ӘПСӘЛӘМОВ ХАТЛАРЫ
Габдрахман Әпсәләмов Китап киштәмдә өлгер солдатлар сыман тигез сафта тезелешеп торган «Алтын йолдыз». Газинур «Сүнмәс утлар- Мәңгелек кеше». Ак чәчәкләр* Ак төннәр» һәм «Хәтер» исемле китапларына карап-карап торам да, ничәнче тапкыр инде сокланып куям, күңелемдә горурлык хисләре тоям Язучының никадәр көч һәм хезмәт куйганлыгын, йокысыз төннәр, иҗат газаплары, тормыш мәшәкатьләре кичергәнлеген күз алдыма китерергә тырышам Кайчагында үземне олы әдип урынына куеп узүземә -Ул нишләр, ничегрәк язар, ниндирәк карарга килер иде икән бу очракта’» — дигән сорау бирергә батырчылык итәм Аннары, иң кыен вакытларда киштәмдәге әлеге китапларны берәмберәм актарып чыгам, шушы сорауга гына түгел, үземнең тормышымдагы башка төрле нәрсәләргә, иҗатымдагы чишелмәстәй тоелган мәсьәләләргә җавап эзлим Ничәмә- ничә кат укылган әсәрләрне укыган саен яңалык ачам, элек күрмичә узган үзенчәлекләрен күрәм. элек тоймаган тойгыларга чумам Кайчагында өстәлемнең түрендә кадерләп саклана торган кызыл тышлы папканы алам Ул юка гына, анда бу юллар авторының язмышына зур йогынты ясаган ике газета мәкаләсе һәм машинкада басылып каләм белән тигезсез хәрефләр төшерелгән — кул куелган берничә хат. күңелгә шундый-шундый якын хатлар ята Габдрахман Әпсәләмов Минемчә, татар әдәбиятының хәрби-патриотик темага багышлап язылган әсәрләре арасында бу әдип өлеше беренче урынга куелырга хаклы һәм ул шулай да Безнең буын кешеләре сугыштан соңгы елларда Габдрахман Әпсәләмов хикәяләрен. »Ак төннәр повестен йотлыгып укыйлар иде Ул чакларда чыккан җыентыклар инде кулдан кулга йөреп, укудан тузып беттеләр, аларны иң тәҗрибәле букинистлар киштәсендә дә бик сирәк очратасың Ә язучы өчен моннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң’ Хәер. Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрен безнең буын гына түгел, аннан соң килгән барлык буын вәкилләре дә үз итеп, инәсеннән җебенә хәтле укыйлар, минем моңа күп тапкырлар очраганым бар. ишеткәнем, күргәнем бар. Язучы — гаять җаваплы исем һәм ул исем кешедән бөтен гомерен, аның һәр бөртеген үзенә багышлауны сорый Габдрахман Әпсәләмов гомере һәм аның киң күңелле шәхесе язучы исеменә лаек, тулысынча лаек иде Габдрахман Әпсәләмовны без бүген яшь каләм тибрәтүчеләрнең иң якын киңәшчесе. олы җанлы киң күңелле укытучы-остазы буларак та зур хөрмәт белән искә алабыз. Матбугатта басылган мәкаләләрендә булсын, аерым авторларга язган хатларында булсын, ул яшьләрнең иҗаты, димәк, әдәбиятыбызның киләчәге турында һәрвакыт кайгыртып яшәде Мин моны үз мисалымда да бик ачык тоям Күп еллар элек мин Аксубай районының Яңа Үзи җидееллык мәктәбенең алтынчы классында «белем нигезләрен үзләштерә һәм көн саен кимендә бер «хикәя», яки. алай гынамы, - поэма» язып Казанга — газета редакцияләренә җибәрә идем, кичекмәстән язучы булырга хыяллана идем Мәктәптә укыганда кайсыбыз гына шигырь-хикәя язмый да. кайсыбыз гына аларны көн саен диярлек газета-журнал редакцияләренә җибәрми икән’ Мин шундыйларның берсе идем Тик редакция хезмәткәрләренең һәрбер хатка аерым җавап язарга вакытлары таррак булгандыр, күрәсең, яшьләр газетасында эшләүче иптәшләр минем -әсәрләрне» язучы Габдрахман Әпсәләмовка күрсәткәннәр, минем ишеләрнең күплеген әйтеп, барысына да аңлашылырлык итеп, ачык хат язуын сораганнар Габдрахман Әпсәләмов — яшь буынның кадерен белә торган кеше — рәхәтләнеп риза булган «Ничек язучы булырга’»—дигән ачык хат Аксубай районы Яңа Үзи җидееллык (хал Г кыбызның сөекле шагыйре Хәсән Туфан хәреф танырга шушы мәктәптә өйрәнгән) мәктәбе укучысына атап язылса да ул шушы елларда каләм тибрәтүче яшь буын вәкилләренең барысына да исемләнгән иде Менә ул хат Кадерле дустым Газиз Кашапов' Сез үзегезнең редакциягә җибәргән хатыгызда «Мине хикәяләр һәм шигырьләр язарга өйрәтегез*, дип үтенәсез Әгәр язучы булырга теләгән барлык яшь иптәшләрне хат язып, берничә киңәш биреп кенә язарга өйрәтеп булса язучылык эше бик ансат булыр иде Сезнең, әлбәттә, самолет күргәнегез бар Ләкин сез аны йөртә белмисез Шуңа да карамастан әгәр Сез < Апалар, абыйлар, әйдәгез мин сезне самолет йөртергә өйрәтәм'* дип кычкырсагыз Сездән шаркылдап көләрләр иде Ә әдәби әсәр язу ул бит. Газиз дус. самолет йөртүдән дә читенрәк, катлаулырак эш Әдәбият әсәрләре кешеләрне яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә кешеләргә тәрбия бирә Язучының тормыш тәҗрибәсе. белеме бай һәм тирән булырга тиеш Әгәр Сезнең, яшьлегегез сәбәпле тормыш тәҗрибәгез бөтенләй юк икән белемегез бик кечкенә икән. Сез инде кешеләрне нәрсәгә өйрәтә аласыз'* Кешеләргә әйтер өчен нинди сүзләрегез бар Сезнең’ Хәзергә әле Сез кешеләрне бер нәрсәгә дә өйрәтә алмыйсыз. Сезнең әле үз фикерләрегез дә юк Иң элек, Газиз дус. сезгә укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга кирәк Уку белән беррәттән тормышны кешеләрне күзәтегез, тел җәүһәрләрен — халык җырларын, мәкальләрен әйтемнәрен җыйнагыз, өйрәнегез Куен дәфтәре булдырыгыз һәм күңелегезгә кызыклы тоелган нәрсәләр турында яза барыгыз Шигырь хикәя язу белән артык мавыкмагыз, дәресләрегезгә зыян килмәсен Хатыгыздан күренгәнчә дә. шигырьләрегездән күренгәнчә дә. Сез әле иҗат итәр өчен җитлекмәгәнсез Бу әле Сезнең кулыгыздан килми- Бу әле Сезнең киләчәк эшегез Сез болай дисез «Әгәр мин хикәя язарга уйласам, мин аны хыял рәвешендә язарга тиешменме әллә чын исемен әйтепме’* «Алтын йолдыз*, «Газинур* романнары ничек язылган’ — дип сорыйсыз Сезнең беренче соравыгыз, тыштан караганда, хаклы да Безнең әдәбиятта турыдан-туры тормыштан алынган әсәрләр белән беррәттән Сез әйткәнчә «хыял рәвешендә* язылган әсәрләр бик күп Мәсәлән. А Фадеевның «Яшь гвардия* романы Б Полсвойның «Чын кеше турында повесте*. Н Бирюковның «Чайка* романы. Ә Бикчәнтәевнең -Үлемсезлек* дип аталган әсәре (А Матросов турында) минем «Газинур* романым һ б— болар барысы да тормышта булган, яшәгән, торган урыннары. исем-фамилияләре ачык күрсәтелгән кешеләр турындагы әсәрләр И Газиның • Гади кешеләр» романы. Ф Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар* повесте. Ә Еникинең «Саз чәчәге* повесте, минем «Алтын йолдыз* романым «хыялый рәвештә* язылганнар Ләкин бу тыштан караганда гына шулай Беренчеләрсндә дә икенче- ләрендә дә язучы тормыш фактларыннан чыгып эш итә Беренче төркем әсәрләрдә андагы геройларны тормыш үзе шулай шундый югарылыкка күтәргән аларда совет кешеләренең уртак сыйфатлары шул кадәр көчле тупланган алар, язучы тарафыннан гомумиләштерелмичә дә. әдәби әсәр герое булып керә алалар Икенче төркем әсәрләрдә язучы бик күп кешеләргә хас булган төрле сыйфатларны җыеп, гомумиләштереп. типик образ тудыра, ягъни күп кешеләргә хас сыйфатларны исеме уйлап чыгарылган бер кеше образында гәүдәләндерә Мондый әсәрләр матур әдәбиятта күбрәк һәм алар тормышны да киңрәк, тирәнрәк күрсәтәләр Әмма мондый әсәрләрне язу — язучылардан бик зур осталык, бай тәҗрибә, тормыш тәжрибәсе һәм белем таләп итә Киләчәктә, әдәбият теориясен ныклап өйрәнгәч, боларны Сез үзегез дә белерсез һәм бу мәсьәләләрнең хатта язылганга караганда күп тапкырлар киңрәк тирәнрәк катлаулырак икәнен дә күрерсез Хәзергә мин Сезгә бик тырышып укырга тагын бер талкыр киңәш итәм Матур әдәбият китапларын гына түгел, дәресләрегезне ныклап укырга, һәр фәнн-ш бары тик бишле генә алу өчен тырышырга киңәш итәм Мәктәптә начар укысагыз Сездән беркайчан да яхшы язучы чыкмаячак Монысын ачык итеп әйтергә кирәк Сезнең мәктәбегездә әдәбият түгәрәге бармы’ Булмаса. киләсе уку елыннан шул түгәрәкне оештыру чарасын күрегез Түгәрәк Сезгә бик зур ярдәм итәр иде Язган шигырьләрегезне укытучыларыгызга күрсәтәсезме’ Алар белән киңәшәсезме’ Алар Сезгә бик зур ярдәм итә алалар Тагын бер киңәш, шигырьләрегезне һәрвакыт редакциягә җибәреп тормагыз ә стена газетасында бастырыгыз Редакциягә бик-бик яхшы дигәннәрен генә, сайлап кына җибәрергә кирәк Начар шигырьләрне редакциядә барыбер басмыйлар бит Хушыгыз Дусларча сәлам белән Г Әпсаләмов. язучы Күренекле әдипнең газетадан пехтәләп кисеп алынган ачык хаты минем өчен Әдәбият теориясенә кереш- булды. Ул минем көндәлек дәфтәрләренең битеннән күчә-күчә башта туган авылымдагы җидееллыкны, аннары утыз чакрым ераклыгындагы Иске Ибрай урта мәктәбен бетерде, чирәм җирләрнең кеше аягы басмаган туфрагын күтәреште. Байкал аръягындагы кыялар арасында минем белән бергә солдат чыныгуы алды. Ерак Көнчыгышка барып Амур буендагы тау-урманнарда күкрәккә ятып «пластунча» шуыша-шуыша хәрби белем серләрен өйрәнде, Урта Азиянең кайнар чүлләрен аркылыга-буйга йөреп чыкты. Тянь-Шань тауларына менде. тоташтан дүрт елга якын бер дәверне Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Алма-Ата госпитальләренең ак палаталарында яшәү даулашты, ниһаять, туган якларга кайтып Казан университетына укырга керде, Кама буйларындагы гигантларга хәленнән килгән өлешне кертте Шушы ачык хат «Татарстан яшьләре-ндә басылып чыгып нәкъ егерме ел узгач та -Казан утлары» журналында минем «Сәмум җиле» повестем дөнья күрде һәм озак та үтмәде «Социалистик Татарстан’ газетасы Габдрахман Әпсәләмовның «Икенче ачык хат»ын игълан итте Дөрес, аңа кадәр сәламәтлеге начар булуга да карамастан, аның миңа «кош теле» кадәр хаты килеп төште Соңрак, олы әдип белән очрашкач та ул: «Турысын әйткәндә, мин элегрәк тә кайда йөри икән бу егет» дип уйлап куйгалаган идем-.— диде Газиз туган' Хатың өчен бер рәхмәт булса. «Сәмум җиле» өчен ун рәхмәт Яхшы, кирәкле повесть язгансың. Рәхәтләнеп укып чыктым Дулкынландым Бу хат белән бер үк көнне «Соц Татарстан» газетасына икенче ачык хат та җибәрәм —беренчесе, моннан егерме еллар элек булган икән. Бик формаль карамасалар. бәлки, басарлар. Шунысы кызганыч, үзем редакциягә бара алмыйм, уңлысуллы инсульттан соң аяклар йөрми Тәрәзәдән Иделгә карап ятам Әйдә, яшьләр бирешмәгез, кыю иҗат итегез, гомер тиз уза Үзеңнең сәламәтлек ничек, язып буламы’ Гафу ит. озын яза алмыйм—арыдым «Ачык хат» басылып чыкса, укырсың, анда тулырак язылган Әдипкә сәлам. Сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телим 11 август. 1976 ел Г Әпсәләмов «Икенче ачык хат-— яшь язучының беренче әсәренә төпле анализ-рецензия. Габдрахман Әпсәләмов кебек зур язучы йөрәгенең олылыгы, әдәбиятка яңа аяк баскан берәүгә игътибар ул Гомумән, бу факт Габдрахман Әпсәләмовның әдәбиятыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен чын күңелдән борчылып яшәүче шәхес икәнлегенә бер дәлил иде Без беләбез Г Әпсәләмов яшь язучыларны үз итеп кенә калмады, аларга эчкерсез ярдәм кулын сузды, аларның сәләтен тулырак ачуга зур өлеш кертте Икенче ачык хат «Социалистик Татарстан - газетасының 1976 ел 22 август санында басылган. Моннан егерме еллар элек Аксубай районының Яңа Үзи авылы мәктәбендә укучы, ул чакта бары тик каләм тибрәтүче Газиз Кашаповка беренче тапкыр ачык хат язганмын Хәзер ул хатның тулы эчтәлеген дә. Газизгә хат язуымны да хәтерләмим Гомумән алганда, үз гомеремдә әдәбият белән кызыксынучы, киләчәктә язучы булырга хыялланучы яшьләргә ябык хатлар да. ачык хатлар да язмадым Аларның кайсы җавап бирә иде. кайсысы — юк Газиз күптән түгел генә хат язды һәм барысын да искә төшерде Аннары оялып кына өстәгән барлык киңәшләрегезне дә үтәп булмады, еллар һәм тормыш үз билгесен салды, дигән Моның өчен, минемчә, һич тә оялырга, уңайсызланырга кирәкми, бу табигый хәл Әгәр дә Сез барлык киңәшләрегезне дә үтәдем дип язсагыз, мин ышанмаган булыр идем Ачык хатта мәсьәлә һәрвакыт киңрәк куела, анда әле адресаттан тыш башкалар да укымасмы, киңәшләргә колак салмасмы, дигән яшерен өмет була Газиз яшьтән үк әдәбият белән кызыксына һәм Совет Армиясендә офицер булып хезмәт итәргә хыяллана Соңгы теләгенә ирешә, ул инде өлкән лейтенант Биш- алты ел үтеп тә китә Ул мәшәкатьле офицер хезмәтен ярата әтисе кебек бөтен гомерен аңа багышларга уйлый Ләкин, сугыш еллары күптән үтеп киткән булса да, армия тормышы гаять киеренке Венгрия вакыйгалары башлана Совет солдатлары дусларга ярдәмгә ашыгып барганда өлкән лейтенантның машинасын шартлаталар, үзе каты яралана Госпитальләрдә ятып, аннан армия хезмәтенә яраксыз хәлдә чыгарга туры килә. «Сәмум җиле» дигән повесть ( Казан утлары», 7 сан, 1976 ел) әнә шул вакыйгалар турында Әсәрнең үзәгендә госпиталь айлары Башта ук шуны әйтергә кирәк: Газиз Кашапов яхшы, гаять тә кирәкле һәм үзенчәлекле, кабатланмаган һәм оптимистик повесть язган Вакыйгалар дәһшәтле, фаҗигале булса да, әсәрнең фоны якты, син барысына да ышанасың Повесть, күргәнебезчә, автобиографик материалга корылган Анда фактик дөреслек ярылып ята Бу әсәрнең иң көчле ягы Газиз Кашапов моңарчы безнең прозада бик аз яки бөтенләй диярлек күренмәгән нәрсәләр турында яза Мәсәлән, гаять үзенчәлекле Ана образы Ул кадровый хәрби врач але сугышка хәтле үк ире белән бергә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә аннары без аны Испаниядә — интернациональ бригада сафларында соңрак Боек Ватан СУГЫШЫ фронтларыңда сугыштан соң да хәрби госпитальләрдә күрәбез Шунда күптән үлгәнгә саналган улы Рамизны (баш геройның исеме шулай) очрата Мин повестьның тулы эчтәлеген сөйләп тормыйм — укучылар үзләре укыганнардыр — шулай ук әсәрнең уңай яклары турында да күп язарга җыенмыйм. чөнки рецензия язмыйм — моны бүтәннәр эшләсә эшләр Минем уйларым киләчәккә төбәлгән, мин Газизнең, язучы буларак, киләчәген күрергә телим Моңарчы матбугатта Кашаповның шигырьләре да чыккалаган Мин аларны. авторының кем икәнлеген белмәсәм дә. укыганмын, ләкин әллә ни игътибар итмәгәнмен Күрәсең шигырьне бик үк аңлап бетермимдер Менә -Сәмум җиле» карт солдатның йөрәген айкап җибәрде Татар әдәбиятында сугыштан соңгы армиябез турында проза әсәрләре юк диярлек аз Ә армия хәзер бөтенләй башка, сугыш заманындагыча түгел Без. фронтны күргән өлкән буын язучылары, яңа армиябез турында күптән әдәби әсәр көтә идек Менә, ниһаять, «Сәмум җиле» күренде Дөрес, бу әсәр дә армия тормышын турыдан-туры тасвирламый, вакыйгаларның төп өлеше госпитальдә бара Ләкин авторның армияне яхшы белгәне бик нык сизелеп тора һәм киләчәктә армиябез турында яңа әсәрләр көтәргә өметләндерә Шул нәрсә мине Газиз Кашаповка икенче ачык хат язарга рухландырды Монысы мәсьәләнең бер ягы Армия тормышы шулкадәр катлаулы һәм тирән мәгънәле, аны автобиографик материалга корылган әсәрдә бөтен тулылыгы белән биреп бетерүе кыен Монда объектив дөреслеккә нигезләнгән әдәби әсәрләр кирәк Объектив дөреслекнең фактик дөреслектән өстен булуын һәркем аңлый булса кирәк Дөрес, моны тәҗрибәле художник кына эшли ала Миңа калса, Газиз Кашапов шул яңа югарылыктагы баскычка омтылырга тиеш Билгеле, бу кыен эш. ләкин совет офицеры эшләрне җиңел генә хәл итәргә өйрәнмәгән бит Әдәби эш. сугышчан эш кебек, кыюлык сорый Ахыр килеп, армия тормышы турында турыдан-туры язарга кыен икән Әлмәт- тә — хәзер Кашапов анда яши, газетада эшли — эшчеләр арасында кичәге солдатлар һәм офицерлар байтак бит Алар турында язу — шулай ук мактаулы эш «Сәмум җиле» повесте турында тагын бер-ике сүз Киләчәктә аның аерым китап булып чыгуын истә тотып, беркадәр тулыландырасы иде Ана образын Ватан образы белән эзлеклерәк бәйләргә кирәктер Болай ул. вакыт вакыт гади анага охшап китә Ананың баласына булган мәхәббәтен дә тирәнрәк ачасы иде Югыйсә ул. хәрби эшне генә белә, нәни баласын ташлап китә кебек ямьсез тойгы кала Рамиз госпитальдә ятканда бер тапкыр да сугышчылары турында уйламый, «лардан хатлар алмый Ә бит ул алардан дәһшәтле вакыйгалар башлангач тв аерылган иде Хатлар Венгрия вакыйгаларына тулырак бәя бирергә мөмкинлек ачар иде Аннары Рамизның ахырдан армиягә кайтырга омтылуын да аклар иде Фәгыйләне дә образ дәрәҗәсенә күтәрәсе бар Югыйсә госпитальдә аның роле бөтенләй күренми Ул Рамизның хатыны гына, ә кешелек сыйфатлары кайда’’ Фәгыйлә •җанымбәгыремнәргә» мохтаҗ түгел, ләкин ул авылда бозлы елга буендагыча тагын бер ялтырарга тиеш1 Ниһаять, повестьның телен дә бер карап чыгасы иде «Янында берөхтексез шәфкать туташы утыра иде», «ике мина кыйпылчыгы* -ике солдат койкасы- «Әллә кайчаннан бирле хәрәкәтсез» кебек җөмләләр — алар байтак — хәрефкә-хәреф тәрҗемә ителгәннәр шикелле Менә минем әйтәсе килгәннәр шулар иде Авторга яңа иҗат уңышлары телим Сәлам белән Габрахман Әпсәләмов Шунысы әһәмиятле, дистәдән артык ел көчле авырулар белән көрәшеп яшәвенә карамастан Габдрахман Әпсәләмовның хатларында шәхси мотивлар юк диярлек Ара тирә бер ике сүз кыстырып куя да шуның белән вәссәлам Бу Язучы урын өстендә ятканда да. үлем белән күзгә-күз очрашып тарткалашкан минутта да иң элек язучы икәнлеген онытмады Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул күп эшләде романнар язды. әсарлорен яңартып эшләде, республика матбугатында төрле рецензия-мәкалаләр публицистик чыгышлар белән әледән-әле күренеп торды Илебез һәм двнья тормышының бер гене вакыйгасы да аның игътибарыннан читтә калмады Киң катлам укучылар язучының теге яки бу вакыйгага мөнәсәбәтен күреп килде Бу язучы шәхесенең иң актив позициядә торуын, аның һәрвакыт алгы сафта атлавын раслый торган дәлил, әлбәттә Менә тагын ике хат: Газиз туган’ Хатыңны алганга байтак булды Үзем җавап яза алмадым — һаман Идел буенда яттым Анда аның почтасы да юк. Икенче ачык хатаны укыгансың һәм ошаткансың Мин бик канәгать Хатка өстәп тагын шуны әйтәсем килә әсәрләреңне тиз яз. ләкин ашыкма Минем үземә дә тиз язасың дип әйтүчеләр булды, ашыкма дип кисәтүчеләр булмады Ашыгу белән тиз язу — икесе бер нәрсә түгел бит Моны шәрехләү кирәкмәстер Синең планнарың зур. дәртең ташып тора һәр җәһәттән уңыш телим Тик синең дә сәламәтлегең какшаган бит Эш белән ялның акыллы аралашуын онытып җибәрмә. Картайгач ял итү соң була инде Син үзең теләп бик кыен эшкә алынгансың икән — язучы эше хәтсез кыен бит ул — физик көчеңне чамала Мин менә шуны чамалый белмәдем һәм бик иртә егылдым. Әлмәттә язучылар байтак. Әдип белән Саҗидә яхшы дуслар дип беләм. Аларның киңәшләрен тыңла. Язучыга дуслар бик кирәк Безнең юллар бормалы, сикәлтәле Шома асфальт юллар безгә, язучыларга, түгел. Ярый, киңәш бирү ансат ул Ләкин кем сиңа укырга киңәш биргәндер, ул кеше мең кат акыллырак Укымаган кеше язучы була алмый инде Бигрәк тә безнең заманда Укуда, иҗатыңдагы кебек, зур уңышлар телим Әлмәтлеләргә сәлам Хөрмәт белән Г Әпсәләмов. 29.9.1976 ел. Казан. Газиз! Хатың өчен рәхмәт Яңа урынга — КамАЗга күчеп эшләвең бик яхшы булган. Югыйсә, син дә нефтьче, мин дә нефтьче — атка печән кем сала’ Инде ныклап заводны өйрән Бу җиңел эш түгел, бигрәк тә үзең турыдан-туры заводта эшләмәгәч Репортер өчен ике атна да җитә торгандыр, ә язучы өчен, кешеләрне өйрәнер өчен еллар кирәк. Кеше бит ул деталь түгел, аның җаны уйнап тора, салават күпере төсләренә кереп күзләрне дә чагылдыра, кайчак сукырайта да Кыскасы, кешеләргә озак карарга, аларның күңел үзенчәлекләрен анык белергә кирәк Сиңа, эшчеләрне якыннан белмәгән кешегә, бу башта кыенрак булыр. КамАЗда эшләде ни. нефтьтә эшләде ни, армиядә булды ни — бар да кеше бит дисең. Бу беренче карашта гына шулай Хәлбуки аларның һәркайсының төсмерләре бар, үзләренә генә хас төсмерләре яши Язучы үзе тасвирлый торган геройларны биш бармагы кебек белергә тиеш Моны, зинһар, акыл өйрәтә дип аңлама, тора-бара син үзең дә боларны белерсең Мин инде ул баскычларны үткән, шуның өчен генә язуым Русча эшләвеңә дә күңелең артык кыйналмасын Әлбәттә, татарча булса каләмең ныграк шомарыр иде. ләкин русча эшләгәндә язучы буларак тәрбияләнүгә файдасы зур аның, моннан файдалана гына бел Беренче тәэсирләрең никадәр генә зур булмасын, ашыгып повестька тотынма, аны әкренләп хәзерлә генә, ә кыска хикәяләр яз. Теманы төрле яклап -капшап» кара. КамАЗ кешеләре әдәби калыпларга ничек сыя — анысын да үзең сына. Үз тәҗрибәң үзеңне күп нәрсәгә өйрәтер: Чаллыда -Ләйсән» әдәби берләшмәсе бар Син аның утырышларына йөрергә тырыш Аралашу бик кирәк. Сәлам белән Г Әпсәләмов 12.XI.1977 ел. Бер баруымда Габдрахман Әпсәләмов аеруча җанланган, йөзендә шатлыклы елмаю билгеләре чалынып-чалынып китә иде Ул. гадәтенчә, мөлаем елмаеп, үзенең шундый хәлдә икәнлегеннән уңайсызланган төсле: — Менә. Газиз, яңа әсәремне басабыз диделәр бит әле Кайбер нәрсәләрне карап чыгуымны, кыскарту-төзәтүләр кертүемне таләп иттеләр — Язучыга сөйләшеп утыруы да җиңел генә бирелми иде — Анысын гына инде аның, эшлибез — диде, авыру куллары белән кулъязма өемен кадерләп сыйпап-сыйпап алды — Мусалар турында бу әсәр, басылып чыкса, укырсың Мин алар турында элегрәк тә. Маннурга хәтле үк материал туплый башлаган идем дә. ул керешеп киткәч тә туктаган идем Еллар үткән саен минем күңелемне борчып торды бу тема Ниһаять түземлегем калмады, акрынлап булса да керешим дигән идем. менә, килеп тә чыкты Кызганыч, көненә өчдүрт. иң күбесе биш биттән артык баса алмыйм машинкада Мин сүзне икенчегә күчерергә ашыктым чөнки язучының нинди көч белән эшләргә. тормышка ябышуының ныклыгын күрсәм дә аның хәле күңелне йомшарта, авыр, га каршы рәнҗүемне кузгата башлаган иде Озакламый Агыла болыт романы Казан утлары »нда басылып чыга башлады Газиз туган' Хатларыңны алдым Рәхмәт .Соц, Татарстан «дагы мәкаләңне дә укыдым Шулай изгалап торсаң бик яхшы Әдәбият күзләүне ярата берәү дә күрмәсә — ул әкренләп онытыла Дөньяга чыккан әсәр инде ул кемнең дә булса шәхси әйбере түгел, ул — халык милке, аңа караш та шуның белән аңлатыла Яхшысын — яхшы, начарын начар дияргә курыкмаска кирәк, монда әшнәлек һич ярамый «Агыла болыт"Ны бик тиз укып чыккансың һәм. дөрес аңлаган булсам, ул синдә начар тәэсир калдырмаган булса кирәк Мусалар турында күп язылды, ләкин бу әсәр соңгысы түгел, киләчәктә тагын язарлар әле — бу тема мәңгелек Аннары тагын шунысы бар реаль геройлар турында язу җиңел түгел. Без әле аның чын үрнәген таба алганыбыз юк шикелле Һәрхәлдә мин эзләнәм Газинур* да, • Мәңгелек кеше» дә шундый әсәрләр Мин аларга торле яклап килергә тырыштым Жанрны тасвирлау ягыннан кайсы укышлырактыр — белмим Бүтән иптәшләр нигәдер игътибар итмәделәр Ләкин мин ышанам кайчан да булса тәнкыйть тә бу теманы күтәрер, чөнки мондый әсәрләр торган саен күбәя Аларга бәясен дә бирергә кирәктер Вакытын булганда хат язгала Сәлам белән Габдрахман Әпсәләмов 26 2 197В Казан Менә аның миңа язган соңгы хаты Шуннан соң тагын ике-оч тапкыр аның бүлмәсендә сөйләшеп утырсак та, ул инде миннән «Хатларыңа каршы хат язуы торган саен кыенлаша. Газиз, җавапсыз калдыра дип үпкәләмә, әмма үзең язгалап тор. яме» дип үтенде. Язучының бу хатында да шәхси мотивларга урын юк. Бу хатта да ул бары тик үзенә хас тугрылык белән минем инде китап булып басылып чыккан әсәремне анализлый Газиз туган! •Сәмум»ны укып чыктым Егет икәнсең, яхшы төзәткәнсең Гомумән повесть яхшырган. бигрәк тә Ана образы тулы канлы булып чыккан Бу образ безнең татар әдәбиятында гомумән яңа Тәнкыйть аңа игътибар итсә бик яхшы булыр иде ләкин яңалыкны бездә бик үк күреп җиткермиләр Ана образы хәзер вакыт накыт баш герой булып китә Ананы артыграк төзәткәнсең» димим Рамизга игътибарың кими төшкән Моңа киләчәктә сизгер булсаң иде Баш герой — баш герой булып калырга тиеш Эш монда бер-ике битне кыскартуларыңда гына түгел, баш геройны бөтен әсәр буенча күздән ычкындырмаска кирәк Тагын бер нәрсә бу «сәмум» мәсьәләсе Башта ул бөтен әсәр буеича сузыла иде кебек Хәзер ул герой тормышыннан бер эпизод кына булып калган Синең «сәмумың» табигый күренеш кенә түгел, ул геройның авыруы да Менә шуңа син җитәрлек басым ясамыйсың Ә бу кирәк иде Болпрны мин киләчәк эшләреңдә искә алсаң иде дип язам — үз әсәрең өстендә өйрәнү бик кирәк ул — монда барысы да аңлашыла Әйтелгәннәрдән дә күбрәкне аңларсың дип уйлыйм Тагын бер нәрсә: сюжет мәсьәләсе Бу әсәреңдә син аның бик уңышлы вариантын тапкансың Ана образы сюжетны алып бара Бу әсәрдә ул аңлашыла да Киләсе әсәрләреңдә дә кызыклы укучыны «тотып тора» торган сюжетка аеруча игътибар ит Укучыны кулдан ычкындырма, чөнки аннары ул гомумән салкын карый башлый • кызыксынуы» бетә Ә бит бер язучы ла китабын ярты юлда ташлауларын теләми Эшеңдә уңышлар телим Сәлам белән Габдрахман Әпсәләмов 1» 4 78 ел Соңгысы итеп әйтәсе килгән сүзем шул без әле киң күңелле олы йөрәкле фронтовик язучы Габдрахман Әпсвләмовның иҗат мирасын туплауга аны киң катлау укучы ларга җиткерүгә, хатларын һәм замандашларының хатирәләрен җыеп алуга бөтен иҗатын бергә туплап өйрәнүгә, әсәрләренең тулы басмасын чыгаруга ныклап керешә алмыйбыз Безнең фикеребезчә. Габдрахман Әпсаләмовның музеен булдыру турында Д« ныклап уйланырга кирәктер Без моңа ни кадәр иртәрәк керешсәк шуның кадәр файдалырак булыр, дип уйлыйсы килә