КАБАН КҮЛЕ СЕРЛӘРЕ
1
Шул ломан кем килде Мәскәү гаскәре Бу Казанга туи атарга башлады Шул вакыт ханнар, вәзирләр качтылар. Барча малны ушбу күлгә саптылар. Саптылар алтын, кимешнең һәммәсен. Ягъни «безнең мал кешегә калмасын». Шул заманнан бирле кем алтын, кимеш Күл төбендә һич хисапсыз күп имеш... Габдулла Ту»ай, у вакыйга алтмышынчы еллар ахырында, мин «Казан утла- ры»ның баш редакторы булып эшләгән чакта булды. Кабинетыма бер бик сәер карт килеп керде Башында кырпу бүрек, аягында тузып-кыршылып беткән читек-кәвеш. Кәзә- кие дә революциягә кадәр ук тегелгән кебек. Карт, билен тоткалап, аһ-ваһлап, тәкъдим ителгән урындыкка килеп утырды. Башта гаилә хәлләремне, балаларымның булу-булма- вын. әти әниемнең сәламәтлеген сорап белде, аннан, берәмтекләп, алар- ның һәркайсына дога кылды. Шуннан соң гына төп сүзен башлады Сүзе Кабан күле турында икән Иң элек карт минем бу мәсьәләгә мөнәсәбәтем белән кызыксынды Мәшәкатьләрем җитәрлек иде, шунлыктан. артык җәелмичә, икеле-микеле генә җавап кайтардым. Кабан күле, әлбәттә. Казанның горурлыгы, тарихи бизәге. Әйе. күл элекке данын югалта бара. («Югалта гынамы? Күз алдында чери, үлеп бара»,— дип бүлдерде мине карт). Ләкин Ни хәлең бар — прогресс өчен бәһане зурдан түләргә туры килә... Ә күлне чистарту өчен миллионнар кирәк. Аны каян аласың?. Шунда карт серен ачты. Хәйләкәр елмаеп, чепи күзләрен елтыратып бераз карап торгач, ярып салмасынмы?! — Миллионнар, тыныч кына, күл төбендә ята бирә. — Казан ханлыгының хәзинәләре турындагы риваятьләрне күздә тотасызмы? Рафаэль МОСТАФИН (1931) — тәнкыйтьче һәм публицист, филология фәннәре кандидаты «Муса Җәлил эзләре буйлап». «Диңгез көндәлеге». «Өзелгән җыр эзеннән» һәм башка дистәләгән китаплар авторы. Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге бүләсе лауреаты. Казанда яши. Б Бабай тантаналы төстә көлеп җибәрде Кемгәдер, бәлки, риваятьтер Әмма минем иманым камил Сезнең алда — чын дөреслекне белүче бердәнбер кеше Асылда, мин шул хакта сөйләшергә килдем дә. Исмәгыйл Әҗемов булам мин,— дип дәвам итте карт - Бу исем сезгә мәгълүмме? Кайсыбызның гына Әлемнәрнең борынгы нәселе турында ишеткәне юк икән' Алар акчасына салынган данлыклы мәчет Казаңда ни матур биналарның берсеннән санала. - Шул-шул,—диде карт горур кыяфәт белән, җавабымны алгач, һәм. авыз ачарга да ирек бирмичә, борынгы исемнәрне тезеп китте Мин аларның кемлеген искәреп өлгерә алмадым. Турысын әйтим, артык игътибар да итмәдем Ярыйсы ук буталчык сүзнең асылын аңлап өлгергән идем инде: Исмәгыйл бабай чаннар хәзинәсе турындагы мәгълүматлар тапшырылып килгән шактый озын чылбырның соңгы буыны. мохтаҗ булып чыкты Кабаң тезмәсе өч күлдән тора: Түбән (үзәккә иң якын булганга аны Якын Кабан дип тә атыйлар). Урта һәм Югары Кабан Әйдәгез, көймәдә Г Камал исемендәге театр яныннан кузгалып, үзенә күрә бер сәяхәт ясап алыйк. Кузгалып китүгә, иркенлеккә чыгасың. монда киңлек 320 метрлап Уртага житәрәк. күл тарая 180. соңрак 120 метрга кала Ишеп барсаң, күнекмәгән килеш тирләп-пешеп чыгасың. Түбән Кабанның озынлыгы ике чакрымлап (1850 метр). «Вахитов күпере»н узгач, ике яктан автомобиль һәм тимер юл дамбалары белән чикләнгән сай гына бугазга килеп керәсең. Сул якта Ботаника бакчасы кала Әлеге бугаз да «Ботан бугазы» дип атала. Бугазның озынлыгы — 750. киңлеге йөздән алып ике йөз метрга кадәр. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан монда тимер юл дамбасы салына. Шул чакта дамбада махсус су юлы — таш торба ясап калдыралар, бугазның үзен турайталар Бораулап карагач, бугазның табигый юлында ун-унбер метр калынлыкта торф һәм ләм ятуы беленә. Димәк, ул кайчандыр шактый тирән булган (хәзер аның уртача тирәнлеге ике метрдан артмый), ике күл үзара көчлерәк алмашкан. Тимер юл күпере астыннан йөзеп үткәч, теземнең иң зур күле — Урта Кабанга керәсең Монда киңлек 170, 320 һәм 580 метрга җитә. Җылылык энергоүзәге коймасы яныннан, аннары өч предприятиенең кайнар сулары агып төшә торган каналлар ягыннан үтәсең Күлнең бу өлеше иң салкын көннәрдә дә катмый. Сул якта күмәк бакчалар Иң биек урында элекке Архиерей дачасы корылмалары. Ишәсе дә ишәсе әле — күл өч чакрымнан артыкка (3300 метр) сузыла Уңда, күлнең аргы башында түгәрәкләнеп иңгән бәләкәй култык — «Шайтан почмагы»— күренә. Ул турыда киңлеге - ун-унике. тирәнлеге 1.5-2 метр булган монастырь бугазы башлана. Риваятьләргә караганда. аны моннан ике гасыр элек монахлар казыган. Урыны урыны белән ишеп яисә колга белән этенеп барып ике чакрымлап юл уткәч. күлләр тезмәсен Куйбышев сусаклагычыннан аерып торучы дамбага килеп терәләсең. Суның артыгын суыртучы насос станциясе шушында урнашкан. Ярты чакрымлап кире кайтып, йөз илле метр чамасы җәяү үтик әле Карашларны рәхәтләндереп тагын бер киң сулык ачыла: Борис- ково Кабаны Озынлыгы - бер километр чамасы (930 метр), киңлеге оч йөз метрлап Күл кавын формасында дияргә була. әмма б\ «кавын* ны күреп җиткерү өчен каршы яктагы текә ярга’менәргә кирәк Югары Кабан калган ике күл белән тоташмый Табигатьнең бу «хатасын* төзәтер өчен Яна Иерусалим монастыре монахлары без әле ф генә йөзеп килгән канал-бугазны казыганнар, тик Югары Кабанның суы. кимендә, бер сажинга биегрәк икәнлеген аңлагач, экологии тигез- f лекне бозарга базмаганнар тоташтырмый калдырганнар Якын 5 Кабанның өслеге 56 гектар булса. Урта Кабанныкы нәкъ ике мәртәбә - зуррак - 112 гектар. Югарыныкы исә-- 25 гектар.. Тулаем алганда. | күл яссылыгы канал-бугазларны да кертеп, ике йөз гектардан арта * Кабан системасына кергән күлләр белән беркадәр танышкач. * шундый сорау тууы мөмкин: бу күлләр кайчан һәм ничек барлыкка ' килгән соң? ф Каюм Насыйри хезмәтләрендә халыктан язып алынган бер риваять = бар Бу якларга беренче кешеләрне күп еллар элек Касыйм шәех исем = ле изге бер карт алып килгән, имеш. Тирә-я^та бары камышлы саз- * лыклар. ерып йөргесез әрәмәлек, чытырманлыклар булган Нигә әле “ син безне сусыз, черки-чебен арасына алып килдең, дип. халык сукрана башлагач, изге карт, бишмәтен җәеп. дога кылган, ди. Бишмәт салын у ган җирдә бик тә саф һәм сихәтле күл хасил булган, имеш Өстән карасаң. Якын Кабан чыннан да ике җиңе (Болак һәм • Ботан бугазы) булган, җиргә җәелгән бишмәтне хәтерләтә. Бу рн $ ваятьтә күлгә милли ядкяр, халкыбызның мөкатдәс байлыгы итеп карау - сизелә. Билгесез авторның XVII йөздә язылган «Дәфтәри Чынгызнамә* дигән әсәрендә (кайбер галимнәр уйлавынча, анда безгә килеп җитмә гән. борынгырак татар елъязмаларындагы мәгълүматлар да чагылыш тапкан), хәзерге күл булган җирдән элек Этил суы аккан, соңрак, ул көнбатышка чигенгәч кенә, ярларына кешеләр килеп утырган, дип әйтелә, ягъни Кабан күле Иделнең калдыгы булып чыга Галимнәр сүзенә дә колак салыйк әле Кабан күлләре тезмәсенә җитмештән артык фәнни хезмәт, берничә монография багышланган, бу темага ике кандидатлык диссертациясе якланган Галимнәрнең күпчелеге Кабанны чыннан да Иделнең әүвәлге агыш юлы дип санын Күлләрнең җиңелчә бормаланган сузынкы формасы да. төпнең елга үзәнен хәтерләткән кисеме дә шушы фикергә куәт өсти Галимнәр уйлавынча. Идел бу юлдан 30 40 мең еллар элек, бозлыклар бик нык эрегән чорда аккан Ул чакта елга әлегедән 15 20 мәртәбә киңрәк һәм мулрак сулы булган Соңыннан Идел үзенә, берничә чакрым көн батышкарак. бүтән'юл яра Әгәр бу чыннан да шулай икән. Кабан тез мәгенең яше 25-30 мен елларга тигез Идел юлын үзгәртсә дә. аның элекке үзәнендә сулы горизонтлар сакланып калган Кабан суы нык пычрангач, аның тирәсендәге про мышленность предприятиеләре бер бер артлы артезиан коеларыннан файдаланырга тотындылар Эзләп интегәсе дә юк борау тишкән һәр җирдән саф. салкын чишм.» суы бәреп чыга Бу су. галимнәр фнкеренчә. борынгы Иделнең җир асты агымыннан хасил булган Соңгы еллардагы тикшеренүләр күлләрнең үткәненә тагын беркадәр ачыклык өсти. Әйтик. 1957 елда Кабан ярларын бораулаган «Гнпро коммунтранс» белгечләре мәгълүматларына караганда, берничә мең ел элек күл. кнм дигәндә, ике тапкыр зуррак булган Якын Кабанның төньяк көнчыгыш яр сызыгы Куйбышев мәйданыннан да арырак. Свердлов урамы артындагы биек яр буйлап. Суворов тыкрыгынача һәм калкулыклар тезмәсе буйлап. Борнсковога кадәр сузылган Суконный бистәсе. Һади Такташ урамы кебек урыннарда аерым утраулар калкып торган Күлнең элекке чикләре, тулысыңча диярлек Иделнең борынгы яр сызыгына туры килә Күл буйлары аз-азлап камышлыклар, таллыклар, төрледән-төрле яшеллек белән каплана, кысыла бара. Моңа якын-тирәдәге калкулыклардан тау токымнарының юылып төшүе дә ярдәм итә. Ярдагы агачлар киселеп беткәч, бу процесс бигрәк тә көчәя. Хәзер Архангельский зираты урнашкан җир. мәсәлән, канчандыр күлнең уртасында була. Меңләгән еллар буенча үсә барган торф катламы биредә биш метрдан да артып китә Аның өстенә балчыклы токымнар да утырган. Күлләрнең кечерәюе әлегәчә дәвам итә. әмма хәзер инде яшеллек һөҗүм итү сәбәпле түгел, бәлки кешенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә. Сай урыннар, яр бормалары тигезләнә бара Яр буйларында ике метрдан алып сигез метрга кадәр калынлыкта читтән китерелгән туфрак тупланган. Соңгы ун ел эчендә генә дә Якын Кабанның мәйданы берничә гек- гарга. озынлыгы 50 метрга кимеде. (Башлыча, театр һәм бетон белән ныгытылган яр буе төзү нәтиҗәсендә.) Җылылык энергоүзәгенең юшкын чүплеге Урта Кабанның ун гектар чамасын, башка чүплекләр тагын берничә гектарын тартып алды. Күлгә һөҗүм дәвам игә Әмма инде барлык галимнәр тарафыннан да диярлек танылган әлеге фаразга туры килеп бетмәгән нәрсәләр бар АларнЫҢ берсе күлнең тирәнлегенә бәйле. Баһадир елгабыз үз юлында «чәчрәтеп» калдырган тугай һәм үзән күлләренең тирәнлеге, гадәттә, нибары өч-дүрт метр була, ара-тирә. генә, анда да бары ин тирән җирендә генә биш-алты метрга җиткәннәре очрый. Ун метрлы тирәнлек исә бик сирәк күренеш Ә менә Урта Кабанның үзәк өлешендәге чоңгыл тирәнлеге 1902 елда 31.3 метр тәшкил иткән! 1976 елга шул ук чоңгылның тирәнлеге инде нибары 24 метрга калган. 1986 елга исә егерме метрдан да кимегән. Ләм утыруның тизлеген күрсәтә торган гыйбрәтле саннар бу Якын Кабандагы иң зур тирәнлек 1902 елда 16.5 м . ә 1976 елда 15.5 метр булган. Бу турыда боздан торып бораулаганда күлнең табигый төбеннән шул чактагы төпкә кадәрге 15 метрлы ләм катламы алынган 1986 елга ул тирәдәге тирәнлек 12 метрга калган, ләм катламы исә 18 метрга җиткән. Әгәр иң зур күлнең табигый төбенә хәзерге тугыз катлы йортны утыртсаң, ул яртылаш ләмгә күмелер, түбәсе исә судан күренер-күренмәс кенә калкып торыр иде. Күлнең төбе Куйбышев сусаклагычы төбеннән унбиш метрга диярлек түбәнрәк. Ничек болай була алган соң бу? Эшсөяр Иделебез юкса үзенең яңа юлын меңнәрчә ел буенча казып-тирән әйтеп торган бит! Моны бары карст процесслары, ягъни җир асты горизонтларында су йөрү үзенчәлекләре китереп чыгарган күл төбе юыл у-а ш алу, җир убылуларга бәйләп кенә аңлатып була. Бораулау юка гына ком һәм кызыл балчык катламыннан соң. чыннан да. тиз юыла-ашала торган токымнар: көпшәк утырмалар белән аралашкан известьташ һәм гипс ятуын күрсәтте. Мондый юл белән хасил булган күлләр Казан тирәсендә аз түгел. Әйтик, һәркайсыбыз белә торган Зур Тирән күл. Кече Тирән күл. Зәңгәр күл. Алар бар да тирән, салкын һәм чиста сулы булулары (пычратылмаганда, әлбәттә) һәм бүрәнкә сыман чоңгыллары белән Кабан күленә охшашлар. Кабанның ашалу-юылуы әле дә дәвам итә. Менә моны раслаучы бер тарихи факт Урта Кабанның куе катнаш урман саргай гаҗәп матур яр буйлары шушы гасырның егерменче-утызынчы елларына кадәр шәһәр халкының иң яраткан ял итү урыны булган Ни гаҗәп, адәм кулы тимәгән бу кыргый, саф матурлыкны үз күзләре белән күргән кешеләр дә исән әле Үткән гасырда биредә рестораннары, билльярд бүлмәләре, берсеннән-берсе матуррак беседкалары булган «Аркадия» паркы төзелә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, монда ял итүчеләр кими. Аның каравы, армиягә товар сатып баеган һәртөрле эш- куарлар тагын да җиллерәк итеп кәеф-сафа коралар Биредә, хезмәт кешесенең нәфрәтле күз карашыннан читтә, алар җилдән килгән акча ларын эчеп, картага оттырып, «сылу»лар куенында назланып тотып бетерәләр һәм менә көннәрнең берендә әлеге «бозыкханә»ләр торган Шайтан * почмагының текә ярлары ишелә башлый Чатыр-чотыр килеп беседка- ь лар янтая һәм суга авып төшә, нәфис павильоннар, челтәрле корыл- j чалар пыран заран килә. «Ходай орды», - ди халык. Сүз уңаеннан, аңлатып үтик ни өчен «Шайтан почмагы» дидек = соң әле? Бу турыда ике караш бар Берсе күлнең бу тирәсенә хас таби- j гый үзенчәлекләргә бәйле Бүрәнкә сыман яр. хәтәр чоңгыллар хасил = итеп, ун-унике метрга ук төшеп китә Шуңа күрә монда заманында i шактый кеше батып ү иән Чын-чынлап шайтан почмагы инде' Икен- * чесе исә үтә гади: революциягә кадәр монда алпавыт Чертов утары _ булган, шуңа күрә руслар култыкны да «Чертов угол» дип атаганнар = Шулай да. карст теориясе алдарак бәян ителгән карашларга каршы ♦ килми, ә бәлки аларны аныклый, тулыландыра гына кебек. Күпчелек - галимнәр, бу ике фаразны берләштереп, Кабанны үзән-карст күлләре X исәбенә кертәләр Әмма монда да кысага сыймын торган бер факт бар 5 әле. Хәер, башта шул ук күлләр тезмәсенә караган Болакка хас үзенчә - лекләрне күреп үтик Болак Кабанны Казан суы һәм аның аша. , Идел белән тоташтыру өчен казылган канал ул. дигән фикер киң тарал * ган. Болакның җеп белән сызган кебек туп туры һәм махсус авыш итеп 3 тигезләнгән ярлы булуы шушы фаразга су коя Тарихи чыганакларга ~ да мөрәҗәгать итеп карыйк Әйтик. 1883 елда Казанда нәшер ителгән «Тәварихс Болгария» дигән китапта татар тарихчысы Мөхәммәтзариф Хөсәен углы тарафын нан язып алынган борынгы риваятьләр китерел.» Шуларның берсендә болан диел » Габделлатыйф хан таманында (Казан белән 1497 1502 елларда идарә игә) ташу шулкадәр дә көчле була ки. Кабан ярларыннан чыгып, халык башына бәла каза төшә, күл Идел суы белән тоташа. Ул чакта Болак елгасының казылмаган, сай үзәне ген.» була Габделлатыйф хан. казытып. Болакның бер башын Кабанга, нкенчг очын Казан суына готаштырта Шуннан соң шәһәрнең Болак башындагы ягы югары як дип. Болак авызындагы очы исә түбән як дип йөртелә башлый Әлеге факт рус елъязмаларында да чагылыш тапкан Алардан күренгәнчә, канал I 199 1501 елларда казылган, аннан бу эш 1530 елда дәвам иттерелгән. Озынлыгы ике чакрым чамасы, өске киңлеге —60. су өсге турында 25-30 метр булган каналны казып чыгу өчен ничә мең кубометр җир алырга кирәк булгандыр? Чыганакларда ун мең нугай һәм «күп меңләгән чнрмеш»неи канал казуда катнашуы телгә алына Шулай да. шундый зур каналны бу арада казып бетереп булмас иде. тарихчы II Ф Калинин әнә шундый фикердә торган Канал урынында ътек озынча күл үзенә күрә бер кече Кабан булган, дип саный ул Кайбер хәзерге белгечләр дә шундыйрак фикердә тора Әмма бит риваятьләрдә сүз елга турында бара «Болак» үзе дә төрки телләрдә «елгачык» дигән сүз. Мәсәлән. Ранфа урманчылыгында Казаннан егерме биш чакрымда гына Сер Болак елт асы агып ята «Болак» атамасы башка җирләрдә дә очрый Сонгы елларда үткәрелгән тикшеренүләр канал казылганга кадәр ул урында кыска, ләкин шактый мул сулы елга акканлыгын бәхәскә урын калдырмаслык итеп раслады. Елганың киңлеге 60-70 метр булган, тирәнле!е урта трэда 6.5 метрга җиткән (монысы ләм катламыннан беленә) Якын Кабаннан су алган елга тармакланып Казан суына койган \\ I гасыр башында янын ике тармагы булган Черек Болак дигәне Кремль үре яныннан ук агып үткән Зур Болак дигәне икенче култык хәзерге цирк урыныннан аккан Бораулау нәтиҗәсендә 300-400 метр чамасы киплегендәге һәм кайчандыр камышлыклар. куе таллыклар каплаган сазлык булганлыгы ачыклана. Риваятьләрдә, сиздермичә генә дошман килеп чыкмасын өчен, бу камышлык-таллыклар- ның әледән-әле чабылыпяндырылып торганлыгы әйтелә Кайбер риваятьләрдә исә Болак төбендә, яр буйларында чишмәләр куп булуы искәртелә Болакнын йомшак һәм саф суын эчәргә тоталар. Аны кушып камыр басалар, хан табынына да куела торган бик тә уңган-кабарган калачлар салалар. Болакның мул сулы булуы күлләр тезмәсенең су җыю мәйданы зур булу (йөз квадрат километрдан артык) белән аңлатыла. Кабан күлләре тирәсендә кул тимәгән кыргый урманнар шаулап торганда, күлләргә исәлсез-сансыз чишмәләр, инеш-елгалар койган. Әйтик. XVI гасыр уртасында хәзерге Пушкин һәм Куйбышев урамнары булган иңкүлектән шактый ук мул сулы инеш аккан Куйбышев мәйданы булган җирдә ул Гүзәй күленә агып кергән, аннан, хәзерге Тукай бакчасы булган урындагы сазлык буйлап боргаланып ага торгач. Болак башланган җирдәрәк Кабанга койган. Тагын да зуррак икенче агым. Әмә тавындагы күлдән чыгып. Кабанга хәзерге «Спартак» берләшмәсе тирәсендә тоташкан Чишмәле Түбән күлдән агып чыккан тагын бер инеш, икенче яктан килеп, турыдан-туры Болакка коя Әйтеп үтик, җитмешенче еллар азагында күптән онытылып беткән күл урынында җылылык үткәргече салдылар Күрәсең, сулы катламга да кагылганнардыр, трасса гел су белән тула Трассага тоташтырылган йортларның идән асларын да су баса, торбалар тутыга, җылылык күпләп әрәм була. Судан котылу әмәле берничек тә табылмый Үткән белән исәпләшмәүнең гыйбрәтле мисалы бу!.. Болак агымын үзгәртә торган бик тә сирәк елгаларның берсе булган. Ул үзенең бу сәер гадәтен канал казылгач та — безнең гасырның илленче елларына кадәр саклап калган Ел әйләнәсендә Болак Кабаннан Казан елгасына таба ага (урам исемнәре дә шуны раслый: «Уң Болак урамы». «Сул Болак урамы» ) Ә менә язгы ташу вакытында Казан елгасының һәм Иделнең суы Кабан суыннан югарырак күтәрелә. Болак исә бераз гына аптырап туктап торган да кирегә сыптырган. Су өсте биеклекләренең үзенчәлекле төрлелегеннән килеп чыга бу хәл Куйбышев сусаклагычы төзелгәнгә кадәр Якын Кабан яссылыгы диңгез өстеннән 49.5 метрга. Ерак Кабанныкы исә 52.5 метрга биегрәк булган Кыш азагына су тагын берничә метрга кими Ташу вакытында исә. диңгез өсте белән чагыштырганда. Идел суының биеклеге 56 метрга җитә. Менә шуңа су Болакка ыргыла, аны мөлдерәмә тутыра да, ярсулы шарлама булып. Кабанга ашыга. Дүрт-биш атна буена шулай дәвам итә Июнь урталарында Болак яңадан «акылга утыра» Кайбер елларда исә Болак үзенең агышын берничәшәр тапкыр үзгәрткән Казан елгасы ташыгач, аның суы кайту белән. Болак та элеккечә ага башлый. Аннан, бер-ике атна үтүгә. Идел ташый. Казан елгасының суы яңадан күтәрелә — бар да яңабаштан кабатлана. Идел суы белән мөлдерәмә тулган Кабан ярыннан ташып чыга, күлнең суы яңарып, сафланып ала. Ташу көчле булган елларда күлләрнең суы икешәр, хәтта өчәр тапкыр алышына Арткан су Урта Кабанга, аннан ике бугаз аша. Иделгә чыга Югары Кабан бу күлләр белән тоташмаган, әмма ул да. Дәүләкәи чокырыннан аккан кар суы тулып, ташый, арткан су бугаз аша Иделгә коя Шулай итеп, өч күл дә елга бер мәртәбә агым сулыга әйләнеп ала Бу исә үсемлек һәм хайваннар дөньясы өчен менә дигән шартлар тудыра. Кабанның әкияти балык хәзинәләре башлыча шуннан килә. Әмма мондый хәл илленче еллар урталарына кадәр генә дәвам итә шул. Башта әйтелгәнгә әйләнеп кайтыйк әле: шулай да. Болак нигә көньяктан төньякка аккан соң? Беренче карашка.’җавап гап-гади кебек: к\л-зәрнең үзәне Казан суына таба авыш булганга Әмма Идел бит 90 әнә капма-каршы юнәлештә зга? һәм. әгәр дә Кабан Иделнең иске юлы икән, киресенчә булыр иде Югары Кабан калган икесеннән түбәнрәк торыр иде (димәк, ул Түбән Кабан була). су. күлләрнең көньяк чигеннән агып чыгып, көньякка агар иде Моның сере алегәчә чишелгәне юк 3 •Г>у тсюзк шулка/Ьр д» ямьле ел чң'>ырышлы = ищлкайзр бай ки. ашһлй ямьле на уңайлы ирынны л биген рус җиреннлн таба алмассың, чит тараф шрди = t)a бар микән зле* Күл буенда басып торам Тонык соры су. Соры болганчык күк ТЭЦ морҗаларыннан * ургылып чыккан төтен белән аралашкан болыт сәләмәләре «Татарстан» кунакханәсе түбәсенә ышкылып үтә. Баш очымда ала каргапар каркылдый Тавышлары шыгырдавык. » ачулы мин аларны ияләшкән җирләреннән куркытып җибәргәнмен z булса кирәк. Ә урыны чыннан да «шәп» төрле төрле ташландык нар- - сәләр. чүп-чар. әчеп-күпереп яткан азык-төлек калдыклары Бераз ары ' рак. суны ярдан аерган сызыкка тияр-тимәс. иеп беткән эт үләксәсе ята. Хәтердә борынгы риваять яңарды Кайсыдыр бер ханның яшь килене Казан елгасына су алырга төш кән. ди Казан каласы ул вакытта әлеге шәһәрдән утыз-кырык чакрым читтә. Казан суының урта бер җирендә булган Чиләкләре белән биек тауга менеп барганда, килен егылган. Каенатасына ачуы чыгып, әйткән ди: «Тапкан инде шәһәр салыр урын?» Ялчылар бу сүзләрне шунда ук ханга җиткергәннәр Шәһәрне кайда төзик соң? дип хан килененә сорау биргән Килен ике балыкчыны елга буена бат ы к тотарга җибәрергә, алтын балык кайда эләксә, шәһәрне дә шунда салырга киңәш иткән Балыкчылар Казан суы буйлап киткәннәр, хәзерге Казан урнаш кан урынга килеп җиткәннәр Хәзер Сөембикә манарасы торган урын каршысында боларга чыннан да алтын балык эләккән Ьу җирнең бер өлеше таулы, икенче өлеше баткак булганга, хан янә килененнән яңа Казанны канда төзергә икәнлеген сораган Килене болай дип җавап биргән: Жиргә күмелгән казанның суы кайда утсыз кайнаса, шәһәрне дә шунда төзегез Берничә урынга казанны күмеп караганнар Бер урында казан суы чыннан да кайный башлаган. Шул урында шәһәр төзергә уйлаганнар Беренче диварларны салганда хан хезмәтчеләренә болай дип әмер биргән «Нигез казыганда сезнең яныгызга беренче булып кем килсә, шуны тереләй килеш кала астына күмегез» Беренче булып төзүчеләр янына хан малае килгән Алар аны тере ләй килеш жиргә күмәргә батырчылык итмәгәннәр, жәлләгәннәр Бер эт тотканнар да. аның урынына күмгәннәр Соңыннан, бу турыда белгәч, хан әйткән, ди: «Димәк, минем шәһәрем дә озак яшәмәс, иләр кулына калыр», дигән «Калин ельн 1М4ЧЫСЫ» XVI гасыр уртасында, Казан ханлыгы Рхс ыүләтен.» мшил гвч язылган «Казан тарихы» исемле әсәр шпорынын шартлы исеме Үиын турында иңл гына МЯГМүм \Л рус рухание булган, егерме ел буе. мг ханлык бхйсын дыры-пәнчы ук. Казанда ниыгән гелие гореф гадәтләрне fte.ii.iu хан сараена керен Йирн алган хәтта мөселман линенә :»ә күчкән .Ала каргалар батырайды Мине санга сукмыйча, аяк очымда ук арлы-бирле йөренәләр Эт үләксәсе янындагы чүпрәк-чапрак өеме тирәсеннән кыштырдау, чинау-чиелдау авазлары ишетелә, анда ниндидер ыгы-зыгы бар кебек. Днкъкатьләбрәк карасам — күселәр. Яна театр бинасы яныннан узам. Әле кайчан гына монда уйсу, сазламык жйр булган. XIX гасыр азагынача. шәһәрнең беренче электр станциясе төзелгәнгә кадәр, бу тирәне «Мүкле баткаклык» дип йөрткәннәр Менә шуларны искә төшерү белән минем башка «китереп сукты» да инде Корылыклы елларда, сазлыклар кипкәч, торф кабынып, айлар буе җир астында пыскып яна алган бит. Урманнарны төпләп-яндырып, ышна ачып иген иккәндә, ботак-сатак, агач төпләре әледән-әле яндырылып торганда мондый хәлләр аз булмагандыр. Риваятьтәге хикмәтле казанның сере ләбаса бу! Инде эт күмүгә килсәк, монысында гайре табигый нәрсә юк: Казан каласы җиде-снгез гасыр элек — корбанга кеше чалу гадәте бетеп барган дәвердә төзелгән Күл буенда басып торам. Моннан мең еллар элек булган күренешләрне күз алдыма китерергә тырышам. Баш очымда җете зәңгәр күк гөмбәзе. Каршымда иксезчиксез су. Күл сафлыгын, саз үләннәренең төчкелтем буын сеңдергән тыгыз жил җылы, вак дулкыннар куа. Зур- зур әйләнмәләр сызып, күл өстеннән салмак кына тилгән очып йөри Кояш шәүләләре суда аллы-гөлле тасмалар булып балкып китәләр. Яр сызыгы буйлап симез энә караклары куышып оча. Өзми-куймый черки безелди. Яр буенда яшел дивар булып калкып торган әрәмәлекләр һәртөрле кош авазлары белән тулы. Бераз гына колак салып торсаң, шыгырдауга охшаш тартар кычкыруын да, урман күгәрчене гөрләвен дә, чуллыкның сарык бәэлдәвенә охшаш өзек-өзек җырын да аерасың. һаваны сызгыртып ярып, бер көтү кыр үрдәге очып уза. Алар күл камышы, җикән камыш һәм күрән саргай сайлыккка төшеп утыра. Шундук эшкә дә керешәләр; озын муеннарын суга тыгып, тәпиләре белән ярдәм итеп, борыннары белән ләм сөзә башлыйлар. Башлыклары —' чибәр, зур ата үрдәк, кайгыртучан бакылдап, тирәләп йөзеп йөри Менә ул хәбәр салды Көтү шундук һавага күтәрелде. Бераздан мин якындагы камышлыкта җирән-сары төлке койрыгын күреп алам. Чип-чиста яшькелт суда агым тибрәтеп-селкетеп торган суүсемнәр арасында зур-зур балыклар ялкау гына йөзеп йөргәне күренеп тора. Менә бер урында кинәт борчак сипкәндәй булды — йөзләрчә вак балык. Алар, көмеш җилпәвеч хасил итеп, төрлесе төрле якка атылды: чуртан-’ юлбасар йөри, димәк. Мин бары аның сырт сызыгын һәм яшендәй елкылдап алган корсагын гына күреп өлгерәм... Тукта! Хыялга артыграк бирелеп ташламадыммы? Риваятьне искә төшерик. Алтын балыкны күлдә күп булган бик тә тәмле кәрәкә дип тә анлап була Кабан күлләре тезмәсен Казан суы белән тоташтырган Болак Казан елгасына нәкъ менә Кремль тавы янында коя бит Риваятьне күчерелмә мәгънәдә дә, иң туры мәгънәсендә дә анлап була. Аквариумнарда йөзә торган хәзерге алтын балык ranгади кәрәкәдән чыгарылган лабаса! Әле хәзер дә мондый күлләрдә тач кызылсуалтын төсендәге балыклар очраштыргалый. Миңа калса, риваятьнең асыл мәгънәсе шуннан гыйбарәт: кала салганда күлнең балыкка бай булуы да искә алынган. . Казан ханлыгы буйсындырылганнан соң ук сан алу кенәгәләре («Писцовые книги») төзелгән. Аларда күлнең корбан балык, сазан чуртан, судак, мәрсин балыгы, кырпы кебек иң һәйбәт балыкларга бай булуы әйтелә. (Кызыл балык күлгә, ташу вакытында, Иделдән керә) Балыкны Мәскәүгә туңдырып та, тозланган, кипкән, какланган-ысланган килеш тә йөге-йөге белән озатып торганнар. Уылдыкны, балык бавырын мичкә-мичкә сатарга алып киткәннәр. «Казан суы белән Кабан күлләре арасында 750 дисәтинә болын бар.— диелә шунда ук - Воевода, бояр балалары, стрелец йөзбашлары. дьяклар һәм подъячийлар моннан 21240 чүмәлә печән чабып ала Кабан артында. Кече Утар авылы янында, Еналиев болыны бар. анысыннан 2100 чүмәлә чабалар» ф Ханлык буйсындырылып күп тә үтми. Урта Кабан буенда Яна - Иерусалим монастыре (соңрак Воскресенский монастыре дип атала) 2 салына. Күлләр монастырьнын балык биләмәсе дип игълан ителә, балык ~ сату исә монастырь керемнәренең төп өлешен тәшкил итә башлый. £ Монахлар балыкны Казан халкына сатып кына калмый. (Рыбноряд- л ский урамында монастырьның махсус балык кибетләре була), тозлы, i каклаган балык белән бөтен Казан губернасын тәэмин итеп тора Хәер, бу ганимәт XIX гасыр башына «кадәр генә» җитә Шуннан 5 сон төп табыш чыганагын җуйган монастырьның эшләре кирегә китә ♦ башлый, ул тиздән ябыла. х ...Кичке шәфәкъ офыкны һәм төньяк ярдагы биек наратларны алтын ё төскә манды Тирә-як төн үткәрү урыннарына юнәлгән меңләгән кыр * казлары, торналар, челәннәрнең сузынкы авазлары белән тулды Яшел - яр борылмасыннан күл уртасына патшаларча мәгърур бер пар аккош ~ йөзеп чыкты (Казан тирәсендә аккошлар XVII — XVIII гасырларга л кадәр оялаган Моны Казаннан унбиш чакрым көнбатышта булган Ак - кош күленең исеме дә раслый ) ...Зирек куаклыгында каты чытырдау, авыр мышнау һәм түземсез- ♦ ләнеп мыркылдау ишетелә: кабан дуңгызлары гаиләсе су эчәргә төшеп Z бара Алар белән очрашмавың хәерлерәк Бу урында тагын бер аңлатма сорала Каюм Насыйри язып алган риваятьләргә караганда, Кабан күле буендагы урман һәм әрәмәлекләрдә заманында исәпсезхнсапсыз кабан дуңгызы йөргән Алар, иген нәрне таптап, түтәлләрне казып, кешеләргә зур зыян салганнар Шундый да зур һәм явыз булганнар ки хәтта, алыплар да күл буена ялгыз гына төшәргә җөрьәт итмәгән Сан алу кенәгәләрендә дә Кабан күлләре тирәсе кабан дуңгызы, аю. поши, селәүсен, төлке, бүре, куян кебек җәнлекләр белән мыжгып торганлыгы әйтелә Кондыз «хуҗалык лары» да, чолыклар да күп була. Күлләр тирәсе тикмәгә генә хан ның аучылык урыны булып саналмаган Әлеге таныкламаларның дөреслеген геологик тикшеренүләр дә раслый Күлләрне әрәмәләр юеш. үтеп йөргесез татлыклар, зирек куаклыклары, камышлыклар уратып алган булган Кабан дуңгызлары өчен җәннәт инде . Каюм Насыйри язуынча. Татар бистәсендә баш лап яшәүчеләргә балта белән юл ачарга туры килгән Җәйге челләдә дә монда салкынча куе күләгә хакимлек иткән, аяк астында су чапылдаган кан. шуңа к\рә. Казан ханлыгы җиңелгәч. халкын күчереп тормага!1Нар). Сан алу кенәгәләреннән күренгәнчә, моннан биш гасыр элек, Казан ханлыгк чорында, бу төбәктә авыллар шактый күп булган һәм аларның барысының да диярлек исеменә «Кабан» сүзе кергән: Кабан-Селик, Иске Кабан. Өч Кабан, Ташкабан һәм. ниһаять, гап-гади Кабан Шунысы кызык: бу авыллар һич тә күл тирәли урнашмаган, алар күлләрдән көньякта, гомуми озынлыгы 35—40 чакрым, киңлеге 15—20 чакрымлы төбәктә укмашып утырганннар. Кабан күленең төньягында исә мондый исемнәр бөтенләй очрамый. Борынгы авылларның бөтенесе дә диярлек катку һәм коры урыннарга утырган Алар тирәсендә элек-электән игелеп килгән кара туфраклы басулар, чабыла торган болыннар, көтүлекләр җәйрәп ята Кабан дуңгызлары көн итә торган аймаклар исә бу тирәдә бөтенләй юк диярлек һәм, күрәсең, булмагандыр да. Димәк, башка аңлатма эзләргә кирәк. Әле студент чакта ук күлнең исеме турында бик борынгы риваять ишеткән идем. Аны миңа бөтен гомерен Иске Бистәдә, Мәрҗани мәчете каршысында яшәп үткәргән Нәни апам (әниемнең бертуган апасы) сөйләгән иде. Күп гасырлар элек, әле «татар» дигән сүз дә булмаганда, бөтен татарлар да болгарлар дип аталып, шанлы шәһре Болгар тирәсендә көн итмәктә булганнар Менә бер заман исәпсезхисапсыз чирү белән кансыз Аксак Тимер җиһангир килә. Капаны яулап алгач, яшен- картын, хатын-кызны, бала-чаганы — берсен-бер аямыйча кырып бетерә. Бик азлар гына котылып кала. Алар арасында соңгы болгар ханы Габдулланың Кабан атлы улы да була. Бәк булганга, аны, олылап, «Кабанбәк» дип йөртәләр. Эзәрлекләүдән качып, канга баткан Кабанбәк мул сулы Чулманны кичә, карурманнар һәм сазлыклар аша үтә. Менә ул зур вә гүзәл бер күл буена килеп чыга Күл суы белән җәрәхәтләрен юуы була — алар төзәлә. Суны татуы була — тәнендә дәрман арта, күңелендә өмет уяна, бу кырагай төбәккә мәхәббәт бөреләнә. Апам күл тирәсендә үтеп чыккысыз урманнар, әрәмәләр җәйрәп ятуы, аларның төрле киекләр белән мыжгып торуы турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Ләкин Кабанбәк белән килгән кешеләр куркып калмыйлар. Алар урман кисә, өй сала башлыйлар, иген игәләр, балык тоталар, кыргый бал кортларының балын җыялар. Кабанбәк артыннан аның дуслары, туганнары, бүтән болгар кешеләре дә килеп утыра. Тиздән күл буенда гүзәл сарай, ә аның янында зур гына авыл үсеп чыга. Күл исә, Кабанбәк исеме белән. Кабан дип йөртелә башлый. Бу риваять чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килә? Иң элек, «ябышып җитмәгән» урыннар күзгә ташлана. Кабан буендагы Татар бистәсе XVI гасырның икенче яртысында гына, ягъни, Казан тар-мар ителгәч кенә барлыкка килә. Мәрҗани мәчете янындагы археологик казулар вакытында бу урында XVI гасырдан элек бернинди корылма да табылмый. (Апам сөйләвенчә, Кабанбәк кешеләре нәкъ менә шул тирәгә килеп утырган булганнар). Кайчакта апам риваятьне тәфсилләбрәк сөйли, яр буендагы иске зиратны да телгә ала иде. Укымышлылар кабер ташларындагы язулардан биредә Мөхәммәт пәйгамбәр дәвамчылары -— суфилар күмелгәнлеген беләләр Кабанбәк кешеләре монда килеп, гыйбадәт кыла башлыйлар Соңрак бу урында җомга гыйбадәтләре өчен мәчет салалар. «Элек беркем дә булмагач, зират каян килгән соң?» Минем бу «көфер» соравым апамның ачуын китерә: «Ә син сөйләгәнне тыңла Халык белми әйтмәс Булган булгач, булган инде Үзем уйлап чыгармадым, кана!» Кабанбәк кешеләре салып, аның исеме белән аталган «җиз авыллар» турында да сөйләштергәли иде ул. «Җиз» — бакырдан ясалган мәгънәсендә түгел, чәчәк атып торган, җанлы, түбәләре калай белән ябылган өйләре булган дигәнне анлата. Авыллар төп шәһәр тирәсендә 94 барлыкка килә. Казан алынгач, бу шәһәр мәчетләре, алтын гөмбәхзе сарайлары, бакчалары, ташпулатлары белән күл төбенә киткән, имеш Әгәр ап-аяз көндә, эңгер иңгән тып-тын сәгатьтә көймәдә күлнең уртасына йөзеп керсәң, төптәге гаҗәеп матур биналарны күрә аласын, су астындагы манарадан әйтелгән кичкеазанны ишетә аласың имеш... ф Мин бу хикмәтләрне исем китеп, әкият тышлаган кебек тынлый _ идем Казан тарихчысы Н Ф Калинин тишеренүләре белән таныш- 2 кач исә. бу борынгы риваять миңа бөтенләй башка яклары белән ачылды Казан тирәсендә казу эшләре атып барганда. Калинин Урта Кабан- ; нын ерак ярында бер бик борынгы кала урыны — кала-тау тапкан Ката t Казаннан да элек салынган булырга тиеш (XII—XII! гасырларда) 2 Галим таш корылмалар, кала тирәсендәге урларның аермачык эзләрен » ачкан, кала-тауның мәйданын үлчәгән Ул 7.5 мең квадрат метр тәшкил • иткән Кала үрдә (күл өстеннән 20-25 метрлар югарырак), соңрак Архих рей дачасы (хәзер анда авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты) ё урнашкан җирдә салынган. Бер яктан — тирән күл. Тагын ике яктан ' махсус тирәнәйтелгән табигый ерынты чокырлар уратып алган Дүртен якта - 7.5 метр тирәнлектәге, очлы казыклар ыржаеп торган сулы = чокыр. Чокыр артында — шундый ук биеклектәге ур. аның өстеннән нсә почмакларда манаралары булган имән дивар үткән Кала урыны риваятькә туры килеп бетми бетүен. Телдән-телгә күчә < торгач, мәгълүмат үзгәрми калмый лабаса. Ә бәлкем, риваятьнең бу- э тән. борынгырак вариантлары да булгандыр әле. аларда каланың урыны . да башкача күрсәтелгәндер? Тукайнын «Кисекбаш»ына күз салыйк Аның герое Карәхмәт Диюнең су асты шәһәренә, трамвайда бара «Зур завод Крестовниковны» (Хәзерге М Вахитов исемендәге химия комбинатын) үтә. көтмәгәндә, «бер сәхрәгә» ирешеп, «азрак җәяу aira табан» баргач. Кабан күленә житә Сүзнең Урта Кабан турында икәнлеге бәхәссез булса кирәк. Кала өчен шәп урын булган бу. Бердән. Урта Кабаннан көньякка таба үзләштерергә гаять уңдырышлы кара туфраклы җирләр җәйрәп ята. Икенчедән, чакырылмаган кунаклардан, күччә урдалардан саклану өчен бик уңайлы Каланы Иделдән ерып чыккысыз әрәмәлекләр. вак күлләр, сазлыклар һәм инешләр челтәре аерып торган Казан суы тамагыннан аны урман сарган, атлы гаскәр үтә атмаслык тирән тирән чокырлар ермачлаган үр калкулыклар чикләгән Шәһәрчеккә бары күл аша. көймәдә генә килеп җитеп булган Кала-тау урынындагы чүлмәк ватыклары, корал, аяк киеме, көнкүреш әйберләре калдыкларын тикшергәч. Н Ф Калинин аларда болгар әйберләре белән тулы охшашлык таба. Димәк, каланың йә борынгы Болгар белән багланышы әйбәт булган, йә аны Болгардан чыккан кеше ләр XIII гасырларда ук салган. Калинин үзе исә. калада тимерчеләр дә. коралчылар да. тукучы лар һәм чүлмәкчеләр дә булган, табылган әйберләр шушында ясалган, дигән фикердә тора Кабанбәк турындагы риваятьне дә телгә ала һәм «Бик тә дөрескә охшаган», дип бәяли «Биредә. Кабан күле буенда, хәзерге Казан территориясендә шәһәрчек булган, дип яза тарихчы һәм бу шәһәрчек кораллы отряд торган хәрби кальга гына түгел, даими торак урыны да булган» Н Ф Калинин кала-тауның яшен тагын да төгәлрәк аныкларга мөмкинлек биргән борынгы зират калдыкларын да таба Ул чордан ике кабер ташы гына сакланып калган Алар, болгар ташлары кебек үк. нәкыш төшереп, өске ягын михраб рәвешендә гөмбәзләп уентылап ак таштан ясалганнар Бормалы-сырмалы гарәп хәрефләре монда «Бөек әмир, хөрмәтле солтаннарның ярдәмчесе, җиңүче, ыругның мактанычы Мир Мәхмүт углы Хәсәнбәк» күмелгәнлеге турында сөйли Елын аерып булмый .»ллә үзе ашалган, әллә соңрак кырып-юнып ташлаганнар Уеп язу техникасына карап, Калинин әлеге таш XIII гасырда куелган дип исәпли. Икенче таш асыл нәселдән туган Алтын Бөртек атлы хатынга куелган Монысының үлгән көне аермачык укыла: һиҗринең 696 елы. зөлхиҗҗә аеның сигезенче көне, ягъни хәзерге вакыт исәбе белән 1297 елның 27 сентябре Апам телгә алган зират шул булса кирәк Кабер ташы 1297 елда куелган икән, димәк, кешеләр монда шактый элек, унөченче, ә бәлки, уникенче гасырдан ук яши башлаганнар Бу вакытта әле Казан каласының эзе дә булмый Монда исә — бәкләр, солтаннар күмелгән Димәк, ул — гади авыл гына түгел, төбәкнең үзенә күрә башкаласы булган. Бу таш нинди генә серләрне белми икән? Тарихчыларның: Болгар дәүләтендә хатын-кызлар күренекле урын тотканнар, политик тормышта да, сугыш эшләрендә дә катнашканнар, тигез хокуклы һәм мөстәкыйль булганнар дигән фаразын расламый микән ул? Бер шигырендә шагыйрь Гамил Афзал әнә шул турыда уйлана Мон булырлык, жыр булырлык Хәлләреннән хәбәр көттек Ташларга уеп язарлык Ниләр кылдың. Алтын Бөртек3 Бу ташлар хәзер Татарстан дәүләт музеенда саклана Шундый бер риваять тә бар; бүтән кабер ташлары, ханлык яулап алынгач, борынгы корылмаларның ташлары белән бергә, шушы урында ачылган Яна Иерусалим монастыре нигезенә салына. (Соңыннан — Архирей дачасы) Ә бу икесе монастырь башлыгы Гурий кушуы буенча калдырыла — ташларның матурлыгы, бизәлеш камиллеге аның исен китәрә. Кала янында гүзәл бакча да була. Аның турындагы риваять XIX гасыргача килеп җиткән һәм татар тарихчылары тарафыннан язып алынган. Казанлылар аны Сөембикә бакчасы дип йөрткәннәр Бакчада берсеннән-берсе матур биналар булган, гаҗәеп агачлар үскән, гүзәл боланнар йөргән, имеш. Риваятьнең кайбер вариантларында «мөгезе мәрмәр боланнар» (Г Тукай. «Печән базары...»), ягъни скульптур сыннар искә алына Әмма монысы, ай-һай, мөмкин эш микән — ислам сын ясауны тынган лабаса. Бу бакчада, җәйге айларда, хезмәтчеләре һәм гүзәл җенестән булган күпсанлы тумачалары белән Сөембикә дә ял итәргә яраткан дип сөйлиләр. Бу хакта язма чыганакларда да әйтелә. Калинин шундый нәтиҗә ясый: гади торак урыны гына түгел, төбәк үзәге, әмир резиденциясе булган бу Шәһәрчек Болгар иленең төньяк чикләрен саклау максатында салынган булса кирәк. Әмма соңрак. XIV гасырда. Болгардан күпләп күчеп килүчеләр исәбенә ул бик нык үскән. Казып тикшерүләр каланың озак яшәмәгәнлеген күрсәтә Якында гына салынган Казан каласы (аралары нибары алты чакрым) ханлыкның башкаласы буларак ныгып җиткәч, шәһәрчек сәүдә юлларыннан читтә калган, кальга буларак та хәрби әһәмиятен җуйгандыр. Шәһәрчек ханнарның җәйге ял урынына, ә Кабан әмирлеге җирләре аларның нәсел мирасына әйләнә. Ханлык буйсындырылганнан соң, ханның мирас җирләре барлык авыллары белән Яна Иерусалим монастырена бирелә, анда яшәгән халыкның күпчелек өлеше сөрелә Князь Василий Шуйскийның 1555 елда архиепископ Гурийга биргән льготалар грамотасында бүләк ителгән җир турында болай дип әйтелә «Ике мен чирек (ике мең гектар чамасы) сөрүлек җир. элекке патшалардан килгәнчә (ягъни Казан ханнары заманында булганча), барча урманнары, болыннары, күлләре. чолыклары, кондыз аулау урыннары, өч Кабаны белән монастырьга бирелә...» ’ Монастырь биләмәләренең чикләрен картага төшерсәк. «Кабан» исемен йөрткән авыллар тупланган әлеге район килә дә чыга Шулай итеп «Кабан» исемен йөрткән авылларның сере бик гади аңлатыла алар барысы да кайчандыр Кабан куле буенда урнашкан Кабан әмирлегенә кергәннәр, шуның исемен йөрткәннәр Хәер, соңрак мондый исемдәге авыллар бүтән төбәкләрдә дә барлыкка килә, аларның исемен ф элекке «Кабаннар»дан күчкән халык кушкан дип уйланыла Шулай итеп, борынгы риваять соңгы ноктасына хәтле диярлек Z раслана түгелме соң? Хәтта күл төбенә иңүе дә.. Шунысын истән чы- i гармыйк калатау Кабан күленең Шайтан почмагына, ягъни ашалу- _ убылу процесслары актив барган зонага якын Каланың мантый алма- ~ вы. ташлануының бер сәбәбе, бәлки, шулдыр да әле' Су асты арчео- * логлары бу тирәдә кайчан да булса «Татар Атлантидасын» тапмаслар 1 микән? 1 Тагын бер сорау кала: болгарларда «Кабан» дигән кеше исеме ♦ булганмы? ~ Кабер ташларындагы язулар һәм язма чыганакларга таянып е моңа да: «Әйе. булган», дип кисеп жавап бирә алабыз Шактый киң * таралган бу исемнең төрле үрнәкләре очрый Кабан. Кабанбәк. Ка- . банай. Ташкабан һ б Әлеге исемнәрнең кайтавазы булган фамилия- 5 л.ф Болгар чорыннан хәзерге көннәргәчә килеп жнткән; Кабаиаев. Кабанбаев. Кабанбиков һ б Күп кенә тарихчыларның фикеренчә. - болгарларда үзенә күрә кабан дуңгызына табыну яшәп килгән Бу ’ куәтле киек батырлык, куркусызлык символы булып саналган Шуңа * күрә дә борынгы ата-бабаларыбыз бу исемне ир балаларга бик теләп биргән Шулай да. Борынгы риваятьнең ышандырмый торган яклары да бар. Беренчедән. Кабан яки Кабанбәк исемле әмир бер генә чыганакта да теркәлмәгән Иске Казан салыну турындагы риваятьләрдә шул ук Габдулла ханның Алтынбәк һәм Галимбәк исемле ике улы гына бул ган, дип әйтелә. Икенчедән, даталарның туры килеп жнтмәве шикләндерә. Риваятьнең ИҢ борынгы вариантларында шәһре Болгар Аксак Тимер тарафыннан һижринең 700 елында, ягъни 1300 1301 елларда тар-мар ителгән дип сөйләнә Ә бит Аксак Тимер ул вакытта тумаган да була әле Тарихчылар фикеренчә. монда бөек каланы жир белән тигезләгән Алтын Урда ханы Мәни Тимер күздә тотыла булса кирәк Моның ише бутау'алыштырулар була торган хәл. Әмма, шул ук кабер ташларына карап фикер йөрткәндә, Кабан күле буендагы кала моннан элегрәк салынган булып чыга. Кабан атлы бәк. чыннан да. булган булып, күл буена килеп чыккан очракта да анда аны шау гөр килеп яшәп ят кап кала каршылаган булыр иде Шәһәр халкы күлне берничек тә атап йөртмәгәнмени? Әгәр ул чакта ук, ягъни XII XIII гасырлардан, күлнең үз исеме булган булса, киресенчә, каланың да. аннан чыккан кешеләр сан.in |вылларның м бөтен әмирлекнең i- бәк исеме белән түгел, бәлки күл исеме белән аталуы мөмкин Мәсьәләгә бүтән яктан карап карыйк Топонимика белгече про фессор Гомәр Саттаров «Кабан» сүзе борынгы төрки телдәге «Каб куб» тамырларыннан ясалган дип исәпли (моннан «кабу» «кубару» һб сүзләр чыккан) Ә бу ниндидер уентыны, чокырны аңлата «Кабан» ның борынгы мәгънәсе «кабылган». ягъни «уелган», «убылган жир» булып чыга Ул заманнарда күлләрне генә түгел, кайбер елгаларны да «Кабан кабалган» дип атап йөрткәннәр Мондый атамаларның кайберләре безнең көннәргәчә килеп жнткән Шул ук вакытта кыр луи ‘Аксак 1нмср (1330 Ш'>> Урт» \ ' •’’■Ч--1 .......... ..... Tmti.tii I НПО11Л Һ.М ү.и.чни М - ...................... Ч .................► • - Бьлгврги ЖНМС|ИСЧ ПОХОДЫ 1361 C-1.UI булган ДИП уйлниыла гызларын да «кабан» дип йөрткәннәр Бу сүз шул ук «каб» тамырына «ан» (җан иясе, җанвар) кушылып ясалган Еллар үтү белән беренче мәгънәсе (сулык) онытыла, икенчесе генә (кыр дуңгызы) кала. Шулай итеп, күл исеменең килеп чыгышын өч төрле аңлатып була. Бх бер үк сүзнең өч төрле мәгънәгә ия булуы белән бәйле: 1. Сулык. 2. Кыр дуңгызы. 3. Кеше нсеме. КайСысы дөрес соң? Минем үземә, икенче мәгънә чынбарлыкка якын кебек тоела Иик дисәң, төрки кабиләләр күл буена килеп чыкканда (моннан мең еллар чамасы элек), сүзнең борынгы мәгънәсе («сулык») җуелып өлгергән булгандыр инде. Кыр дуңгызы мәгънәсендә кулланылган ялгызлык исемнәре кун очрау да шул хакта сөйли булса кирәк. Ин борынгы рус чыганакларында да «Кабан күле» «Свиное озеро» дип тәрҗемә ителгән. Соңрак, «кабан» сүзе рус телендә ныклап урнашып өлгергәч кенә. «Кабанье озеро» дип. тагын да соңрак исә «Кабан» дип кенә яза башлыйлар. 5 Бервакыт минем кулга кызыклы гыйльми китап килеп керде. Анда КаЗан һәм Кабан күле, риваятьләргә таянып, динозаврлы урыннар рәтенә кертелгән иде. Китапның исемен лә. авторын да хәтерләмим (чит ил галиме булса кирәк) Бер рәсем генә аермачык хәтердә калган: арткы планда Сөембикә манарасы, алда — тыныч кына җәйрәп яткан күл. ә судан тешләрен ыржайткан аҗдаһа башы сузылып тора. Чыннан да. риваятьләрнең берсендә, безнең шәһәр урынында кайчандыр берсе-берсе «бүрәнә хәтле» еланнар булган, диелә. Аларның башлыклары ике башлы, оча торган елан Аҗдаһа, имеш (Хәер, баш саны төрле вариантларда төрлечә йөри — бердән алып уникегә кадәр) Бу төбәктә кала салырга уйлаган ханның хезмәтчеләре сихерчегә мөрәҗәгать иткәннәр. Ул исә болан ди: агачларны кисегез, күп итеп салам, чыбык-чабык китерегез Язын, җир кипкәч, еланнар салам аегына кереп тулыр ут төртәсе генә калыр Шулай эшлиләр дә Еланнарны юк итәләр, ә башлыклары Аждаһа кап-кара төтенгә уралып очып китә дә Кабан күленә төшә. Шул заманнардан бирле ул күл төбендә яши. ди. һәм казанлыларга үч итеп, йә үзләрен, йә балаларын су астына алгалый имеш Кайбер вариантларда Аҗдаһа су төбе патшалыгы төзеп, явыз Диюгә әйләнә. Тукайның «Кнсек- баш»ында да әнә шул вариант уйнатыла: Әй дулый' Мәлгунь Дию. ай гартыла' Акыра ямьсез, каты жир селкенә. Халык фантазиясенә хас котылгысыз арттыруларны алып ташласаң. легенда шактый ук реалистик төс ала. Казан иң әүвәл салынган үр Елан тавы дип йөртелгән. Хәзер анда — борынгы монастырь корылмалары. Ул да шул «елан» сүзенә бәйле рәвештә «Зилантов монастырь» дип йөртелгән Үр белән янәшә бәләкәй генә Елан күле булган. Легендада шул чаклардагы игенчелек тә чагылыш тапкан: яңа җирләрне үзләштерү — ышна ачу. урман төпләү-яндырудан башланган. Әлбәттә, инде, моның өчен тимер хезмәт кораллары булу шарт. Безнең якларда алар мен ел чамасы элек барлыкка килгән дип уйланыла Күрәсең. нәкъ менә шул вакытлардарак Елантаудан ерак түгел Биш Балта дигән татар саласы барлыкка килгәндер дә. Исемгә керерлек булгач (бу исем безнең көннәргә дә килеп җитте), ул чакта шул кадәр (биш!) балтаның нинди зур байлык булуын чамаларга мөмкин. Әлбәттә, легендаларның барыннан да элек халыкның ижат жнмеше икәнен, турыдан-туры, рационалистик аңлатуга кайтып калмавын истән чыгармыйк. Әйтик, оча торган , елан түрындагы легендалар борын- . гы Болгарда да. Суарда да. Биләрдә : дә таралган булган Чистай янын- : дагы Юкәтау. Алабуга янындагы Шайтан каласы әнә шундый әкәмәт ' зур еланнарның яшәү хрыны булган : дигән сүз калган. Болгар иленең ‘ Чишмә елгасындагы чик б\е шәһәрчеге Елантау дип аталган Хәзер дә * анда Елантово исемле рус авылы бар. ■ Кайбер галимнәр. Аждаһа. Змей- < Горыныч кебек әкиятн каһарман- ■ нар турындагы дөньяда киң тарал- . ган легендаларда кешелекнең оча • торган кәлтә яисә башка төрле дино- " заврлар хакындагы тарихи хатирәләре чагылыш таба, дип исәплиләр. : Зирәк акыл һәм үлемсезлек символы — оча торган елан Идел Болгарының гербын да бизәп торган Соңрак ул Яна Болгар дип йөр < телгән Казанга да күчкән. Иван Грозныйның бабасы Иван III. хан гас- ' Кәрен жиңеп. Казанны алгач, титулларына «Болгар князе» исемен дә өсти, байрагына борынгы Болгар гербын төшертә Бу сурәт ялган Дмитрийның печатендә, патша Алексей Михайловичның байрагында безнең көннәргәчә килеп житкән ул «аждаһа» бер башлы, тавык ныкы кебек дүрт тәпие бар Кошныкы кебек гәүдәгә елан койрыгы тоташкан, зур итеп ачылган томшыгыннан елан теле чыгып тора XVIII гасырда әлеге «аждаһа» тагын бер үзгәреш кичерә 1730 елда аны Казан губернасының рәсми гербы итеп раслаган Указда болай диелә «Елан кара, алтын таж — Казан тажы кигән, канатлары кызыл, төп төсе ак» Мондый бизәлеш борынгы болгарларның күзаллауларына ни дәрәжәдә туры килгәндер — анысын әйтүе кыен, һәрхәлдә, оча торган Елан бүген казанлыларның күбесенә күп төрле значоклар, открыткалар, сувенирлар аша әнә шундый «кыяфәттә» таныш. Тик канатлы елан нигә әле нәкъ менә Кабан күленә «төшкән?» Монда күлнен ел саен берәр яки хәтта берничәшәр кешенең башына житкән усал холкы хәлиткеч роль уйнагандыр Күл төбендәге салкын чишмәләр, мәкерле чоңгыллар, су асты агымнары турында риваятьләр күп йөри Кабанның бу үзенчәлеге төптә яши торган усал көчләр турында төрле-төрле легендалар тууга да сәбәпче булгандыр Андрей Протопоп 1560-1563 еллар арасында язган «Патшалар шәжәрәсенең дәрәжәләр китабы»нда 1 казанлылардан ишеткән тагын бер легенда китерелә Мөхәммәт Әмин ханның Горшанда исемле искиткеч чибәр һәм акыллы сеңлесе булган, имеш Татар гыйлеменә һәм «төрле жен күрәзәсенә» өйрәнгән бу кыз Казанның алыначагын берничә ел алдан әйтеп бирә Күрәзәсе раска чыккач, жиңүчеләр кулына эләкмәс өчен. Кабанга ташлана һәм су анасына әйләнә Айлы төннәрдә кыз судан чыгып шәһәр бхйлап моңаеп йөри, имеш Кремль үренә менә, хан сарае хәрабәсен урап чыга, жнмерелгән мәчетләр янында озаклап басып тора Татар бистәсендә яшәүчеләр әле XIX гасырда да сөйли торган булалар хан кызы жәйге кичләрдә алтын тарагы белән чәчләрен тарап утыра, берәрсе күрә калса, йодрыгын янап, суга чума, имеш '«Книги степенная царского родословии» Балаларны да шул гына ала — заманында аның киңәшен тотмаганга, үзара ызгышларны туктатмаганга үч итә, янәсе. Г. Тукайның поэмасында бу легенда да чагылыш таба: Су анасы, бик явыз, йөзе кара Ел да бер угланны нә бер кызны ала Легендада чынбарлык белән «шагыйранә ялган» бергә үрелгән. Мөхәммәт Әмин ханның (1518 елда үлгән) чыннан да Гәүшәркат исемле сеңлесе булган) рус чыганакларына йә Коршенда, йә Горшанда, йә Ковкошад булып кергән). Абыйсы үлгәч, ул Казанга нигез салган Олы Мөхәммәт династиясенең бердәнбер вәкиле булып калган. Гәүшәркат Мәскәү белән тыныч яшәү яклы була, халык та ярата үзен. Бер заман ул хәтта ханлык белән дә идарә итеп ала. Әмма сарай фетнәсе нәтиҗәсендә тәхеттә аны Җан Гали хан алыштыра... Бер сорау туа. Кабан күле сулы горизонт аша Иделгә тоташкан булмадымы икән? Мондый фикергә мәкерле су асты агымнары турындагы риваятьләр генә түгел, XVIII гасыр азагында ук Кабанда үткәрелгән беренче фәнни тикшеренүләр дә этәрә. Ашалу процессларының гаять тиз баруы да шул фикергә куәт өсти — моның өчен су агымы кирәк бит. Ләкин соңгы елларда Н. М. Минһаҗева үткәргән тикшеренүләр Кабанда бернинди су асты чишмәләре дә, су асты агымнары да тапмады, чөнки күлләрнең төбе ләм белән капланган: Якын Кабанның бөтен күләменең өчтән ике өлеше, Урта Кабанның өчтән бере, Ботан бугазының уннан тугыз өлеше, Болак — йөз проценттан да артыграк. (Хәзер Болак төбе элекке су өсте биеклегеннән дә өстәрәк!) Кипкәндә мондый ләм тоташ бер таш булып ката. Ләм үтәдән-үтә күкертле водород, авыр металл кушылмалары белән агуланган. Мондый күлдә хан кызы түгел, пәри дә чыдамас! 6 Исмәгыйл Әҗемов үлгәннән соң ун-унбиш еллар үткәч, яңадан хан казнасына «тап булдым». Бу юлы инде бу имеш-мимеш тә, җеп очы гасырлар төбендә җуелган риваять тә түгел, ә хәзинәне үз күзләре белән күреп, үз куллары белән капшап караган кешенең таныкламасы иде. «Спартак» су станциясе өлкән тренеры Равил Хәйрулла улы Богдановны мин студент чаклардан ук беләм Равил абый кырык елга якын гомерен Кабанда үткәргән, аны аркылыга-буйга йөзеп узган. Ул тәрбияләгән спортчылар арасында күренекле мастерлар да аз түгел. Бер тапкыр шулай, яшь спортчыларның ишүен күзәтеп, ярда утырганда, ул әлеге вакыйганы сөйләде. Мин аны шунда ук (1980 елның җәе иде) язып та алдым. Алты елдан соң кабат очраштык. Равил абый инде күлнең каршы ярында — «Динамо» станциясенең директоры булып эшли иде. Элек сөйләгәннәрен, сүзгә-сүз диярлек, кабатлап чыкты. Дөреслегенә шикләнергә сәбәп юк, Богдановны бераз гына булса да белгән кеше раслар: ышанычлы кеше, сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. — 1949-1950 елларда булды бу. Җәй иде, июнь яки июльдер. Казанда ниндидер ярыш бара иде, баскетбол буенча икәнен соңыннан гына белдем.1 Читтән килгән берничә спортчы миннән көймә алып торды. Бик яхшы хәтерлим, якшәмбе, аяз, эссе көн. Ярышлар беткәч, Бу ярышлар Казанның «Динаме» стадионында 1949 елның 10—15 июлендә үткән Соңыннан моны бу чор газеталары ярдәмендә ачыкладым 1 бераз ял итеп, күнел ачып аласылары килгән, күрәрен. Бераздан күл өстендә шау-шу купты Көймә капланып, берсе су төбенә киткән икән Хәтерләп калган идем үзен — озын буйлы, кара-кучкыл йөзле чибәр егет иде. (Соңыннан бу вакыйганың да шаһитлары табылды — Р М.) Батып үлгән егет Баку спортчысы булып чыкты Зур гына бер тү- ф рәнең улы икән. Телеграмм суктылар, әтисе килде. . Нишләмәк кирәк. ? зур кайгы инде. Без ул килгәнче үк ике көн рәттән мәетне эзләдек. | Әтисе килгәч, безне тагы җыйды Улымның гәүдәсен зинһар өчен £ табып бирегез, ди. Ни эшләсәгез дә эшләгез, тик ансыз кайтып кит- '~ мим, ди. Мең тәңкә акча да вәгъдә итте Җыелышып баш ватабыз — нәрсә эшләп була? Җәтмәгә кермәде, * нинди дә булса бүтән әмәл табарга кирәк Заводта күп итеп берничә * җәпле тимер ыргаклар ясаттык, күпме кирәк бау сатып алдык — шөкер. 2 түләр кеше бар Тотындык күлне буеннан буена «сөрергә» Алтымы, си- ♦ гезме көймәдә һәр ике көймә арасында аркан сузылган. Арканга = нечкәрәк бау белән дистәләрчә ыргаклар бәйләнгән Ни генә тартып £ чыгармадык төптән! Солдат термосы, борынгы бил каешы, тимер шлем. < Гражданнар сугышы вакытыннан калган кораллар дисеңме . Егетне 7 генә таба алмадык Кинәт бер ыргак нәрсәгәдер эләгеп калды. Көймә. ® комга утыргандай, шып туктады Бөтенебез шул турыга өелештек, тар- л табыз бергәләшеп. Берничә ыргак кадалган булса кирәк, шуңа күрә г: берничә баудан тартабыз. Аз-азлап кузгалды кебек бу. Тик авырлыгы' ’ «Ни булыр икән?»— дип баш ватабыз Бәлкем, машина-фәләндер? һәм менә судан күренде. Ни дип уйлыйсыз? Мичкә' Кечкенәрәк * кенә бер мичкә. Биеклеге күп булса бер метр булыр. Ә авырлыгы Таш төясәң дә алай булмас. Кая ул таш! Тимер дә алай булмый! Баулар шартлап өзелер сыман Суда килеш бит әле! Мәгънәле генә карашып алдык — хәерлегә булсын, янәсе — Ниндирәк иде соң ул? — Мичкәме? Әйтәм бит инде, гап-гади бер мичкә. Имән булса кирәк, шактый борынгы күренә. Ниндидер соры таплары бар Ихтимал кайчандыр соры төскә буялган булгандыр Ә бәлкем, күгәрек табы гынадыр — Бәлки анда тозлы кыяр, яки тозлаган кәбестә булгандыр? Равил абый чын-чынлап үпкәләде — Үзем генә булсам бер хәер Әйтеп торам бит. коточкыч авыр иде дип Я алтын, я көмеш Бүтән берни дә түгел. Соңыннан Казан университеты галимнәре белән исәпләп карадык Әйе. тимер дә. хәтта кургашын да бу кадәр авыр булмас иде Тыгызлап тутырган алтын көмеш әйберләре генә шундый зурлыктагы мичкәдә. 20-25 пот. ягъни 300-400 килограмм тартачак. — Ярый, шуннан ни? — Ни дип Тырышабыз инде, ничек тә сөйрәп чыгарып, көймәгә салмакчы булабыз Астына бау кертер идең - буй җитми Ике ягыннан дүртәүләшеп эләктереп өлгергән идек, кузгалмый гына бит' Шуннан, арабыздан беребез (хәтерем ялгышмаса. Константин Фролов булса кирәк): «Юк. егетләр, болай булмый, моның ише тәрене күтәрергә көчебез җитмәс. Әйдәгез әкренләп ярга таба ишик Сайрак җиргә җиткәч, ничек тә сөйрәп чыгарырбыз»,— диде Ул көймәгә берүзе утырган иде. Безне кат-кат кисәтеп, мичкәдән кулын ычкындыр ды да. ишкәкләр янына китте. Әмма Кулын ычкындыруы булды, мичкә коточкыч авырлыгы белән безне сөйрн башлады Мичкәнең ике ягыннан кадалган тимер ыргаклар, тураеп, баудан ычкынды Без дә кулдан ычкындырырга мәҗбүр булдык, чөнки мичкә үзебезне дә күл төбенә өстери иде . Дөньяда күпме яшәп, бу кадәр авыр нәрсәне күргәнем юк иде Ул урынны соңыннан ыргаклар белән кат кат «сөреп» чыктык — Эләкмәдеме? — Кая ул' Күрәсең, ләмгә чумган. Бнш-алты метрлап булыр... — Ә земснаряд анда эшләмәгән идемени? — Юк — Берәр кая хәбәр итәргә уйламадыгызмы? — Кая хәбәр итәсең ди? Кирәк кеше болан да белә. Артыгы белән. Ул имешмимеш таралды, мин сиңа әйтим! Минем янга гына да ничә кеше килде... Равил абыйдан әлеге урынны күрсәтүен үтендем Сер ясап маташмады. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: бу урын Әҗемов карт әйткән җир белән нигездә туры килә иде Эзли торгач, тагы бер шаһит табылды. Исеме — Владимир, фамилиясе — Сучков. 1949 елда аңа унөч яшь булган. Ул ишкәкчеләр секциясенә йөргән һәм әлеге мичкә табылган көнне Равил Богданов көймәсендә утырган. Аның истәлекләре Равил абый сүзләрен тулы- сынча диярлек раслый. Ләкин кайбер җитди аермалар да бар. Иң мөһим аерма шунда: Владимир сүзләренә караганда, күл төбеннән күтәрелгән әйбер мичкә түгел, сандык, имеш. «Мин ишкәктә утыра идем.—дип сөйли Володя,—Әлеге нәмәстәне күтәрә башлагач, көймәнең койрыгы сута иңде, су керә башлады. Шуңа күрә мин. ишкәкләрне кулдан ычкындырмыйча, көймәнең борынына сузылып яттым, әлеге әйбер миңа якыннанрак күренде. Өсте, чыннан да. түгәрәкләнеп килә, ләкин сандык икәнлеге аерым-ачык иде». Аның сүзләренә караганда, сандык бик борынгы формада ясалган, тимер кыршаулар белән ныгытылган булган. Зурлыгын да ул. Богдановка караганда, зуррак итеп күрсәтә — 130—150 см чамасы, ди. Икенче аерма. «Сандык кулдан ычкынып, яңадан күл төбенә төшеп киткәч, -дип сөйли Владимир, көймәдәгеләр үз эшләрен дәвам иттеләр, баткан спортчыны эзләделәр. Ә икенче берәүләр исә, шундук ДОСААФ станциясенә барып, водолазлар алып килделәр». Алар озакламый килеп җитәләр һәм шул ук көнне күл төбенә төшеп әлеге хәзинәне эзли башлыйлар. Ләкин тимер ыргаклар белән «сөрелгән» күл ләм боткасына әйләнгән, суда берни дә күренми. Шуңа күрә водолазлар, күпмедер вакыт маташканнан соң, кире кайтып китәргә мәҗбүр булалар Бу вакыйгада катнашкан тагы берничә кеше исән булырга тиеш, ләкин аларны әлегә таба алганыбыз юк. 7 « Казан елгасыннан баксаң, тау шундый биектер, башны чеең каравы да кыен. Тау башында шәһәр: патша сарайлары, галәмәт биек таш мәчетләр торыр...» Ашрг* Курбс*н*. XVI гасыр. Камалыштагы Казан халкы су алган җир асты чишмәсе турында өлкән яшьтәге казандылар арасында әле дә төрле имеш-мимешләр йөри. Риваятьләр дә бар. Камаучылар качып чыккан сатлык җаннан чишмәнең кай турыда икәнен беләләр дә аны шартлаталар. Елъязмаларга караганда, бу хәл казанлыларны зур сагышка сала. Начар су эчүдән алар арасында төрле кизүләр башлана. Каланың язмышын шактый дәрәҗәдә әнә шул да хәл итә. Бу чишмә XIX гасыр башларынача агып тора, күп тапкырлар әдәбиятта да тасвирлана Кремль диварының тышкы ягында. Ленин күпереннән ерак түгел, хәзерге таш баскыч турысында булган ул. Болакка койган Утыз меңлек гаскәр һәм тагын шул чама шәһәр халкы өчен асылда бердәнбер ару су чыганагы була ул. Көчле чишмә, димәк Тикшеренүләрдән күренгәнчә. су Кремль тавы астындагы известьташлы катламнар аша үтеп килгән Чишмә суы чүлмәк торбадан кальга янындагы Таһир мунчасына да агып торган Чишмәдән Нургали манарасына яшерен җир асты юлы үткән (шуңа да руслар әлеге манараны соңыннан «Тайницкий» дип атаганнар) Сакланып калган таныкламалардан күренгәнчә, юлның өсте таш гөмбәз белән ныгытылган булган Манара эченнән юл таш баскыч буйлап аска төшә, шәһәр дивары астыннан үтеп. чишмә чыга торган турыга барып җитә Шул ук юл аша камалган шәһәрдән дә чыгып булган Чишмәне шартлатыр өчен. Таһир мунчасы диварларына ышыкла нып. җир астында икенче бер юл казый башлаганнар Йөз сажинлап үткәч, суга төшүчеләрнең тавышлары ишетелгән, имеш Шуннан соң берничә мичкә дары тәгәрәтеп керткәннәр Риваять буенча, мичкә өстендәге шәмне кабызгач. Иван Грозный чатырында да шундый ук шәмгә ут алалар Чатырдагы шәм янып бетә, шартлау ишетелми Ярсыган патша шартлату остасының башын кисәргә боера Аның башы патшаның аяк астына тәгәрәп төшүе була, көчле шартлау тавышы ишетелә. Патша жир астында шәмнең начаррак януын исәпкә алмаган, имеш Тарихчылар, риваятьнең бу өлешен хыял жимеше булырга тиеш, диләр Чөнки шартлату эшләренә җитәкчелек иткән Бутлер атлы «немец» (милләте буенча ул инглиз булган, «немец» сүзе бу очракта чит ил кешесе дигәнне генә аңлата) исән кала, балда майда йөзә (Атаклы Казан химигы Бутлеров — аның токымыннан.) Кагыйдә буларак, шәһәрләр кальгадан түгел, ә тышкы шәһәрдән башлана Тарихчылар, безнең Казанны да эчәргә суы булмаган Кремль тавыннан түгел. Черек күл итәгеннән башланган, дигән карашка күнә баралар Черек күл. Мунча күле. Пычрак күл һб лардан торган күлләр тезмәсе турында күпләрнең ишеткәне бардыр Ә менә аларның күлләр түгел, бәлки буалар булуын снрәк кеше беләдер Буалар агым сулы була, су югарыдагысыннан түбәндәгесенә улаклар яки чүлмәк торбалардан агып төшә Геология минералогия фәннәре кандидаты Е. Станкевнчнын тик шерснүләреннән күренгәнчә, бу тирән батынкылыкта борын заманда әрәмәлекләр басын киткән уйсулык булган, аны инеш ярып үткән Инешне уң кул якта тибеп торган күпсанлы чишмәләр туендырган Шушы инеш һәм чишмәләр, соңыннан буалар, шәһәр үсешенең беренче чорында аны су белән тәэмин итүнең төп чыганагы булган да инде Халык арткан саен, күлләр пычрана барган Күл исемнәре әнә шул хакта сөйли Пычрак күл Иң астагы бу күлнең мәйданы ун гектардан артык була Күл. дөресрәге, аның урынында калган баткак уйсулык (Батурин урамы тирәсе) безнең гасыр урталарына кадәр килеп жнтә һәм бары Куйбышев сусаклагычы төзелгәч кенә, тәмам юкка чыга. Ул. күрәсең. Казан елгасының иске эзедер. Ләм һәм торф катламыннан күренгәнчә. заманында күл шактый тирән булган XV гасырга ул шул кадәр пычрана ки. суы малга эчерергә дә ярамый башлый һәм бары Кремльнең, төньяк көнчыгыш өлешен сакларга ярдәм иткән табигый тоткарлау төсендә генә күпмедер әһәмияткә ия була Мунча күле Исеменнән күренеп тора тирәсендә мунчалар тезе леп киткән XVI гасыр урталарында, сан алу кенәгәләренә теркәлгәнчә, күпләгән хосусый мунчалардан тыш. монда таштан салынган зур бер казна мунчасы да булган Ул заманнарда күбесенчә селте белән юын салар да. бу күл дә аз-азлап пычрана бара һәм XVI гасырда шулай ук Пычрак күл (Югары Пычрак күл) дип йөртелә башлый Югары Пычрак күл катлам ашалу-юылу белән хасил булган дигән фикер бар Инде тәмам сасып беткән күлне 1886 елда күмәләр Күп тә 103 үтми, бу урында яңадан уенты барлыкка килә, якадан су жыела Күл. әйтерсең лә. бирешергә теләми Шәһәрдә бу хәл турында акылга сыймаслык сүзләр йөри Күл үзен соңгы мәртәбә безнең көннәрдә дә сиздереп куйды катлам юылу сәбәпле. Ленин урамындагы Пассаж бинасының төньяк өлеше ишелеп төште. Черек күл.. Н М Минһажева исәпләүләреннән күренгәнчә, бу күлнең дә мәйданы ун гектар чамасы булган Шулап итеп, буалар системасының гомуми мәйданы Югары Кабанныкыннан зуррак булып чыга. Черек күл тирәсендә бораулагач, аның культуралы катлавы гаять зур булуы, егерме, урыны урыны белән утыз метрга житүе беленде (Кремль тавында исә ул нибары ике өч метрлап кына) Күрәсең, шәһәрнең кеше иң тыгыз утырган үзәк өлеше булгандыр бу. Исеме үк күрсәткәнчә, бу күл дә хан заманнарында ук пычран- ган-чергән була. Моңа, күрәсең, янында гына урнашкан ат абзарлары да ярдәм иткән. Аларда утыз меңгә якын ат булган, дип сөйлиләр Черек күл исеме (русчасы — Черное озеро) аның урынында барлыкка килгән парк исемендә сакланган Черек күлне Чишмә күленнән агып торган инеш туендырган. Зур булмаган бу күл хәзерге Красин урамы тирәсендә, ягъни Черек күл батынкысының уң ягында була. Чишмә күленең суы кайчандыр аеруча тәмле булган, аны ипи пешерергә тотканнар, дигән риваять бар XVI гасыр урталарына ул да пычраныпләмләнеп бетә, 1774 елда күмелә XVI гасырда чагыштырмача чиста булып чылбырның өске буыннары — соңыннан Николай күле дип йөртелгән күл һәм Чиста күл генә кала Кайбер таныкламаларга караганда болар икесе тагын да элегрәк бер тоташ күл — Ак күл булган Күлләр тирәсендә тимерче һәм чүлмәкче алачыклары торган, бу да аларның пычрануына китергән. Яшерен чишмә шартлатылгач. камалыштагылар суны шуннан алырга мәж- бүр булган Чиста күл 1812 елда. Николай күле 1842 елда күмелгән. Борынгы шәһәр мәйданында, хәзерге Ирек мәйданы тирәсендәрәк Черек күл тезмәсенә кермәгән тагын бер күл булган. Элекке исеме безнең чорга килеп житмәгән. соңрак аны Бассейн дип (якындагы Бассейн урамының исеме шуннан алынган) яки. Театр мәйданы исеме буенча. Театр күле дип атап йөрткәннәр Аны да чишмәләр туендырып торган. Арткан су Касаткин тау урамы буйлап Казан елгасына агып торган. Монысын XIX гасыр уртасында күмгәннәр. Әлеге күлләрнең язмышы безгә, хәзерге буынга, гыйбрәтле бер кисәтү булып тора. ' Шәһәр дивары яныннан Болак агып торган, ул да Казан халкын су белән тәэмин итүдә зур роль уйнаган Болакның уң ягында тыгыз урнашкан Түбән тышкы шәһәр, сулда Кыраиш бистәсе булган Болактан төрле-төрле кярханәләр су алган, тотылган суны да Болакка түккәннәр. Археологлар Кремль тавында аркылы кисеме кырыкка-кырык сантиметр булган агач улак таптылар Улак хан сараеннан. Кремльнең башка жәмәгать корылмаларыннан Болакка таба сузылган Күрәсең. Казандагы беренче канализация коллекторыдыр бу Шәһәрнең төп өлеше, әлбәттә, мондый «унайлык»тан мәхрүм була, бөтен пычрак агынтылар ачык канаудан шул ук Болакка яки Черек күл батынкысына агып тора Менә шуңа Болак инде XV гасырда ук эчә торган су чыга нагы булудан туктап, асылда дренаж һәм канализация канавына әйләнеп кала. Әмма хикмәт пычрануда гына да түгел. Сонгы елларда үткәрелгән тикшеренүләр шуны күрсәтә: күлләр тирәсендәге үтеп чыга алмаслык карурманнар инде XIII-XIV гасырларда ук тулысынча диярлек кисеп бетерелә Җирләре сөрелә Шуның нәтижәсендә Кабанны туендырып торган иксез-чиксез инешләр, ермаклар. чишмәләр башта зәгыйфьләнә, аннан бөтенләй кибә. Бу хәл Болакның да саегуына китерә. Болак ул заманда мөһим транспорт юлы 104 була бит кораблар Иделдән һәм Казан елгасыннан акын аша Якын һәм Урта Кабанга иркенләп үтеп йөриләр Болак суы элек-электән берничә тегермәннең ташларын әйләндергән Ике тегермән сан алу кенәгәләренә дә теркәлгән, берсе хәзерге пединститут бинасы янында, икенчесе Болак тамагында булган. Көймә- * ләр үтен йөри алсын өчен махсус шлюзлар да төзелгән. Шлюзларда су г тирәнлеге ике метрдан да ким булмаган, бу исә шактый зур Идел ко- " рабларына да керергә мөмкинлек биргән XV гасыр азагында Болак нык кына саега. Кабанның яр буендагы _ Әрмән бистәсенә һәм башка торак пунктларга суднолар үтү кыенлаша ~ Елганы чистарту, тирәнәйтү ихтыяҗы туа һәм менә XV XVI гасырлар t чигендә Болакка беренче реконструкция үткәрелә Төньяк урманнарын ; нан куып китерелгән «меңнәрчә чирмеш» һәм көньяктан килгән нугайлар. - хан назирләре күзәтчелеге астында, яңа су юлы казып. Болакны турай ♦ талар Тышкы шәһәр әйләнәсен дивар белән уратканда Болак ярын бу z pan ныгыталар, төбен ләмнән арындырып, имән ярка түшиләр XIX га- 2 сырда булган зур янгын вакытында метр ярымлы ләм катламы астын- ' нан көтмәгәндә әнә шул иске, әмма әле нык имән түшәмә килеп чыга Елъязмалардан реконструкциянең хосусан оборона максатында үткә релүе күренә Болак кальганың ур чокырына әйләндерелә Дренаж ягы да күздә тотылгандыр инешнең түбән, баткак ярлары буендагы урамнар пычракка, мәңге кипмәс күлдәвекләргә күмелеп утыра торган , була. Болакны тирәнәйткәннән соң аяк асты кипши төшә Болак турында князь Андрей Курбский бодай дип яла. « Көнчы гыш тарафтан - Казан елгасы, көнбатыш тарафтан Болак атлы инеш агып торыр, бик тә ләмле лайлы вә кереп бу 1маслык. шәһәргә терәлеп агып, почмак манара эргәсендә Казан елгасына кояр, үзе Кабан дндеге күлдән агып чыгар, күл кечкенә булмастыр, каладан ярты чакрымда торыр». «Бик тә ләмле лайлы вә кереп булмаслык» дигәндә Курбский зур Идел кораблары керә алмауны күздә тоткан булса кирәк, ник дисәң, көймәләр Болак буйлап XX гасырның 20 нче елларына кадәр йөреп торганнар Кешенең яман тәэсире эчке сулыклар һәм Болакта гына түгел, шәһәргә терәлеп торган табигатьтә дә чагыла XVI гасыр башларында Казан янындагы тугай сокланып туймаслык бу м Анда сабан туйлары, башка бәйрәмнәр үтә. «Казан елъязмачысы» болай дип ям «Болактан Идел тарафынача искитмәле, күрекле вә олуг Патша болыны җәйрәп ятыр. җиде чакрымнар булыр, мул үлән ямь яшел булып утырыр, төрледән төрле чәчәкләр агар» Борышы документлардан бу тугайдан хан нын ат абзарлары өчен дисәтинәсеннән утызар чүмәлә печән чабып алынганлыгы мәгълүм Әмма гасыр азагына. Болак аръягында Татар бистәсе барлыкка килын. тугай табигый матурлыгын җуя чуп түгу урынына әйләнеп китә Соңрак элен* урын чын-чынлап шәһәрнең нәҗес чокырына әверелә, бу бәладән бары Куйбышев сусаклагычы гына «килеп йола» Кабан шәһәрдән читтә булса да. тирәсендә авыл һәм бистәләр шактый күп була Якын Кабанның көньяк-көнчыгыш ярында (хәзерге Татарстан һәм Париж коммунасы урамнары тирәсе) \л заманнар өчен шактый зур таш мәче! (сан алу кенәг.»л.<рен • Үтәш мәчете дип теркәлгән) тоткан Кыраиш бистәсе Төньяк ярда (( нерхт'в һәм Клли нин урамнары тирәсе) Әрмән биетәсе анда Әрмәнстаннан килгән осталар ташчылар, тимерчеләр, зәркәннәр (ювелирлар) 116 яши Археологлар б\ \рында христиан храмы, әрмән зираты калдыклары табалар Бераз арырак, хәзерге зоопарк тирәсендә Колмәмәт дигән татар бистәсе була Каршы ярдагы Иштән дигән зур бер авылның ии-мс К.наниың шул төбәгенә берегеп, бүгенге көннәргәчә килеп җит - Урта Кабандагы кала турында әйтеп үткән идек инде Кабан күлләре тезмәсе, шул исәптән, якын Кабан да XVI гасырга матурлыгын һәм чисталыгын саклап калган була әле. Әмма беренчел, табигый сафлык түгел инде бу. Кабанның суын эчәләр, төрле хуҗалык ихтыяҗларына тоталар, мал сугаралар, яшелчәгә сибәләр... һәм. алдын-артын уйлап тормастан. чүбен-тиресен Кабанга түгәләр, юынтык су да агызалар. Болак кебек үк. Кабан да мөһим су юлы була. Күл буендагы күп санлы пунктлар арасындагы алыш-биреш. авыл хуҗалыгы продуктларын — шәһәргә, һөнәрчелек әйберләрен авылларга илтү тулысынча диярлек елгачыларга йөкләнә. Балык тоту, сал агызу да бар бит әле. Хәрби походлар, борынгы Казанның сәүдә багланышлары елъязмаларына караганда. Идел. Казан суы. Болак һәм Кабан күле буенча төрле төрле конструкциядәге кораблар йөзгән. Сан алу кенәгәләрендә аларның русча исемнәре китерелә: ладьялар, струглар, дощаниклар. устюжналар. ботлар, ботниклар, неводниклар һ б. Кайберләренең озынлыгы 12-14 метрга җитә, аларда җилкән һәм уникешәр ишкәкче булган. Бер һәм ике мачталы кораблар йөзәр пассажир. 30 100 тонна йөк алган. Мондый зур суднолар «бик тә ләмле-лайлы вә кереп булмаслык» Болактан ничек үткән соң? Йөк корабларының Болактан XIX гасыр башларынача йөрүен белгән хәлдә, бер фаразга урын кала: русларның Казанга походы алдыннан казандылар Болакны махсус шундый хәлгә китергәннәрдер. Моның өчен буаларны ерып суын агызырга гына кирәк ләбаса. Риваятьләргә караганда, хан һәм аның яраннары Урта Кабан буендагы җәйге резиденциягә зиннәтләп эшләнгән махсус көймәләрдә барганнар Әнә шундый көймәләрнең берсендә Сөембикәне' Мәскәүгә алып китәләр. «Казан елъязмачысы» аның тасвирламасын калдырган: «Аны алдан хәстәрләнгән патша көймәсенә алып керделәр. Ушбу көймәдә элгәре патша сафа кылырга йөргәндер. Бик тә тиз, очкан кош кеби барыр иде. бәгъзе урыннары алтын вә көмеш берлән бизәлгәннәрдер Көймә уртасында пыяладан, янып торган фонарь кеби тирмә эшләнгәндер. алтынлы такталар белән ябылгандыр, анда патшабикә утырыр иде. патшабикәгә юанычка воевода тагын 70 хатын һәм вә күрекле утыз кыз алганнар иде — асыл зат нәселдән. Патшабикәне түшәккә хаста килеш салганнар иде». Шулай итеп. Кабанның соңгы мең елда кешенең интенсив хуҗалык эшчәнлеге сферасында булуын икеләнми әйтергә мөмкин. XIII гасырның икенче яртысында Казан ханлыгының милли үзәген тәшкил иткән болгарлар күпләп күчеп килә башлагач, бу тәэсир аеруча көчәя... Кабан күле турында мәгълүмат җыйганда, ханнар хәзинәсе турындагы риваятьнең иң борынгы язмаларын да эзләдем. Ни гаҗәп, алар табылмады. Бу — риваять түгел, гаилә әманәте диюе белән Әҗемов карт хаклы булды микәнни? ' Сөембикә -соңгы икс Казан ханы Җан Гали белән Сафа Гәрәйләрнең хатыны нугай мирзасы Иосыф кызы Казанга 1532 елда китерелә ГаҖәеп чибәрлеге белән аннан I.I битәр зирәклеге белән дан тота Халык арасында абруе, йогынтысы зур була Сөемби кә турында риваятьләр бик күп Кремльдәге манара аның исеме белән аталган Безнең көннәргә килеп җитмәгән бай китапханә һәм Кабан буендагы бакча да аның исемен керткән 1551 елда Катан янына йөз меңле гаскәре белән Иван IV килен җиткәч канты бәрелешне булдырмый калу һәм дә вакыт оту. шул ук вакытта көчле генә тәхет дәгъва чысыннан да котылу өчен. Казан морзалары Сөембикәне русларга бирәләр Бәләкәй улыннан аерып, мөхтәрәм әсир итеп, аны Мәскәүгә алып китәләр Чыннан да. риваять — халык авыз иҗатының уз структурасы сюжеты, образлар системасы булган проза жанрларыннан берсе Күп кенә риваятьләрнең нигезендә чыннан да булган, әмма хыял белән баетылган вакыйгалар ята Ә менә бу хәбәрнең сюжеты да. образлары да. фантастик төсмерләре дә юк. Асылда бу имеш-мимеш, тикшерелмәгән мәгълүмат кына Әмма «имеш-мимешнен» гомере озын булып чыккан - ул дүрт йөз елдан артык яши бирә Пугачев восстаниесеннән сон кайберәүләр Кабан төбендә яткан хәзинәләрне. Пугач патша килүдән куркып, байлар яшергән дип сөйли башлый Тагын да соңрак исә. Октябрь революция сеннән соң, аны чит илләргә качкан байгураларга китереп бәйлиләр Егерменче елларда нык кына баеп калган нэпманнар яшергән, дигән сүзләр дә йөри Хәер, боларның да реаль җирлеге булуы бик мөмкин Кырык еллап элек, тәрбиячеләре белән Кабан буенда һава сулап йөргәндә, бакча балалары яр буе комыннан яртылаш чыгып торган чүлмәк табалар Бала чага бит Башта тирә-ягын казып, күтәреп карамакчы булалар Чулмәк шактый саллы, бала күтәрерлек кенә түгел икән Авызы ныгытып бәйләнгән Шуннан таш белән бәреп, чүлмәкне ваталар Чүлмәктән берничә кило алтын тәңкәләр, асыл ташлы бизәнү әйберләре алкалар, йөзекләр, муенсалар коела Тәрбияче апа аптыраганнан ни әйтергә дә белми Табылдыкны милициягә тапшыралар У i чыннан да Казан баплары ныкы булып чыга Революция чорында ишерелгән булган, күрәсең Башка шундый табылдыклар турында ы сүзләр куп йнрд Болак аръягы халкының ханнар хәзинәсенә ышанычы шундый зур була ки. НЭП елларында бер оста авантюрист аны табу өчен яшерен акционерлар ширкәте дә оештыра Фаш ителгәнче, ул куп кенә Казан нэпманнарының акча янчыкларын җиңеләйтеп өлгерә Фатих Хөсни «Алтын эзләүчеләр» повестеның сюжетын шул вакыйгага нигезләгән Моның ише һәр хәбәр-мәгълүмат җентекләп тикшерүгә, анализлауга мохтаҗ Тарихи чыганакларга таянып, кайбер четерекле сорауларга җавап эзләп карыйк Беренче сорау: Казан ханлыгында яшерер мал булганмы? Алтын Урда хәрабәләрендә калкып чыккан Казан ханлыгы Көнчы гыш Европаның иң зур мөстәкыйль гәуллгләреннән санала Хәзерге И гел буе татарларыннан тыш. ул Урга II.илдәге кун кенә башка халыкларны да үз канаты астына берләштергән Рус ел ьязмаларының берсендә 1469 елда Казан ханы Ибраһимның «'l зенең бөтен илләре Кама. Чепья. Костяк. Идел. Вотяк һәм Башкорт иле белән» яу чабарга җыенуы язып калдырылган 1552 елда Казанны алуда катнашкан воевода Андрей Курбский болай яза «Ошбу патшалыкта татар теленнән гайре биш төрле тел бардыр мордва, чуваш, чирмеш, вотяк яки ар телләре, бишенчесе башкорт теле булыр» Әлбәттә инде, һәрбер феодаль гәу.ыгтәггчә Казан ханлыгында хезмәт халкын аяусыз изү дә. авыр салымнар га. фетнә-чуалышлар ла булган Хан ялчыларының зур бер катламы казн.п-i акча керту не кайгыртып торган ясак, гошер һәм башка төрле затым җыючылар, тамгачылар (чик буе салымы җыючылар|. үлчәучгләр. бахшнл-tp (язусызу эшен башкаручылар) һ б Ханлыкта яш-н.ш һәрбер кепи- исәпкә алынып, бер яки берничә төрле салым тул-иән < ■чип Гәрәй ярлыгында хан казнасына керә торган җыемнарның унөч төр» саналган ясак салым җан башыннан түләнә, клан (имана) сала хәреҗе (җир өчен) һ б Шулай итеп, хан казнасына зур гына ехмазар агылып торган Тарихтан беләбез: Чәскәү белән Казан гәуләтләре эрасында фео даль сугышлар тукталып тормаган Хәзер. ярты мен ел узгач. гагп.тг ләрне эзләү, җаваплылык йөген теге яки бу халык иңенә салу ахмаклык булыр иде. Гади халык каны түгелсә дә. сугыш феодаллар тарафыннан алып барылган һәм иң элек ганимәт, мал табу өчен алып барылган. Ганимәт исә аздан булмаган Никои елъязмасында. 1551 елгы солых буенча. Казаннан Зөя аркылы 60 мең әсир алып чыгылуы теркәлгән. «Казан тарнхы»нын авторы Казандагы рус әсирләренең санын йөз меңгә җиткереп түгәрәкли (тарихчылар фикеренчә. бераз арттыра төшә). Казан ханлыгында әсирләрне кол буларак файдаланмаганнар Бер өлешен. җир биреп, ясаклы крестьян иткәннәр, бер өлешен Кырым аша коллыкка сатканнар Бу керемнәр казнаның шактый өлешен тәшкил иткән, зур хәрби башлыклар, солтаннар, әмирләр, карачылар, шәехләр, имамнар һ б. өчен менә дигән баю чарасы булган Әмма иң күп керемне сәүдә биргән. XV—XVI гасырларда Казан. Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы сәүдә үзәге буларак, борынгы Болгар урынын ала. Иделдәге Сәүдә утравында (ул соңгы чорда Маркиз утравы дип йөртелде. Куйбышев ГЭСы төзелгәч, су астында калды) ел саен Көнчыгыш Европадагы иң зур ярминкә үткәрелә. (Соңрак бу роль күпмедер дәрәҗәдә Нижний Новгород янындагы Мәкәрҗә ярминкәсенә күчә.) Монда Төркиядән — аш тәмләткечләр. Ираннан китап. Урта Азиядән — әлү кагы. йөзем, өрек. Әрмәнстаннан — бизәнү әйберләре. Шәмәхәдән (Азәрбайҗан) — затлы тукыма һәм нефть. Көнбатыш Европадан кәгазь, лары һ. б китергәннәр Казаннан исә затлы мех. кызыл балык, бал. бодай икмәге, ат. күн аяк киеме һәм башка шуның ише әйбер алып киткәннәр Казанның төп сәүдәсе Русь белән барган Шунысы игътибарга лаек: тыныч еллар һәр ике як өчен дә күп отышлырак булган Р Фәхрет- диновның «Ташлар моңы». (Казан. 1986) китабында китерелгән бер вакыйга игътибарга лаек Бервакыт, казанлыларга үч итеп, аларның сәүдә багланышларын бозарга теләп, Мәскәүнең бөек князе Василий III рус сәүдәгәрен Казан ярминкәсенә барудан тыя. Әмма. Көнбатыш Европа сәяхәтчесе С. Герберштейн сүзләренә караганда, моннан Мәскәү үзе дә зыян гына күрә. «Чөнки, моның нәтиҗәсе буларак. Мәскәү илендә. Идел буйлап. Каспийдан. Әстерхан базарыннан, шулай ук Ираннан һәм Әрмәнстаннан китерелә торган товарларга җитмәүчелек һәм кыйммәтчелең сизелде» Шул ук Герберштейн Казан җиренең икмәккә, мал-туарга, балга, яхшы балыкка, кыйммәтле мехларга гаять бай булуын да әйтеп китә. Ярминкә елга бер үткәрелсә. Казандагы Кәрвансарайда. Арча кырында. Казанның күп кенә башка базарларында сәүдә шау-шуы бер дә тынып тормый Мәскәү сәүдәгәрләренең Казанда үз кибетләре була. .Алар тукыма, тоз. корал, дирбия, балта-пычак. чалгы, энә. көзге кебек нәрсәләр белән сату итәләр. Шәрык сәүдәгәрләре исә ширван ефәге, димәшкъ корычыннан эшләнгән кылычлар, кызыл шәраб, тәм-том һ. б саталар Читтән килгән сәүдәгәрләрнең санын шуннан да чамаларга була: сәүдә өчен кулай булмаган хәвефле 1552 елда, шәһәрне Иван IV гаскәрләре камап алгач, рус елъязмалары әйтүенчә, казанлылар белән бергә биш мен чит ил сәүдәгәре: бохаралылар, төрекләр, әрмәннәр һ б да бикләнгән. Ханнар, гадәттә, сәүдә кеременең уннан бер өлешенә канәгатьләнә торган булганнар Анысы да шактый җыелган Кыскасы, тарихчылар йөз елдан артык вакыт эчендә хан казнасында зур хәзинә тупланганлыгына шикләнмиләр Ханбикә Сөембикәне 1551 елда Мәскәүгә озатканда князь Василин Серебряный төзегән опись әлеге байлыкның бер өлеше турында беркадәр мәгълүмат бирә ул вакытны Сөембикә белән «алтын-көмеш. алтын вә көмештән ясалган савыт- саба. зиннәтле урын-җир. төрледән-төрле патшалар киеме вә төрле сугыш коралы суга күмелердәй итеп төялгән унике зур көймә» алып китәләр Күрәсең, бу Сөембикәнең шәхси милке булгандыр «Суга кү.мелер- дәй итеп төялгән» унике зур кораб ул заманнар өчен аз түгел Сөембикә китеп бер ел үтүгә үк. Казанны алган Иван Грозный «патша казнасын үз күзләрем белән күрим» дип хан сараена килгәч, анда телгә алып сөйләрлек берни дә күрми Ганимәт буларак Мәскәүгә бары кызылсу алтыннан ясалган, асылташ белән бизәлгән хан таж.ын ♦ («Казан бүрке» дип исемләнгән бу таж. хәзер Мәскәүнен Корал палата- §? сында саклана), хан байракларын һәм ханныц шәхси коралын гына алып - китәләр Иван Грозныйны яңа гына алынган, дөрләп янган Казан буйлап - озата йөргән хезмәтче шулай дип язып калдырган Икенче сорау Яшерелгән хәзинәнең ниндирәк булуын безгә килеп /Киткән чыганаклар буенча чамалау мөмкинме^ Ул чорда төп мал булып алтын-көмеш акча санала Әлегәчә табыл- 1 ган борынгы хәзинәләр, нигездә, шулардан гыйбарәт. Әмма Казанда акча сугу йорты эшләгәнме? ♦ Сорау жиңелдән булып чыкмады Нумизматика белгечләре бер S мәсьәләдә уртак фикергә килделәр Болгар дәүләтендә акча сугу эше э нык кына алга киткән булган Табылган күп санлы Болгар хәзинәләре * шуны күрсәтә тәңкәләрнең саны буенча да. сыйфаты һәм төрлелеге ягыннан да Көнчыгыш Европа дәүләтләренең бик азы гына борынгы 3 Болгар белән ярыша алган Р Фәхретдннов фикеренчә. Алтын Урданың соңгы. Каган ханлыгы ; ның беренче чорында Урга Иделнең акча сугу үзәге элек Казан әмир- Z леге башкаласы булган Иске Казанга күчкән Бер Светино хәзинә * сендә генә дә 7779 тәңкә табылган Шуларнын 640ында «Батrap эл ' жәдид». ягъни Яна Болгар дип (ханлыкның яңа башкаласы Казанны ул чакта шулай дип йөрткәннәр), калганнарына «Болгар» дип кенә сугылган Фәхретдннов. сугу үзенчәлекләре буенча, алары да Иске Казан да сугылган дигән фикердә тора Татар нумизматикасы белгече. Ә Мөхәм мәдиев исә моның белән килешми Ул хәтта «Болгар эл-жәдид» тәңкәләре дә яна Казанда сугылган дип бара Аның фикере белән тарихчы С. Алишев та килешә һәр галимнең үзенчә дәлилләре дә бар Әмма Әлегә XV гасырның уртасыннан сон яңа Казанда сугылган, дип кистереп әйтерлек бер генә тәңкә дә мәгълүм түгел Икенсн берсе йә Казан ханлыгы үзенең иң зур үсешкә ирешкән чәчәк ату чорында акча сугу йортына ия булмаган, йә бнтен акча кинәт кенә һәм тулаем җыеп алынган Нинди генә очракта да ханлыкның алтын запасы тупланырга тиеш иде ләбаса Казан ханлыгында гарәп дирһәме, рус гривналары. Көнбатыш Европа тәңкәләре һ б да йөргән Ләкин Иван Грозиынның ганимәт буларак акча кулга төшерүе турында бер генә чыганакта да әйтелмәгән Савыт-саба, корал, затлы кием-салым санап кителә, ул заманнарда гөп хәзинә исәпләнгән акча исә беркайда да телгә алынмый XV гасырның икенче яртысы - XVI гасырның беренче яртысында сугылган Казан тәңкәләре дәүләт музейларында да. хосусый коллекцияләрдә дә юк Ә бит. рус елъязмаларына караганда. 1552 елда Казан ханының утыз меңлек "гаскәре була Хан гаскәриләргә алтын көмеш акча гүләп тора Шуларга түләр өчен тупланган казнасы гына да шактый зур хәзи нә булгандыр. Ул кая киткән? Өченче сорау: Казан ханнарының яшерер нәрсәсе булсын да ди Яшерү мөмкинлеге булганмы соң? Әлегәчә. яшерелгән хәзинә турында сүз кузгалуга. тикшеренүчеләр нең фикер юнәлеше бер генә юнәлештә бара иде камалган шәһәрдән шул кадәр малны алып чыгу мөмкин эшме? Мәгълүм ки. камалыш ике ай дәвам иткән Урта гасыр шәһәрләре нең барысында да диярлек тышкы дөнья белән багланыш өчен яшерен ' Бу байлык Маскәүта исән имни барып ж.кта әмма соңыннан »н-«» •< нып тузып бетә, күрәсең җир асты юллары ясалган. Мондый юллар Казанда да булган Нургали манарасы янындагы чишмәгә илткән яшерен юл турында күп язылды Воскресенский калкулыгының көнчыгыш ягыннан Черек күл ягына сузылган чокыр турында да мәгълүматлар бар XIX гасыр башында, шул тирәдә төзелеш эшләре алып барганда, хан заманнарыннан калган, ныгытып томаланган уем белән очланган җир асты юлына тап булалар. Әмма сугыш вакытында бу юллар аша казнаны алып чыгуы ифрат кыен. Аннары Чишмә юлын саткан җанның бүтән юлларны да белгән булуы ихтимал Юлларның икенчесен шуңа томаламадылар микән? Беренче карашка, хәзинәне шәһәр эчендә яшерү, берәр подвалда, базга күмү җиңелрәк булыр иде кебек Әмма казанлылар Иван Грозныйның яу белән киләсем берничә ай алдан белеп торганнар Башта алар Кырым һәм Төркия белән ярдәм хакында килешеп куярга омтылалар 150 меңле рус гаскәренең якынаюы беленгәч, илне ныгыту чаралары күрелә: гаскәр җыела, якын-тирә авылларның халкы күчерелә, азык һәм кирәк-ярак запаслары туплана. Арча ягында озак камалышка исәпләнгән ныгытма корыла, анда Япанчы әмир кул астындагы атлы гаскәр урнаша (ул соңыннан камаучыларны нык бимазалап тора). Ханның үз акылы җитмәсә, хакимнәрнең зирәкләре бу юлы эшнең ничек бетәчәген чамалагандыр Рус чирүе биш тапкыр зуррак була Корал да аларда күбрәк, дарысы да мулрак. Руслар шәһәр ныгытмаларын ваттыруда зур тәҗрибә туплаган чит ил белгечләре ярдәменә таяналар (шәһәрнең язмышын шактый дәрәҗәдә шул хәл итә дә). Мәгълүм ки, Казанда ул елларда ике партия була. Берсе Мәскәү белән якынаю ягында торса, икенчесе солтан Төркиясе һәм Кырым белән союзга өмет баглый Ахыр исәптә, соңгылары өстенлек ала Әмма, ни генә булмасын, алары да мондый очракта җиңелү котылгысыз дип кисәтүчеләрнең сүзенә колак салмый кала алмаслар иде Әгәр дә хан казнасын коткару мәсьәләсе, эш узгач, шәһәр камалгач түгел, бәлки аңарчы алга баскан булса, хәзинәне җиңелгән килеш тә алып китә алырлык итеп яшерергә тырышырлар иде Шәһәрдән читтәге берәр аулаграк урында күмүдән дә җиңеле юк, әлбәттә Тик дошман шымчылары мыжгып торган, халык бик тыгыз утырган урта гасыр шәһәреннән казна кадәр казнаны сиздермичә генә алып чыгып кара әле! Кеше сатмаган хәлдә дә арба, тояк эзе яки көрәк эзе сатачак Кабанга тоташкан Болак исә шәһәргә ышкыла язып ага. Сүз тарал- са-нитсә дә. көймәнең (яки көймәләрнең) кай турыда туктаганын ничек чамалыйсың ди? Хәзинәне судан алыр өчен, күрәсең, ниндидер бер хәйләсе дә булгандыр Ни генә уйлап тапмас адәм баласы' Шулай итеп, Кабан күле төбендә хәзинә булуы бик ихтимал Ләкин моны исбат итү өчен бик җитди эзләнү-тикшеренүләр алып барырга кирәк. Мәсьәләнең шул ягы катлаулы: күл суы ике метр тирәнлектән күкертле водород белән агуланган, монда төшү сәламәтлек өчен куркыныч Тагы бер кыенлык бу тирәнлектә кыйммәтле металл хәзинәсен күрсәтерлек приборлар бездә юк Шуңа күрә мәсьәлә әлегәчә чишелмәгән килеш кала
Ахыры киләсе санда