Сагынам илемне
Сагынам илемне. нечкә билемне Яшь вакыт йомән таңгар ку «мне Сагынам кич нртә. онытмыйм һич тә. Чөнки мин соям Әйтмимен тиккә Сагынам җәпләрен, шу i мапр ан ырын. Майлы коймаклы сабан туйларын Сагынам урманын, чишмә буйларын. XIX Иртә һәм кичтә кошлар мырлавын Нигә бу кадәр соям илемне1 Ж.ырына күмеп тибрәттең мине Үстерде нлем батыр ир итеп Очырды яуга җитеа җил итеп Барырмын таптап дошман тупларын, һлркып чигенмәм мһәр ътлардан 145 XIX .к >' • м» Иркәм хаты Күп вакыттан бирле сине сагынып. Татлы уйлар уйлыйм ялгызым. Бер минут та истән чыгармыйча Көтәм сине, якты йолдызым. Йокы арамда сине күргән булып. Шатлыкларга чумып юанам. Тәмле төшне озатып күзем ачсам. Син булмыйсын, ялгыз уйланам. Хәтерлим мин. иркәм, бүгенгедәй. Хәтерлим мин хәзер барын да: Синең белән тәүге очрашуны Тар басмада, күпер каршында. Шул су буйлап үскән яшел камыш Шаулый җәйге җилләр искәндә. Сине сагынып, ялгыз елап үтәм. Тар басмалар аша кичкәндә. Син бит мина элек әйтә идең: Теләгеңне таңда телә, дип. Таңгы су юлында теләгән теләк һәрвакытта кабул була дип... Югалттым мин сине, сөекле иркәм. Гыйшыгыбыз чәчәк атканда. Улларымның шомырт кара күзе Беренче кат безгә бакканда. Килми хәзер хәбәр-хатларың да. Адресатың әллә күчтеме? Канлы окопларның итәгенә Салдың мәллә булган көчеңне? Көннәремдә сине уйлап йөрим. Төннәрем дә истән чыкмыйсың. Кая киттең Идел буйларыннан? Хыялымда гына яшисең. Кайчан атар икән кавышу таңы? Әллә шулай мәңге-гомергә. Кара болыт булып, хәсрәт гизәр Гомеремнең моңсу күгендә? Тормы ш дустым а Сез табынны тутырып утыргач та. Бер урын буш калгач түрендә. Ул үлгән дип сугыш кырларында. Яшьләр тулган булыр күзеңдә. Күбенә түзгән кебек, азына да Борчылмачы, дустым, түз инде. Без кайтырбыз җиңеп дошманнарны. Юллар озын, вакыт тиз инде. Озатып калдың мине, киткән чакта Кайнар яшең тамды кулыма: — Хуш. исән бул, ак бәхетләр телим Көрәшләрдә барыр юлыңа. Кыр казлары Бүген иртән күрдем: кыр казлары Көнчыгышка табан киттеләр. Канат җилпи-җилпи кыйгылдашып. Тигез сафка тезелеп үттеләр. Юллар озын сезнең, кыр казлары. Урал таулары аша чыгарсыз. Канатыгыз юлда тузанланса. Агыйделгә төшеп юарсыз. Әйтер идем, әгәр телен белсәм. Әманәтем алып кит, диеп. Туган авылым аша юллар тотсаң. Сөйгәнемә сәлам әйт. диеп. Тен. Бүлмәдә тыныч кына утырам ялгыз. Күк йөзендә минем кебек ялгыз йолдыз. Ул сүнмәде таң атканчы, Чулпан микәнни? Көтте ашыгып алсу Кояш кайтып җиткәнне. һәркөнне ул таң атканчы тора постында. Тапшыра жаваплы эшне Кояш дустына. Әйт син. Чулпан, серле йолдыз, ничек армыйсың? Күп йөзләгән еллар кичеп сүнеп калмыйсын? Күр син мине, әгәр кичтән йокым туймаса, Жуямын исәнлегемне, күзем кан баса... Әйтегезче. иң бәхетле кем сои дөньяда? Нигә мин дә йолдыз түгел, я гөнаһсыз яшь бала? Син биектә, син иректә, иң бәхетле син генә Күк йөзендә урын булса, ал яныңа мине дә... Тәүбә-тәүбә. тәүбә итәм. менмимен мин биеккә. Бар теләгем: сөйгән халкым булсын иде иректә! Бәхәс дәвам итә: «Заман һәм шигыр