Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЯ КИТКӘН ТЫЙНАКЛЫК?

Бүгенге татар поэзиясе турында бәхәс бара. Шагыйрьләр, укучылар һәм тәнкыйтьчеләр әдәбиятыбызда шигъри бушлыкка зарланалар, поэзиядә чикләвекләр бармы-юкмы. әгәр булса — төшлеме-төшсезме дигән бәхәсне чишәргә тырышалар Казан шагыйрьләре, күрәсең, чикләвекне бик яраталар: Әхсән Баяновның да поэзия турындагы мәкаләсе «Юкәдәге чикләвекләр» исеме белән басылган («Казан утлары». 7 сан, 1988 ел). Мәкаләнең публицистик пафосы югары, теле үткен. Шуңа күрәдер, мин аны кызыксынып. дикъкать белән укыдым Анда таләпләр бик кискен, ясалган нәтиҗәләр, чыгарган карарлар бик катгый Ә Баянов татар әдәбиятында «тәртип урнаштырырга» чакыра Мәкаләнең төп фикере «Тәртип урнаштыру өчен беренче шарт — соңгы ярты гасырлык әдәби материалны күздән үткәрергә һәм барысын янәшә куеп өйрәнергә, ныклап тикшерергә. өр-яңадан бәя бирергә кирәк булачак» Автор — эш кешесе, мәкаләсендә җиң сызгаБ нып «тәртип урнаштыруны», «өр-яңадан бая бирүне» эшкә ашыра да башлый. Беренчедән, сугыштан соңгы татар совет поэзиясендә Гулливерлар юк. ә лилипутлар гына тулып ята икән Шул ук вакытта автор, үзенең бу фикеренә капма-каршы буларак безнең поэзиядә «бөркетләр» һәм «күбәләкләр» очуын, бөркетләрнең «тый, нак» булуын, күбәләкләр белән көрәшми аларга юл бирүен, рәнҗетмәвен тасвирлый Икенчедән, автор «бөркетләр — күбәләкләр» классификациясе буенча татар шагыйрьләрен исемләп бүлә дә башлый Әгәр мәкаләне җентекләп укысаң, «күбәләкләр» төркеменә Хәсән Туфан да. Сибгат Хәким дә. И Юзеев белән Ш Галиев та кергәнен күрәсең Чөнки. Ә Баянов ревизия ясаганнан соң, X. Туфанның «теге яки бу вакыйга уңае белән көндәлек мәсьәләләргә багышланган кайбер йомышлы шигырьләре коелып төшүе» бик мөмкин «.. С. Хәким иҗаты да шундыйрак сайлану кичерер әле мөгаен»,— дип өсти Ә Баянов Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеев өчен автор укларының иң очлысын. эпитетларның иң тоэлысын сайлаган, аларның уңышлары, укучылар арасындагы популярлыгы, аларның әдәби даны авторга һич тынычлык бирми, күрәсең... Ш Галиев белән И Юзеев мактауга да. яклауга да мохтаҗ түгел, билгеле. Аларның поэзиясе татар укучысы булган бөтен төбәкләрдә яңгырады, дистәләрчә шигырь- 1 ләре халыкның яраткан җырлары булып җырлана. Ш Галиев поэзиясе тау чишмә- I се кебек табигый, матур һәм садә И Юзеевның һәр сүзе җаны һәм каны аша уздырылган, шуңа күрәдер укучылар аны үз шагыйре итеп кабул итә Әгәр кайбер шагыйрьләребез яңа форма артыннан куып яңа «юнәлешләр» эзләп. йөрәк җылысы турында оныталар икән — үзләренә үкенсеннәр Әллә шагыйрь боз өстендә шәрә утырып язган, әллә башын суыткычка тыгып илһам алган — аның шигыре синең бер генә йөрәк кылын да селкетми . Чөнки хикмәт формада да түгел, «юнәлештә» дә түгел, ә талантта Ә талантны, табигать йә бирә, йә бирми, бигайбә! «Башка юнәлештә иҗат ителгән әсәрләрне һәм атиорларны танымадылар» дип зарлана Ә. Баянов Теләсә нинди юнәлештә дә талантлы әсәр дә. төссез халтура да чыгарга мөмкин, һәр чорның әдәбият тарихында моңа мисаллар бихисап. Онытмыйк әле. Ә Баянов классификациясендә бөркетләр дә бар бит. кемнәр соң ул «бөркетләр»' Бәрәкалла, машалла, иң зур бөркет Ә .Баянов үзе икән ләбаса! Ул илленче елларның ахырында зур фидакарьлек белән батыр мәкалә язган, ләкин аны әллә онытканнар, әллә аның кирәге калмаган. Алтмышынчы елларда бөркетебез тагын бер поэма язган, аны да күрмәмешкә салышалар «Сахарин» кушып язган шигырьләрне яратып укыйлар, е -беркетләрнең» иҗатын белмиләр! Мәчеләрне мактыйлар, ә арысланнарны күрмиләр! Ярар, аңлашылды, менә нинди юкәдә икән чикләвек. . Мине белмиләр, мине күрмиләр, мине мактамыйлар» дигән позициядән чыгыл әдип объектив тәнкыйть әсәре яза алмый, билгеле. Ә Баяновиың һәм кайбер башка әдипләрнең «бүген татар поэзиясендә — бушлык», яисә анда «лилипутлар гына кайнаша» дигән фикере белән һич тә килешеп булмый! Исән булмаган зур талант ияләре турында язып тормыйк,— аларның урыны беркайчан да югалмас Исән шагыйрьләр И Юзеев. Ш Галиев Р Файзуллин бар, Г. Рәхим, Р Вәлиев Р Миңнуллин бар Алар лилипутлар да, игезәк балалар да түгел, аларның уз моңнары бар Мәкаләдә искә алынган Р Гатауллин бар. аның иҗатын нинди калыпка салып та үлчәргә була, мәхәббәт, дуслык темасына басылган лирикасын рәхәтләнеп укыйбыз без Р Мингалимовның тирән фикерләр һәм күркәм хисләр белән сугарылган поэзиясе. Зөлфәт һәм М Әгьләмовның укучыны һич битараф калдырмый торган шигырьләре Н. Арслановның шәрык классик поэзиясе традициясен дәвам иткән иҗаты һәм ифрат уңышлы тәрҗемәләре («Гомәр Хәйям» робагыйларын гына искә алыйк!)— болар барысы да -юкәдәге чикләвекләр». «тешсез чикләвек» «шигъри бушлык» мыни! Әгәр санап китсәң (сокланырлык шигъри үрнәкләр биргән шагыйрьләребезне дә онытмыйк), тагын да ярыйсы гына шигъри аһәңле каләм осталарыбыз бар әле безнең! Шөкер башка милләтләр поэзиясе белән чагыштырганда бер дә ким-хур булырлык түгел! «Безнең поэзиядә — бушлык, анда лилипутлар гына кайнаша» дигән фикер белән һич тә килешә алмыйм мин Укучылар күптән яратып укый торган шагыйрьләрне инкарь итеп алган данның бәясе арзан, гомере кыска булыр «Хакыйкатьне ачыкларга телисең икән, риторика белән котыла алмыйсың» Үпкәдән, рәнҗүдән өскә менеп, укучылар фикерен, башка тәнкыйтьчеләр карашын үлчәп, һәрьяклап бәя биреп кенә объектив мәкалә язып буладыр, минемчә