Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Нури Арсланов

Яшьлегемә кайтып «Гласность» турында Сез «Гласность» дисез, ул әйбергә Күптән хезмәт итеп киләм мин. Моның белән тик үземне бер дә Күрәзәче итеп кинәнмим. Ул бит күптән — яшерен-батырын түгел, һәркемгә дә ачык, бик хак эш. Ә хаклыкны һәр вөҗданлы күңел Күрсәтсен һәм күрсен шул килеш. Ришвәт, ялган... Сарык туны кигән Бүреләрнең йөзе ачылсын. Масаюдан башы күккә тигән Түрәләрнең туе басылсын! 1 Арт аягына басу Ялтяру - кинәт бер яккя борылу. Автор. Нури АРСЛАНОВ (/V/’> -шамирь. , санлы •Моңсир>. 'Ыглем "'‘м’ " " ТЛССРның I Тукай исгмешЪке Д-<\ ' *“*“ Кызыксынып карыйм үземә инде, Кайтам да бер егет чакларга: Өзәнгеләр каешы өзелә иде Без атларда алышып чапканда! Бик күп булды күңел атын каулап Тезгеннәрне юкка бушату: Ошарлыкны ошатмыйча, сайлан, Ошамастай эшне ошату. Кемдер тыйган, кемдер акыл биргән... Ә мин каршы бардым силләргә! — Әллә инде шулай кирәк микән Тар дөньяда күңеле киңнәргә? Гел кирегә суктым каршыны мин, Асау аттай тарпып, ялтарып... 1 Тик үземне гаепле дип белмим. Әйтүем дә түгел акланып. һәр ысул да аклый икән үзен Азатлыкка хадим булганда,— Авырлыклар кичерсәм дә түздем. Яшь тә түктем... күңелем тулганда. Кемнәргәдер жик тә булдым, беләм. Тик салмадым йөгән холкыма: Ялгышларым, язмышларым белән Тугры калдым газиз халкыма! Яңалык юк һич бу изге сүздә. Томаланды тик ул бер ара: Син әйт кенә чынын, карап күзгә,— Ул яңадан туды дөньяга! Тагын миләш тәлгәшләре Миләшләрем минем тәлгәш-тәлгәш, Оешканнар кызыл мәрҗәннән. Баш ияләр алар мине күргәч, Якын алар миңа бар ямьнән. Тәрәзәмнән карап көндез-кичен, Сүзсез генә нидер серләшеп, Җыр чыгара алар минем өчен... Башка таллар тора көнләшеп. Миләшләрдән кызлар колагына Ике бөртек алып тагасы!— Янсын иде алка булып кына... Кызык та син адәм баласы!— Миләшне дә, назлы кызларны да,— Яратканга бөтен хәятны,— Гел төшәсең бәхет тозагына. Бүтәннәргә әллә бу ятмы? Ят түгел! Бар тормыш кадерен белеп Яшәүчеләр, Хәйям шикелле: Аларга җир җәннәт булган кебек, Алар белән җир дә сөйкемле. Хәзинә Кәгазе ак, каләме дә шома; Эзләр салып акка, шомага Шагыйрь канын кара итеп сыга,— Йөрәгеннән шигырь чыгара. Язарына азык ил бирәсе. Ни теләсә — шул бар тирәдә! Дөрес, ләкин күңел хәзинәсе Кабырчыкта, төптә — тирәндә. Бер муенса өчен упкыннарга Йөз мәртәбә кирәк чумарга: Тезеп калыйм мин дә, дим, дәрт барда, Тынгы белми җаным шуңарга. Хәзинәне диңгезләрдән алып Җиткерим дим һәрбер кешегә: Торсын иде чордаш хәйран калып Фидакарь чын сәнгать эшенә!.. Язмыштан узмыш юк Хәят белеп тора: Яшьләр күреп тора, Картлар үлеп тора. Язмыш көлеп тора... Күңел Якут балкый, алтын чыңлап тора Көзге миләшләрдә,— һәр көз шулай купшыланган була Миләш — көләчләргә: «Башкалардан безнең гомер озын, Син дә шундый ич,— ди,— көрлеге Без әле,— ди,— кыш килгәч тә кызыл, Бул син безгә иш,— ди. Иш тә булам, биш тә итәм төсле Кыска бер гомерне: Хәятымны шулай итә көчле Күңелнең көрлеге. Гомер ул — бер атна. Яшьлек тик бер чакма... Мәңгелек хәятка Искермеш-тузмыш юк! Тик ул да карусыз: Картларга дарусыз, Яшьләргә калусыз. Язмыштан узмыш юк... Юксынам Йолдыз булып күктән бакмый икән Бер атылса гомер ук сыман: Китек күңел урын тапмый икән,— Мин бит сине, Сибгат, юксынам... Бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек, Табигатьләр терле булса да. Дуслыкны да, хәер, көчәйтмәдек Булсак та бик уйдаш, дустанә. «Талантлылар белә, дия идең. Үзләрендә талант барлыгын!» Белә идең, киң булса да илең. Хисләр өчен дөнья тарлыгын. Тар дөньяда киң күнелле булып Яши алса кеше — үлемсез! Синең белән торган икән тулып Безнең оя! Синсез — күңелсез... Кайда син, әй замандашым минем* Кочакларга әзер колачлар Кордаш булган өчен дияр идем. Күп китте бит инде кордашлар. Ятимлектә булмый күңелләр хуш. Сагышлардан чара юк сыман. Арабыздан киттең, урынын буш. Шагыйрь, сине мин бик юксынам... Алыштырмыйм Һич каушамый китәм тыныч юлга,— Кунак булып килгәч кайту бар1 Фәкать каушыйм сездән аерылуга. Камап алыр төсле кайгылар... Шул ук Нури инде мин. элекке. Үзгәргәнсең дими беркем дә: Алыштырмыйм сезсез мәңгелекне Сезнең белән булган бер көнгә! Өмет илһам түгел Телдән калдым әле бу арада,— Шигырь чыксын ник бер кәлимә... Алҗып иөрим Переделкинода . Кем күз салсын минем хәлемә?! Илһамы да йөри әллә кайда, Күренгәли иде кайчакта,— Мин толпардан әверелдем бер таша. Ул әйләнде тәмам качакка... Япа-ялгызмыни инде дисәм. Калган икән өмет иптәшкә; Вәгъдә итә әллә ниләр исәр. Өнди бер дә аһ-ваһ итмәскә: 1 2 1 Кайту кайтыш казакъча үлемне аңлата 2 Переделкино - азучыларның Маскаң анындагы — Минем белән генә яшә,— ди,— гел. Буламмы соң аңа мөкиббән! Ни әйтсәң дә өмет илһам түгел, Чыгамыни шигырь өметтән!.. Яшәү тарихы Кеше туды: гомере аның Акты Су төсле. Җәйде җилкән канатларын, Җил булып исте. Борынгыда кешене — Уттан. Судан. Җилдән. Җирдән яралган дип уйлаганнар. Көрәште — Утларда янды, Көлләргә калды... Мәрхәмәтле Җир кызганды — Куйнына алды. Нәтиҗә бер Гамьсезлектә яшьлек хозур таба: Тирәсендә ише-дуслары. Ә картлыкта күңел ятим кала, Йола итә язмыш кушканны... Тинтәк язмыш һәркем ишеген кага, Булмый аны тыеп, үзгәртеп: Яшьләр — белмәгәнгә каушап кала, Ә без — белә торып, күзәтеп. Исең КИТМИ Гел пышылдый, нидер сөйли диңгез Диңгез — диңгез инде, тынмый-нитми, Аңлыйбызмы берәр нәрсә без? Уф та итми... газап чиксәң дә,— Хикмәтме ул, ниме? һич белмибез, Синең дә бит шулай, исең китми Тыңласак та бирелеп гәрчә без. Бер дә минем исем киткәнгә... Кил син миңа Иртә дә кил миңа, кич тә кил син, Көндәгедәй бәхет алып кил. Мин тау икән — син бит тау ишәр сил, Җилкән икән — әйдәр көчле җил. Күргән саен миңа өр-яңа син! Сиңа карап мин дә яңарам. Курмәсәм дә, хәер, тоеп яшим, Рухың белән кабат яралам. Син Ләйлә, мин Мәҗнүн, якты көнем, Мин бакчачы, син бер гөл сыман: Күргән саен күтәрелә күңелем Синнән алган шигъри тылсымнан. Ник карадың икән Ник карадың, сылу, каш астыннан. Белсәң иде бу ни икәнен: Керфекләрең бәхет угы сыман Йөрәгемә килеп тигәнен... Карадыңмы: «Чал булса да шагыйрь. Нәрсә икән диеп уенда? Җырга дисәң алар инде маһир! Чыгармасмы минем турымда?» Шаяным, гел сезне мактап килдем — Мәхәббәтне, бәхет кошларын. Әгәр җиңсәм — сезнең белән җиңдем. Сезнең белән китте һушларым... Соклануым, януым, язуыма Сез сәбәпче, юк тиң килерлек,— Тик бер генә карап алуын да Җанга йөз ел гомер бирерлек! Гөнаһ турында Берәүләр гомер буена Гөнаһны кылалар да, Тәңресе төшкәч уена, Тотына догаларга. Котылмакчы хәйлә белән Аятьләр укып кына Сәҗдәгә китеп йөзтүбән, Идәннәр чукып кына «Ярлыка, дип, кичергүчем!» Без менә үтенмибез. Ялгыш гөнаһ кылган өчен Без бик үк үкенмибез,— Безнең гөнаһлар ялганнан. Явызлыктан тумады,— Ул иде тик җанда янган Көчле дәртләр уйнавы! Нигә итәргә ди аһ-ваһ. Ник борчырга үткәнне: Кем белгән яшьлектә гөнаһ Я савап ни икәнне?!. «Картлык — надан өчен гомер кышы. Голәмәгә — урып-җыю вакыты». Дигән Вольтер. Мин дә хуплыйм шушы Алтын көзне - җимеш җыяр чакны. Сорасалар: «Ничек казандың, дип. «Мәмлүк» атын, ерак гасырда’’ Аргы бабаң әйтер: «Йосыф та бит Колдан солтан булган Мисырда». Хәят нәрсә? Бәхет, шатлык асылда ул. Михнәтенә түзалмасаң — асыл да үл! & Кайчак шулай хәтта бик хөрмәтле Хәкимнәр дә чыга чыгырдан: Бөек дәүләт төзгән Мөхәммәтне Вольтер да бит «юкка чыгарган». III * Замандашлар ташлап китә бер-бер артлы. Ятим итә кызганмыйча Нури картны. Тик аңламыйм, язмыш озын гомер биреп Әллә дошман миңа, әллә минем яклы?.. Ялган ялганны тудыра «Сезнең эшме бу?» диделәр. Тандым: «Юк!» дидем, ялганладым. Вакыйганы бүтәннәргә сөйләп бирдем. Сорадылар: «Ә син нәрсә дидең?» Нәрсә диим: «Минем эш! дип җавап бирдем!» Шулай итеп туды яңа ялган,— Ялганларга мәҗбүр булдым оялганнан... Хәзер ике ялганым да калмый артымнан,— Нишләргә дә белмим оятымнан. Яшерен-батырыны юк Мин бәхетле булмый кем бәхетле булсын?!— Үз көнемне үзем күрәм,— көн күрсәтсәләр. Үз саулыгымны үзем саклыйм,— саклатсалар, Теңкәмә тимәсәләр. Үз аякларым белән йөрим.— таяк белән. Үз сүземне сөйлим.— «Чамалап сөйлә!» димәсәләр. III Вольтер үзенең «Фанатизм, яки Мохәммәт пәйгамбәр» дигән әсәрендә (1743) аның фәкать кире якларын гына күрсәтергә тырышып язган. Үз акылым белән эш итәм,— акыл биреп аптыратмасалар. Гел елмаям,— турсайтмасалар. Үз кайгымны кайгыртам,— кайгыртмасалар. Үз китапларымны чыгарам,— нәшриятта чыгарып торсалар. Шатланып йөрим,— йөртсәләр. Дарулар да эчәм,— башкача имли белмәсәләр. Кешеләргә тимим,—тимәсәләр (хәер, тисәләр дә) Бер дә аптырамыйм,— аптырауларга инде тәмам ту£ Яхшы кешедән дә яхшы кешем юк. яманда эшем юк! Яратам,— яратуымны яратмасалар да. Карыйм гүзәлләргә — җиңемнән тартып бик үк каратмасалар да— Алдашмасалар ышанам,— ни әйтсәләр дә. Бәхетлеләргә карап мин дә бәхетле.— бәхеттән азмасалар. Түрәләргә дә сүзем юк,— түрәләнеп юлдан язмасалар. Дошманнарны да хурламыйм,— чаттан посып атмасалар. Кайбер «тел осталарының» телләрен яратмыйм,— редакторлар яратсалар да. Елакларны кызганмыйм,— еласалар да. Гайбәтне чыңламыйм,— сөйләсәләр дә. Юлымнан туры атлыйм,— юл бирмәскә теләсәләр дә. Күп сөйләгәннәрне яратмыйм,— күп белсәләр дә: Фикерең аран булсын, телең саран булсын! Күрмим, — арттан шымчылар сөйрәлсәләр дә. Ишетмим.— берәүләр хурлап сөйләсәләр дә Баш имәдем — июемне теләсәләр дә. Тик берәү алдында гына мин баш иям. Ул — минем мәңге бакый Иям! Ул — минем туган халкым! Шулай булгач. Мин бәхетле булмый кем бәхетле булсын ди тагын! /адб -1987 Ренат Харис Уйларымны ихлас килеш сүзгә саласым килә — башлап язучы яшь шагыйрь булып каласым килә, илле яшемә җиткәч тә, алтмышымны үткәч тә, котылгысыз куркыныч көч басканда да үкчәгә... Бу сүзләрем көнгә ярау булып тоелыр кемгәдер. Бәлки... Ләкин көннән өстен шагыйрь җирдә меңгә бер! Башлап язучы яшь шагыйрь нәкъ менә шул исәптә — теленә килгәнне әйтеп, гасырларны кисәтә... Гаеп кояшта... Кичә аяклар җирдә иделәр... Без салган эздән ямьсез көн шыткан... Бүген аяклар җиргә тимиләр — Заман якадан йомарлап тоткан, күтәргән күккә, караган күзгә... Салырмы суга, бәрерме ташка?. Ә бездән чәчри кичәге сүзләр: гаеп кояшта... Гаеп кояшта... Берсенә дә... Яңа Заман килә... Килә җәя җәеп... Күзебезгә терәп ата бик күп гаеп. Урамнарда йөри күпме тере мәет! Берсенә дә чыкканы юк моңлы бәет, берсенә дә!.. Ренат ХАРИС (1941) — шагыйрь. соңгы елларда тагар һәм рус телләрендә чыккан •Гүзәл гәмбәз». -Ант суы-. ‘Покатился мой клубок» (‘Советский писатель»). ‘Присядь к очагу моему» (‘Современник». М.) һәм башка китаплар авторы Казанда яши. Үзгәрәбез Үзгәрәбез... Әйе, үзгәрәбез... Үзгәрешләр шушы бүгенгә: уйга ирек бирдек — ул сугыша, телгә ирек бирдек — сүгенә, каргый, әрли, вөҗданына тибә, чәнчи, сүтә, кисә, фаш итә... Керфекләр дә тешкә әверелде, күзләр сорый: «Кемне ашыйк, ә?..» Телебезнең кырыс һәм давыллы эчкәресе чыкты тышкары. әйтерсең лә телдә язлар үлде, җәйләр үлде — зәһәр кыш бары'.. Матур сүнәр тел читендә ауный, әйтерсең лә юллар читендә самосвалдан сибелеп калган ашлык!.. Сөйләшәбез кебек ят телдә... Җылы сүзләр күбрәк чыксын диеп киң ачылган урыс капкадан нигә әле суык шаулап ага — күңелнеңме миче якмаган?.. Ил йөгергән юлда өермәләр күп нәрсәне читкә чөерә... Ихлас сүзгә әле җылы җитми... Зинһар, илем, суык тидермә... Ачыш Гаҗәеп ачыш ясадым.. Кинәттән... Бер дә юктан... Тукай сүзендә йакут бар. йакут сүзендә Тукай! Асыл шагыйрь асыл мәгънә асрыйдыр исемендә... Тукай дисәм балкып ала асылташ хисе миндә... Ключарев Көйләренә аркау җебе итте Оренбурның дала җилләрен. Урал тавы итәгендә үскән якты, гади, горур гөлләрнең таҗларыннан тамган чыклар чынын кушып үрде аркау җепләргә, Кырлай урманнары пышылдавын аккорд итеп кушып җибәрде. һәм өстәде халык моңнарыннан берәмтекләп җыйган табышын — Идел агышының татар җире белән сөйләшүе тавышын! Илгә нинди көйләр бүләк итте!.. һәрбер көйдә гөлле, көләч рух. Ул Казанның җырлы бер символы. Александр ага Ключарев? Шомырт суыклары Шомырт чәчәге кар кебек. Әллә суык шунарданмы? Әллә агач тамырыннан кыш китәргә соңгарганмы? йорт казына гашыйк аккош аерылгандай төркеменнән. ншстмича-тыңламыйча киңәшләрен беркемнең дә тамыр төбендә калган кыш. арыганмы давыллардан?.. Ел фасылын тоткарларлык ни хикмәт бар тамырларда? Кыш кинәт исенә килгән... Чәчәк булып күккә аша... Чәчәктә, фәкать чәчәктә тамыр к\к белән тоташа. Нинди сүзләр — Нинди сүз куәтле була? — Уйга дәрман салганы. — Ә нинди сүз үткер була? — Җанны телеп алганы. — Нинди сүзләр авыр була? — Күз яшь булып тамганы. — Нинди сүзләр батыр була? — Фаш иткәне ялганны. — Нинди сүзләр салкын була? — Дөреслекне танганы. — Нинди сүзләр җылы була? — Сиңа багышланганы. — Ул сүзләрне кемнәр таба? — Шагыйрь таба... Янганы: бер саф сөю, мең хыянәт татып исән калганы!.. Аруның да була төрлесе: була сафы, була керлесе, аркада тоз булып катканы, шәүлә кебек җиргә ятканы, сынган сука кебек тынганы, хәлсез дулкын булып туңганы, керфекләргә герләр элгәне, каргыш булып канга сеңгәне, кискән имән кебек ауганы, сулыштан дым савып алганы... Аруларның була төрлесе... Аруларның була төрлесе... Арада бар берсе — серлесе: изге гөнаһлысы, яктысы, гүя сүнгән назның чаткысы, талган елмаюда калганы, бәхет булып йөздә янганы, йөрәккә аһ булып кергәне, җырга тәмле сүзләр биргәне, әйләнгәне олы табышка — « Кабатлансын!..» дигән сагышка... Аруның да була төрлесе... ft Түбәнсеткән, горурлыкны сыткан газаплар да йөрттем йөрәктә... Шул газаплар минем күзләремне күккә карамаска өйрәткән. Керфекләрем, туфрак сөрә-сөрә. бетә язган чакта ашалып, йөрәгемнән теге газапларны беравыкка алып ташладың, һәм тутырдың аңа яңа газап — һәрчак сине күрү теләге... Ә бу теләк күз нурымны минем йолдызларга илтеп терәде: утлы йолдызларга, бозлыларга... Яндым-көйдем, туңдым-өшедем... һәм мин хәзер чын бәхетнең газап икәнлеген белгән кешемен... Котылырга телим мин аңардан — риза, риза бөтен тәүлеккә... Ә ул миннән сиңа багышланган шигырьләтә генә түләтә. * Кояш бата зәңгәр тау артына. Яшел алан моңга күмелә. Сагынудан шашам бугай инде - Син кайларда хәзер? Кем белән? Күзләреңнең төпсез карасына кемнәр бата? Алар чыгамы?.. Кулда каләм. Телдә каргыш... Язмыйм... Нигә әле шулай чыдам мин! Күңелемне кара шөбһә булып талый, талый изге көнләшү. Мин чынлап та үлеп гашыйк, ахры, юктыр бугай җирдә тиңдәшем Мин шулай да яңа Фәрһад түгел, яңа Мәҗнүн, Йосыф түгелмен... Каләм очындагы кара бит мин утлы шигырь булып түгелим.. Кояш батты зәң|әр тау артына... Яшел алан моңга күмелде... Күзаллагыз, сөеклесез калып, төнгә әверелгән күңелне. Фәкать шулай гына! Еласам — хәлдән тайганчы. Көлсәм — моңсыз калганчы... Сөйсәм — үзем җан биргәнче, синең җанны алганчы!.. Көнләсәмме? — Көл булганчы... Назлатсам — эрегәнче, төсе үлгән чәчләремнең чын төсе терелгәнче'-. Ялварсам — эзең үпкәнче... Тибәрсәм чикне үтеп: гомер буе эзләсәм дә таба алмаслык итеп... Гәрәй Рәхим Туган якта (Бернинди шаярусыз) Бөек хаклык Төннәр буе елап чыгасыңмы?1 .. Саныйсыңмы һәрбер таңны да?.. Сагынуы авыр... Әмма яшерен Сагынуы авыр тагын да. Бу яшеңдә инде яшерен сөю, Күз яшьләре сыгу килешми... „.Олыгаеп беткәч йөрәк шундый Халәт алды килә-килешли: Рухларыбыз бер дә кебек, Ләкин, Алар яши ике тарафта. Мин үземчә парлы ялгыз монда, Парлы ялгыз янә син анда. Хәзер инде шундый чорга кердек — Үсеп җитте балачагалар... Без сокланган сулар бу дөньяның Тегесенә табан агалар. Безнең юллар инде кереп бара Теге дөнья түренә табан. Гәрәй РӘХИМ (1941) —шагыйрь һәм прозаик, «Вәгъдә». «Моңнарым». «Гөрләвек» һ. 6 тагар һәм рус телләрендә дөнья күргән егермегә якын шигырь, проза китаплары авторы. Ул ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Казанда яши. «Яшь камышлар арасыннан Зәңгәр күзле су карый... Болыннарда билдән печән... Яна кыргый кашкарый»... Болар берсе дә юк монда, Бары да беткән инде. Без казыган чишмәләрнең Улагы кипкән инде. Ташусыз, дулаусыз гына Килә тактичный язлар. Ак булып туып, нефтьтән Карала монда казлар. Колыннар юк — колхоз күптән Айгырлардан ваз кичкән. Кайгылар бер дә калмаган, Шатлыгы да аз икән. Сары балчык... Тузанлы юл... Көтү таптаган ярлар... Нахал оныклар үстерә Без сөйгән асыл ярлар. Акылыбыз инде менеп җитә Тәҗрибәнең үренә табан. Ә шулай да, сабый балалардай Җырлый, сыкрый, елый күңелләр... Бөек хаклык: Күңелләр бит алар Безнең кебек үк карт түгелләр. Ватан Учларымда «леп-леп» канатларын Кагып торган кызыл күбәләк — Ул — Ватаным!.. Минем илем дә бит Күбәләктәй нәфис, түгәрәк. Космостан караганда Космонат тарның Йолдызлы шәһәрендәге музейда булганнан соң. Караңгы кич белән ак таң янәшә. Ач чүл белән шау-океан янәшә. Моннан карау гаҗәп икән дөньяга — Мәскәү белән Вашингтон янәшә. Ерактан хат Анда сездә көннәр ничек тора? Мин сагынган сылу Казанда? Җавап көтмим. белеп торам инде Кара көзләрдә дә яз анда. Сулыш •Ә хәзер тирән итеп сумиыл* Тирән итеп сулый-сулый Эчтә тыннар калмый^ Ә берәүләр гомергә бер Тирән сулыш алмын Хәсән Туфан елмаюы Гомерендә бер шигырь дә язмый Гел елмаеп кына торса да — Туфан Туфан булып калыр иде. Мәңге калыр иде дөньяда. & Дәвер сыртын тунап барган ил камчысы — Кайбер шагыйрьләрнең булды илһамчысы. Шундый бер хәл Төлкеләрем күзәтәләр артымда, Бүреләрем улап тора алдымда — Тик боларны күрмәгән дә шикелле Аргамагым дулап тора җанымда. Күңел Җыр тели күңел. Иске җыр түгел, Яңа җыр тели Бу иске күңел. Агачларның яшел яфраклары — Ул аларның яшел фраклары. Иртә Күп нәрсәне мин бик иртә, яшьли таптым. Тәмәкене, шәрабларны яшьли каптым. Кырык биштә инде мин чын бабай булдым — Шунда туды кызым кызы — балдан татлым. Чама кирәк Бу дөньяда һәр нәрсәнең бер рәте бар, Күрче — җәен арба, кышын чана кирәк. Яшәү татлы... Тик шулай да җир йөзендә Күпме яшәү өчен бер чик, чама кирәк. Зиннур Мансуров Җир җимертеп яшәү Бульдозерга һәйкәл Кайсындадыр дөнья каласының кыяташка аны куйганнар. Хәйран калдым, юкса, һәйкәлләрнең әллә ниндиләрен күргән бар. Бульдозерга ничек биргәннәрдер данлау баскычының түр башын?! Кешеләргә таулар күчерешеп, каһарманлык кылган, күрәсең. Шанлылыгы мине шикләндерми — хәләл хезмәтенчә хөрмәте. Әмма... Иҗтиһатны кайчак нлаһлыкта күрә башлый корыч чор аты. Ясиннарны күпме ясатты рды пәри туен — соңгы өй туен! Такташыбыз торган ташпулатны вәхшиләрчә вәйран итүен хәтерлимсең. хаким, хәтерлнмссң мәчетләрнең... мордар китүен... З.ИНУР МЛНОГОВ 'J';'"" ’ .■ ............................. W jn В1Л ЭВН'ЛЫ аам* Дөнья йортын азлап-күпләп ничә буын җимерттек! Күңел кошы кардәшләрен җиргә күпме җим иттек. (Кысылганнан кычкыручы шүрәлене кем яклар?) Кисеп оҗмах агачларын, бастык Кызыл китаплар. һәм салават күпереннән агулыйбыз... зиратны. Халык түккән кан-яшь үчен кайтарырга җир хаклы! Шапырынмыйк, шагыйрькәем — «чыктан куркыр чак» җиткән. Мескен кошлар оя кора, үреп тимер чыбыктан. Язып кына файда килмәс язган чакта җир-көннән... Ниргәләрне суырабыз фани дөнья йортыннан. Яэҗүҗ-мәэҗүҗ безнең кулдан тора һаман җим көтеп. — Хәлләр ничек, җирдәш туган? — Яшәп яту җимертеп!.. Әлегә... ЛаКМ Әйләнмә урындык Нигә шуны кеше кулы ясамаган борын ук?! Сынап сыйлый, сынап сайлый әйләнмәле урындык. Түмәреңдә тамырланган эшкуармы? Яшьме син? Әйләнчеккә әйләндерә әйләнүчән башлысын. Кыска юлны әйләнечкә әйләндерә кем диген? Хәтта халык башын бутый кечтек кенә «кендег»ең... Башкайларны әйләндерә урынбиләр әйдәүче. Әйлешәйле яшәүләрнең хакыйкате әй ачы!.. «Кресло... дөнья... кендек!...»— диеп, уйлаучылар да була; әйләнәли әйлән-бәйлән уйнаучылар табыла. Мөритләре майлаштыргач Җирнең шушы «күчәр»ен, узаманнар узынадыр сизеп илаһ көч барын. Бәдәл Инде бездә күптән бетте бугай кеше өчен хаҗга барулар. Башка төрле уйлап баккан чакта, бәдәлчелек әле бар ул, бар. Яклаучының була көнлекчесе, илаһ эшкуарның бар колы. Фаворитлар данга адарына бәдәлчедәй бәндә аркылы. Күңелләрен изге ялганнарга күнектергән затка аз болар!.. Кеше өчен нотык кына түгел, булды хәтта китап язулар. Чүпрәк ашап туймас бозау төсле, күндәмнәре һаман кул ялый. Башка кеше кылган гөнаһ өчен хәтта утырулар булгалый. Штрафнойга китте шагыйребез1 бронь сатып алган зат өчен... Мәккәсенә болай баручыны хаҗи диеп ничек атыйсың?! Мондый чакта күпме тора икән савап җыюларның әҗере? Фидаилар өчен фидакарьлек күрсәтергә бармы әзере?.. Бәдәлчеләр... Хәзер бюрократлык битлегендә яши шул алар. Башкаларның басып башларына, пәйгамбәрлек итмәк булалар. Канәгатьлек белән кылтаялар: «Бирешергә әле исәп юк...» Бәдәлчелек бездә бетмәячәк, күрсәтелгән чакта ишәклек. Репрессиягә дучар ителгән Фатих Кәримнең сугышка китүе күздә тотыла. Автор Бульдозердай вандал булдыклыга өлгер генә, кешем, эш биреп. Башбаштаклык безнең башыбызны төшермәсен җирдән эшереп. Хөрмәтләүгә лаек хезмәтләрен танымадым түгел һич кенә. Утырттырмыйк аны узындырып хәтер хәрабәсе өстенә. Әйләнчеккә әйләнгәнне айнытырга ырым юк... Сынап сайлый, сынап сайлый әйләнмәле урындык. ...Түнтәрелгән түрәләргә тәкъдим итмим... төп башын. Хәер, анда Җирең белән әйләнгәнне тоясың. ...Берлиннарны алган оаһадирлар «Халкын өчен бөтен изге эшне бердәм әйтте шундый сүз миңа башкарырга язсын үзеңә!..» «Кем сукты?» уены Дискотека белән дуслашкачтын. яшьләр сине, ахры, онытты. Өлкәннәрнең исә йөрәкләре өзгәләнә кайчак: «Кем сукты?» Уйламыйча хәзер уйнамыйлар, бераз башкачарак алым да. Сугучысы сиңа сулагайлап сылый алмый халык алдында. «Кем сукты?» Каһкаһәле ымны кыйналучы йөрәк үзе генә ишетә. Сволочьлар сугу сәнгатенең серен яхшы белеп эш итә. Сугучылар өрәк сурәтендә биешәләр чыгып алдыңа. Этлекләрен типик битлекләргә төрүчене танып кал димә. Елатырлык итеп елмаялар мәркәздәге мәшһүр мимнарча. Игезәктәй охшаш йөзләреннән, күрәм. кешелекле «Мин!» кача. Кайтаваздай һаман кабатлана кара донос кебек «Кем сукты?» Сиздермичә арттан сугулары йөрәкләрне ай-яй йончытты! • Кем сукты?»га җавап эзләгәндәй эзәрлекли авыр уй мине: зыялылар күбрәк оештыра «культурасыз» мондый уенны. «Кем сукты?..» Суга бирсен, әйдә, сут бирсен, әгәр булса безне җинәр җан. Яхшылыкның an-ак фәрештәсен бәреп төшертмәбез иңнәрдән! Чәч Сөйләмәскә иде исәпләрем, искә төште менә тагын да. Әти картның, кайтып, чәчен алдым үлем көтеп яткан чагында. Никрутларча тели алдырырга — үзе. элеккечә, җор тагы. «Менә шулай,— ди ул.— менә шулай тузып бетә гомер йомгагы...» Бүген язмыш хет бер генә тапкыр сыйпап алса иде чал баштан! Чуалышып беткән чәчләренә еллар җиле кереп адашкан. Белештерми торган чәчтараштай ике учма кистем як-яктан. алу Беренчесен бабам үтерелү, икенчесен... сугыш агарткан. Чәчләренең тонык яктысында күрәм кара еллар шәүләсен... Минем иңнәр тотып тора алмас дөнья белән тулы чал башын. ...Ачылышып китте тәрәзәләр — зәһәрләнеп, ахры, җил бәргән. Соңгы тапкыр чәчен сыйпар өчен әллә аны язмыш җибәргән?!— Дөньядагы бөтен бәйләнешен инде өзә барган чагында... Сөйләмәскә иде исәпләрем, искә төште менә тагын да.