Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН УТЛАРЫ 1989 ЕЛДА

Мәгълүм булганча, «Казан утлары» журналы киң катлау укучыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур игътибар бирә. Шуңа күрә аның сәхифәләрендә роман-повестьлар. шигырь һәм поэмалар, әдәби очерклар белән беррәттән халкыбызның катлаулы тарихын, күпгасырлы культурасын чагылдырган фәнни-популяр мәкаләләр дөнья күрә, әдәби мирасыбызның кыйммәтле ядкарьләре хәзерге заман укучысына җиткерелә. Җәмгыятебездә та мыр җәя барган хәбәрдарлык, демократияләшү шартларында тарихи характердагы мәкаләязмаларга игътибар нык артты. Мәшһүр Кол Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» дастаны, күренекле язучыбыз Әмирхан ага Еникинең «Касыймга сәяхәт», шәхес культы шаукы мы нәтиҗәсендә озак еллар буе читкә тибәрелгән тарихчы Һади Атласн, күренекле тарихчы һәм философ Ш. Мәрҗани юбилеена багышланган материаллар журнал укучыларда зур кызыксыну уяттылар. Редакциягә алынган күпсанлы хатлар шул хакта сөйли. Укучыларыбыз киләсе елда да рухи хәзинәбезне тәшкил итүче әсәрләр белән танышачак. Шулерның берсе— «Идегәй» дастаны — татар халык иҗатының йөзек кашларыннан булган бер әсәр. Тарихи-легендар маҗара лары, үткен фикер фәлсәфәсе, гүзәл шигърияте белән таң калдырып, гасырлар буе халкыбызның күңелен баеткан, иҗат чишмәләренә көч өстәгән бу дастан. Дәверләр кичеп тә исән калган «Идегәй» кыйссасы бүген, бигрәк тә яшьрәк буыннар өчен яңа исем, яңа әсәр булып тоела. Моның сәбәбе — халык иҗаты җәүһәрләренә дә шәхес культы һәм торгынлык елларының шаукымы бәрелүдә. Халыкны үз иҗатыннан аеру, рухи яктан ярлыландыру өчен, хак сызга кара мөһер сугылып, катлы катлы тыюлар астына бикләнгән иде «Идегәй». Менә, ниһаять, ул халкыбызга яңадан әйләнеп кайта. Киләсе елда «Ка зан утлары» журналында «Идегәй» дастаны тулысынча басылып чыгачак. Катлаулы тарихыбыз белән ихластан кызыксынган укучыларыбызны журнал битләрендә киләсе елда да кызыклы очрашулар көтә. Тарихчы га лимнәр С. Алишев һәм М. Мулюков хәзергә кадәр матбугатта бик аз яктыр тылган һәм шул ук вакытта халкыбыз тарихының гаять үзенчәлекле һәм гыйбрәтле бер сәхифәсе булган вәисевчеләр хәрәкәтенә багышланган язма алып килделәр. Күренекле галим Ә. Кәримуллинның төрки телләр белән Төньяк Амери ка индеецлары телләренең охшашлыгына, ул халыкларның килеп чыгышы на караган хезмәте укучыны ерак гасырларга алып китсә, язучы Җәмит Рәхи мовкың мәкаләсе XVIП гасырда Россиядә нефть ятмаларын беренче булып эшкәртә башлаган татар старшинасы Нәдер Үрәзмәтов белән таныштырыр. Узган елларда укучылар журнал битләрендә Уральск, Оренбург һәм Уфада татар культурасына бәйле урыннар белән таныштылар һәм бу рубри ка аларда зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә алдагы елларда Ленинградта, Мәскәүдә. Әстерханда һәм башка шәһәрләрдә татар культурасына мөнәсәбәт ле булган истәлекле урыннар һәм шулай ук халкыбызның төрле төбәкләрдә яшәүче төркемнәре тарихы белән укучыларны таныштырып бару күздә тотыла. Инде хәбәр ителгәнчә, гарәп әлифбасы нигезендә татарча укырга язарга өйрәтү дәресләре дә дәвам нттереләчәк.