Логотип Казан Утлары
Публицистика

УФА ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ

Россиядә 1905—1907 еллардагы беренче буржуаз-демократик революция татар тормышының төрле өлкәләренә, шул исәптән уку-укыту, мәктәп мәдрәсәләр тормышына да зур йогынты ясый. «Бишенче елны таң белән уянган» татар җәмәгатьчелеге, дөньяви белемгә сусаган меңләгән укучы яшьләр. XIX гасырның алдынгы фикер ияләре, мәгърифәтчеләре башлаган эшне тормышка ашыруга зур тырышлык куеп, мәктәп мәдрәсәләр тормы шына да кискен үзгәрешләр кертүгә ирешәләр. Демократик характердагы милли азатлык хәрәкәтенең бер өлеше булган бу көрәш илнең төрле төбәкләренә җәелә. Әнә шул фидакарь көрәш нәтиҗәсендә Казанда. Оренбург та, Уфада һәм башка шәһәрләрдә яңа ысул белән укытыла торган җәдит мәктәпләре бер-бер артлы ачыла башлый. Патша властьларыннан бер тиен матди ярдәм алмаган хәлдә дә җәдит мәктәпләрендә дөньяви фәннәр укы тыла, төрле телләр өйрәнелә. Әмма, тора бара, эреле-ваклы татар мәдрәсәләрендә белем алган шәкертләрнең ачык фикерле алдынгы өлешен җәдит мәктәпләре дә канәгатьләндерми башлый. Яшәеш, көндәлек тормыш өчен кирәкле булган, тулысынча дөньяви белемнәр бирүче уку йортлары ачу көн тәртибенә бөтен кискенлеге белән килеп баса. 1917 елның 3 ноябрендә Уфада ачылган татар гимназиясен дә әнә шул зарурлык тудыра Гимназия оештыру фикере иң элек шәһәрнең мөселман укучы яшьләр комитетында туа. 1917 елның 5 мартында барлыкка килгән бу комитет «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр тарафыннан оештырылган. Ко митетиы «Галия», «Госмания» мәдрәсәләрен тәмамлаучылар, гимназия һәм реаль училище укучылары җитәкли Комитет властьлардан бернинди матди ярдәм алмый. Шуңа күрә гимназия оештыру комитеты 1917 елның мартыннан алып ноябрь аена кадәр түләүле әдәбн музыкаль кичәләр, спектакль ләр куюны оештырырга мәҗбүр була. Ачылачак гимназия фондына акча җыю максатыннан, комитет «Ак ромашка көннәре» дә үткәрә. Шулай итеп. 1917 елның җәендә 40 мең сумнан артык акча җыела. Ләкин бу сумма гына гимназиянең максатчан яшәешен тәэмин итәрлек булмый. Шуңа күрә гимназиядә укыган өчен елына 120 сум түләү кертергә мәҗбүр булалар Ә инде бу сумманы түли алмаучылар җәмгыяте хәйрия хисабына укыган нар. Мөселман укучы яшьләр комитеты 1917 елның җәендә, хәзерлек класс ларына имтиханнар тапшырырга әзерләү өчен, өч айлык курслар да оеш тыра. Бу чаралар барысы да гимназиядә укуларны 1917 елның 3 ноябрен нән башларга мөмкинлек биргән. Гимназия XX гасыр башында торак йорт итеп төзелгән ике катлы таш бинага урнашкан. Гимназиядә укучылар барлыгы сигез класска бүленеп дәрес алганнар. Остаханәдә укучылар агач эшенә өйрәнгәннәр. Уку укыту, тәрбия эшләре башында географ В. А. Кондаков җитәкләгән педагогик совет торган. Гимназия укытучыларының төп өлешен университет белеме алган рус педагоглары тәшкил иткән. Татар теле һәм әдәбияты, төрки ха лыклар тарихын укытуга аеруча зур әһәмият бирелгән. Гимназияне тәмамлаучылар арасында төрле һөнәр кешеләре, совет, партия, халык мәгарифе хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре. врачлар, юрист лар. инженер техник хезмәткәрләр, әдәбият һәм сәнгать әһелләре һ б. бул ган. Күренекле язучыбыз Әхмәт Фәйзи дә шушы гимназиядә белем плган X. Гобзйдуллин hjM Җ Миңнуллин тгксты