Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәтер

 

 

Үзгәрешләр турында Еллар безгә үзгәрергә куша. Ялгышлардан, әйе. арыныр чактыр Кайберәүләр бер кон эчендә дә Үзгәрәләр әллә ничә тапкыр. Үзгәрәләр йөзләр. кыяфәтләр. Асыллары ләкин шул ук кала Тыштан күпме ялтыраса да ул. Мәкерленен һаман эче кара ХАРРАС ӘЮПОВ (/Wftl шагыйрь, .Ышаныч- -Кояш-ТЫ яңгыр.. ............................. ■ . - шигырь китаплары авторы. Катанка яши Безгә хәтер юкка бирелмәгән. Яшәмәде халык хәтерсез; Томаларга теләсә дә еллар. Бәреп чыкты барыбер әйтер сүз. Горләгән дә булды, дөрләгән дә Я зып бара хәтер барын да: Югалтыр) а безнен хакыбыз юк Яманын да. яхшыларын да. Мәкер өчен түгел безнең хәтер Зураймыйдыр һичкем үч алып. Бүгенгесен, үткәндәген җуйса. Киләчәктән мәхрүм ул халык Халык хәтереннән аерылганның Яшәве дә әрәм, гел зая Азга тына килә җиргә кеше Хәтерләрдә гомер озая. Яшералмас вакыт пәрдәләре. Киткәннәр дә кире кайтырлар Безгә хәтер юкка бирелмә» .»н, Исән генә булсын хәтер.тәр!.. Тауга карап тау булалса икән. У здыралса икән барысыннан Таулар гына калыр иде беркөн Җирдәге бу кеше затыннан! Бер-беренә чокыр казыи-ка тый. Кешелеге тәмам яналгач. Тау-таш калыр кайбер кешеләрдән . Таулар гына кеше булалмас... Заманына бик тиз җайлашалар. Йома барып кеше сизгән эшне. Әйтерсең лә алар әллә кайчан Көтеп кенә торган үзгәрешне... Яхшырасы, яктырасы килә. Каршы түгел мин дә үзгәрешкә. Капыл гына күтәрелеп әмма, Тәре сугалмыймын узган эшкә. Хыялланып күпме яшәдек без — Элек ният яман идемени? Игелек кыл, диеп өйрәттеләр — Бөтенесе ялган идемени?! Чыгарып соң ничек түкмәк кирәк Гомерең буе җанга җыйганыңны? Стенага терәп атсалар да, Алмаштыралмыймын иманымны! Үзгәргәннәр, әйдә, үзгәрсеннәр, Яңарсыннар. Шулай тиеш, димәк. Ләкин үзгәрешләр чорында да Үзең булып кала алу кирәк... Хуҗасыннан калмый диләр утны... Эчкәредә саклап йөртә-йөртә, Түзәрлеге беткәч йөрәгемнең, «Яратам!..»— дип кенә әйткән идем Сиңа бары... «Янам!»— димәдем мин. Белмәдем лә бу сөюдән синең Уттан качкан кебек качарыңны... Хуҗасыннан калмый диләр утны — Коткаралдың микән башларыңны? Хуҗасыннан утны калмый диләр, Нигә сикерергә елларга соң?— Инде еллар янып бетеп бара... Алма уттан мине... Соңаргансың... Уттан качкан кебек качып киттең, «Янам!»— диеп әйтмәсәм дә гәрчә. Яратуның нинди ут икәнен Әйтеп бирә алмыйм әлегәчә... Менә син дә дөнья куйдың, әнкәй — Бала түгел инде мин бүтән... Кулларыма алдым, иңнәремә. Уйларымда сине тибрәтәм. Кайгы-хәсрәтләрең белән бергә Алып киттем сине күтәреп, Гомерем буйларына йөртер өчен... Рәхмәт, әнкәй, көчем җитәрлек: Бөтенесен синнән алдым бит мин. Сабыр булсам — синең сабырлык; Синнән килгән моңнар бар дөньяның Сагышларын сыйдыралырлык. Алып барам, әнкәй, алып барам, Иңнәремә салып, җаныма: Куйсам сине, куялырмын бары Үзем дөнья куйган чагында... ф Ташка язганнар сөюне. Ташлар да җимерелгән... Без дә язабыз: йөрәкне Сайладык синен белән. Әрну-газапларны язган. Сөюдә янган йөрәк Кояштан кайнаррактыр. Ташлардан гомерлерәк... Авыл карчыклары Карашларың моңсу-монсу, чәчләрең ак. Картлык көнең — гомер сөргән җирдән ерак. Зарыгасың кордашларың хәл-әхвәлен Авыл якларыннан искән җилдән сорап. Офыклардан яшь чакларын эзлисенме. Урак урган җирләрендә йөрисеңме? Иртә таңда ак намазлык өсләрендә Оеп кына изге теләк телисеңме? Сабырлыкны «ходаеңнан сорап» алдың. Сабыр савытларың тулса, елап алдың. Җырларың да сабырлыкка дога сыман — Җырлый-җырлый эчтән генә сыза бардын. Өзгәләнсә өзгәләнде — җан чыкмады. Челтерәп аккан чишмә суын тансыклады... Таш улакта мөлдерәгән чишмә төсле — Шәһәр өйләрендә авыл карчыклары...