Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Лена Шакирҗанова

Моңсу елмаю яки Рәсем

Син рәсемгә, дускай, безне төшер әле: калсын әле истәлеккә сурәтебез. Еллар үткәч, сагына-сагына дус-ишләргә: «Яшь идек ул без дә»,— диеп күрсәтербез... Ялгыз каен белән икәү кочаклашып басыйк та без, карап торыйк синең күзгә. Ядкарь калсын шушы җәйдән. Күләгәбез күбәләк күк очып кайтсын үзебезгә... Бик якыннан алма: күкнең бер чите дә сыйсын шунда. Су буйлары, көймәләр дә. Чагылып торсын кояшлы бер көн икәне, урын калдыр... без җырлаган көйләргә дә... Елмаерга әмер бирмә, күңел үзе ни кушса, шул чыгар инде йөзебезгә. Еллар үткәч сагыныпсагынып бер карарбыз, яшь аралаш, шушы уйчан көзгебезгә. Әйдә, дускай, без рәсемгә төшик әле. Аклы күлмәк ачык чыга сурәтләрдә. Безнең белән, күзгә күренмичә генә, рәсемнәрдән карап торыр йөрәкләр дә. Бер адашыйк әле Казан урамнары артык таныш, адашып та булмый ичмасам... Адашырмын, димә урманда да, хыял канатында очмасаң... Үз-үземә урын тапмаганда, исәрләнеп, ялгыз бер башым. Ят тыкрыклар эзләп чыгып китәм, яттан укып сине, Такташым! Мин бер сеңлең синең — Киләчәктән. Өр-яңадан сиңа мин гашыйк: икәү бергә кичке урамнарда бер адашыйк әле, адашыйк... ЛЕНА ШАКИРҖАНОВА ‘иагыйря. «Мөлдерәмә күңел». «Ышанам йөрәгемә» исемле шигырь китаплары авторы Казанда яши. Сөйлим әле сиңа бер буранда Зөлфәт белән чана шуганны. Син дә шуар идеи, белеп торам, бар ул безнең җанда туганлык.. Их! Еллар чиратына бераз гына алданрак баскан булсамчы! Без очрашкан булыр идек юлда, мин дә бит бер исәр, гыйсъянчы». Песи малайларын мин дә сөям. Тик бүгенге шагыйрьләрдән алар, «кырыс», дип зарланалар: сәлам бирү кая! Гел куалар юлдан «перес!» дип. Мин дә раслап куям, «дөрес» дип... Бер сеңелең мин синең — Киләчәктән — билгесез бер нәни җырдашың. Сине сагынып эзләп йөрим бүген кичке урамнарда бер башым... Мәхәббәттә — «тукран тәүбәсе» мин. үкенсәм дә күпме, гел гашыйк. ...Казан урамнарын танып булмый. Бер адашыйк әле. адашыйк... Ачы төймә тәме Кеше — мәңгелек Нәзакәтле бер моң ишетелә Бик ерактан - гасыр башыннан Кем ул җырын яза. уй-моңнарын. Тавышын яза Болгар ташына?.. Бераз туктап, соклангандай итеп. Карап тора үзенең эшенә... Ни могҗнза?! Кинәт, тылсым белән. Әверелә бу таш Кешегә!.. • «к. У . Ms Ничә еллар буе. тешне кысып, йодрыкларны эчтән йомарлап, күреп, белеп, нәфрәтләнеп йөрдек. Чәйнәмичә, тизрәк йотарга кушсалар да «баллы» бер төймәне, чәйни идек юри. ачысын татып, белеп, танып калу өчен. Чын тәме, дип, тәмам ачылсын... Әрем нәрсә! Тәнгә — шифа гына. Ә син менә тышы балланып. эче тулы агу төймәләрен йотып яшәп кара алданып... Чынбарлыкка алсу күзлек аша юанганбыз карап чыдарлык... Ал пыяла — күпме чыдый ала?! Алсу ялган Кара чынбарлык... «Ачы!» «Ачы!»— диеп кычкырдылар, анысы да туйда, исереп... Ачы төймә тәме калды телдә яман чирне искә төшереп... Чәчәкле хат Чәчәкле хат алдым бүген җәйдән... Миләүшәләр, көләч ромашкалар, энҗе гөлләр, зәңгәр кыңгыраулар сәлам әйткән... Бары да исән-саулар. Салават күпереннән агып төшкән җиде тасма булып уралдылар җәйге җырлар — хәтер толымына... Җиде басма — хәтер болынына... ...Кар илендә басып торган көнем. Чәчәкле хат, туңганымны минем ничек белдең, ничек таптың эзләп? Күмелгәндер, дисәм инде эзләр... Аллар үскән, гөлләр үскән илдән хәбәр алдым — кулларымны җылытам. Җанда — җылы яңгыр, җылы җилләр, җанда — җылы таң... Чәчәкле хат, кая каян юллап таптың? Арган идем кышкы бураннардан. Салкын боз таҗына кем соң мохтаҗ?.. Такыялар үреп булмый кардан... Рәхмәт сиңа мең кат, чәчәкле хат! Җәйне сагынам: Иреннәрем белән салкын сиреньнәрнең җылысына кагылам... Телгә килә: «Дустым»,— диеп, үзе Эндәшә ул карап сынчыга: «Мин таш инде. Ә син — адәм заты. Күреп торам, таш күк син чыдам... Бакчы, Бакый, үзеңә дә бәлки Әйләнергә ташка вакыттыр... Зинһар, гафу, үпкәләмә тагын, Ихтимал, бу сүзем артыктыр... Мин бит болай гына, үртәп кенә, Таш мин, әлеге дә баягы...» ...Кушылырга сүзгә теләгәндәй, Биеп куя сынчы таягы: Ул да бер иптәше инде аның. Анысына да күптән җан кергән. Җылы кулы Бакыйтылсымчының Таякка да сулыш, җан өргән... Сынчы дәшми. Дәшәр иде — курка: Таш белән син кара сөйләшеп... һичкем күрми. Ул тын гына елый. Тамагында төер, күз яше... Үзе «гаепле» шул: Пигмалион,— Үзе коеп, үзе терелтте. Гаҗәп тә соң, салкын бер таш аның Ни дип әле күңелен эретте... Ә шулай да булмый сүзсез калып, «Таш йөрәк» дип рәнҗи күрмәсен... Белеп торсын, җан иңдеме инде — Димәк, мәңге-бакый үлмәсен... «Дустым.— диеп аңа сүз кушты ул,— Фани дөнья, диеп йөрсәк тә, Кеше — бакый, рухы мәңге яши, Җир куйнына беркөн керсәк тә... Кабер ташы — ул бер истәлек тик Туганүлгән елны язарга... Ә Кешегә, дустым, һәйкәл кирәк, Кабер ташы гына аз аңа!.. Сөйләп кенә аңлап бетермәссең, Иң яхшысы — җыру җырлыйм бер... Мин — иҗатчы: көлеп куям кайчак, Башны ташка куеп, җылыйм бер...» Таш йөрәкләрне дә йомшартырлык Моң тирбәлә. Картның — үз җыры... Хәйран калып, аны тыңлап тора Тәрәзәдән кергән «кыш нуры»...

Салисә Гәрәева

Тугзак елга

Мин — су. Мин — зур инеш. Мин — пакь елга. Мең ел буе агам — озак! Мин — зур инеш. Суларым сак. Мин — Тугзак!.. Тугыз чишмә тамырымда — Чалт! — балыкларым чума суга. Тугзак мин — тугыз чишмә юлы. исемем дә «Тугызакв шуңа. Мин — су. Дала буйлап агам. Чишмә суын ачкан Тугзак анам Гасырлардан ага суым — озак! Җир-анадан өн ишетәм: — Тугзак!.. Мин — су. Тугыз чишмә эзен сузам, бизәп яшел дала йөзен! Чык суларын эчәм, гөлләр юып. тугыз телдә сөйлим. Тугзак булып. Мин — су. Мин — зур инеш. Мең ел агам дала буйлап — озак! Ж.ир-анадан һәм даладан бер өн ишетелә һаман: — Тугза-а-к. Туг-з-а-ак!.. Якташларым! Кемнәр идегез сез, Урал ягын инләп йөргәннәр? Нинди телдә сөйләштегез. Урал буйларында гомер сөргәндә?.. Сунарчылар, таш балталар белән ук-җәяләр алып кулларга, мамонтларны куып барган чакта кемгә очрадыгыз юлларда? Кем тиресен ябып, ак тәннәрне капладыгыз икән салкыннан? Уйладыгыз микән без килерне сездән соңгы буын артыннан... I ХЛИСӘ ГӘРӘЕВА . ши/ыйр.». МСГМ» «игвбм әагоры Чмм0«чЬ ишм. Ундүрт мең ел элек... таулар кичеп, чишмә суын эчеп йөргәнсез. Ерткычлардан куркып, җылы эзләп, тау куышына сез кергәнсез. Арагызда булган хисле берәү — табигатьне күргән, аңлаган; Таш пычагы белән кыяларда рәсем уймый булдыралмаган... Килеп җиткән аның рәсемнәре Сим ярында, безнең гасырга... Рәссамыгыз кемнән өйрәнгәндер шундый матур рәсем ясарга? Төрки телле ерак буыннарның ул — авазы безнең көннәргә; Без — исән! Без яшәп сайрашабыз сез сөйләшкән төрки телләрдә! Тавышыгыз безгә килеп җитте,— Сим ярында исән эзегез! Сез ясаган садә рәсемнәрдә ярылып ята төрки йөзегез!.. Илтәм әле янган утымны Түгелде дә калды хәсрәтләрем, Түгелде дә калды эземә. Түгелмәгән күз яшьләрем белән Килеп кердем гомер көземә!.. Акмадылар алар яңак буйлап. Җиңеләйтеп минем кайгымны: Зәңгәр хыял белән Мөмкинлекләр, Теләк белән Дәртләр аерылды!.. Җуелмас моң сеңде күзләремә, Ак бәс булып килде чәчемә. Чәчәк булып үткән юлларымда, Шигырьләрем илгә чәчелә!.. Түгелмәде кайнар күз яшьләрем — Эчкә генә һаман йотылды. Илтәм әле, илтәм киләчәккә Гел сөремсез янган утымны!.. Бу ташларны кем бизәгән,— Аллы-гөлле өсләре? Рун язуы кебек серле Шулай кем кул эзләре? Маңгайдагы җыерчыкка Охшатам кайберләрен; Балбал булып искәртә күк Бабалар каберләрен... Таш ярчыгында бер чәчкә Үсеп, җилгә баш ия. ♦ Нинди батырга дан җырлап, Вакыт-хәтер таш өя?! Кем йөрәге, каен булып, Үскән монда, таш ярып? ...Нинди дәһшәтләргә шаһит Бөек Урал ташлары? Кем яше ул, сары сагыш Суыдай, тама саркып? ...Монда бары Хәтер яши, Буыннар җанын тартып. Авылым Авыллар күп Россиядә эреле-ваклы. Якыны юк ләкин җанга Тулбай чаклы. Исемендә — Татарстан һәм Туган ил, Иң җылы җир мина монда, иң җылы җил!.. Шул туфракта минем тормыш тамырлары. Чәчләремдә — туган ягым яңгырлары. Шул як суы, балы, каны — җисемемдә, Минзәләнең бер мизгеле исемемдә... Урман-сулар аһәңе бар тавышымда, Без үрләгән яшел Сәрмәт тавы — шунда! Арышларым язын һаман серкәдәдер.. Ай нурында басу-кырлар иркәләнер. — Исәнме!— ди һәр очраган таныш-белеш. Гадәт шулай — очраганга сәлам биреш... Бар күзләрдә елмаю һәм җылы күрәм. Авылымны хәтеремә ныграк үрәм. * Мин бу җирдә мәңгелеккә калам. Әбәд яшәр өчен! Килер буыннарга үз телемдә Сөеп дәшәр өчен! Мин бу җирдә мәңгелеккә калам. Аерылса да тәнем; Мин тулаем эчтем җаным белән — Бөек Урал ямен!.. Мин бу җирдә мәңгелеккә калам. Аерылса да тәнем; Чөнки монда рухым чәчәк атты. Тойды тормыш ямен. Ташларында эзем, юлларында. Суларында агам; Җилләрендә яфрак җилфердәтәм, Утларында янам.