Культура тормышы көндәлеге
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА Үткән елкың 21 ноябрендә Татарстан Язучылар союзы партия оешмасының ачык җыелышы булды. Җыелыш язучыларның көнкүреш шартларын кайгырту мәсьәләләренә багышланды. Кон тәртибендәге мәсьәлә буенча Язучы лар союзының тормыш конкуреш комиссия ее председателе Р. Ишморатова һәм Язу чылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре М. Хәбибуллин чыгышлары тыңланды. Фикер алышуларда Татарстан Язучы лар союзы идарәсе председатезс Т Миңнул лии. партия оешмасы секретаре Р. Карами, әдипләр Ә. Еники. Г Ахунов. Л Ихсанова. К. Тимбнкова. М Маликова. Р. Хафизова. Л. Хәмидуллии. М. Галиев һ. б. катнашты. РЕСПУБЛИКА СЕМИНАРЫ 2 3 ноябрьдә балалар очен иҗат итүче яшь язучыларның республика семинары булып узды Ул әдәбиятыбызның аксакалы Гомәр Бәшироа чыгышы белән башланып китте Аннары семинар поэзия һәм проза секцияләренә бүленде. Яшь әдипләрнең әсәрләренә җентекле анализ ясалды, файдалы киңәшләр бирелде. Л. Лерон. Ф. Зыят динов. Г Гатауллин. Р. Корбанов СССР Язучылар союзына тәкъдим ителде, ә И. Гыйбадуллин. В Нуриев һәм башка яшьләрнең кулъязмалары Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителде МУЗЫКА ФЕСТИВАЛЕ 2-7 декабрьдә Казанда Идел буе һәм Урал яны автономияле республикалары композиторларының VII музыка фестивале булып узды. КПССның Татарстан елкэ комитетында булган җылы очрашу вакытында Идел буе һәм Урал яны автономияле республикали ры композиторларының матур традициясенә әверелгән музыка фестиваленең халык лар дуслыгын тагын да ныгытуга зур олеш кертүе ассызыклап күрсәтелде. Фестивальдә композиторларның соңгы 3 елда язылган симфоник әсәрләре, торле уен кораллары өчен язылган хезмәтләре башкарылды, яңа җырлар яңгырады. Фестиваль йомгаклары турында 7 де кабрьл-' фикер алышу булды. РСФСР Ком поаиторлар союзы идарәсе секретариаты ның күчмә утырышында ТАССР Министр лар Советы Председателенең беренче урын басары М. X. Хәсәнов катнашты. J ОЛЫ БӘЙРӘМ Республикабыз җәмәгатьчелеге тантана лы шартларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 50 ел тулуны билгеләп үтте. Шушы уңай белән Казанның Актер лар йортында фәннипрактик конференция һәм башка чаралар уздырылды. 11 ноябрьдә М Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 50 ел тулу хөрмәтенә тантаналы җыелыш булды. Совет музыка спнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Татар диүләт җыр һәм бию ансамбле хөкүмәтебезнең олы бүләгенә — Халыклар Дуслыгы орденына лаек булган иде ТАССР Верховны!! Советы Президиумы Председателе 111. Ә. Мостаев коллектив ка әлеге бүләкне тапшырды һәм аларга тагын да зуррак иҗат уңышлары теләде. Тантанада шулай ук ТАССР Министрлар Сонеты Председателенең беренче урын басары М. X Хәсонов. иҗат союзлары җи төкчеләре һәм башка җаваплы иптәшләр катнашты. Тантаналы җыелыш Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле конверты белән төгэлФӘН11И КОНФЕРЕНЦИЯ 22-24 ноябрьдә В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүлеге университетында Казни университеты археография экспеди цнясенең 25 еллыгына багышланган «Идел буе һәм Урал алды кыр һәм бина шартларында үткәрелә торган археография экспедицияләре йомгак.пары һәм перспективалары» дигән фәннн конференция булып узды. Аны кереш сүз белән университетның тарих факультеты деканы профессор И. Р. Таһиров ачты. Археографии эзләнүләр тарихы һәм нәтиҗәләре турында про фсссор М. Г. Госманов доклад белән чыкты Конференция эшендә Мә-скәү, Ташкент. Махачкала. Пермь. Куйбышев галимнәре кат нашты. ТОТКЫНЛЫКТА ЯТКАН КИТАПЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ Ноябрь декабрь айларында В. И. Ленин Үзәк музееның Казан филиалында 30 40 нчы елларда репрессиялеэигән, яп. ни халык күзеннән ишерелгән китаплар, брошюралар. партия документлары, элеккеге газета- журналлар күргәзмәсе Ршләде. Анда күренекле партия эшлеклеләре Н Бухарин А. Рыков, татар язучылары Фатыйх Сәйфи Казанлы. Гаяз Исхакый. Хәсән Туфан һәм башка әдипләрнең тыел ган китаплары бар. Күргәзмә ачылган кон не. әлеге китапларның ничек итеп махсус фондларга салынуы, авторларының фаҗи гале язмышы турында филиал директоры Р. Закиров. КХТИ профессоры У Белялов. ТАССР Язучылар союзы идарәсе председа теле Т. Мнңнуллнн. Н. И. Лобачевский исе мендәге фәнни китапханәнең өлкән библио графы Е Мишина сөйләде. МУЗЕИ ЯҢАДАН АЧЫЛДЫ Мәгълүм булганча. Казандагы А М Горький музее моннан берничә ел элек ка питаль ремонтка ябылган иде. 3 ноябрьдә А. М Горький музеен ачу тантанасы бул ды. Яңа бинада 15 ләп экспозиция залы, фәнни хезмәткәрләр залы бар. Әлеге танта нада ТАССР Министрлар Советы Председа теленең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов. ТАССР культура министры М. М. 'Гашиен. Татарстан Язучылар союзы идарәсе пред седателе Т. Мнңнуллнн һәм башка иптәш ләр катнашты. Музейны ачканда ал тасма кисү хокукы музей ветераны, язучы М. Н. Елизарова га бирелде. ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ 29 октябрьдә Татар дәүләт академия те атрының М. Горький урамындагы бинасын да драматург һәм театр эшлеклесе Риза ага Ишморатның иҗат кичәсе булды. Әлеге бәйрәм әдипкә 85 яшь тулу хөрмәтенә уздырылды. Аксакал әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында язучы Г. Ахунов сөйләде, юбилярны замандашлары һәм яшьләр кот лады. Соңыннан РСФСРның халык артисты А. Арсланов. РСФСРның атказанган артисты Э. Җәләлетдинов һәм республикабыз ның яшь сәнгать көчләре катнашында Р. Ишморат иҗатына багышланган концерт күрсәтелде. Ноябрь ае юбилейларга бай булды. Әдәбият сөючеләр 11 ноябрьдә язучы Нурихан Фәттахка 60 яшь тулуын. 20 ноябрьдә ша гыйрь Шәүкәт Галиевкә 60 яшь. 15 ноябрьдә драматург Диас Вәлиевкә 50 яшь тулу көн нәрен зур әдәби бәйрәмнәр итеп уздырды лар Р. ВАҺАПОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ 4 ноябрьдә Казанда Тагар дәүләт акаде мия театрының М. Горький урамындагы бинасында халкыбызның мәшһүр җырчы сы. Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 80 ел тулуга багыш ланган юбилей кичәсе үткәрелде. Р. Ваһаповның иҗат һәм тормыш юлы хакында журналист Р. Фаттахов сөйләде. ТАССРның атказанган артистлары Д. Си раҗетдинова һәм Ә. Яһудин җырчы турын да истәлекләре белән уртаклашты. Соңыннан Татарстанның сәнгать осталары катнашында зур концерт булды. ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘЛӘР КПССның Чаллы шәһәр комитетында татар телен өйрәнү курслары ачылды. Ан да шәһәр партия комитетының рус милләтеннән булган секретарьлары, бүлек мөдир ләре һәм башка җаваплы хезмәткәрләре атнаның бер көнендә ике сәгать татар теле кануннарын, сөйләшү культурасын өйрәнә ләр. Дәресләрне тәҗрибәле педагог. РСФСР ның атказанган укытучысы Гөлшат Нуров- на Шамматова алып бара. ЯҢА БИНАГА Татар дәүләт академия театрының М. Горький урамындагы бинасы. Татарстан культура министрлыгы карары белән. К. Тинчурин исемендәге драма һәм коме дия театрына бирелде. ТАТАРСТАН КОМСОМОЛЫНЫҢ М. ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ 11 РЕМ ИЯСЕ . IА .У РЕАТЛ А РЫ ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты бюросы, республика комсомолының Муса Җәлил исемендәге премияләре комиссия ләренең тәкъдимнәрен тикшергәннән соң, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә түбәндәге кандидатларга лауреат исемнәрен бирде: Р. К. Абдуллин — Казан дәүләт консер ваторнясе доценты, органчы. К. А. Васильев — рәссам (үлгәннән соң). Г. Камал исемендәге Татар дәүләт ака демия театрының «Ахырзаман. спектаклен иҗат итүчеләр коллективы (режиссеры — Д. Р. Сираҗиев, рәссамы С. Г. Скоморохов, рольләрне башкаручылар — И. X. Әхмәт җанов, Ш. М. Бариев. Н. Г- Гарифуллин һәм 3. С. Зарипова). Д. Г. Маликов (Зөлфәт) — шагыйрь. Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булучылар арасында шулай ук Түбән Кама шәһәренең .Җидегән чишмә, әдәби музыкаль берләшмәсе һәм җырчы Г. Сафиуллина бе лән композитор Р. Гатауллин да бар