Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР

 

Бүгенге заман поэзиясенең торышы турында әдәбиятыбызның күренекле эшлеклеләре Р Мостафин һәм В Нуруллин башлап җибәргән зур сөйләшүләр кемне дә битараф калдырмый Поэзиягә нинди яшь көчләр килә, алар заманыбызны ничек сиземлиләр, үз тавышларын укучыга ничек җиткерәләр болар безне нык дулкынландыра торган мәсьәләләр Шунысы куанычлы, яшь шагыйрьләр- • " ң сафы шактый зур. аларның әсәрләрен газетажурнал битләрендә, шигырь китапларында еш кына укырга туры килә Күп нәрсәләр турында язалар алар Ләкин шулай да темалары таррак шул Яшь авторларның беренче китапчыкларын укучыга җиткерә белергә дә кирәктер. Чөнки алар арасында яратып укыла торганнары да шактый Эш бит китапның зурлыгында яки кечкенәлегендә түгел Мәсәлән. миндә язучыларның үз кулларыннан алган шундый китаплар бар М Садриның •Сине җырлыйм. Татарстан'• Н Арсланов ның "Без кояшка күтәрелдек-. Ә Давыдовның «Язгы нурлар* исемле шигъри җыентыклары Зур истәлек итеп саклыйм ал арны. күпләргә укырга тәкъдим итәм Яшь шагыйрьләрнең үз китапларын бастырып чыгару ечен нәшрият ишеген бик еш кагулары. кыюлык күрсәтүләре миңа ошый Тормышта шулай бит. тырыш кеше үз алдына куйган максатка ирешү ечен кыю хәрәкәт итә. Кем әйтмешли, ишектән җибәрмәсәләр. тәрәзәдән керә Ләкин минем теләгем дә бар алар әсәрләрен дә шундый ук осталык белән иҗат итсеннәр иде. Ә менә кайбер авторларның иҗат секцияләрен читләтеп үтүләре, поэзиягә бернинди катнашы булмаган авторитетларга таянулары һәм китапларын бастырып чыгарырга маташулары бик аяныч Алар үзләреннән күп сәләтле авторларның чиратына басып керәләр Менә шунда инде поэзиягә җиңел җавапсыз караш туа. күрсәтелгән «аю хезмәте» авторны ялгыш юлга алып чыга Китап ул гади товар гына түгел Укучы китап кибетендә нинди китаплар булуын белеп торырга тиеш Моның ечен өлкә район газеталарыннан, җирле радиоузеллардан киң файдаланырга кирәк «Бүген бездә кунакта шагыйрь • рубрикалары ешрак күренсен иде Яшь авторның һәр шигъри китабына аннотацияләр район газеталарында басылып торса тагын да яхшырак Татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләсендә дә кайбер фикерләр әйтмәкче булам Соңгы елларда күп кенә татар мәктәпләрендә ул бөтенләй укытылмый Нормаль хал түгел бу Без үзе жиде тел белгән зур акыл иясе Н К Крупскаяның «бер тел — ’«ер акыл ике тел — ике акыл • дигән сүзләрен әледән-әле кабатлап торабыз Болар русча да. татарча да яхшы бел дип өндәп тора торган сүзләр Туган әдәбиятны белү, аны укып бару халкыбызның матур горефгадәтләрен яхшы традицияләрен көнкүрешебездә киң файдаланырга мөмкинлек бирә Халкыбызда меңнәрчә еллар буена тупланып килгән ул традицияләр туган әдәбият аркылы буыннан-буынга күчә торсын Аларны белмәү төрле күңслсезлекләргә яки аңлашылмаучылыкларга китереп чыгарачак