Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘВАМ ИТҮ ҖИҢЕЛМЕ?

Табигатьтә, иҗтимагый тормышта үсеш һәрвакыт алшартлар белән бәйле. Тагы да дөресрәге, теге яки бу күренеш нинди дә булса үзгәреш кичерсен ечен, аның нигезе булу мәҗбүри Абсолют буш урында үсеш булуын күз алдына китерүе дә кыен. Бу нәтиҗә тулысы белән әдәбият өлкәсенә дә карый Матур әдәбиятыбызның, мәсәлән. Кол Галиләре, Мөхәммәдьярлары, Утыз Имәниләре, Каюм Насыйрилары булмаса. бәлки ул егерменче иез башындагы кебек биеклекләргә күтәрелмәс тә иде. Үз чиратында Г Тукай даһилыгы да һ Такташ югарылыгының алшарты булды Шул рәвешле, татар әдәбияты тарихы буыннарның гади чылбыры гына түгел, ул — беек шәхесләр һәм беек шагыйрьләрнең бер казаныштан тагы да югарырак икенче баскычка ышанычлы күтәрелә баруының мәһабәт диаграммасы Соңгы чорда гына да ул һ. Такташны бирде, бөтен донья мәйданына гаять калку фигура Муса Җәлилне чыгарды Фатих Көрим кебек әле тиешле бәясен алып җиткермәгән олы шагыйрьне һәм гражданинны тәрбияләде. Әдәбиятыбызның ак намусы Хәсән Туфан яшәп һәм иҗат итеп китте. Сибгат Хәким, пулялар һәм тимер ярчыклары давылы астында исән-имин калып, халык рухын җырлауга зур елеш Боларның һәммәсе — бүген инде тарих, теләсә кайсы халык горурлана алырлык олы тарих Әмма тормыш бервакытта да тукталып калмый Бүгенге яшәү үткәннән дә азыкланып, яңа үсентеләрен кояшка таба суза. Аның тамырлары данлы традицияләргә барып тоташса, бу үсеш өчен кирәк булган эчке куәт тагы да тормышчанрак булачак Чыннан да. бүгенге әдәбиятта традицияләрнең роле нинди? Бу бик кызыклы сорау Аны махсус алып өйрәнү әһәмиятле тенденцияләрне ачыкларга ярдәм итә. Шул ук вакытта әлеге яктылыкта кимчелекләребез дә ачык булып күренеп тора Әдәбият белгече Талгат Галиуллин үзенең •Дәвамлылык» дип аталган яңа китабында шундый омтылыш ясый. Автор әлеге хезмәттә поэзия, проза һәм тәнкыйтьнең, бәй традицияләрне дәвам иттереп, хәзер нинди яңа ачышларга юлыгуын барлау максатын куя һем шактый кызыклы күзәтүләр, нәтиҗәләр ясый. Дәвамлылык.— Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1987 листик реализм методының формалашу эволюциясен шактый җентекле тикшергән галим Ул аеруча егерменче, утызынчы еллар поэзиясен бәген нечкәлеге белән белә Соңгы унъеллыклардагы шигърият тә аның тарафыннан җентекле тикшерелеп барыла Димәк, авторның бүгенге әдәбиятны мирас яктылыгына куеп карау ечен хәзерлеге дә әхлакый хокукы да бар Китаптагы «Ил язмышы — шигърият язмышы» дигән бүлектә егерменче еллар. «Яңа әхлак һәм матурлык ечен кереш еллары» дип аталганда утызынчы еллар шигъриятенә шактый тәфсилле караш ташлана. Ә менә, кызганычка каршы. Беек Ватан сугышы чоры кыскача аңлатылып кына үтелә Аннан соңгы «яңа җырлар туу чоры» аша бүгенге поэзиягә шактый киң тукталына Поэзиягә багышланган иң күләмле бүлекнең шундый тезелешендә эчке мәгънә бар мондый колачлылык дәлилле анализны тәэмин ите Бу хезмәттә әдәбиятыбызның үткәне турында җентекле сүз барса да. аның әһәмияте бүгенге өчен кирәклелек белән билгеләнә Авторның үз игътибары да хәзер актив иҗатта булган каләм әһелләренә юнәлә Шунысы әһәмиятле, китапта фактик әдәби күренешләр теоретик карашлар яктылыгына куеп карала Моның, бәхәссез уңам ягы белән бергә, чак кына тискәре ягы да бар Уңай дигәнебез шунда — ул әдәбиятның гомуми барышындагы уртак һәм индивидуаль якларны күрергә ярдәм итә Бетен әдәбиятка берьюлы күз ташлау мөмкинлеген тудыра М. Гафурилардан алып бүгенге нң яшь шагыйрь Р Зәйдуллин иҗатлары арасында нинди юнәлешләр, нинди керешләр. фикер башкалыклары сурәтләү төрлелекләре ята? Боларны белү бик меһим. Ул аерым әдәбият әһелләре иҗатын гомуми таләпләр чолганышында карауны күздә тота. Тискәре ягы исә шул — гомуми таләпләр белен мавыгып китеп, иҗади шәхесләрне бер кысага туры килүкилмеүге карап кына Т бәяләү Бусы инде индивидуаль иҗатны чикләүче, бертөрлелеккә илтүче юл. Гәрчә социалистик реализм методы әдәби үсешебезне тәэмин итүдә бәхәссез уңай рольне уйнаса да. һәр күренеш кебек үк, аның да үсештә булуы, аерым чорларда, аерым мәсьәләләрдә сыгылмалырак булуы кирәктер. Ни өчен дигәндә, һәрвакыт үсештә булган җанлы әдәбият теоретик нигезнең дә хәрәкәтчән булуын таләп итә. Киресенчә булганда, диалектиканың катып калганлыкка әверелүе бик мөмкин. Мондый хәл кайчак үзен сиздереп куйгалый. Мисал өчен аның «Ф Әмирхан, Н. Думаем, М. Укмасый кебек., язучылар мирасы... яңа иҗат методының принципларына тулы җавап бирми» диюе шуны күрсәтә. Ә нигә бер-берсеннән шулкадәр аерылып торган бу сүз осталары иҗаты бер генә принципларга корылырга тиеш ди әле? С. Рәмиев ул — бөтен барлыгы белән романтик, ләкин шул ук вакытта җир тормышы җанына үтеп кергән шәхес. Ф Әмирхан — олы реалист булса да, яшәешне хыялы белән баетып күрергә омтылучы образлар тудыра алган романтик та. Т. Галиуллин гына түгел, барыбыз да мәсьәләгә киңрәк карарга тиеш. Югыйсә, «революцион романтизмнан реализмга күчү катлаулы булды һәм шактый озакка сузылды» дип, реализмга күчкәч, революцион романтизмны чикнең теге ягында калдыру тормышның үзендә булмады бит Ул вакытта М Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н, Г. Әпсәләмов романнарын кая куябыз? Дөресендә, революцион романтизм ул социалистик реализмның состав өлеше. Төп иҗат методыбызның бөтен матурлыгы һәм үзенә тартып торган ягы әнә шунда да Бүген И. Юзеев. Р Харис, Р. Гатауллин поэзиясе укучыны җәлеп итә икән, аларның әсәрләрендә чын тормыштан илһамлану белән бергә кеше күңеленең табигый кушылуы тәэмин ителгән дигән сүз. Коры хәбәрне аны газетадан да укып була, ә менә шуны эстетик буяуларга төрү инде шигърият дигән сүз. Язучы булу (бу төшенчәне киң мәгънәдә алганда) үзе үк кешенең романтик шәхес булуын таләп итә Башкача була да алмый. Шуңа күрә Т. Галиул- линның түбәндәгечә уйлануы, миңа калса, бер яклы кебек тоела. «Татар поэзиясендә,— ди ул,— романтик идеалның чагылыш дәрәҗәсе һәм характеры да төрле иде: М. Җәлил, Ф Бурнаш, Н. Исәнбәт, М. Сөн- декле иҗатларында романтизм яңа тормыш тудырган күренеш. Ш. Бабич. 3. Бәшириләр поэзиясендә ул геройның эчке дөньясын сурәтләү ысулы, һ. Такташ, Ә. Фәйзи поэзиясендә эстетик принцип, авторның үз рухи халәтен, кичереш дөньясын бирү чарасы буларак ачыла». Инде бергәләп уйланып карыйк. Революцион романтизм, гомумән, бу каләм әһелләре өчен яңа тормыш тудырган күренеш иде. Аннан соң аны «геройның эчке дөньясын сурәтләү ысулы», «авторның үз рухи халәтен бирү чарасы» дип карау дөреслеккә ничек туры килә икән? Шагыйрь үз халәтен геройның эчке дөньясын сурәтләүдә бирә бит. Башкача моны күз алдына китерә аласызмы сез? Бу язучыларның поэзиядәге урынын билгеләргә омтылганда без алар индивидуальлеген тәшкил иткән башка якларын ачсак уңышлырак булмасмы? Югыйсә. М Җәлил, һ. Такташ, X. Туфаннарның бүгенге поэзияне үстерүдә дәвам итә торган йогынтыларын ачу кыен булачак Әйе. совет чоры татар шигъриятенең бу классиклары тәэсирен тоймаган бүгенге шагыйрьләрне табу мөмкинме икән? «Вакыт узган саен Такташ поэзиясенең көче, яңалыгы тирәнрәк ачыла бара. Такташ шигъриятенең шифалы тәэсире И. Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Гатауллин, Р Фәйэуллин иҗатында ачык сизелә. Шагыйрьнең чылтырап аккан чишмә суы шикелле саф, кешелекле юморы Ш. Галиев, Г Афзаллар поэзиясендә шигъри дәвамын тапты», һ. Такташ үрнәгенең М Җәлил һәм шул чордагы күп кенә шагыйрьләрнең үсеш эволюциясен тизләтүе турындагы фикер дә әдәби дөреслеккә нигезләнә һәм, гомумән, бу олы шагыйребезнең сүз сәнгатебездә тоткан ролен тирәнрәк аңлауга ярдәм итә. Татар поэзиясенең сугыштан соңгы үсешен «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрлә- ре»нә бирелгән Ленин премиясе, Алтын Йолдыз нурлары балкышында башлап җибәрә» дию шуннан соңгы әдәби процесска М Җәлилнең гаять олы йогынтысы турында сөйли. Иҗаты нәкъ шушы елларда халыкка кайткан Хәсән Туфан поэзиясе дә бу үсеш өчен нык нигез булып хезмәт итте. «Шигырьнең гомуми эстетик дәрәҗәсе күтәрелде»,— ди автор. Моның белән килешми мөмкин түгел. Т. Галиуллин бу алга китештә С. Хәким, Н. Арсланов, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗи, М Садри, 3 Мансур, Ә Давыдов, Н. Дәүли, 3. Нури, Ә Маликов. М. Хөсәеннәр керткән өлешне объектив бәяли. Бер урында автор «поэзиябез олыгая бара түгелме?» дигән борчылу белдерә, яшь талантларның көттереп кенә килүенә хафалана. Шигъриятнең яшьлекне яратуы бәхәссез. Талантның көттереп тууы да табигый нәрсә. Тукай әйтмешли, көтеп алган кадерле. Татар әдәбиятының, бигрәк тө шигъриятенең, чишмәләре төрле төбәкләрдән тибеп чыга тора. Менә 1988 елда чыккан өч яшь шагыйрьнең җыентыкларын гына алыйк. Ләис Зөлкарнәевның «Кар өстендә алмалар», Ркаил Зәйдуллиның «Күрәзә», Газинур Мо- ратовның «Мин дөньяны тыңлыйм» диген китаплары алар. Бу яшь авторларның әсәрләре өмет уята. Алар яңача яңгырый, фикер йертүдә заманча стиль ярылып ята. Шул ук вакытта традицияләрнең ныклы җирлеген тоеп иҗат итүләре дә сизелеп тора. Ләкин аларның колагына бер киңәш әйтми мөмкин түгел: фикер әйтәм дип, хискә зыян китер- мәсиә иде. Поэзиянең ике канаты — хис һәм фикер бит Җитмешенче еллар поэзиясенең уэеичәлеген билгелагэнде, Т. Галиуллин шигърият «хис белән фикер синтезына омтылды» дип яза язуын да, тик бу тигезлек дәрәҗәсе индивидуаль иҗатларда, алай гына да түгел, билгеле бер теркем шагыйрьләрдә төрлечәрәк икәнен хәтердән чыгарырга ярамыйдыр Шул герлелек поэзиябезне кызыклы итә. Шагыйрьләре төрле булган кебек, укучысы да төрле бит аның Поэзия буенча бүгенге белгечнең бурычы да катлаулы. Ул бүгенге иҗатка актив тәэсир итәргә, шигъриятнең тагы да тулы канлы, тормышчан булуына, димәк, идея-эстетик үсешенә ярдәм игәргә бурычлы Безнең Нил Юзиев, Тәлгат Галиуллин кебек фән докторларыбыз шул миссияне үз теләкләре белән җилкәләренә алганнар икән, аны тормышка ашыру өчен, даими җиң сызганып эшләргә тиеш булалар. Хәер, бу китабында Т. Галиуллин моңа уңышлы гына адым ясаган Китапның икенче бүлеге «Кайда сез, Нәфисәләр?» дип аталган. Моннан күренгәнчә, автор хәзерге проза турында уйлана һәм үз вакытында ил күләмендә яңгыраш алган «Намус» романы кебек әсәрләрнең сирәк язылуына борчыла Көннең чын мәгънәсендәге уңай героен тудыру — бүгенге прозаның иң әһәмиятле бурычы Дөрес, прозаикларыбыз моңа омтылып карыйлар, Ләкин Г Баширов, М Әмир, Г Әл- соләмов, Ф Хөсни, И Газилар кебек үз заманының героен әдәбият мәйданына чыгару җиңел эш түгел. Бүгенге кешенең егер- ме-утыз еллык элгәрләреннән нык аерылуы образ тудыруга яңача якын килүне сорый Т. Галиуллин хаклы билгеләп үткәнчә, «сиксәненче елларның алдынгы кешесе, хәзерге әдәбиятның уңай герое Нәфисә фикерләве дәрәҗәсендә генә кала алмый» Эш фикерләүдә генә булса, ихтимал, шулайдыр. Әмма Нәфисә барыннан да элек кылган эшләре, милли характер иясе, бөтенлеге һәм халыкчан рухы белән олы образ иде Сөләйман Уразмөтоо халкыбызның рухи ныклыгын, талантын һәм югары әхлаклылыгын үзендә туплавы белән төрле милләт укучыларының игътибарын җәлеп итте. Саный китсәң, тагы да бар алар Бүгенге көндә мондый бөтенлекле холык ияләре, яшәү рәвешләре белән яшь буынга идеал булырлык кешеләр тормышыбызда юкмы икәнни^ Бар алар Шул ук Г. Бәшировның Гайнаны, Ә Баяновның Наҗары. А Гыйлә- җевның Бибинуры әйләнә - тирәдәге кешеләрне художник күзе белән күзәтүдән барлыкка килгән Эзләнергә, булганын күрә белергә генә кирәк Миңа китап авторының менә бу фикере бии ошады «Әдәбият бит һәрвакыт яхшыны раслау, матурлыкны кеше күңеленә сеңдерү нияте белән яши, идеалга омтыла» Бу омтылыш барлык прозаиклар өчен дә уртак булсын иде Т Галиуллин биредә бүгенге прозаның иң актив жанры булган повестьны тикшерә М Мәһдиевның «Торналар тешкәй җирдә», М Юнысның «Табу һәм югалту», В Нуруллнн- ның «һәлакәт», А. Гыйләҗеаның «Әтәч менгән читәнгә», Р Мехәммәдиевның «Беренче умырзая» һәм башка әсәрләрне тәфтишләп ейрәнеп, автор хәзерге повестьларга карага бөтенлекле күзаллау булдыруга омтыла. Әмма төп кайгысы — заман кешесен сурәтләүдә язучыларыбызның уңышлырак эш итүләрен күрергә теләү «Тәнкыйть һәм әдәби процесс» дигән бүлектә автор каләм әһелләренең көндәлек һәм якын киләчәктәге әһәмиятле бурычлары турында тагы да тирәнрәк уйлана. Чонки нәкъ менә агымдагы тәнкыйть «өн таләпләренә аеруча сизгер булырга һем иҗат процессына юл ярып барырга бурычлы Әмма хәзергә «иҗтимагый эчтәлекне эстетик анализ белән кушу дәрәҗәсенә күтәрелә алмау», «сурәтле фикерләүнең үсеш тенденцияләрен ачыклау«ның җитенкерәмәве әдәби процессның тагы да нәтиҗәле булуына ярдәм итми Җәмгыятебездә соңгы елларда ныгып урнаша барган яңача фикерләү эстетикага да кыюлык, сыгылмалылык, яңалыклар алып килер дип өметләник Моның өчен һәр каләм иясенең халыкны борчыган уйлар, шөгыльләр, мәшәкатьләр белән яшәве кирәк