Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. ГОРЬКИИНЫҢ ИКЕ ХАТЫ

 

ИЛЛЛИ (Дөнья әдәбияты институты) каршындагы А. М. Горький архивында пролетариатның бөек әдибе белән татар язучысы Гаяз Исхаков (Г. Исхакый) арасында күп еллар дәвамында барган язышуга кагылышлы материаллар саклана. Кызганычка каршы, бу язышу хәзергә бер яклырак булып кала: унсигез хат Г. Исхакыйныкы , ә Алексей Максимовичның ике хаты гына ничектер табылып архивка кергән. Кем соң ул. нинди язучы булган Гаяз Исхакый, Горький белән ничек танышкан һәм якынайган? Ул 1878 елда авыл мулласы гаиләсендә дөньяга килгән һәм, мәдрәсәнең барлык «классларын» үтеп. Казанда татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерли торган Учительская школада дүрт ел укыган. Бик иртә яза башлаган, тиз танылган. Хикәяләр, повестьлар, пьесалар язган һәм тәвәккәлләп романга тотынган («Теләнче кызы», 1900). Радикаль карашлы Г. Исхакый Беренче рус революциясе елларында эсерларга кушыла һәм татар эсерлары группасының җитәкчесе булып китә. Берничә мәртәбә төрмәдә утыра, сөргендә була. Г. Исхакый тиз язган, күп язган һәм теләсә нинди шартларда эшли алган: төрмәдә, сөргендә, төрле кешеләрдә яшеренеп яшәгәндә. «Гасыр» китап нәшрияты 1911 —1914 елларда әсәрләренең сигез томлык җыелмасын чыгара. Шул заманның демократик тәнкыйте аның әсәрләрен югары бәяли, Г. Исхакыйны яңа татар әдәбиятына, хәзергечә әйтсәк, тәнкыйди реализм әдәбиятына нигез салучы итеп саный. Үзәктәге рус матбугаты да аның иҗаты турында сүз башлый. Г. Исхакый Октябрь революциясен кабул итми, чөнки ул артта калган крестьяннар Россиясе социалистик революция өчен әле өлгереп җитмәгән дип ышана. Ак эмигрантлар арасында яшәп, 1954 нче елда ул Төркиядә үлә. Аның чит илдәге тормышы һәм эшчәнле - ге турында без хәзергә бөтенләй диярлек белмибез* Совет властеның беренче елларында Исхакыйның әсәрләре өйрәнелгән һәм матбугатта яктыртылган (татар әдәбияты тарихы буенча югары уку йортлары өчен 1926 елда чыгарылган дәреслектә Г. Исхакый иҗаты танылган бүтән классиклар иҗатына бирелгән бит саны кадәр үк урын алган). Әмма егерменче елларның азагыннан башлап Г. Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты бөтенләй телгә алынмый яки сирәк очракта тискәре яктан гына искә алына Хәлбуки Г. Исхакыйның революциягә кадәрге ике дистә ел эчендә тудырылган, иң караңгы татар авылларына кадәр барып җиткән һәм бөтен бер буын татар язучыларын тәрбияләп үстергән иҗаты бүгенге укучыга һәм тамашачыларга җиткерелергә һәм галимнәр тарафыннан объектив рәвештә өйрәнелергә тиеш. Аның Горький белән хат язышуы үзе генә дә зур әһәмияткә ия. Г Исхакыйның беренче хаты 1910 елның 19 декабренда Истанбулдан язылган. Анда ул Архангель губернасына сөрелгән җиреннән качып киткән була. Хат авторы «Алдым-бирдем» исемле пьесасының русчага тәрҗемәдә Горькийга «Знание» нәшрияты конторасы тарафыннан җибәрелгән, шушы вакытка кадәр бернинди җавап килмәгәнен белдерә һәм әгәр әсәр ошамаса, аның турындагы тәнкыйть фикерләрен тулы итеп язып җибәрүен үтенә. Икенче хатында (1911 елның 6 январе) Исхакый мондый сүзләр яза: «Пьесамның басарга кабул ителүе мине гаять дәрәҗәдә шатландырды, шулай тиз җавап бирүегез өчен Сезгә ифрат зур рәхмәт» Бу хатта тагын мондый юллар бар: «Татар әдәбиятының хәзерге торышы турындагы очеркны тизлектә язып тапшырырга сүз бирәм, биографик мәгълүматларны исә хәзер үк җибөрәм» Соңрак без күрербез: очеркны Горький «Современник» журналы эчен яздыра, ә Исхакыйның үзе турындагы «биографик мәгълүматлар» басылачак пьесага кереш сүз ечеи кирәк Г. Исхакыйның 1911 ел, 27 январь датасы куелган хатыннан күренгәнчә. Алексей Максимович аңа «хикәяләрен аерым китап итеп чыгарырга тәкъдим ясаган» Шул ук хатында Г Исхакый үзенең «татар әдәбияты үсеше турында очерк язарга керешконен- хәбәр итә. 3 март хатында исә, Г Исхакый очеркны язарга алынган шәхеснең бу эшне башкарып чыга алмавы сәбәпле. Нәжип исемле «таныш журналистка» мерәжәгать итәргә туры килүен яза Аннары мондый сүзләр укыла «Тәрҗемә зше алга бара Хәзер «Тормышмы бу?» исемле шәкерт көндәлеген тәрҗемә итәләр» Ниһаять, 1911 елның 31 мартында Исхакый очеркны җибәрүен хәбәр итә. Горьким хатларының берсе әнә шуңа җавап итеп язылган Хатка числосы куелмаган ләкин 31 марттай соң язылган икәне ачык Аны тулысынча китерәбез ■Гаяз Исхаков әф-гә. Хөрмәтле иптәш! Сез җибәргән очерк, минемчә, без күз алдында тоткан максатка, ягъни русның культуралы җәмәгатьчелеген хәзерге татар әдәбияты белән таныштыру максатына тулысымча җавап бирә Кайбер тел кытыршылыкларын төзеткәннән соң. мии аны «Современник» журналына җибәрәм Әлбәттә, журнал тәрҗемәченең һәм авторның хезмәтенә редакциядә кабул ителгән күләмдә түләячәк Соңрак, әгәр дә сез каршы килмәсәгез, без аны сезнең китапка кереш сүз итеп урнаштырырбыз ’ Аннары мии сездән очеркны Мәрҗани1 . Каюм ән-Насыири Кәрнмоя*. сез. Апанае» , кебек авторларның туган җирләре һәм эшчәнлекләре турындагы мәгълүматлар белән тулыландыруны үтенер идем Сезнең повесть" тәрҗемәсенең кулъязмасын нотам «Өч хатын белән тормышхны рус укучыларына атап тәрҗемә итүгә ничек карынсыз? Татар халкы тормышының үзенчәлеген чагылдыруы белән ул кызыклы һәм рус укучысы өчен до бик вакытлы булыр иде. Сезгә уңышлар телим А. Пешков.» Минем башка шундый уй килде әгәр дә берәр татар кешесе татарлар күршесендә яшәү рус халкының тормышка карашына ничек тәэсир иткәнен әйрәнсә, ул руслар өчен дә, татарлар өчен дә әйбәт эш эшләгән булыр иде. Риза казый Фохретдинев ' нинди мөселман хатын-кызларының һәм нинди боек кешеләрнең биографияләрен язган? Үзе кайчан, кайда яшәгән? Нинди журналларга язышкан?»" Хат алышу дәвам итә. 3 майда Г Исхакый Петербургтан хәбәр булмауга зарлана Пьеса ни хәлдә икән? Гонорарның бер өлешен җибәрмәсләрме? 20 июньдә язылган хатта да шул ук сораулар, шул ук зарлар Ахырда «Ана» романының торек телендә басылуы, Истанбулдаты «Тәрҗемане хакыйкать» газетасының «Патша белән очрашуым» исемле Горький хикәясен французчадан тәрҗемә итеп чыгаруы хәбәр ителә Инде килеп, 1911 елның 6 ноябрендә язылган кыска гына хат «Мөхтәрәм Алексей Максимович! Шушы көннәрдә сезнең карамакка «Шәкерт көндәлеге» дигән әсәремне җибәрдем Вак хикәяләрем хәзергә әле тәрҗемә ителмәгән Петербургка китам һәм айда тәрҗемәче табармын дип уйлыйм «Алдым-бирдем» нишли? Кулыгызны кысып, Гаяз Исхаков». г ш»һ»6»га«« Мари»»» (!■!•-1М«) прогреет.» О»«»Р «аса Т»р«.чм •— гатмие ’ К«ю« Насы»р« (IMS—1Y0J1 - татыш ф«»о»ог татар «тагьряфыоавгакв -»т»> «>т> Моңа җавап итеп А. М. Горький түбәндәге хатны язган: «Кадерле каләмдәш1 • Алдым-бирдем«не рус сәхнәсенә менгезәсем килә, әмма хәзергә кадәр тырышлыгым нәтиҗә биргәне юк. «Шәкерт көндәлеге- «Современник» журналы редакциясенә тапшырылды — әле җавап ала алганым юк, алгач та хәбәр итәрмен. Иң яхшы теләкләр белән, А. Пешков- ’ Бу записканың датасын Калрида басылган штемпельдән генә билгеләп була Анда 30.XI II числосы сугылган «Алдым-бирдем• рус сәхнәсендә куелганмы? Мөгаен, юктыр Әмма пьеса Петербургта чыга торган «Заветы» журналының 1914 елдагы 6 нчы санында басылган «Шәкерт көндәлегеьнә килгәндә, безгә мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында ул «Современник» журналында дөнья күрмәгән. Аның каравы журнал Р Свердлова тәрҗемәсендә «Шәкерт абый» хикәясен дөньяга чыгарган (1913. 4 нче сан). Моннан соң язышулары турында — кыскача. 1911-1912 елларда Горький милли әдәбиятлар әсәрләреннән, шул исәптән Казан татарлары әдәбияты әсәрләреннән тупланган җыентыклар чыгару фикеренә килгән. •Милләтчелек куерган безнең көннәрдә бу эш. минемчә, бик вакытлы булыр,—дип яза ул В. В. Вересаевка.— һәм бу эшкә. Россияне үз-үзе белән таныштыру эшенә, табыш алу нияте белән эш итә торган нәшрият фирмасы түгел, бәлки рус язучылары ширкәте алынса, үтә мөһим булыр иде«. ' Эшне озын-озакка сузмастан, Горький бу уен тормышка ашыруга керешә Г Исха- кыйның танылган татар язучысы Фатих Әмирханга 1912 елның 13 июнендә язылган һәм шәхси архивта саклана торган хатында мондый сүзләр укыйбыз. «Максим Горький «Алдым-бирдем» вә башка минем берничә хикәяләремнең тәрҗемәсен җыеп, шуңарга тагы берничә татар мөхәрриренең әсәрене, шигыреме кушып, татар мәҗмугаи әдәбиясе исемендә бер китап бастырырга димләп хат яза. Мин бу эшне үз тарафымнан кабул итеп җавап бирдем» Горький белән алышкан хатларның бер өлеше шушы җыентыкны әзерләү эше белән бәйле. 1912 елның 4 июнемдә, мәсәлән. Г Исхакый үзенең бу җыентыкта катнашырга өндәп берничә тагар язучысына һәм шагыйренә мөрәҗәгать иткәне хакында яза. 1913 елның 10 февраль хатыннан январьда Фатих Әмирханның ике хикәясенең русча тәрҗемәсен, шулай ук үзенең ике хикәясен җибәргәнен беләбез. 1913 елның мартында Г Исхакый амнистия буенча азат ителгән һәм, Казанда торырга рөхсәт булмаганга күрә Петербургта урнашып, беркадәр вакыттан соң «Ил» исемле газета чыгара башлаган (1913-1915). 1914 елда язылган хатларның барысы да дип әйтерлек шушы газета белән бәйле 24 июнь датасы куелган хатында Исхакый газетаның финанс ягыннан кыен хәлдә яшәвеннән зарлана 14 июль хатыннан Горькийның газета файдасына акча керткәнлеге аңлашыла 25 августтагы хатта — тагын газетаның авыр хәленнән зарлану, ярдәм сорау А. М Горькийның Россиядәге зур милли язучыларның берсе белән язышуына кагылышлы материаллар хәзерге нигездә шушылар белән чикләнә. Бу публикация А М Горький иҗатын өйрәнүчеләргә киләчәктәге эзләнүләре һәм тикшеренүләре өчен бер ярдәм булыр дигән өметтә калабыз. 

Казан шәһәре

• Вопросы литературы, журналының 1988 елгы 4 нче саныннан күчереп басылды.