АШЛЫ
лг Jr онгол яулап алуларына кадәрге чорда бабаларыбыз төзегән тагын бер Г»/11 боР ынгы болгар шәһәре Ашлы исемен йөрткән. Рус елъязмаларында ул A v Дошель дип атала һәм 1184, 1220 елларда рус феодалларының Болгар дәүләтенә оештырылган яуларына мөнәсәбәтле рәвештә телгә керә. Ашлы — тарихта бер болгар князьлегенең башкаласы буларак мәгълүм. Бу шәһәр атамасы халык күңеленә, авыз иҗатына тамырларын нык җибәргән, ләкин шуңа да карамастан, аның төгәл генә урыны хәзергә кадәр тәгаенләп кенә ачыкланмаган. Бу хәл халкыбыз тарихының катлаулы, авыр еллар аша үтүен, шау-гөр килеп торган шәһәрләрнең көлгә әйләнүен, хәтта кайберләренең урыннары да билгеле булмавын, үсеш чорларының авыр булуын ачык чагылдыра. Бер төркем галимнәр, мәсәлән. И. Г. Георги. В. Н. Татищев, С. М. Шпилевский, П. А. Пономарев һәм А. П. Смирновлар Ашлының урынын Татарстанның хәзерге Кама Тамагы районында Кирельский дип йөртелә торган авыл янындагы, Иделгә кушыла торган Кирель суының сулъяк ярына урнашкан Янтиковский шәһәрлеге дип уйлыйлар һәм шул урында табылган археологик истәлекләрне өйрәнәләр. Г. Әхмәров. Н Ф. Калинин. А. X. Халиков һәм Р Г. Фәхретдинов кебек археолог- галнмнәр Ашлының Тәтеш районы Кильнә суы бассейнындагы Богдашкино авылыннан 900 метр төньяктарак. Идел ярыннан тугыз чакрым көнбатышта калкурак тигез урында урнашкан дип. шәһәрнең бу урында булуын дәлилли торган мәгълүматлар туплаганнар һәм шуннан җыелган археологик табылдыкларны тикшергәннәр. Алар фикеренә караганда. Богдашкин шәһәрлеге үзенең мәйданы, ныгытылган үзәк һәм бистәгә бүленүе белән 1220 елда Ашлы шәһәрен рус елъязмасы тасвирлаган билгеләмә белән туры килә. Ашлы — Болгар дәүләтенең көнбатыш өлешендә, бер төбәк үзәге вазифасын үтәгән. Шәһәрнең бөтен ягыннан әйләндереп алган чокыр һәм валлар аның оборона линиясен хасил иткәннәр. Г. Әхмәров шәһәр урынын тикшергән вакытта валларның өч рәттән торуын ачыклаган. 1220 елда рус феодаллары гаскәрләренең Ашлыны алулары турындагы хӘбәрдә дә шәһәрнең ныгытмалары чокырлар һәм имән стеналардан торганлыгы әйтелә. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш ягындагы үзәк өлеше махсус ныгытмалар, аерым алганда, ике тирән чокыр һәм ике биек вал белән әйләндереп алынган булган. Көньяк көнбатыш ягында алар өлешчә җимерелгән. Үзәкнең формасы дүрткырлы, ә төньяк ягы түгәрәк итеп эшләнгән. Аңа көньяк һәм төньяктан ике капка илткән. Тышкы оборона линиясенең төньягында кереп-чыгып йөрер өчен өч капка калдырылган булган. Шәһәрлекнең культура катламы 80 сантимер чамасы исәпләнгән. Ашлының төзелеше дә нәкъ башка болгар шәһәрләренеке кебек. Ул ныгытылган үзәк олеш һәм бистәдән торган. А i тының ашлыклы шәһәр булуы халык авыз иҗатында искә алына. Ашлы халкы Кирель һәм Идел елгаларыннан да хуҗалык алып бару өчен оста файдаланган. Суларыннан балык тотканнар. Болгарларның чит илләргә балык, кырпы җилеме һәм башка әйберләр чыгаруларын урта гасыр галимнәре дә билгеләп үтәләр. Шәһәр һәм Идел арасындагы урманда халыкның бер өлеше чолыкчылык белән шөгыльләнгән. Урта гасыр галимнәре Әл-Бәлхи. Мөкатдисә. Ибне-Хәүкәл һәм башкалар болгарларның чит җирләргә кыйммәтле мехлар белән беррәттән, бал, балавыз чыгаруларын да язып калдыралар. Ибне - Фазлан исә үзенең язмаларында аларның балдан ясалган эчемлекләре булу турында ассызыклап әйтеп китә. Кала белән тулган йорт. Ашлы белән Ибраһим Ашлык белән тулган йорт. Чулмандагы Җүкәтау. Урмандагы Сабаны. Ашлыгы иксемәс Ашлыны... Археологлар язуына караганда, болгар керамикасы монда, нигездә, коңгырт сары тестәге савыт-саба ватыклары белән күз алдына килә. Шәһәр үзәгендә савыт-саба ватыкларының әйбәт сыйфатлысы 47 процент, ә бистәдә бары 12 процент кына. Бу күренеш шәһәрнең үзәк өлешендә югары катлау вәкилләре, ягъни феодаллар һәм сәүдәгәрләр яшәгән дигән фикерне дәлилли. Шәһәр урынында болгар чорына мөнәсәбәтле акчалар да табылган. Болгар дәүләте иминлеге өчен Ашлы керткән өлеш аз булмаган. Ләкин, кызганычка каршы, кайчандыр күкрәп яшәгән Ашлы шәһәре дә җимерелгән. Тарихчылар язуына караганда. 1220 елда Болгар дәүләтенә рус феодаллары оештырган һөҗүм ва кытында ул яндырыла һәм шуннан соң торгызылмый. Шәһәрне бөек князь Юрий Всеволодовичның туганы князь Святослав җитәкчелегендәге гаскәр яндыра. Руслар ның Воскресенский дип аталган елъязмаларында Ашлының алынуы һәм яндыры луы турында мәгълүмат бар. Рус елъязмаларында Исады дип аталган утрау каршындагы ярга төшкән гаскәрләрен Святослав түбәндәгечә урнаштыра Ростов полкын уң кул якка. Переяславныкын сул якка куя. үзе Муром князьләре белән уртага урнаша, гаскәрнең бер өлешен көймәләр янында да калдыра. Шулай итеп, алар елга ярыннан кузгалып урманны чыгалар һәм кырлар буйлап Ашлы шәһәре янына кадәр килеп җитәләр. Алармы күзәтеп торып каршы алган болгар дружиналары шәһәргә кереп бикләнә. Ашлы янына ук килеп җиткән яулап алучылар шәһәр стеналарыннан болгарлар аткан бик күп санлы укларга чыдый алмый кире борылып китәргә җыенганда. Ермила Охотин дигән бер сугышчы үзенең туганы Вавило белән имән стена аркылы сикереп төшәләр һәм аңа ут төртәләр. Тирә-юньгә төтен тарала. Святослав һәм аның гаскәрләре төтенгә каршы, ягъни җилгә каршы яктан килеп. Ашлыны тармар итүләрен төгәллиләр Болгар князе үзенең кече дружинасы белән шәһәр капкаларыннан чыгып кача. Калган халыкның — хатын кыз һәм бала чаганың күбесе кырып бетерелә, ә бер өлеше әсир алына Шулай итеп. Ашлы яшәүдән туктый, яңадан торгызылмый. Ашлы атамасының аш өлеше зур игътибарга лаек. Лы — сүз ясагыч кушымча. Димәк, бу атаманы аш исемен йөрткән төрки кабиләләр куйган, шәһәрме влар төзегән һәм яшәгән дип әйтергә мөмкин. М. 3. Зәкиевнең соңгы елларда тикшеренүләренә караганда, ас һәм аның вариант лары дип исәпләнелгән аз. яз. яс. ус. уз. ош. аш. иш. уш сүзләре ар (эр. ир) белән бергә параллель рәвештә төрки телләрдә сөйләшә торган кабиләләрне атау өчен күптәннән кулланылып килгән. Атамаларына ас. аш. ош сүзе кергән топо- нимнар шушы борынгы төрки кабиләләргә мөнәсәбәтле һәм аларның таралыш даирәсе бик киң. Ашлыдан ерак түгел урнашкан элекке болгар шәһәре, хәзер хәрабәсе бул ган Хулаш (хула «кала»—аш. ягъни аш каласы, аш кабиләләре шәһәре). Казан суының сул кушылдыгы Аша елгасы ярына урнашкан Ашабаш авылы атамасы. Моннан тыш. республикабызның Биектау районында Пуас (халык әйтүе буенча Җуас) һәм Чуваш иле (Һ. В. Иосыпов бу авыл зиратында XVI йөзгә караган кабер ташы язмалары таба) авыллары да бар Чуваш иле авылы (хәзерге чувашларга түгел, бәлки суасларга. ягъни республикабыз җирлегендә әле болгарларга кадәр күп элек яшәгән җирле төрки суас кабиләләренә мөнәсәбәтле) Чуваш Караул исеме белән Казан ханлыгы чорында булган. Татарстанның Кама аръягы төбәгендә ага торгам Шушма суының уң кушылдыгы Оша (татарча Аша) елгасы ярында Оша (Ашы) исемле рус авылы һәм Ошинский (Ашинский) дип аталган ике поселок бар С М Шпм левский. Стрельбицкий картасында (XVIII йөз) югарыда сүз алып барылган Оша елгасы атамасының русча бирелешен дә Аша формасында булганлыгын ям. Оша дип аны руслар соңгы чорларда гына үзгәрткәннәр Составына ас аш тамыры кергән атамалар хәзерге вакытта төркиләр яши торган һәм кайчандыр яшәгән урыннарда очрыйлар Идел елгасының югары агымы кушыл дыгы Кече Кокшага суына коя торган Ошлы исемле гидроним бар Татарча Ашлы рус чыганакларында татарның иренләшкән а авазы яңгырашы буенча аңа якын торган рус «о» сы белән алмаштырыла, мәсәлән, татарча татар, русча тотар, татарча алпут. русча олпут һ. б. Пермь татарлары яши торган борышы үзәкләрдә. - дип аш М. 3. Зәкиен.—соңыннан өяз шәһәренә әверелгән Оса һәм Кангер атамалары ’тннк ос (ас. эс. яс) һәм бәҗәнәкләрнең үзатамалары кон гор конгыр беләк тап ки '■'■'Р Ас. аш һәм аның вариантларына беткән атамалар хәзерге Пенза өлкәләрен ■ Оренбург тиреләрендә дә очрыйлар Шушы ук исәпкә карачай балкар топ< 1 >ары Ас кпла (крепость). Аш Тотур (табигый урын исеме) топонимнары да кер.. Шулай итеп. Борынгы Болгар шәһәре Ашлы атамасының тамырлары . i тарихка ftapun тоташ.