Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫНБАРЛЫК ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ

Чынбарлык нидән гыйбарәт ул? Без. ниһаять, ике телле халыкка әйләндек Ягъни, без хәзер ике телдә — рус һәм татар телендә — сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз Мәгәр рус теле безнең тормышыбызда беренче урында тора. Бу һич тә арттырып әйтү түгел Чеики рус теле ул дәүләт теле, шушы телдә эш йөртелә, сөйләшүләр алып барыла, балалар һәм яшьләр шушы телдә укытыла—ул фән теле, техника теле һәм дипломатия теле дә. Кыскасы, бу телне үзләштерү безнең өчен хәзер бер зарурияткә әйләнде — ансыз инде яшәү дә, эшләү дә мөмкин түгел диярШул ук вакытта безнең буыннардан-буыниарга күчә килгән үз телебез дә бар бит әле Газиз туган телебез! Без бу телдә үзара сөйләшәбез, китаплар газета-журнал- лар укыйбыз, хатлар язышабыз. >ч пошканда җырлап та алабыз Туган телебездә әле матур әдәбият, театр, тңыр-муэыка яшәп килә Әмма шуның белән, телебезне гамәлдә куллану бетә дә дияргә ярый. Күрәсез, ике телнең функцияләре арасында аерма бик зур Шушы аерма телнең әһәмиятен дә һәм аңа булган мөнәсәбәтне дә һичшиксез билгели Татар кешесе, мәсәлән, кая гына бармасын, яшәр һәм эшләр өчен ул беренче нәүбәттә рус телен яхшы белергә тиеш Ә үз телен белү исә бу кадәр үк зарури түгел — хәзерге шартларда ансыз да яшәп була. Минем кулымда статистик мәгълүматлар Юк. әмма Һич тә икеләнмичә әйтергә мөмкин татар халкының 60 яшькә кадәр булган нң зур күпчелеге русча сөйләшә дә Һәм укый-яза да белә Чөнки алар барысы да диярлек совет мәктәпләрендә укыл, русчаны яхшы ук өйрәнеп чыккан кешеләр ..Инде 20—30 яшь тегеләргә килсәк, болар өчен рус теленде сөйләшү яки уку үз теленде сенлөшү-укуга караганда да җиңелрәктер дип уйлыйм Чөнки бу яшьтәгеләриең бнк күбесе шәһәрләрдә яшиләр, фабрика- зааодларда, төзелешләрдә, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтендә эшлиләр — ә монда инде, билгеле булганча, беренче нәүботте рус теле гамәлдә йери Саф үзебеэчә сөйләшүче яшьләрне бары авылларда гына күрергә мөмкин, ләкин аларның да урта мәктәп бетергәннәре русчаны да яхшы бәлаләр Кыскасы, рус телен белмәучеләрие авылыннан беркая да чыкмаган 70—80 яшьлек картлар һәм карчыклар арасында гына очратырга була. Мәгәр алар да күпмедер вакыттан соң • ахирәткә» китеп бетәчәкләр Әйткәннәрдән күренә ки. рус теле безнең тормышыбызда хәзер беренче урында тора, ул кирәгрәк, ул күбрәк гамәлдә йөри, ә туган телебез исә икенче урында, арттарә» әһәмияте дә аның кечерәйде, иираилеге дә шактый ук кимеде Әгер эшләр шулай барса, аның шигрин күн шикелле, әкренләп яе- черәя-кечерәя бетенлөи юкка чыгуы да бик мемкин Әлбәттә, бу әле бары юрау гына, андый хәл. ихтимал, булмас, булырга тиеш тә түгел, әмма куркыныч б *Р шуны тою безне менә ирексеэдән хәвефләнергә мәҗбүр дә итә Кыскасы, хәзерге иеидә тел мәсьәләсендәге чынбарлык эне шуңардан гыйбарәт Әйтергә кирек. безнең ике телле халыкка әйләнүебез ул күптән башланган процесс Бу процесс аеруча сугыштан соң кечәиде Хатеремде. илленчеалтмышынчы елларда татар урта мәктәбен бетерүчеләрнең күбесе рус телен тиешенчә белмәү аркасында вузларга кере алмый башладылар хатта алтын медаль белен килүчеләр дә конкурстан үтә алмыйча калгалыйлар иде (Чөнки телдән имтихан биргәндә бернинди ташлама юк иде аларга) Инде нәкъ шул елларда атә-анаиың баласын үзләре теләген телде укытырга хак лары бар дигән мәгълүм закон чыккач шәһәр җирендәге татарларның бик күбесе балаларын тиэрәк рус мәктепләреиә бирә башладылар һәм бу бик тәбигыи иде. чеики һәркем иң элек баласының киләчәген кайгыртырга тиеш иде Нәтиҗәдә шәһәребездәге татар мәктәпләре бушап кала, ә дүрт-биш елдан инде алар ябылып та бетелөр Шулай да татар балаларын туган телдән бетенлеи мәхрүм итмәс өчен ниндидер чара күрергә кирәк иде Ахырда безнең мәгариф органнары бердәнбер чара рәвешендә рус мәктәпләрендә туган тәпие әстемә дәрес ител керттеләр Дерес. мәҗбүри түгел, имтихан бирәсе юк. ел гере эчлек аттестатына кермәячәк Нинди бала бетен дәресләрдән соң калып. шул кестәмәк дәрестә күңел биреп утыра алсын ди?! һәм шушы бала өчен дә. укытучысы Әчем дә барекәтсеэ газаплы бер эшкә әйләнгән «дәрес» менә 20—25 елдан бирле инде дәвам итеп килә.. Ихтимал, кайбер аралаш мәктәпләрдә мондый укытуның зур тырышлыклар аркасында күпмедер уңай нәтиҗә биргәне дә барыр. Ләкин без моны ачык кына белмибез, гомуми хәлне чагылдырган мәгълүматлар да юк бугай, ә менә шәһәр мәктәпләрендә «өстәмә дәрес» алган татар яшьләреннән үз телендә юньләп сөйләшә белмәүчеләрне, кызганычка каршы, елдан-ел күбрәк очратабыз. Безнең төп таянычыбыз моңарчы авыл мәктәпләре иде. шуннан чыга иде туган телне яхшы белүчеләр дә. Авыл әле үз телендә сөйләшә, баласын да бишектән үк үз телендә тәрбияли. Ә моның әһәмияте гаять зур, бала урта мәктәпне бетергәнче үзенең табигый мохитеидә яши, укыту сыйфаты әллә ни югары булмаган тәкъдирдә дә ул инде ана телен гомерлеккә өйрәнеп, белеп кала. Шуның өстенә әле ул рус телен дә 8—10 ел буена укып, яхшы ук үзләштереп, чын грамоталы кеше булып чыга. Ата-ана да канәгать, үзе дә бик канәгать — теләсә кая бара, теләсә нинди эшкә керә ала ул хәзер! Бу табигый процесс иде. Авыл һәм аның мәктәпләре безгә моңарчы милли җирлегеннән аерылмаган заманга яраклы кешеләрне биреп килде. Әмма соңгы 15—20 ел эчендә республикада төзелгән яңа шәһәрләр авылны бик нык суыра башлады. Күпме кызлар һәм егетләр шул шәһәрләрнең торак йортларына. баракларына күчеп беттеләр. (Мин инде аңа кадәр Бөгелмә. Әлмәт. Алабуга, Чистай кебек иске шәһәрләргә күчкәннәрне әйтеп тә тормыйм). Хәзерге вакытта халкыбызның 70 проценты шәһәрләрдә тупланган булырга тиеш. Шунда яңа гаиләләр оеша, шунда уку яшенә җиткән меңнәрчә балалар үсә. Ә татар мәктәпләре юк. булганнары ябылган. Тагын балаларны «ата-аиа теләге» дигән булып рус мәктәпләренә бирәләр, тагын шул ук бәрәкәтсез пестәмә дәрес» белән ана телен укытып маташалар. Бала өчен бик кирәкле милли җирлек югала, телләрне үзләштерүдәге табигый процесс бозыла, нәтиҗәдә андый мәктәптән үз телендә юньләп укый-яза белмәгән космополитлар җитешеп чыга. Баланы «ата-ана теләгән телдә* укыту милли телләрне чикләүгә, кысрыклауга китерәчәген алдан күрергә мөмкин идеме? Әлбәттә! Миңа калса, бу законны да моңарчы илебездә хөкем сөргән админнстратив- бюрократик аппарат тудырган булырга тиеш, чөнки аның өчен бер генә телдә эш йөртү һәр җәһәттән һичшиксез уңайрак булгандыр. Билгеле, бу—милли телләр мәсьәләсендә Ленин принципларын бозу иде. Әгәр моннан соң да эшләр шулай барса, безнең яңадан бер телле халыкка әйләнеп калуыбыз бик ихтимал. Тагын берничә буыннан без, бәлки, рус теленә күчеп тә бетәрбез. Нәрсә югалтабыз?.. Туган телебезне,— бары шул гына.. Әмма телне югалту ул милләт булудан тук- 172 тау дигән сүз Чөнки халыкны милләт иткән нәрсә — аның теле, шушы телдә тудырган милли мәдәнияте, шушы тел белән бәйләнгән горефгадәтләре, әхлакый кагыйдәләре — болардан башка милләт төшенчәсе үзенең мәгънәсен югалта. Кайбер «интернационалист». бәлки, әйтер дә: бик әйбәт, бөек рус культурасына күчәбез, үзебезнең иске культурадан да шәпләрен алырбыз, дияр. Ләкин бу — нәселнәсәбен югалткан демагог сүзе. Беренчедән, чын мәгънәсендә интернационализм булсын өчен иң элек милләтләр яшәргә тиеш Икенчедән, рухи байлык нинди телдә тудырылган булса, бары тик шул төлдә генә аның кадере һәм кыйммәте дә. Тукаебызны гына алыйк, ул үз телендә бөек, үз телендә укыганда гына аның бөтен шигъриятен тоеп, ләззәтләнеп булачак. Бүтән телдә ләззәтләнү түгел, мәгънәсен дә дөрес кенә аңлап булмаячак (сыналган нәрсә). Аннары бер халыкның рухи хәзинәсеннән чүлләп кенә алган байлыкны икенче телдәге хәзинәгә күчереп булачак дип ышану — кысыр хыял, үз-үзеңне алдау гына ул... Без әле хәреф алыштыру нәтиҗәсендә генә күпме байлыгыбыздан аерылдык. Шулай да мин туган телебезнең хәзерге хәвефле хәлен татар балаларының рус мәктәпләренә күчеп бетүләренә генә кайтарып калдырмас идем. Мондый хәлгә китереп җиткергән безнең үз хаталарыбыз да аз булмады. Шуларның берсе һәм иң зурысы — кыска гына вакыт эчендә ике мәртәбә хәреф алыштыру булды. Ашый торган ризык шикелле һәркемгә кагылган бу гаять мөһим, тәвәккәл чара халык хөкеменә куелмыйча гына хәл ителде ул чакта... Ә кирәк булган халык хөкеменә кую, бик кирәк булган Дөрес, латинга күчәр алдыннан бәхәсләр бик күп булды. Күпчелек күчү ягында иде — бигрәк тә укучы яшьләр. Мәгәр тел галимнәре һәм өлкән буын язучылар күчүне мәгъкуль күрмәделәр. Аеруча Галимҗан Ибра- һимов хәреф алыштыруның вакытсыз, кирәксез, хәтта зарарлы икәнен теше-тырнагы белән дигәндәй исбат итәргә тырышты. Халыкны уку-язудан гына түгел, гасырлар буенча җыела килгән рухи мирастан да аеру булачагын. моның культура революциясе барган чакта һич ярамаячагын каткат әйтел чыкты. Латинга күчүнең вакытлы гына булачагын, иртәме-соңмы, барыбер руска күчәргә туры киләчәген дә ул алдан кисәтеп куйды. Әмма без һичнигә карамастан, тәвәккәл адымны ясадык. Нәтиҗәсе ни булып чыкты? Культура революциясе вакытында (егерменче — утызынчы еллар арасында), ликбезлар аша халкыбызны камилләштерелгән гарәп әлифбасы белән грамотага өйрәтүебез җилгә очты, элегрәк мәктәп бетергәннәр уку- язудан мәхрүм ителде, киләчәк буыннар исә бөтен язма мирасыбыздан аерылды да куйды. Ләкин монда бичара гарәп хәрефләренең бер гаебе дә юк иде. Шулар ярдәмендә коръәнне геи» түгел, Ленинны да бик җиңел укып була иде (Алыштырган чакта гареп хәрефләрен безгә дин белән килгән дип яманладылар, әйтерсең, башка хәрефләр дин белән таралмаган.) Ун елдан соң. латиннан руска күчкәндә инде бернинди дә шау-шу булмады, тыиыч-шома гына үтте дә китте бу *ш... Хәер, бәхәскә керерлек кешесе дә калмагандыр — Галимҗан Ибраһи- моелар юк иде инде ул чакта Рус хәрефләренә күчкәндә нинди максат беренче нәүбәттә күздә тотылды? Күчүнең файдалы яклары турында сүз күп булды, әмма иң тел максат — рус теленә якынаю, рус телен ейрәнүие җиңеләйтү иде Шушы максаттан чыгып, бездә рус әлифбасын үзгәртмичә генә кабул иттеләр, тик ахырына кайбер җитмәгән авазлар ечеи рус шәкелләрен үзгәртебрәк хәреф естәделәр, мәгәр телебездә иң күл очрый торган ике авазга — каты «г» белән каты «к>га — аерым шәкел бетенләй алынмады да. Бу исә һәрбер тел ечеи зарури булган канунны бозу булып чыкты: телне бит әлифбага түгел, ә әлифбаны телгә яраклаштыралар Башка терки халыклар рус хәрефенә күчкәндә шулай эшләделәр дә Ә без менә күпме еллардан бирле инде телебезнең табигатенә туры килмәгән әлифба һем гарип орфография белән яшәп килебез. Күчүнең янә бер нәтиҗәсен без алдан күрә белмәгәнбез Әйткәнемчә, күчү рус телен ейрәнүне бик җиңеләйтергә тиеш иде бит Әмма ике тол ечен дә хәрефләрнең бер үк булуы, ейрәнүне җиңеләйтүдән биг рәк. туган телне ташлап, рус теленә күчүне генә ансатлаштырды һәм моңа гаҗәпләнергә дә туры килми, ченки уку-язу рәвеше белән русчадан һич тә аерылмаган ана телен остәмә дәрескә калып, ейрәнеп утыруның бала ечен бер дә кызыгы юктыр, дип уйлыйм Бала бит ул бор-берсенә охшамаган нәрсәләр белән күбрәк кызыксынырга врата... Билгеле инде, бу әйткәннәрем искегә кайтуны дәгъва итү түгел, һәм ул мемкин дә түгел, тик шулай да без бер хакыйкатъне аңларга тиешбез һәр халыкның мәдәни үсеше, шул җемләдән мәгариф эшләре дә, еэ- ләксеэ бара торган табигый бер процесс ул Бу процесска яңалыклар естәлүе, реформалар керүе мемкин, иллә мәгәр ун ел эчендә ике мәртәбә хәреф алыштыру кебек табигый барышны шартлатып еэгән кинәт сикерүләр булмаска тиеш. Шул чагында гына кет ел мәген югалтулардан һәм авыр торгынлыклардан сакланып булачак Яңадан тәп мәсьәләгә күчик. Югарыда әйтелгәнчә, без хәзер ике теллә халыкка әйләндек Бу әйбәт, бу кирәк, бу — заман таләбе Рус теле ярдәмендә безнең халыктан күпме югары белемле белгечләр һәм галимнәр җитешеп чыкты (академикларга кадәр) Киләчәктә дә алар елдан-ол арта гына барачак Тик бу үз телебезне оныту ташлау исәбенә булмаска тиеш. Татар халкы гасъф- лар буена сузылган иң караңгы, иң авяф чакларда да үз телен иманы шикелле саклап килде, хәтта кечләп чукындырылганнары да үзенең газиз теленнән аерылмады Революциядән соң тугай телебез, яңа канатлар чыккандай, аеруча бер үсү. күтәрелү чо- рьәт кичерде Кызганыч ки бу озакка бармады Ленин үлеменнән соң башланган тискәре үзгәрешләр әкренләп милли меиесәбәтләрнең ленинчыл принципларын бозуга да китерде Ә торгынлык заманы исә бетен нәрсәгә битараф, ботенесенә күнекккән холыкны ирексездән «денем ечен түгел, конем ечен» дип яшәргә ейрәтте Бары шушы ■конем ечеи* дип кенә яшәүнең аяныч бер нәтиҗәсе дип карыйм мин телебезнең бү Интернационализм — зур сүз, күп кырлы сүз Без бу сүзне еш кулланырга яратабыз, ләкин кайчагында бер яклырак кына итеп тә. Мәсәлен, халыклар дуслыгы турында сүз чыкканда, без гадәттә зур тезелешләрдә, әйтик. КамАЗиы салганда, күпме милләт кешесе катнашуын беренче нәүбәттә мисал итеп китерәбез Әйе, бу мисал интернационализмның меһим бер ягын һичшиксез чагылдыра. Әмма шуның белән генә чикләнәме соң ул?1 КамАЗ әйләнәсендә еряңадан тезелгән Чаллыда хәзер 500 мең чамасы холык яши ди Шуның биш кенә проценты, ягъни егерме биш меңе башкорт яки чувашлар ди Менә шул башкортларга яки чувашларга балаларын үз телләрендә укытырга мәктәп бармы, бу халыклар ечен шәһәрдә аерым китапханә ачылганмы, үз телләрендә Уфада яки Чабаксарда чыккан гаэетә-мур- налларга алар языла алалармы? Әгер бо- парның берсе дә юк икән, ул чагында нинди интернационализм турында сүз булырга мемкин? Хикмәт бит тәрле халыкларның бер җиргә җыелып, бергә эшләүләрендә генә түгел Иң моһнме — һәр халыкның, үз идәндәме. читтәме, бер үк тигез хокуклар һәм момкинлеклер белән гамәлдә файдалана алуында Чын интернационализмны шулай аңларга кирәктер, минемчә Безнең татар халкы ечен моның әһәмияте тагын да зуррак Мәгълүм булганча, алты миллионнан артыграк халкыбызның 75 проценты Татарстаннан читтә яши Ул чиксез зур илебезнең бетен почмакларында яши Әмма ул. таралып яшеоенә карамастан, бетен бер милләт һәм кайда гына яимме- сом. телен, язуын, мәдәниятен саклаган халык иде Революциягә чаялы ук әле ул Петербург һәм Мәскоүдеп алып, бетен Идел буе Урал, Себер. Урта Азия шәһәрләрендә үзенең мәктәпләрен ачты, балаларын ана телендә укытты Терпе шәһәрләрдә аның бетен Россиягә даны таралган зур мәятоп- мәдрәсәләре бәр иде. Күп шәһәрләрдә тогенге авыр хәлен дә тарча китаплар басыла, газета-журналлар чыга иде. Болар барысы да билгеле нәрсәләр, тик шуны гына өстәл әйтик,— татар халкының бу бөтенлеге утызынчы елларга кадәр әле сакланып килде. Административ чикләр дә моңа комачаулык итмәгән иде. Шуннан соң күп сулар акты, күп җилләр исте, күп хәлләр баштан кичте, дөньябыз да бик нык үзгәрде. Боларны яза башласак, сүз бик озынга китәчәк. Җыеп кына әйткәндә, без, 6 миллион халык, һәр җәһәттән бер милләт булсак та, күптән инде элеккеге бөтенлекне югалттык, үзара бәйләнешләр өзелеп бетте диярлек, һәм моның уку-укыту эшләренә дә, гомумән культурабыз үсешенә дә тискәре йогынтысы менә хәзер күз алдыбызда. Элек, мәсәлән, безнең әдәбиятка һәм сәнгатькә яңа көчләр төрле яктан килеп тора иде (Тамбовтан — Такташ, Оренбургтан — Муса. Уралдан — Туфан), хәзер инде мондый талантларның читтән килүен көтеп тә булмый. Сәбәбе дә билгеле. Әлеге күпләп татарлар яшәгән зур һәм кече шәһәрләрдә татар мәктәпләре ябылып бетте. Хәтта кайчандыр үзенең мәктәп-мәдрәсәләре белән дан тоткан Оренбург, Уфа, Троицк кебек шәһәрләрдә дә ана телендә мәктәп юк, калмаган. Ә бит халык бар. халык беркая да китмәгән, кайда укыта ул хәзер баласын?.. Тел бит ул буыннан-буынга күчә торган нәрсә. Әгәр шушы бәйләнеш өзелсә, (ә ул өзелгән инде), моның ахырын күз алдына китерүе читен булмас дип уйлыйм. Бу язганнардан нәтиҗә ясап, нәрсә әйтәсе калды? Әйе, без хәзер ике телле халык. Әмма тормышыбызда аларның тоткан урыннары бер түгел — аерма бик зур. Үткәндәге хаталар, соңгы елларда көчәйгән игътибарсызлык, сансызлык аркасында, бигрәк тә совет һәм партия аппаратларында утыручыларның нигилистик мөнәсәбәте нәтиҗәсендә туган телебезне бүгенге хәвефле хәленә китереп җиткердек. Шәһәрләрдә мәктәпләрнең ябылып бетүе, рус мәктәпләрендә туган телгә бик кечкенә урын бирелүе, авыл мәктәпләрендә дә укыту сыйфатының түбән булуы әлеге хәвефне тагы да көчәйтә төште Ниһаять без туган телебезне әкренләп югалту куркынычын тоя башладык. . .Милли телләрнең бүгенге хәле бөтен җирдә дә бер төсле генә түгелдер, билгеле... Мәсәлән, Азәрбайҗанда җиңелрәк, ә бездә, киресенчә, авыррак булуы мөмкин. (Чөнки шартлар һәм мөмкинлекләр башка). Бездәге хәлләр исә беренче нәүбәттә бездән туган телебезне тигез хокуклы итүне, уз урынына куюны, аның абруен күтәрүне таләп итә. Әмма моңа ирешүе җиңел булмаячак. Бигрәк тә шәһәр шартларында, чөнки мондагы ата-аналарны без балаларын ана телендә укытмаска өйрәтеп бетердек. Мәсьәләнең читен-четерекле ягы да әнә шунда. Мәгәр бөтен карарлардан да өстен, барлык халыклар өчен дә уртак, табигать бирмеш янә бер закон бар әле: бала бер генә телле булып туа һәм бу тел аңа анасыннан күчә. Шуңар күрә дә ул туган тел (родной язык) дип атала, һәм бөтен дөньяда баланы укырга, язарга өйрәтү дә иң элек туган теленнән башлана. Без менә шушы тәртипне боздык түгелме? Бу мәкалә партия Үзәк Комитетының Февраль (1988 ел) пленумына чаклы ук язылган иде Аннан соң менә партиянең XIX конференциясе дә булып узды Конференция, билгеле булганча, милли мөнәсәбәтләр турында махсус карар да кабул итте. Көтеп алынган бу карар безне борчыган күп мәсьәләләргә зур ачыклык кертте. Аны укып, танышып чыкмаган кеше юктыр дип беләм. Цитаталар китереп тору да кирәк булмас дип уйлыйм. Тик карарның тел мәсьәләсе..я кагылган өлешенә генә игътибарны тупламакчы булам, чөнки минем бу мәкаләмдә, башыннан ахырына хәтле диярлек. туган телебез язмышы турында сүз барды. Конференция карары телләргә карата нәрсә әйтте соң? Җыеп кына алганда, аның әйткәне ике төп моментка кайтып кала беренчесе — милли телләр яшәргә, тәрәккый итәргә, тигез хокуклы булырга һәм гамәлдә кулланганда шул хокук белән тулысынча файдаланырга тиешләр. Ягъни милли телне бер яктан да, берничек тә чикләү булмаска тиеш — шулай өстәп аңлатасым килә минем бу моментны. Икенчесе — һәр халык үз теле белән бергә рус телен дә өйрәнергә һәм белергә тиеш. Рус теле ул күл милләтле безнең илдә халыкларның үзара аралашу теленә әйләнде, шуңа күрә аны белү, алда әйткәнемчә, үзе бер зарурияткә әверелде. Кыскасы, һәрбер милләт кешесе безнең шартларда ике телле булырга тиешле. Карарда тагын менә мондый сүзләр дә бар: туган телне өйрәнү һәм куллану хокукы үз республикасыннан читтә яшәүчеләргә дә бирелә, Безнең татар халкы өчен бу исә аеруча мөһим момент. Инде әнә шул бик әһәмиятле карар нигезендә без нәрсә эшләргә тиешбез?.. Билгеле, һәр милләт тел мәсьәләсен үз ихтыяҗыннан чыгып хәл итсә кирәк. Безгә дә үзебездәге хәлләрдән чыгып уйланырга кирәк булачак. Ә хәлләрнең ни дәрәҗәдә хәвефле булуын без югарыда күреп уздык инде. Туган тел мәсьәләсе ул хәзер асылда татар халкының милләт буларак саклануы белән бәйләнгән үтә җитди бер мәсьәләгә әйләнеп бара дияргә дә ярый Арттырып әйтүем түгел, чынбарлык үзе безне шулай уйларга мәҗбүр итә; ялгышсам, бик әйбәт, әмма тыныч, ваемсыз булырга безнең хакыбыз бармы соң? Дөресен генә әйткәндә, телебезне әкренләп югалта баруны без инде күптән күреп килә идек, мәгәр милләтчелектә гаепләнүдән куркып, озак еллар ул хакта дәшми яилдек «Милләт» дигән сүз өчен дә авызга сугарга торган ортодоксаль догматиклар моңарчы һаман да булып торды, хәзер дә әле алар юк түгел, ләкин инде бүгенге шартларда алардан, Тукай әйткәнчә, «курку белән өркү хәрам». Кыскасы, тел язмышы — милләт язмышы Менә шуннан чыгып, без тел мәсьәләсен хәл итәргә дә тиешбез. Ничек итеп? Әйткәнебезчә, без хәзер ике телле халык Инде шушы ике телнең кайсысына игътибарны юнәлтергә, кайсысы аның менә хәзер «ашыгыч ярдәмгә» мохтаҗ? Рус телен белүнең кирәклеген һичкем инкарь итмәячәк, аны белү — тормыш таләбе, шуңа күрә дә аны барлык мәктәпләрдә бик интенсив рәвештә укыталар да. Димәк, рус телен белмичә калу куркынычы бездә юк. Ә туган телебезне укытуның никадәр түбән, зәгыйфь икәнен без инде күрел уздык. Уз тарафымнан мин кичектергесез зарури чаралар итеп түбәндәгеләрне тәкьдим итәр идем 1) баланы бары ана телендә укыта башларга; 2) бөтен сабакларны да саф ана телендә укыту дүртенче сыйныфка чаклы, ягъни башлангыч мәктәп программасын тәмамлаганчы дәвам итәргә тиеш; 3) рус телен балаларга икенче елдан гына укыта башларга. Шулай иткәндә бала үз телен, башка тел белән бутамыйча, җиңелрәк үзләштерәчәк. Рус телен үзләштерүе дә соңга калмаячак — бала бит аны урта мәктәпне бетереп чыкканчыга кадәр укыячак Татар балалары шул рәвешчә башлангыч мәктәп программасын үткәннән соң. теләгән мәктәпләренә күчеп, укуларын дәвам иттерә алачаклар. Шәһәрләрдә алар, билгеле, рус мәктәпләренә күчәрләр Бик әйбәт, гимназиягә кергән шикелле булыр. Әгәр эш шулай куелса, бу беренчедән, татар баласын үз теленнән мәхрүм итеп калдырмаячак, икенчедән, әлеге «ата-ана теләге» диген принцип та әллә ни бозылмаячак Мәгәр эшне әнә шушылай оештыру ул тулысынча дәүләт органнары өстендә. Партиянең XIX Бөтенсоюз конференциясе карары моның өчен аларга тулы хокук та бирә һәм алардан чын эш тә таләп итә. Конференция карарының тагын бик мо- һим бөр моментына тукталыйк. Сүз биредә үз республикаларыннан читтә яшәүчеләрнең милли ихтыяҗларын үтәү турында бара Карар менә шуларга да үзләренең милли ихтыяҗларын үтәргә, ягъни балаларын ана телендә укытырга, иҗади эшләренә мәйдан ачарга, культура учакларын булдырырга, шулай ук диннәрен тотарга да'хокук һәм мом киилок бирә Бирү генә түгел, бу эштә аларга булышлык күрсәтергә чакыра Тик менә күптән көтелгән гаять кирәкле шушы карардан ничек итеп файдаланырга? Яшереп торуның һич тә кирәге юк. төрле республика һәм өлкәләрдә күллеп яшәүче халкыбызның милли ихтыяҗларын үти алу мөмкинлеге бик кысылды, тарайды, бетте. дисәк тә була. Төрле шәһәрләрдәге найчадыр гөрләп торган культура учаклары да күптән инде сүнде (Оренбург, Әстерхан. Троицк, Уральскиларны искә төшерү дә җитә) һәм кайчандыр мәкгәлмәдрәсәләр аша, матбугат, әдәбият ярдәмемдә яшәп килгән җанлы бәйләнешләр дә өзелде, онытылды, бердәмлек тә югалды— хәзер инде татарны бөтен бер милләт дип атавы да читен. Сталин заманыннан ук башланган бу аеру, тузгыту, кысрыклау безнең халыкны бүгенге торгынлыкка китерел тә җиткерде Әмма хәзер аңа яңадан терелергә милләт буларак, үзенең рухи ихтыяҗларын үтәргә мөмкинлек бирелә. Моны партия инициативасы белән башланган үзгәртеп коруның гүзәл бер нәтиҗәсе итеп кабул итәргә кирәк. Инде эш бүген шушы мөмкинлектән файдалануга кайтып кала Әмма бу әйтергә генә ансат. Күптән сүнгән учакларны кем кабызыр, әллә кайчан ябылган мәктәпләрне кемнәр ачар? Инициатива бит һәр шәһәрнең, һәр төбәкнең үземдә туарга тиеш. Башлап йөрүчеләр кирәк булачак Билгеле, алар табылыр, табылмыйча калмас, хәтта яшьләр арасыннан да чөнки милли рух ул тиз генә сүнә торган нәрсә түгел Бәлки әле алар берәр төрле законлы оешма төсен дә алырлар, үзләренең таләпләрен җирле оешмалар алдында да куярлар Ихтимал, каршылыкларга да очрарлар Бездә бит бер эш тә ансат кына эшләнми Бюрократизм көчле, азаплар күл. Озын сүзнең кыскасы. мжем әйтергә теләгәнем шул татарлар яшәгән җирләрдә туачак бу табигый хәрәкәткә ниндидер бер үзәктән ярдәм итү кирәк булачак һәм бу ярдәмне иң элек Казаннан көтәчәкләр Казан.— татар халкының мәдәни үзәге булу белән бергә, ул — Татарстан дигән автономияле республиканың башкаласы да. Димәк, ярдом дә бездән борырга тиеш Ничек, ни рәвештә — культура һәм мәгариф министрлык лары ашамы, яки моның ечен махсус берәр идарә төзү кирәкме,— бу кадәресеи безнең җитәкче органнар уйларга тиешләр (Тик иске гадәт буенча инициатива күрсәтүдән җаваплылык алудан куркып тору булмасын иде ) Әлбәттә җәмәгатьчелек тә бу эштән читтә калмас дип ышанасы килә Хәзерге вакытта табигатьне