Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКСАКОВ ЙОРТЫ

Бу — егерменче гасыр башында, классик архитектура үрнәкләреннән файдаланып төзелгән ике катлы мәһабәт бина. Аны элек Уфада «Аксаков йорты» дип атаганнар. Октябрь революциясеннән соң бу бина берара «Эш һәм сәнаигы нәфисә сарае» дип тә йөртелә һәм шәһәрдәге интернациональ культура учакларының берсенә әверелә. Бу исем җисеменә бик туры килгән. Бинаның сул ягындагы ишектән керсәң, сынлы сәнгать җәмгыятенә эләгәсең. Ә инде төп ишектән кереп, баскычтан берничә басма атлап менгәч — С. Т. Аксаков исемендәге китапханә. Китапханәгә шәһәр халкы теләп йөргән. Анда татар китапларыннан торган аерым бүлек тә булган. Егерменче еллар уртасына кадәр китапханә татар, башкорт язучыларының һәм гомумән культура әһелләренең очрашып фикер алышу урыны була. 1918 ел башында Уфаның татар эшчеләре шурасы (советы) каршысында Сәгыйт Сүнчәләй җитәкчелегендә «Музыка вә драма җәмгыяте» төзелә һәм ул вакытлыча Аксаков исемендәге китапханәдә урнаша. Бу җәмгыять Уфа халкына культура хезмәте күрсәтү, яшь иҗат көчлә ренә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Җәмгыятьнең унбиш пункт тан торган уставы да шул турыда сөйли. Бу җәмгыять җирле иҗат көчләре, «Нур» труппасы артистлары һәм башкалар ярдәмендә эшен киң җәелдерә. Ләкин гражданнар сугышы көчәеп киткәч, җәмгыятьнең эше туктала. Гражданнар сугышыннан соң, 1922 елда Аксаков йортында «Нур» труппасы артисты Гыйлаҗ Казанский тарафыннан оештырылган «Үрнәк» исемле татар драма труппасы эшли башлый. «Үрнәк»тә исемнәре татар театр сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылган Зөләйха Богданова, Вари Болгарский, Шакир Шамильский, Фәт тах Латыйпов һәм башкалар иҗат итә. Монда эшләгән татар труппа лары тарафыннан күренекле драматургларыбыз Фәтхи Бурнаш, Мир хәйдәр Фәйзи, Гафур Коләхмәтов пьесалары, атаклы азәрбайҗан композиторы Гозәер Хаҗибәкев әсәрләре Уфа тамашачысына җиткерелә. Бу мәһабәт бина диварлары төрле әдәби музыкаль кичәләрнең җанга якын күңелле гөрелтесен дә үзенә сеңдергән. 1922 елның көзендә Стәрлетамактан күренекле режиссер һәм ар тист В. Мортазин Иманский җитәкчелегендәге драма труппасы Уфага күчеп килә. Бу труппа һәм «Үрнәк» үзара кушылгач. «Татар-баш корт труппасы» исеме белән йөртелә. Ә аннан соң, ул «Башкорт дәүләт драма театры» исеме белән, шушы бинада эшли башлый. Хәзерге вакытта анда Башкорт дәүләт опера театры урнашкан. Димәк, халык ка культура хезмәте күрсәтү традицияләре дәвам итә.