Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРМӘДӘ ЯЗЫЛГАН ШИГЫРЬЛӘР

АНТ

Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...

Бәлки, соңгы тапкыр — күрештек,
Кочаклаштык, озак үбештек.
Сизә бала, карый күзләремә:
«Сакла безне!» — ди ул күңеленнән,
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә.

Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.

КАДРИЯ

Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен 
Гөрли-гөрли канат кагына. 
Кагына да уйнап очып китә 
Син яшәгән өйләр ягына.

Ә мин калам тынчу таш төрмәдә, 
Тимер рәшәткәгә баш иям. 
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем 
Сагынудан сине, Кадриям!

Нигә мин дә ак күгәрчен түгел, 
Ярсып очар идем шул якка, 
Очып барып иркәләнер идем, 
Сыеныр идем синең кочакка.

Озын төннәр буе уйланамын, 
Сине канат итә бу уем. 
Тышта яз бит, бәгърем, яз бит тышта, 
Күз алдыма килә Дим буе.

Дим буенда хәзер язгы ташкын 
Ярларына кире кайткандыр. 
Балалыгым үткән болыннарда 
Инде шомырт чәчәк аткандыр.

Шомырт чәчәгедәй саф, ягымлы, 
Саф һәм йомшак синең күңелең. 
Язгы кояш кебек ялкынланган
Йөрәгемнең хисләр гөле син.

Бәхетем син минем, шатлыгым син, 
Әрнетүле тирән кайгым син, 
Адам белән Ләйләм әнкәсе син, 
Кояшым син минем, аем син.

Көнем үтә, озын төнем үтә 
Хыялый бер сагыш эчендә. 
Ничек дим соң? 
Тау буена бар син 
Язның серле, айлы кичендә.

Тау буенда чәчәк арасына 
Утырып тыңла чишмә агышын. 
Көмеш чишмә бөтен моңы белән 
Җырлап бирер минем сагышны.

Ә мин шулай уйлап моңаям да 
Тимер рәшәткәгә баш иям. 
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем 
Сагынудан сине, Кадриям.
                                                       1938

Диңгез төбендәге корабсыман

Караңгыга чумган таш төрмә.

Таш төрмәнең цемент идәнендә

Йоклап яктан ристан төш күрә.

Гүя чиккән яшел күлмәк кигән,

Яшел гармонь, имеш, кулында.

Сабыйларча гамьсез, гармонь уйнап.

Җырлап йөри яшел болында.

Аркылыга кисеп берсе-берсен.

Ага чылтырап салкын чишмәләр.

Чәчәк тешләп очкан сандугачлар

Су эчәргә килеп төшәләр.

Иркен сулап җиргә ята егет.

Нинди рәхәт! Ләкин бер нәрсә

Әй чыжылдый үлән арасында,

«Бу нәрсә?» — дип башын күтәрсә.

Көзге яңгырлы төн, җил чәмләнеп

Калай язмыш, аны нишләттең? —

Башын япса, аягына җитми

Тик ямаудан торган бишмәте.

Маңгаена терәп ике тезен

Керпе кебек йомарлана да,

Күргән төшем кабатланмасмы, дип,

Ул күзләрен йома яңадан.

Чыннан да ул тагын бер төш күрә.

Яшел болын түгел бу юлы,

Ике яшьлек кызы кулын кискән,

«Эттә, кулым бу-бу» — дип елый.

Көзге төндә салкын тамчы тама.

Сабый кулын кискән — кан тама,

Мөлдерәп аккан сабый яшен күреп

Ата йөрәгенә ут каба.

Я көн генә була, я төн генә,

Мин яшәгән җирдә ямансу.

Салкынлыктан сөяк әрнесә дә,

Сагыш ялкынында янасың.

Ярып чыгалмаслык чиксез тайга,

Җәй дә монда ике ай гына.

Тын алмыйча тоташ улаган җил

Сала мине кара кайгыга.

Кош, хайваннар да бар бу җирләрдә.

Дигән уйлар төшсен, диптерме.

Күзгә чалына кайчак ала карга,

Башка берни монда күренми.

Тау буенда чәчәк арасына

Утырып тыңла чишмә агышын.

Көмеш чишмә бөтен моңы белән

Җырлап бирер минем сагышны.

Ә мин шулай уйлап моңаям да,

Тимер рәшәткәгә баш иям.

Өзелергә җитеп сыкрый күңелем

Сагынудан сине, Кадриям.

1938 ел, май.

Бөтен тормыш — көн-төн сыкрап эшләү.

Кәгазь дә юк монда, каләм дә.

Килеп җитми анаң, балаларың

Сагынып язган кайнар сәламнәр.

Меңләп саналса да ристан башы.

Тере бер кеше юк бу якта.

Тик гәүдәсе йөри, күз карашы.

Уе. күңеле аның еракта.

КЫР КАЗЫ

Тирән окопта каршылыйм

Икенче язны;

Язгы таңда безнең якка

Кайта кыр казы;

Кайта диңгез артындагы

Ерак илләрдән,

Һәм яши ул төнбоеклы

Тонык күлләрдә.

Әй кыр казы, түбәнәйт тә

Очкан юлыңны,

Бүләк итеп китче миңа

Бер каурыеңны.

Каләм ясап каурыеңнан,

Язгы ялкында

Ут эченнән языйм бер җыр

Сөйгән халкыма.

Дәһшәтле сугыш кырында

Сөйгән халкымның

Мин кояшым итеп йөртәм

Йөрәк ялкынын.

Халкыма бәхет, дан даулап

Үтә көннәрем;

Анабыз җирне кочаклап,

Бәлки, үләрмен.

Үлсәм, җырларымда калыр

Сөю, сагышлар;

Кыр казы йөзгән күлләрдә

Шаулар камышлар.

 

Сагынып кайтам сине

Казан! Казан! Сагынып кайтам сине. Килеп җиттем менә Иделгә. Ә шулай да якынайган саен Нәрсәдер ят тоела күңелгә. Кайда гына барып күз салсам да Кул бирерлек кеше табылмас. Элек бергә җитәкләшеп йөргән Дуслар инде хәзер танымас. ✓ Иске капчык асып, конвой белән Урамнарың аша узганда Очраса, күрмәгәнгә салышып Узып китәр хәтта Туфан да. Паровозның озын, моңлы тавышы Хыялымнан мине уята. Рәшәткәләр аша карыйм тышка. Талгын гына язгы таң ата. Язгы таңның зәңгәр яктысында. Йомшак аксыл томан үтәли, Казан... Казан күренә. Ул бит минем Яшьлек чәчәгемнең түтәле. Әле иртә. Тик карчыклар гына Пышынпышын намаз укыйдыр. Кичен кафия эзләп хәлдән тайган Шагыйрьләрең әле йоклыйдыр.Туфан гына торган булса кирәк. Бакчасына чыгып ялгызы Уйга талгандыр ул. озакламый. V Җизни, дигән булып балдызы Чыгып чакырыр аны чәй эчәргә. Бүләр язгы тирән уйларын. Ул буйсыныр, салмак кына торып Кесәсенә тыгар кулларын. Өйгә керер. Аңлыйм, аңлыйм, шагыйрь. Өйдә сиңа шатлык бер генә. Кош тавышы белән, әткәем, дип. Йөгереп чыгар кызың Гөлгенә. Чәчәк аткан үрмәле гөл кебек Кочагыңа менеп сарылыр. Шунда гына уйчан шагыйрь өчен Елмаерлык бер ямь табылыр. Ә соң минем Адам. нәни Ләйләм. Син белмисең булыр, аларны. Белмисеңдер, юкса түзмәс идең. Шагыйрь күңеле чөнки яралы. Түзмәс идең, авыр көннәрендә Барып сыйпар идең башларын. — Беләм, дисең... Ә соң, белә торып. Ник аларны читкә ташладың? [ Тупас вөҗдансызлар көннәрендә I Син тезләнеп мескен булдыңмы. Дусларыңның авыр язмышына )Чирканмыйча кулың куйдыңмы? Соң әллә син. медаль алмак булып. Кафияләр сайлап йөримсең? Шагыйрь өчен үзе язган җырдан Бөек бүләк югын белмисең? Көттем сине, еллар буе көттем. Ник килмәдең, нигә ташладың? Нигә минем нәни кызларымның Барып сыйпамадың башларын? Курыктыңмы? Булыр, бик ышанам. Курку безгә гаять хас нәрсә. Өстәвенә берәү арт ягыңнан Кинәт тамак кырып җибәрсә. Беттең инде, кәфен генә кирәк. Каберен үзең барып казыйсың. Җанын кебек якын күргән дусны Иблискә тиң дошман ясыйсың. Ялгыш икән, акчаң йөз сум түгел, Дусларың йөз булсын дигән сүз. Йөз генә дә түгел, артык иде. Хәзер калдым менә бер үзем. Дусларым юк хәзер, тик бер генә Дустым булды авыр көнемдә. Тик ул гына мәрхәмәтсез кышның Җилбуранлы кара төнендә. Сабыйларын алып кочагына. I Ишек ачып чыкты, түзмәде. Тик ул гына тимер капкаларны Кага-кага мине эзләде. Дусларым юк хәзер, тик берәүгә Мин кулларын үбеп баш иям. Торгандыр ул сагыш ялкынында — Яфрак кебек кипкән Кадриям. Еллар буе ерак хыяллардан Мине эзләп талган күзләрен Балаларга текәп әйтә булыр Йөрәген өзеп чыккан сүзләрен. һәм балалар моңсу караш белән Сарылалардыр аңа. әнкәй! дип. Сорыйлардыр: — Кай җирләрдә йөри. Нигә кайтмый безнең әткәй? — дип. Күз нурларым! Сагынып кайтам сезне. Белмим, ничек каршы алырлар. Шигырь өчен туган әткәгезне Тагын дамы утка салырлар? Ни булса да булыр, мин ашкынам. Ник, машинист, әкрен барасың? Бөтен парың биреп омтыл алга, Үртәләмә йөрәк ярасын. Гамьсез гомер өчен тумадым мин. Ялкынланып яшәү теләгем. Шаулы шигъри хисләр диңгезенең Дулкынчысы минем йөрәгем! Паровозның озын, моңлы тавышы Уйларымнан мине уята. Рәшәткәләр аша карыйм тышка. Талгын гына язгы таң ата. Язгы таңның зәңгәр яктысында Йомшак аксыл томан үтәли. Казан... Казан күренә. Ул бит минем Җырлар чәчәгемнең түтәле.

Әсәрләрне -Казан утлары- өчен шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова әзерләде.

Редакция