Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИНДИ КАЛАНЧАДАН КАРЫЙБЫЗ?

 

Күптән түгел Огонек- журналыннан мәшһүр шагыйрь Рәсүл Гамзатовның тормыш истәлекләре, бүгенте көнебез һәм әдәби иҗат тәҗрибәсе турындагы уй-фикерләре белән танышып чыктым Тауга карап тау бул- масаң да. бәс, нәкъ безнең фикерләр икән ич! Шуннан бер гыйбрәтле мисал китерим Рәсүл Гамзатов, башкалар фикеренә ияреп, бер язучыны тәнкыйтьләп чыккач, тормыш сабагына һәм буыннар тәҗрибәсенә таянган чал чәчле әтисе Гамзат Цадаса аны башкаладан чакырып ала да, катгый итеп сорый: «Син ул язучының әсәрләре белән танышмы соң9 Китапларын укымый торып, аны хөкем итәргә синең нинди хакың бар9» Ә без бу сорауны кайбер тәнкыйтьчеләргә бирсәк ничек булыр иде икән? Билгеле, хәзер заманы шундый, олгерлек-җитезлек сорый Сүзеңне әйтеп калырга өлгер! Ләкин кем алданрак әйтә, шул — хаклымы9 Ачыктан-ачык сөйләшү заманы дигәч тә. арттырып җибәрештән дә булмасын инде ул. Без «тизләнеш*' ачыктан-ачык сөйләшү», «үзгәртеп кору» дигән атамаларга кушып «искечә фикерләү- «инерция- дигәннәрен дә еш кына телгә алабыз. Ә чынлыкта үзебез яңача фикерлибезме, инерциягә бирелмибезме9 Әдәби кыйммәтләргә. иҗатка бәя биргәндә һаман да шул инерция — комплиментарлык. искечә фикерләү дәвам итә бит Трибуналарга елгыр гына күтәрелеп, үз хакын хакларга остарып китте кайберәү- ләребез Хакласын иде тик белер-белмәс, әштер-өштер генә (әсәрләрен дә укымыйча), бүтән бер әдипнең иҗат язмышы белән ничек теләсә шулай уйнамасын, бәяләрдә, ичмасам, чама тойгысын белсен иде1 Инанганым бар әлеге тел тибрәтүчегә әдипнең иҗатыннан да бигрәк «сөйкемсез сөяге» ошамый бит! Ерак авылда мин ике көн рәттән хормәтле язучыбыз Гариф Ахуновның ике талантлы әдип турындагы ике чыгышын тыңладым Соңгысы Әхсән Баяновның тууына 60 ел тулу уңае белән иде Язучының гражданлык активлыгы, үзенең каләмдәшләре турында вакытында сүз әйтүе дә хупларлык кына, әлбәттә Тик мине, әле гади тыңлаучы буларак та, бер нәрсә гаҗәпләндерә төште: кайдан килә ул кискенлек? Аныңча, ул чагында шагыйрьлеккә дәгъвалаучылардан шагыйрь булып бары Әхсән Баянов кына калган Шулай итеп— берәүләрне абсолютка күтәрү бәрабәренә икенчеләрен бер селтәнүдә кисеп ату! Юбиляр турындагы чыгышында автор Язучылар союзы идарәсе коридорында шагыйрь булырга теләп култык астына сәер папка кыстырып йөргән тубал чәчле ниндидер затлар турында телгә ала Алар «әдәбият арбасыннан» инде күптән төшеп калганнар. Моны ул елларда тубал чәч йөрткән култыгына папка кыстырган һәркем үзе дип кабул итәргә мөмкин Хәтта автор. Ул —син- дисә дә, үпкәләмәс идем аңа. Чөнки күпләребез шулай тубал чәчле иде ул елларда Гаҗәбе шул берәүләрнең гомер бәйрәмендә икенче берәүләргә ясин чыгу — диссонанс бит' Туйда матәм көе уйналмый ич! Инде үзгәртеп кору чоры дисәк тә. кемдер язмышын хәл итәргә күктән махсус иңгән пәйгамбәр ролендә чыгулар, яман аты чыккан комплиментарлык тенденциясе яши әле Бездә гражданлык исеменнән эш йөртүче эшкуарлар да җитәрлек; Әйтерсең, алар — хаклыкны иҗат итүчеләр, гаделлекнең һәм демократиянең тотнак- 154 К лары Әйтерсең лә. илдәге үзгәртеп кору да алар инициативасы белән башланган* Тик гражданлык төшенчәсе ул делецлыкка туры килми Шагыйрьнең гражданлыгы — шигырьләрендә Мин әдәбият-иҗат кешеләре белән очраша башлаган елларым ны беренче уңышларымны беренче остазларымны якты истәлек итеп күз алдына китерәм Беренче шигырьләр җыентыгым - Егерменче яз»га фатиха биргән мөхтәрәм Хәсән ага Туфанны. «Совет әдәбияты журналында «Таш елады* балладасына хәерле юл теләгән остазым Сибгат ага Хәкимне Фронтовик шагыйрьләр Мөхәммәт Садри. Гали Хуҗи. Нури Арсланов. Әнвәр Давыдов. Шәрәф Мөдәррис Гамир Насрыйларны берәм-берәм күз алдына китерәм Буыннар традициясен, өлкәннәр әманәтен оныту һич тә ярамый безгә Хәзерге ижат яшьләре дә безнең буын әдипләре дә, ничектер таркау яши кебек һәркем күбрәк үз кабырчыгына яшеренгән Ижатта ялгызак кустарь булып түгел, уртак ижат учагы тирәсенә тупланып яшәгәндә эшләр әйбәтрәк бара билгеле Ә алдан исемнәрен телгә алган ижатчылар бик тә аралашып үзара игелекле булып яшәделәр Гомеремнең иң матур чагы алар янәшәсендә узуына куанам фатихалары белән горурланам Яшел кара белән дә. шәмәхәсе белән дә миңа адресланган хатлары изге реликвияләр булып сакланалар Гомумән миңа ул шагыйрьләр 'Хакимлек иткән- заманның иҗади атмосферасы андагы эчкерсез мөгамәлә олыны олы итү, кечене дә зурлау рухы ошый иде Коммерсантлык рухының бөртеге дә юк иде аларда* Алар пәйгамбәр булып та кыланмадылар бары тик күңелләрне генә яулап алдылар Шулай итеп үзләре хакында изге хатирә калдырдылар Алтмышынчы елларда яшь әдипне Язучылар союзы әгъзасына тәкъдим итү өчен шагыйрьләр секциясе җыела һәм анда әдипнең ижаты тирәннән тикшерелә иде Гәрчә яшь автор бу секциягә чаклы берничә җыентыгын чыгарырга өлгергән булса да секция утырышында таләпләрнең зурысы куела иде Сер түгел кандидатураларның союзга кабул ителгәнче секциядә 3- 4 тапкыр тикшерелгәне дә булды Ә х-к»ер белүемчә, яшь шагыйрь тышына канатлы ат төшерелгән бер җыентык белән дә иҗат союзына килеп керә Андый бәхетле җаннарга элекке һәм хәзерге шартларны чагыштырып карау мөмкинлеге бирелсә, һичшиксез, үз хәлләренең кадерен яхшырак белерләр иде Эш, әлбәттә, җыентыклар саныннан гына да тормый Ул вакыттагы таләпнең һәм җаваплылыкның зур булуын әйтергә телим Ә аксакаллар ул чак кемнәр иде’ Туфан Хәким. Маннур . Тәнкыйть сүзләре ирен читләрендә төтен булып күренә иде миңа өлкәннәрнең Әйтергә кирәк, гади маңгай күчләренә күренмәгән ниндидер дилбегә булган икән элек Шигъри иҗатта хәзер ниндидер хуҗасызлык хөкем сөрә кебек Бер җыентыгы дөнья күрдеме -шагыйрь-гә сүз түгел жил дә тидермә син. ул инде классик* Ә осталыкка өйрәнүнең, тәҗрибә мәктәпләренең инде хаҗәте дә юк сыман* Ә бит шигъри продукциянең метражы гына билгеләми поэзияне* Хәзерге шигырь китаплары ташкынында авторның үзенә генә хас тавышын аеру бик кыен Авторның исем-фам ил иясен күрмәсәң. шигырьләрнең кемнеке икәнен дә аеру мөмкин түгел • Массовый иҗат- дигәнең шул буладыр инде, күрәсең Шигырьнең бәясе төшү девальвация нидән башлана соң’ Моны безнең халык телендә кадерсезләнү үз йөзеңне югалту, төссезләнү дигән атамалар белән йөртәләр Гаеп үзебездә дә бир ахрысы Без бит редакциягә рифмалап хат язган башлангыч класс укучысына да Синнән киләчәктә шәп шагыйрь чыгачак*- дигән сыман өметләндереп җавап язабыз Язышып торуын үтенәбез район мәктәпләренә чыгып, шигырь язучы .вундеркинл*ларның исемлекләрен алып кайтабыз Шигырендә аз гына өмет чаткысы күрсәк, без ул талантны тәрәзә төбендәге гөл кебек сулар сибеп үстерәбез! Ә күз алдындагы өлгергән талантлар ихтыяҗына күз йомабыз Янәсе. безгә күрелмәгән материкларны яңа талантларны ачарга кирәк’ Журнал битләрендә барган бәхәстә дә бу проблема калку куела Булмаганны эзләмәскә, булганны үстерергә*•— дип заманында Хәсән ага Туфан әйткән иде шикелле Чыннан да. шулай түгелме* Асылда, без иң беренче чиратта булганның кадерен белергә тиешбез Без хәзер рифмалый беләбез, техника өлкәсендә дә шактый остардык Ә менә заманча борчулы, зур кичерешле шәхесләр күренми Яну-кою. чорның үзе кебек колачлы вакыйгаларны гомумиләштерү җитми Вакытында мөхтәрәм Сибгат ага Хәкимнең Яхшы шигырь язып кына Шаккаттырып булмый зажанны. даган юлларын укыгач, гаҗәпләнгән идем Ничек инде шагыйрь яхшы шигырь язып заманны шаккатырмагач, җырлап-биеп шаккатырырга тиешме алла’ диг.п copay туган иде ул чак Хәзер исә ачыклана тиште остаз шагыйрь шигърият белән ш-хеснең берботен гармониясе хакында уйланган икән Шагыйрь-көрәшче шәхесе, һичшиксез ал1ы планга чыга. Безнец поэтик алымнарда да. сурәтләү чараларында да. үлчәм-калыпларда да бертөслелек хакимлек итә Ә соң шигырь кай ягы белән көчле’ һәр шигъри әсәр, вакыйга ук булмаса да. укучы күңелендә яңгыраш табарга тиеш Мәсәлән, заманында Такташның һәр әсәре Мокамае» «Алсу»ы, «Киләчәккә хатлар»ы үзенә бер вакыйга булып кабул ителгән Ә андый үрләрне югалтып барабыз бүген Дөрес, аерым -калкулыклар- бар барын Тик үрләр түгел' Шигъри сүз үтемле, сугышчан. проблемалы, җегәрле булырга, укучының аңын, зәвыгын уятырга, рухландырырга тиеш Моның өчен шагыйрь үзе дә тормыш үзәгендә кайнаган, накаллы булырга тиеш Юкса балык каны» белән генә кайнар әсәр тудырып булмый Газета-журнал битләрендә атна саен, ай саен шигъри тупланмалар бирелә Ә шулар арасыннан ичмасам ник берсе күңелгә уелып калсын! Җаваплылык, һәр юл өчен Такташча әйтсәк, үзеңне мәсьүл санау җитми безгә Шунлыктандыр, шигырьнең бәясе арзанайды, хәтта көндәлек матбугат битләрендә «Шигырьне кемнәр укый’ Шигырь кемгә кирәк’» дигән, беркадәр абсурд тоелган сораулар еш күренә башлады Олы. фәлсәфи шигъриятне бер күзәнәкле тезмәләр алыштыра. Инде хәзер эфирдан яңгыраган коиле шигырьләргә күнекте күпләрнең зәвыгы Көе-ние белән күңелгә тиз үтеп керә Чәйнәп бирелгән янәсе Ә чын. югары зәвыклы шигырьме-түгелме икәнлеген аны коеннән аерып карарга кирәк Җыр тексты да. ниһаять, югары ■.-ныклы шигырь булырга тиеш бит' Әле без һаман да инерциягә буйсынып, укучы з -ныгы артыннан ияреп барабыз, ялганнарыбызны үткәрү, «халыкка уздыру» хакына түбән зәвыкларга да яраклашырга тырышабыз' Югары, интеллектуаль, метафораларга коры пан поэзия күп очракта «аңлашылмый торган» поэзия дип атап йөртелә Әдәби тәнкыйть тә «күктән йолдыз чүпләмәгән» шигъриятне мактап сөйли бер күзәнәкле. үтә гади шигырьләр, имеш, үтемле, халыкка якын Ә бит заман да бер урында тормый, яңара, фәнни-техник революция дәвам итә. Ә шулай да, гаҗәбе шул моннан ничәмә-ничә еллар элек Әхмәт Фәйзи тарафыннан иҗат ителгән -Туу сулышы- исемле патетик поэма Лемьян Фәтхинең рмады һәрчак тигез генә булмады гаделлек бизмәннәре' Сүз әдәби премияләр турында бара Бу да сер түгел инде күз алдыбыздан үткән халләр премияләр биргәндә еш кына әдипнең иҗатыннан бигрәк тоткач урыны, дөресрәге урындыгы, дәрәҗә культы исәпкә алынып килде шикелле Әле ярый чагыштырып карый алу мөмкинлеге бар Әлеге лауреат поэзиягә нинди үсеш, яңалык, нинди яңа сүз китерде’ Моңа кадәр ирешелгән казанышлардан ул бит инде кимендә бер башка өстен булырга тиеш иде юкса' Мисалмы’ Куркып-шикләнеп торасы юк Әитик. «Казан утларыжурналында басылган «Төшсез чикләвекләр» дигән мәкаләсендә (2 сан) гаделлек сакчысы сыйфатында чыккан шагыйрь Марс Шабаевны искә алырга мөмкин Чөнки, ул лауреатлыкка тәкъдим ителгәч, кайбер абруйлы гына агайлар: «Булыр, булыр үз кулында бит' • дип сөйләнделәр Ул чагында нәшриятның баш редакторы булган шагыйрь к ндидатурасын яклап, бер үк мәкалә белән газета битендә дә. зәңгәр экраннарда да. радиодан да бер үк язучы чыгыш ясады Соңгы вакытта шигырь китапларыбызның тиражы төшү дә. аларның аз тара- • |.| да безне борчымый калмый Ай-Һай. шигърияткә ихтыяҗ кимү белән генә аңлатырга микән бу күренешне'' Юктыр, алай гына түгелдер, дип ышанасы килә Китапны пропагандалаучы оешмаларның эшен җанландыру. шагыйрьләрнең да шәхси активлыгы сорала хәзер Теге яки бу китапның кибет шүрлегендә озак ятуын исәрләрнең сыйфаты гына да билгеләми Анда классикларның әсәрләре дә озаклап ята бирә Эшне нигезеннән кузгатырга вакыт’ Инерция буенча бару мисалына турыдан-туры караганы тагын шул без бер яхшы аты чыккан кешене күкләргә чамасыз чоябез. аңа есте-остенә бетен ксгтлау-алкыш- ларны оябез Гәрчә инде бу бәхетле адәм тәнкыйть сүзләренә мохтаҗ булган очракта да. мактауларны сибә торабыз: инерция’ Ә мактаудан арыган вакытларда үз-үзең белән бергә-бер калып -Ни очен шулкадәр мактадык соң әле без аны1 Бүтәннәрдән артык нинди ачыш ясады соң але ул’»—дип тә гаҗәпкә калган чаклар күп була Ииерция1 Ә менә янәшәдәге икенче бер каләмдәшебезнең уңышларына соенмибез Двресрәге. күрергә теләмибез! Бер уйласаң, безнең шигъри хуҗалык алай ук ярлы димәс идем мин Күрердәйләре дә бар аның. Нигә без М Әгьләмов, Зөлфәт Р Гатауллин кебек шагыйрьләрнең иҗатына карата үз вакытында җылы сүзебезне әйтергә кызганабыз' Егетлек җитмиме’ Шулайдыр Яңа туган талантлы әсәрләргә нигә күз йомабыз? Егетлек җитми Р Харисның -Борылышта* исемле яңа поэмасына кайсыбыз үз сүзен әйтте’ Без. шагыйрьләр, ни очен -Шигырь кемгә кирәк’- дигән арзанлы әңгәмәләргә урын калдырып, үз бәябезне үзебез тошерәбез’ Мондый сорау - лар бүген бихисап. Әйдәгез сөйләшик, бәхәсләшик, ачыклык кертик’ КҮҢЕЛ ЧӘЧӘГЕ ГЕНӘ БУЛСА... Журналыбыз редакциясендә даими эшләп килүче яшь тәнкыйтьче- Ляр түгәрәге членнары үзләренең бер утырышын иц әйбәт шигырь турында сөйләшүгә багышладылар Түбәндә әлеге утырышта чыгыш ясаган кайбер яшь тәнкыйтьчеләрнең язмаларын урнаштырабыз НӘҖИП ИСМӘГЫЙЛС-В. Яраткан шигырем ’ Миңа борынгы шагыйрьләрнең әсәрләре ошый Ни оченме’ Чонки аларның иҗатлары ихлас иманнары камил алар үл идем ларенә тирәнтен ышанганнар, шуңа башкаларны да ышандыра беләләр Ул шагыйрьләр җитдиләр, көндәлек вактояк. тиз үтүчән ыгы-зыгы белән вакланмыйлар, ә мәңгелек, җитди, зур проблемаларны күтәрәләр, аз гына суз белән тирән фәлсәфи фикер әйтеп бирә беләләр, дөньякүләм масштабта фикер йортәләр Аларның ши гырьләре форма ягыннан да гаҗәп оста эшләнгән була Шундый шагыйрьләрдән берсенең XIX гасыр башларында иҗат иткән тагар ШВГЫЙре Әбелмәних Каргалыйның кыска гына бер шигыре һич тә күңелемнән китми Менә ул шигырь Бетен донья бәнем улсын Бетмәс гамем Нидәндер бу’ Әзәлда гамь торабил.» Яратылмыш бадәндер бу Бүгенге әдәби телдә шигырь болай аңлатыла -Бөтен двнья минеке булса да борчукайгыларым бетмәс, тынычланып калмам Ни очен соң болай икән - Шигый pi. шунда ук үз соравына үзе җавап бирә -Шуның очен донья яратылганда ук гамь туфрагыннан яратылган бәдән буБу робагый моннан 160 еллар элек язылган булса да. һәч тә искермәгән бүгенге кон очен до бик актуаль, заманча Чонки форма ягыннан камил булган, җырлап торган шушы кыска гына шигырьгә гаять тирән мәгънә салынган һич т» искерми торган зур мәсьәлә күтәрелгән Бу - бөтен шагыйрьләрне гомумән, бөтен кешелекне һәрвакыт борчып торган зур мәсьәлә кеше рухының мәңгелек хәрәкәте нре телгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, мәңге камиллеккә омтылышы шагыйрь җамының тыйгысызлыгы, ярсулы тибрәнеше Бу шигырь чын шагыйрьлекне билгели торган иң тип иң моһим сыйфатларны ап-ачык күрсәтеп тори Әйе шигырь - күңел чәчәге генә түгел’ Шагыйрь җанының беркайчан да тынып торырга, канәгатьләнеп калырга хакы юк Шагыйрь — үз халкының. милләтенең хадиме. ул шул милләтнең кайгысын кайгыртырга аның борчу-хәсрәтләрен, мәшәкатьләрен күтәрергә тиеш Шартлар гаҗәп дәрәҗәдә уңай кебек тоелган вакытларда да, шагыйрь гамьсез калырга тиеш түгел Моны бары тик гамь туфргыннан яратылган чын шагыйрь генә эшли ала Олы шагыйрьләребез Тукай. Дәрдмәнд. Бабич Такташ. Туфан — әнә шул гамь туфрагыннан яратылган булганнар Шуңа күрә аларның тынгысыз йерәкләре аша үткән әсәрләре һичкемне битараф калдырмаган һәм калдырмый Тукаебыз әйткән Безнең тормыш уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел. Бүгенге шагыйрьләребездә без әнә шул гамьне кайгыру-борчылуны. ярсу-дулкын- лануны күбрәк күрергә телибез Безнең бүгенге бу тормышта да борчылырлык аптырашка. пошаманга калырлык хәлләр бик күп. Ф.түрә Ни тамова. Кайчакта бер дә юктан гына тик торганда койләп шигырь сөйләп җибәргәнегез бармы"’ Мәшәкатьләрдән арыныбрак торганда була андый халәт һәм игътибар иткәнем бар күңелдә йөргән шигырь телгә иң элек килә1 Аның яңгырашы, ритмы синең ритмыңа, синең йөрәк тибеше ритмыңа туры килә, ахры Дәртле, хөр рухыңа аваздаш була ул шигырь Минем өчен шундый шигырьләрнең берсе — Габдулла Тукайның Шүрәле се Басу юлыннан җәяү атлаганда, я булмаса урманда җиләк җыйганда мин кычкырып шуны сөйләп чыгам Бигрәк тә беренче өлеше дәртләндер;) күңелне күтәрә Гайрәтле дә. кәефле дә бер көч өсти Нәкъ Казан артында ■ дип башланса да. бу поэмада Тукай нәкъ безнең урманны сурәтләп язгандыр сыман тоела башлый Шуңа да Шүрәле»не ишеткән саен туган авыл, аның урманболыннары искә төшә Аннан соң. кечкенәрәк чакта поэманың һәр тасвирый сурәте төп мәгънәсендә аңлашылган булса, тора-бара поэмадагы кинаяләр, ишарәләр ачыклана, мәгънәләр киңәя Тарихыбызны киңрәк күзалларга омтылган саен шигырь юлларының эчтәлеге дә зурая әкияти булудан бигрәк, конкрет тарихи манзаралар белән байый бара Әмма -Шүрәле-дә төп тема бу түгел Гомере буена халкының тарлыкта яшәвенә ачынып язган Тукай бу поэмасында сабыйларча бер шатлану, хозурлану белән хәсрәтләрен онытып тора, яңа гына елаудан туктап, тәти уенчык белән мавыгып киткән бала кебек сөенә Шагыйрь укучыны әкияткә алып керер алдыннан шаярып кына кисәтеп куя җен-пәриләр бар диләр, төрле албасты-убырләр. шүрәлеләр бар диләр Әмма үзенең моны һич тә инкарь итәргә исәбе юк Киресенчә. Тукай үзе дә бик шатланып шушы имеш-мимешләргә ышанырга чакыра Булса булыр — һич гаҗәп юк. бик калын, бик куп бит ул. Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз кук бит ул.' Шундый шук. шундый самими, шундый сабыйларча наян Тукай1 Аны бу поэманы иҗат иткән чагында терелтеп, күз алдыма китерәсем килә аның уенында катнашасым килә Юк. аның ачы хәсрәт тулы, каһәрле яки каһкаһәле шигырьләр язган вакытларын җанга якын алмаганнан түгел, ә ул кыска гомердәге аяз. якты көннәрне озайтасы, шагыйрьнең күшеккән җанын җылытасы килүдән Вәнсит Гарипов. Шаулый диңгез Җил өрәдер Җилкәнен киргән кораб.' Төн вә көндез Ул йөрэдер. Юл бара ят ил карап Дәрдмәнднең мәшһүр Кораб- шигыре шулай башланып китә Андагы кораб образы артында ни ята’ Нәрсә ул кораб? Төрлечә аңларга була кораб образын Үзенең туры мәгънәсе белән дә ул матур образ Ләкин шулай да без сизәбез шигырьдә кораб ниндидер символик образ да булып тора Безнең уебызча, шигырьдәге кораб олы тарихи юлга чыккан халык, милләт образының символы Шигырьдәге диңгезне без социаль мохит дип. диңгездә йөзүче корабны аерым бер халык дип күз алдына китерә алабыз Кораб язмышы — халык язмышы Чыкты җиллар, Купты дулкын Ил корабын җил сора Кайсы юллар. Нинди упкын Тарта безне җан сорап? Тарихи зур юлда корабның (халыкның) язмышы җиңел түгел, аны җил-давыллар да кага, барыр юлларында упкыннар да көтә. шуңа күрә юл сайлаганда уяу булырга кирәк Мондый кисәтүләр хәзерге конда һәркемгә дә ачык булып тоелырга мөмкин Ләкин шигырь бүгенге көндә түгел, моннан күп еллар элек язылган Ул чакта әле безгә алдагы юллар киңрәк, шомарак булып күренә иде ул юллар безне гел югарыга гына алып барыр дип уйлый идек Ә шагыйрь шул чакта ук алдагы юлларның бик җиңел булмавын, алда безне биеклекләр генә түгел, зур сынаулар да көткәнен сизгән, үзенең шигыре белән безне кисәткән Дәрдмәндне социаль проблемалардан читләшкән бары тик сәнгать белән генә мавыккан кеше итеп күрергә теләү яшәп килә -Кораб- шигыре мондый карашның дмрес сүгел икәнен күрсәтә Шагыйрь күңеле сизгер, ул күпне күрә, күпне тоя Үз халкының киләчәге аның язмышы турында уйламый булдыра алмый ул Шигырьдәге корабны диңгезне туры мәгънәсендә аңлап укыганда да шигырь матур яңгырар иде Беренче карашка чыннан да. ниндидер реаль вакыйгалар турында сүз бара шулар укучыны кызыксындыра, тик эш ул вакыйгаларның үзләрендә генә түгел Ул вакыйгалар бүтән, югарырак хакыйкатьнең метафорасы символы итеп биреләләр Шигырь формасының камиллеге турында да әйтеп үтмичә булмый Ритмы тегәл шигырьнең Рифмалашмаган бер генә юл да юк шигырьдә ләкин алар күрше юллар белән түгел, үзләреннән ерак торган юллар белән рифмалашканнар Строфа матур, оригиналь килеп чыккан Безнең әдәбият өчен кызыклы образлар тапкан шагыйрь кораб диңгез образларын Ул элек безнең шигърият өчен традицион булган дала, ат образларына мөрәҗәгать итмәгән Ул чор татар әдәбиятына яңа образлар алып килгән Шулай, формасы ягыннан матур булуы остенә кочле хисләр күп тирле фикерләр тудыруы, эчтәлегенең тирән булуы белән кадерле безгә әлеге шигырь Ркаил Зәйдуллии. Хәсән Туфан -Агыла .ы болыт агылаНи очен соң әле мин нәкъ менә шушы шигырьне сайлап алдым ’ Туфан шигырьләре арасында иң кадерлесе миңа шушымы’ Өздереп ю-нә әйтүе кыен Туфан үзе кадерле үзе газиз Гомумән (инк шагыйрьнең бер ген» шигырен •ерып алу үзен аклый микән’ Ләкин -Агыла якынрак Әдәбият белгечләре теле белән әйтсәк анда шагыйрьнең әрнүе ачыграк чагыла Мәгълүм ки, бу шигырь сөрген дәфтәреннән Моңсулык Агыла да болыт агыла Анда)ы чарасызлык Йөрәкне кыса Гомер- гомергә шагыйрьләрне йә үтергәннәр йә сорганнәр Шигырьләргә Назон. Искәндәр- Герцен язмышлары үтеп керә Биек параллельләр Сагыш -Тәрәзәне чиртер дә яңгыр, иарсо әйтер туганнарыма " Бу чорда инде •Башлана башлады- кебек шигырьләрдән ярсу юк Биредә инде строфалар кыйшаймый. кысалар. ЮЛЛар шартлап сынмый Форма үзгәргән, ләкин рухи коч шул ук башлагандагы кебек • Яланаяк килдем доньяга. шулай гына балки китәрмен Яланаяк килү Бу юлларның тууы, бәлки, авторның табигать баласы булуыннан киләдер Ул һаман шул килеш Җанны изгән җәберзолымнар да аның күңеленнән самимилекне сыгып чыгара алмаган Башкача булса шагыйрь аягүрә калыр идеме соң” Игътибар итәсезме, шагыйрьнең шәхси язмышы шигырьгә яңа пкмерләр өсти, шигырь тагың да кочан таша Туфан шаккатырлык метафоралар шагыйре түгел Ул самими Ләкин самими килеш кенә боек шигырь тудырып булмый Күңел биографиясенең зур булуы мөһим Бездә хәзер зурдан кубып, җир шары ил һәм милләт турында ялган шигырь- лар күбәйде Шикләкс-рге хакыбыз юк самимидер болары да Авторлары да зур тошенчаләр турымда уйланалардыр Әмма күңел биографиясеннән тыш самимилек примитивлыкка әверелә Мине бу шигырьдә тагын бер кылыклы нәрсә таңга калдырды Шагыйрь яңгыр турында яза Mu иг бары ЧЫ.ИТЫП үтте Кукурузлар белам бсрраттан Җылы яңгыр каты җирне дә. каткан күңелләрне дә чылата дәвалый Кукуруз кыякларында яңгыр тамчылары Тукта' Кукурузны бездә иң нык (бәлки, кирәгеннән артык та) популярлаштырган кеше Н С Хрущев булды бит Шәхес культын фаш итүчеләрнең дә иң күренеклесе ул Гап-гади кукуруз- сүзе безне зур гомумиләштерүләргә этәрә түгелме’ Шунысы гаҗәп шагыйрь бу шигырен 1951 елда ук язган Ни бу’ Пәйгамбәрлекме’ Соңгы елларда миңа Туфан белән беркадәр аралашырга насыйп булды Аның елмаюында да ниндидер әүлияларга хас моңсулык бар иде һәм оптимизм Гүяки ул гына кешене дөньяның бөтен хәвефләреннән исән килеш алып чыга, ул булса гына килер көнгә ышаныч югалмый Бу шигырьне яхшырак тояр өчен авторның язмышын да әйбәт белергә кирәк. Әлеге чор шигырьләренә реаль ачкыч Туфанның абыйсына юллаган хатларында • Аларны да тизрәк дөньяга чыгарырга иде Дөнья һаман хәрәкәттә Болытлар да каядыр агыла Агыла да агыла. Гаэинүр Моратов. Гамьле-уйлы һәр шигырь шагыйрьнең күңел биографиясеннән бер сәхифә ул Ләкин бай тормыш юлы узып та. күңел биографиясеннән мәхрүм шагыйрьләр бар Аларның бер ишләре ялган пафоска корылган псевдопоэзиягә хезмәт итә. икенчеләре, киресенчә, биографиясезлекне үтә дә катлаулы шигъри конструкцияләр метаметафоралар артына яшерергә омтыла Ләкин, ахыр чиктә, һәр ике төркем дә шигъриятнең иҗтимагый вазифасын чикләүгә, шигъри сүзнең абруен төшерүгә булышлык күрсәтә Беренче төркем үз укучыларының шигъри зәвыгын зәгыйфьләндерсә. икенче төркем исә. халыкны поэзиядән читләштерә. Җан биографиясеннән м.жрүм шшыирьләрнең (’) матбугатта басылган шигырьтакмазаларын катлаулы конструкцияләрен күреп, шигырьдән күңелем кайткан чакларда. мин Тукайның -Кыи1 ,i сын Туфанның Могиканмын, Хәкимнең "Белгәннәр тик тора сын укыйм Укыйм да. янә шигъриятнең, шагыйрьлекнең илаһи кодрәтенә. бөеклегенә хәйран калам Укыйм да галиҗәнап Шигырьгә, поэзиягә фанатикларча хезмәт итүче замандашларыма сокланам һәр шагыйрьнең шагыйрьлек язмышы, шагыйрьлек миссиясе турында уйланып язган бер программ шигыре була Аның зурлыгын әнә шул бер шигырь белән дә билгеләргә мөмкин Керләнеп беттем үзем дөньяны пакьли алмадым —дип әйтер өчен Тукай бөеклеге кирәк "Соңгы җырым палач балтасына Башны куйган килеш языла — дияр өчен Җәлил каһарманлыгы сорала Халык каршында, ил алдында аз гына да гаебем юк минем' Моның шулай икәнен киләчәк бик ачык итеп раслар*.— дип иреккә хат юллар өчен Туфан ныклыгы таләп ителә. 1967 елда -Яңа буын шагыйрьләрен көтә Җәлилләрдән бушап төрмәләр-,—дигән юлларны язар өчен дә шагыйрьлек кыюлыгы кирәк Сибгат Хәким олпатлыгы кирәк Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр Сөйли күбрәк. Муса — баһадир. Ул — Геркулес Сейласеннар айда. Син үзеңча җырла, баһа бир. Нәкъ менә шушы шигырендә шагыйрь бөек элгәрләре тапшырган шагыйрьлек миссиясен кабул итеп ала кебек Әйе шагыйрьләр язмышы — заманнарның лакмус кәгазе ул Җирдә яңа Бастилияләр. Моабитлар торгызылган тәкъдирдә, шагыйрь Вөҗдан чигеннән бер карыш та артка чигенә алмый Тиран мушкасы иң алда шагыйрьләр йөрәгенә төбәлә Радик Нуретдинов. Туган тел>дән башка — Тукайны -Мокамаи-дан тыш—Такташны - Кораб-сыз — Дәрдмәндне -Кайсыгызның кулы җылы■ дан башка Туфанны күз алдына китерүе кыен Әйе. һәр шагыйрьнең әнә шундый бер шигыре була Шагыйрьнең иҗади шәхесе бигрәк тә калку гәүдәләнгән әсәре була Поэзиябезнең бик талантлы шагыйре Роберт Әхмәтҗановта да әнә шундый бер шигырь бар Каеннарны ут тә сугыл миңа Күңелем але утсыз йорт сыман Лнда бар да синең җыр шикелле исемеңне кета, юксына. Син кер анда Калдыр бусагада Икеләнү тулы уйларны Син кер анда Ут ал күзләремә. УЗ. тәртипкә китер дөньямны Бу шигырьне чын мәгънәсендә, кешенең жднын ачып бирү дип әйтергә мөмкин Яраткан, сагынган тилмереп көткән кешенен гаять үзенчәлекле күңел халәте бу Бу әсәр безнең мәхәббәт поэзиясенең иң көчле үрнәкләреннән берсе булып тора Ул кеше күңеленең иң тирән төпкелләренә үтеп керә анда кайнар хис дулкыннары кузгата — укучыда гашыйклар хәленә тәңгәл рухи халәт хасил итә Чын талант, табигатьнең үзе тарафыннан бирелгән шигъри талант, әнә шундый нечкә хасиятле әсәрләрдә күренә дә инде ул! Фәрит Яхин. Равил Фәйзуллинның -Яра хакыйкатьне кистереп әйтүе белән ошый Белмим, кемнәргә тигәндер ул мәчет манарасы? Өстенә атланып кисте шуны адәм баласы' Әлбәттә, культура революциясе кирәк булган Ансыз илебезнең алга таба үсеше мөмкин түгел иде Әмма ни өчен кайберәүләргә халыкның тарихи истәлекләрен бетерергә кирәк булган’’ Мең еллар буена кулланылып килгән, гарәп графикасына нигезләнгән имлябызны хәзер күпләрнең танымавы да шушы ук хәтер югалтуның бер формасы түгелме соң’ Мең еллар буена тудырылган рухи байлыгыбыз утызынчы елларның аргы ягында калды бит. Кисүче — түбән авылдан Акчага кисә, имеш Манара кисә, кисә дә. аннан соң эчә. имеш Шулай — хәтер сүнү гадәт бетүгә китерә Эчкечегә аңа нәрсә, иманын сатып эчкән икән, халыкның хәтеренә балта чибу аңа ни тора ' Р Фәйзуллин халыкның күңелендәгесен тотып алган Шуңа күрә бу әсәр безгә тәэсир игә дә Хакыйкатьне әйтеп бирүче әсәрләр кешеләрне ялгыштан буталудан саклап кала, аның рухын күтәрә, әдәбиятның да дәрәҗәсен үстерә Әтрәк-әләм табылыр ул Ә халык ни караган’ Имгәкне иңгә кертерлек Ирләр юкмы арада? ГМиҗиг Гыйльи.и™. Шагыйрь Мшаррис Ә~ы«о.ныК -Тагын 6.-р н.,ш ■ .»■ гыре Мине тетрәндерде Коаге күкләр шундый тыныч иде. Шундый тыныч иде бу тараф Киек казлар очып бара идс Вакыт ага иде битараф Шулай бик малаем, хәтта идиллик картина белән башланып китә әсәр Әмма икенче строфада ук сискәнүле аһәң килеп керә -Пышылдасаң жир сискәнер сыман тоела иде - Җанга килеп бөркелгән салкынлык шом алла булачак драманы искәртә Әлегә драма үзе анык кына билгәле түгел Тик инде укучы күңеле сизен» нарсодер булган Кинәт кенә мылтык талышыннан Ак каеннар куйды сискәнеп булып калган хатирә шигыре мина Шунда яңа ассоциацияләр чәбәләнеше башлана. Тыныч күктә салмак кына йөзеп барган киек казлар рәте искә төшә Димәк, димәк’ Әйе Соңы көчен җыеп талпынды кош. Түбәнәйде. Төште капланып. Әсәр шунда тәмамланды кебек Тик шигырь биредә тәмамланса. М Әгъләмов үз шигъриятенә хыянәт итәр иде Поэтик тоемга сәләтле укучы күптән аңлап алгандыр М. Әгъләмов шигърияте ике агымда яши —оске. тышкы, табигый агымда һәм эчке, тирәнге. тагын да дәртлерәк, ярсурак агымда • Атылган кош фаҗигасеннән соң ук шагыйрь әнә шул тирән агымга төшеп китә Табигатьтәге фаҗигага мөнәсәбәттә туган тетрәнү- хисе акрынлап кешелек җәмгыятенә бәйле тарихи-фәлсәфи мәгънәгә үсә Бу урында шуны да искәртергә кирәк тирәнге агымга шагыйрь кинәт төшеп китми Ул укучыны алдагы строфаларда ук әзерләп килә һәм ниһаять, кешелек җәмгыятенә андагы драмаларга, фаҗигаләргә ишарә ясый Кеше сылан ыңгырашып куйды Зәңгәр күктә киек каз юлы. Укучыны яңа агымга кертеп җибәргәч, шагыйрь төп һәрбер чорда бер үк җавап яши — Без аңарга.— диеп.— атладык1 Төзәп түгел (бу ысулны белам). Болай гына, кызык өчеигә Җибәрелгән ядрә килеп кергән Очып барган төркем эченә Драма тагын үсә. аның өр-яңа төсмерләре ачыла бара. Иң яшенә, көчлесенә тигән Әле күпме очачагына!» Шул рәвешле, кешелек җәмгыятендәге, ниһаять, үз тарихыбыздагы фаҗигале сәхифәләрне актара шагыйрь Атып төшерелгән яшь кош урынына укучы үзе изге булып әверелгән исемнәрне куеп укый башлый. Иң кызык метаморфоза шунда -— әсәр башында бирелгән табигать сурәтләре, шигъри агым тирәнгә күчү белән, кешелек тормышындагы проблемаларның, реаль тормыш картиналарының символлары булып кына калалар -Тагын бер кош ауды, яшь фидаи " Шушы метаморфозадан соң рефрен-строфа да әсәр башындагы беренчел мәгънәсендә түгел, бәлки, яңа. тагын да мөһимрәк мәгънәсендә, реаль мәгънәдә кабул Табигатьнең әмиргә чалкан төшеп Изрәп яткан минуты була Пышылдасаң, җир сискәнер сылан Тоела безгә, Дөнья тын була. Әсәрнең соңгы аккордлары да төп идеяне — тарих кырында мәкерле атышлар кабатланмасын өчен көрәш идеясен — укучыга үтемле җиткезәләр Шундый чакта яланлыкның кулы Бәйсез икәнлеген искәртеп, Ыңгыраша киек каз юллары. Ак каеннар куя сискәнеп. М ӘГЪЛӘМОВ иҗатының поэтик егәрлегенә сокланмый мөмкин түгел. Анда барысы да бар тирән фикер дә. тәэсирле сурәт тә. ярсу характер да үзәк өзгеч драма да күңелгә уелып кала торган матурлык та Ул. күпчелек замандаш шагыйрьләре кебек заман тарих портретын штрихлап, берәмтекләп язмый аны укучы күңеленә бөтен килеш, бөтен, җанлы сурәт рәвешендә иңдерә «Тагын бер кош » шигыре — шуның ачык дәлиле