Туган як
Туган якнын гүзәл була — Гади генә бер геле дә... Ямьле була, кыек булмый Туган якның бер җире дә. Туган якнын шифа була — Талгын искән бер жиле дә... Үлеп китсәм, миңа җитә Туган якнын бер гүре дә. Көз Көз алмаштырмый буявын, карамый салкынга да Көз төсе алыштыргысыз хәтта саф алтынга да! Көз кояш карый сагаеп, йөз чөереп барсына. Инешләр баса бозланып туңган ярлар каршына. Көзге җилләр җимнәр ташый табигать табынына. Табына бар да җирдәге яшәеш канунына: Өнсез калган болын-кырлар болыт юрган ябына. Көтү-көтү кошлар иле оча диңгез ягына. Ай да йөзен сирәк ача күк иле гөмбәзендә. Кыраулар суккан таңнарда җир йөзе бизәген дә. Дөм-кара көзге төннәрдә йолдызлар гаиләсе. Юк түгел көзге көннең дә гашыйк Мәҗнүн. Ләйләсе... Юк түгел ялкын-якутлар көзләрнең учагында. Яналар егетләр, кызлар мәхәббәт кочагында. Көз буташтырмый буявын, алтынлый бар дөньясын Кешелек йөзенә генә көз буявы кунмасын! .СИНУГЫЛ Тишкгнпа яши Минем илем Минем илем — минем атам, минем бабам. Минем анам — минем илем, минем балам. Минем илем — минем тумыш, минем уңыш. Минем сагыш — минем илем, минем язмыш. Минем илем — минем кышым, минем язым. Минем назым — минем илем, минем сазым. Минем илем — минем сүзем, минем йөзем. Минем күзем — минем илем, минем үзем. Минем илем — минем өем, минем түрем, Минем коем — минем илем, минем телем. Минем илем — минем ярам, минем һавам, Минем тамыр — минем илем, минем дэвам... Үз оясы була Кошларның да яшәү кануны бар. Нәсел саклау калган борыннан... Җибәрмиләр чит-ят кошны якын. Кошка кыйммәт оя барыннан. Нәсел өчен көрәш — изге көрәш Нык сеңгән бу кошлар канына, Балаларын җәберсетсәләр дә Канатларын ярсып кагына; Ояларын туздырганнарга да Ташланалар таштай, ачулы... һәм нәкъ менә изге бу көрәштә Сынала да кошның асылы! Табигатьтә, кошлар арасында, Кәккүк кенә... гүя, каргышлы, Гомер буе яши оя күрми, Балалары ятим язмышлы. Байгышның да үз оясы була (Аннан бәлки гыйбрәт алырга?)... Язмасын, дим, кәккүк кебек, мәңге Ят ояда — ятим калырга. Кен Бер көн минем иптәш булып үтте. Икенчесе, никтер, үги итте. Бәхетләрдә бер көн йөзеп үтте. Икенчесе — утка салып китте! Бер көн каушу миңа насыйп итте, Икенчесе ялгызлыкта үтте. үтте Бер көн минем гел «җәннәттә» үтте. Икенчесе тәмуг кебек өтте! Миңа бер көн бөркет бүләк итте. Икенче көн — борча аулап үтте. Гомер юлын бер көн бергә үтте, Икенчесе — юлым кире сүтте...