Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ НАЗ

Акъегетнең • Ак болыт шәүләсе* дигән китабы чыкты (Татарстан ки тап нәшрияты, 1987) Шигырьләр җыентыгы Өч кисәктән тора • Офыклардан офыкларга* • Хәтер көзгеләре». «Күңелләрдә — кояш яктысы» Бу бүлекләрнең исемнәре үк Акъегетнең шигырьләренә ачкыч булып тора Сизенеп аласың алар йорәк серләренә. хисләр доньясы- на. «ак болыт шәүләсендә* калган доньяга алып керәчәк Шигырьләргә кушылып, алар белән бөтерелеп, хисләрең ага. җаның җырлый башлый Берәүләргә тормыш — бәлки, рея, Үз җаена гына кор аны Әйе. мондый тормыш. *үз җаена гына корылган тормыш* еш кына безнең күзләрме А томалады һәм мещанлык психологиясен җәмгыятебезнең чүп үләне итеп үрчетте Җитди, бүгенге көн таләп иткән, киләчәк көткән күп кенә кирәкле эшләребезне башкарырга өркеп яши башладык Өнсез тавыш килә киләчәктән. Йөрәкләргә шакып ул дәшә — Җаның булса, бас син алгы сафка — Үз налсрсың белән янәшә.' Дөреслек өчен көрәшкәндә генә кеше дөньяда үзен намуслы дип әйтергә хаклы Бары дөреслек һәм хаклык булганда гына кешелек алга таба үсә ала Акъегет шигырьләре менә шушы хакыйкатькә инандыра. Шагыйрьнең шушы төркем шигырьләренә Туган ил моңы, туган җир назы сеңгән әсәрләре кушылып, үрелеп, хисләрнең тулы бер төркемен тудыра - Туган җир- «Балачак хатирәләре» «Шушыннан мине җибәрми -Болгарга барсам* һ б — боларда халык моңы, халык сагышы, халык язмы- «Кабырчыклар* шигырен укыганда бер мәлгә сәерсенеп тә куясың әле генә, «диңгез күрмәдем* дигән лирик герой, кабырчыклардан шау тыңлаганда: «Искә төшә диңгез яңадан*.— дип куя Логика бозыла төсле Әмма алай түгел Диңгез шавы лирик геройның канында яши. бу аңа тарихтан мирас булып калган: чөнки болгар бабаларыбыз элек диңгез янында яшәгән, Шушы юлларны укыганда халкыбызның тарихы. Бөек Болгар иленең трагедиясе күз алдына килә Лирик герой үзе диңгезне күрмәгән, әмма канында аның шавы яшәп калган һәм кабырчыктан ишетелгән шау шушы хәтерне уятып җибәрә Хәтерлим кук дала кылганнарын. Шулар аша узган юлымны Кабырчыклар Күзләремне йомсам — диңгез шавы Сукырларча сузам кулымны Акъегет моңлы, сагышлы хисләрне үзендә чагылдыра алган образлар белән эш итә Читләрнең сагышын, моңын үз күңеле, җаны белән бәйләп, ә үзенең хисләрен агачлар, карлар, яфраклар һ. б детальләр тасвирында чагылдыра Тормышта һәркөн очрап торган гадәти күренешләр дә аның күңел сагышы аша үтеп, сурәт булып әвереләләр. тулы образ булып ачылалар Тарихи фикерләү һәм бүгенгене тарих белән тарихны бүген белән бәйләп шигъри сурәт тудыра алуы гына да Акъегетнең шактый тирән фикерле шагыйрь булуын Шигърияттә гади бер деталь дә олы фәлсәфә. образга әверелеп китә Мондый образ бик гадәти һәм гади кебек тә тоела Ә үзендә тормыш дөреслеге чәчелми генә чагылды- рылып бирелә Бу уңайдан Акъегеттә дә бик матур мисаллар бар Аларның берсе — • Бүген яз шул* шигыре Бүген яз шул. Көз булса, ак каенның корыганлыгын. бәлки, белмәс тә идем Күргәнебезчә. Акъегет табигать күренешләрендәге һәм кеше күңелендәге матурлыкны үзенчә тоеп, шигъри тел белән сурәтләп бирә Билгеле шигырьләр шактый камил тик. әгәр дә шагыйрь шушы күренешләр белән параллель рәвештә тормышка бәйләнешле берәр мәсьәләне дә яктыртып үтсә, тәэсир көче артыграк булыр иде Мисал өчен «Әзер инде • шигырен карап үтәргә була -Әзер инде, әзер балан тәлгәшләре кан таплары булып карга тамарга* Образ тәэсир итә. әмма кешелек, тормыш белән бәйле мәсьәләгә күчеп китү юк Билгеле, балан тәлгәшләренең тулган орлык булып җиргә төшәчәге һәм җирне кочып, тамыр җибәрергә омтылышы — болар образ бөтенлеген тудыра Әмма фикер тирәнлеген бирми әле Социаль мәсьәләләргә күчеш эчтәлекне ныгытыр, әһәмиятен үстереп җибәрер иде (мәсәлән Әбиләр чуагы» дигән шигырьдәгечә!) Тагын шуны да әйтмичә үтәргә ярамый Акъегетнең кайбер әсәрләре тоныграк, төссезрәк килеп чыккан, төп фикере ачылып җитмәгәннәре дә очрап куя Бу. иң беренче чиратта. «Таган»га карый Балаларны таган атындырган ата һәм ана ике якка китә, ягъни аерылыша Җан тетрәп ала «Таган атына бала * Бу шигырьнең соңгы ноктасы шом булырга тиеш иде Әмма «Ә өстә, күк тәхетендә елмаеп Кояш яна! .» Бәлки бала үз бәхетсезлеген сизми калгандыр’ Тик бу юл белән китсәк, фикер бөтенлеге, шигырьнең эчтәлеге бозыла, идея юкка чыга... Бер үк детальләрнең төрле урында төрлечә бирелүе, башкача сурәтләнүе дә Акъегет шигырьләрендә очрап куя Мәсәлән, чагыштырып карыйк: Ай чыга. Зөһрә кызның күз яшьләре яшерен генә әйләнә бара чыкка («Яшерен генә>) Иртәгесен чыкка әйләнгән йолдызлар («Балачак хатирәләре*) Әмма бу «ялгышлар» гына Акъегетнең шигъри сәләтен инкяр итә алмый Ышаныч белән әйтергә кирәк. Акъегет — яшьләребез арасында өметлеләрдән берсе Фәлсәфи моң бөтенлегенә корылган шактый күп шигъри букетлар бүләк итәчәк әле ул безгә. Ф