БИЗӘКЛӘП ТУКУ
Пәрдә-чаршаулар, сөлге-җәймәләр, төрледән төрле бизәкле ашъяулыклар, тастымаллар... Тукып эшләнгән мондый әйберләрне халык гасырлар буена юлдаш иткән, аларны йорт-җир күрке итеп кенә түгел, гаилә ядкаре итеп тоткан, үз йолаларының бер төсмере иткән. Кәләш тарафыннан тукылган бизәкле сөлгеләрне кияүгә һәм аның якын туганнарына бүләк итү, мәсәлән, туйның матур бер йоласы булган. Бизәкләп тукылган кызыл сөлгеләр сабан туена дәшүче колга башларында җилфердәгән, туй атларының дугаларына тагылган, бәйрәм табыннарын ямьләгән. Бизәкләп туку татар халкында элек-электән киң кулланылган һәм, әлбәттә, бу эш зур осталыкны, хыял байлыгын, хезмәт сөючәнлекне, иҗат рухын таләп иткән. Өй шартларында һәм иң гади эш станнарында кулдан тукылган мондый әйберләр чын мәгънәсендә татар хатын-кызларының рухи байлыгын, иҗат фантазиясен, эшкә сәләтен, тирән зәвыгын чагылдырган. Тукымадагы бизәкләр шактый катлаулы: анда төрле төстәге җепләрнең аралашып чиратлашуы нәтиҗәсендә, геометрик формадагы орнаментлар өстенлек итә; аркылыга һәм буйга сузылган җепләр һәм төсләр төрле рәвештәге шакмакчыклар, өчпочмаклар һәм күппочмаклыклар тудыра. Әнә шул әллә ни күп булмаган геометрик фигураларны үзара берләштереп, туку осталары кабатланмас сурәтләр, үзенчәлекле бизәкләр, яңадан яңа аһәңнәр тапкан, үзенең иҗат фантазиясенә киң мөмкинлек биргән. Аеруча үзенчәлекле туку ысулларының берсе асалап сугу ысулы булган һәм аның тамырлары ерак бабаларыбыз көнкүрешеннән үк калган, көнчыгышның төскә һәм бизәккә бай келәмнәренең дә төсмерен сеңдергән. Киҗе-мамык яки йон җепләр, төп җирлеккә аралашып, ике яклап та бизәкләнгән тукыма хасил итәләр. Ул бизәкләрне төрле киңлектәге, төрле төстәге тасма-тасма рәтләрнең үзара чиратлашып килүе тудыра. Алтын-сары, чия-кызыл, ачык зәңгәр, миләүшә төсләр яссылыгына урнашкан геометрик фигуралар аерылып, аермачык булып күренеп тора. Асалап сугу ысулы көнкүрештә XIX гасыр урталарына кадәр шактый киң урын алып тора. Гасыр ахырына таба аны чүпләмләп сугу ысулы алыштыра бара. Бу ысул тукыманың йөз ягында — бер төрле төстәге, икенче ягында башка төстәге бизәк булдырудан гыйбарәт. Җитеннән тукылган ап-ак сөлге башларындагы бизәкләрдә йөгерек дулкыннарны, кош-корт сурәтләрен хәтерләткән геометрик фигуралар, әнә шулай итеп, төрле төсләр балкышын һәм үзенчәлекле орнамент тудырганнар. Бизәкләп туку — халыкның хыял биеклеген, рухи зәвыгын, матурлыкны тоя белүен, эшкә һәм хезмәткә сәләтен ачык чагылдырган зур һөнәр, иҗади һөнәр ул. XX гасырда фабрикаларда күпләп җитештерелгән тукымалар һәвәскәр тукучылар эшен шактый кысрыкласалар да. үз зәвыгына һәм үз иҗатына тугры калган осталар сәнгатьнең бу борынгы төреннән ваз кичми: бизәкләп тукылган әйберләр һаман-һаман туа тора, халыкның үз сәнгате булып, аның тарихын, рухи дөньясын чагылдырып, кыйммәтле ядкарь булып,саклана.