СӘНГАТЬ ТАРИХЫНА ЗУР ӨЛЕШ
Алдымда яңа китап ята. Бүгенге көндә, милли мәсьәләләргә һәм халыкара мөнәсәбәтләргә, СССР халыкларының һәм рухи, һәм матди байлыкларына игътибар көчәйгән бер заманда, бу китап аеруча зур һәм актуаль вазифаны ү1*и. Совет Татарстаны җирлегендә бик борынгы заманнардан алып 1917 елга кадәр вакыт эчендә үскән һәм чәчәк аткан сәнгать төрләренең (төзелеш-корылыш, театр сәхнәсе. декоратив кул эшләре һәм сынлы сәнгатьнең) профессиональ башкаруда һәм халык иҗатында ни рәвешле чагылыш тапканын монарчы берәүнең дә болай бергә туплап, фәнни тикшергәне юк иде әле. Татарстан АССРның гасырларга сузылган сәнгать тарихы күп галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә Аның бөтен ил күләмендә һәм чит илләрдә дә сәнгать сөючеләргә мәгълүм булган, зур популярлык казанган әсәрләре бар. Урта гасырлар каласы Бөек Болгардагы корылмалар, татар халкының чигү эшләре җәүһәрләре, алтын- көмештән ясалган бизәнү әйберләре, ташны уеп иҗат иткән ядкарьләр. XVI йөзнең икенче яртысында элеккеге Казан ханлыгы җирләрендә күренә башлаган борынгы рус сәнгате үрнәкләре. Зөя буена салынган чиркәүләрдәге фрескалар Казан кремленең манара һәм диварлары, губерна башкаласында барокко стилендә яисә классицизм стилендә корылган биналар ансамбле Николай Фешинның һәм 1895 елны Казанда ачылган сәнгать мәктәбендә укып чыккан рәссамнарның нәкыш әсәрләре әнә шундыйлардан Моңа кадәр төрле монография, альбом, каталог, юл күрсәткеч, мәкаләләрдә теге яки бу дәвергә, сәнгатьнең аерым төренә яисә берәр останың иҗатына бәйле рәвештә яшәп килгән мәгълүматлар С М Червонная китабында һәммәсе бергә тупланган яңа яшәеш алган Автор аларны үзенчә күреп, үзенчә анализ ясап, һәркайсының сәнгатьчә кыйммәтенә карата үз фикерен әйткән, үз бәясен биргән Шуның белән бергә, Татарстан сәнгате тарихында игътибарга лаек шактый әйбер киң катлам укучыларга бөтенләй билгеле дә түгел иде Алар беренче мәртәбә әлеге китапта чагылыш тапкан Республиканың Берләштерелгән дәүләт музее фондында сакланган шәмаилләр коллекциясе.Червонная С. М. Искусство Татарии. История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времен до 1917 года. М.. Искусство, 1987. 352 б. беренче тапкыр шушы китапта урын алган XX гасыр башыннан бирле күбесе онытылып беткән, онытылмаганнары да русчага беркайчан тәрҗемә ителмәгән әдәби- сурәтләү памфлетлары, шулай ук «Яшен* һәм “Ялт-йолт журналларында чыккан карикатуралар. «Ак юл» журналында басылган каллиграфия үрнәкләре сәнгать белгече күзлегеннән чыгып карап беренче мәртәбә тәкъдим ителгән Моңа кадәр безгә билгеле булмаган исемнәр, ягъни рус сәнгать мәктәбендә тәрбия алган беренче татар яшьләре 1904—1908 елларны Казан сәнгать мәктәбендә укыган Нәбиулла Вахитов. 1915 елны Мәскәүдә Строганов училищесында белем алган Хәдичә Акчуриналар — илебез сәнгать тарихына теркәлә Казан сәнгать мәктәбендә XX йөз башында булып узган һәм хәзергәчә күләгәдә кала килгән фаҗигале хәлләр дә — әйтик, укучыларның 1901 елның мартында политик демонстрацияләргә, студент сходкаларына. социал-демократларның яшерен оешмаларына һәм. ниһаять. 1905 елгы революциягә актив катнашулары — архив материалларына таянып, беренче мәртәбә халыкка игълан ителә Авыл мәчетләре (арада берсе — Арча районы Казиле авылындагы кызыл кирпечтән корылган, тәрәзәләренә төрле төстәге пыялалар куеп бизәлгән мәчет), зиратларның матурлыгы (Балтач районы Түнтәр авылы зираты үзе генә дә ни тора1 ), сәнгатьчә матурлап язылган шәмаилләрнең мәчет диварын гына түгел, бәлки әле өйләрне дә бизәве (әйтик. Әлки һәм Куйбышев районнарында бу нәкъ шулай икән) шикелле фактив материалны, ягъни татар халык сәнгатен төрле яклап яктырткан гыйль А ми мәгълүматны автор үзе башлыча 1984 елның жәендә СССР Сәнгать академиясе оештырган фәнни экспедиция вакытында туплаган Бу китапның байлыгын тәшкил иткән ачышларны санап чыгудан файда юк. алармы укучы үзе дә укый ала китап бер генә республика өчен түгел, бәлки илдәге байтак укучыларга җитәрлек итеп чыгарылган Әмма китапның кыйммәте моның белән генә чикләнми, анда әле тагын менә ни бар: өлешчә һәркайсыбызга мәгълүм булган, кайберләре хәтта әле сәнгать белгечләренә дә билгеле булмаган кызыклы фактларны автор бик матурлап бер тезмәгә тезгән һәм республикабызда яшәүче халыклар сәнгатенең эзлекле тарихын язган Китапның топ кыйммәте әнә шул тарихи концепцияне фәнни яктан нигезләп күрсәтә белүдә Моңа кадәр әле фәкать союздаш республикаларның сәнгате генә бу дәрәҗәдә эзлекле, әтрафлы өйрәнелә торган иде Татарстан сәнгатенә багышланган китап исә яңа тор басмаларга автономияле республикалар сәнгате тарихын фәнни өйрәнүгә багышланган басмаларга юл яра Чыннан да, РСФСРдагы һәм Азәрбайҗан. Грузия. Үзбәкстан ССРдагы автономияле республикаларның культура казанышлары бүгенге көндә әнә шундый китаплар таләп итә, Татарстан сәнгатенең тарихын өйрәнү мәсьәләсенә автор андагы этнокультураны тәшкил иткән һәммә өлешне дә үзара мөнәсябэттә һәм бердәмлектә тулаем күрергә омтыла Әнә шул үзара мөнәсәбәт һәм бердәмлек нәтиҗәсендә бу республиканың культура тарихына күпмилләтлелек хас булган, ягъни аның иҗади кочләр тарихында төрле ыруг һәм кабилә вәкилләре актив катнашып килгән Борынгы болгар культурасы нигезендә барлыкка килгән татар халкының гаять үзенчәлекле сәнгатен өйрәнү белән генә чикләнмичә. Татарстан туфрагында гасырлар буена гомер кичергән башка халыкларның сәнгатьләрен дә өйрәнеп автор автономияле республика регионында милли культураларның үзара мөн.кәбәт- ләрен һәм бердәмлекләрен чагылдырган җанлы һәм гаять кызыклы модель тәкъдим итә Шул ук вакытта бу китап бик борынгы фин-пермь. угро-фин һәм һинд-иран общиналары. болгар-татар һәм рус культуралары йөзен күрсәткән төрле элементларны механик «тигезләү »дән ерак тора Идел буе татарларына карата Светлана Червонная бол ай дип яза «Автономияле республикага үз исемен бирергә лаек табылган халык бу республиканың сәнгать тарихында икенче рольне уйнаучы гына була алмый Әлбәттә, монда борынгы сәнгатьне бүгенге көнгә яраклаштырып күрсәтү күздә тотылмый Һәр нәрсәдән «милли рух» эзләү дә алга сөрелми, бәлки тора-бәра автономияле республиканы китереп чыгарган күпмилләтле регионда тарихи лидер булуны үз өстенә алган халыкның милли культурасы барлыкка килгән, чәчәк аткан дәверләргә, аның традицияләренә аеруча игътибарлы килү күзеңне ачыбрак карау зарурлыгы алга сөрелә» (297 б ) С М Червоннаяиың китабы тулысы белән бигрәк тә Казан ханлыгында XV! йөзнең беренче яртысында гөрләп чәчәк аткан сәнгатькә «Казан Ренессансына» багышланган сәхифәләре белән татар халкы милли культурасының алтын фондын тәшкил иткән гүзәл әсәрләргә нәкъ әнә шулай күз ачыбрак карау, икеләтә игътибарлы килүнең үрнәге була ала Бу китапны мин. Мәскәү белән Татарстан арасындагы багланышларның иҗади һәм гыйльми кадрларыбыз арасындагы хезмәттәшлек итүнең күркәм нәтижәсе сыйфатында, бик сөенеп укучыларга тәкъдим итем СССР Сәнгать академиясенең Сынлы сәнгать теориясе һәм тарихы институты өлкән гыйльми хезмәткәре язган. альбом өлешендә Татарстанның шәһәр һәм авылларындагы истәлекле корылмаларны. музейларда саклана торган гүзәл сәнгать әсәрләрен чагылдыручы заманыбызның археология, этнография, тарих, сәнгать белеме тел гыйлеме мәгълүматларына таянучы һәм поэтик һәм эстетик фикер чыганаклары буларак яшәгән үлемсез әсәрләргә мөрәҗәгать итүче әлеге китап безнең уртак казанышыбыз ул