ТОТКА
Көштифәнсң бүген кәефе юк. Бәйләнер кеше тапмагач, эштән кайтып кергән ире Гыйзднгә тиктомалдан ябышты: Үбешкән чакта бер күзең йомылып бетми! Утыз ике ел буе оялып йөрим шул күзеңнән. Әнә бит. кеше ирләре бер дә алай түгел! Малай чагында ат көткәндә маңгаена тай типкән иде. И гарьләнде, и рәнҗеде Гыйздн хатынының шул рәвешле мыскыллавына. Сыердан яманрак дулады Гыйздн. — Каян беләсең әле син кеше ирләренең ничегрәк үбешкәнен, ә? — Каян дип инде Ни бит. сөйләшә ич хатыннар Яле миңа бер пар оекбаш, запас күлмәк-ыштан! Әйе! Синең бер яна- сынны күптән көткән идем мин. күптән. Китәм бүген үк! Йорт тоткасына көн беткән икән монда!. Шулай итеп. Мөштифә утыз ике елга бер ялгышты. Әмма нык ялгышты. Гын.здине бу йортта моннан соң аркан белән дә бәйләп калдырырлык түгел ндс инде. Соңгы автобуска утырды ла калага китеп барды Иң әүвәл. сәгатьче булып эшләүче авылдашы Һарун һарунычка кереп чыгасы итте Ана юл таныш Кочаклашып күрештеләр Аннары «Дөнья җәннәте» ресторанына китеп бардылар Утырдылар Гыйзднгә. көтмәгәндә генә, үтә җитди төс керде. Елап ук җибәрде. Ни булды'- дип кызыксынды Һарун һаруныч. Булды инде, яшьти. булды! Көймә комга терәлде. Бәхетемне урладылар. Йорт тоткасы дип тормадылар. — Кем? Ничек итеп? - Мөштифә. кем булсын! Эт урынына өемнән куып чыгарды. Йөргән нәс- тәсе булганга охшый. — Син инде, парии, бигрәк тагын Йә. кемдә юк инде ул җөргән нәстә? Сөен син. Мөштифәнсң карар төше бар икән әле. диген Алай да ниең ярамады соң? Ни дип. физик кимчелегемне тапкан. - Ну. парии, илле бишкә җит тә. физик кимчелегең булмасын ди. Унсигездә түгел ич. Мал мөлкәтеңне бүлеп алдыңмы соң? Юграгые шул. Бар малым, әнә. кибеткә йөри торган букчада. Һарун Һаруныч бичара дустының өстәл астындагы сумкасын ачып карады. Гыйздинёң үтүкләнмәгән күлмәк-ыштанына ияреп, паркет идәнгә саллы гына бер тимер дыңгырдап төште. Ишек тоткасы. Әллә нинди рәвешләргә кертеп эшлән гән бик борынгы күренә, авыр, ике килолап булыр, шаять v Син бөтенләй үк шыр тиле. ахры. Гыйздн. име? Йорт-җнреңнән бабаң мирасы шушы ишек тоткасыннан гайре әйбер тәтемәдемени, пешмәгән? Җебегән ңәстә! Мөштифәң урынында булсам, мондый ир белән мин дә тормас идем. Мин булсаммы?! Йә. ярар инде. Бу тотканы бер дуска бүләк итәрбез. Теге әртис Гарәфигә. Ишек тоткалары җыя ул. җүләр. — Чыгып киткәндә өй ишеген дыңгырдатып япсам, бу нәрсә шөребе-нис белән суырылды да чыкты. Туктале. мәйтәм, интексен Мөштифә ишекне ачып- япканда. Тыктым киттем тотканы букчага М — Монысын яхшы иткәнсең Миннән б\ хәтле булмасые. парин Кофе китергән кызыл иренле официант кыз да. идәндәге ишек тоткасын күреп, хәрәкәтсез калды Бер мәл агарып-күтәрегГ үк килде — Кайдан алдык моны, абыйсы? — Синең ни эшен бар? Урладым' — Кайдан5 Мин дә урлаттырыр идем — Япуннан. моннан сиксән еллар элек — У. күптән икән Минем Хәмферием анда хәтле үк барып җитә алмас шул — Нигә ул хәтле күгәреп, тынсыз калдың соң әле син. кызыл авызкай' Синекен урламаганмындыр ич5 — Бнгрәк затлы нәмәкәй бит Мин Хәмферием белән ишек тоткасы җыям Ж.итмеш җиле булды инде — Мин әртнс Гарәфи генә җыямы әллә, дип тора идем әле Шулай ишлемени сез? Ул җыюның бер бер хикмәте-фәләне юктыр ич? — Мә. кофе эч. абыйсы' - диде кызыл иренле, ишек тоткасыннан колак какканына тәмам инанып, боргалана-сыргалана атлап китеп барды — Их. моның кулларыннан гына бер тотып утырсаң икән' — днп хыялланды ГыЙзди — Сүрән генә ут яктысында Бер айлык эш хакы да жәл түгел Йә. ташла әле нанимает.- диде Һарун һаруныч Ул кара уйга бат кан иде «Монда нидер бар Бу халык ишек тоткасын белми җыймыйдыр Тә- гаен бер бер хикмәте бар' Теге әртнсне алдап-йолдап серен алмый булмас. пыжалыЙ». Йа. ходаның рәхмәте' Өеннән эт урынына куып чыгарылган мәлдә Гыйздн дән дә бәхетле зат булмаган икән, валлаһи' Авызына әтәч кабып, йөзенә хәйләкәр елмаю чыгарган төлке рәвешендә ясалган шушы ишек тоткасы белән ГыЙзди үз язмышының авыр ншеген ачып җибәрмәсенме5 ' «Дөнья җәннәте» рестораныннан чыкканда аларның кәефе көр иде Авыз лары колакта, җырлыйсылары килә Гыйздннең кайгы-хәсрәт җилгә очты Ресторан ишеген дөпелдәтеп япкан чакта тоткасы суырылып чыкмасынмы5 Үзе авыр, үзе зиннәтле итеп ясалган — Эчне төртеп тишмәс әле диде Һарун һаруныч Без нәрсә, теге кызыл иренледән, аның Хәмфериеннән. я булмаса. әртис Гарәфидән кичме әллә? Тотка җыю модасы чыккан, күрәсең Яннарында эт тә юк иде Ә менә әллә каян гына зәңгәр билле бер машина килеп туктады Кая юл тоттыгыз болай. егетләр5 дип сорадылар Кая булсын өйгә! - Әйдә, үзебез генә озатып куйыйк - Мәшәкатьләнмәгезме Аяк бар бездә - Бәлки, алай да. бездә генә кунып китәрсез? Әнә. кулыгыздагы тотка да шактый саллы күренә Өшәнерсез, өзлегеп-нитеп китмәгәегез Күп сөйләшеп тормадылар, икесен дә утыртып алып киттеләр Тагын «тоткачылар»мы? дип каршы алды аларны дежур - Әйе лә. җиде төн уртасында кем йөрсен инде5 «Тоткачылар» исемлегендә ГыЙзди белән Һарун һарунычнын исеме юк иде Яналар, диде дежур ниндидер канәгатьлек белән Соңрак кереш кәннәр Картаеп беткәч Аннан соң Гыйзднгә төбәлде — Кем син? Ат караучы Клнкүхаңмы бу? - Нинди көлле уха? Ат караучы, дим ич Алдынгы' Ышанмасан. авылы ма шалтырат Шоферлык та кулдан килә Машинага правам бар Машинасы гы на юк Инде аңлашып беттек дигәндә генә, дежурның колагына берәү пышылдап өлгерде — Кит аннан, булмас'- дип шәрран ярды дежур — Алай икә-ә-ән Кара әле. - диде ул аннары Гыйзднгә. бу тотканы каян алдың5 Дуслар шүрлн калды. - Авылдан алып килдем Теге әртис Гарәфнгә дип Ул ишек тоткасы җыя икән _ — Ә. беләбез аны. беләбез Хәзер инде бер Гарәфи генә җыймый тотканы Болай итик Сүзеңнең хакмы түгелме икәнен иртәгә ачыкларбыз Сезне бүген шушында кундырып чыгармый булмый Ятагы бераз катырак инде катысын Нишлисең? Фирма башка Иртәгәсен монда базар белән бүтәнчәрәк сөйләшәләр иде инде Үзгәргән нәр. Тавышлары йомшак, ягымлы, йокыны китерә торган. - Кара әле. Гыйзди туган, синең бер гаеп юк икән бит Менә теге «Дөнья җәннәте» ресторанының тоткасын илтеп кадакларсыз анысы Ә авылыңнан алып килгән тоткадагы җиде кат буяу үз ишегегездәге буяуга тәңгәл булып чыкты Минем бер хезмәткәр авылыгызга барып кайтты Рәнҗемә инде, шулай кирәк иде Алай да. кемнән калды соң ул сиңа? Элек кемнеке булган? Кем мирасы? — Бабайныкы! Каян алганын аннан сора — Бабаңның адресы? — Мәрхүмнең адресы бер генә инде аның, агайне Сорап торган буласың тагын. — Ә шулайрак бит әле. әйе. Кара әле. Гыйздн туган, бу тотканың чиреге синеке бит — Чиреге түгел, бөтенесе үзеңә булсын! Син мине авылга кайтарып кына җибәр Атлар көтә. — Юк. алай ярамый Хуҗасы — син Чиреге — синеке Закон шулай куша. Кыскасы, алтын бу тотка Кәгазь китерделәр Укып күрсәттеләр Һарун һаруныч бөтенләй катып калды Аннары су уртлап куйды — Хәллә-ә-әр, парии!— диде ул Гыйздигә — Череп баедың син болай булгач Әйтәм бит. ул кызыл авызлар. Хәмфериләр. Гарәфнләр ишек тоткасын белми җыймый. дип Мин аны шундук сизендем Монда бер-бер хикмәт бар. ахры, дидемме? Болай булгач, сиңа машина алабыз Күршедә генә берәү өр-яңа «Жигүли»ен сата Гыйзди Мөштифәсе янына «Жигүли»енә утырып кайтты. Кара күзлек алып киеп, янача киенеп алган, үтүкләнмәгән күлмәк-ыштанын юл читенә атып калдырган иде Менә сөенер дә соң хатыны' Машина күптәнге хыяллары иде Күктән төшкән бәхет Болай булгач, рәнжүе дә таралыр Машинада җилдерү тирә- якта даны таралган ат караучыга язык булырмы әллә? Гыйзди машинада җилфердәп кайтып кергәндә Мөштифәсе кадак-чүкеч күтәреп йөри иде Ишекнең эчке ягындагы тотканы кубарып алган, тышкы ягына. Гыйздн кубарып киткән тотка урынына кадаклап маташа Гыйздине күргәч. әллә ни исе китмәде — Ә. кайттыңмы? Мә. үзен кубардың — үзең кадаклап бетер, ишекие ачып керер хәл юк синең аркада.—дип. чүкечен-кадагын ире каршысына ыргытты Гыйздинең дә бу хәлгә әлләни исе китмәде: Мин машинада кайттым!— дип авызын ерды Йөрисең акча туздырып!—Мөштифәсе Гыйздинең өс-башына шикле караш ташлады — Автобуста йөрсәң дә бик таман булыр иде' Әмма эшнең нәрсәдә икәнен бер-ике сүз белән аңлаткан Гыйзди шул арада хатынының кочагында калды — Жаным' Хакмы бу?' Машинада гына җилдерәбез бит болай булса, әнекәччәем! Мөштифә иренең битеннән чупылдатып-чупылдатып үбә башлады Гыйзди. онытылып, китеп, күзләрен йомды Әмма әлеге дә баягы бер күзе тәки йомылып бетми калды Моны Мөштифәсе дә күрде — Теге ни Күзеңнең йомылып бетмәве дә әйбәт бит әле. картым Машинада барганда үбешә-нитә калсак, юлны рәхәтләнеп карап бара аласың, иеме?!— диде. Шул сүзне ишетүгә. Гыйздинең баш миенә кан саугандай булды — Ах. әле син тагын шул күзгә бәйләнәсеңме?!— дип ыңгырашып, хатыны кочагыннан атылып чыкты Аннан соң. хатыны ишеккә кадаклый башлаган сары тотканы каерып алды — Машина үзеңә булсын' Китәм! Мина менә шушы тотка да бик җиткән!.. Йорт тоткасына тәмам көн беткән икән бу нигездә' «Әртис Гарәфигә булыр». дип. бер уңайдан капка тоткасын да суырып алып китте Гыйзди — Нишлисен? Кая барасың’ Тоткасыз нишлим мин?'— дип үрсәләнгән Мөштифәсенә бармак янады Матри! Бүтән көтмә мине! Кайтып күренәсем юк! Шәһәргә килгәч. Һарун һаруныч янына ашыкты Икәүләп барып, тиешле урында тотканы чыгарып салдылар — Әйдә, агай-эне. безгә тотканың чиреген бүлеп бир дә. бигәйбә! Тиешле урында эшләүче белгеч ишек тоткасына бер генә күз салды — Моны кем әртис Гарәфигә илтегез Бакыр тоткаларны ул җыя —диде Өенә Гыйздн автобуста кайтты Ә аныңчы. хуҗалык товарлары кибетенә кереп, йөз иллеле кадак сатып алды Кубарылган тотканы бүтән купмаслык итеп кадаклыйсы бар иде