Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН

Нейтрон кояш

Күзгә күренмәслек утлы төшне Фейерверк итеп чөя белә.— Шундый дәрәҗәгә җитте кеше — Теләсә мең кояш күккә элә. Мең кояшны әгәр элсә күккә. Үзеннән дә калмас мәгәр көл дә. Көл актарып җан очкыны тапмас, Феникстай терелә алмас кем дә. Җиргә тормыш сипкән кояш урынын Әгәр алса үлем чәчкән кояш, Бәхәс-ярыш тынар — хаклы, хаксыз, Гаепле һәм гаепсезләр булмас. КОЯШ Җирдә калмас уй һәм тойгы төсе, Максатидеаллар эштән бушар. Яңа тормыш, яңа затлар туса, Җир-кояшка бүтән исем кушар. Безгә кирәк шундый тынычлыкмы? Көрәшләргә чакыра шул «отышмы»? Әйлән-бәйлән уйный бала-чага... Уйнап алар әнә кул тотышты! Әйлән-бәйлән җир әйләнеп алар Берни әйтми әллә абыйларга?! Шундый дәрәҗәгә җитте кеше — Сабак алу кирәк сабыйлардан. Кураем Әй, тугаем, тугаем. Кар өстендә — кураем. Кар астында калган җәен Сагынадыр, мөгаен. Язларны көтә микән, Бәйрәмнәр җитә микән? Мөмкин булмас гүзәллекләр Җилдәй җилкетә микән? Килер печәнче егет. Кисеп алыр кураен. Сер чишмәсе ясап аннан. Аккош көен уйнар ул. Чыңлар урман-болында Хыялның яшелләре. Уятыр җәйне, кузгатыр Көйләрнең яшеннәре. Яшел моң, җырлы бию — Агачлар бөгелгәне. Алъяпкыч итәген тотып. Яшь кызлар биер әле... Болар тик уй бугай ул — Тып-тын кышкы тугаем. Калтыранып, салкын җилгә Нидер сөйли кураем. Кураем, әй, кураем. Тилгән белән сөйләшү Синең сыман кем тагын оча белә. Җирнең үзен сыйдырып кочагына?! — Чылдыр, чылдыр...— Бердәнбер аваз шулдыр. Барча кош тына син күктә чагында. Сандугачлар тора көен туктатып. Җырламый җирдә тавык та бу вакыт — Чылдыр, чылдыр...— Шуыша җирдә шәүлә. Ап-ак көндә кара шомнар кузгатып. «Безне болай ник көчсез һәм вак калдың?»— Дип язмышка аһ орсак, без хаклыдыр. Вак кош кадәр сайрый алмагач мәгәр. Яралыдыр һәм синең дә шатлыгын. Зәңгәр сөенеч айкап, күкләр кочарга Телибездер без дә... ләкин юк чара. Сайрыйбыз аста, шулай да ук булып Атылмыйбыз өстәге зур кошларга. Тырнак-томшык каты да бит. нишлик соң Дөньяда бар үз өлеше һәр кошның. Таласаң да син йөрәген аларның. Моңын түгел, тәнен генә чукыйсың. Җирнең үзен сыйдырып кочагына, Синең кавем җилпенми оча белә. Шул киңлекне иңләп чыңлар ак даның. Былбыл белән син тик дус булсаң гына. Сиңа җәза биреп. Сизиф, аллаң дөрес иткән, йоткан булыр идең юкса ил корабын. Авызыңнан күрер идек хәзер аның Бары мачталарын Әйе, илнең бар мөлкәтен йота яздың. Ашавыңа синең, комсыз, чыда гына. Кайвакытта күңел көйдән туя. Җырчы гына түгел, җырның үзен Иҗат иткән олы җаннар гүя. Тормыш үзе гүя мәгънә җуя. Мондый чакта күңел курка. Сиңа Кирәк анда өмет - талмас канат Сизиф Ишетәсең: җырлый яңа талант! һәм тормышка елмаясың кабат Көчен җуя язган нәрсәнеңдер Терелүе, яңаруы сизелә. Ышанасың җырга. җир1Ә. күккә һәм халкыңның үлемсезлегенә. ташы Карга карны каргый торгач, Бар җир ачылды кардан. Сизми калдык, килгән бәйрәм________________ Каеннар бөре ярган. Карга кырга чакырганда, Оят өйдә ятулар. Таган ясап, казан астык, Ә син ярма сал, туган. Безнең байлык — унөч айлык!- Нәсел-нәсәпкә күчәр. Берәр бөртекләп җыйсак та Бер казан ботка пешәр. Тәлинкәгә кашык суга, Суга-суга көй чыга. Яшь-җилкенчәк биепҗырлап Дәрт бирә гармунчыга. Дус-иш кесәсеннән узып, бизнес корып, Оста кердең хәтта дәүләт сандыгына. Җәза — хаклы. Мәгәр аның төре белән Бәхәсләшү бик тә, бик тә кирәк бүген. Ник дигәндә, аллаң биргән кысыр шөгыль. Ә кысырлык һич заманда мәгъкуль түгел. Ник дигәндә, ил төзегән йорт-диварга Кирпеч булып яту түгел, менгән ташың — Файдасыз таш, мәгънәсез таш — туктап өстә, Биегәйтә алмый хәтта тауның башын. Ник дигәндә, ул ябышмый һичбер төшкә — Тәгәри дә китә, туктый алмый һич тә. Мәгәр аста адәм булып аңа төшсә? Төшеп шулай, эшлеләрнең башын тишсә? Син, эшләгән булып, шау-шу кордың озак. Күпме заман дәгъва кылдың сан һәм сыйфат. Ташың мәгәр тәгәрәвен белде бушка. Буш тормады гәрчә синең комсыз корсак. Төшү, менү, тәгәрәтү бурычына Йөкләмәләр өсти-өсти үти торгач, Процент ягы йөз илледән ашып туйгач, Ялтырады кара кояш — шомарды таш. Удар айлык, еллык процентны даим Арттырдым дип, һәр җәй саен бүләк алдың. Киметмәгән хәлдә ашау-кимерү ягын, Күкрәгеңә чак-чак йолдыз такмый калдың. Менгәч өскә, йөрәккәең дөп-дөп типсә, Гаҗәп түгел,— ай-йолдызга, әйдә, үрел. Хәзер булмый мәгәр, бармый әүвәлгечә, Җитте, бетте — тап үзеңә башка шөгыль. Ник дигәндә, Сизиф, синең яман ташың Төшеп тишә язды Киләчәкнең башын. Карга боткасы Меналмадым зәңгәр тау башына, Иртәгәсен менәм, күрерсез. Сорнаемның моңын табалмадым. Табачакмын тиздән, бершиксез. Шәп уңмады быел алма-җимеш. Килер җәйгә инде бар өмет Тик сорнаем җуя бара сихерен. Барган саен алда тау биек. Көзләр, кышлар китә, ашыгып килеп. Күкрәп килә тагын язлары... Көн дә бүз-ен яши башлыйм, дисен, Ә гомернең җитә азагы. Быгыр-быгыр кайный ботка. Җор уен китә хутка. Ялкаулыкны койыйк, кортка, Кыланыйк кайгы юкта. Күрше кызы югаргы оч Егетенә күз кыса. Табышулар, кавышулар Көттермәс, болай булса. Кыз алырга килсә, егет Арзанга уй тотмасын. Бүләк биргәч кенә тотсын Изге ишек тоткасын. Кемгә тияр көмеш тәңкә. Кемгә тияр яулыктыр. Егете дә, кыз үзе дә Бәяләнмәс байлыктыр. Хәзер исә тәлинкәгә Ризыкны салыйк әле. Җир сөрер, тырмалар өчен Көч җыеп калыйк әле. Ындырларда ыңгырашып. Сайрашырбыз өйләрдә. Туганлык, дуслык тәмнәре йогып калсын телләргә. Мондый ризыкны тапмассыз Ашханә-ресторанда. Әй, кагыгыз тәлинкәләр. Килегез ботка барда. Бар дөнья халкы килсә дә Күңел тараймаячак. Уртак учакка җыелган Авыл таралмаячак! Шундый матур дөньяда без икәү, һава — хыял төсле, җир яшел. Яшел җәйгә табигыйлек өстәп, Син ак болыт булып киләсең. Тик яктыны, тик яхшыны гына Уйлап яшәгез дип исә җил. Киңәшләрен аның тыңласам да, Шатлыкларым моңга күчә гел. Ак болытлар күксел төскә кереп, Алып китә сине тиз ник соң? Биекләргә шулай ашасың да. Зәңгәр таудан яулык болгыйсың. Син үзең тау хәзер. Ак, күк төсләр Кайгы төсенә керә кай ара... Син болгаган кара яулыклардан Көлтәкөлтә яшен тарала