КҮКЕ
Якуб Мортазин унсигез ел буе район үзәгендә мәктәп коллективын җитәкләде. Яну-кабалану. сынау-үсеш, диеп мөгез чыгарулар аның өчен чит-ят нәрсә иде. Очраклы бер танышу тормышын янартау күк актарып ташламаса, мөгаен, шул ук мәктәптә тыныч кына эшләп пенсиягә чыгар һәм район үзәгендә аны беркем дә. шәт, усал исем белән телгә алмас иде. Тик бер җәйдә мәктәп директоры, гаиләдәге утын- печән мәшәкатен ташлап, Кара диңгез буенда ял итеп кайтырга карар кылды. Район җитәкчеләре күзенә күренер өчен генә җыелыш-фәләннәргә парлап килүдән кала, Мортазинның хатын ияртеп йөрү гадәте Кара диңгез буена да, билгеле, ялгызы китте. Менә шунда, чит-ят кешеләр арасында, туган сөйләм сүзләрен ишетү соңрак тормыш үзгәрүгә китерерлек сәбәп булды. Гомере буена диярлек күп милләтле район үзәгендә яшәсә дә русчаны хәл-әхвәл сорашудан кала бигүк йөгерек белмәгән Мортазин аулак эскәмиядә көлешеп утырган ике ханым тавышын чамалауга, кыюлыгын җыеп, үзе килде. Каф таулары артына юлыксам да, фәрештәдәй татар кызларын очратыр бәхетем бар икән,— дип, үзенчә шаяртып һәм ягымлы кыланып, танышырга ниятләде ул. Әмма сәлам дә бирмичә якынаеп, эчкерсез дуслыкка өмет тоткан Мортазинның кыяфәте тавис кошыдай бизәнгән ханымнар күңеленә хуш килмәде бугай. Ж,ир читенә китеп олаксаң да, сала мужигыннан котылу юк, ахры. дип ханымнарның берсе дорфа рәвештә аңа аркасын куярга да тартынмады. Эскәмиянең сыртына бар гәүдәсе белән ятмыйча, яны беләнрәк һәм итәкканатларын беркадәр җыйнап утырган икенче ханым гына иптәше өчен оялудан, ахры, аны елмаерга тырышып каршы алды. Игътибар итмәгез, зинһар. Клара Гаевнаның шаяртуы шундый. Рәхим итеп, әйдә утырыгыз. Сезне кем дип белик? Клара I аевна дигәненең усал кимсетүе Мортазинның үтен сыткан ВАХИТ ИМАМОВ (1954) күләмле проза әсәре белән журналда беренче тапкыр катнаша Татарстан китап нәшриятында быел яИр. канаты» дигән китабы чыга, Чаллыда яшикүптән узган иде. тесле булган иде Җай чыгудан файдаланып, ул үзен шактый текә кисте pen таныштырды Сала мужигы, дип олылаган ошбу фәкыйрегез унсигез ел инде район үзәгендә мәктәп директоры Чит кешеләр мина Якуб Мияссәрович. дия торган иде Оҗмах кебек мондый хозур җирдә сездәй хур кызлары ф Якуб кына дисә, күңел Шәрифләрем шунысына да бик шат булыр Танышу ахырында Мортазинның кабат шаярырга омтылуы ханым i нар йөзенә беркадәр елмаю чаткысы өстәсә дә. Клара Гаевна сүзгә * кушылуны барыбер артыксынды - Рәйсә Захаровна, бу сезнең коллега Вундеркиндлар үстерү ту- “ рында бәхәс куба икән,— диде дә. башта көзге-иннек белән азапланды. * аннан бу җәмгыятьтә утыруга караганда ялгыз калуны артык санап, күрә ; сең, урыныннан кубып китте Клара Гаевна сәүдә алласы, безнең Hyp-Чаллыда кибет директо- _ ры Файдасыз кешеләр белән танышуны һич өнәми, дип, тегесе тәмам ; ераклашкач кына Рәйсә ханым янә телгә килде Имәндә икән чикләвек, — дип куйды Мортазин ннчарадан бичара кыяфәттә Безнең халыкта инде ул шундый киртә йөгән белмәс тәкәббер лек чире Пүчтәк кенә түрә булдылармы, туган аналарын танымыйлар Авылча фикер йөртәсез,— дип кистерде ханым Эш түрәлектә түгел, эш холыкта Мортазин күзәтүчәнлек, елдамлык кебек сыйфатлардан мәхрүм түгел иде Ханымнар йөзенә туры карарга ба.змаса да. һәр икесен күзаллап чыгарга тиз җитеште Бу ханымнар, билгеле, Мортазин унсигез ел буе район үзәгендә күреп ияләнгән хатын-кызларга һич тә охшаш түгел Яшь ягыннан гомер уртасын куып килсәләр дә, һәр икесе яңа җиткән үсмер кызлар төсле киенгән Клара Гаевна дигәненең өстендә, кояш мич ташыдай кыздыруга карамастан, бәрхет күлмәк Затлы ташлар белән бизәлгән күкрәк өстенә икеме-өчме катлы вак муенса яткан. Колак яфракларында һәм кулларда, ялт-йолт килеп, бриллиант кашлы алка балдак уйный Ул зәвык, чама дигән хисләр белән бик санлашмый, ахры Югыйсә, аның эре. симез гәүдәсенә беркадәр нркенчә күлмәк, иңсәсенә таратылган мул чәч кнлешәрәк төшкән булыр иде. Ә ул, затлы күлмәген дә күкрәкләрен кыса торган итеп тектер гән, чәчләре дә җансыз курчакныкы төсле, маңгай колакларын бнк аз гына каплап, бөдрәләнеп тора Клара Гаевна аллея буйлап китеп югалуга, Мортазин беренче кат Рәйсә ханым тарафына борылып, туры бакты Сөбханалла! Дөньяда шушындый камил һәм гүзәл затлар да була икән! Никадәр нәфислек туплан ran бу ханымда, ничаклы сылулык! Рәйсә ханымның матурлыгы киемендә генә түгел Дөрес анысы, затлы тукымадан тегелгән зәңгәрсу костюмы үтә килешә аңа Күкрәгенә таккан алтын дага да. колакларындагы кечкенә алкалар да аны бизәп тора Әмма аеруча нәфислек өстәүче байлыгы алтын кебек матур аксыл сары, пөхтә кисек чәчләр. Табигыймы алар, әллә буялганмы анысы мөһим тү гел Ләкин озын, сылу керфекләр артына яшеренгән шаян күзләргә нәкъ шул алтын чәчләр мең матурлык, бетмәс тылсым өсти Анын чәче башка төстә булса, мөгаен, ул таҗы ачылмаган мескен чәчәкне генә хәтерләтер иде Ә алтын чәчләр аны сокланып туймас гүзәл чәчәк иткән, алар фонында Рәйсә ханымның алсу, чибәр йөзе тагын да сылуланып кына күренә Мортазин. гипноз астына эләккән кеше төсле, гүзәл йөздән карашын аера алмыйча озак утырды Рәйсә ханым үзе дә аның халәтен аермачык сизә иде сыман Сокланырга ирек биргән кебек, ул беркадәр яны белән борылды һәм озын, куе керфекләре арасыннан шаян елмаеп, кү з карашын сынашырга утырган яшь кыз төсле. Морта чиннан йөзен яшермәде Усал чебен кебек һич китмичә, Мортазннның зиһенен һаман һаман бер уй бораулады р ваквак атлап киткән сылу, төз аяклар елкылдады Болары якын, алар сихри, мавыктыргыч һәм тылсымлы иде Мортазин йокыдан уянган кеше төсле кинәт як-ягына карап алды, урыныннан кубып, ашыга кабалана үзе урнашкан корпус ишегенә йөгерде Сумка-чемоданын актарып акча тапты, көзгедәге үзенең кыяфәтенә кү з салуга, тиз генә ваннага кереп, тагын бер кат кырынды, күлмәк алыштыр ды Зиһененең әллә кайсы бер почмагы белән ул үзенең һәр адымын шел тәли. әмма күкрәгендә уянган шашкын хисне туктатырдай көчне таба ал мый иде Кичке аш сәгате якынлашкан саен тыйгысыз ашкыну хисләре Морта зинны һаман һаман ныграк били барды Ягымлы бер карашка, тизрәк ка вышуга тилмерү ташкыны Мортазинны уттай талый иде Күрешү минут ларын көтеп йөргән чакта беренче кат. ахры, аның күңелендә яңа. чит ят уй чагылып үтте «Гомер әле тулысымча узып китмәгән бит Мин сагынам димәк, йөрәгемдә яратырлык хис бар Бу мәкерле уйдан арынырга теләп, ул кабат хатынын, балаларын күз алдына китерергә тырышты Әмма шул ук мизгелдә хыялында туган алтын чәчләр, тылсымлы көч кебек, якынна рын куе томан белән каплап китте. Өстәл янында Рәйсә ханым ялгызы көтә иде Ашханә тупсасын атлан керүгә үк шук к\ игәрне күрү Мортазинны кабат кайнар уттан алын бозлы суга салды «Чәчәк алырга онытканмын, томана баш' Эх. авыллык'» дип башка өстәлдәге букетларны шәйләүгә үк үзен каргый тиргн атллды ул Әмма Рәйсә ханым аны һични сизмәгәндәй каршылады, элеккечә ягым лы итеп, шаян караш сирпел алды Дөресен әйткәндә, мин бит сезне чынлап көткән идем, диде ул әллә нинди, җанны эретерлек назлы тавыш белән Рәисә ханым ашханәгә чия төсендәге яңа костюм кигән Күкрәгендә вак ташлардан тезелгән ак муенса, колагында сирень чәчәгенә охшаш алкалар Өстәл янында үзен итагатьле, ипле тота Хәрәкәтендә ашыгу кабалану, таныш түгел кешеләрдән ятсыну сизмәссең Сүз кушкан саш игътибарлы булып, елмаерга онытмыйча тыңлый Бу кадәр ипле, камил затлар кайда гына туып үсә икән? Күпме еллар гомер иткән хатынында нигә бу сыйфатларның берсе дә юк? Ямьсез хатынга түзеп яшәгән яки йөрәге ярылмыйча түзгән өчен бүләк рәвешендәме әллә ул? Я. ходаем! Гомер юлын тик бер хатын белән тугры уздырган мескен ир-ат олыгайган көнендә чит-ят җиргә китеп йөрмәсен икән! Ашханәдән чыгып кич буе пөхтә аллеялар буйлап йөргәндә Рәйсә ханым Мортазинның гаилә хәле турында берни сорашмады Ә талгын, ипле әңгәмә барышында үзе турында күп серләрне сөйләп бетерде. Рәйсә ханымның да Hyp-Чаллыда инде шактый үскән ике баласы бар. өлкәне Резидә быел сигез класс тәмамлаган икән. Әмма Рәйсә ханымны иң нык борчыганы — кечкенәсе Рамил. — Быел алтынчыны төгәлләде, күчеш чоры, күз-колак булуны даими таләп итә,— дип аңлатты Рәйсә ханым — Болай үзе азгын, шук та түгел. Бик күндәм рәвештә рәсем мәктәбенә йөри, кич саен диярлек пианино уйный һәр сүземне тыңлый, хөрмәт итә сыман. Тик шулай да бар йөрәгем белән тоеп йөрим: миңа карата мөгамәләсе эчкерсез, чын түгел. Соңгы ара да ялгыз калуны артык күрә, аз сөйләшә. Кайчагында карашында ниндидер астыртын ризасызлык, шелтәләү чаткылары да күргән кебек булам. Шулай тоела гынамы, әллә чынмы — ничек ачыклыйсың? Ул бит шәхес, сорау алу читен Аталарын аерып, ялгыз калуымны да. мөгаен, өнәмидер Көн дә сизеп йөрим: ир-ат йогынтысы җитми аңа. өйдә иптәше юк. Ялгыз гына үстерергә туры килсә дә, әллә киресенчә, нәкъ шуның өченме. Рәйсә ханым балаларын тик соклану хисе белән телгә алды. — Мин канәгать, алар минем горурлыгым хәтта.— дип чын сагыну белән сөйләде ул.— Рамилем көзен яшь рәссамнар конкурсында шәһәр күләмендә приз алган иде. Резидәсе Ленин туган көнгә шигъри сочинение язып сөендерде. Әйе, чын. чын. Гел шигырьдән торган унике бит. Сигезенче класс укучылары арасында бар шәһәрдә беренчелек алды. Шәһәр комитеты белән мәгариф бүлегендә эшләгән бар иптәшем моңа хәйран калды. Бик күпләре «синең ярдәмеңдер», диеп, үзәгемә үтте. Ә дөресе — мин бит белмәдем дә Тик чит-ятны «юк» дип кенә ансат ышандырып буламыни? Хәер, кирәкми дә. Иң мөһиме: балаларның таза, хөр үсүе. Сихри әңгәмәне тыңлап йөри-йөри Мортазинда хәтта шул ике баланы күрергә теләү тойгысы уянгандай булды һәм тагын кабат-кабат шушы сылу, серле ханымның камиллеген-булганлыгын уйлап сокланды ул. Чит хатыннар ничек шулай камил була ала? Чибәрлек, әдәп, тиешле аң-белем. әни кеше горурлыгы, тыйнаклык — бер кешедә ничек сыеша алган? Үз кулындагы йолкыш чәүкә баласын һавадагы торналарга да алыштырмас тиңсез байлык санап, ничек гомер буе сукыр яшәгән ул? Дөньяга күзеңне ачып бер карасаң, менә нинди икән бит ул хатын-кызның тезләнеп табынырдай алтын заты! Я. ходаем, түземлек бир алданган ир- атка?!. Рәйсә ханым башлаган әңгәмәгә Мортазин да кушылмакчы булды. — Танышканнан бирле, бер әйбер сорамакчы булып йөрим. Сезнең атагызның исеме, чыннан да, Захармы әллә?— дип ул әңгәмәдәше ягына күз аткан иде дә. чәнечкеле, сытык караш күреп, телен тешли язды. Шулай да Рәйсә ханым кызмадыбәрелмәде. шактый гына итагатьле итеп, серне ачып салды — Юк, әтиемнең чын исеме Зәкәрия минем Клара дустымның әтисен дә авыл җирендә Гайнуллаҗан, диләр. Ләкин без бит заман кешеләре. Hyp-Чаллы шикелле сиксән милләтле шәһәрдә танышларны безнең әтиләр- некедәй чит-ят исемнәргә күнектерү читен Аң-белеме җитешмәгән ятның, татар кызы, диеп кырын каравы бар Шуңа күрә бераз заманлаштык. Менә, сез дә атагызның исемен Мияссәр, дип аңлаттыгыз, ахры. Күнекмәгән колак өчен, чыннан да. сәеррәк Ачуланмасагыз. мин сезгә дә Якуб Массарович. дияр идем. Сез ризамы? «Массар» түгел, тагын әллә нинди ямьсез кушаматлар такса да, Мортазин һичнәрсәгә карышмаска риза иде. Тик бу сылу ханым аңа этәрү, ят итү кебек караш якмасын да. бөтенләй таныш булмаган бу сәер, яңа 68 гыйшык чишмәсен соңгы, иң мөкатдәс тамчысына кадәр татып карарга, зинһар, рөхсәт итсен генә Диңгез яры буйлап йөргәндә шактый аулак, сихри төшкә җиткәч. Мортазин күкрәгендә янган утка түзмичә, ис-акылын югалтып. Рәйсә ханым биленә кулын салды. Мин сезгә гашыйкмын, валлаһи, гашыйкмын,— дип Рәйсә ханым иңенә башын төртеп, ашыгып сөйләнде ул Гомерем буена да минем бу кадәрле сөя алганым юк. Чын бәхетне белми яшәгәнмен Рәйсә ханым башта һич карышмый гына басып торды Әйтерсең, ул Мортазинны ахыргача сынап бетерергә җыена иде Мортазин борыны, иреннәре белән аның йөзен, күзләрен эзләде, тагын ашыга-кабалана нидер әйтте, ялварды да бугай Нәкъ шул чакта Рәисә ханым, ипле генә итеп, аны читкә этәрде. - Ә сез азгын, иптәш директор, дип шаяртса да. салкын тавыш белән эндәште ул һаман да шул авыл алымы белән эш итәсез, һәр ха тынны алай, үзегез күнеккәнчә, көчсез, арзан, диеп уйламагыз Мортазин, акылына килеп, инде гафу үтенергә күчкән иде Ә монысы артык, һич кирәкми, дип Рәйсә ханым, йомшак учы белән каплап, аны бүлде. Әйдә, кайтыйк Безнең әле байтак вакыт бергә буласы бар III Икенче көнне йокыдан күз ачуга. Мортазин. ут капкандай ашыгып, базар ягына чапты Алсу канәферләр арасыннан унга якын ин эресен сан лап, тагын яна көя кайтыр юлга чыкты Үзенең бу адымы өчен беркадәр канәгатьләнү, шул ук вакытта кичәге ялгышы өчен читенсенү тойгылары аша Рәйсә ханымны ашханәдә мизгел узган саен тилмереп көтте Алга китергән ашлар суынып бетте, берәм-берәм залдан бар кеше таралды, ә Мортазин кадакланган сын шикелле һаман ишек ягын бораулады Тик ул никадәр генә өметләнеп-зарыгып утырмасын. Рәйсә ханым бүген күрен мәде. Түземлеген жуйган Мортазин. ашларына кашык тидереп тә карамыйча. бакча буйлап аны эзләп чапты Корпус ишеге ачылып ябылган саен борылудан муены авыртып бетте Кичен бергә йөргән тыныч ярлар, берен че мәртәбә очрашкан тар аллея, кадерле утыргыч, корпус коридоры, китап ханә, буфет берсен дә калдырмады Очрашудан өмет өзмичә, җаны тәне белән төшке ашны көтте Базар ягыннан яңа канәферләр алып кайтты Кадерле сылуны көтә көтә кабат аш суынды Ахыры. Мортазннда тәмам өмет сүнде Кыйналган кешедәй авыр атлап, зур бакчаның аулак почмагы на кереп сеңде- Ике кулы белән башын кочкан хәлдә, язмышын һәм тиле леген каргап, җанын изде Нишләп шулай ямьсез чыкты әле? Әкиятләрдәге төсле серле танышу ны тотанаксыз, әрсез адым белән нигә таплады ул? Синең төсле килбәтсез авыл бозавына Рафаэльнең Мадоннасыннан да артыграк сылу белән рәттән генә атлап йөрү җитмәгәнмени соң? Үзе сулаган һаваны бүлешкән, сүз кушарга, карап сокланырга ирек биргән өчен дә ходайга мөкиббән киткән кебек табынырга тиеш идең бит син. н томана' Беркадәр вакыттан соң ачынулы хисләр Мортазинны халәт диңгезенең бөтенләй капма каршы ярына алып атты Үрсәләнгән. газапланган бер минутта кинәт дөньяның иң мескен, кызганыч кешесенә санады ул үзен Диңгез уртасында япа-ялгыз чәбәләнгән мескен өчен, соңгы өмет булып, хыялдагы җир читендә янган маяк сыман Мортазинның ла күз алдына, мәрхәмәтле ярдәм кулын сузып, ерак еракларда калган хатыны килде Ничек онытасы иткән, күңелендә генә булса да ни рәвешле хатыны кебек якын затны башка ятка алыштыра алган ул. н мәгънәсез” Ятим балалары авызыннан өзеп җыйган акчалары белән шушы җәһәннәм читендәге азгын җиргә бай һәм кулай ир каратыр өчен генә, чәч-кагнларын кырык төскә буяп килгән бер уйнашчы аның сугым пычагыдай ышанычлы, тугры хатынына алмаш була аламыни? Мортазинның шул минутта кинәт йөгереп китеп, шәһәрдәге кибетләрнең һәркайсыннан хатынына бүләккә иң затлы, иң кыйммәтле киемнәрне сайлап җыясы килде. Моңа тиклем шул ran-гади миһербанлы ирлек бурычын да үтәмәгән өчен хәтта үз-үзен тотып яңаклау теләгенә кадәр хисләнде ул. Икенче таңда Мортазин йокыдан тәмам коргаксыган, тыныч күңел белән уянды Әйтерсең, аның тормышында һичнинди яшен яшьнәү, күк күкрәү ише кискен кичерешләр булмаган да. дөнья гүя түм-түгәрәк, янә элеккечә. Үзенең кичәге тилелеге өчен ул, теш сызлагандагы шикелле йөзен чытып, көлемсерәп куйды — И, очсыз да соң ир-ат, мескен, - дип үзалдына килеп сөйләнде ул — Яңа итәк очы күргән идем, бәхет кошы тоткан сыман тәмам баш югалттым. Күрше тавыгы һәрчак күркә инде, аның ние гаҗәп? Калдык күмергә кабат ут кабынмый, әйдә, тиле булма Хыялында аргамаклык яши диеп кенә йөк атын беркайчан да тәртә арасыннан сөйрәп чыгармыйлар Ике көн буена авызына капканы булмаса да. Мортазинның ашханә ягына күңеле тартмады Төшенке, битараф кәеф белән моңсуланып күренгән аллеялар уртасына атлады ул Буш почмакка утырып ялгыз калу, арган күңеленә ял бирү иде теләге Ләкин ул корпус ишегеннән дилбегә буе ара да китәргә өлгермәде, колак төбендә яңгыраган мәрхәмәтле, таныш тавыш ишетеп, урынында тораташтай калды — Әллә ашханә юлын да оныттыгыз инде, Якуб Массарович? Яки миңа булган үпкә-рәнҗүегез шулай зурмы? Кисәтми дә югалуым өчен гафу үтенәм Көтмәгәндә, кисәк килеп чыкты Үзем дә аңламыйча, белми киттем. Мортазин тавыш тарафына борылды да, кайнар суга кергән кеше төсле куырылып, өшәнеп калды Я. илаһым! Серле күктән төшкән төсле бу сылу зат дәрвишкә тиң мескен ир-ат алдында гафу үтенә! Ошбу бәндәңне дә бөтенләй үк ятим итмәгәнсең, мәрхәмәтле язмыш! — Клара Таевнаның сәерлеге инде. Кичә мине таңда уятканда гадә- ти бер поход, дигән иде. Килеп төшүгә үк, җаен табып, ул мондагы сәүдә магнатлары белән танышып алган. Кичә шулар безне зур катерлар белән ерактагы утрауга алып барды Поход дигәннәре пикник булып чыкты. Төн җиткәндә генә кире кайтардылар Мортазин өчен Рәйсә ханым бу минутта гүя пыяла стена артына баскан алиһә сын шикелле күренә иде. Ул аның сөйләгән бар сүзен дә ишетә, тик аларның мәгънәсе зиһененә барып җитә алмый Мортазинның бар игътибары шул алиһә сын белән соклануга гына йотылган. — Сезнең алда гаебем юк минем Бер минутка да сезне онытмадым,— дип Рәйсә ханым кулларыннан алгач кына Мортазин аягүрә күреп торган сихри төштән аерылгандай булды Әле кичә сезнең өчен кечкенә бер бүләк алырга да вакыт таптым Бу күлмәкне яратып киюегезне күрсәм, үземне бик бәхетле итеп сизәр идем. Юк. юк, зинһар өчен, акча биреп кенә рәнҗетмәгез. Бу бүләк бит, ихлас күңлемнән. Йөзенче кат. меңенче кат тагын: я. илаһым! Бу алиһә, сылу ханым аны онытмаган! Аны уйлап, хәтта кайгыртып ук яшәгән ул Димәк, синең дә аңа кирәгең бар. И, тиле баш! Нинди күңел, нинди вөҗдан белән син аның турында яман уйлый алдың? Рәйсә ханым Мортазинны кулыннан сөйрәп диярлек корпус ишеге ягына алып китте Махсус бер автобус бүген Машук тавын карарга илтә икән, Рәйсә ханым аны шунда дәшә. Бәхет кошы канатларын сиңа үзе ача, йоклап калма, ычкындырма аны, Мортазин! Иртәгәсе таңда Рәйсә ханым түшәгендә уянып аңга килгәч, Мортазин бу җиһанның хаклыгына хәтта ышанмады Иләслек һәм шатлыктан кайнап торган зиһене һич эшләми, күзен ачып ул бу бәхетне югалтудан курка иле И. илаһи дөнья' Шактый мескен адәм балаларын әнә нинди көтелмәгән ләззәт, назлау, сөю белән исертә һәм сөендерә беләсең син' Юк, булмас ла' Татлы бер төш. чынга ашмас хыял гынадыр бу Могҗизадай татлы бу бәхетнең гап-гади бер Мортазинга елмаюы дөресмени* Мортазин уйларыннан куркып күз ачканда Рәисә ханым көзге каршында бизәнеп утыра иде Өстендә изүләре ачык затлы халат Ике канат төсле як-якка ташланган итәк уртасыннан капылт буйсындыргыч тылсым булып алсу, таза ботлар ялтырап тора — Рәйсә, дип пышылдады Мортазин кинәт бар тәненә йөгергән каннар ут ялкынын тыя алмыйча - Захаровна, дип төзәтте аны томаннар эчендәге илаһи зат .Аннан гына атлап килешли үк, иңнәренә эленгән халатын югалтты да. кайнар тәне белән Мортазинның иреннәрен каплап, назлы дәште IV Календарьга рәхимсез рәвештә август ае керде Ял итәргә килгән барча кеше, булган акчасын туздырмаса. санап юллап бетермәслек бүләк-санак җыйды, самолетпоездларга билет юнәтте Бер Мортазин гына ял йортында көндез йолдыз тоткан төсле иләс-миләс йөрде, тик акын өчен генә кайту көне җир убылу яки тетрәү кыямәте белән бер иде Шундый янган көйгән минутларның берсен сизеп, ахры. Рәйсә ханым аның күңеленә җим ташлады Спортка һәм укыту эшенә җаны-тәне белән бирелгән сездән ир кешегә безнең Нур Чаллы ише заманча шәһәрдә мачехе спорт мәктәбе директоры булу бик килешер иде Якты, биек i.i.i.iap. дистәләгән тренер аппараты, аерым нредметннклар Лөрешөлгереш өчен чамадан тыш җавап тотасы юк. шөгыле сезнең йөрәк таләп игә торган Укучыларның кайсын гына алма, бүген-иртәгә спорт мастерлары, чемпионнар Атказанган тренер яки укытучы дигән мактаулы исемнәр кул сутымы гына Миңа калса, начар нигез түгел. Якуб Массарович, • сезнеңчә ничек* Бергә яшәт әп элгәре көннәрдә ук Мортазин студентлык елларында үзенең акробатика белән шөгыльләнүе. бу өлкәдә җыелма командага кереп институт данын яклап йөрүләре турында сөйләргә, ә район у зәгснә кайтканнан бирле күңеленә якын спорт эшчәнлегсн дәвам ит.» алмавы өчен хәтта беркадәр зарланырга да өлгергән иде инде Шулай да. Рәйсә ханым тарафыннан көтмәгәндә мондый анык тәкъдим ишетү аңа аяз көнне яшен уйнау булып тоелды Катып калган зиһенен кыймылдатып, ул сорауга сорау белән генә җавап бирә алды Нур Чаллыда мине кем көтә дә. мәктәп директоры итеп кемнәр куйсын? Ә мин? дип иренен турсайтса да. па шәп эндәште Рәйсә ха ным Мәгариф будет сидә унике ел эшләп, мин .стне теләгән җиртә урнаштыра алмыйммы да. минем игм сезнең өчен чит ятмыни* Рәйсә ханым гаҗәеп рәвештә патлы елмайды да. елгыр гына килеп. Морта типның күкрәгенә капланды Клара Гаешта белән Рәйсә ханым билет м.н им-нен күптән чәл иткәннәр икән Мортазин алар белән НхрЧаллыта очты Аэропорт та ханымнарны махсус «Волга» белән каршы алды тар Помшак утыргычта бал түләп кайткан чакта Клара Гаевна. ку т кысарга һич тә онытмыйча, серле итеп Мортазинның колагына кайнар пышылдады K.MII.MKI.I ку р1 әинәрете I ni'.ni.i к.т тыр тете . ..у | . ММГНЯТЛВрЫ турында иремә сөйләмәссез, дип ышанам Әкияттәге соры бүре кебек кирәгем чытуы бар — Кимсетмәгез мине. Клара Гаевна.— диде Мортазин. йөзенә чын үпкәләү төсе чыгарып — Аннан соң, мин сезнең ирегезне белмим дә. — Болан булгач, амин, танышырсыз.— дип Клара Гаевна кабат каш сикертте — Сез хәзер яшь кияү V Hyp-Чаллыда Мортазинга Рәисә ханым вәгъдә иткән спорт мәктәбе директоры урыны тәтемәде. Дөрес, әлегә Мортазннның кулында доку- мент-мазар юк. шәһәр башкарма комитетына, мәгариф бүлегенә кереп сөйләшүләр дә күбесенчә разведка рәвешендә генә кузгатылган иде. Әмма беренчел әңгәмәләр барышында ук төгәл аңлашылырлык төрттерделәр: — Махсус мәктәп җитәкләргә ниятләгән кеше кнм дигәндә спорт мастеры яки республикакүләм танылган тренер булырга тиеш. Шуннан да түбән анкета мәгълүматлары булган кешенең мондый урын дәгъвалавы көлке. Гади укытучы булып эшләп йөрүне Мортазин күз алдына китерергә дә курка, җитәкчелек итү гадәте канына нык сеңгән иде. Шуңа күрә бу сәгатьләрдә Мортазин. яр өстенә чыгарылган мескен чуртан төсле, ни кылырга белми бәргәләнде. Ләкин Рәйсә ханым мондый очракта да эшмәкәр һәм булдыклырак булып чыкты. — Кадере беткән ярык тагарак хәлендә калмабыз. Якуб Масса- рович. борчылмагыз,— Рәйсә ханым тәүге сөйләшүләр узгач та шулай юатты Махсус спортныкы түгел икән, гадәти мәктәп директоры урынын гына, һичшиксез, яуларбыз. Хәтта ул турыда икеләнү артык. Рәйсә ханым ялгыш та авырлыкны Мортазннның берүзенә калдырып сөйләмәде. Ә бу исә ике ут арасында калган Мортазин өчен аеруча терәк, дәва иде. Кабат шәһәр мәгариф бүлегенә барып, гомумбелем мәктәбендә директор вазифасы турында сүз кузгаткач, мөдир Зарифуллин тарафыннан ризасызлык, карышу ише төсмер чагылмады. Сөйләшү дә артык. Рәйсә Захаровна Яшь кияү белән кәләш теләгенә карышу мөмкин түгел. Бүгеннән үк безгә гариза язып калдырыгыз да. ул элекке эшеннән исәп өзеп килсен.— дип бүлек мөдире Морта- зиннан бигрәк Рәйсә ханым белән сөйләште. һәммәсеннән аерылып, районына кайтачак автобуска утыргач кына беренче кат. ахры. Мортазннның күз алдына тулы кыяфәттә хатыны килде Юксынып та искә алмады ул аны. куркынып та түгел Аның бары әрәм үткән дип исәпләнгән гомерен кабат күз алдыннан кичерәсе, киләчәккә корган хыялларның хаклыгына тагын бер кат инанасы килде. VI Мортазин гомер буена да үз хатынын сөеп яшәмәде. Ник өйләнде аңа. ничек риза булды — моны ул хәтта үзенә дә аңлата алмый мәңге иза чикте. Казан каласында таныштылар алар. Мортазннның институтта укыган чагы иде Әтисе сугыш яраларыннан иртә дөнья куйды. Авылда әнисе дә тик энесе генә Мәрхәмәт, ярдәм көтәрлек бер терәге юк Хәерчегә һәрчак җил каршы шул Мортазинга һич югы тулай торактан да урын бирмәделәр Ай саен көрәп акча алган генерал, директор, председатель кебек түрә балаларына почмак кына түгел, аерым-аерым бүлмәләр дә күп табылды анда. Ә өйдән биш тиен дә хәер көтә алмаган Мортазин ишедәр Казан буйлап фатир юллап чыпты. Әслах дигән егет белән 4 ruJM-A*«M*« икесен бер симез рус хатыны җимерелә язган агач йорт почмагына сыендырды. Киерелсәң түшәменә баш тиярлек кечкенә, тар бүлмәдә биш ел яшәделәр Бүлмә кысанлыгы түзә алмас афәт түгел иде. Егетләрне иң нык тилмерткәне ачлык, ризык булды Типсә тимер өзәрлек көчле, егәрле яшьтә һәр икесе туйганчы бер ашый алмын күпме интектеләр? Мортазин сабый чактан ук мөстәкыйльлек яки әйдәп баруга сәләтле елгыр бәндә түгел иде. Әле ярый Әслах. әллә бәхетенә, әллә бәхетсезле- генә күрә, чуртан сыман шома, әтәч кебек мәңге боегуны белмәс егет булып чыкты. Өч-дүрт ел буе аның җанын шул Әслах саклады, дисәң дә һичбер хата булмас Әле поты белән кызыл чөгендер сөйрәп кайта теге, әле тар сарайны чиләк-чиләк туңган бәрәңге белән тутыра. Аңа ияреп бер- ике кат «поход»ка чыккач кына белде Мортазин. Савинка бистәсе артында ниндидер колхоз басуы бар икән. Шәһәрдән ярдәмгә килгән «уңган» шефлар, гадәттәгечә, ярты уңышны җир куенында калдырган Егетләр кар ятканчы шуннан озын кышка җитәрлек яшелчә ташыл өлгерәләр иде. Каян тормыш тәҗрибәсе җыйган диген: шул Әслах кырау төшкән яки суык бәргән бәрәңгеләрнең берсен дә бүлмәгә керттерми, кыш буе сарай-коридорда тота. Әллә каян балык мае таба үзе. керосин плитәсе чәлеп кайта Шул плитә өстендә су кайнап чыккач кына, боз булып каткан бәрәңгеләрне кертеп югач-кыргач. Әслах чиләккә тондыра Каннар суга эләгүгә, туңган бәрәңгенең кабыгы шартлап ярыла. Әмма үзләре һичнинди өшү-туну кичермәгән сыман ярмаланып, изелеп пешәләр Әслах аларны таба өстенә сала, май тутыра Кызган-көйгән исләр таралуга. симез хуҗабикә атлы казак кебек өскә килеп керә. Тагын дөньямны балык мае белән сасыткансың Кешеләр даруга диеп тә юллап ала алмый. Сез. ике әрвах, каян гына шуны табасыздыр? дип. н сүгенгән була, и битәрли. Ләкин кетердәп торган бәрәңге өстәлгә менүгә иман-кыенсыну саклап тормый, иң беренче булып утыра үзе. Шуның өчен егетләргә соңрак дуңгыз мае бирә, ит тамыза Ятимнәр бәйрәме бу безнең, ятимнәр тантанасы, дип көлә Әслах. Шул ук Әслах йөреп. Мортазинны да институт акробатлары арасына тарткач, егетләргә бәрәңге-чөгендер җегәре генә һич тә җитмәс булды Буйга-санга көянтә озынлыгы булсалар да, икесе тиң киң җилкәле, нык бәдәнле иде Ачлыкмохтаҗлыктан аеруча Әслах иза чикте Инә күзеннән кереп җеп очыннан чыга торган Әслах беркөн өйгә сәер шатлык сөйрәп кайтты. Кекин йортындагы ашханәдә эшләүче бер кызны каптырды бүген абзац, әттәгенәсе!—дип шар ярды ул. Карашы аквариумнан маймыч ауларга утырган мәче күзе төсле ялтырап яна иде. Синең өчен дә белеште, дус кызы бар икән. Бергә эшлиләр. Моннан ары ашханә сыена кинәнә соң туймас тамаккаем! Икенче көнне Мортазинны Әслах илтеп таныштырган аш остасы Әнисә исемле басынкы, тыйнак табигатьле бер кыз булып чыкты Институтка керергә дип Әгерҗе районыннан килгән дә. теләге насыйп булмагач, имеш, вакытлыча гына ашханәдә эшләп калган. Абыйсы кайсыдыр бер районда зур җитәкче, ул Әнисәнең казан-чүлмәк тирәсендә бөтерелеп гомер үткәрүен һич өнәми икән. Әнисә үзе дә киләчәктә нинди дә булса техникум тәмамламый торып тынычланырга уйламый, имеш, тагын әллә ниләр Басынкы кыз боларны Мортазинга беренче кичтә үк. алар Черек күл тирәли урнашкан бакча буйлап йөргәндә сөйләде. Мортазиннын бер колагына керде, икенчесеннән шундук чыкты болар Кәефе чамалы, чөнки пешекче кыз аның гамен кузгатырдай чибәр түгел иде. Тәбәнәк, симез .гәүдә, юан аяк-балтыр. күәс чиләгедәй тулы күкрәк, чуен төсле янган таза муен. Ярый әле йөзендә. кузләрендә булса да бетмәс жылы лык, мөлаемлык. кайгырту чаткысы бар Кыздагы эчкерсезлек һәм аты шанлылыкны Мортазин беренче атнада ук татып белде Егетнең керләнгән оек-күл мәкләрен шәйләүгә ук, Әнисә һич тарсынмый-нитми барысын җыеп аллы. юды. рәткә кертте Пөргән- еннгән кызы түгел, бәлкн өлкән анасы кебек итеп кайгыртулары белән тәмам шаккатырды Морта иш ашханәгә килсә, залга йөгереп чыкты, иген-ашын тезде, анын ашап бетерүен читка китми гел күзәтеп торды Мортазин керми калса, кәструл-банка.ырга ризык төяп. шундук өенә килде Очраша-таныша торгач кына белде Мортазин Әннса .ынында да. аннан дүрт-биш яшькә өлкән һәм бөтенләй ук керсез-тәжрибәссз кызын I у I г.| ИК.>11 Өс һәм тамак бөтенлеге беркадәр канәгатьләнү тойгысы уятса Да. Мортазин ике арадагы бәйлелек хисләреннән арына алмый бнк кимеш ■ > иде Әсла.хка шул турыла әйткәч. тегесе бер шаркылдап кнлде Ташла әле. яшьти, ул күнелдәге рухи казынуларны Маркс әнг кан төсле, «ашказаны бар холык анасы» Бу ген т. мәк тук. ә нртәг өчен ишәк кайгырган Сине көчлән өйләндерергә жыенган кеше юк би; •зле Артына биш тибеп, тик яши бир Ләкин сиздерми нитми генә Морта гинга язмыш үзе тинн Бернинди койрыксызбәласез генә кунын на гланышып йөргәннәр иде еркөннс Әнисә килеп котын алды Авырым бар, Якуб. Ташлый күрмә мине. әйдә, өйләнешик Әнисә ку г яшьләре бглән я гынды у чак Кызганыч та. йөрәк әрнеткеч тә иде йөзе \ зенең энә гәр очындагы ю«лс читен хәле өчен Морта .I < , | >ы ■ у к re I ик бәЙСГ I Н а п I > - • кына кирәк мәхәббәттә «Дәрте бглән и гарә итәргә өйрәнгән кеше минем идеалым», дин Шекспир юкка әйткәнмени М.»х»ббәтнс «атып алып булмый, дин бушбугазлар гына гайрәт i-зчә бит ул Гыйшык һәм дәрт өчен соңыннан кыйбат түләргә кирәклеген алар оныталар Менә син дә төи башына утырдыңмы lift tv’ Әчеме, түгелме, аша инде хәзгр Ү з куагың шимеше» Мортазин Әнисәне айга якын бернинди жавапсьв интектереп йирдг Өзеп кенә бер якка хәл итәрлек тә куәте юк иде Әнисәнең көтмәгәндә Казанга килен төшкән абыйсы гына ныклы карар кылуда эт »ргеч булды, ахры Алар инде элекке очрашулардан ук ганышлар. Морг а шиның институтны тәмамлан йөргән чагы иде Ку целеңдә нинди хыял, силкәй’ дип. у :зе белми-нитми, кызның абыйсы Моргазинпыц тормыш планнарын сораштырды bin н м алыр га йөрисең, кем булырга йнз ют гсын. гиюем Билгеләгән ур маягын, тартыр-этәр кешен бармы’ Сукыр мәче баласы кебек агым унл. »л 1ы>>.> йөзәсеңме? Кая. нинди ЭШКӘ бил сләх алар. шуңа риза инде Әнисәнең абыйсы, дәрте ташып юрган райком секретаре. \мыртк.> гыз белгечләрне һич сапламын нде Син. егеткәем, әлг нр-ат булып та «китлскмәгәнссн. л як гы уре булмаган банда чергк бүкән Бер максатсыз кж нч > «..ию .> тә юна чыкмын С.нна бигрәк оят Белггч булачак кеше Читтән каран торып кына йөзәргә өйрәнмиләр Беркадәр тынычлангач, көтелмәгән ышим бглән Морт.пннныц инә өнен алды . ("ин әйдә, егеткәем, минем ранонга кант м зрын гы> ымны «нал ЮК1. IH'I НТМИМ III' I ' 1 1 ' ■ ' ' алам Жителей кара. анл». тартып кара Аннары ку з күрер Ике арадагы серих чишкәндер, urn Мортазин сонмнпам Эми« мн җелегенә үтте. Хурланудан, ахры, гөнаһсыз кыз атна буе аннан качып йөрде. Мортазнн хәтта, котылдым, дип тынычланган иде. Куйбышев мәй данында, йөзгә-йөз бәрелеп, очраштылар. Әнисә йөзен егет күкрәгенә төртеп, сыгылып төште Балам тибә башлады бит инде, ни көтәсең? дип кан елады. Ике ут арасында януның ни икәнен Мортазнн тулысынча бары шунда белде. Ярдәм кирәк иде аңа. йөрәген кайсыдыр якка сындырырга этәргеч кирәк иде. Капчыктагы без шикелле юл ярып, яннарына Әслах килеп чыкты. — Кәкре каен терәткән бичаралар кебек нишләп Казан уртасында кочаклашып торасыз?— дип усал төрттереп алды. Ике мескен йөрәгендә янган утны үтәли күргән, диярсең. Мортазнн шулчак, үзе дә тоймый-сизми, ныклы итеп әйтте: — Без өйләнешергә булдык. Әслах. Котла безне. Әнисә газиз итеп аның күкрәгенә ятты. Әслах аю биетүне күргән төсле авыз ерды — Юмый булмый, моны, җәмәгать, юмый булмый Мортазнн йокыдагы кеше кебек ихтыярсыз гына унлык чыгарып бирде Әслах әллә каян «ә» дигәнче шешә күтәреп килде. Чаттагы беренче ашханәгә кереп утырдылар. Әнисә яшме яңаклары белән һаман Мортазинның йөзен юешләде. Егетләр гаилә юды. Туйлары шул булды.. VII ТугДң гаиләсе каршына кабат кайтуның бу дәрәҗәдә үк анык, төгәл булып уена килгәне юк. аны искә алудан Мортазнн хәтта шүрләп йөри иде. Шуңадыр, гәрчә Рәисә ханым тарафыннан эшлекле, катгый күрсәтмәләр бирелсә дә. район үзәгенә кайткач. Мортазинның Әнисә яки балалары белән очрашырга йөрәге җитмәде. Бәхетенә күрә, шушында ук аңа туган тиешле энекәше яшәп ята иде Сумка-чемодансыз кергән Мортазиниы энекәше күп сорашмый гына каршылады. Тавыш-тын чыкканчы. Мортазнн тиз генә саклык кассасыннан тиененә кадәр акчасын алып бетерде Аның каравы, мәгариф бүлеге белән район комитетында тәфсилләп төпченәсораша Мортазинның җелеген суырдылар. Утлы таба өстенә куеп биеттеләр, райком бюросына чакырып «кыздырулар» дисеңме берсе калмады Унсигез ел буе хагаабынусыз эшләп килгән директорга авыр иде. газап иде бу иләкләр өстендә әвәләнү. Бюрода аны учет карточкасына каты шелтә язып озаттылар. Әмма, иң мөһиме, ике көн дигәндә документларның һәммәсе дә кулда һәм Мортазнн хушлашуның болан кан-ярасыз гына узуына бик канәгать иде Тик әнә шул соңгы көндә язылган каты шелтә, җимерелмәс яман киртә булып. Мортазинның юлына мең мәртәбә, ахры, каршы төште. Hyp-Чаллының мәгариф бүлегендә Зарифуллии документлар белән танышкач, югыйсә. Мортазиниы юаткан да иде Шелтә кирпеч түгел, күтәреп йөреп була. Директор урынына раслаганда югарыда моңа әллә ни игътибар бирмәсләр, дип ышанырга мөмкин Быел шәһәребездә яңа төзелгән өч мәктәп ачыла. Берсенә директорны башкарма комитет таләбе буенча куйган идек, икенчесен шәһәр комитеты үзе билгеләде. Ә уналтынчы мәктәптә әлегә директор булачак кеше расланмаган Анда бүген чит мәктәптән килгән завуч кына идарә итеп тора. Сезне аның урынына шулай ук вазифа башкаручы итәрбез дә. югарыда раслау иләкләрен узганнан соң. рәхим итен, мәктәптә сез директор Шулай фараз кылыйк, шуңа өметләник Хәерле сәгать- I >. кем. Якуб Массарович! Зарифуллии кабинетыннан чыккач, коридорда Рәйсә ханым яңа 76 M.ir ълүмаглар өстәде Зарифхллнн барысын да белми, бүген директор вазифасын башкаручы Сазонова шәһәр башкарма комитетындагы прс т седатель урынбасары Хәсрнасоө белән кети-мети икән Ул моңа кадәр утыз икенче мәктәптә укыту бүлеге мөдире булып йөргән Директор урындыгын вәгъдә итеп, бу мәктәпкә аны Хәернасов тарткан Сазонова исә. үзен инде расланган директорга санап, элек бергә эшләгән зур төркем укытучыларны ла бирегә ишкән икән Билгеле ки. Чорта «инны алар барлык энәләрен кабартып каршы алырлар, аерым ширкәт оеш тырып. этлек эшләүдән дә тар-ынмаслар - Алар теш тырнаклары белән Сазонованы директор креслосына утырту өчен көрәшәчәк Сезгә алны артны карап, сак эш итәргә туры килер, дин күрсәтмәләр бирде Рәйсә ханым Тормыш һәрчак кнр.ип ир i.i.i. .и. исбатлагыз »йдә Беркадәр тынлыктан сон тына йөзен Мортазннның иңсәсенә терәп, назлы дәшеп кунды Чин һәрвакыт сезнең белән, качмас булышчыгыз Морта «инны. чыннан да. коллективта яшерен өнәмәү. «ур салкын лык белән каршы алдылар Сазонова тарафдарлары һәр икка ү« ятьмә сен күптән корып өлгергән, күрәсең Сатонова ү «е утыз сиге, яшьләрдә ге. шактый озын буйлы, эре. таза хатын булып чыкты Пнзе мөлаем, үз-үзен тотышлары горур, ипле Танышу вакытында Мортазннга карата Һичннн in упкә-риэасыэлык б. иермәд< Киресемчә KMt* \ ••• башлап. Морта«инны барча кабинетлар, җөе ярылып яткан гн«елеш китекләре белән таныштырып йөрде «Ахырда барыбер ү «сиең җинеп чыгасына ышана ул Сер бнрмә ие шуның галәмәте». дип эченнән сукранды Мортазнн Танышу сәгатендә Мортазннны аеруча геот рафия һәм әдәбият укытучылары салкын каршылады Мортазин. дикъкать белән ку «этеп, алар җитәкләгән кабинетларны аркылыдан буйга әйләнде, ә тегеләр аның тарафына хәтта борылып та карамады Болары, һичшиксез. < а зонона куштаннары Алар белән килешү мөгаен читен булыр. дип күңеленнән сөйләшүен тәвам итте Мортазин һәм бераздан үзе ук өмет се« кыяфәттә өстәп куйды Били-к мине директор урынына расласа лар гына» Ә шәһәр җитәкчеләре, чыннан ы Мортазннны җаваплы на«ифагл карышусыз расларга һич тә ашыкмады Район үзәгендә гадәттә, кү «а т ланган директор бе |ән мәгариф бү лен мөдире һ >м райкомның идеология секретаре әңгәмә үткәрә иде т« мөһер .игр я бүгеннән башлап тнрсктор син. я мәңгегә юк Ә биредә булачак җитәкчене җилгәрү. ай һай озак икән Мортазннны башта мәнтриф бүлен* белән башкарма комитетка ча кыртып сөйләштеләр Башкарма комитеттагы Хәернасов. беренче булып. Мортазннның җелегенә үтте Мәктәп маириф эшләрен . һичнинди мина «әбәте булмаска тиеш җитәкче Ю1ый«ә комитет председателенең төи лгш эшләре буенча урынбасары Ләкин бу түрә армиядәге төслерәк кануннар белән эш итәргә күнеккән, күрәсең Хаернәсон үзеннән түбән урындык яулаган һәр кешенең я«мышына тыгылуны, кирәксә кнрәкм •« .> тә акыл өйрәтү белән власть күр« «түне ҺОТЫ.Н ЫС1Л гадәт итеп алган ахры \нын уч посты белән тыю чама белми шапырынырга яратуы турында Морта «нигә соңрак сәер Аер хәл с«й т »п көлдерделәр Бу кеше Нур Чаллыга күчеп килгәнче кашытыр бер районда халык Koiirpo.iv комитетын җитәкләше хәтта партия район комнтстында бюро члены та булып торган икән Кайсыдыр бер корылык глда терлек ларга саламны Красно тар краеннан ташын ашатырга мәҗбүр бхнач. райком карары белән Хәернасовны шул эшкә җитәкче итен озатканнар Краснодардагы колакка катырак җитәкчеләр белән хртак •« т табу мак . lunii.m им. .и Хәернасов шунда нк< нәшмиа бөрацп тем киткән Саламны пресса ах һәм төяү барышында бер машина бәрәнге «шнг тн« ләтүдә ярдәм иткәндерме, юкмы анысы томанлырак Әмма артып калган икенче машина бәрәңгене Хәернасов шундагы базарда сатарга әмер биргән. Башта билгеләнгән дүрт шоферга ышанып җитмәгән. күрәсең. күзәтеп торырга, дип. үзе дә шунда киткән. Тик нигәдер җирле халык бәрәңгене алырга бик ашыкмый икән. «Чирле түгел микән, черемәсме, фәлән?» дип сорашалар, шофер егетләрнең теңкәсенә тияләр икән. Хәернасов түзми, үзе атылып чыккан. Рәнҗетәсез. валлаһи, апалар Райком бюросында член булып торган кеше, халык аллап, черегән бәрәңге сата аламыни?— дип бар базарны тутырып шаккатырган. Дөрес булса. Хәсрнасовны базарда җыелган ике мең сум акчаны үз кесәсенә салган өчен элекке районыннан аткарганнар. Язмышы хәл кылынган көннәр барышында Мортазинның документлары да Хәернасов өстәлен урап уза алмады. Бар гәүдәсе белән кәнәфи сыртына ташланса да. ул Мортазинны яңа капка күргән тәкә төсле акаеп каршылады. Гәүдәсе сугымга хәзерләнгән үгезнеке кебек таза, буе Мор- тазиннаң берьярым мәртәбә мәһабәт, озын иде. Карашында ук. «Минем белән тартышырга ниятләгән өтек шушымыни инде?» дигән мыскыл чагылып торды Документларны актарып чыккач, тәкәллефсез генә сытып әйтте: - Сине директор урынына раслап булмас, иптәш. Учет карточкаңда олы тап бар. Гөнаһлы кешене педагогик коллектив башына кую шикле. Безнең сукырлыкны күрсәтер бу факт, һәм башкалар Аның син дип кимсетүен ишетүгә үк Мортазинның күңелендә әче ут уйнады. «Мин синең белән дуңгыз көткән кеше түгел, кимсетәсе булма!» дип өстәл төеп җикерәсе килде, кыюлык таба алмады. «Кирәк чакта эткә дә «жизни» диләр, син түз. әйдә», дип үз-үзен юатты. Шулай да Хәернасов өстәленнән соң документлар барыбер шәһәр комитеты бинасына күчте. Пропаганд;! һәм агитация бүлегендә дә булды Мортазип оештыру бүлеге мөдире каршында да күп утырды. Инде бар йөрәге белән янып-сыкрап. Мортазип идеология эшләре буенча секретарь Ниязов чакыртуын гына көтә иде. Иң беренче булып утлы-бозлы сүзне Рәйсә ханым ишетеп-белеп кайтты. Бер идиот утыра эшне бутан, диде ул сөйләменең анасын эз- ләп-юллап тормый.— Горкомдагы Ниязовны әйтәм. Хәернасов белән бажаЙ алар Шул Хәернасов. мәнсез. котырткандыр инде. Ниязов хәзер дөньядагы иң намуслы, принципиаль бәндә булып кыланган була. Имеш, балаларын ташлап, хатын аерган кеше педагоглар коллективын җитәкли алмый. Кулыннан килсә, имеш, ул андый кешене мәктәпкә дә кертмәс иде. Әхлак колы, чистый мокыт, ачуым килмәгәе. Бездә хатынын, балаларын ташлап министр, башка түрә булган җитәкчеләр азмы? Аларга хатын аеруны түрәлеккә киртә итеп беркем дә куймаган Хәреф корты, бюрократ. хатын сөюнең тәмен белмәс хөиса! Шушы кадәр ачу чыгарудан бераз бушангач. Рәйсә ханым аек акыл белән фикерләүгә күчте. - Соңгы чиктә ул Ниязов янына үземә керергә туры килер MHK.HI? Алай итсәң, очсызлану гына була инде. Көчсезлекне таныган төсле була. Казан аша эш йөртмичә җиңеп булмас, ахры. Ул Ниязов мине и, ыннан алда нмк ■ ки i к соңгы кеше бу 1ып чыгып кнтте Озынрак т< I и усал хатын кызның юри ул ишетсен өчен артыннан СНЙ.1.ЦҺ11 калган сү зләре, билгеле, колагына һәрчак керә ит< Әллә ЯШЬ хатын коч.чыннан качып монда ята ииде> Эт шикелле аларга ташланудан Мортазнн көч чәл белән үзен тыеп килде. «Лкенүдәи файда юк. үзем сайлаган язмыш»,—дип күңеленнән гел юанып йөрде Өйгә кайтмыйча мәктәптә бикләнеп яту сәбәпләрен үзе яхшы белә һәм аны башкаларга аңлатырга исәбе юк иде. IX Рәйсә ханымның өй эчендә урнашкан мөнәсәбәт тә Мортазинны әлегә сөендермәде. Кырымнан кайтышлый яшәп калган беренче атна гына кайгысыз һәм рәхәт үтте кебек. Рәйсә ханым балалары Мортазинны беренче кичтә үк таң калдырды Ханым аларны Кырым аллеяларында юкка гына сагынып сөйләмәгән икән Балаларның һәр икесе итагатьле, тыйнак Кушканны гына үтәү сыйфаты боларга гел чит ят Иртән торуга ук өй җыештыралар. идән чистарталар. Бер-берсенә авыр сүз әйтү юк Беренче кичтә Мортазин хәтта гаҗәпсенеп калды: болар уйнарга, кич йөрергә чыгып киткәндә дә үбешәләр, берсен-берсе хөрмәтлиләр икән Өстәл артына утыргач та Мортазин тегеләр каршында үзен тота алмый хәйран тиргә батты Кунак йортларында сыман тәлинкә өстенә тәлинкә куеп кына ашый болар, чәнечке-пычак тотмыйча өстәл янына да утырмыйлар, шаяру сөйләшү юк. Озын кичләрдә авыл балалары төсле болар бер дә урамга, биләмгә ашкынып тормый. Резидәсе көггсаен билгеле бер сәгатьтә пианино артына утыра. Рамил үз бүлмәсенә бикләнеп рәсем ясый Аннан соң бергә утырып китап укыйлар, музыка тыңлыйлар, яңа жыр өйрәнәләр. Бөтен кыланышлары. гадәтләре элекке дворян гаиләләрендәге кебек. Беренче көннәрдә Мортазин шуларга ияләнә алмый тәмам иза чикте Ләкин михнәтләрнең иң зурысы Мортазин район үзәгеннән әйләнеп кайткач башланды, ахры Беренче көннәрдә үзен тыныч тоткан Рамил кисәк читләште, һич сөйләшмәс булды Бүлмәсенә бикләнә дә көн- төн рәсем ясый, я булмаса бөтенләй мәрткә киткән кеше төсле сәгатьләр буе тик утыра Эспандер-гантельләрен гел ташлады, ашаган ашы һәрчак каты-коты Резидәсе берничә кат аны. бүлмәсенә кереп, үгетләде бугай, тәэсире күренмәде. Резидә Мортазинга «Якуб Массарович» дип эндәшсә. Рамил озын көннәр буена һичбер сүз катмады Мортазин ниндидер уңышка ирешергә омтылып, беркөнне мәктәптән бокс бияләйләре, хоккей киемнәре төяп кайткан иде. Рамил өлкәннәрне гаҗәпләндерерлек сәер фәлсәфәсе белән аның өнен алды. һнндстанда кешеләрнең нәни маймылларны ничек аулауларын беләсезме?- дип сүзен сорау белән башлады ул Кокос чикләвеге кабыгын алалар да. бәби йодрыгы сыярлык кына тар тишек ясыйлар. Тишеккә бер уч дөге салып, кабыкны агачка бәйлиләр Маймыл баласы йөгереп килә, мескен. Тәмле ризыкка өметләнеп, кулын тыга Дөгене жайлы. житез эләктерә ул. ләкин йомарланган йодрыгын тишектән тартып чыгара алмый Агач тирәли яу чаба ул. куркудан, н акыра, ә йодрыгын ачып дөгене ташларга башы җитми. Чөнки аның әхлак кануннары минекедәй түгел. Юкка тырышмагыз «Акыллы бала бу. минем тегендәге ике ахмак түгел. Моны ияләштерү. ай-һай. бик тиз булмас», дип эченнән янып-көеп уйланды ул. Райондагы тормышы бер тәгәрмәче төшеп калган арбада бару төсле булса. Мортазин хәзер үзен бөтенләй дилбегәсе кулдан ычкынган атта чапкандай хис итте. Тормыш агымы ул теләгән ярларга керергә һич ашыкмый иде. X Мортазин. гадәттәгечә, таң сәгатендә кабинетына килеп утырган иде Берничә мизгел үтүгә яңгыраган ишек кагу авазы аны кинәт сискән* дерде Мондый тан сәгатендә түгел, нормаль көн яктысында да аны директорга санап кабинетка керүче сирәк иде Мөмкин булыр микән. Ж.акуп Мняссәревнч?- дип. чи татарчалатып рөхсәт сорап, башын тыккан кеше тел һәм әдәбият укытучысы Гыйлфанова иде «Менә, гомер буе баш иеп йөрүдән канга сенгән гадәт Бар. син * Сазонованы шулай, баш тыктырып яки бил бөктереп. рөхсәт соратып ; кара Алар күнеккән, һәр ишекне тибеп кенә ача». - дип ачынып уйлан “ ды ул Гыйлфанованыц «Мияссәрович» дип эндәшүе дә гүя үтен сытты. * Күз-баш җимереп каршы әйтәсе килгән иде дә. минминлеген җиңеп. = башын уңай какты Эшкә бигрәк иртә йөрисез инде. Жакуп Мняссәревнч. дип ки- леп утыруга ук Гыйлфанова сүзен салпы якка салам кыстырудан баш- = лады Гел-гел сынап йөрим, эш җанлысыз. Әйтерсең, барча мәктәп. = бөтен тәртип сезгә генә кирәк. Хезмәт укытучыларын, физик ир-атларны * туктатып күпме әйткәнем бар Араларыннан берсенең-бер купкан ишек- = лзрне. ватылган тәрәзәләрне алыштырганы юк Бармаккабармак та сукмыйлар, эт ялкаулары Кулларыннан килсә, алар йомыш беткәч бәдрәф ыргагын тарткан өчен дә директордан акча сорар иде «Ник шәһәргә күчеп килгән мондый укытучы? дип йөзен чытып уйланды Мортазин. Гомер буе авылда сыер савып, кәҗә-сарык асрап яшисе бит Ни калган аңа монда, нәрсә кирәк'- 1 Мондыйларны югары культуралы шәһәр хатыны иткәнче кәҗә халкын барабан кагарга өйрәтү мең мәртәбә җиңел». һәр еланны адәм баласы уз куенында тәрбнялн, дигән төсле, безнең мәктәптә дә сезнең аска чокыр казырга йөрүчеләр бар бит әле. дип Гыйлфанованыц йомшак тезгән ялагай сүзләрен ишетү тә. Мортазин йодрык сыман кискен әсәренде, йомарланды. География укытучысы Баскованы әйтәм. Сазонова яклы бер әшнәне котыртып, сезнен өстән шикаять язарга йөри. Имеш гаилә аерган, балаларын ташлаган ир педагогик коллектив җитәкләргә лаек түгел дә. тәрбияче түгел Табылган әхлакый чисталык һәйкәле, ачуым килмәгәе, 'i зенен чит ят ирләр белән себерелеп йөрүен башкалар күрми дип өметләнә бугай Көтелмәгән хәбәр Мортазинны. әйтерсең, бозлы судан алып, утка салды Бөртекбөртек тире бәреп чыкты кашлары тартышты «Менә сиңа надан авыл хатыны. дип. йөзен түбән яшереп, уйланды ул Яхшылык кылган атлы булып, кайнар суга ничек кертә белә» Кабинетны ташлап чыгар алдыннан гына Гыйлфанова. җан китереп, төп гозерен әйтте: Дүртенче бишенче класслардагы җыр укытучысы Васильева декрет ялына китәргә йөри бугай Миңа пенсиягә чытарга санаулы гына айлар калып бара Васильева сәгатьләренең беркадәрен мина бирмәссезме? Мин бурычлы булып калмас идем «Бушка гына бармакка бармак та сукмыйлар, дип башкаларны сүккән була тагын Ә үзе әләк, гайбәт өчен дә миннән гонорар алчакчы Хурлык, оят!» дип эченнән каргаса да. Мортазин әлегә өзеп кенә бер җавап та бирмәде , _ Керыләп йөрегез, сезнең миңа кирәгегез булыр О өст >ч • гәрес мәсьәләсен соңрак хәл итәрбез, дип Гынлфанованы бнк серле кисә тел куярга да онытмады XI География фәнен алып барачак яңа укытучыны Мортазин үзе тапты Январь киңәшмәсе бара иде География укытучылары җыгл ган мәктәпне эзләп кнттс дә. Мортазин аларның алларыма чыгып хәбәр салды Арагызда икенче мәктәптә өлкән укытучы булып эшләргә теләк белдерердәй иптәш юкмы? Алып барган дәресләре өстенә аңа слесарьга тиешле хезмәт хакын бнрәм. Билгеле, яулаган казаныш-хөрмәте дә тик үзенә, дин ахырда шаярткандай итте. Шулчак таушалып беткән костюмлы, иңнәренә чәч кавыгы яткан, зхр күзлекле, бер ир аңа ияреп коридорга чыкты. Төпченгәнне көтми үзе таныштырды Всеволод Макарович атлы кеше икән, фамилиясе Зайцев Институттан соң ун ел чамасы укыткан Бу шәһәргә биш ел элек килгән Бер ел торуга хатыны ташлап киткән Хәзер Зайцев яңа гаилә корган Тик хезмәт хакыннан һич канәгать түгел, эшләгәненең дүрттән бере алиментка китеп бара икән. Мортазин тәкъдимендә аны иң кызыктырганы өстәмә хезмәт хакы. Җае чыкса. Зайцев мәктәп каршында урам себерергә дә риза. Сайланырдай башка мөмкинлек булмагач. Мортазин ризалашты Кышкы каникуллар чорында ук Зайцев аның мәктәбенә күчеп килде һич тарсынмый-ннтми классларда ишек ремонтлады, пыяла алыштырды, идән тигезләде. Хуҗалык мөдире булып саналган хатынның бар шөгыле кибеттән дәфтәр белән кадак ташудан артмый иде. Зайцев рәвешендә яңа бер булышчы барлыкка килүне күргәч, Мортазин мең сөенде. Тик ашыккан икән. Уку елының икенче яртысы башланып, январь ае үтеп китәргә дә өлгермәде, шул Зайцев бар мәктәпне, әйтерсең, аягүрә куеп дер селкетте. Әле класс җитәкчеләре зарланып керде директорга, әле күз яшенә батып, төркем-төркем ата-ана килде. Үпкәелауларының сәбәбе гел бер иде. Ул Зайцевыгыз балаларның тәмам өнен алды. Тәнәфестә хәзер коридорга чыгып йөгерү юк Звонок булгач та кадакланган әсирләр кебек парга арасында утыралар. Җәзага тартылган кешеләр сыман бөтенесе география дәреслеген укый, карта буйый. Хәтта рус теле, математика, физика, химияне тәмам оныттылар Шул дәресләр барышында да. парга асларына яшереп кенә, география китабы актаралар,— дип класс җитәкчеләре, башка фән укытучылары аһ-зарларын ипле, тыныч кына аңлаттылар. Үзен директорга санап кабинетка керә башлауларын күрү Мор- тазинга рәхәт, шуңа күрә ул алар зарына әллә ни игътибар да бирми иде. Ата-аналарның үпкә-зары гына тора-бара аны сискәндерде. Сез ул Сивагызга йөгән кигезә беләсезме, әллә юкмы? дип ата-аналарның һөҗүмгә ташлануын күргәч. Мортазин хәтта әсәренеп калды. Нинди Сива ул. нинди йөгән? — дип ачыклап карады. Сезнең мәшһүр, олуг географыгыз Сива,— дип ата-ана аңлаткач кына беркадәр төшенде. Димәк. Зайцевның укучылар таккан кушаматы «Сива» икән. Ул Сивагыз балаларны акылдан яздыра бит инде, дин һаман тезде барча атаана География фәнен судай эчү хәзер кемгә кирәк? Тянь-Шань биеклеген белмәгәннән генә беркем үлми. Балаларның барыбер дә аны барып күрәсе юк. Аларга математика кирәк, тел һәм тарих кирәк. Ә Сивагыз аларны читкә ташлаттырды. Балалар хәзер төшләрен- 1ә дә Гоби. Хинган, диеп саташа. Күпме түзмәк кирәк? Унсигез ел буе укыту дәверендә Мортазин төрлесен күрде. Үз дигәнен үтәми калмый торган принципиаль укытучылар да байтак иде. Үз улының алган билгесенә ризасызлык белдереп мәктәпкә килгәлә- гән ата-анасы да. билгеле, һәрчак булды. Әмма тегендә, авыл җирендә, мондагы төсле бугазга басып, усал сүзләр янап таләп итми торган me алар Шуңадыр. Зайцев таләпчәнлегенә каршы күтәрелгән ата- ананы күреп, үте-җене котырды Мортазинның. түземлеге качты Сез кем булып эшлисез, иптәш ана? — дип Мортазин башта кәиберсснэ хәтта акыл сатты - Заводта лаборантмы? Сиксән сумга? Ә менә укытучыларыгыз таләп иткәнчә укысагыз, мөгаен дә инженер, галим, врач булыр илегез «Пычагыма кирәк йөз егерме тәңкәлек инженер булу өчен биш ел укып йөрү!» дип авыз ябасызмы5 Өстә венә ун класс белемле ирегез дә заводта ай саен өч йөз. дүрт йөз тәңкә акча ала икән Аңлашыла Сезнең өчен рухи байлык. әхлак культурасы берни тормый Сез кешенең тормыштагы урынын анык * кесәсенә карап бәялисез. Ләкин башка бер як аңлашылмый мина Ни t өчен сез балагызны мәктәпкә китерәсез? Шыр надан көенчә дә. йөк төяп, ул кирәк кадәр акча эшләр иде Аннан икенче мәсьәлә Әгәр * дәвалау ысуллары ошамаса. сез докторны да. больницага кереп, эшкә : өйрәтерсезме? Кызганычка каршы, янау һәм зар белән кергән ата ана Мортазнн s нын акылга чакыруын һич кенә дә кабул итмәде Килгән берсе днрек ' торны мәгариф бүлеге, шәһәр комитеты яки югары бер түр.» исеме = белән өркетеп китә бирде Янаулары буш булмаган, ахры Рәисә ха . ным. кайтып, кемнеңдер мәгариф бүлегенә шалтыратуын хәбәр итте = «Ата-ана кемгә әверелде хәзер5 Балаларын нинди итеп үстерергә җыена алар5» дип эченнән бер төрле янса -рәнҗесә дә. Мортазнн саклану чарасын күрергә карар кылды «Ике күршесе булган хуҗаның бакчадагы кәбестәне кайсы як кәҗәсе кереп ашавында бер эше юк. ул әларныц һәркансына тигез үчле. дип хөкем чыгарды ул Зайцев турындагы үпкә һәм зар шәһәр комитетына ишетелсә, баштан сыйпамаслар Ике кеше бергә егылса да. һәркайсы үз шешен уа. Зайцевны тәртипкә чакырмый, үгетләми булмас» Кабинетка дәшеп авыз ачкач. Зайцев котырынды Ничек телегез әйләнә. Якуб Массаровнч? дип. каршында кыр гый җанвар күргән төсле, күзләрен акайтып тотынды ул Сез педагог бит Еллар буе балалар тәрбияләгән, коллектив җитәкчесе бул гаи кеше Укымаган, ялкау балаларга «өч»ле. «дүрт»ле куеп баруымны нинди вөҗдан белән үтенәсез? Нинди хезмәт өчен куйыйм сон ул «ич» һәм .»а тырга жыенамы әллә’ Мәктәп тарихында мәнге ишетелм иән әллә нинди зачет уйлап тапкан < өйлн алмаган балаларны кич.» төнге тугызга хәтле парта эрасында көчләп тоткан Мозамбикның Австралиядә түгел лечен ятлатам Hill сабый халкын күнме җә»аларга ач тотарга була’ дни әдәп Hiai an. саклап та тормыйча барысы тнн Мортазинга 1әррәү ябырылды «Тотып ат печәрдәй \лларыгы»ны. җан көйдереп яклап йөрмәс* гез иде' дип нәкь тиешлесен һәм авы» гхтырып әйтәсе килсә да. Мартвэм у "н ку и I i 1ып ярсу I>рпн тый 1ы НЫК балаларны тугызга кадәр көчләп укытыр! I х**к\кы юк. боләр хаклы иде Ләкин укытучы дәрәҗәсен төшереп М»»рта»иннын бик ти» риза лашасы килмәде Арадагы йодрык кадәр мәрҗән кашлы алтын алкаларын елкылдатып. чәчрәп торган хатын белән беренче кат кына очрашуы түгел иде Күңелендә ачу ярсыса да. тыныч төбәп, шунысына дәште — Сез ничек уйлыйсыз, алтынчы-җиденче класста укып йөргән балага алтын алкайөзек, велюр костюм кияргә иртәрәкме әле, әллә нәкъ вакытымы? Кем бакчасына ыргытылган таш булды бу? Нинди киная? — дип алкалы хатын, симез күкрәкләрен дерелдәтеп, урыныннан кисәк чәчрәп чыкты. Сизелеп тора, үз мәнфәгатен яклау өчен бу хатын теләсә кем бугазын чәйнәп өзәргә дә әзер иде. — Ялгышмасам. сезнең Изабелла быел җиденчедә укый бугай. Мин аны ике көн элек кенә мәктәп кичәсендә нәкъ шундый кием-бизәк- ләрдән күргән идем. — Дәресләрдә түгел, кичәдә бит! - Аермасын күрмим. Ләкин кечкенәдән алтын һәм байлыкка төрү балаларның күңел күзен сукырайтасын беләм. Андыйларга яшәү җиңел булмый. ' — Минекеләр үлмәс, аларны яклаучы бар. Ә менә сезнең имин генә эшли алуыгызга бик шикләнәм. Ут белән уйныйсыз, дип усал янады да ярсу хатын, ишек дөбердәтеп, чыгып китте. Мортазин әңгәмә барышында мунча кергән сыман булган иде. Бай хатын күз алдыннан югалгач та озак вакыт рәткә керә алмады «Аһ. син. Всеволод-Сива! Тагын нинди генә бәлаләр күрсәтерсең икән?»— дип география укытучысын кат-кат сүкте Ниндидер карарга килергә кирәк иде. Зайцевның атналык дәресләрен алты сәгатькә киметү сөенердәй нәтиҗәгә китермәде Элек якты гына елмаеп йөргән укытучы шуннан соң аңа гүя сыртын куйды Юньләп сәлам биргәне дә юк. гәпләшеп утырырга да керми Ә сине үзең төслехатын аерган бәндә дә читкә куйса, кемнәр белән генә гәпләшерсең дә, кемнәр белән серләр бүлешерсең. Киңәш-уңаш итәрдәй башка кеше булмагач. Мортазин. аптырап, бар кайгысын Рәйсә ханымга кайтып түкте. - Шәһәрдә эшләүләр, ай-һай, кыен икән. Әдәп, намус кебек сыйфатлар биредә чагыштырма хискә әверелгән,— дип күңелендәге уйны һич яшерми сөйли башлаган Мортазинны Рәйсә ханым бер дә бүлдермичә тыңлап торды. Аннан соң шундый ук тыныч хәлдә тезде: Юкка гына элек миннән яшергәнсез. Зайцевка карата сәгать киметү, янау кебек алымнар белән эш итү һич кирәкмәс иде Үч алган, вакланган кебек була. Шәһәр тормышы ул — олы диңгез. Колачлырак алымнар белән дә башына сугарга мөмкиндер. Чукынырга ярата торган тәкәббер әтәчне ничек дәвалыйлар? Кайнап торган су сибәләр аңа. шундук өтекләнә, майлагандай була. Сезнең Сивагызны пешекләү дә бик үк авыр түгел Әнә. безнең мәгариф бүлегендә бер инспектор мәктәп директоры булып китәргә йөри. Әйдә, аның урынына сезнең Сивагызны тәкъдим итик. Берәр ел чамасы эшли алса һәм күрсәткечләр, өлгереш таләп итеп үзе директорлар җелегенә үтсә, пешекләнгән әтәч кебек булыр. Этлек эшләп кенә түгел, игелек кылган булып та үтерәләр безнең заманда. Аннан соң. сезнең кул астында эшләгән кеше киләчәктә безгә рәхмәтле булыр, дип тә ышанырга кирәк. Безнең өчен көрәш тукталмаган әле. онытмагыз. Тын алуга, чәч тарап утыруыннан да арынмыйча. Рәйсә ханым янә дәвам итте: — Утырмага килгән кунак төсле чит-ят булып яшәргә дә җитәр инде сезгә, Якуб Массарович. Hyp-Чаллыны туган йортыгыз шикелле тоярга күптән вакыт. Горком, башкарма комитет вәкилләре белән дуслашырга кирәк. Бу — бары тик кунак алышу, я алларына барып '"ил бнгу. дигән сүз түгел бит Лектор, пропагандист рәвешендә кул 88 арасына кереп тә хәтәр җылы мөгамәлә урнаштырып була Сез белергә тиеш: анда утырганнар ялагайлык яки кызыл сүз осталарын бик тә яраталар Тугыз-ун ел пропагандист булып, соңыннан «Атказанган культура работнигы» яки шуңа охшаш исем яулаучылар бер җирдә дә аз түгел Бактың исә. лектор булган бәндә нинди культура эшлеклесе инде? Хәер, без аның төсле кушаматлар белән вакланмыйбыз. Орденмедаль, «атказанган укытучы» исемнәре, мөгаен дә. күп кхлайрак булыр Кинәш-тәкъдимнәре өчен Мортазин Рәйсә ханымны хәтта күтәреп йөрергә дә әзер иде. «Хәзинә бит бу, валлаһи, хәзинә'» дип сокланды ул ана Мортазин яна тәкъдимгә Зайцев гаҗәпләнер, байтак каршы торыр, дип шикләнеп йөргән иде Гаҗәпләнүенә каршы. Зайцев шундук, капылт ризалашты Җелегенә үткән география фәне өчен Мортазннга тагын яна укытучы эзләргә кирәк иде XIV Хатының үлде! дип телефоннан кычкырган хәвефле сүз Морта зинны елан төсле кинәт чаккандай итте Башына япьле чукмар белән ордылар, диярсен. Мортазин шундук калтырап төште, сыны катты Ми кузгатып уйланырдай җегәре юк иде Кайсы хатыным? дип көч-хәл белән сытып чыгарганын хәтта тоймады да «Әнисә үлде, эт аша1ыры* дип сүгенде телефоннан әче. гуп.к тавыш Хатыннарга бай булгач, әллә оныттың да3 Шунда гына зиһененә тәмам барып җитте Телефоннан черелдәп кычкыручы бәндә энесе икән. Ничек тапкан аны. каян белгән? Иртәгә күмәләр аны. Әле оят дигән хисең булса, кайтмый кал ма. Халык каргар, дип тагын кычкырды да ерактагы энесе сүзен өзде. Назлы, җылы карашы белән күз алдына Әнисә килеп басты Аннан подъезд мәйданында яман сүккән Илдар тезелеп китте Ник кайтма гаң шунда, ышанмаган? Яхшымы яманмы, унсигез ел буе берг.» гомер иткән, түшәк бүлгән хатын лабаса! Инде менә юк икән Илдар. Айрат күзенә ничек карар? Ничек хәл итәсе? Күзләреннән, сытылып, ике тамчы чыкты, тамагын төер буды Бар дөньяны онытып, кадаласы килде. «Йокыга кит идең дә дөмек идең Бернинди газап булмасын иде. хөкем бетсен иде», дип күз яшьләре* аша ачынып уйланды ул Аны якты дөньяга кайтарып, телефон шалтырады Рәйсә ханым Икән Нинди ир эзләде сезне анда? Коммутатор, безнең бүлекне тоташтырып, үзәгемә үтте Чыдамагач, номерыгызны бирдем Ник кирәгегез чыккан ана, нәрсә булган? дип талгын, ипле генә сорашты «Әйтергәме, әллә яшеримме?» дигән мәкерле уй. яшен төсле яндырып, зиһененнән узды, тү зә алмады Әнисә үлгән анда, хатын үлгән,- дип басынкы, тонык тавыш белән аңлатты ул. Әче әрепләү яки күз яшьләрен куркып көткән иде. җавап тавышы монс\, җылы чыкты Кассадан акча алыгыз да. бүген үк кайгыгыз. Сезнең буры чыгыз бу Кеше рәнҗемәсен «Сезнең тарафтан үпкә-шелтә булмасмы сон3» дип сорау авы! тирәсендә тотылып калды Рәйсә ханым трубканы инде куйган иде Юл буена, әче газап булып, күз алдында гел Әнисә торды Якты бер хатирә күзалларга тырышып карады, таба алмады Нигәдер бар тормышы томан эчендәге төсле соры килеп чыкты Хәтере белән бик еракка, район үзәгендә яши башлаган беренче елларга кайтырга мәҗбүр булды. «Шулай да б\ Әнисәнең саулыгына кем аяк чалды икән? Ул үземе, әллә аңа мин дә булыштыммы?» Вөҗдан хөкеменнән качып булмый, бар гомерне иләктәге төсле кабат намус кысасыннан үткәрергә кирәк иде. Районга кайткач та Әнисәнең абыйсы аларга болын хәтле зур йорт салып бирде. Мал абзары, кош курасы, утын чинлегенә кадәр җиткелекле иде Без ятимнәргә бу тиклем игелек күрсәткән изге җан бәндә генә түгел, олы пәйгамбәрдер,— дип кунакка килгән саен әнисе гел шаккатып китте. Мортазинның да баш түбәсе күкнең җиденче катында иде. Ачлык- мохтаҗлыкта интегеп үскән бер егетнең бушка килгән шундый хуҗалыктан да зуррак хыялы тагын ничек булсын? Оҗмахның үзедер бу. һәм вәссаләм! Әнисә эштә үҗәт, тешләк булып чыкты Көянтә хәтле буена шундый җегәрлекне ничек сыйдыргандыр? Мулл ык-бөтенлек дигәндә хәтта җан бирергә әзер иде. Гаилә башлыгына һичнинди мәшәкать, читенлек китермәде. Сыер-сарык кына түгел, үрдәктавыкларга кадәр үзе сатып алды. Мортазин эштәге борчуларны яки вакыт тарлыгын сылтау- мазар итсә, үлән-печәннәрне үзе чабып кайтты. Мортазин дөньяда көтүгә мал куу. сарык-бәрәннәрне эзләп кайту дигән бәлаләр барлыгын, гомумән, белмәде Бер елны кунакка килгәч. Әнисәнең ихатада бүкән ваклаганын күреп, Әслах дусты Мортазиннан ничек көлгән иде: Минем абый «Сыер алсаң — буазны, хатын алсаң юашны». - дип юкка гына өйрәтмәгән икән. Ул да шулай үзеннән дүрт-биш яшькә олырак яр алды да. ходай куенындагы сыман кайгы белми яши. «Карт хатын ярдәмчесез калган ана төсле Ире салып кайтса да. авы зыиа гына карап тора Читкә чыгып никах алыштырса да бер сүз әйтми. Үзенең хуты-кайнарлыгы бик чамалы чөнки».— дип һәрчак көлә иде Әслах чеметтереп киткән шул киная сүзләр яман бер шеш булып күңеленә ятты. Командировка яки киңәшмәгә чыгып югалганда да азынды нәфесе, мичкә сыман юанайган Әнисә янына ятканда да җаны- тәне язгы ташу кебек гел дулады Су өстенә эләккән көймә бер чайпалмый калмый икән Мортазин өчен дә хыянәткә кулай бер җай туды. Мәгариф бүлеге төзегән комиссия составында мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеген тикшереп чыгар өчен Мортазин ерак бер авылга барган иде. Эшләр беткәч, йолага кергән мәҗбүри гадәт төсле, өстәл артына тезелеп утырдылар Игътибар итегез, кунаклар, өстәлдәге барча нигъмәт укучыла- рыбызның мәктәп яны тәҗрибә участогында тир түккән хезмәт нәтиҗәсе. дип биредәге директор гел шар ярды Мортазинның бар игътибары бу минутта өстәлнең икенче ягында утырган яшь ханымда иде. Комиссия каршында чибәр ханым үзен биология укытучысы, дип таныштырды Кунаклар ялгыз калган бер минутта җирле директор ханым турында «ирдән кайткан» дип өстәргә никтер онытмады Ике азгын бер-берсен сукыр килеш тә бик тиз таба, дип сөйләгәннәре хак булгандыр, ахры Беренче рюмкаларны бушатуга ук чибәр ханымның карашлары мәче күзе төсле әрсезләнеп янды Мортазин. хисшаукымын җуеп, кабат кайтыр юлга чыгарлык хәлдә түгел иде... Тан сызылып килгәндә үз йортына кайткач. Мортазин акланырлык сәбәп таба алмый тәмам иза чикте. Әнисә каршында үз гаебен тану аның өчен күз алдына китермәслек бер ваклану иде «Иң яхшы саклану чарасы — бары һөҗүм».—дип карар чыгарды да, Мортазин тәвәккәллек белән ишек ачты. Аяк астында гына бер буш чиләк, мескенләнеп. 90 кырын ята иде Зәһәр, саллы килеп чыгасына алдан сөенә-сөенә. Морта чин. гайрәтләнеп, ана типте Кеше монда, төн йокысын калдырып, юлда җәфа чигә Ач кайткан хуҗаны каршы алучы да юк Артыңа кояш төшкәнче йокламаган! дип сүгенеп өстәргә дә онытмады Гомер булмаганча котырыну, күрәсең, Әнисәнең өнен алды. Йокы * дан да айнымыйча купкан хатын, өтәләнеп, ир каршына килде Гаеп ; үпкә белдерү түгел, каршы әйтерлек тә куәте юк иде ф Итекне салдыр' дип кычкырды Мортазин. авыр михнәтләр ки- , чергән юлчы сыйфатыннан һаман чыга алмыйча Аннан ир ашату : ягын онытма Әнисә миңгерәгән кеше төсле бар әмерне сүзсез үти бирде, ка ' рышмады Мортазин да моннан сабак алды һәм югалып кайткан чак - ларында кадерсез ир ролен башкаруын белде Кайтып җиттек, дигән хәбәр булгач. .Мортазин автобустан = курка йолка гына төште. Ләкин вокзал каршында һичбер таныш кгше күренмәде һәм. күрәсең, шул хәл Мортазинга куәт, дәрт өстәде «Ә бу. телефоннан шалтырату, берәр хәйлә булса’ Мондый чакта башка кешеләр телеграмма бирә Минем энекәш шалтыратты гына Алай-болай Әнисә үгетләүдән түгел микән?» дигән уйлар елан сыман бөтерелеп узды Мортазин хәтта, гәүдәсен турайтып, эре атлап китте Энекәше яшәгән капканы да яшерен өмет белән ачкан иде, барча йозак бикле булып чыкты Тагын пошаманга төшкән ир хәленә кереп, хыял дәртсез генә атлады ул. Олы ихата аны ерактан ачык капка белән каршылады Морта зин миңгерәгән кеше төсле әллә нинди чит ят уйлар дәрьясына чумып узды «Кайгы килгән чакта нишләп капка ача халык, нинди гадәт’ Бу йорттан чыгып кит син. кайгы, дигән теләк сүзме. әллә «Кешеләр кайгыларны, әйдә, уртак итик», дигән мөрәҗәгатьме’» Ихата карт коры, хатын кызлар белән тулы иде Барча халык нәфрәт тулы караш белән Морта чинны гүя пешекләде Чаярак хатын кы г гел яшереп торуны артыксынды Кирәге бар. диярсең, кайткан булган Ничек җирләр йотмый шундый адәм аламасын? фәрештәдәй Әнисә дөнья куйды, ә бу мөртәткә пычак та булмый Шайтан таягына кырау төшәмени’ Яши бу эт Ятим калган ике улны хәзер кемнәр карар’ Жәһәннәмнең әче утларында янсаң иде' дип бер әби. якын килеп, аның битенә үк төкерде бугай әле һәрбер сүз Мортазиннын бәгыренә, җелегенә үтте Бу хатыннар ачулы сүз түгел, һәркайсысы биткә берәр уч пычрак белән сылагандай итте Түзәрлек чарасы калмагач. Мортазин утка кергән чиксез газап белән салкын өй эченә томырылды Ләкин. Мортазин һич көтмәгәндә, өй эче дә халык белән шыгрым тулы икән Кайсы чүгәләгән, кайсы баскан Кү з яннары аша энекәше, аның хатыны, барча таныш белеш чагылып үпч Түр почмакта, ап-ак түшәкләрдә хатыны ята Пизе балавыздай t.ipia бонн гоне юынып апаң ТӨСМ коры СӨЯК 'V-pi.i ишның инрлг өзелеп төшкән кебек булды, кара янды Аяк ку натырлык җегәре юк иде Бар өй эчен Айратның өзгәләнеп әйткән танышы ярып салды Әткәем кайткан, әти кайткан’ Баш очында гына яшен яшьнәсә дә, беркем бу кадәрле әсәренмәс иде һәр почмакта барысы тын калдылар Мортазиннын күзен яшь капла ды Халык төркемен ера ера үзенә каршы чапкан ХАратны да ныктан шәйләмәде Улы муенына килеп асылыш ач кына, яшьле йөзен аның күкрәгенә төртеп, кайнар кочты Аның газиз балалары менә кайда икән дә, шул бәхетне нинди вөҗдан белән ташлаган ул?!. Әти. әти.— дип тәкрарлаудан кала Айрат бер сүз әйтә алмын, анын муенына йөзен терәп. өз1әләнә иде Айрат, якын барма ана!— дип кисәк кычкырган усал әмер айныткандай итте. Икенче мизгелдә усал бер көч нәни улын Мортазинның күкрәгеннән капылт йолкып алды. Әҗәл төсле каршына килеп баскан кара шәүлә өлкән улы Илдарныкы иде — Сине кем чакырды, нигә кайттың?— дип күз яшьләре аша гыжлап сорады ул. Күз алдыннан таралган томан аша Мортазин аның усал йөзен, нәфрәт тулы утлы карашларын ачык күрде — Монда синең якыннарың юк. чыгып югал, дип Илдар элеккечә, күз яшьләре аша кычкырды — Мәет өстендә тавыш чыгармагыз, ипләп,- дип ниндидер карчык кисәткәндәй итте Тагын вакыт сузып, өлкән улының холкы-түземлеген сынау гафу ителмәстәй бер эш иде Чыраена төкерелгән кеше төсле, башын түбән иеп. Мортазин өй эченнән ашыгып тышка чыкты. XV Мортазин Нур--Чаллы га кайткач, Рәйсә ханым өй эчендәге мәгарәдәй тынлык атна-ун көн чамасы дәвам иткән иде Гаилә иминлеген Рамил бозды. Аш янына утыргач, өстәл уйнаклауга түзмичә. Рәйсә ханым шаяргандай итеп әйткән иде — Бер йортта ике ир-ат яши. Инде өстәл аягы тигезләүчесен каян табыйм микән? Рамил шунда сикереп кузгалды да. зал стенасына эленгән рәсемле тактаны суырып, кыска өстәл аягы астына китереп тыкты. Рәйсә ханым тарафыннан Мортазинга туган көнендә бирелгән бүләк иде ул. Ана мондый мәсхәрәне күргәч, тыела алмады, каерылып, улының яңа гына сукты Киренкелек эчендә яшәү Рәйсә ханым өчен дә энә түшәлгән идәннән йөрү белән бер иде. күрәсең Йокларга ятуга, кайнар яше белән тәнен өтеп. Мортазинга каткат ялынды ул: Берәр ачкыч табасы иде бит шул балага. Якуб Массарович Сез педагог лабаса, чарасын күрегез?!. Рамил белән мәгарәдә яшәүгә тиң мөгамәләне дәвам итү үзенең дә үзәгенә тәмам үткән иде Бер-бер артлы Илдар белән Рамилнең аны ата итеп танымавы Мортазинны уттан алып бозлы суга салды Ирексездән аның төн йокысы качты Ярар. ярар, дип тәкрарлап, су төбенә киткән агай төсле һаман да тормыш уңаена тирбәлү акыл килешмәслек бер хәл иде. Суга баткан кешедәге кебек җан ачысы белән Мортазин килеп сыеныр яр. тотыныр терәк эзләде Инде май ае ныклап канат җәйгән көннәр иде. Көтмәгәндә әле кайчан гына мәгариф бүлегенә үзе тәкъдим иткән Всеволод-Сива дачасына аны эшкә дәште Рәйсә ханым тарафыннан оештырылган астыртын, нечкә эш идеме бу. әллә башка сәбәпме? Мортазин ахыргача барыбер аңламады, ә төпченеп сорашудан тартынды Шунда, бак чадагы эш барышында. Всеволод-Сива аны көтелмәгән тәкъдим белән хәйран итте — Сезгә дә шушындый бер бакча булдырырга кирәк инде, Якуб Массарович Гадәттә, физик эш барышында ир-ат арасында уртак тел Tilt табыла Аннан соң. авыл ташлап килгән кеше булгач, җир һәм фишк хезмәт белән бәйләнеш тә сезгә бик зарурдыр. /Кир белән хезмәтенә генә төкерен бирер иде Ләкин Мортазинны ВсеволодСиваның бер тәкъдиме корт шикелле чакты «Физик эш бары шында ир-ат арасында уртак тел тиз табыла» Нәкъ шул фикер аз-маз өмет бирә. Мортазнн шунысына сукырларча гашыйк иде Мортазин гаиләгә кайткач та кабатлаган фикер һичкемдә дә дәрт-дәрманны кисәк кузгатмады Рәисә ханым моны, күрәсең. авыл гадәтен дәвам итү кебек кабул итте — Ярар соң. бик җан атсагыз, алыгыз участок Акчагыз касса да. — дип төрттерде дә тынды — Участокка йорт салмыйча булмас Аны барча күршенеке төсле тавык кетәклеге сыман тар һәм кысан итеп һич күрәсе килми Аерым йортка проект таләп итеп архитектор яки рәссам янына бару тагын көлке Максат итсә, йорт проектын, һичшиксез, безнең Рамилкәй дә оста ясар иде. дип Мортазинның хуҗаларча төпле һәм бер үк вакытта ихтирам-кинаяле сөйләве генә һәркайсысын кисәк айныткандай итте Күкрәгендә янган өмет чаткысы Мортазинны алдамады Зур җа ваплы эшне ишетүгә. Рамил күзләренә тылсым иңде Мортазинга төбәлгән сокланулы карашында ук рәхмәт һәм горурлык хисләре учактай кабынды Беркатлы сабыйның җимгә алданган балык төсле альбом, карандашлар өстенә ташлануын күреп. Мортазин бу шәһәрдә тәүге тапкыр, ахры, җаны тәне белән үрсәләнеп шашып, нык тантана итте Рәйсә ханым тарафыннан ябырылган иркә-наз да гүя шушы җиңү өчен бүләк иде Рамил йорт проектын озак көттермәде Ләкин иҗат җимеше белән тулысымча канәгать түгеллеге беренче сүзендә ук нык чагылды Күпчелек өлешләре тик якынча гына Порт торачак җирне күрми торып соңгы вариантны сайлау кыен дип үзенең шик шөбһәсен кисәк уртак итте Мортазин бакча җәеләчәк участокны инде алган иде Кузаллау һәм бәяләү максатыннан һәммәсе дә барды Рамил бәхет кошын ауларга чыккан оста мәргән төсле гел очынып йөрде Портның йөзен тау итәгеннән аска каратабыз Верандасы бу як янда була Назлы хуҗа кебек бу йорт безне ерактан ук үзенә дәшеп торсын, дип. тартыну салкынлыкны гел онытып, туктаусыз хыяллан ган Рамилне күзәтү Мортазин!а гүя көч өстәде Бакчада төзелеш эшләре башлангач. Мортазин Рамил проектыннан бер кавым да читкә тайпылмады Мондый зурлау Рамил өчен, билгеле, бәхет иде Алны илны онытып бакчада азапланган бер кичтә Рамил үзе дә абайламый. Мортазин күптән хыялланган сүзне ычкындырды Чорманың тәрәзәсен ике якка да иңәргә иде. әти Рамил авызыннан ычкынган сүзне ишетүгә. Мортазнн болдыр тәбәсеннән сикереп төште Рәхмәт, улым, дигән сүзләрне күңеленнән сытып чыгарганда нке яңагы яшьле, әмма Рамилне күкрәгенә кыскан Мортазнн бу минут та дөньяда иң бәхетле бәндә иде XVI Әнисәне җирләүгә нке айлап вакыт үтсә дә. Айрат төпчегенең «әткәем кайткан», дип муенына килеп сарылуы яман бер шеш төсле тынгы бирми һәм күз алдыннан китми Мортазинны гел газаплап торды гаилә таркалу ia гаебе юк Яхшымы яманмы син ата бит бурычыңны утә». дип уеннан үз-ү зенә ничә мәртәбәләр әмер бирде. ык кына бер карарга килә алмый байтак йөдәде ул Инде \к\ елы төгәлләнде Ятим балаларның киләчәген тагын да язмыш агымына куеп булмый, ниндидер яр терәкне сайлап, ярдәм кулы сузарга кирәк иде. Бу турыда Рәйсә ханым белән киңәшүне Мортазнн артыксынды Бакчада төзелеш башланганнан бирле ул әкият кошы тоткан сыман тик очынып йөри, үз бәхете белән сукыр иде. «Илдар язмышы өчен бик кайгырмыйм инде,—дип Мортазнн күңеле белән генә киңәшләште — Анысы бүген-иртәгә кулына аттестат алачак, үз көнен, мөгаен дә, үзе күрер Ниндидер авырлык кичерсә дә ул. башын иеп. барыбер миңа килми. Ә Айраты быел бишенчене генә бетерде бит әле. Аягына бастырганчы тагын биш елы бар. Анысын ул кадәрле гомер кем багар да, аның җанына кемнәр жылы бирер?» Рәйсә ханымның Айратны үз куенына алуын Мортазнн хәтта гөманлап карарга да кыенсынды «Әле ныгып кына килгән гаиләгә Айратны сыендыру, ким дигәндә, таяк белән кырмыска оясын бутау яки бүкәнгә чөй кагу төсле була Яңа гаиләмнең иминлеген мин куркыныч астына һич тә куя алмыйм»,— дип Мортазнн андый уйларны күңеленнән себеркеләп куды. Вөҗдан тынычлыгы өчен укытучылар аша балалар йорты, интер- нат-мәктәпләр турында белешмә җыйган иде. — Безнең Hyp-Чаллыда бер интернат ,бар бит. Ике ел элек ачтылар,—дип Гыйлфанова көтелмәгән хәбәр бёлән өнен алды. Борын төбендә Айрат яшәп яту, билгеле, Рәйсә ханым гаиләсенә тынычлык һәм шатлык өсти торган бер хәл түгел иде. Ләкин кулайрак вариант булмаганда монысына килешергә туры киләчәген Мортазнн кузаллады. «Язмыштан узмыш юк. Айратны шул интернатка китереп урнаштырмый булмас. Якшәмбе көннәрендә аның шәһәргә чыгу, өйгә килеп керү куркынычы бар анысы. Мәгәр башында ук салкын йөзле булсаң, аны мондый гадәтеннән арындыру бер дә читен түгел» Айрат язмышының шулай җиңел генә хәл ителәчәген күзаллау бер мизгелдә Мортазинга канәгатьләнү, дәрт ялкыны да өстәп куйды бугай. Күңеле күтәренке шул минутта ул хәтта хыялында изгелек, мәрхәмәт тойгылары кабызудан да тартынмады. «Бизмәнгә салып карасаң, хәтәр уңай чыга түгелме соң? Яңа гаиләм һәр төр иминлектә, Айрат янда гына. Искә төшкән саен янына кергәләргә, бүләк-санак бирергә, күрешергә мөмкин. Шулай итсәң. Айраты чит күрмәс, гаилә канәгать калыр. Бәлки, язмыш минем өчен күрәзәләп, белеп тудырадыр Айраты да Илдар кебек мине чит-ят итсә, вөҗдан өчен бу бит бер дә шифа-дәва түгел»,— дип мәрхәмәт һәм игелекле уйлар дулкынында чайкалды ул Мортазин тәвәккәлли алмый, кайту көнен һаман сузып йөри иде. Тагын, көтмәгәндә шалтыратып, энесе сискәндерде. — Мин кунак йортыннан. Ике улың монда Көттерми кил,—дип ике-өч сүз әйтүе дә Мортазинны мунча пары сыман өтеп алды. Бүлмәгә керүгә, билгеле, беркем дә аның муенына сарылмады. Хәтта Айратның да карашы боздай салкын иде. Коридорга чыккач, кереш сүзне энесе башлап китте. — Сиңа ялыныч төшәр, диеп кем уйлаган? Бактың исә, ятим баланы интернатмәктәпкә урнаштыру олы бәла икән, һәр ятимнәр йорты балык мичкәседәй шыгрым тулы Гаиләләр кыямәт көне кичерәмени, адәм тәганәсе? Кая тәгәрибез?!. Энекәше, ачуыннан шашынып, йодрык төйде. Бераз торгач тынычланды бугай, ипләп дәвам итте: — Мин Айратны үзебездә генә калдырмакчы идем, әнә, Илдар каршы «Танышбелеш аны кызганачак, ә андый хәл үлемнән яман»,— дип җелегемә үтте «Синдә яшәткәнче, район үзәгендә калып, үзем тәрбиялим»,—дип тик тәкрарлап тора Хыялында институтка керү дәрте юкса Шулай булгач, Илларына ничек аяк чалыйм? Аптырадык* йөдәдек тә, интернат-мәктәпкә, дип кирәк кәгазь җыйдык. Хокукыннан мәхрүм ителмәгән атасы исән килеш анда урнаштыру тагын бәла икән. Чыламасаң, хет бәкегә сикер, бер чара юк. Аптырап, сиңа килдек. Мортазин «ә» дип тә, «җә* дип тә җавап кайтара алмады Ул ин- крнат-мәктәпләр эше белән бер дә таныш түгел. бу очракта Рәис.» ханым аша эш йөртмичә чарасы юк иде Бүлмәгә борылып кергәч. Мортазин кыенсынып кына Илдар тарафына сорау бирде Уең кем булуда синең, Илдар5 Кайсы институтны яуларга ниятләдең? Авыру кеше төсле Илдарның йөзе боек, хәрәкәте салмак, сүлпән иде Карават иңсәсенә ябышып утырган да, сыңар кулы белән Айратның ияк астын, чәчен сыйпый һичнинди яшьлек дәрте калмаган үзендә, шатлык-сөенечнең бер эзе юк Ятимлек ялгызлык дәртен ашаганмы, әллә соңгы дус-тсрәге Айратыннан аерылу хәвефе рухын сындырган мы карашыннан һични аңламассың Ул ихтыярын көчен җуйган тере мәет төсле Эндәшүгә каршы, беренче кат шунда авыз ачып, үзе сорау бирде Hyp-Чаллыда инженерлар әзерли торган институт бармы5 Сорау, мылтык ату сыман, Мортазинны капылт һушсыз итте «Менә ни өчен бирегә килгән алар, дип зиһене аша яшен тизлегендә ачыш узды Айрат интернат-мәктәпкә урнашса. Илдар аны гомер бакый ташлап китмәячәк Димәк, нияте дә шушындагы берәр институт» Тирән пошаманга төшенүне сиздерергә һич ярамый иде Мортазин. өт » ләнгән кыяфәттә ашыгып, сүз кушты Әйе, монда политехник институтта берничә гөр инженер .нерш ләр Аларның күбесе КамАЗда эшләргә әзерләнә, димәк, автомобиль челәр була бугай Ә синең максатың нинди инженер булу? Илдар ашыгып кына Мортазиннын энесенә караш ташлап алды, уйга калды Сизелеп тора. Илдар сер ачудан кыенсына һәм җиде класс белем белән калган абынсын хыяллар уртаклашырлык акыл ияи дип һич санамый иде Мин авиация өлкәсендә эшләргә ниятләгән идем дип. Илдар бик озак көттергәч кенә, чарасыз рәвештә, күңелен ачып салды Шикләнерлек түгел. Илдарның җиһанда хыял уртаклашырдай иптәше-фикердәше әлегә юк иде «Әгәр биредә калса. миңа бер көнне дә тынгы булмаячак*. - дигән зәһәр фикер Мортазинны янә уйга сал ды Шул ук мизгелдә Илдарның җавабы өчен җаны күңеле сөенә дә иде Аңлавымча, синең уен конструктор-ма зар булу, ахры Сереңне белдерүдән генә тартынасың бугай, дип Мортазин хәтәр итагатьле мөлаем кыяфәттә сүз башлады Начар хыял түгел, хуплыйм снш Нур Чаллыда автомобильчеләр генә әзерлиләр Вак казанда бикләнеп калу үз канатыңны үзең кисү төсле Шагыйрьләр язганча, зур кораб ка олы диңгез кирәк Мортазиннын олы шәхес сыман үстереп сөйләшүе билгеле. Илдар ны шактый уңайсызланырга мәҗбүр итте Башын аска иеп. кызары нып янын тынлады ул Ләкин сизелеп тора, мондый әңгәмә күңеленә якын, зарур иде Аннан башын саф һәм дәрманын берәгәйле чакта снна ышн бер четерекле мәсьәләне әйтеп үтү файда булыр кебек, дип Мортазин илһам тоткан кыяфәттә ашыгып дәвам итте Диплом тотын чыккан белгечне күп очракта кайда белем алуына һәм кемнәр тәкъдим итүенә карап бәялиләр Синең өчен бу. мөгаен, кыргын яңалыктыр Тик минем Казан яки Нур Чаллы институтларын тәмамла! ан һәм этәрүчесе» кал ган инженерларның беренче көндә үк цех башлыгы, укытучының директор, юристның прокурор, медикның баш врач яки агроном ның колхоз председателе булып эшли башлавын моңа кадәр һнч тә күргәнем юк Шул ук вакытта Мәскәү якн Ленинград инары уку йорт ларын тәмамлаган яп-яшь белгечләрнең мн»и. больница, фабрик.» хәтта райкомда да бүлек җитәкчесе баскычыннан үр башланып күп очраттым. Сөйләмемнең морале шул, улым: «кешене киеменә карап каршылыйлар» дигән принципны бюрократлар, чиновниклар үзләренчә аңлый һәм. бер дә гаҗәпләнмә, алар әлегә дөнья дилбегәсен, ай-һай, каты тота. Илдар киңәш-ярдәмгә шул тиклем сусаган иде. ахры, ул Морта- зинның «улым» дип эндәшүенә дә игътибарсыз калды. Закон белән тыелган яшерен өлкә сыман, Айрат язмышы турында беркем сүз катмады. Мортазин урыныннан купкач та бер вәгъдәсез генә аерылдылар. Бөтен өмет-ярдәм хәзер Рәйсә ханым кулына тапшырылган иде. XVII Җәй ахырлары җиткәндә Hyp-Чаллыда җирле Советларга санлау үткәрелергә тиеш иде. Рәйсә ханымның күпне кайгыртучан кулы уйнады, ахры, һич тә көтмәгәндә Мортазинга үзе эшләгән мәктәп округында сайлау комиссиясен җитәкләү бурычын йөкләделәр. Җәйге каникулда эшкә чумып йөрү күңеленә бик үк ятмаса да, Мортазин аны-моны һич тә сиздермәде. — Сезнең бәгырегезнең эшен күрә башладылар, ахры. Менә, әле сайлау комиссиясенең председателе булдым,— дип Рәйсә ханымга яңалыкны бик эре кыяфәттә җиткерде ул. Әйтерсең, ул алланың кашка тәкәсе дә, мондый дәрәҗәгә зур эшләре өчен лаек булган — Бик хуп. котлыйм сезне,—дип Рәйсә ханым да. һични сиздер- мич-', шат елмайган булды.— Күпне өмет иткән кешегә җәмәгать активлыгы бик кирәк ул. Бер яктан, җитәкчеләр алдында ешрак күренерсез. Аннан, җәмәгать активлыгы эштәге кимчелекләрне томалап күрсәтергә, авыр чакта акланырга бик еш ярдәм итә. Безнең заманда алны- артны карап яшәү кирәк. Мортазин комиссия председателе булып атна-ун көн генә йөргән иде, шәһәр башкарма комитетындагы утырышта Хәернасов, кулына бер кәгазь тоттырып, аның һушын алды. Билгеле, Мортазин моны җитәкченең үзенә сиздермәде. Әмма ялгыз калгач, яңа капка күргән бәрән төсле, шул кәгазьгә текәлеп, хәрәкәтсез калды. «Шәһәр Советына депутатлыкка кандидат анкетасы» дип язылган бу кәгазьнең бер ягында акка кара белән типографиядә баскан сүзләр тезелеп төшкән һәм шуларга каршы ук кемдер карандаш белән өстәгән таләп ярылып ята иде. «Кандидатның исем-фамилиясе» дигән юлны таләпчән кул әлегә буш калдырган, ләкин алдагы графаларда кәгазьне тишәрдәй куәт белән усал, калын тезгән. «Җенесе — хатынкыз, яше — утыз сигез, белеме — югары, һөнәре — укытучы, хезмәт стажы — унбиш ел, депутат булып сайлануы — тәүге тапкыр» һәм башкалар. Мондый күрсәтмәләрдән сон таләпчән кул күзаллаган кешедән кала башка кандидатны, көндез чыра яндырып эзләсә дә, Мортазин үз округында мәңге тапмас иде. Таләпчән кулның «Сазонова» дип кенә өзеп бетермәве Мортазинның гүя үтен сытты Күңелендә кузгалган ризасызлык һәм нәфрәт хисләре күкрәген ярып чыгарга җитешкән коточкыч гарасат төсле шашып котырынды. «Адәм баласы ничек шушы кадәр вөҗдан җуя ала? Депутат санлау кебек изге, эчкерсез бер эшне пычрак кулы белән нигә таплый?— дип ачынып уйланды ул.. - Шул үзе үк биек трибуналардан демократия, хакыйкать, тигезлек, дип лаф ора бит. Шул ук вакытта бу бюрократ халык күңелен күз буяучылык чире белән ничек алдый?!. Сайлаулар үткәннән соң тагын трибунага чыгып: «Безнең депутатлар арасында һәр төр һөнәр иясе бар икән»,— дип гаҗәпләнгән төстә күкрәк суга Демократия, гаделлек тантанасы шундый буламыни, я, ходаем?!.» Мортазин таләпчән кул хуҗасын өзгәләргә җитешеп шашынса 96 да. хакыйкать даулап йөрүне, билгеле, артыксынды. Күңел ярасын бары тик Рәйсә ханым каршында ачкан иде — Сез тәмам айдан егылып төшкән кунак төсле Бюрократлар акыл һәм талант иясенә караганда ялагай һәм кулай бәндәләрне тизрәк күтәрәләр, дип ике-өч сүз белән авызын япты Мортазинның җавапсыз калуы сәерсетте бугай, көлеп өстәргә * дә онытмады: Бюрократның алай тузынуы — безгә үрнәк. Вакыты «.иткәч. * үзебезгә кирәк үрне таләп итүдән бер дә тартынмабыз «Мин сине күр- = мим, син мине» принцибын катгый саклый алар Ялагайлар хәлен җене сөймәсә дә. Мортазин кандидатлар күрсәтү Z җыелышында Сазонованын вәкаләтле яклаучысы төсле гел мактау сүзләрен генә ярып салды Әйтерсең. Сазонова иң камил укытучы да, ул фәрештә, депутатлыкка аннан да лаек бер бәндә юк Шунысы гаҗәп: = мәктәп тирәсендәге йортлардан җыелышка килгән халык ул сөйлә- < гәндә тын утырды, ә тавыш бирү минутына җиткәч, бердәм булып. ' дәррәү кул күтәрде. Элек Сазонова куштаны булып йөргән барча укытучы соңыннан, кандидаттан бигрәк Мортазинны котлап, үзәгенә үтте Көне җиткәч, Сазонованың депутат булып сайлануы инде тиеш, лаек бер эш рәвешендә үтеп киткән иде Яңа депутатның беренче сессиядән кайтып әйткән хәбәре Мортазинның гүя өнен алды Башкарма комитетка яңа председатель сайлап кайттык. Хәзер аның урынында «сезне тирән хөрмәт иткән» Хәернасов Бу аның сүзләре. Бер атна үтүгә. Сазонова яңа хәбәр белән аны тагын өтте Мине котлый аласыз. Якуб Массарович Мин бүгеннән башлап шәһәребездә быел ачылачак педагогик училище директоры Сезнең ярдәм-булышлыкны мин онытмам Мәңге дуслар булыйк Шаккатудан, усал көнләшүдән Мортазин күкләргә ашардай коты рыну белән ярсый иде Сазоновага йөрәктәге утын сиздермәде, кулын үбеп кенә аерылышты Яман атым белән искә алмасагыз иде Сазонованың кискен үсешеннән көнләшүләр Мортазннга башка яктан иминлек һәм дәва булып кайтты Ике көн үтүгә. Сазонова куш таннары. документлар алып, коллективтан чыгып югалдылар Яңаларга йөгән кидертүләр Мортазннга. билгеле, таш кисүдән читен тоелмады XVIII Яңа уку елы башлануга. Рәйсә ханым күрсәтмәләр белән Морта зинны кумде. Ат шикелле һаман җигелеп эшләү җиткәндер, шәт. Якуб Масса ровнч. Азрак эшләп, күбрәк сөйләнеп тә җанлы яшәп була бу дөньяда Хәтта үзегез башкарырга тиешле вазифаны башкалар җилкәсен.» ау дарын та байтак судан коры чыгу мөмкин Урынбасарыгыз. партбюро секретаре, профсоюз лидеры, өлкән укытучылар кебек тел бистәсе сездә әллә ничәү Үсү күренү аларга күбрәк кирәк, авыр йөкне, әйдә, шулар тартсын Ә сез төп вакытны җитәкчеләр каршында, киңәшмәдә йөреп үткәрегез Чакырган киңәшмәгә башны иеп килгән һәр кешене теләсә кайсы түрә тыңлау чанга саный, үрнәк итә Аннан, әйдә, бер икс кат сезнең исемнән газетага мәкаләләр языйк Трибуналарда аз маз күрешче) Эшне шулай йөртсәк, президиум өстәлләре дә сезне ят итмәс Мәктәпкә Сазонова урынына яңа урынбасар күптән килгән иде Күрше шәһәрдә комсомол райкомының беренче секретаре булып ян ләсә дә. кияүгә чыкмаган, утыз яшьне узган чибәр икән. Үзенең монда килен чыгу тарихын кыенсынып кына ачып салды. Мин башлаган күп яңа эш партия райкомында яклау таба алмады Бер секретарь, үчле кеше төсле, һәр адымда миңа аяк чалды. «Карт агайлар белән боткаң ник пешмәвен яхшы аңлыйм, кы зый». дип күңеленнән көлеп тыңласа да. билгеле. Мортазин һичбер хисен тышка чыгармады. Әмма яңа урынбасарның яклаучысыз калган бер кыз икәнлеген белү күргән саен аңа шатлык бирде. «Уйнап туйгач, бала-чага ташлап киткән курчак төсле, синең дә кадерең беттемени, сеңлем?— дип күңеленнән яңа урынбасар белән сөйләште ул. Нинди дер власть, энтузиазм уты белән янып, шул түрәлек кәнәфиләренә ник менәсез микән? Югарырак үсеп китсәләр дә. канатлары көйгән күбәләктәй кабат аска шуып төшсәләр дә. бүре теше тигән ризык сыман гомерлеккә шулар ялгыз кала». Кичәге комсомол әйдәүчесе бер дә тынгы белми торган үҗәт булып чыкты Әле педагогия фәнендәге әллә нинди Сухомлинский-Лихачев каршылыкларын коллективта уртак тикшерү, әле «Тәрбия процессын оештыру» дигән темага лекцияләр циклы яки методик укулар үткәрү тәкъдимнәре белән керә теге. Ул да булмый, ниндидер профессор Мещеряков эксперименты буенча бәхәс, профессор Божович теориясе буенча тәрбияви дәрес, үткәрмәкче. тагын әллә ниләр Яшь кызыйның хисапсыз идеяләрен укый-тыңлый Мортазинның хәтта күзе талды. Кызый сөйрәп кергән һәрбер эшнең асылына төшенерлек сәләте һәм. барыннан да бигрәк, теләге юк иде. — Бик яхшы, сез әзерләнегез. Фәлән-фәлән өлкән укытучы белән киңәшегез. Фәлән киңәшмәдән бушын алсам, сезнең дәресләргә керми калмам,— диде ул, яшь кызый күтәреп кергән план-кәгазьләргә кул куярга һич тә онытмыйча, һаман ераккарак аткаруын белде. Ә кыз Мортазин тарафыннан тамга алуны иң зур бәя санаган кебек тагын яңа идеяләр уйлап тапты, һаман чапты Рәйсә ханым инде күптән Мортазинга затлы папка бүләк иткән иде Култык астына шуны кыстырып, эшлекле кыяфәттә әле җитәкчеләр кабинетын тапалады. әле киңәшмә-утырышларда ялтырады. Затлы папка аның өчен котылгысыз әгъза төсен алды Вакыты-вакыты белән үз-үзенә инде чынлап эшмәкәр һәм җитди тоелды ул. Узган уку елында Мортазин башлангыч классларда атнасына уникешәр сәгать физкультура дәресләре алып барган иде. Яңа уку елының башында ук ул расписание сәгатьләренә сыеша алмас булды. Әле бер киңәшмәдә утырып үтте вакыт, әле нинди дә булса җыелыш ул үткәрергә тиешле дәресне йотты. Коллектив һәм балалар каршында үзен әдәпсез-әрсез итеп танытырга һич ярамый иде. Мортазин әүвәл өлкән классларда укытып йөргән физкультурачы егетне үз янына чакырып үгетләде. — Мәгариф бүлегендә яки горкомда тоткарланып калсам, зинһар өчен, сез минем класс балалары белән дә дәрес үткәрегез. Хезмәт хакы турында кайгырмагыз, һәр дәресе өчен өстәп язмый калмам Горком-фәлән. диеп һавалану укытучыларда Мортазинга каршы һичбер дәгъва уятмады Ләкин физкультурачы егет күп очракта аны коткарса да. әледән-әле шуның каршында үтенеч кабатлау һәм бәйлелек сизү Мортазинның мин-минлегенә тиде Яшь урынбасарны чакыртты да. атналык расписаниедә бер көн дәвамында дүрт сәгатьлек дәрес бирү җаен көйләттерде. Калган сигез сәгатенә Мортазин класстан тыш спорт эшчәнлеген җитәкләүне һич тартынмыйнитми җайлаттырды Шуннан соң мәктәптәге спорт эшчәнлеге өчен җаваплылык тулысы белән яшь егет тарафына йөкләнсә дә. Мортазин форма өчен генә спортзалда акробатлар секциясе оештырылу турында игълан элдертте Биш-алты малайны җыйнап, озын гына нотык сөйләп алды һәм шуннан сон көн аралаш диярлек кичке ял сәгатьләрендә. Рамил белән Рсзидәне алып, спортзалга килде Аларнын биш-алты «акробат» ма лай белән бергә алмаш-тилмәш таганда атынуларын күзәтү. ара-тирә үзенә дә батутларга менеп, онытылган яшьлек осталыгын яңарту, шул минутта Рамил карашында аеруча бер якынлык һәм соклану күрү әкиятләрдәге кебек тылсымлы, мәҗлестәге төсле рәхәт иде* Унсигез ел буе район үзәгендә, мин дә кеше диеп, шыр томана сыман күкрәк сугып ничек яшәгән ул?! Мортазин үткәндәге хатирәләрен күңеленнән куды «Сукыр тычкан төсле байлык туплап, мал асрап еллар буе нигә яшәгәнмен5 Анда үткән гомер гомермени? — дип торган саен ачынып уйланды ул Ярый әле Рәйсә Захаровна туры килде Тормыш ваклыгыннан, авыл сазлыгын нан аралады Гомер буе шуны фәрештәгә санап яшисе дә. бер мизгелгә күзне аермыйча, иконага табынгандай тик аңарга карап сокланасы икән!» XIX Яна ел керүгә. Мортазин гаиләсендә гаҗәп сәер хәлләр булып алды. Беркөнне ул өенә иргә кайткач, почта тартмасын ашыгыбрак үзе ачкан иде. Газеталар арасында гомерендә ялгыш та ишетмәгән «Дуңгызчылык» журналын күреп шаккатты «Берәр күрше алдырадыр моны, ялгыш салганнардыр», дип әүвәл журналны җитез генә чит тартмага аткармакчы иде Ләкин тышлыгында үз квартирасының санын күрү эссе күмер төсле җанын-тәнен бердәм өтеп алды «Илдар эше түгел микән?» Тагын ике-өч көн үтте микән, әллә юкмы, элемтә бүлегеннән чакыру кәгазе җибәреп хәйран калдырдылар Чакыру кәгазендә адрес фәлән юк. ни уйларга белеп булмый иде Гамьсез илтифатсыз йөрүнең дә коткарырлык файдасы күренмәде Ике нч көн үтүгә, игезәк кәгазь җибәреп, кабат чакырдылар Мортазин кереп кәгазь күрсәтүгә, арыш капчыгыдай юан хатын хәтта урыныннан да селкенмәде - Посылкагыз менә монда гына, дип аяк астына төртеп күр сәтте ул Керегез дә сөйрәп чыгарыгыз «Симерүе җиткән эшлексезнең Урыннан торып, бил бөгәсе кил ми.» дип күңеленнән яман тиргәнсә дә. Мортазин карусыз ннсез эчкә узды Бүлектәге ябык өстәл астына күз салгач, шаккатх тан баш чай к.зды K.i.iiJH фанерадан суккалаган тартманың зурлыгы ук хәАран итте аны Тартмадагы сүз юлларын күргәч аны салган кешене гөман I.HI гору артык бер оп а.цмч урынында Илдар ку Ш аермачык яры зын ята иде. «Ни кылана микән, адәм тәганәсе?» дип ачынгач, ашыгыбрак кулын сузган иде, тартма хәтта урыныннан селкенмәде Мыскыллаган төсле, баш өстендә юан хатын зары ишетелде Таш днмәсәң. монда нәрсә булыр5 Мортазин зур тартманы элемтә бүлегеннән көчкә сөйрәп чыкты Билгесез күчтәнәчне өйгә алын кайту, кнм дигәндә, беркатлылык иде Узгынчылар карашыннан кача поса. Мортазин авыр йөкне караңгы подъездга алып керде Калай тасмаларны калын капкачларны ача ача шабыр тиргә батты Мен җәфа һәм хурлану хисе аша зур тартманы ачса, аның төбендә, мыскыллаган тесле, тоткалары сынган иске гер ташлары гына чәчрәп-ыржаеп ята иде Бер кавым хәл җыюга, күнеле тынычланды «Ташлап китүемне гафу итми, шуңа җенләнәдер, дип әүвәл җиңел генә Илдар адымына йом гак ясамакчы иде, күңеле тыңламады Юк. ү зе күнеккәндер Бу алымы Айрат өчен түгел микән5 Аның интернатта яши башлавына нәкъ ярты г ЧЧ ел Янына да бер кат кына бардым Биш сум акчамны да алмый боры лып киткән булды Күрәсең, бүтән килмәвемне Айрат язгандыр да, те гесе. читтән торып, миннән үч аладыр Шундый юллар белән кимсе тергә ничек башы җитә? Хәер, студент бит Гомер буе шул Илдарны нәкъ анасы төсле аңгырага юкка санап йөрдем Ул барды да. әнә. Мәскәү институтына кереп, борыныма чиертте. Хәзер минем кансыз- лыкны гафу итә алмый Үзем аңгыра шул. Ярты ел буена нигә инде Айраты янына тик бер генә бардым?» Мортазин шул кичтә үк, бар дөньясын, мәшәкатен ташлап, тәвәккәл кыяфәттә интернатка китте Юлда туктап, кибетләрдән күче-күче белән тәмле ризык, күчтәнәчләр җыйды Әмма интернат баскычын үтеп, вахтадагы хатынга мөрәҗәгать итүгә, чукмар сыман авыр хәбәр белән тегесе өнен алды — Айрат дигән баланың моннан киткәненә бер айлап бар инде Хәтерем ялгышмаса. абыйсы аны Мәскәү тирәсенә алды бугай — Ничек алай?—дип Мортазин тик ике сүз сытып чыгарды да. кулындагы бүләкпакетларны тирә-юньгә коеп, таш баскыч өстенә сыгылып төште Агарынган Мортазннны күреп, вахтер хатынның коты алынды, ахры — Хәзер класс җитәкчеләрен чакырам, ул тәгаен белә,— дип ут капкандай әллә кая чапты Берничә минуттан, аңа ияреп, усал йөзле, кырыс кыяфәтле өлкән яшьләрдәге хатын чыкты Баскычта агарынып утырган Мортазннны күргәч, ник керфеге селкенсен лә тегенең? Кайгыртучанлык күрсәтү- мазар түгел, хәтта халат кесәсеннән кулларын да чыгармады. — Аңлавымча, өлкән Мортазин сез?— дип тәкәллефсез төстә сорау ташлавы ук салкын таш сын кыяфәтен хәтерләтә иде — Әйе, шулай,— дип баскычлардан кубып тураюга, кырыс хатын яңа сүз белән өтеп алды: — Илдар тапшырган бер гозер булмаса. сезнең ише күке янына мәңге чыкмас идем. Айратны алырга кайткач, шул үтенеп китте «Әгәр килсә, кулына тоттырыгыз, ә килмәсә. интернатка булыр»,- дип шушы акчаларны калдырып китте Авылдагы малмөлкәтегезне сатканнан соң кергән акча болар. Ачуым килмәгәе, тыгылыгыз! Кырыс хатын Мортазинның кулына акча салудан ук нык чирканды, ахры Мортазинның костюм изүен кайтарып, зур төргәкне эчкә тондырды. кырт-кырт атлап, киң ишек артында юкка чыкты Ж.ир ярылса, шунда кереп чумарга Мортазин икеләнүсез-нисез әзер иде Хурлык хисе интернат тирәсеннән зәһәр ялкын сыман куды аны Куенындагы акча эссе бер таш төсле һаман җиргә бөкте, бәгырен көйдерде Бер минутта, түзә алмыйча, хәтта каһәрләнгән акчаны төргәге белән юл читенә болгап аткан иде. Төргәкнең калынлыгы ымсындырды Илдар салган герләр иңсәсенә менеп яткан сыман, җиргә иелеп кенә Мортазин төргәкне кабат барып алды Киң яланга чыгып, әрнү- газапларын бушатырга тулы ирек бирде һич көтмәгәндә күз алдына әтисе килде аның Рәсемдәге төсле бик ачык та түгел иде йөзе, карашын да анык күрә алмады. Әмма, әтисе бәгыренә үтеп кергән төсле, шуның томан эчендәге сурәтенә текәлде дә катты. Бик бәләкәй иде әле Я куб. «Арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит» дигәндәй чаклары иде Аның әтисе сугыштан авыр яраланып, гел коргаксып кайтты Чәче тоташтан ак. йөзе-тәне сөяк кенә иде Жәйге челләдә дә өстенә бишмәт, аягына киез ката киеп, гел ютәлләп йөрде Әллә нигә су буйларын, чишмә янын якын итә иде Артыннан башкалар ияргәнне һич сөймәде Бүрек-бишмәтләргә төренә дә һәркөн саен су буена китә. Сирәк чакта гына үзе белән Якубны ала Юл буена бер сү з дәшми, яр өстенә килгәч тә әрвах төсле, кул-аягын бөкләп, тик утыра. Бервакытны гына, телгә килеп, озын-озак сәер сөйләнде ул. — Кибә елга Тамагында тәмуг уты янган сыман көнләп-айлап кибә Газета журнал битләре бүген-иртәгә корып юкка чыгачак елга исемнәре белән шыплап тулы Кешеләр эше икәнлеге ипи-тоздай ачык. Күрә торып, кансыз битарафлык белән елга үтерәләр. Тик елга, күлләр табигать вөҗданы һәм вөҗдан, уз чиратында, шул чишмә-инеш- ләрдәй газиз түгелмени? Кеше вөҗданы — ул бит елга кебек Кемдәдер ул чишмә сыман һәрчак бәреп тора, мәнге кипми Берәүнен вөҗданы мәрмәр ярлы елга, икенчесенеке чикне белмәс, камышлы тын үзән Ә кемнеңдер вөҗдан чишмәсе күптән инде тибүдән туктаган да. утрак һәм болганчык су төсен алган, я сасыган Күлләр корый, елга кибә, диеп, табигатьне гаепләп нигә акырабыз? Кешеләр вөҗданы кипшенә бит әүвәл. Күлләр түгел, иман коргаксый Мортазин әтисенең күңелен мәңге аңламады Бер ул гына түгел, әнисе дә. шуның сәер фәлсәфәсен ишетеп, һәрчак көлә иде Китмән төсле гел үзегезгә каерып яшәгез сез. дип нәзер әйтсә, файда булыр иде Тормышка җайлашырга өйрәтердәй бер сүз белми, сантый Морта «ип әтисенең кайнар карашыннан котыла алмый байтак иза чикте. Әйтерсең, еллар узгач, әтисе терелгән дә. аның күкрәккәен ярып, бәгыренә карый Әтисенең карашы шулаймы, әллә вөҗдан күз ләре шундый төскә кереп газаплыймы? аерып алу читен Мортазин тәмам тынычлангач кына кайтыр юлга чыкты Күнел сез йөз. начар кәеф белән Рәйсә ханым каршысына кайту гөнаһ, яшь һәм дәртле ир рәвешенә керү котылгысыз төстә кирәк иде Мортазин өй ягына яшь боландай сикергәлән очты XX Уку елы тәмамланып килгәндә, көтүдән аерылып калган бәрән сы ман. мәктәпкә Всеволод-Сива кайтып төште Аңа тәкъдим итәрлек сәгатьләр тик санаулы гына, әмма шушыннан югары үрмәләп кире кайткан педагогны кабат эшкә алмыйча да мөмкин түгел иде Баскычтан югары менгәндә каршына очраган кешегә салам бирергә онытма, үзеңнең дә кире төшәсең бар дигән сүзне хата диеп әйтеп кара икән Мортазннның шундый тозсы« шаяртуына каршы Всеволод-Сива авыз ачып, бер сүз әйтә алмалы Төсе-кыяфәте үк тәмуг газаплары ки чергән кеше төсле иде Ул дәресләр башлангач, кабат укытучылар зары, ата ана ябыры луы көтеп. Мортазин атна буе утлы күмер өстенә эләккән кеше кебек сабырлыгын җуеп, пошаманлап йөрде һәр минутта менә менә ишек ачылыр да. балалары өчен ис-акылын җыйган ата ана кереп, кабат бугазына басар сыман иде Атна узды, тагын көннәр үтте сискәнерлек атыш ишетелмәде Мортазнннын сабырлыгы кипте, йокысы качты Та гын да түзү читен, күзәтүлек итми чарасы юк иде Башта Всеволод-Сива укыткан класс журналларын актарды ул География фәне битләрендә тел «дуроле дә «бнш»ле билгеләре күреп, сыны катты Аннан Всеволод-Сива укыта торган катка кача поса гына атлап менде Бөтен җаны тәне, һәрбер төге география кабинеты тара фыннан элеккедәй тынлык, таләпчәнлек, үрнәк көтә иде Ләкин былтыр гы кабинет аны умарта күче сыман тавыш гауга белән каршы алды Кабинетның ишек элеккедәй ачык, әмма анын эчендәге тәртип башка планетадагы төсле чит ят иде Бала чага эссе таба өстенә сипкән борчак сыман ыгы зыгы килә. Всеволод Снванын өстәл артыннан башы чак күренә Ярымшарлар картасына төбәлгән дә. адашкан юлчы кыя фәтендә. бар дөньясын онытып тын утыра «Сынган моның умырткасы, тәмам сынган,— дип. Мортазин ачынып йомгакларга мәҗбүр булды Рәйсә Захаровна хаклы икән Игелек эшләгән кыяфәттә, бер власте булмаган п^чтәк түрә кәнәфиенә утыртып, рухын-кешелеген сындырганнар моның Мәктәптәге соңгы гадел шәхес, чын педагог үлде». XXI Яна гадәтенчә, өйгә ашыгып кайтып. Мортазин дача-бакчага эшкә китәр өчен тырма-көрәк җыеп йөри иде. Аның артыннан ук. эзенә бастырып. Рәйсә ханым өйгә кайтып керде Аю куган сыман янган пешкән үзе. кыяфәте үлемсезлек даруы тапкан кебек горур һәм шат. Кайнар иреннәреннән бигрәк, сәер сүзләр белән көйдерде ул. — Ташлагызчы ул кирәкмәс көрәк-тырмаларны Берьюлы ике шатлык алып кайттым, җаным Күп булса, тагын бер айдан без Венгриягә китәчәкбез Юк ла инде, турпоходка түгел Нәкъ өч елга эшкә Безнең офицер балалары укый торган мәктәптә сез физкультура укытучысы булачаксыз, мин тарихчы Дошманнарның күңеле янсын әле, капчык-капчык акча эшләп кайтыйк. Мортазин. аптыраудан телен йоткан төсле, байтак кына сүзсез торды башта Аннан искә килгән кебек ашыгып-янып әйтте: — Ә икенче шатлык? — Котлыйм сезне. Якуб Массарович! Атна-ун көннән сез «Атказанган укытучы» исемен алачаксыз. Мортазин коелып төште, урындыкка сеңде. - Нинди исем тагын, ничек, кемгә?— дип. ис-акылын җуеп сорашты ул. — Сезгә инде, җаным, һаман сезгә.— дип кабатлагач кына Рәйсә ханым, аның тезләренә утырып, талгын гына тезде — Бер көнне мөдир өстәлендә бүләкләнү өчен әзерләнгән бер исемлек күреп шаккаттым «Атказанган укытучы» исеменә тәкъдим ителәләр» дип язылган шул кәгазьнең иң башында Сазонова фамилиясе тора. Кем кулы уйнаклавын шиксез аңласам да. берни тоенмаган атлы булып, мөдиремнән сораштырдым. «Сазонова — безнең депутат бит, өстәвенә Хәернасов үзе тәкъдим итә»,— дип мөдир акланудан туктауга, үзем һөҗүм иттем. «Минем Мортазин егерме ел инде мәктәп директоры. Сазоновага «атказанган» исеме тиеш булса. Мортазин алтын һәйкәлгә үк күптән лаек»,- дигәч кенә мөдир сынып төште «Документларның һәммәсенә дә барыбер шул Хәернасов белән Ниязовтан имза куйдыртасы. Мондый хәтәр эшкә алынырга батырчылык итмим Барып чыгар эш тоелса, үзегез чамалагыз»,— диде дә. бар кәгазен минем кулга тапшырып. мөдир янга чикте. Шуннан соң Сазонова фамилиясе астына ук сезне өстәп. Хәернасов каршына керү минем өчен мода күрсәтергә чыккан сылу төсле бер җилләнү кебек булып үтте Карга күзен карга чукымый бит, җаным, кирәк чакта сукыр була белә. Шуңа дөнья матур. Мортазинның янартау күк өерелеп килгән бәхет диңгезеннән күңеле уйнаклый, хис давылы күкрәгенә сыймый иде. — Сез алиһәм минем, сез кояшым! Мин мөкиббән сезгә, мәңге гашыйк. Моңа кадәр ничек яшәгәнмен? дип араламый-нитми сүз тезде дә. Мортазин колларча бирелгәнлек хисе белән Рәйсә ханымның алтын чәчен, яңакларын, күзен, кулын үпте Нәкъ бер айдан Рәйсә ханым белән Мортазин ЗАГС бүлегенә барып язылышты Монысы чит илгә китәр алдыннан кирәк булган котылгысыз формаль таләп иде