Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ӘДИП — ЯШЬ ЛӘБИБ ТУРЫНДА

Ләбиб Лерон инде әдәбият сөючеләр өчен өр-яңа исем түгел Әмма ул әле безнең озын тарихлы зур әдәбиятыбызда чагыштырмача яңа исем, соңгы еллардагы поэзиябезне яңартуга, яшәртүгә үз шигъри өлешен кушкан яшьләребезнең берсе Ләбиб Лероины без бүгенге көндә «яшь язучы» дип атасак та. бу сүзне яшь кешене өметләндерү, дәртләндерү, үзендә иҗади Көч тоярга этәрү максатыннан гына әйтмибез, ә чыннан да яшь ягыннан яшь булып, иҗади яктан җитди эзләнүчән булуын күздә тотабыз Гадирәк итеп әйткәндә. Ләбиб инде башлап язучы булган яшь язучы гына түгел, ә өлгергән яшь язучы Мин аның өлгергәнлеген шигырьләренең торган саен камилләшә баруында гына димәс идем Киресенчә, кайбер очракларда хәтта шагыйрьнең соңгы шигырьләренең кайберләре камиллек ягыннан элегрәк язылганнарыинан кайтышрак та булырга мөмкин Әмма Л Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы. үзе генә аралаган сукмагы ана якын булган әдәби алымның чалымла- иуы аның иҗатына җитди караш таләп итә Ә Ләбиб Леронның инде шигърияттә, әдәбиятта шактый остарып өлгергән сукмагы, үз өлкәсе бар Ул—юморсатира Яшь язучының бу өлкәдәге эзләнүләре һәм шиксез уңышлары аны профессиональ сыйфаттагы әдәбиятка сукмак салучы яшь әдип дип атарга мөмкинлек бирә Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыгаручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү Икенче төрле әйткәндә аның юморы тупас хахылдау булмыйча, зыялыларча тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора Социаль яктан бу елмаю көлү объектын гына түгел, ә безнең барыбызны да чистарта яки фаш итә. Ләбиб лирикада да ипле Ул шигырьдә әтәчләнми, чәчрәп кычкырмый, бер стакан суда тайфун уйнатмый Әмма яшь язучы лирик шигырьләрендә чагыштырулар, җөмләләр, сүз төзелеше белән эш иткәндә табигыйлекне югалткалый. логик, стилистик, сиитаксик хаталарга да юлыга, тел-сурәтләү чаралары төрле чатаклыкларга, эшләнел җитмәүләргә дә дучар булгалый Юмористик әсәрләрдәге мавыгып. сүз сөрешенең табигый ачылышына ирешеп эшләү лирикада җитенкерәми Яшь язучының күңеле юморны лирикага караганда энә очы кадәр генә артыграк яратадыр шикелле тоела. Л Леронның юморны аерыбрак яратуы аның юмористик әсәрләрне проза белән сынап каравыннан да күренә Аның оста сюжетлы, нечкә кинаяле, культуралы телле кечкенә проза әсәрләре игътибарны үзенә җәлеп итә Яшь шагыйрьнең бу санда бирелгән лирикасы автор иҗатының югарыда әйтеп кителгән бөтен уңай һәм кимчелекле якларын берләштергән Әдип бүгенге көндә әдәбиятыбыздагы актив позицияле яшьләрнең берсе буларак заманча темаларны кыю күтәрә «Иске китаплар актарам». «Яңа микрорайонда мәхәббәт» (бу шигырьдә шагыйрьнең юмористлыгы лирикага да бәреп чыккан) дигән шигырьләрдә ул бүгенге көнне нык тоеп эш итә «Каска» шигырендә ул лириканың публицистик ягына басым кый «Кар сулары». «Ялгыз чакта» кебек шигырьләрдә ул татар поэзиясенә тиң булган уйланулар, традицион, ләкин үзенә генә хас булган хисләргә бирелә Әдәби-сәнгати эшләнеш ягыннан караганда мин бу шигырьләргә кискенрәк драматизм, кетелмәгәирөк чагыштырулар, сүзләрнең үзара янәшәлегендәге шигъри табигыйлекнең күбрәк булуын теләр идем Әмма, югарыда әйткәнемчә, бу шигырьләр яшь шагыйрьнең лирикадагы иҗади йөзен ачык билгелиләр, алар укучыга шул яклары белен кызыклы д