АВЫЛЛАР СЕЗНЕ КӨТӘ
Казан утлары»ның быелгы 2 санында Марс Шабаевның «Төшсез чикләвекләр» исемле мәкаләсен укып чыктым да уйга калдым Күңелдә туган хисләрне сезгә дә җиткерергә булдым. Миңа 24 яшь. Мәктәптә тарих фәнен укытам. Читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укыйм. Әдип хәзергенең, киләчәкнең җаны, ялкынлы трибуны бит Ул исеме һәм басылып чыккан китабы белән генә түгел, ә йөрәге, рухы белән укучыларга таныш, якын, кадерле булырга тиештер, минемчә Әйе. кадерле булырга тиеш! Нигә соң Тукай, Такташ. Җәлил. Туфаннар күңелебездә мәңгелеккә саклана7 Исемнәре матур яңгыраганга түгел ич. Хәзер исә сүз арасында, бәхәсләрдә ниндидер шагыйрь турында ишетелеп калса аптырыйбыз гына Нишләп белмисең син аны7 Биш-алты китабы чыкты бит инде.— диләр танышлар Ләкин китап саны гына шагыйрьне шагыйрь итми икән шул. Шигырьләр укучы яратып укысын өчен, аңардан үзенә илһам алсын өчен языла. Ә хәзерге W К яшьләрдән яраткан яңа берәр шигырен свйләвен үтенсәң. күп очракта җавап вмет итмә Шул вакытта зур абыйлар-әпалар эш арасында да Тукай. Такташ. Жалил шигырьләрен, хәтта поэмаларын вздереп сойләп бирә ала Яшьләрнең шигърияткә күңеле сүрелгәнме мохтаҗы юкмы, әллә укырга вакыты җитмиме"* һич тә алай түгел Алтмыш яшьлек «яшьләр- язганга шулай Чәчләренә чал кунган хермәтле ул абзыйлар бүгенге кон егет һәм кызларының хисләрен, омтылыш хыялларын аларга якын телдә әйтеп бирә аламы соң’ Юк* Шуңа да үтемле түгел ул шигырьләр шуңа күрә китап кибетләрендә генә түгел, ә китапханә киштәләрендә дә тузан җыеп ята бирәләр Заманнар үзгәрә килә, кешеләрнең дә таләпләре үсә бара Ләкин минемчә алегә шигърият б.-р урында таптана һаман да шул ук табигатькә соклану томанлы бушлыкларда- адашып йорү укучының, дересен генә әйткәндә, йокысын китерә Китап итеп бастырыр алдыннан шигырьләрнең эстетик тәрбияви ягына да. «шигырьлегенә» дә ныграк игътибар ителсен иде Эче пошканнан яки шоһрәт дан артыннан куып рифма тозүчеләр алдында нәшрият ишекләрен шапылдатып ябарга вакыттыр инде Бездә торле формаль булмаган берләшмәләр оештырыла, ә шул вакытта яшь иҗатчылар очен (әлбәттә, поэзия, проза соючеләр. тыңлаучылар имен дә) бәхәс клублары ачылу турында бер генә хәбәр дә ишетелгәне юк әле Каләмнәрен сынал караучы яшьләр аз түгел бит Тоткарлык нәрсәдә икән' Әлбәттә, яшь талантларны газета-журнал битләре ача Тик шунда ук күккә чеяргә дә ярамыйдыр Чонки «кошчык>ның канаты ныгып бетмәгән булуы яки башы әйләнеп китүе бар Беренче китапларның тиражларын да азрак итәргә кирәк тер Уңышлы китапларны соңрак укучылар соравына карап арттырып та чыгарырга була Яза алган бар кеше до әдип була алмый Әдип исеме значок түгел шуңа күрә теләсә кемгә тагарга ашыкмасак иде Мәктәпләргә, бигрәк тә авылга әдипләр килсә ул кпн бәйрәмгә әверелә Тик соңгы вакытта аларның сукмаклары суынып бара Гомерендә дисәм күбрәк булыр а зәвыгы, уй-карашлары формалашкан, ныгыган чорда бала чын әдипне күрмәгәч автор авызыннан шигырьләрен тыңлый алмагач аңарда поэзиягә карата кызыксыну мәхәббәт уяна алырмы’ Әдәбият дәресләре генә зур эффект бирә алмый Болай да хәзер баланы телевизордан аеруы җиңел түгел Берәр әсәрне укыдыңмы дип сорасаң - Юк. ә киносын карадым дип җавап бирерләр һәм моңа аптырыйсы юк Ә бит кино автор теленең барлык гүзәл энҗеләрен дә биреп бетерә алмый Күпчелек районнардагы әдәби берләшмәләрнең каләм сынаучылар әчеи роле ничектер, ә менә халык белән элемтәләре юк дәрәҗәсендә Алар үзләренә түгел шул ук халык очен язалар түгелмени’ Ә актив эшләгән, трләп яшәгән берләшмәләр бик зур изге эшләр эшли якташлары тормышына ямь <ити ала күңелле кичәләр шигъри бәйгеләр (клубларда), радиотапшырулар һәм башкалар, һәм башкалар Китап гасырлар топкеленнәи үк зирәклек белем чишмәсе иң кадерле әйбер булган Ә хәзер шул ук китап киштәләрдә гасырлар тузаны җыя Гафу итәрләр идем.' икән бабаларыбыз’ Демократиягә яшел урам ачылганга гыиа түгел ә кон долек тормышта укучыга ди активлык кирәк Газетажурнал битләрендә басылган яңи асарлар, яңа авторлар китаплар турында йерәктәгесеи уртага салып смйләшү- лар ешрак булсын иде Бик күп шагыйрьләр авылда туган, аның янн-л хәтфо яланнарында аунап чыл тыр чишм., суларын эчеп үскән Ә авыл кешеләре чын шагыйрьләрне күрү очен алар сүзен тыңлар очен. вакыты булганда, шәһәргә яки райом үзәгенә барырга тиеш. Шагыйрь абыйлар, онытмагыз әле туган твбәклврегезне Авыллар сеаие «•» тел моңсулана