Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘМЧӘЛЕ ЧИТЕКЛӘР

Халкыбызның матурлыкка, нәфислеккә, төс-бизәкләргә аерата сизгерлеге һәм камиллеккә омтылуы аның кул эшләрендә бигрәк тә ачык чагыла. Борын борыннан дан казанган чәмчәле читекләр — шуның яхшы мисалы булып тора. Читекләрне читек тегүче яки чигүче дип кенә атау һич тә дөрес булмас иде. һөнәрләрен иң югары камиллеккә җиткергән бу осталар — тегү, чигү, каю ысулларын берьюлы кулланганнар. Шушы өч ысулның берьюлы башкарылуы чәмчәләү дип атала да инде. Аны әле хәзергә кадәр «татар җөенең сере» дип атыйлар. Күннең аерым өлгеләрен чәмчәләп тоташтыру читекләрне «җөйсез» итә дә инде- Кәҗә күненнән тегелгән бу аяк киемнәренең гаҗәеп дәрәҗәдә йомшаклыгы һәм җиңеллеге, алардагы бизәкләрнең кабатланмас үзенчәлеге татар һөнәрчеләренең данын ерак-еракларга тараткан. XVIII-XIX гасырларда чәмчәле читекләр татар халкының милли товары буларак тарала, аларга Рәсәй- нең эчке базарларында гына түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур була. Парижда, мәсәлән, татар читекләрен сатучы кибетләр эшләве мәгълүм. Элегрәк читек җитештерү белән күбрәк хатын-кызлар шөгыльләнгән. Бу аңлашыла да: татар халкында кәләшнең үз туена бизәкле читек әзерләве элек- электән килгән күркәм гадәт булган. Бары тик XIX гасыр урталарында, мануфактура барлыкка килгәч, читек тегүдә ирләр дә күпләп катнаша башлый. Читекләрне чәмчәләп әзерләү ысулының кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында шактый бәхәсләр бара, һәрхәлдә, аның тамыры хәзерге төрки халыкларның борынгы бабалары дип исәпләнүче Алтай төркиләренең көнкүрешенә барып тоташа дип уйлау дөрес булыр. Татар читекләренең эшләнеше, бизәк төсмерләре Алтайда табылган борынгы читекләрнекенә охшаш. Әлеге борынгы читекләр безнең эраның 5-6 гасырларында яшәгән скиф патшаларының туң бозга әверелгән каберләреннән табылган. Кыйммәтле ташлар, алтын, энҗе һәм башка затлы әйберләр белән бизәкләнгән читекләр төрки халыкларның борынгы цивилзацняееннән юл алган, һәм татар халкы үзенең әнә шул чорлардан башланган тарихын — 2.5 мең еллык тарих юлын — бизәкле читекләрен җуймыйча атлап узган дип әйтәсе килә. Әлбәттә, читекләрне чәмчәләп тегү борынгы бабаларыбыз тарафыннан кулланылган күпсанлы ысулларның бары тик бер төре генә. Быел, мәсәлән, Казанда яшәүче бер апа Татарстанның Сынлы сәнгать музеена шушы гасыр башында тегелгән гаҗәеп читекләр бүләк итте. Аларны эшләүдә моңа кадәр бөтенләй күренмәгән алым — укалап чигү файдаланылган. Әлеге ысул хәзер Арча читек ләре тарафыннан кызыксынып өйрәнелә. Арча читекчеләре — бүгенге көндә бизәкле милли аяк киемнәребезнең бай традициясен уяу саклаучылар алар. Мондагы осталар гасырлар буена килгән төсмерләрне, бизәкләрне саклап калырга, дәвам итәргә тырышалар. Нәкъ менә шундый оста куллы кешеләрнең күңел җылысы аша бизәкле читекләр бүгенге көннең өс-баш киеме белән дә тәңгәл яраклашалар, үткәннәрдән бер истәлек булып, киләчәк буыннар өчен гаҗәеп бер табышмак һәм сер булып, заман белән бергә баралар