Логотип Казан Утлары
Хикәят

МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ

«Хәбәр снйләүчелар яә ;*сәп күчерүчеләр т. ай рииачть - Ь> • «».»■ >әф- •,* ■* «»чч - м •»< • - ә татар телендә урта гасырлар проза* м әсәрләреннән то глг >н Г» . • .*., .-a i *ык каны юк «Әдәбият тарихы» «йр-*иучг галимн«р тзряфым»-*................ «”* җхебгтнен горле интаптанә 1Әр< > арсак арында *>ты«1ма *. . .. • ■■■ ».. чнм * әс әр тәр табылды Аларими «кайбер *ә(м >фыйк һ.ттини тарафымнан >••* , . . . .. **4.11.0* Мнхәммәдрәхим ү ie чыгышы бел.HI Татарсптннын «ән-pi- •• , ••• - I «*.*«*.., *••« ие кешесе XVIII ймдә бу авылда җамлыклы мәдрәсә болгап. аым у* ымммвыы «уреыгкде кешеләре укыган һәм укыткан Мпхәммәлрәхнм әле*> ж«*-итыхиы • Т «<>ыл г >С« р им ы. Тара няи-ндә бараба т «тарлары арасынтә амы'эо ча* « '• ■ * \«ы* • •• < сбгр игыиа пинит Н1МЫШ аиалләрг ташлатаа тыр снигыты Ла *■ он Ibiu а |Чк-•» «әнктит христианлаштыру сәисәтс нәтилсәехндә «арглгя кнтәри мә*.б^р в». «имм ә.«лә 1771 I,,”. . и.ip I.ни Һр.. i..Hio*.ip eyruiiiM • I • ьло.ры-т .*•*. тэфлети . фаза квчшй авт кәнме ни тени булчмын Мнхәммадрәзим биме Рәфыи» > * • • ■ бг» • катлау ты нтмышлы шушы кыйымәт.н «ләбн идкарьн« *р •, мгм • ■ , ■ •.-«•..*•..* «г күбрәк бутын Күремент! татар атучы* ы ‘тач гатчме l‘« * ♦ • •* и ««а - • \ • исемле 1Д.тбн тарихи •иних,*.< е тяасендә »’гСчр; *. г ЖЫМК1И **'ij акыауа • X « ' ларыбыз ядкарьләрен • аклауда бс«мен Ител буе моселмаинары**.! * * әт д** • . * .< • • « • митпшры гайрәтлерәк* дигән сукуәр а>ын калдыртан Татый - ■•*•«. ... и .« чын* ( сГнр Тамырлары бн* ,нр ■•*i • «> •* •■■ оч тх*р*н *1ӘУ..ч-.. . . . . . .. .,i..r ■ т .■бнитларынын очраш*, аркл-* н» ,J бинтларның һәр нтгее дә фарсы таҗик адәбнитыкыи барак >тн .*• *.•■..*«* •»-;*««* Фарсы таҗик әдтбннты исә ут чиратымда, гарәп, һинд т * ... ә ллбыат тарына ы< булта уртак сыйфатларны берләштергән, баеган »“• xlraa Мнхәмтаәдрахим бу кулъахма китапка млык арасында йыргэм бер**» * > ф.ң«ы җыешты гыниаи ип кызыклы әсәрләрме сайдан туплаган Хиаәнтл.тр иректе р-н»- нгтә тәрҗемәләш ГОН> кайбер урыннар типтереп клпырылы». хаАЛср *рындл , о-* .. *р җдәм*.*әр кертел».ш Ьашк*1 чит телдәге әдәбият тардан сшасст алу . . ■* и>. гиде Алар килделәр, кабул иттеләр Фәррухшад хаҗипларны кадерләде, падишаһның сәламәтлеген сорады Ха җип әйтте Хак ярдәмендә сәламәттер Ләкин бер сөекле углы бар иде. вафат булды. диде Фәррухшад күңелсезләнде Нинди үкенеч! Монда килмәгән яраган булган икән. диде Хаҗнп. кире кайтып, шаһ янына барды Фәрручшаднын матурлы гын. камил акылын һәм гыйлемлеген сөйләде исә, падишаһка әсәр итте Менә гаң атты Бу якта Фәррухшад Казани шаһы тарафына йөрде Шаһ та иярченнәре белән сарай капкасыннан тышка чыгын каршылады, хөрмәтләп сарайга китерде. Тәхет өстендә түшкәтүш утырдылар, бер берсенә матур сүзләр сөйләп, күңелләре хуш булды Боерды, табын хәтерләделәр, ашау эчүдән соң шаһ әйтте Әй углым' Күңел юаткыч сүзең белән матәмнән чыгу кирәк тер. дип. матәм киемнәрен салды. бизәкле нәфис күлмәк киемнәр киде 5 И|к бөтен гөнаһлы теләк ләрдән нәфесен юмыйча, мәгьбүден күрк ч. диде Бәс. Фәррухруз Hisiii.i UK ГОРДЫ 1нереклх.>ммл пәйгямбәрнен жиабәсе икенче хәлиф сын, моның кебек кирәкмәс сүзләр сөйлисең. Әгәр йөз ел ирсез булсам да, йөзеңә карамасмын,— диде Торды, китеп барды. Мөхтәсиб аның артыннан сүгенеп калды: — Бар, эткә бул, мең динарны кем бушка бирер икән!— диде. Ул хатый мең хурлык белән өенә кайтты, иренә әйтте: — Файда юк,— диде. Оста әйтте: — Мөхтәсиб янында да эш уңмагач, кайда гына уңар? Ни чара табарга?— дип, уйга калды Хатынына әйтте — Тор. казыйга бар. «Арабызда шундый-шундый эшләр бар» диген, минем исемемнән догалар укы. минем хакымны алып бирсен иде. Хатын торды, казыйга китте. Маҗараларны сөйләде. Казый, хатынның чибәрлеген күреп, гашыйк булды, матурлык чылбыры белән күңеле богауланды. Әйтте: И көмеш тәнле! Әманәтеңне алып бирәм, әмма кулыңны муеныма сал, тагын шулкадәр динар бирәм,— диде. Хатынның бу сүзләргә күңеле кырылды, әйтте: — Син мөселманнарның казые түгелме? Син мөселманнарның хатынына ни өчен тәмгы 1 итәсең?!— диде Казый, моны ишеткәч, хатынны сүкте, хакарәтләп 14 15 яныннан сөрде. Хатын, өметсезлеккә төшеп, өенә кайтты Оста, ишеткәч, кайгыда калды Әйтте: — Тор, инде шнхнә16 катына бар, бәлки эшебезне ул башкарып чыгар,— диде. Хатын торды, шихнәгә барды, хәлен белдерде. Шихнәнең дә күңелендә фетнәләр кайнады, әйтте: — И талларның зифасы! Мирабтан мең динар алу ансат эш, тагын да өстәп мең динар бирәм, шул шарт белән: сине бәгъремә басып, янымда бераз вакыт булсаң,— диде. Хатын әйтте: — Мин сиңа залимнең кулыннан елап киләм, ә син гыйшык уены тәкъдим итәсең. Бу эшне Хак тәгалә хуш күрерме, бу син кылган эш нинди мөселманлык булсын!— диде Торды, чыгып китте. Хатын өенә кайтты, остага бу хәлне белдерде. Оста әйтте: Ни кылмак кирәк? Ходаның салганына чара юк,—диде. Күп уйлардан соң, әйтте: - Бу заманга кадәр шәһәр вәлиенең « хезмәтләрен күп башкардым, күп кирәкярагым аның сәбәбеннән хасил булды Аның янына бар, хәлебезне аңлатып бир, шаять файдасы тияр,— диде. Хатын торды, вәли катына барды, хәлләрен әйтеп бирде Хатынны күргәч, вәлинең дә гыйшкы тибрәнде Әйтте: — Бу хезмәтеңне башкарам һәм акчаңны мирабтан алып бирәм, әмма дә ләкин останы ташлап кит, безгә кил, кичке бакчамның гөле бул,— диде. Хатын, хурланып, бәгыре көеп, өенә кайтты. Әйтте: — И тереклегемнең яктысы! Бу халыкта мөселманлык 'беткәндер, һичкемнән безгә рәхим юк Алла ул залим динсезләргә җәзасын биреп, бу дөньяда һәм ахирәттә оятка калдырсын иде,— дип озак зарланып утырды Бу сүзләрне ишетеп, останың түземлеге калмады, йөзен күккә тотып әйтте: — И бер Хода! Йа, бичараларга ярдәм күрсәтүче! Өметебез өзелеп, күңелебез төште,—дип мөнәҗәтләр укыды. Аннан соң бу хатын үз акылы белән бер фикергә килде. Әйтте: 14Тәмгы — теләк 15 Хакарәтләү — хурлау Шнхнә — полиция башлыгы ’ Вәлн — шәһәр башлыгы, мэр — Бу оятсызларга бер эш кылмыйча, бушка үткәрсәм, адәм булып та йөрмим,— дип шарт куйды — Әгәр боларны шул килеш калдырсам, боларнын җәберләре күпләргә төшәр, дөньяны бозарлар.— диде Өеннән чыгып, агач кибетенә барды Балта остасына әйтте — Мина бер сандык кирәк иде. дүрт бүлеме булсын, һәр бүлеме берәр кеше сыярлык булсын һәрберсенең аерым капкачы булсын Кадак ♦ белән ныклап беркет, фәлән көнгә ясап бетер,—дип. акчасын биреп кит- » те. ж Балта остасы сандык ясауга мәшгуль булды, вәгъдә көненә хәзер- * ләп. сандыкны китерде. Хатын сандыкны алды, бер җирдә урнаштырды 2 Үзе өенә керде, киенеп-ясанып, алтын-көмешләр белән бизәнде > Хушбуйлар сибеп, шундый чибәр булды ки. ничә Йосыф күрсә дә. чәч < тозагына төшәр иде Үзе белән бер җарияне алып, мирабнын өенә керде, i Мираб, хатынны күргәч, каршына чыкты Хатын көлеп, наз белән сә- • лам бирде, тартынмыйча йөзен ачты, назлы рәвештә чытлыкланды Мирабнын. моны күреп, җаны чыга язды Чибәр әйтте. — И җаным' Ул сиңа күрсәткән тупаслыгым өчен әле дә борчылам Миңа синен түбәнчелекле колың булу кирәк иде Шуның өчен шушы вәгъдә белән иртәгә иртүк таң вакытында үз яныма чакырам, хезмәт шартын җиренә җиткерәм. - диде Барып, кулын үпте, үз кулларын мирабнын муенына салып, йөзеннән һәм күзләреннән үпте Тагын әйтте. — Нәрсәм бар исә синекедер,— диде Мирабнын сабыры-чыда- мы калмады, ихтыярсыз, хатыннын аягына төште Хатын вәгъдә кушты. Аннан китте, мөхтәсиб янына барды Үзен күрсәтте, әйтте — И күңелемнең рәхәте’ Ул көн яныннан киткәннән бирле үке- нәм. җаным синен мәхәббәтенә дучар булды Мин. уйламыйча, яман эш кылдым, шуңа үкенеп, күземә йокы керми Синен кебекнен мина күңеле төшсә, мин кире каксам — яхшы түгелдер Инде болай итик иртәгә иртә белән яныма кил, бергәләп сөйләшик.— диде Аннан килеп мөхтәсибне үбеп алды Аннан хатын казыйга барды Хөрмәт күрсәтеп, сүзләрен әйтте — Яхшылык синнән булсын — көннен яртысында безнең йортка кил Ул көнге сүзләремне күңелеңнән чыгар, ихтыярсыз ычкынды, шул вакыттан бирле үкенәмен.— диде Бу сүзләрне ишетеп, казый да казага дучар булды Аннан хатын торды, шнхнә катына барды Әйтте И күзем нуры вә күңелем җимеше' Катыңнан киткәннән бирле, кич йокы, көндез рәхәт булмады Инде үтенечем будыр тан белән көн тоташкан вакытта безнең өебезгә барсаң, мине гамь-кайгыдан чыгарсаң, мин синең кебек ай йөзле белән бер ястыкта баш куйсам, бу дөньяда үкенечем калмас иде. - диде Шихнә. бу сүзләрне ишетеп, ул көн ни утыра, ни тора белмәде, өметләнүдән чыдамы калмады Хатын торды, вәлн катына барды, үзен күрсәтте Вәли бу хәлне күргәч. өй сараен ташлап чыгып китәрлек дәрәҗәгә җитте Әйтте И чибәр! Әгәр син бераз вакыт янымда булсаң, җаным малым синең юлыңа фида булсын, диде Өметләнеп, бәла тозагына бәй ләнде Аннан хатын өенә кайтты Ширбәтләр һәм нигъмәтләр хәзерләде Ә эчендә нсә фетнәләр кайнады Ул кичә мнраб. мөхтәсиб. казый, шихнә һәм вәли — һәрберсе хыял ланып яттылар Әмма бер берләреннән хәбәрләре юк иде Тан атты Мнраб чиста, матур киемнәр киде, хушбуйлар сибенде, үзе белән йөз динар кызыл алтын алды, останың өенә барды Капкага килде, хатын әзер иде. ризык һәм шәрабләр белән каршы чыгып алды Эчкә кергеэде. үпте һәм кочты Мнраб. бу назларны күргәч, билендәге йөз динарны хатынга бирде Хатын алды, мирабны үз бүлмәсенә кертте Ашадылар. эчтеләр Аннан хатын әйтте - И ходавәндә! Киемеңне салып, билбавыңны чишеп, иркенләп утыр, ашыкма, бу көн зәвык көнедер.— Диде. Мираб сөенде, киемнәрен салды, ашап-эчеп, иркенләп утырды. Шул вакытта кинәт капка шакыдылар Хатын алдан әйтеп куйганча, моны хезмәтче кыз шакыган иде. Хатын: — Ул кем?— диде. Жария әйтте: — Карендәшегездер, капкада тора, ни боерасыз?— диде. Хатын ми- рабка әйтте: - И күңелемнең рәхәте! Син утыр. Чыгып күрим, сөйләшим, аннан соң сафалар сөрербез,— диде. Хатын торып, башка бүлмәгә чыгып, шунда утырды Шул вакыт мөхтәсиб килеп капка какты Ачтылар Хатын эчкә кертте, хөрмәт итте, үпте-кочты Мөхтәсибнең кулын алды, урынга утыртты. Мөхтәсибнең бик күңеле булды, алтын китергән иде — хатынга бирде. Аннан чибәр әйтте: — Син киемнәреңне салып, иркенләп утыр,— диде. Мөхтәсиб. ятарга дип. җиләнен салды. Хатын әйтте: И әфәндем, син ята тор, мин тиз генә чыгып керәм, - диде. Мөхтәсиб сөенде, йокы бүлмәсенә керде, ятты «Хәзер чибәркәй килә» дигән өметтә иде. Хатын бераз торды Шул вакыт казый килеп җитте. Хатын мөхтәсиб янына керде, казыйның килгәнен хәбәр бирде. Мөхтәсиб: — Монда ни өчен килгән?— диде. Хатын: Иремнең якын кешесе, аның белән сөйләшергә килгәндер,— диде. Мөхтәсиб курыкты — Мин кая барыйм?— диде. Хатын әйтте: — Тор, бу сандыкка кер, бераз утырып тор, казый киткәч, эшебездә булырбыз.— диде. Сандыкның бер бүлеменә кертте, тышыннан бикләде. Аннан боерды, капканы ачтылар, казыйны ишек алдына керттеләр. Хатын аның каршына килде, сәламләште, кече күңеллелек күрсәтеп, казыйны үпте-кочты Казый, сөенеп, билбавыннан ике йөз алтын чыгарып. хатынга бирде. Хатын тиз генә табын хәзерләде, ашадылар-эчтеләр, күңелле сүзләр сөйләштеләр. Ашап-эчеп туйгач, казый әйтте: И күңелем рәхәте! Тиз торып түшәккә керик,— диде. Хатын әйтте: Бик урынлы әйттең, син кереп ята тор, мин әзерләнеп киләм,— диде Казый, өс киемнәрен салып, ялангач булып, түшәккә керде. Хатын бераз торды Ул арада шихнә килеп капка какты Хатын әйтте: — Кем син? Шихнә үзен белдерде Казый бу таныш тавышны ишеткәч курыкты: — Мине бер җиргә яшер! — диде Хатын әйтте: — Ярый, менә бу сандыкка кереп тор. Шихнә киткәч, теләгәнебезне эшләрбез,— диде. Казый куркуыннан тиз генә сандыкка керде, хатын шунда ук бикләп куйды. Аннары барып капканы ачты Шихнә керде, өстендә — затлы озын тун. башында — чалма, биленә алтын билбау бәйләгән Хатын аның каршына барды, кулын муенына салды, үпте һәм кочты, кече күңеллелек күрсәтте Шихнә бу кыланышларны күргәч: «Бу назлы мине шулкадәр сөя икән»,— дип фикер кылды, өстенә бер яулык вак акча сипте. Хатын аны бүлмәгә алып керде, түшәк янына утыртты. Шихнә хыялга чумып утырды. Ашадылар- эчтеләр. Чибәркәй әйтте: - И күзем яктысы вә күңелем җимеше! Түшәккә керик, күңелебезне күрик1 Шихнә тиз генә тунын, билбавын һәм кыйммәт бәяле киемнәрен салып, йокы бүлмәсенә керде, «Кайчан килер?» дип, көтеп ятты. Хатын тагын бераз торды, ул арада тыштан капка кактылар Хатын кем икәнен сорады, шәһәр башлыгы үзенең килгәнен белдерде. Шәһәр башлыгы белән дуслыгы юк иде. шуңа күрә. аның авазын ишеткәч, шихнә бик курыкты, түшәктән сикереп торды, үзен эзләп килгән дип санады «Ах. нинди үкенеч, ни эшлим?’» диде Хатын әйтте: Кайгырма Иремнең дусты ул. һәрвакыт чәл сорарга кнлә. бераз утыргач китәр, аннан сон рәхәт кичәрбез.— диде - Әмма син бу сандыкка кереп тор. диде Шихнә. ялангач килеш, сандыкка кереп ятты, хатын сандыкны бикләп куйды Хатын вәлинең каршысына чыгып, йөз-күзеннән үбеп, шулкадәр наз күрсәтте ки вәли бөтен дөньясын онытты Хисапсыз алтын китергән иде. барысын да хатын алдына сипте Хатын, кулыннан алып, бүлмәгә алып керде, ашадылар-эчтеләр. Хатын әйтте И шәһәребезнең башы1 Мине көттердең, зар-интизар иттең. Бераз сафалар сөреп, зәвыклар кылу кирәк Гыйшкым сиңа артканнан арта бара Йокы бүлмәсенә керик, түземем калмады, киемнәреңне сал инде, диде Вәли торды, «мине гаҗәп нык сөя икән» дип. бозык хыял белән өстен салып, ялангач калып түшәккә керде Көтмәгәндә кап каны шакылдаттылар Бу үз хезмәтчесе каккан иде Хатын кем икәнен сорады, Хезмәтче Кәрендәшләрегездер. диде Хатын вәлнгә әйтте И бакчамның гөле' Карендәшем килгән икән, диде Вәли әйтте Ах. мин нәрсә эшлим?' диде Хатын әйтте: Мин бер-ике сүз сөйләшеп килгәнче бу сандыкка кереп тор саң ничек булыр икән? - диде Вәли, «яхшы булыр» дип. торып, ялан гач көенчә сандыкка кереп ятты Хатын тиз генә бикләп кунды, шуның белән сандыкның эше тәмам булды Хатын торды, мнраб янына барды Әйтте И күземнең нуры, күңелемнең дәвасы' Карендәшләрем килгәнгә күрә, сине көтеп торырга мәҗбүр иттем, зинһар кичер, дип үтенде Синең мәхәббәтеңнән аларның сүзе колагыма да кермәде, диде Әмма инде хәзер күңел ачарбыз һәм сафалар сөрербез, диде Кулыннан алып, йокы бүлмәсенә алып керде. Мнрабның муенына кулын салды, әйтте: И күзем нуры! Минем синдә бер үтенечем бардыр, диде мирабны сандык янына алып килде. Мираб әйтте. Нинди үтенеч? Хатын әйтте Син мина әйткән идең «Үземдәге әманәтне мең динарны бирәм. тагын өстәп мең динар кушып бирәм». дип Инде китереп бир сәң икән, диде Мнрабның күңеле бик кызган иде. әйтте II сәрбагарым' Мин вәгъдәмнән кире кайтмам, синең нке мен динарыңны төп төгәл бирермен, бер динарына да хыянәт итмәм, диде Хагын әЙгге. Мнн бер гаҗиз зәгыйфь хатынмын, син бер олы кешесең, мин нэп теләгәнеңне алганнан соң каршыңда ни хөрмәтем булыр? Башта бирәсеңне бнр. диде Мнраб Әле монда янымда юк. соңыннан бирермен, дип ант эчте Хатын Бу сү зенә сандык эчендәгеләр шаһит булсынмы’ - диде Мнраб БУЛСЫН! диде Сандыкка ант итте Санлык эчендәгеләрнен дүртесе дә күңелләреннән хатынга сокландылар Нинди уйган хатын' Кара инде, нинди хәйләләр белән мнраб иы .пи иттерде, дип. бармакларын тешләренә куеп, афәрин укыдылар Аннан мнраб әйтте II күзем нуры' Ятыйк инде. диде Хатын әйтте Бик урынлы сүз. яхшы булыр, диде - Сез ята торыгы», мнн капкаларны бикләп хәзер керермен, диде Мнраб сөенде, йокы бүлмәсенә керде Хатын өйдән чыгын, хез мәтчеләрен мәхәллә халкына хәбәр бирергә җибәрде: Өебезгә карак килгән, тиз арада кешеләр җыеп килегез,- диде Үзе мираб янына керде. Әйтте: — Моннан китик, анда бер аулак җир бар. анда барыйк, кеше белмәсен, - диде. Мираб урыныннан торды Хатын: — Түшәк-ястыкны һәм юрганны алып бар.—дип бөтенесен мнрабка күтәртте Бичара мираб бу йөкләрне күтәреп, абына-сөртенә бара, хатынны янына салып кочу теләге белән хыяллана иде Шушы хәлдә хатынның күршеләре йөгерешеп килеп життеләр. мирабны карак дип уйладылар. — һай. тотыгыз, качып бара бит! — дип, таяклар һәм күсәкләр белән шулкадәр кыйнадылар, мирабнын качарга мөмкинлеге калмады, тотып бәйләделәр Хатын әйтте — Ике мең динарны кая куйдың, китер! — диде. Ул әйтте: Моннан артык нәрсә юк иде. бу сүзе яладыр. Алланың казасына очрадым.— диде. С\'зенә карап, мирабны бушаттылар. Хатын ачуланды: — Каракны ни өчен җибәрәсез? — дип. патша сараена китте. Падишаһка җитте, әйтте: — И галәмнең падишаһы! Мирабтан ике мең динар аласым бар ндс. бирми, зинһар алып бирегез,— диде Падишаһ боерды Казыйга бар! Хатын әйтте: — Казый өендә түгел Падишаһ әйтте: Мөхтәсибкә бар! Хатын әйтте: — Ул монда җибәрде,— диде. Падишаһ мирабны алып килергә кушты. Китерделәр Падишаһ әйтте: һай. тугрылыксыз мираб! Синдә бу хатынның ике мең динары бар икән Ни өчен бирмисең?— диде. Мираб әйтте: Дөрес түгел, миндә хәтта ике динары да юк. ялган сөйли,— диде, инкарь итте Падишаһ хатынга әйтте: — Шаһитың бармы? — диде. Хатын: — Әйе. бар Ат-арба бирергә боерыгыз, китерәм. диде Падишаһның ачуы килде, әйтте: Шаһит арба белән йөримени?! — диде. Хатын. Минем шаһитым арбасыз килмәс. - диде исә. падишаһ «Арба бирегез!» дип боерды Бирделәр, арба белән барып, сандыкны салып, падишаһ янына китерделәр Падишаһ бик гаҗәпләнде. Хатынга яңадан әйтте: — Бу мирабка ни дәгъваң бар? Хатын әйтте: Ике мең динарым бар. диде. Мираб яңадан моңа каршы төште. Падишаһ әйтте: — Шаһит кирәк. Хатын шунда ук сандыкка әйтте: — И сандык! Син шаһит, мирабның әйткәненә таныклык бир. югыйсә. утта көйдерермен.— диде. Сандыктан һич аваз килмәде Падишаһ әйтте: — Сандыкның теле бармыни инде, ничек ул таныклык бирсен? - диде. Хатын әйтте: Минем шаһитым бу сандыктыр һәм дә минем милкемдер. Ут китерергә боерыгыз, алан бик эреләнсә, утка салыгыз, көюдән куркып, шаять, сөйләр.— диде — Әгәр сөйли икән — хакымны алып бирегез, сөйләми икән — акчам да китсен, сандык та янсын, диде Падишаһ моны хуш күрде, «бик гаҗәп эш» диде. Аннан боерды, ут китерделәр, утын китереп, ягып җибәрделәр Сандыкны арбадан төшереп, ут өстенә куйдылар, ут кызуына түзә алмыйча, сандыктагылар әйттеләр. — Мираб икс .мен динар бирергә ант итте, без шаһитбыз, хатын рас әйтә, сүзе хактыр! — диделәр Падишаһ һәм сарай әһелләре бу хәлгә тан калдылар, шаккаттылар Бу арада хатын, санлык янына ба- * рып, бикләрен ача башлады. Сандыктагылар. бер бер артлы, ялангач = хәлдә чыга башладылар Адәм рисвае булып, оят-хурлыкка калып = тордылар Падишаһ бу күргән хәлнен ни икәнен чатыннан сорады Хатын бу хәлне башыннан ахырынача сөйләп бирде Падишаһ һәм з барча сарай әһелләре бу хатынның зиһен-табигатенә, тугрылыгы һәм i сафлыгына сокландылар, мактау сүзләрен әйттеләр. Аннан падишаһ боерды, мирабны төрмәгә салдырды, ике мен динар * ны .1 пли бирж Мөхтәсибне казый кулына. казыйны шнхнә кулына ♦ шихнәне вәли кулына бирде Бер берсенә боерып, чәч-сакалларын йолыктырды Вәлинең чәчен падишаһ үз кулы белән йолыкты, һәртөрле газаплар бирде. Дүртесен дә урыннарыннан төшерде һәм мал-әсбап- ларын алды. Хатынга зур хөрмәтләр күрсәтеп, олылап өенә җибәрде Моннан СОН, да. ул хатынны сарайга алдырып, үз якыннары арасында шул башыннан кичкәннәрне сөйләтеп, күнел ачарлар иде Ул хатын сарайның якын кешеләреннән булды, гомерен рәхәт уткәрде Вәзирләрен эткә ашатучы патша турында хикәят Хикәятләрдә шулай сөйлиләр үткән заманда бер патша бар иде Гадәте шул иде: һәр елда бер вәзирен, яманлап, этләргә ашатыр иде Патшаның бер дусты бар нде. ул әйтте «Патша ел саен бер вәзирен этләргә ашата Белмим, аның бу эшендә ни хикмәт бар нкән? Бу елда мин вәзирлек итим әле. патшаның бу эшне ни сәбәптән кылганын белермен Мөмкин булса, бу эшеннән туктатам*, диде Яңа ел вакыты җитте Патша. гаскәрен тезеп, уеннар ясәды. бүләкләр өләштерде Вәзирен этләргә ашатты Бу дусты анын янына барды, җир үпте «Бу елны вәзирлекне миңа бирүеңне үтенәм». диде. Патша әйтте «Син нинди теләк тели сең? Беләсең бит ел узгач, мин сине этләргә ташлармын Ул вакытта хәтта дуслыгыбыздан да файда булмас», диде Дусты әйтте: «Ярар, патша син, үзен белерсең». - диде Патша да рчза булды, вәзирлекне аңа бирде Ул шул кадәр вәзирлек итте ки барча халык аннан шат булды лар «Шаһ моны этләргә бирер вакытта, шаһны үтереп, вәзирне шаһ итәбез», дип сөйләштеләр Менә бер вакыт ел ахыры җитте. Шаһ якыннарын җыйды, әйтте «Мин аңа вәзир булма дип әйткән идем, үзе теләп алды, мин аны этләр!ә бирмичә куймыйм», диде Вәзир әйтте «Шаһ бу эшне надан лыгыннан, бозык күңелле булуыннан эшләр, бу һич тә ярын торган ..И, ц I ( I I In .III I И - -III I »р ХӨК( М '111.1,0.1 (Ыр Ш и Бер көнне вәзиргә хәбәр бирделәр «Өч көннән соң. патша сине этләргә бирер», диделәр Вәзир улларын янына чакырды, аларга яхшы нәсыйхәтләр әйтте, күңелләрен басты «Үз нәфсегезгә булышып, бер берегезгә яманлык »шләмәгеи мимем «учмне гынлагызэ шл< һәр берсенә үзенә тиешлесен бүлеп бирде хезмәтчеләрен азат итте Аннан улларына әйтте. «Мине этләр ашаганнан сон. сөякләремне җыен, берәр нәрсәгә гөреп. атам кабере янына күмегез». 1нде Аннан сон. өйдә у »е генә калды Хикмәт үлчәнеп кулына алын, уй лар тәлинкәсенә хәйлә чарасын куеп, бераз утырды Берничә алтын. ит һәм икмәк китерде Юлдашсыз, ялгыз гына, караңгы кичтә этләр ка раучы янына барды Капка шакыды. Эт караучы чыкты. Вәзирне күрде, аягына төшеп, сәлам бирде, хөрмәт сүзләрен әйтте «Ни хаҗәтең бар һәм ни хезмәт кирәк?»— диде. Вәзир әйтте: «Этләрне күрергә телим, капкаларын ач»,— диде Эт караучы әйтте: «Чыгып китәрләр дип куркам»,— диде. Вәзир берничә алтынны эт караучының учына салды. Икенче төнне дә, шул рәвешчә килеп, этләргә ит һәм икмәк ашатты. Өченче төнне дә шулай эшләде. Эт караучыга энҗе-җәүһәр һәм ризыклар бирде. Яңа ел көне килеп җитте. Патша бөтен якыннары белән мәйданга чыкты, яна елны игълан итте, бүләкләр өләштерде. Аннан патша боерды, чи каеш китерделәр, этләргә салу өчен, вәзирнең аяккулын бәйләделәр. Патша әйтте: «Менә, үз-үзеңә артык нык ышансаң, шулай була ул»,— диде. Вәзир әйтте: «Үтенечем бар. кабул ит»,—диде Патша: «Ни теләсәң телә, эшләрмен»,— диде. Вәзир: «Мине ташлар алдыннан этләргә ашарга бирмәсеннәр. Тагын берсе: минем сөякләремне улларым алсын, кабергә күмсеннәр»,—диде. Патша: «Үтенечләрең бик җиңел икән»,— диде. Эт караучыга боерды: «Этләрне ачыктыр, вәзирне сакла!»—диде. Кич булгач, вәзирне ялангач калдырып, этләр алдына ташладылар. Этләр, бу кешенең берничә көн ризык биргәнен исләренә төшереп, янына килделәр, яландылар, юмаландылар Вәзир уйлады: «Болар мине икмәк китерде дип саныйлар. Ялыналар, бирмәгәнемне белгәч, ачыгырлар, мине ерткаларлар Тәңрегә дога кылыйм, үлсәм, сәҗдәдә үлим»,— дип, башын сәҗдәгә куеп утырды. Этләр, икмәк һәм ит өмет итеп, бераз тордылар, бераздан сон өметләрен кисеп, һәммәсе вәзир тирәсенә елышып, башларын ал аяклары өстенә салып яттылар, иртәнгә кадәр кузгалмадылар. Таң аткач, эт караучы килде, вәзирнең сөякләрен җыям дип, капканы ачып керде, ач этләр эт караучыга ябыштылар, бичара эт караучының канлы сөякләре генә калды. Бу хәлне белделәр, патшага хәбәр бирделәр. «Вәзир сәламәт утыра, әмма эт караучыны ботарлаганнар», диделәр. Патша шул ук мизгелдә, ялан баш, ялан аяк килеш, атына атланып, ашыгып-чабып, этләр янына килде. Күрде, ишеткәне дөрес булды Түбәнчелек белән вәзирнең аягына төште, әйтте: «Тәүбә булсын, моннан соң һичкайчан моның кебек эшне эшләмәм Әмма миңа әйт: нинди хәер һәм яхшылыклар эшләдең, Хак тәгалә ничек сина моның кебек кадер-хөрмәт һәм котылу бирде, бу канечкеч этләрдән ничек котылдың?» — диде. Вәзир әйтте: «Мин әллә ни яхшылыклар эшләмәдем. Әмма шушы вакытка кадәр турылык һәм тырышлык белән сиңа хезмәт иттем, бер сәгать эшеңне калдырмадым. Ахырда шул булды: мине этләр авызына бирдең. Өч кич бу ерткыч җанварларга хезмәт иттем, бу өч кичәдә курсәткән хезмәтемнең кадерен белделәр, миңа зыян тидермәделәр. Син үзең, җиһанның олы патшасы, шул этләр кадәре дә булмадың, ничә заманлык ха- кымны сакламадың. Синнән ни көтмәк кирәк?!»— диде Бу хикәяттән мәгълүм булсын: кешенең игелеген белмәгән кешедән эт яхшырак. Шагыйрьләр әйткәннәр: Тоз-нкмәк белмәк — олы һенәрдер. Тоз-икмәк белмәгән — эттән битәрдер. Таз бакчачы турында хикәят Хәбәрләрне тапшыручылар һәм сүзләрне күчерүчеләр шулай сөйләделәр: Фарсы илендә бер мәлик бар иде Малы чиксез-чамасыз. биләгән җире очсыз кырыйсыз, ә шәһәрләре сансыз-хисапсыз иде һичбер падишаһ үз заманында аның гамәленнән тыш хәрәкәт итмәс иде Ул падишаһның бер углы бар иде. матурлыкта кояш һәм йөз күркәмлегендә ай иде. һәр төрле һөнәрдә булдыклы һәм камил, яхшылык ф белән эш итүче иде Кулъязмасы матур, язган әйберсе яхшы сыйфатлы _ иде Сугыш кораллары уйнатуда гаҗәеп оста, кара-каршы көрәштә 5 бердәнбер иде Шулай ук шаһның терәге булуы һәм тиешле әдәп сый J фатлары белән бизәлгән иде Бер көн бу егет ауга чыкты Кинәт күрде читтән килүче сәфәрче 2 ике егет бер тарафта торалар Шаһзадәне күргәч, карап күзәтеп. әйттеләр: * — Нинди тиңе юк егет! Яман күз бу егетнең чибәрлегеннән ерак ~ булсын, .III.к I ф ♦ - Әгәр бу шаһзадә кәләш эзләсә, моңа лаек кайда булыр икән? Мәгәр Йәмән шаһы кызы Фәхренниса булса гына инде, — диделәр Шул вакытта шаһзадәнең карашы ул егетләргә төште Хәрәкәтләреннән белде үзен сөйләшерләр Шунда ук хезмәтчесен җибәрде Бар, шул ике егетне өйгә илтеп кунак ит. яннарыннан китмә, мин дә шунда килермен, диде Хезмәтче барды, ул егетләрне сарайга китерде, хөрмәт һәм кадер күрсәтте Шаһзадә аудан кайтты, ул егетләрне янына чакырды, хөрмәтләп Кунак итте Әйтте Сезне мәшәкатьләдем, читтән килгән кебек күренәсез, читтән килгәннәр игътибарга лаек булалар, сый хөрмәтебездә кимчелек булса, гафу итегез Минем максатым — сезнең белән бераз дусларча сөйләшеп утыру, - диде. Бу егетләр түбәнчелек белән әйттеләр: Синең кебек падишаһтан моның кебек яхшылык гаҗәп булмас, диделәр Шаһзадә боерды, аш китерделәр, мәҗлес ясадылар, уенчылар күңелләрне юаттылар Шаһзадә бер сазны 1 кулына алды, хәрәкәткә китерде Ул егетләр таң калдылар Шаһзадә әйтте Сезгә бу көйне шуның өчен уйнадым күңелсезләнеп утырма сыннар, дидем Егетләр рәхмәт белдерделәр, шаһка әйттеләр Моның кебек мәҗлестә кайгы-хәсрәткә урын юк,— диделәр Аннан шаһзадә боерды, ике төен кием китерделәр, ул егетләргә кидер деләр Аннан, бераз вакыттан соң. шаһзадә сорады Әй егетләр! Соравым гаҗәп булмас кай җирдән сез? - диде Без Йәмән вилаятеннән киләбез, бу шәһәргә килгәнебезгә өч көн булды, диделәр Шаһзадә Әй егетләр! Бу икмәк ашау хакы өчен сездән бер нәрсә сорыйм, турысын әйтегез, диде. Алар Тыңлыйбыз һәм буйсынабыз! - дип җавап бирделәр Шаһзадә әйтте: Анда, мин капкадан чыккан чакта, мине күреп ни дип сөй ләштегез? Әйттеләр Без үз гомеребездә моның кебек һәр яктан җитешле матурны күргәнебез юк иде. тине-охшашы кем була, мәгәр Йәмән мәл игенең кызы Фәхренниса булса гына инде, дидек Шаһзадә Йәмән мәлиге кызының ниндилеген сорады Берсе әйтте Тырышлык белән танылган, язуда оста, йолдызлар гыйлемендә, киләчәкне юрауда, тоемда, нард һәм шахмат уйнауда осталыгы, зиһене бар. һәртөрле уен коралларында төрле көйләрне уйнарга оста, рәсем сәнгатенең һәртөрле ысулларын белә - диде Йөзе - ай һәм кояш, диде Шаһзадә Фәхреннисаның сыйфатларын ишетте нсә күрми га шынк булды, әмма һичкемгә белдермәде кыллы музыка коралы. Иртә торды, атасы янына барды, хезмәт итте, дога кылды. Аннан үзенең уен белдерде — Әй олуг атам! Минем күңелем теләр: бераз заман сәфәр йөреп, күңелем булса икән, дөньяны гизсәм, эшемне күрсәм икән, әгәр сезнең олуг тарафыгыздан рөхсәт булса, ярдәмегез булса икән, — диде. Падишаһ: - Бу вакыт бу нәрсә яхшы түгел Мин синсез тора алмыйм, мине ташлап кай җиргә китәсең? — диде. Шаһзадә әйтте: — Йәмән тарафына йөреп, күңелем тамаша итәргә тели. Әгәр Хак тәгалә тереклек бирсә, янә тиз арада кайтып, хезмәтегездә булыр идем,—диде. Сүзендә нык торды, теләгәнен итәргә тырышты Падишаһ күрде углы сүзендә каты тора, карышып файда булмас Боерды, сәфәр әсбабын хәзерләделәр, шаһзадәнең эшен кайгырттылар Өч йөк алтын, ун голәм '. ничәмә бәдәви атлар, хезмәткәрләр, иярченнәр белән кәрван төзеп, шәһәрдән чыгарып, ике-өч авылны узганчы озатып, саубуллашып, атасы шәһәргә кайтты Шаһзадә шатлык белән йөзен Йәмәнгә тотты, торак урыннар һәм тукталышларны үтеп. Йәмән шәһәренә барып җитте Бер зур кәрвансарайны вакытлыча файдаланырга алып торды, анда үзенең зур чатырын корды, һәр көнне шәһәрнең төрле җирләрен гизеп йөрде, садака бирү, ятимнәргә күлмәк-чапан багышлау һәм халыкка ризык өләшү, сыйлауны үзенә гадәт итте Йәмән халкы барчасы моның бу хәленә шатландылар, яхшы холкына, яхшы нигъмәтләренә һәм татлы теленә шәһәр халкы таң калды һәм афәриннәр укыды. Шаһзадә Фәхреннисага гыйшкында карарсыз иде, ләкин бу серне ачарга бер кеше дә юк иде Шаһзадә шуны гадәт итте: һәр көн базарда кибетләр алдында утырыр иде. Моңа берничә көн үтте Бер көн кинәт бер шау-шу кузгалды Мөнади 3 кычкыра башлады, әйтте: —һәр кеше иртән иртүк өеннән чыкмасын, кибеттә утырмасын, әгәр шулай булса — каны үз муенына булыр, иртән шаһ кызы базардан үтсә кирәк! - диде Шаһзадә бу хәлне белгәч, торды, өенә кайтты Фикер итте: Бик яхшы Мең җаным бар исә — фида булсын. Үз җаныңны бик сөйсәң. теләк үтәлми ул,— диде. Кичтән иртәнгәчә шул уйда булды Менә таң атты Халык өендә утырды Шаһзадә, кыю рәвештә барып, кибет алдында торды Кинәт Фәхреннисаның Хадимнәре килде, шаһзадәне күрделәр. Берсе: — Ни өчен хөкемгә буйсынмыйсың? Каның — муеныңа! — дип үтте. Кылыч белән чалырга теләде, ләкин шаһзадәнең матурлыгын күреп, кыймады. Әйтте. — Кызганыч, күңелеңне юата алмассың, үз җаныңны югалтырсың. Тор. кит' диде. Үтеп китте, шаһзадәне кузгатмады Кәнизәкләр килеп җиттеләр. Күрделәр шундый бер сурәт, ай-кояш йөзле. Хәйран калдылар, эчләре көенде. Әйттеләр. - һай егет! Тор, кит! Шушы сәгатьтә үк һәлак булырсың,— диделәр. Бер сәгать үтте, искиткеч матур сурәттә, купшылык, олысыман- лык белән шаһ кызы килеп җитте Шаһзадәнең күзе аның йөзенә төште исә. шундук һушсыз булып егылды. Аны күргән кешеләр һәрберсе бер сүз әйтте Бере «Дивана», бере «Ул — тереклегеннән ваз кичүче»,- диде Ни булса — ул булды: һәлак булудан котылды. 1 Голәм — хезмәтче. • Бәдәви ат - гарәп аты. 1 Мөнади сөрән салучы. Ни эшләргә кирәклеген алдан уйлап. кыйммәтле киемнәр киде, бер янчык алтын алды, биленә бәйләде. Бакча ишегенә барды Бакча караучы бакчаны ачкан, ишек катында тора Шаһзадә алга барды, картка сәлам бирде Бакчачы карт сәламен алды Шаһзадә бакчачыга әйтте' - Әй хөрмәтле карт' Ни булыр әгәр бу бакчаны мина күрсәт ф сән? диде Карт әйтте. Әй егет! Тизрәк кит! Хәзер бер мәрхәмәтсез кеше килер, сине * монда күрсә һәлак итәр. - диде Шаһзадә янчыкны чыгарды, бакча- = чынын алдына куйды. — Бу мен динарны ал. сиңа бүләк булсын Теләгем шул мине = бакчага куясын, шунда бер тапкыр гына кызның йөзен күрим. - диде s Бакчачы янчыкны алды, әйтте Әй егет1 Бүген вакыты түгел, тагын икенче бер вакытта килер- ' сен. сине бакчага куям, бер җирдә яшеренеп ятарсың, күңелен телә ♦ гәпчә күрерсең Шаһзадә кире кайтты, элеккеге рәвешенчә булды Вәгъдә көнендә бакчачы янына барды. Бакчачы, шаһзадәнең кулын үбеп, бакчага алып керде, ашатты эчертте, кунак итте Аннан әйтте — Әй егет! Бу синең уең яман уйдыр Синең һәм минем башыбызга хәтәр бирер Кит. азат бул, бушан, бу уйдан кич,— диде. Шаһзадә әйтте Әй ата! Мин бер читтән килгән егетмен Бу шәһәрдә белеш- танышым һәм дус кешеләрем юк. янә бу уй башымда бар Синең ярдәмең белән генә ана ирешә алам, булмаса һәлак булам,— диде Бакчачы карт тыңламады, шаһзадә бик нык ялынды, бик борчулы булды Бакчачының карчыгы шул вакыт шаһзадәне кызганды, картына әйтте Әй картым! Бу кешенең әйткәне җиңел эштер, нәрсәгә дип бәйләндең? Ул килгәч, бу кешене яшерәм. максаты бер күрү икән, аны кайгырту кирәк. - диде Шаһзадә әйтте Күрәм икән күңелем була, сусаганымны басам, диде Карчык: , Инде нык бул. шаһ кызы бакчага килгәндә яшерен, өстеңә пәрдә нрстәм. сине араларына куям, шунда утыр Шаһ кызы мәҗлес ясар, шәраб эчү белән мәшгуль булыр, шул вакыт кызлар арасында бер җирдә утырырсың, тамаша итәрсең, әмма сабырсызлык итмә Синен өчен башымны һәм җанымны бирәм, җаныбызны җилгә очырма, диде Шаһзадә тамаша хакында вәгъдәсен нык беркетте Сүзләре тәмам булгач, бервакыт шау-шу. ыгы-зыгы кубып, шаһ кызы килде Бакчага керде, гөлчәчәкләрне карап йөрде Аннан тама- шаханәгә керде, мәҗлес әсбапларын хәзерләделәр Көмеш чүмечләр, тустаганнар, пыялалар китереп куйдылар Бакчада сайрар кошлар, былбыллар орып, үксеп җибә аһәңне шаһның ишеткәне дә юк иде Хәйран булып, бармакларын авы зына салып тешләр иде Шаһ вәзиргә әйтте Таз бакчачыбыз һөнәр иясе икән' Шаһ боерды, мен динар акчаны янчыгы белән тазның алдына кун ,ii.ipii.i Шаһзадә янчыкны ачты ул цзн ар ларны уенчыларга аләштс Шаһ. моны күреп, хәйран калды Боерды, күңел ачу мәҗлесен яңадан дәвам иттерде Таз уен коралларын бер бер артлы уйнатты, шундый итеп уйнады һәмм.ке хәйран кал п.: Шаһ яңадан мең динар боерды калган якыннарына һәм уенчыларга да бул ж бирде Бу яхшы бу.ык лар өләшеш.ши.ш ion. ы> яңадан ТННЯрлармЫ >енчылар! а > 1ГЫШЛЯДЫ Шаһ тагын моны күреп, вәзиргә әйтте Монда булган бу киң күңеллелек падишаһлар күңеле кебек ул күңелнең эчендә ниләр барлыгын белу Ходайдан башкага мнмкин түгел Ләкин шул мәгълүм бу буш кеше булмас, бакчачылыкка лаек ту гел Ни була иде моның чәче булса-” диде Аннан падишаһ юрады Шахмат уйный беләсеңме? Та т Бераз йөрешен бе ым, диде Шаһ боерды, бер ярдәмчесе белән шахм.н уйнатты Газ аңа мат куйды Гагын берсе утырды оттыр ды Шаһ боерды, барча ярдәмчеләрен бер якка куеп уйнатты, ләкин төркемдә кем бар и< > һәрберсе оттырды Бер кыю мәсхәрә бар иде. ул әйтте - Хәзер чират шаһныкы, диде Шаһ начар уенчы гүгел иде никадәр уемчылар ямы бөгә алмаслар иде Менә тат б<- ыи уйный баШЛВДЫ бер МВШ« a | . | ңелде. Шаһ тазны мактады, якадан сорады Яза беләсеңме5 Таз: Кулыма каләм тота белам тиде Каләм китерделәр Таз каләмне кулына алды, шаһны мактап, берничә шигырь юллары язды кулъязмасы бик матур ни- Шаһ куригаҗәпләнде Бармакларын курен тә сокландылар Шаһ нәзирю әйтте Моны бакчада тоту ярамас шхләй кирәк минем янымда то рырга лаектыр, диде Вәзир шаһка әйтте Воеры! ы) моңа ай шк хе шап какы я кайчан кирәк була шунда яңадан монда килербез диде Шаһ у и-п белмея \ ■ • I иыкяыа язып, тазның кулына тоттырдылар Таз әйтте Сез киткәч мине бакча дан куарлар. диде Падишаһ үз кылы чын анын кулына бирде, әйтте — Кем дә кем сине бакчадан куарга теләсә, моның белән муенын чал.— диде Аннан сорады: — Сугыш эшен беләсеңме? Таз — Ул эш сугыш көнендә булыр.— диде. Шаһ. барысын да сорашкач, боерды, бакчачыны китерделәр. Шаһ тазның кулыннан алды, бакчачыга тапшырды, әйтте: — Моны хуш тот яхшы сакла, әгәр югалса, сине җәмәгатең белән бергә җәзага тартырмын, шуны белеп тор,—диде. Атына атланды, сараена кайтты - Бакчабызда бер таз пәйда булган, бакчачыга шәкертлек итә. шундый хәрәкәтләр күрсәтте ки — һич әйтеп бетереп булмас,— диде. Фәхренниса ишетте исә — карары калмады, тизрәк бакчага барып, тазны күрергә теләде, ләкин вакыты җиткәнче сабыр итте Менә ул ва кыт җитте, гадәтенчә әсбапларын хәзерләделәр. Барып, бакчага кереп, тәхет өстенә утырды Шаһзадә исә бу вакытта эшкә мәшгуль булыр иде. Шул вакыт «шаһ кызы килде» дип хәбәр бирделәр. Шаһзадә әйтте: — Ул тарафка барам, кызны күрәм,—диде Бу тарафта шаһ кызы даясенә 1 әйтте: — Бакчага кереп кара, нинди кешедер, исеме шулай телгә менгән нинди таз икән ул?— диде Шул таз сәбәбеннән, күрмәгән килеш, аның күңелендә бер уй урнашты — Күңелемдә шул тазны күрергә телим. Шул була күреп, ярамаслык булса, бу уйдан котылам,- дип әйтте. Дая: — Фәрман синекедер. — диде Торды, бакчачыга барды, әйтте: Шаһ кызы сәлам әйтте, янә сорады. «Бу таз ни вакыттан бирле монда?» дип. Бакчачы җавап бирде: Берничә айдыр Шаһка да билгеле булды, шаһ аңа хезмәт хакы бирде, янә үз кылычын аңа бүләк итте. «Кем дә кем сине бакчадан куса, муенына ор», дип Карт торды, дая белән бакчага керде, барып тазны күрде, янына килделәр. Дая сәлам бирде, әйтте: . — Син нинди бакчачы’’ Шаһ кызы бакчага килде, ә син гөл белән янына бармыйсың?— диде Таз: — Мин аның ачулануыннан куркам, кыюлыгым җитми,— диде. Дая — һич нәрсә уйлап торма, чатырга бар,—диде. Таз торды, даяга иярде Дая әйтте — Мине сиңа шаһ кызы җибәрде: «Бар. шул тазны тап. миңа китер!» дип әмер бирде, бер сәгать мәҗлестә булырсың,— диде. Таз бер савыт гөлне башына күтәрде, кызның чатырына барды, ишектә торды. Дая эчкә керде, кызга әйтте: — Мәҗлестәшне табып китердем, ни боерасың?—диде Кыз канәгать йөз белән рөхсәт бирде. Таз. гөлне күтәреп, эчкә керде, кызны күрде, йөзен җиргә куйды, гөлне кызның күз алдына урнаштырды Кыз. шаһзадәне күргәч, ихтыярсыз аяк өсте басты, сәламләп һәм баш иеп. яңадан утырды Тазны күргәч карарсыз булды, күңелендә шәфкате, мәхәббәте тибрәнде Таз. гөлне куйгач, кире китеп, бусагада торды Кыз утырырга боерды Шаһзадә утырды Бераздан соң кыз. сазларны алып, көй уйнарга әмер итте Шаһзадә танбурны кулына алды, боргалады, рәтләде Моңлы аваз белән җырлады. Ни булыр, әгәр якын ярым булсаң. Исләремә син твшеп. онытылсам5 Дая — сет анасы Иреннәреңнең татлы тәмен эчсәм. Гыйшкын оҗмахларына күчсәм’ Шул рәвешле җырны ишеткәч, кызнын эчендә мәхәббәт орлыклары шытып чыкты, өзгәләнеп бер кычкырмакчы булды, шулай да. горурлык хисе һәм ныклык белән үзен тыярга тырышты, сабыр итмәкче булды тәкате җитмәде, пәрдәсен йөзеннән күтәрде, ләкин суынды, акылын к\ лына аллы, ганканы уйнатып, шулай көйләде Күз алдымда дәлил бу хәл булды. Күңелем кошы гөлгә кунды Аны күрсәм — инде күнелем тулыр Күрешүгә ирешү хыял булыр ' Шаһ кызы бу бәетләрне җырлады исә. Шаһзадә һушыннан язудаи аз гына калды, бер «аһ» ормакчы булды, әмма үзен тотты Кыз. бу моңлануыннан соң, ганканы шаһзадә алдына куйды Шаһзадә ганканы КУ лына алды, көйгә китереп җырлады Кыз күңеленнән шунды1 әйтте «һичкемгә минем хәлемне бирмәсен, чөнки күнелем бу тазга шун дый тартыла, аны күрми торсам, барча җиһан Күземә күренмәс, ДИ ле.— Тик моның асылын нәзәбен. нилектән нкмен белмим. |.ид< Бу, бар булдыклыгы белән, бары тик таз гына булмаса икән Минем ир сөймәслегем башыма ниләр китерде3 '» диде Тәкатьсез булып уты рыр иде Шаһзадә, сазларны яңадан көйгә китерде Моңлы йөзләрендә ай нурыдыр Толымнарын ләйсән яңгырыдыр Чишмә челтерәве көлүләрен. Шикәр кебек татлы иреннәрең Кыз боерды, кулына саз бирделәр, чалып җырлады Гыйшкын синең күкнең казасыдыр. Ташлап китүен — тәкъдир җәзасыдыр Күңелемнең ирасы һич тынмыйдыр Тыңла яр сазым һаман лл чынлыйдыр Шаһзадә, бу сүзләрне ишеткәч, хәйран калды Мәҗлес тә ахырына җитте Шаһзадә торды, чыкты Кызның күзенә якты дөнья караңгы булып күренде Төрле төрле фикергә барды, таң атканчы уйланып утырды Ашау эчүдән калды Аты на атланды, сараена китте Күңелендә әйтте «Бармаган гына булсам икән, бу егетне күрмәгән генә булсам икән' » Даясы моны тойды, әйтте Әй кадерлем' Сиңа ни булды, мондый борчылуга төштең3 Эшең не миңа әйт, чара итәм, диде Кыз әйтте Әй анам! Синнән ни яшерим тазга гашыйк булдым, бел карарсыз калдым Хода хакы өчен, бер чара тап. тапмасан үләр мен, диде Дая. шунда ук, бер иске бөркәнчек бөркәнеп, бакчага китте Тазны эзләп йөрде, ерактан бер җирдә күрде таз су янында утыра, башына кигән ярысын салган, ефәк кебек чәчләрен тарын Дая аны тамаша итте, ахырда кире кайтып китте, кыз янына килде Әйтте Яхшы хәбәргә бүләк булсын' И кадерлем' Тәз түгел икән, башын коткару өчен үзен таз ясаган, тагын бер шөкрана бу асыл нәсәптән икән, юкса гади угланда бу һөнәрләр кайдан булсын, бу кадәр мәрт.» бәле һөнәрләр өйрәнү юк бар кешенең кулыннан килерме3 ' диде Кыз. бу сүзне ишеткәч, бер гыйшкы мең булды Янә даядан чара сорады Дая әйтте Чара шул атаң Хадимнәреннән берсен чакыр, ул барып, тазны чакырыр Әйт «Ни булыр нкән барсаң, ул тазны минем исемнән ча кырсаң, аны күрәсем килә». диген. Кыз бу чараны хуплады, бер хадимне янына чакырды, аңа шул рәвешчә сөйләде. Хадим, барып, алып килде. Кыз күреп, сөенде, тәхет янында урын бирде, утыртты, ашау-эчүгә кыстады. Дая килде, әйтте: - Әй таз! Үзеңне бу шәкелдә 18 төзеп, башыңа тире кигәнсең; шуңа охшаган: берәр серең бардыр, безгә шуны ач. ишетик, сереңне сакларбыз һәм сине сөярбез.- диде Шаһзадә серен чиште, турысын сөйләде, нәсәбе кем икәнен күрсәтеп бирде, хикәятен түкми-чәчми, әвәл-ахырын тәмам шәрех итте. Кыз. хәлне белгәч, шаһзадәне кызганып елады Шунда ук боерды, бер букча шаһларга хас киемнәр китертте, шаһзадәгә кидерде. Шаһзадә әйтте: — Искеләрне саклагыз, шаять бер кирәк булыр. - диде. Аннан Фәхренниса аның белән аулакта сөйләшеп, күңел ачып утыруга мәшгуль булды. Әйтте: — Син минем өчен шулкадәр авырлыклар күрдең, инде мин синеке- мен. кайгырма, күңелеңне хуш тот. инде кайгы шатлыкка алышынса кирәк. - диде. Ул кичәдә таң атканга кадәр бергә булдылар. Таң атты, яңадан мәҗлес ярагын әзерләп торганда, кинәт бер шау- шу ишетелде. Шаһзадә «шәһәрдә бер-бер фетнә купты ахры» дип уйлады. Фәхреннисадан сорады: — Нинди вакыйга?— диде. Фәхренниса сөйләде: — Мәгьриб падишаһы мине углы өчен кияүгә сорады, минем аңа ризалыгым булмады. Хәзер инде шул ачудан атама каршы гаскәр җибәргән. көч белән алу өчен. Шаһзадә әйтте: — Синең гыйшкыңда. күр. ниләр башкарырмын, боер: сугыш киемнәре китерсеннәр. Хак уңдырса, шул эш хакында барам, диде. Шунда ук хәзер иттеләр Шаһзадә, атка атланып, атын куып, шаһ янына барып, аны сорады. Әйттеләр: — Дошманга каршы сугышка китте,— дип. Шаһзадә атын куды, йөри бирде, сугыш кырына җитте. Күрде: ике гаскәр, кара-каршы торып, сафлар төзеп, мәйданга чыгарга кеше чакырып торырлар иде. Шаһзадә гаскәрне бу хәлдә күрде исә. ашыкты, мәйданга барып, ике сафның арасында торды, мәгъриб шаһыннан мәйданга ир чакырды. Бер пәвлеһан керде, аны күп сөйләштереп тормады тәпәләде Янә берсе килде — котылырга ирек бирмәде. Бер-бер артлы егерме ирне тәпәләде. Башка кеше мәйданга кермәде. Йәмән шаһы әйтте: — Бу бакчачы таз икән, әгәр бу гаскәрнең йөзен кирегә дүндерсә. Фәхреннисаны моңа бирәм. ни булса шул була.—диде. Шул вакытта мәгьриблеләрнең гаскәр башлыгы кычкырды: — Әй кабахәт! Егерме кешемне ектың, аларның үчен синнән алам, сугыш ничек булганын күрсәтәм, бире кил! диде. Шаһзадә, моны ишеткәч, гайрәт белән кычкырды: — Сине дә алар эзенә җибәрәм! — диде. Ярсый, арыслан кебек үкереп, алга барды Теге дә арыслан кебек гайрәт күрсәтеп, кара-каршы тордылар, бер-бере белән орыш кылдылар. Ахырда шаһзадә кылыч белән шундый чалды - гаскәр башлыгы калкан ябынды, калканы файда итмәде, шаһзадә аны калканы-ние һәм аты белән икегә аерды. Шаһзадә. аның башын алып. Йәмән шаһына илтте Йәмән шаһы шаһзадәне олылап, ихтирам итеп, атыннан төшеп сөйде. Егет сугыш киемнәрен салды Шаһ күрде ки айның ундүртенче кичедәй бер егет, озын чәчле, күргәннең күзе камашыр. Йәмән шаһы сорады: 18 Шәкел - форма Әй егет' Ни мәгънәдән чәченне яшергән илен һәм ни максат күздә тоттың-» диде Шаһзадә әйтте — Әй падишаһ' Мин фарсы падишаһынын углы идем, хикәятем будыр,— дип, җәлеп итәрлек хәлләрне туры сүз белән бәян итте Шаһ. ишеткәч, шатланды күңеле булды Әйтте — Без Йәмән дәүләтен Фарсы дәүләтенең рөхсәте, хуплавы белән идарә итеп килдек, хәзер дә аларның фәрманы белән хөкем итәбез. Без синең атаң хнкемендәбез,— диде Шаһзадә бик шат булды, ихтирам күрсәтте, гафулар үтенде, дошман гаскәрен сындырып, шәһәргә кайттылар Шаһ боерды, шәһәрне бизәп, олылар җыелып, галимнәр һәм укы- мышлылар. әмирләр һәм кара халыкны чакырып, туй хәзерләп. Фәх реннисаны никах итеп, шаһзадәнең янына куйдылар, аулак өйгә кергез- деләр Алар исә бер-бере белән гашыйклык антын беркетеп, рәхәткә ирешеп, ике ел тыныч күңел, җайлы тормыш белән яшәделәр Бер көн шаһзадә Йәмән падишаһына үтенеч белдерде, әйтте — Озак вакытлар инде атаанамнаи аерылганыма Аларның күңелләре миндәдер Мин дә аларны күрергә, йөзләре каршында булу шәрәфенә ирешергә телим, дрде Йәмән шаһы әйтте — Рас әйтәсең, гәрчә миңа синсез сабырлык-тынычлык булмас а да, сораганыңны кире какмам, ата-анаңның да күрәсе килгәндер, диде Аннан боерды, юл кирәк-ярагын хәстәрләделәр, чиктән тыш бүләкләр, әсбап кораллар хәзерләп, Фәхренннсаны шаһзадә белән юлга озаттылар Шаһзадә үз юлында булды Фарсы җиренә җиткәч, фарсы мәлн генә шатлык хәбәре иреште, барча олы һәм кече, дәүләт терәге түрәләр һәм мәмләкәтнең байлары гаскәр белән каршы алырга чыкты Шәһәрне зиннәтләп, күңел ачулар һәмтамашалар кылдырып, туйлар ясап, шәһәргә кергезде Аннан шаһ падишаһлыгын углына тапшырды, үзе гайбадәтханәгә кереп, Хак гыйбадәтенә йөз куйды Шаһзадә, падишаһлыкны кулына алып, гадел хөкем ишеген ачты, халыкка яхшы мөгамәлә күрсәтте Утыз ел өзлексез падишаһлыкта утырды Фәхреннисадан угланнары булды Күп еллар падишаһлык ул нәселдән өзелмәде

Ахыры ки.исе санда