Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГРЫЛЫК

А. АЛИШНЫҢ ТОТКЫНЛЫКТАГЫ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ның илгә кайтып ирешкән унбишләп шигыре күптәннән билгеле 50 нче еллар ахырыннан бирле алар әледән-әле басылып киләләр, кайбер җыентыкларга да кертеләләр Әмма Абдулла Алиш тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләрнең болар белән генә чикләнмәве дә мәгълүм. Берлин төрмәсендә язган соңгы хатында бу турыда ул үзе дә әйтеп китә. «Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр • Шулай да әсирлектә булган кайбер кешеләр ятлап кайткан шигырьләр һәм истәлекләр аның тоткынлыктагы иҗатын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә Шулар арасында Алиш белән бергә Польшадагы Седльце лагеренда булган Газыйм Кадыйров истәлекләре һәм ул тапшырган шигырьләр аерым әһәмияткә ия Матбугатта чыккан истәлекләрен укып, үзе белән күрешеп сөйләшкәч тә, берничә ел буена хат язышып, мин Газыйм абыйдан күп кенә өстәмә мәгълүматлар алдым Ул Абдулла Алишның 50 еллыгына Казанга да килгән иде. БАССРның Туймазы шәһәрендә яшәп. 1972 елда вафат булды Седльце концлагере 1942 елның җәе Шушы үлем лагеренда меңләгән әсирләр арасында очрашып дуслашканнар алар, кайгы-сагышларын, уй-кичерешләрен бергә уртаклашканнар Авыру һәм хәлсез күренсә дә, Алиш абый күп нәрсәдән хәбәрдар була, күмәкләп качу турында уйлана Күңелләрдә өмет чаткысы уятырлык листовкалар да. шигырьләр дә укый ул иптәшләренә Сөйләгән сүзләре алдагы көннәргә һәм җиңүгә ышанычны арттыра. — Бервакыт ул лагерьда тәрҗемәче булып торуын әйтте Радио аша сугыш хәлләре белән танышып баруын, хәзер фронт кайсы тирәләрдә көчлерәк булуын сөйли иде.— ди истәлекләрендә Газыйм абый — Юату сүзләре әйтеп, күңелне күтәрә белә «Хәзер иң мөһиме — нык булу, дошман алдында йомшаклык күрсәтмәү Безнең урамда да бәйрәм булыр әле,» дип куя иде Лагерьга төрле кешеләр килә Немецлар ягыннан килеп котырту, өндәү алып баручылар да була Алиш аларны кискен рәвештә гаепли, «калҗа көтүчеләр» дип атый, алар турында нәфрәтләнеп сөйли иде Алиш абыйның капчыгында ике-өч блокноты булуын искә алды Газыйм абый. Алиш әсирләргә үзенең шигырьләрен укый, кайберәүләр аларны хәтердә калдыралар, кәгазь кисәге тапканнары күчереп тә алгалыйлар. Газыйм Кадыйров та Алиш шигырьләрен дәфтәренә күчереп алып ятлаган « Седльцеда мин аның шактый әйберләрен күчердем,— дип язды ул соңыннан—Алар арасында шигырьләр генә түгел, әкият һәм башка язмалар да бар иде «Сагынам илемне». «Ул төшне мин кабат күрерменме''». -Иркәм хаты» -Газиз анам» һәм башка шигырьләре белән бергә, «Сандугач» дигән нәсерен. «Керпе белән елан» исемле әкиятен дә күчергән идем Бу әкиятнең эчтәлеге болай истә калган елан керпене өйдәш итеп, үз янына кертә Баштарак алар икесе бер өйдә ярыйсы гына тату яшиләр Тора-бара керпе, еланга якынрак сырышып, энәләре белән аны чәнечкәли башлый, тиресен тишкәләп бетерә Ахырда елан үз өен ташлап чыгарга мәҗбүр була Алиш абый миңа үзенең дәфтәрләрен бик теләп бирә иде Шигырьләрне күчергәч тә тиз ятлап алуыма сөенә. — Андый сәләтең булу бик яхшы Илгә исән-сау кайтсаң. Казанга барып, тормыш иптәшемә, әнигә, туганнарыма, дусларыма укырсың,— ди иде — Әй Алиш абый, белмим шул, кайсыларыбыз кайтыр да, кайсыларыбыз юлда бүленеп калыр,— дигәч, ул: — Шулай шул. юллар озын, вакыт тиз инде. Өметне өзмик Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.— дип юата башлый » А Шушы урынла Абдулла Алишның -Өметем зур минем киләчәккә- дигән шигырен китереп үтсәк әле легионга хәтле үк аның нинди уйлар кичерешләр белән ЯНУЫИ тулырак аңларбыз Кинаяләп сөйләү остасы Абдулла Алишның -Керпе белән елан- әкнлте кебек.бу шигырь дә төп фикерне укучыларына твгал җиткерә -Халкым өчен әгәр кирәк булса, агымга да каршы барырмын'• Бу сүзләр аның нинди язмышны сайлавын ачык аңлата булса кирәк Германиядәге каршылык хәрәкәтенә пролетар интернационализм көченә чын күңелдән ышанып 30 нчы еллар башында ук антифашистик әсәрләр язган Алиш иң авыр шартларда үзе дә шул көрәшчеләр сафына басарга дигән ныклы бер фикергә килгән1 Газыйм Кадыйров әйткәнчә баштарак немецлар ягына чыгучыларны нәфрәтләнеп гаепләгән Алишның -кинәт- легионга язылуын, һәм ниһаять -Идел- Урал» газетасы редакциясендә эшләргә ризалык бирүен бары шулай аңлату гына дорес булыр Инде соңрак (Берлинда) иҗат ителгән «Кайбер сызмалар- дип исемләнгән бер шигырендә Алиш «Идел-Урал- комитетына оялаган фашист ялчыларына тырышып хезмәт итүче - кайберәүләр-не күздә тотып, ачынып яза Абдулла АЛИШ шигырьләрне из язмаган һәм алар әсирләр арасында шактый таралган булса кирәк -Очрашу» шигыренә эпиграф урынында Алиш бу хакта ү «е дә язып куйган «Әсирләр лагеренда бер иптәшем белән фаҗигале очрашуга карата языл ган бу шигырьне күп әсирләр үзләренең дәфтәрләренә күчереп алганнар идеЯзучының тууына 70 ел тулган коннәрдә Стирлетамактан җибәргән бер хатында инде мәрхүм Тәлгать Гыймранов үзендә сакланган шигырьләрнең күбесе Алишныкы булуы турында язган иде Соңрак, бу дәфтәрдәге шигырьләрне укыганда мин аларның күбесен бөтен кичерешләре белән Алишныкы дип кабул иттем Газыйм Кадыйров Седльцеда ук күчергән - Иркәм хаты- шигыренең шунда ук булуы бала чактан ук күңелен» кергән ямьле Идел буйларын кадерле анасын сагыну хисләре чагылган шигырьләр эчтәлеге белән дә Алишныкы икәнлеген искәртеп торалар шикелле Рафаэль Мостафин да әле авторы билгеле булмаган кайбер шигырьләрнең һәм • ИделУрал- газетасының сакланып калган саннарында табылган берничә шигырьнең Алишныкы булу ихтимал ................................ күрсәтә -Галиша- имзасы белән басылганнарын шик астына алырга да кирәкми, минемчә Билгеле булганча. Алишев фамилиясе тугыз бабадан торган нәсел шәҗәрәсендәге Галишаһ (Галиша) исеменнән ясалган Җәлил. Алишлар болан бергә Берлиндагы Тегель төрмәсендә утырган Михаил Иванович Иконннковның сөйләш нә караганда Абдулла Алиш шигырьләре төрмәдәге тоткыннар арасында да таралган укылган һәм ятланган -Очкычка карап- дигән ши гырен Алиш кайчан язган булгандыр, анысын белмим әмма аның берничә куплетын капитан Русинов укыганы хәтеремдә Ул аны төрмәдә утыручы тоткын татарлардан алганын әйтте — дип сөйли Михаил Иванович - 1Ә44 нче елда Берлин өстендә союзникларнын самолетлары еш күренә башлады һава һөҗүмнәре вакытында тоткыннарга үзара аралашырга, ирконрак сөйләшергә мөмкинлек туа иде Берлин өстендә очкак самолетлар тоткын күңелендә төрле хисләр өмет уята иде Алиш моны шигырендә бик дөрес чагылдырган Шуңадыр, бу шигырь тоткыннар арасында тиз таралып укылды һәм ятланды Өметем зур минем киләчәккә, Җицмэк булам тормыш агымын Лякин донья кот ә кич кунарга, Алдан биреп улем агуын Язмыш миңа усал караса да, Бирешмәскә телим аңарга Яфраксыман узем саргаймыймын Тик чәчләрем генә агара Агым иркенэ имәм башымны, Кочле колачларны салырмын Халкы,н өчен әгәр кирәк булса, Агымга да каршы барырмын' Язмыш җиле мине, яфрак кебек. Кыш иленнән сойрәп китерде Еиропаныц урта бер җирендә Үзенең ачы суын эчерде Тормыш тәҗрибәсен из күргәнмен. Белмәгәнмен бик күп эшләрне Күзләрем дә ачык күрә алмаган. Танымаган кайбер кешеләрме Ал син. очкыч, мине үзең белән. Бомбаларың калдыр бүгенгә Бомба итеп, илтеп ташла минг Ерактагы торган илтмә Йолдыз кебек агылып төшим эле Туфрагында кабер табарга Дошманнарга булган көчле нәфрәт Хисе беләк мәңге янарга Юк, кирәкми, үлмим, табыш булып Багышлансын калган гомерем да Кайтып керим туган илемә - Иң кирәкле булган җиренә. Тагын шунысы хәтердә.— ди М И Иконников — төрмә тәрәзәсе тимерләренә тотынган хәлдә. Алиш «Һәлак булган улыннан әнисенә хат» һәм «Җавап» дигән шигырь укыды Ул аны шулкадәр тәэсирле итеп, тирән кичерешләр белән сөйләде, без дулкынланудан бер мәлгә тынып калдык, сөекле әниләребезне күз алдына китердек. Бу шигырьнең кемнеке икәнлеген тәгаен генә белмим, әмма ул үзенең эчтәлеге белән Алишның әнисенә багышлап язган «Көтмә инде, көтмә» исемле шигыренә бик якын Башта ул аны үзенең дусларына татарча сөйләде, ә берничә көннән соң. капитан Русаковның соравы буенча, рус телендә дә укыды Аны русчага Әхмәт Симаев тәрҗемә иткән иде • Абдулла Алиш шигырьләрендә Туган илгә чиксез мәхәббәт, аны сагыну, Ватанга һәм халыкка тугрылык идеяләре чагыла һәм алар бу яктан Муса Җәлил шигырьләре белән аваздаш яңгырый ° Алиш каләме белән язылган бу юллар да Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре -ндәге шикелле нык ихтыяр көче, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алырдай патриотик хис белән сугарылган ■ — дип яза Рафаэль Мостафин «Өзелгән җыр эзеннән* исемле китабында. Абдулла Алишның "Үзем турында җыр» дигән шигырен мисалга китереп Шунысы да билгеле Алиш туган илгә юллаган блокнотына үз шигырьләренең кайберләрен генә язган, шушы кечкенә генә дәфтәрчекнең калган битләренә Муса Җәлилнең дә 15 шигырен сыйдырган Бу факт Абдулла Алишның каләмдәш һәм фикердәш дусты Муса Җәлил турында кайгыртучанлык күрсәтүенең бер мисалы буларак та әһәмиятле Ул. Муса Җәлилнең иҗатын югары бәяләп, ничек тә аны саклап калырга тырышкан Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, ул әле кулга алулар башланганчы ук саклану чараларын күргән, һич булмаса Муса Җәлилне коткару турында кайгырткан Ахыр килеп, инде төрмәдә утырганда да бу хакта күп уйлаган Шуңа игътибар итеп. Р Мостафин болай яза -Әсирләрнең әйтүләренә караганда. Алиш Шәфи Алмаска да хат язган Хатның эчтәлеге якынча болайрак булган: «Мин үзем өчен берни дә сорамыйм, тик бер нәрсәне генә үтенәм Мусаны коткарыгыз Ул бөтен татар халкына кирәк.» Җәлилнең Алишка багышлап язылган «Дуска» шигыре менә шушы кайгыртучан- лыкка җавап булып яңгырый Андагы «Мин теләмим андый исәнлекне » дигән сүзләрдән дә шул фикер аңлашылып тора бит «Дуска» шигырендә М Җәлил һәр икесе өчен дә бу үлемнең Ватан алдында тугрылык билгесе булачагын әйткән Абдулла Алишның үз шигырьләрен, язмаларын укып уйланганда да безнең күз алдына Ватаны һәм халкы өчен үлемне дә батырларча каршыларга әзер булган көчле рухлы кеше килеп баса Ни булса да горур үлем бит ул Мондай үлем - бәхет. Теләсә дә, Европаның урта өлешендә Тими әле бик куп кешегә,— дип язган ул -Ничек килер үлем’» шигырендә ■ Үзем турында җыр» шигыренең һәр юлы шундый рух белән сугарылган Сатмас илен алтын-көмешләргә, Алтынны ул чүпкә санар, Әгәр югалтмаса вөҗданын Иң кыйммәтле курер ватанын. Берлин төрмәсендә язган хатындагы -Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга турылыклы булып калабыз»,— дигән сүзләр үзләре генә дә ни тора1 Ниһаять, сугыштан соң шушы хатны Советлар Союзына җибәргән кеше — Алиш белән бер камерада утырган Бельгия коммунисты Эмиль Майзон хатын игътибар белән укысак, шуны ачык күз алдына китерә алабыз фашист төрмәсенең салкын камераларында интеккәндә дә. Абдулла Алиш сөекле Ватанын уйлап юанган. белгән кадәр сүзләрен кулланып, чит ил кешесенә туган иленең гүзәллеге, андагы бәхетле тормыш турында сөйләгән Алишның тормыш иптәше Рокия апага язган бу хатында Эмиль Майзон дустын сагынып һәм бик җылы хисләр белән искә ала « Төрмәдә булуга карамастан, мин аның белән күңелдә ягымлы-яхшы тәэсир калдырган көннәр үткәрдем Аңлашу ягыннан бик үк җиңел булмаган әңгәмәләребездә ул Россия турында, гаиләсе турында сөйли иде Мин сезнең ирегезнең якты истәлеген һәрвакыт күңелемдә саклармын Һәм үземдә булган соңгы истәлек әйберне сезгә җибәрәм Бу — кечкенә генә конверт (пакет) Миннән аерылгач. Берлиндагы Шпандау төрмәсендә үлем җәзасы көткән көннәрендә, шуңа салып, ул миңа сигаретлар бирдерә иде • Кеше хәленә керә белү, башкалар турында кайгырту—Алиш характерының ип күркәм сыйфатларыннан берсе — тоткынлыкта аеруча ачык тагылган Көрәштәш ду - Рәхим Саттар Берлиннан китәр алдыннан, ул. анын шигырьләрен үзенә алып калып ышанычлы кулларга тапшырган Билгеле булганча, бу шигырьләр туган илгә кайтып ирештеләр һәм аерым китап булып басылып чыктылар Ә үз шигырьләренә Абдулла Алиш ничек караган1 Шул кечкенә блокнотына кай берләрен сайлап язу белән генә чикләнгәнме1 Әллә барысын бергә туплап, ышанычлы кешеләргә биргәнме әсирләрнең хәтерендә я дәфтәрләрендә кайтып җитәрләр дип уй лаганмы’ Ни генә булмасын — ул шигырьләренең бер өлеше генә булса да кайтып ирешүен теләгән, алар аша үзенең вөҗданы сафлыгын, иленә һәм халкына якыннарына булган эчкерсез хисләрен, тугрылыгын белдерергә өметләнгән Нигъмәт Терегулов күчергән дәфтәрендә иң соңгы сүзләр итеп. ш;л теләген язып куйган -Әгәр шушы дәфтәр туган илгә исән-сау кайтып җитсә, мин бәхетле Миңа башка берни кирәкми Мескен анам, сөйгән иркәм бу язмаларны укысалар дуслар аларнын кайберләрен мат бугатка чыгарсалар ■ Абдулла Алишның бу теләге үтәлде шигырьләренең кайберләре әлсдан-алс басылып тора Инде шуларга өстәп, озак еллар буе архивта яткан тагын берничә шнгырьш өстисе килә Алар яңа табылган яисә ачыкланмый яткан әйберләр дә ту • т Ку п i әннәи билгеле шигырьләр һәм. бәхәссез. Алишныкылар 1»бЯ елда ук мин аларны Татарстан Язучылар союзы архивыннан күчереп алган идем Тик әлегә хәтле матбугатта чыкканнары юк Рафаэль Мостафинга рәхмәт Алиш шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иттереп. 1978 елда -Три поэта-воина дигән җыентыкка кертте Бу шигырьләрне укучы хөкеменә тәкъдим иткәндә шуны искәртеп үтү урынлы булыр кебек ятлап хәтердә саклап кайтканга, аларның кайберләрендә ритм-рифма тег->л- сезлекләре сизелер, кайсыларында аерым сүзләрнең алмаштырылган булуы да ихтимал -Иркәм хаты- дигән шигырь, мәсәлән Тәлгать Гыймран,.» һәм Га:»->-а Кадыйроа дәфтәрләренең һәрберендә бераз үзгәрәк МинаиыСедльи тагтргиу»' алган идем»,— дип язды бер хан 1н,т.1 Г.1Ч.1ИМ |бый Ул. Алиш шигырааврм яат-кат күчереп, оригиналдагыча сакларга тырышкан Т-итып җит керә алмаган Тугай илгә аяк басу белән, ул шигырьләрне хәтерендә яңартып, тагын дәфтәренә язып куйган -Акчарлак- -Газиз анам- -Ялгыз каен • кебек онытылган кайбер шигырьләрдән калганнарын Алишның үэендогечә язып Татарстан Я пчы тар союзына тапшырган Аларныңбер өлеше, шул исәптән -Үзем турында җыр. г н a i.ip ia 1чг.ш и.и > AV.IIUII мшт u. - . бир ■