АТОМ СЫНАВЫ АЛДЫНДА
Аралары шактый ерак булса да, темам туганлашып җиткән ике коллектив инде матур гадәткә әйләнеп баручы тантананы тагым да күңеллерәк иттереп уздырырга әзерләнеп яткан коннар иде Аңлату кирәктер. Ераклык шун- Дь|* Казаннан бер барыл кайту мең чакрымга тарта Коллективлар — «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре һәм Татарстан атом электр станциясен салучы Кама Аланы кешеләре Менәсәбатләрнең дустанәлеге әле 1983 елда ук рәсми рәвештә «Иҗади хезмәттәшлек килешүепнә имзалар куеп расланды Ул чактан бирле, һәр ике якта, вәгъдәләргә тугрылыкны дәлилләп, зур-зур эшләр башкарылды Иң өлгер, оста язучылардан һәм журналистлардан унбер кеиит Татарстан ның атом электр станциясен беренче башлап салучыларга багышлап иҗат иткем әсәрләре (роман, шигырь, җыр, очерк һәм мәкаләләр) эчен тезүчеләрнең бүләгенә лаек булды Иң уңган егерме биш төзүче исә журналның еллык саннары белән бүләкләнде «Матур гадәткә әйләнеп баручы» тантананың да ни икәненә тукталыйк Бусы — боек Тукаебызның туган көненә туры кигереп, апрель саен үткәрелә торган шигырь бәйрәме Шигъри митингның беренчесе 1983 елда ук, Кама Аланында әле салам түбәле борынгы йортлар да барында, асты-өскә әйләндереп, казылып ташланган тезелеш мәйданында уз Быелгы митинг, КПССның XIX конференциясенә, В И Ленинның һем Г Туканның элек планлаштырылып, Татарстан Язучылар союзы идарәсендә раслана Үтәми кара! «Казан утлары» журналының АЭС тезелешендәге әдәби посты председателенең урынбасары буларак, быелгы шигъри митингның җаалплылыгы минем өске дә төште Җиңел эш түгел ул Әмма инде берничә тапкыр башкарылганга «үрә, үтәп чыкмаслык та димәс идем Өстәвенә, Чаллы белән Түбән Камада җиң сызганып иҗат итүче каләмколлегиябезнең чираттагы утырышы булды Шунда, публицистик Җурнал, АЭС союзы идарәст А дырылды. туган көннәренә багышланып, аеруча күтәренке рухта үткәрелергә әзерләнде Ике арада хатлар алышынды, бәйрәм ечен аерым вакыт билгеләнде, җаваплы оештыручылар сайлан ды Эшкә КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты. Чаллыдагы -Кам< м »~ерго. >рон. һем Кама Аланындагы төзелеш вәкилләре дә, булачак АЭС днрөкциасо дә тартылды Редан цияне әйткән дә юк монда ТатАЭС белән алып барыла торган оештыру эшләре, бор ел дәшләр дә бар Моңарчы алар һәр адымда ярдәмгә әзер иделәр Юлга җыенабыз һәммлсе тәртиптә кебек Җан гына тыныч түгел Талкынуның лика телевидениесе тарафыннан, тасмага төшерелеп, экраннарда кат-кат күрсәтелде. Аннары редакция язучылардан. АЭС төзүчеләренә бүләк йөзеннән, китаплар җыйды Әдипләрнең автографларында: “Татарстанның атомны иярләргә алынучы беренче улларына!» кебек күңел рухландыргыч сүзләр дә бар иде. Татарстан язучылары Кама Аланы китапханәсенә меңләгән данә китап бүләк иттеләр. Язучы Гариф Ахунов шәхси китапханәсеннән йөз томны АЭС төзүчеләренә тапшырды Юлга җыенабыз Алда — Кама Аланындагы шигырь бәйрәме, әмма күңелдәге мең төрле сорау, чиләнеп, төйнәлгәннән-төйнәлә генә бара: шундый мөхтәрәм коллективлар алты ел буена бер тиенгә кирәксез эш белән шөгыльләнделәрмени? Инде язылып, төзүче халкының хуплавын, хәтта бүләген алган әдәби әсәрләрне хәзер ни дип танырга? Журнал бүләгенә лаек төзү осталарының күзенә ничек күренергә’ Алар бит инде станциянең беренче реакторы нигезен шактый югарыга калкытып ук куйдылар — моңа нәрсә дияргә? Икейөзлеләнеп торырга урын юк, мондый сорауларның кайдан килеп чыгуы аңлашыла җиде ел буе дәвам иткән төзелешне ят күрә башлау тикмәдән түгел. Бердән, ил күләмендә иркен сулыш алып куйган халык, шул исәптән язучылар да, хәзер һәр эшкә өр-яңа караштан чыгып бәя бирә Халык таләбенә игътибар итеп, кайбер якларда салынып ята торган заводларны төземәс булдылар, агышлары кире борылырга карар кылынган елгалар исән-сау калды, бетүгә йөз тоткан бәләкәй авыллар тергезелде. Халык: «Ярамый!»—диде, шул авазга колак салынды, ил: «Кирәк!»—диде, булдыру чарасын күрделәр Без нишләдек соң? Нигә без генә тик ятабыз? Мөмкинлеге барында нигә каршы чыгып калмаска? Ни пычагыма ул атом станциясе? Әнә Чернобыль нишләде?! Редколлегия утырышында шактый озак фикер алышканнан соң берәү: — Менә шушында без сөйләгәннәрдән репортаж язарга да — вәссәлам! Ул АЭС белән журнал арасын өзәргә1— диде Хәер бу тәкъдим репортаж жанры таләпләреннән һич хәбәре булмаган кеше авызыннан чыкты. Репортаж сүз боткасыннан түгел, эш кайнаган, вакыйгалар куерган, мәсьәләләр чишелгән кайнар учактан языла, һич югында, мәсьәләне җентекләп өйрәнгән кешеләрнең бәхәсләре тудыра репортажны. Кызганычка каршы, әлеге сөйләшүләрдә Татарстан атом электр станциясе төзелешен өйрәнгән белгеч тә. төзүчеләр язмышы белән тирәннән кызыксынган язучы да юк иде Шигырь митингына әзерләнәбез КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты инструкторы Раэия Сәхиповага җанымны ашаган шикләремне ачмый булдыра алмадым. Ул исә — Алай бик бетерешмәгез, баш ватмагыз!—ди — Үзгәрешләр дәвере бит: бәхәсләр кабынып кына тора Әле үзебез дә өйрәнеп кенә киләбез. Кешеләр таләп итә башласа, өркеп тә калгалыйбыз. Сәер тоела. Ул үз җилкәсенә төшкән мәшәкатьләрне дәлил итеп китерергә тотынды: — Еллар буе туган телгә игътибар итмәгәнбез, ә халык кинәттән яңа мәктәпләр, бакчалар дәгъвалый башлады. Татарча сөйләшә белүче сабыйларны аерым төркемнәргә туплыйбыз. Бәхеткә, бездә даими эшләп килүче һәвәскәр коллективлар бар: -Җидегән чишмә». «Кама таңнары». «Нардуган», «Мунча ташы». Хәзер шуларның җитәкчеләренә таянабыз. Яшь шагыйрь Зөлфәт Хәкимханов сүзне куәтләп алып китте — Шигырь яратучы балаларны «Ак канатлар» түгәрәгенә җыябыз Моңарчы безнең Түбән Камада рус балалары өчен «Алые паруса» түгәрәге генә бар иде. хәзер менә ана телендә язарга теләүчеләргә дә мөмкинлек ачылды — Моңа охшаш эшләр Кама Аланында ничегрәк хәл ителер икән?— дим. — Кама Аланы да, АЭС та — безнең төбәк «табышы», шуңа күрә, алар безнең бер генә эштән дә читтә калмаячаклар.— ди Разия Сәхипова. Зөлфәт өсти: — Мин «Ак канатлар»ның бер бүлекчәсен Кама Аланында да ачар идем. Бу хакта мин бүгенге шигырь бәйрәмендә үк әйтәчәкмен. Белеп торам ата-аналар биш куллап риза булачак. Бу хәбәрләр йөрәккә май кебек ятты. Вак-вак кына адымнар белән булса да. үзгәртеп кору галәмәтләре бу якка да керә Тик болар гына бәгырьгә таштай утырган иң зур сорауны — Татарстан атом электр станциясе төзелешенә кагылышлы мәсьәләне ачыкламый иде Аптыраулы хәлемне сиземләгән, күрәсең, Разия Сәхипова әйтеп салды: — Карагыз әле, сез бит атом электр станциясен үз куллары белән төзүчеләр янына барасыз, эчегезне пошырган сорауларыгызны әйтегез дә бирегез үзләренә! Кара инде: шул гап-гади фикер үз башыма килмәгән бит!?. Төзүчеләр дә, булачак энергетиклар да шигырь бәйрәме башлануын, гадәттәгечә, дулкынланып көтеп торалар иде. Күбесе — эш киеменнән: буялып беткән комбинезоннар. 146 брезент курткалар, кирза итекләр. Аның каравы. йөзләр яп-якты, карашлар балкып «на Йөзләгән кеше тын да алмый шигырь, әдәбияттагы яңалыкларны тыңлый Тукай шигырьләре дә яңгырады, Туфан юллары да кабатланды. Казаннан килгән шагыйрь Нияз Акмалов үз әсәрләрен укыды. Түбән Каманың яшь әдәбиятчылары чыгыш ясады Тик, кызганычка каршы, бу митингка төбәкнең тәҗрибәле язучылары гына килмәде. Төрлетөрле сәбәпләр таптылар. Минемчә, хикмәт башкада иде аларны да АЭС шикләндерә башлаган, Чернобыль хәлләре пошаманга төшергән Шигырь бәйрәме түгәрәкләнеп килә шагыйрьләр чыгышыннан соң сүз әдәбиятка бәйле әңгәмә төсен алды, сорау бирешләр, җавап кайтарышлар башланды Ниһаять, җай чыкты мин дә соңгы вакытта гына күңелгә кереп оялаган шомлы бетен сорауларымны АЭС төзелеше хуҗаларына түктем Залдагылар тәртипсез рәвештә шаулашырга тотындылар Кыска-кыска кычкырып салулар да, көлешүләр дә, урыннарыннан сикереп-сикереп торучылар да күренде Җавапларның нинди булачагын чамалау да кыенлашты Бераздан исә халык җитдиләнде Залның урта бер җиреннән башына мамык эчле йомшак кара башлык кигән олы бәдәнле ир күтәрелде Шуннан соң миңа барын да теркәп барырга гына кирәк иде инде Камил Габдрахманов, төзүче — Мин бүгенге көнгә кадәр, бу журналистлар, язучылар безнең хакта ник язмыйлар икән!— дип, аптырап йөрдем Хәзер аңладым алар атом кечеинәи, Татарстанның шул кадәр матур урынында атом станциясе салынудан, алай гына да түгел, Чернобыль хәлләреннән тәмам шүрләгәннәр икән бит! Әйтсәм-өйтим без монда ул хакта башкача уйлыйбыз Ныгытып, җиренә җиткереп башкарылган тезелештә фаҗигаләргә урын калмаска тиешенә тиреинен ышанып яшибез без Мондагылар Кама Аланына бөтенләйгә телләнеп яшәргә килгән Мин үзем, мәсәлен язмышыма шундый мөмкинлек туры килүенә шатланып бетә алганым юк әле Туган җирне сагыну мине Таҗикстаннан тартыл кайтарды Хатыным, ике балам белән монда кайтып урнашканда, Чернобыль афәтенә нибары ике ай иде әле Хатынга әйтеп тормадым, үзем, эчтән генә гел кабатлап йәрдем «Шаяртма атом*—дим,— Кеше акылы синең кебекләрне генә җиңмәгән* Сине дә иярләрбез!" Мин монда атом белән кеч сынашырга кайттым кебек Туган акка тугрылыкны күрсәтергә, шуны хәләл хезмәтем белән расларга моннан да шәбрәк мәйданны кайдан табар идең әл<-'* Тиздән мин, яңа һөнәргә өйрәнер өчен, укырга кнтәм Татарстан атом электр станциясенең химик цехында эшләячәкмен Борис Антонов, Татарстан АЭСы директоры — Чернобыль хәлләреннән соң безнең булачак станциянең проектына күп үзгәрешләр кертелде Куркынычсызлыкка ышаныч, әгәр шулай әйтергә момкии икән, оч мәртәбә арттырылды Владимир Кузнецов, гантехник — Мин алты елдан бирле шушы тезелештә эшлим Татарстан АЭСы белән горурла- нагорурлана күп мәкаләләр язарлар, дип көттем. Юк кына Елына өч-дүрт мәкалә чыга Шул да булдымы әдәбият журналистика, матбугат!* Мин язучыларны атом кечен шулкадәр дәрәҗәдә чит күрерләр дип һич уйламаган идем Аларның атомнан шәлләп калулары турында да башыма килмәде Шикләнүгә китсә, гаэы-керосииы да кеше үтерергә җитә аның Мичеңне белми томаласаң, усак утыны да агулап куя Шуңа күрә гыйлемле лекне арттырырга табигатьтәге көчләрдән дорес файдалану юлларын еиренергә кирәк безгә! Менә хикмәт кайда! Язганда да шулай язарга кирәк! Сез монда үзгәртеп коруларга кагылышлы сораулар да бирдегез Без, эшче коч. яхшылыкка һәрвакыт әзер, тик җитәкче оешмаларның бер-берсеи аңлап җиткермәм борчый әле Түбән Кама заводы нидер биреп өлгертми Чаллыдагысы аны бөлми кала Ә бездән эш тормас хәзер күбебез хуҗалык исәбенә күчте һәр минут сакаулы Шигъри митингка килеп тә Бер сәгатьлек хезмәт хакын югалттык Барыбыз да белеп торды моны акчаны азрак алачакбыз, тик бу дөньяда акчага бетен нерсе до сатылмый Шигырьне, монда сеиләнгән ихлас сүзләрне акча бәрабәренә табып кара син* Рәис Сәләхов. Кама Аланын салучы 12 иче идарә начальнигы — Мин күп сойләшергә, бәхәсләизеп. вакыт уздырырга яратмыйм Шәһәрне күрәсезме! Шәпме, матурмы! Быел икенче микрорайонга тотынабыз анысы- -зрек салырга, тагын да яхшырак итәргә исәп бар Хәзер безнең эш күлеме арттырылды. икеләтә, диярлек Былтыргыга караганда бурычны үтеп чыгарбыз д-л тора- Башка- - ярамый Яхшыдан-яхшырлк өйләрдә яшәргә теләүчеләр арта бара Әле берәүнең дә «АЭСтаи куркам, Кама Аланын оиәп бетермим», дип, кире уйлап, йортын -ашлап китеп бар.оныи ишеткәнем юк Киресенчә, без салган матур йортларга керергә теләүчеләр санын чиратын киметә алмый интегәбез, кешеләрнең теләгән тизрәк канәгатьләндерергә тагын да кулай- рак чаралар эзләп баш ватабыз Альберт Салим улы Кухаркин, инженер — Кама Аланына килгәнче мин Башкортстан АЭСын төзүдә дә катнаштым. Гаиләм дә монда Чернобыльдә булдым. Дүрт ай буе дезактивация эшләрендә булыштым. Япь-яшь кенә күренсәм дә, чәчләремнең ап-аклыгы Чернобыль фаҗигасеннән калгандыр, дип уйлый күрмәгез! Әле аңа кадәр ике ел Әфганстанда хезмәт иткән идем Чәчләрем шунда чаларды. Хакыйкать чагыштыруларда ачыклана, диләр Әфганстанда күргәннәремнең тәэсиреме, белмим, атом электр станцияләрен кеше сәламәтлегенә зыян китермәслек итеп салуны мин үзебезнең иң изге, иҗади һәм фәнни бурычыбыздан саныйм Минемчә, адәм баласы язмышында иң яманы — сугыш Инде анда атом көче дә кулланылса, безнең тырышлыкларның нигә кирәге кала? Атомны файдалы эшкә җигү бурычын исә. минемчә, һәркем бары тик хупларга гына тиеш! Галина Бородачева партоешма секретаре урынбасары — Үзебезнең Кама Аланы кешеләрендә аерым бер горурлык хисе тою мине канатландырып җибәрә. Мондый хис үзең башкарган эшнең бик мөһим, җаваплы һәм бик кирәкле булуын аңлаганнан киләдер, мөгаен АЭС салу комсомолның удар төзелеше дип игълан ителде Күп участокларыбызны яшьләр җитәкли, иң авыр эшләрне алар алып бара Шәһәребез дә шуңа күрә аеруча ямьледер кебекДөрес, әлегә кайбер төр төзүчеләр җитенкерәми, бизәүчеләр азлыктан интегәбез. Уңганнар кирәк! Килсеннәр иде, һич үкенмәсләр. Безгә инде хәзер үк кайбер төзүчеләрдән «Реакторларда эшләргә калыр идем, һөнәргә өйрәтегез әле!»—дигән гаризалар керә Өйрәтәчәкбез, Укырга җибәреләчәк кайбер төркемнәр оештырыла инде Төрле шәһәрләргә китеп, атом электр станцияләрендә тәҗрибә туплап кайтачаклар Табигать көчләренең тирәндәге серләрен ачарга омтылып яшәгән кыю затларның шөбһәле уйларга бирелеп, шомлы чаң кагып йөрергә вакыты юк. Тәбрия Мөбарәкшнна, мастер — Безнең гаилә 1983 елдан бирле Кама Аланында яши. Бик яратабыз: эшне дә, шәһәребезне дә Еш кына үзем кебек яшь аналар белән сөйләшеп утырырга туры килә Барыбызның да фикере бер монда барысы да безнең кебек кешеләрнең бәхете хакына эшләнә. Минем бәп-бәләкәй Гөлназ кызым, тууына ук дип әйтерлек, «йөзү остасыпна әйләнде, бассейнга йөртәбез Сабыйлар өчен шундый шартлар тудырылган калалар Җирнең тагын кай тарафларында салына икән?! Ай-Һай.. Атом электр станциясенә якын ук яшәвебез турында һич кенә дә куркынып уйлаганыбыз юк. Безнең төзелешкә шикләнеп караучыларның фикер йөртүен аңларга тырышам мин. Кеше киләчәгенең иминлегенә ирешү өчен яңа корылышларны туктатырга даулаучыларның ихласлыгын сынап карыйсы иде Кулымнан килсә, мин аларны болай сынар идем. Әйтик, өйләргә электр энергиясен бирми торасың. Су да, азык- төлек чыганаклары да, кием-салым да, транспорт та, радио-телевидение тапшырулары белән гаэета-журналлар да юк дип фараз кылыйк Чөнки хәзерге көнкүрешебезнең һәр тармагы — һәм химия, һәм машина төзелеше, һәм металлургия, һәм башка төр промышленность предприятиеләре бирә торган продукциягә бәйле Алар исә. беренче чиратта, электр энергиясе куәтенә мохтаҗ Шушы рәхәтләребездән баш тартыйк та тын гына яши башлыйк, ди. Шундый хәлдә ниләр кичерүебезне күз алдына китерүе кыен түгел — безнең өчен дөнья, яшәеш тукталган кебек булачак Без бит инде хәзер чакма таштан ут үрләтә белмибез Без өйләрдәге һәр бүлмәнең һичкем күрмәс, аулак бер почмагына уеп куелган төймәгә генә басабыз — балкый да китә дөньябыз Әлеге яктылыкны бирүче электр көченең кайдан алынуын гына түгел, хәтта үткәргеченең кай төштән кертелеп, бу сихри куәтнең стеналарыбызның кай турысыннан йөгереп узуын да белмибез Лампочка гына янсын* Көннәрдән бер көнне ул кабынмаса? Югарыда фараз кылынганча, гадәти рәхәтләребез кинәт юкка чыкса? Нишләр идек икән? Нишләр идекме — мең ишекне дөбердәтеп, мең кешегә шикаять җибәреп, әүвәлге рәхәтләребезне дәгъваларга тотыныр идек Шул чакта, әйтик: — Юк, бетте.— дисәләр? — Ничек инде — «бетте»? Нәрсә бетте, ник бетте?—дияр идек, мөгаен. — Дөньяда һәр нәрсә башлана, дәвам итә һәм бетә. Энергия дә бетте, станцияләрне эшләтергә күмер дә, мазут та, утын да бетте, станция сафтан чыкты. — Яңаларын салырга кирәк!— дип, боеручан тавыш белән кычкырып җибәрүебезне сизми дә калыр идек. — Яңасын салырга була, тик анысы башка төрлерәк, әлегә безгә бик үк буйсынырга теләми торган хәтәр «ягулыкка» көйләнә, а т о м г а.— дисәләр* — Атом булмагае, чурт булсын, гәҗит укырга ут булсын! . Шулай димәс идекмени?! Минемчә, фәлән заводны туктатырга, атом станцияләрен булдырмаска!» дип, лаф орыл йөрүчеләр кешелекнең алга омтылышына алгыш юнәлеш бирә Фикерләребезгә мондый таркаулык китереп иергәнче. атоммы тыныч эштә куллан, иың абсолют куркынычсызлыгына ирешу чарасын тизрәк табарга -де' Булат Нигъмәтуплии физика-математика фәннәре докторы Бөтенсоюз атом-төш станцияләренең куркынычсызлыгын проектлаучы фәнни тикшеренү институты хезмәткәре — Атом электр станцияләрендә генә түгел, гомумән дә абсолют куркынычсызлыкны тәэмии итү мөмкинлеге юк Мәсьәләне алай кую сүзне фәннилектән читкә алып китә Хәтта наданлык үзе дә абсолют була алмый Әмма без фәнни техник прогрессны туктатмаска тиешбез Энергетика өлкәсендә — аеруча! Кешелекнең алга барырга тиешлеген аңлаган һәркем белә җирнең тәбигыи энергия чыганаклары бетүгә йөз тотты Атом-төш энергиясен алмаштырырдай башка чыганак юк Мөмкинлекләр берничә булса, бәхәсләшергә «Анысыннан файдаланмыйк монысын гына алыйк!»—дип фикер көрәштерергә юл калыр иде Бүгенгә исә безнең альтернативабыз юк Кайберәүләр, дошмани сүзләргә имеш-мимешләргә таянып «Көнбатышта атом электр станцияләрен салмыйлар бит инде әнә!»—дип кенә җибәрә Дәрес түгел Кире сеичә. без бу өлкәдә шактый артта барабыз Хәзер бөтен дөнья галимнәре ифрат җитди тестә бу тер станцияләрнең куркынычсызлыгын тәэмии итү буенча яңадан-яңа эзләнүләр алып бара Мәгълүм булганча, соңгы елларда. Чернобыльдән тыш, ГФР һәм АКШтагы атом станцияләрендә дә хәаефле хәлләр булды Сүз дә юк мәсәлән. Гаррисберг (АКШ) станциясендәге хәл Чернобыл» фаҗигасенә караганда, бик бәләкәй, юк кына чатаклык дип карала Ә менә безнең Татар станда салына торган станция ечен проектланган реактор исә Гаррисбергтагыдан да куп мәртәбәләр камилрәк. Хәзер безнең бу реакторныкына охшаш проект буенча башка ге лауреаты, Татарстанның атказанган тезүчесе «Камг эсз.ергострои.ның йортлар салу комбинаты начальнигы — Дөнья үзләрен бик акыллыга санап йерүчеләрнекенде түгел бераз «ахмаграк- күренгән фидаи җаннар җилкәсендә тора, минемчә Андыилар бер хакыйкатькә таяна җиң сызганып эшләргә кирәк!— диләр Мин — шулар яклы «Эш» төшенчәсенә фәнни эзләнүләр дә, көрәк тотып җир казу да, кешеләрне оештыра белү осталыгы да бары да керә. Безгә «Кайсы төзелештән баш тартырга икән’»—кебек мәгънәсез сорау лардан арынып, бик шәп иттереп, эшләп күрсәтергә кирәк Донья сокланырлык булсын! Табигатебезне дә саклыйк, бурычыбызны да үтәп чыгыйк А га-бабаларыбыз шундый булган безнең Кемгәдер, кайры тунга капланып борынгы мич башында арка җылытып яту якты хыялга әйләнә башлаган икән. әйдә, үз теләгенә ирешү юлын үзе эзләсен инде Әмма өзлексез алга баручы, фәнни үсештәге хыяллар, бурычлар Һәм теләк ләр заманча, халыкча, гыйльми тестә формалашырга тиеш Башкача була алмый' Нәрсә! Фикер алышулар иреге, илнең демократизация^ атлавыннан ялкаулыкка куркак лыкма рөхсәт сорамакчы буласызмы»! Онытмыйк онытырга ярамы, без -Омар -гомер. Тукай әигмешли, .аттан артык, эшләп кенә үзебезнең дөньяга кирәклегебезне раслы. Роальд Сәгъдиее, академик — Кешелек җәмгыятенең үсешендә фәннең аерым ролен һәм җаваплылыгын дәлил ләп тору кирәк түгелдер Фән - һәр яңалыкның теорегик гәүдәләнешә ..релекне өйрәнүдәге үргә менү юлы ул һем аның һәрчак шула, үзгәреш.» бупу.аи ачышлары драма тизм белән дә өртелгән фикерләр кереше, тудырмы- кала алмы- Ье.ет.ә «аршы без бүген олы фән юлында туган кытлыклар турында ачыкгаи-ачыя се-пешобе» Ь-к ки рәк Шунсыз практик эш тә торгынлыктан чыга алмый Фәнгә берсеннән-берсе катлаулырак приборлар т-ңдәше күрелмәгән тезелешле,» кирәк атом-теш куәт.................................тезләнгән тизләткечләр төләс-оплар «омпью.оргир Яңалыклардан -Бу безгә кирәкми!»- дип кенә баш -артабыз ике. ул чакта унлап «ара гыэ, космик миңлекләрне оирәнүләрнә до туктатыргамы у мвмхи» түгел әмма мо.да да үзегезгә мәгълүм һәлакәтләрсез ген» булмыилләрдә дә атом электр станцияләре салына Мин Татарстан АЭСы тезелешендә еш булам Мондагы тырыш кешеләрне үз бурыч ларына җавапсыз карауда яки еаемсыэлыкта аз гына гаепләргә де тел әйләнми Ачык ител, өзеп сөйләшик атом электр станцияләре, шул исәптән. Татарстандагысы дә (!) үз көнебез өчен бик кирәк һәм бу катгый ихтыяҗдан котылырдай башка чара юк! Марат Бибишев. СССР Архитекторлар союзы члены, СССР Министрлар Советы бүлә дәрәҗәдә куркынычсызлыгы, тирә-яктагы табигатьнең бозылмый сакланачагы аларны чыннан да кызыксындыра икән, рәхим итеп, килсеннәр, карасыннар Барын да аңлата-аңла- та күрсәтеп йөрербез Җаннарының тынычланып калуына иманым камил.. Кама Аланында уздырылган шигъри митингтан соң Казан шәһәрендә тагын бер митинг булды Анда хәтәр төзелешләр, аларны Татарстанда салу-салмау турында бәхәсләр куерды. Шунлыктан, мин әлеге мәсьәләне ныгытып өйрәнергә, матбугаттагы фәнни чыгышлардан да кайбер җитәкчеләр белән аерым очрашып та ачыкларга туры килде Язмага кертелгән җаваплар да берничә урында ишетелгән фикерләрдән теркәлде. Инде шуларның җәмгысын бергә туплап, рәттән укып чыккач, күңелдәге шикле уйлар яңа төс алды: атом — табигатьнең бик бәләкәй кисәкчәсе —үзе үк әйтергә телидер кебек «Әй, кешеләр, минем бит сезгә күрсәтердей файдам бик зур. хәтәр сыйфатымны капларлык бер чара табыгыз сез! Менә булыр эш!» Ул хәтта әлеге көчле чараның бик гади генә серен дә әйтергә әзер шикелле, тик. тел юк бит аңарда Тел дә уй-фикер йөртү сәләте дә бары тик безгә — җирдәге кешеләргә генә бирелгән. Эшләтергә кирәк башларны! Күрәсезме теләсәң дә. хәтта бик үк теләп бетермәгәндә дә сүз «эш» төшенчәсенә килеп кагыла. Димәк, һәр тармакта, бөтен мөмкинлекләрне җигеп эшләгәндә генә без якты максатларга ирешәчәкбез. Адәм балаларын өркеткән билгесез көчләр, кызганычка каршы, әлегә бихисап дәвасы табылмаган чирләр, мең бәлагә салучы табигать холыксызлыклары. чарасыз хисләр Инде шуларның серләрен аңлап, төпләренә төшеп, чара эзләү урынына: — Кирәкми!— диикме? Шул булырмы алга омтылышларыбыз? Юк, әлбәттә. Хәтта иң зур күпчелек. — Кирәкми, кирәкми, ач тамагым — тыныч колагым.—дип. бичара җанын саклауны гына алга сөрсә дә. һичшиксез, арада фидакарьләр табыла торачак. Әйе. андыйлардан көләләр, андыйларны каһәрлиләр, әмма Джордано Брунолар, Галилейлар токымы, иң зур җиңүләрне әйдәүчеләр буларак, яши бирә Шуларның тәвәккәллеге аркасында галәм серләре ачыла бара, дөньябыз алга атлый. Бүгенге бәндәләрнең котын алган рак, инфаркт, паралич кебек чирләр дә радиация көчләре дә киләчәктә ачылачак гап-гади генә бер чара алдында артка чигенәчәк. Җитәр ул дәвер, безгә караганда күпкә камилрәк акыллы адәм балалары, тарихка күз салып, гаҗәпләнеп, искә алырлар — Кара инде! Атом көченнән дә курка торган бәндәләр яшәгән чорлар булган! — диярләр Нигә? Без үзебез, ялгышып, бәрәңгенең яшел алмасын ашап, агуланып, соңыннан бу ризыктан котлары очып, аны үстерүдән баш тартып фетнә күтәрүчеләрне көлеп искә алабыз ич! Әмма киләчәктәге камил затлар арасында безнең тырышлыкны бәяләргә дә онытмаслар. — Шулай да атом көченнән дөрес файдаланырга омтылганнар бит әле!— диярләр — Тыгызланып беткән мәйданнарыннан атом электр станциясенә урын бүлеп, җиде- сигез кала (Чаллы, Түбән Кама Алабуга, Менделеев. Чистай. Мамадыш, Кама Аланы) уртасына «кырт» иттереп салып куйганнар да, сәламәтлекләренә дә. урман-суларына да һичнинди зыян тидермичә, гөрләттереп эшләткәннәр Димәк, акыллылары, башлылары да булган бу халыкның!—диярләр Нигә? Үзебез борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән изге җирләрдә алып барылган археологик казылмалардан кечкенә генә нәрсә тапсак та, сөенеп тә. горурланып та сөйләргә тотынабыз ләбаса — Әнә безнекеләр нинди булган шул чакта ук мунчалар да салган, су үткәрү юллары да ясаганнар, чуен, бакыр койганнар, нинди нечкә зәвыклы осталар яшәгән! Татарстан АЭСы төзелешендәге бер күренеш күз алдымнан мәңге китмәс кебек: башына әфлисун төсле каска кигән, әллә нинди катлаулы приборлар белән коралланган белгеч беләк юанлыгы озын көпшәдән станциянең икенче (!) реакторы нигезенә сыек бетон коя. Егет үз шөгыленә мөкиббән киткән, гүя аның кулында — бетон агызу көпшәсе түгел, ә кешелекне якты киләчәккә алып чыгарга тиешле хәтәр юлны тикшерүче сихри корал Юлдашым Галина Константиновна Бородачева, рәхмәт төшкере тел очымда торган сорауларны сиземләп, аңлатырга тотынды — Бу егетләр — югары квалификацияле белгечләр. Нигез берничә тәүлек буе тоташ коелырга тиеш Егетләр дә, фән кушкан эшне түгәрәкләп бетергәнче, постта торачак. Бу кешеләрнең эше нәтиҗәсенә шикләнеп йөрүем үземә үк оят тоелды Акыл сөрешемдә фикер йөртүләремдә тирән бер борылыш сизәм зтомны аңлау ягына таба борылыш кебек Рәхәт тә. әлегә барыбер куркыныч та шикелле Катлаулы да инде безнең кичерешләр! Ник соң без, мәсьәләне аңлап-өйрәнеп бетермәс борын, һәр яңага аяк терәл, каршы чыгу юлына басабыз икән? Кыргыйлык чорыннан сөйрәлеп килүче иң яман гадәтебез, мөгаен, шулдыр