ягы. Китапта Тукайның үз халкын, үз милләтен өзелеп яратучы шагыйрь һәм интернациональ табигатьле публицист икәнлеге күп санлы мисаллар белән раслана. Анда татар шагыйренең гомумнешелек культурасы белән күпкырлы багланышлары хакында да. Крылов. Пушкин. Толстой. Байрон кебек язучыларның гуманистик карашларын иҗади кабул итүе һәм пропагандалавы хакында да тәфсилле сөйләнә Тукай публицистикасында әдәби мирасыбызга мөнәсәбәтнең тарихилык һәм халыкчанлык принципларының ничек гәүдәләнүен анализлаганда. Ф Әгъзамов шагыйрьнең фольклор, урта гасыр. XIX. XX гасыр башы татар әдәбияты турындагы фикер-карашла- рын системага салып, киң контекстта карын Бу системада Тукайның политик һәм сыйнфый сизгерлеге, әдәбият һәм сәнгатьнең үсеш юлларын аңлый һәм алдан күрә белү сәләте, художниклык зирәклеге аеруча калку булып ачыла М Гафури, Г Камал, Г Иб- раһимов. С Рәмиев. С.Сүнчәләи, 3 Бәшири кебек замандашлары иҗатына Тукайның мөнәсәбәте аларның эшчәнлеген халыкның социаль һәм әдәби эстетик тәҗрибәсе күзлегеннән чыгып бәяләве автор тарафыннан бәйнә-бәйнә тасвирлана Хезмәттә Тукай иҗатындагы публицистик жанрларны өйрәнүгә махсус бүлек багышлауны да хупларга кирәк. Автор Тукайның XX гасыр башы татар публицистикасындагы жанрларның табигатен үзгәртү һәм баету юлында гаять зур эш башкаруын конкрет мисаллар ярдәмендә раслый. Йөгерек һәм җиңел тел белән язылган «Тукай — журналист» исемле хезмәттә нинди кимчелекләр бар? Әйтик иң әувәл «руханиларның суалчанлык сыйфатлары» (73 бит), «Толстойның табигый бөеклеге» (252 бит) кебек урынсызрак кулланылган сүзләр күзгә чалына Әдәбият галимнәре хезмәтләрендә еш очрый торган «сәнгатьчә фикерләүнең ике тибы» (реалистик һәм романтик) дигән төшенчәнең журналистикага карата кулланылуы да уңышлы түгел диясе килә. Китапта тагын шундый момент ризасызлык хисе уята: мәгърифәтчелек идеаллары күзлегеннән клерикализмны кискен тәнкыйтьләгән кайбер мәкаләләр революцион демократик эчтәлекле дип карала. Г Камалның мәгърифәтчелек реализмы ысулы белән иҗат ителгән кайбер пьесалары революцион демократик карашларга нигезләнгән критик реализм әсәре итеп яктыртыла Күренә ки, автор феодализм калдыкларын фаш итүдә зур роль уйнаган мәгърифәтчелек тәнкыйте һәм сатирасы мөмкинлекләрен бәяләп җитенкерәми. аны революцион демократик тәнкыйть һәм сатира дәрәҗәсенә күтәрергә тырыша. Тукай башка милләтләрдән өйрәнү кебек «мөһим закончалыкны эмпирик югарылыкта булса да яхшы аңлаган» (184 бит) дигән фикер белән дә килешәсе килми Феодаль- буржуаз җәмгыять шартларында халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгын җырлаган Тукайны дөньяны танып-белүнең эмпирик баскычында гына калган дип әйтү чынбарлыкка туры килми Бу очраклы рәвештә генә әйтеп ташланган фикер булса кирәк. Чөнки хезмәтнең бөтен эчтәлеге, бөтен рухы да моның киресен сөйли. «Казанга кайтыш» юлъязма очеркындагы тимерчелек белән шөгыльләнүче, сәгать төзәтүче. ә элегрәк музыка кораллары да ремонтлаган. ә хәзер кибет тотучы крестьян агайның киләчәктә «авыл буржуазиясен — кулакка әверелеп, халык канын эчеп ятачагын алдан күрә алмауда» (240 бит) Тукайны гаепләү дә сәер тойгы калдыра. Бу — без әле де булса котылып бетә алмаган вульгар социологизм шаукымы кулыннан эш килә торган крестьян агайны һаман да шул сыйнфый дошман итеп күзалларга тырышу чире ләбаса... Сүзне йомгаклап шуны әйтергә кирәк: Ф Әгъзамов Тукайның гаять кызыклы публицистик мирасын билгеле бер системага салган, аерым вакыйга һәм шәхәсләрне тәгаенләү җәһәтеннән дә шактый зур эш башкарган, фактларны консептуаль эзлеклелектә өйрәнеп, игътибарны җәлеп итәрлек теоретик фикерләр тәкъдим иткән Илебездә зур яңарыш һәм үзгәреш барган чакта Тукайның журналистлык осталыгын өйрәнү гаять зур әһәмияткә ия, һәм шундый изге максат белән язылган бу хезмәтне һичшиксез хупларга