АЧЫКТАН АЧЫК ӘЙТСӘК
Шигьрият турында сүз ачканда, башта аның иң борынгы, иң өлкән әдәби Il || жанр булуын искә төшереп үтәсем килә. Әйе. ул — әдәбиятның аксакалы. II аның тарихы борынгы кешеләрнең музыкасы, сынлы сәнгате, биюе белән яшьтәш. Ләкин моның бер кызыклы ягы бар. Безнең төрки телләрдә әдәбият белән шөгыльләнүче язучы дип атала. Ә бит хат язучы да яза — кулына каләм тоткан барлык кеше дә яза Шулай итеп, «язучы» сүзенең мәгънәсе бик таркалып, кечерәеп кала. Япчылыкның төп мәгънәсен әйтеп җиткерә алмый. Ул Көнбатыш илләрендә дә шулай. Литература — кулъязмалар, басма сүзле кәгазьләр җыелмасы дигәнне аңлата. Андый җыелмага, әлбәттә, барлык архив материаллары да керә ала. Димәк, литература сүзенең дә мәгънәсе бик тар. без аңлаган мәгънәне әйтеп бирә алмый У мен., гарәпләрдә бу әйбергә бик тирән һәм киң мәгънә бирелгән: Әдәбият — | әдәпләр фәне, әдәп-әхлакка өйрәтә тор>ан фән. укырга язарга ойрәтә торган, кыр- | сыйлык вәхшилектән чыгарга ярдәм итә торган, кешеләрдән зыялылар тәрбияли | торган, кешене кеше итә торган сыйфатлар барлыкка китерүче тылсымлы белем дигән * фикерне аңлата. Әдәбият Көнчыгыш илләрендә бик борынгы заманнардан бирле мәктәп-мәдрә- сәләрдә нигез ташы булып — төп дәресләрнең берсе булып укытыла торган булган. Ә без исә аны үзебезгә төгәл килеш шул мәгънәдә кабул иткәнбез. Менә шул әдәбиятның аксакалы шигърият турында сүз барганда мин бераз сәерсенеп кәт/.ым шигырьнең вазифасы ачык, ул кешеләр күңелендә яхшы хисләр уятырга, халкына илен., хадим булырлык ватандарлар тәрбияләргә тиеш. Бу — көн кебек ачык! Шигъриятнең кешелек дөньяеын бер вакытта да начарлыкка өндәгәне ’ юк' Бу - бәхәссез. Шулай да. җыелышларда сөйләнгән һәм «Казан утлары» журналында басыл гаи мәкаләләрне укыгач, шигъриятнең һәм аңа кагылышлы башка әйберләрнең телгә алып сөйләшерлек әле тышкы ягы да бар икән дигән уйга килдем. Беренче туктала торган әйберем — тәнкыйтьче һәм шагыйрь арасындагы мөнәсәбәтләр. Югарыда әйтелгәннәргә ирешү өчен, әлбәттә, әдәбиятта демократия кирәк, кирәк кенә түгел — зарур! Ә ул бездә җитеп бетәме? Бу урында, мисал өчен, тәнкыйтьче Мансур Вәлиевнең «Шигъри бушлык» дигән мәкаләсен искә төшереп үтәргә кирәк. Тәнкыйтьче үзенең бу әсәрендә шактый күп авторның иҗатына кагылып үтә: аларның уңышлы якларын күрсәтә, җитешсез Iякларын тәнкыйтьли. Мансур Вәлиевнең бу мәкаләсен мин бик зур игътибар белән укып чыктым. Аның миңа ошаган ягы — кыюлыгында, кәеф-хәтергә карамыйча, чын күңелдән шигъриятебез'ечен борчылып, кыйналып язуында. Ул үзенең мәка ләсендә кемнең кем булуына карамыйча, үзе аңлаганча, үз йөрәге кабул иткәнчә фикерләрен ачыктан ачык әйтегьЛадэ. Дөрес, аның хәзерге шигъриятебезгә биргән бәясендә, ачы тәнкыйтендә бәлки чамадан чыгыбрак киткән урыннары да юк түгелдер «Дүрт аяклы ат та сөрлегә» дигәндәй, сөрлегеп киткән чаклары да бәлки бардыр. Ә тәнкыйтьче бер дә ялгышмаска, ул әйткән сүзләр коръән сүзләре кебек «фәкать дәрес» булырга тиеш дигән караш үзе дөресме? Бездә берәү басма сүздә берәр фикер әйтә икән, аның турында борынгыча «Каләм белән язганны балта 160 1 белән дә юнып бетереп булмый^дигәнрәк караш әле һаман яшәп килә, ул, күрәсең, (гадәткә кергән. Гүя аңа беркем дә каршы килергә тиеш түгел. Тагын бездә пародия. ■ эпиграмма, шаржларга үпкәләү, ачулану кебек хәлләр дә әле һаман яши Бу мәсьә |ләдә дә безгә Европа культурасына бер кадәр якынаерга вакыт дияр идем мин. Инде баягы без башлаган мәсьәләгә яңадан кайтып, язучылар җыелышындагы бер күренешкә тукталасым килә. Мәкаләдә телгә алынып киткәннәрдән шагыйрь Рәдиф I атауллин трибунага чыга. Ул үзенең килешле буе-сыны белән, ике кулын күкрәгенә куеп, Наполеоннарча поза ала. Тавышы көр, әйтер фикере, һәрвакыттагы- дай, сүзләрен тапкан — ул язучыларыбыз арасында оста ораторлардан берсе. Әлбәттә, ул берни белән дә килешми. Тәнкыйтьченең тетмәсен тетә, вәкарь белән, ашыкмый гына, суд хөкеме укыган судья төсле, авторга тәнбиһләр ясый да, эре генә уз урынына барып утыра. Мондый чыгышлардан соң, әлбәттә, язар җиреңнән язмый башларсың дигәндәй тәэсир кала. Ә нигә соң бу кадәр төстә кеше фикереннән йөз чөерү?! Демократияне кысу түгелме соң бу? Шушы хәлдән соң мин Рәдиф Гатауллинның күптән түгел «Шигырь китапханәсе» сериясеннән чыккан «Мәхәббәткә мәрхәмәт» китабын тагын бер җентекләп Iкарап чыктым. Һәм мин, Мансур Вәлиев мәкаләсен алкышлап каршы алсам да, шагыйрь Рәдиф Гатауллин шигырьләренә булган ихтирамымны югалтмадым. Зама нында Писарев та. Пушкин иҗатына бәя биргәндә, аның әһәмиятен шигъри форма дагы уңышлары белән генә чикли. Моңа карап Пушкинның Пушкинлыгы югалмый, ә гомум шигърият өчен файдалы фикерләр әйтелеп кала. Әйе, шагыйрьдә, һәр сәнгать кешесендәге кебек үк. эзләнүләр, эзләнүләр... Алар кайчак уңышсызлыклар да тудыра, төрле кысалар да китереп чыгара. Шул эзлә нүләрнең әлеге тәнкыйтьче күргән кимчелекләрне калкытыбрак күрсәтүләре дә мөм кин. Ул эзләнүләр бик озакка китте диючеләр дә булыр. Әйе, шулай булуы да табигый, — шагыйрь гомер буе эзләнергә мәҗбүр. Җыелышта бердәнбер төпле чыгыш профессор Ибраһим Нуруллин тарафыннан ясалды. Ул тәнкыйтьчене яклап бик дөрес фикерләр әйтте. Ләкин башкалар, авызларына су капкан шикелле, бер сүз дә катмадылар, һаман шул тыныч яшәү өчен саклык галәмәте түгел идеме соң бу? «Шигъри бушлык, мәкаләсендә, гомумән, безнең хәзерге шигъриятебездәге тыш кы купшылык, фикри бушлык, күп әйтелгән тапталган сүзләрне, әйтемнәрне куллану, рифмалардагы ярлылык, ритмнарның аксаклыгы, «өф» дип өрсәң тузганак шикелле очып тарала торган альбом шигырьләре... барсы да. барсы да күздән кичерелгән. Алар бармы соң безнең шигърияттә? Кызганычка каршы — кирәгеннән артык. Алар" белән көрәш ачар өчен шигърият һәм тәнкыйть игезәкләрдәй бергә үсәргә, үпкәләшә- үпкәләшә, кайчакта төрткәләшә-төрткәләшә бергә яшәргә тиеш. Шунда гына кирәкмәс «бушлык»лардан котыла төшәргә мөмкин. Гомумән, тәнкыйтьтә, кәефкә карап, ипләп, сылап-сыйпап, кемгә дә булса ярак лашып, каушап-калтырап язу «стилен» тамырыннан бетерергә вакыт. Мансур Вә лневнең кыюлыгы безнең күп коллегаларга үрнәк булырга тиеш. Мондый кыюлык шигърияттә яңаны тудырырга, туган кадәресен камилләштерергә зур ярдәм итәчәк. Бер вакыт, моннан күп еллар элек, тәнкыйтьче Нил Юзиев миңа: .Журналда Сезнең шигырьләрегезне укыдым, кат-кат укыдым, әйбәт шигырьләр!» — дигән иде. Шигырьләрем турында фикер алышу шуның белән тәмамланды. Матбугатта бер ике сүз әйтер әле дип көткән идем, ләкин ләм-мим, бер чыгыш та булмады. Шуннан бирле егерме ел узчы. Тик бу тәнкыйтьче минем шигъриятемә кагылмады. Шул кадәр вакыт эчендә күпме язылган: аның игътибарына лаек әсәрләр дә бәлки бул гандыр. Ләкин боз кузгалмады. Хәзер коридорда әйтелгән теге мактау сүзләре генә колакта калган. Бу нәрсә турында сөйли соң? Хәер, мин үземә карата мондый мөнәсәбәткә бик артык пошынмыйм: үз шигырьләремнең ни дәрәҗәдә икәнен болай да беләм. Начар язарга теләмим, яхшы язарга тырышам. Ләкин бит кеше иҗаты турында коридор белән генә чикләнмичә, матбугатка чыгару тәнкыйтьченең төп вазифасы лабаса Ул бу очракта бер минем өчен генә түгел, ә әдәбиятыбыз өчен кирәк. Мондый мөнәсәбәт миңа карата гына булса, югарыда әйтмешли, бер хәл иде. мин бу турыда язып та тормас идем. Ул бит безнең әдәбият өлкәсендә башкаларга карата да яшәп килә. Мондый тәнкыйтьчеләрне мин сайлап алган аерым шәхесләр 1 файдасына гына хезмәт итүче, әгәр шулай әйтергә'мөмкин булса, «ведомственный» I тәнкыйгьчеләр~дип әйтер идем. Кай чакта, үзара сүз чыгып, «яңа шигырь, турында сәер карашларга очрарга туры килә. Минемчә, шигырь, нинди генә булмасын, кешегә аңлаешлы булырга тиеш. Юкса аның башкалар йөрәгенә үтеп керә алмавы, аларда яхшы хисләр уята алмавы, димәк, үз максатына ирешә алмавы бар. «Юк.— диләр кайбер шагыйрьләр.— шигырь проза түгел, ул һәр укучыга да аңлашылырга тиеш түгел.,— диләр. II «к у . м I 161 Ләкин монда бер төп шартны онытырга ярамый Югарыдагы карашлы шагыйрь лар сүзләрдән табышмак ясап, аларны җайсыз, урынсыз төзеп ицдгырьне аңлауны юри кыенлаштыралар. Шигырьнең тышкы тезелешеннән хикмәт эзләп, җиңел акыл лылык күрсәтәләр. Чөнки шигырьнең, юри кыенлык ясамасак та. һәрбер ук>чыга да тиз генә, ансат кына аңлашылмавы бик мөмкин. Монда сер аның тирән, фәлсәфи фикерендә. Ләкин мондый серне укучы тояр һәм аңлар очен кат-кат укый, ниһаять шагыйрьнең әйтергә теләгәнен аңлауга ирешә. Мондый шигырь аңа рухи азык бирә. Ә теге: «шигырь аңлашылмаска тиеш», дип ясалма буталчыклык тудыру • исә беркемгә дә берни дә бирми, аның файдасы юк кына түгел, хәтта зарарлы да. Халыкчанлык турында да эшләр бик үк шомадан түгел. Халык әдәбиятыннан файдалану, иҗат иткәндә аны һәрвакыт яныңда тою язучы очен һава төсле кирәкле әйбер. Ләкин «һәр ялтыраган — алтын түгел» дигәндәй, халык авыз иҗатыннан этәргеч алганда сак булырга да кирәк. Мисал өчен 1986 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Сандугачым бы пбылым» китабын алыйк. Төзүчесе — 1 драматург Туфан Миңнуллин. Бу китапка ул халык җырларын, кулга ни төшсә шунысын (фәкать сандугач турында гына булсын) туплаган. Бер дә шикләнеп-нитеп тормаган, саклыкны уйламаган. Халыкныкы бит,, аңа кул тидерергә төзәтергә яра мый. Анысы дөрес Ләкин аның уңышлы үрнәкләрен эзләргә, сайларга ярый. Ярый гына түгел, кирәк тә. Үз вакытында халык шагыйре Габдулла Тукай да халык җырларын җыйганда бик таләпчәнлек күрсәткән. Бу аның хезмәтләреннән күренеп тора. Халык җырлары гасырларча эшкәртелә килсә дә. кайберләре, вакыт үзган саен, төрле исемсез «редакторлар» тарафыннан бозыла килә. Килә килә алары телдән төшеп тә кала. Ә шулерның кайберләре безнең заманга да үтеп керә. Халык иҗаты белән эш иткәндә аның мондый якларына да игътибар итәргә кирәк. Менә ичмасам шул ук Туфан Миңнуллинның халыкчанлыкмы бик оста файда ланып иҗат иткән Әлмәндәр карт образы — гаҗәп образ! Мин аның һәр хәрәкәтен күз алдыма китерәм. һәр сүзен хикмәтле сүз дип саныйм, тормышка мәхәббәтен яра там. аның бөтен тамыры белән шушы гади яшәешкә тоташтан үлмәс җанлы булуын яратам. Ниһаять, мин аның җан алучы Газраил янына баргач та. кабул итү бүлмәсендәге фәрештәне гади кыз дип уйлап кысырыклавын яратам. Әлмәндәр бөтен барлыгы белән үлемсез, классик образ Менә шул инде ул әлеге халыкчанлык ди гәннең якты үрнәге. Мин шигъриятебездә дә Әлмәндәр кебек образның тууын бик теләр идем. Халыкчанлыкны дөрес аңлама^_һәм аңа дөрес бәя бирә алмау әле һаман яшәп килә Шушы урында бик гыйбрәтле бер эпизодны сөйләп үтү артык булмас дип уйлыйм. Моннан күп еллар элек, без оч язучы, районга, халык белән очрашуларга чыгып киттек. Ул чакта әле без очебез дә урта буын язучылар идек Кичкырын бер авылга килеп төштек. Авыл советы йортына кердек. Анда дежур кыз һәм берничә авыл егетеннән башка кеше юк иде. Безгә рәиснең тиздән киләчәген белдерделәр, мондагы егетләр дә аны көтеп утыралар икән. Безнең беребез, шагыйрь кеше, әлеге егетләр белән әңгәмәгә кереште. Үзенең I халыкчанлыгын күрсәтергә теләптер инде, нәк-ь авыл кешеләремчә, бик тиягенд ти' дерен, провинция жаргонында сөйләшә башлады. Мин. беркадәр уңайсызлансам да, иптәшемә искәрмә ясый алмадым, чөнки гәп башланган һәм аны бүлдерергә яра I мый иде инде... Бераз сөйләшкәннән соң. шагыйрь, ниндидер ихтыяҗ белән, ишегалдына чыгып китте Егетләрдән берсе, иптәшемә түгел, ә миңа төбәлеп: — Абый, бу кеше кем була? — дип сорады. Мин иптәшебезнең исем, фамилиясен һәм шагыйрь икәнлеген әйттем. Егет исә. никтер көрсенеп: — Шулай да бу бездән әллә ни ерак китмәгән икән...— дип куйды. Башкалар V да. аның сүзен җөпләгәндәй, урыннарында кузгалышып алдылар. Менә сезгә «тели белсәң— теләк, тели белмәсәң — имгәк!» Менә теге, мин баш та әйтеп үткән, әдәбият сүзенең зур мәгънәгә ия булуын күрсәткән бер дәлил. Әлбәттә, гади кешене аның үзенчә сөйләп шаккатырып булмый. Ул синнән башка да үз телендә бик төгәл сөйләшә ала. Аның язучы кешедән — сүз остасыннан матур әдәби тел ишетәсе килә. Ул аңа кызыксынып кына карамый, ул аңа мохтаҗ. Ул аннан өйрәнергә, сүзләрен отып алырга, кыска вакытлы шул мәктәп белемен алып калырга тели. Моңа тагын нәрсә өстәп була?!’ Аннан бездә, әсәрләргә бәя биргәндә, күп вакытта беряклылык. ашык пошык, әллә ни баш ватмыйча гына, мөһер басып раслап куюлар күзгә чалына Мәсәлән. Марс Шабаевның «Казан утлары» журналында чыккан • Ачыктан-вчык» дигән әйберен кая теркәп була? Ул үзе аны публицистик поэма дип атаган. Редакция аңа »хат башыннан, урын биргән һәм җыелышта безнең тагын бер ораторыбыз Барлас Камал аны яхшы поэма дип мактап^үтте^Ләкин бу — бернинди дә поэм» түгел, йомшак итеп җайлап әйтсәк ритмлы репортаж, якн яңадан корылуга яраклаш j тырылган койле мәкалә генә. Аның белән журналны ачып җибәрү ди шул яңадан корылу хәрәкәтенә багланышлы булганга гына дип уйларга мәҗбүр итә. Шагыйрь Илдар Юзеевның шул ук журналда элегрәк чыккан «Сез кабызган утлар» поэмасын күздән кичерик. Поэма гадәттәгечә оста язылган, сүз дә юк. Ша гыйре әйбәт, поэмасы шома, ә әсәрнең эчтәлеге нәрсә турында сөйли соң? Поэма кадәр поэманың эчтәлеге шәхси теләктән ары китә алмаган бит Ачыктан ачык әйткәндә, шагыйрь үзенә, яки Юэеевләргә музей-йорт ачуның кирәклеге турында борчылып яза. Ул бу юлда хәтта физик бәрелешкә дә барырга әзер. Моны да «Илдар шәп поэма язган» дип әйтүчеләр булды. Нәрсәсе белән шәп соң поэма? Авторның тыйнаксызлыгы беләнме? Бу әйбердә, без көрәш ачарга тиеш булган, данга ымсыну һәм карьерага омтылу ярылып ятмыймы соң? Мин монда мисалга юри укучыга танылган шагыйрьләрне алдым. Аларның тәнкыйтьтән түбәннәренә кагылмадым. Кызганычка каршы алар бездә гадәттән тыш күп. Шулар арасында, яңа шигырь дигән булып, рифмасыз, ритмсыз-көйсез әйбер ләр язып шигърияттә ансат юл сайлаучылар да юк түгел Болай дигәч, тагы миңа , каршы Равил Фәйзуллнннар буыны күсәк күтәрмәсен. Мин, күпчелек шагыйрьләр ’ белгәнчә, ак шигырьгә дә, ирекле шигырьгә дә һич каршы түгел. Минем өчен нинди генә булмасын — шигырь булсын, ә монда мин бары тик рифмасында, ритмы да һәм фикере дә булмаган тезмәләр турында әйтәм. Ләкин шунысы да бар. болар берсе дә яңа форма түгел, ак шигыре элекке язмаларда ук булса, иреклесе дә аннан әллә ни калышмый. Язучыларыбызда дәрт тә, дәрман да бар. Өлгерлек тә юк түгел. Ләкин шушы яхшы сыйфатлар белән бергә үзенә зур бәя бирү дә, аны кирәгеннән артык кабар тып җибәрүләр дә баР. Бусы — иң куркынычлы, иң түбән сыйфат. Кайберәүләр: • Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташлар... үтелгән этап» кына дип җибәрәләр. Бу исә үзең утырган ботакка балта чабудан башка берни дә түгел. Бу кешеләр Тукайларны, Дәрдмәндләрне, Сәгыйть Рәмиевләр һәм Такташларны. Галимҗан Ибраһимов. Шәриф Камалларны укып телләрен бераз шомартсалар бер дә артык булмас иде. Әлеге дә баягы Тукайлар заманы әдәби телен яхшы өйрәнү хәзерге бездәге кирәк прозада булсын, кирәк шигърияттә булсын бик киң таралган провинция телен бер кадәр чикләр иде. кысрыклар иде. Әдәби телебез ачыла төшәр, мәдәниләшә төшәр иде. Бит бер авыл теле генә әдәби тел була алмый. Әдәби тел шәһәр, авыл. эшче, игенче, зыялылар теленнән үрелеп үсәргә тиеш. Бу хакыйкатьне партада утыручы мәктәп балалары да яхшы белә. Мәкаләм озынгарак китте бугай. Киләчәктә тел мәсьәләсе хакында махсус мәкалә язмыйча булмас ахрысы дигән карарга килеп, шушында тәмамларга уйлыйм. Тел турында сөйләшүләрнең, бигрәк тә безнең өчен, беркайчан да артыгы булмас. Чөнки шигърият турындагы әңгәмәләрнең күбесе нигездә шул телнең төгәлсезлеге аркасында килеп чыга. Бу — бәхәссез!