КИРМӘНЧЕК
Болгар җирләренең Кама буендагы уңайлы урынында салынган бер шәһәрнең исеме Кирмәнчек дип куелган һәм ул князьлек башкаласы буларак билгеле булган, һәр болгар шәһәрендәге кебек, монда да базар булган, анда сәүдә кайнап торган. Йортлар таш, кирпеч һәм агачтан салынган. Һөнәрчелек һәм җир эшкәртү алга киткән. Кирмәнчек шәһәренең исеме атаклы тарихчы Рәшидетдин тарихына да кергән. Бу автор тарафыннан искә алынуы аның монгол яуларына кадәрге чорларда ук зур, тирә юньдә һәм чит җирләрдә дә билгеле шәһәр булуы турында сөйли. Ләкин Кирмәнчек Рәшидетдин китабында Кернәк (Кернек) атамасы белән бирелгән. Кирмәнчекнең урнашкан урынын беренчеләрдән булып тәфсилләп тик шергән галимнәрнең берсе Е. Т. Соловьев. Шәһәрлек урынын ул үзе ки леп карый, өйрәнә һәм тирә юньдәге халык белән сөйләшә. Җирле халык хәтерендә бу борынгы шәһәр турында сакланып калган риваять легендалар ны һәм башка истәлекләрне туплый, җыелган мәгълүматларны бастырып та чыгара. Кирмәнчек матур урынга, Татарстанның хәзерге Мамадыш районы Рус Кирмәне авылыннан икеөч чакрым ераклыкта, Кирмән суының сул ярын дагы калку җиргә салынган Өч яктан урман, ә бер ягыннан сазлыклар белән әйләндереп алынган кыскасы, стратегик яктан караганда бик җай лы урынга урнашкан булган. Кирмәнчек хәрабәләрен тикшереп йөргән ва кытта, Е. Т. Соловьев монда сакланып калган археологик истәлекләрне башка болгар шәһәрләре урынында табылган әйберләр белән чагыштыра һәм аларның формасында, эшләнеш стилендә, чимал хезмәтен үтәгән ма териалы арасындагы бертөрлелеккә әһәмият бирә. Шул рәвешле, галим Кнр мәйчекнең борынгы болгар шәһәрләренең берсе булуын дәлилли. Аның бу фикерен С. М. Шпилевский, А II Смирнов һәм башка галимнәр дә куәт лиләр. Дошман яу белән килгән чорларда, Болгар дәүләтенең Кирмәнчек шәһәре дә исән кала алмый. 1236 елда, илнең башкаласы Биләр белән беррәттән, ул да дошман тарафыннан җимерелә, халкы пыран заран китерелә. Халык башына зур кайгы алып килгән бу яуны Сөбедәй җитәкчелегендә күпсанлы гаскәр башкара. Җимерелгән Кирмәнчек XIII йөздә җирле халык тарафын нан зур тырышлык белән өр яңадан торгызыла һәм XIV йөздә ул тагын зур һәм матур шәһәрләрнең берсенә әверелә. Мәсәлән, 1399 елда рус елъяз маларында. Түбән Кама буйларына рус феодаллары оештырган яулар турында сөйләгәндә Кирмәнчек тә искә алына һәм аның урыны Болгар би ләмәләренең көнчыгыш өлешендә дип күрсәтелә. Е. Т. Соловьев шәһәрлеккә килеп аны тикшергән вакытларда әле Кир мәнчек урынында таш йортлар җимерекләре шактый күп булган. Шулай ук анда.шул төбәктәге балчыктан эшләнгән керамика кыйпылчыклары, уклар, калкан, сөңгеләр һәм башка күп әйберләр җыелган. Элекке шәһәр урыныннан табылган кылычларның XIV йөздә рус гаскәрләре кулланган кылычлар белән охшашлыгы ачыкланган Җирле халык телендә Кирмән чек халкының Түбән Кама тирәләренә килеп вакыт вакыт сугышлар алып барган рус феодаллары гаскәрләре белән бәрелешләре турында риваять легендалар сакланып калган Галим бу риваятьләр нигезендә 1399 елда Б рус князьләренең Түбән Кама буйларына ясаган яулары ятуын дәлилли. Елъязмада шундый сүзләр бар: «...князь Семен Дмитриевич Суздальский күп гаскәр туплый. Шушы гомуми гаскәр башлыгы итеп үзенең туганнан туган абыйсы князь Юрий Дмитриевичны билгели һәм аның белән тагын башка гаскәр башлыкларын, өлкән боярларны да җибәрә. Алар барысы бергә берләшеп Болгар җирләрендә Бөек Болгар. Җүкәтау, Казан. Кирмән- чек шәһәрләрен һәм авылларын тар-мар итәләр, халкының бер өлешен кыралар, бер өлешен әсир алалар; өч ай буена сузылган сугышлардан соң җиңү һәм бик күп табышлар белән Рус җирләренә кире әйләнеп кайталар». Кирмәнчек татар халкының рухи дөньясында тирән тамырлар җибәргән. Күп вакытлар үтүгә карамастан, ул онытылмый, халыкның авыз иҗатында яши. Кирмәнчек хәрабәләре тирә-юненә соңыннан килеп урнашкан руслар да бу урында болгарлар төзегән шәһәр булганлыгын бик яхшы беләләр. Әйтик, соңыннан килеп, Рус Кирмәне авылын нигезләгән руслар Е. Т. Соловьевка элекке Кирмәнчек шәһәренең каршысында. үзәнлеккә урнашкан зират турында кызыклы мәгълүматлар хәбәр итәләр. «Бу зиратны татарлар изге урын дип саныйлар, тирә-юнен койма белән әйләндереп алалар, аны әби-бабалар күмелгән урын дип олылыйлар, кабер очларына агачлар, бигрәк тә күп итеп каен утырталар, анда бик биек булып хәтфә үлән үсә»,— дип сөйләгәннәр. «Ханнар зираты» дип аталган каберлектә 1336, 1337, 1351, 1352 елларда куелган 14 таш табылган. Кирмән-кермен сүзе болгар чорларында ук шәһәр, ныгытма мәгънәсендә кулланыла башлаган. Бу сүз Татарстанның Мамадыш. Лаеш һәм Тау ягы төбәкләрендә елга, авыл, алан һәм башка географик объектлар исемнәрендә сакланып калган. Күбесенең исеме әле Казан ханлыгы чорларында да искә алына. Атамаларында бу сүз булган авыллар Кирмән исемле җыен бәйрәмен бергәләшеп үткәргәннәр. Кирмән атамалары шулай ук төрки халыклар кайчандыр яшәгән һәм хәзер яши торган урыннарда да шактый күп очрый. Тарихтан билгеле булганча, Хәзәр каганаты җирләрендә, Тер һәм Сулак елгалары кушылган урында төзелгән ныгытмакрепость Гирмәнчек исемен йөрткән. Оренбург өлкәсендә Аккирмән поселогы, Ока суы бассейнында Кирмән чокыры бар. Касыйм шәһәре элек Кирмән, Ханкирмән дип йөртелгән. Укарман исеме белән тау ягы марилары Нижний Новгород (хәзерге Горький) шәһәрен атаганнар. Кирмәнчек дип аталган кечкенә елга һәм чокыр — Кырым өлкәсенең Бакчасарай районында. Кирмән Кырымда тау тармагы, Кирмәнчек — Кирмән-Баир исемендәге тау итәгендәге авыл. Аккирмән — Одесса өлкәсендәге Белград-Днестровский, Сарыкирмән — Севастополь шәһәренең элекке исемнәре. Төньяк Кавказда һәм Болгариядә дә Кирмән исемле шәһәрләр бар. Полтава өлкәсендәге Кременчук шәһәре һәм шәһәр тибындагы поселок атамалары төрки «кирмәнчек» сүзеннән үзгәргән. Киев шәһәренең элекке атамасы да Манкирмән булган. Безнең эраның III — XIII гасырларында хәзерге Украинаның көньяк өлешләрендә һун, бәҗәнәк, угыз, коман һәм башка төркиләр көн иткәннәр. Урта гасырларда ИделКама болгарлары иленә килгән Әбү Хәмит әл-Гарнати болай дип язып калдыра: «Славяннар яши торган Куяв (Киев) шәһәре дип атала торган илгә кердем. Анда төрки телдә сөйләшә, укларны да төркиләр кебек ата торган, үзләре дә төркиләргә охшаган меңнәрчә • мәгърип»леләр яшиләр. Бу илдә алар бәҗән [әк] исеме белән билгелеләр». Иранның төньягында төрекмән һәм әзербайҗаннар яши торган урыннарда да Кирмән һәм Кирмәншах исемле шәһәр һәм чүл теркәлгән. Бу шулай ук әһәмияткә ия. Чөнки Ибне Фазлан язмаларына (X йөз) һәм башка күп урта^ гасыр чыганакларына таянып, галимнәр Болгар дәүләтенең Иран белән бәйләнеше шактый нык булуын ачыклыйлар. Борынгы Чулман (хәзерге Кама) юлындагы Кирмәнчек, Кашан һәм башка болгар шәһәрләрендә иран сәяхәтчеләре килеп сәүдә базалары ясаганнардыр. Кирмәнчек — иранлыларның Болгар һәм рус князьлекләре белән алып барган киң сәүдә мөнәсәбәтләрендә алмаш сәүдә үзәге булса кирәк. Кирмәнчекнең язмышы да нәкъ башка борынгы болгар шәһәрләренеке кебек үк. Иөз елдан артык вакыт дәвамында инде хәзер бу шәһәр урыны сөрелә һәм анда иген