Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ярымдөреслек

Ярымдөрес сүзләр сөйләдек тә, Дөрес диеп, шуңа ышандык. Ничек ышанмыйсың, тирә-юньдә Күзгә күренеп торган дошман юк... Ярымдөрес — шул ук ялган бит ул. Ялганнан да әллә яманмы? һәр дүрт ягың тоташ мираж икән,— Яшәп кара шуңа алданмый! Алданмадык түгел, күп алдандык, Соры төсне күреп, ал дидек. Ярымкыек — төз шикелле иде... һәм шул чорны — «гүзәл чак» дидек. Ә дөрестән ничек аерырга Ярымдөрес, ярым-ялганны? Моңа кадәр ярым-сәрхүшләр дә Отчетларда айнык саналды. Еллар буе, шуны сизәр-сизмәс, Күз буышлы уйнап килгәнбез. Язмышларны салып «ярым»нарга Үч алганбыз икән кемнән без? Авыз ачып бер сүз әйтә алмый Ярымдөрес. ярым-ялганга, Ярым-йокы баскан күпме намус Аңга килми, бәлки, һаман да?! Эт бәхете Эт бәхете өчен күп кирәкме? Эт күңеле — бары бер сөяк. Аның өчен хәтта президентлар Килешәлмәве дә — вак-төяк. НУР ӘХМӘДИЕВ (1946)— шагыйрь, оч шигырь китабы авторы. Проза жанрында да эшли. Элмәттә яши. Эт тормышы — нәкъ этләрчә инде. Өйрәнгән ул күзгә карарга. Эт хуҗасын аңлый, Ә хуҗанын Тырышканы бармы аңларга? Ачуын да ала кайчагында Шул бәхетсез мескен этеннән. — Хаксыз идем, кичер, дустым,— диеп. Кем этеннән гафу үтенгән? Үтенмәгән, Үтенә дә белми, Ирек бирәмени минлеге?! Эт белән эт булган кешеләрнен Күренмичә калмый кемлеге. Койрык болгап янга килүе дә Ялагайлык кына түгел лә. Бу бит шулай сиңа мәхәббәтен Белдерүе этләр телендә! Сон минуты сугар көннәрдә дә Дүрт аяклы изге сабый ул. Үз бәхетен тәмләп кимерелгән Сөяк саны белән саный ул. Эт һәм кеше... Ничек табышканнар. Дуслашканнар элек-электән? Беләсе иде: Кеше бәхетенә Кызыгучы этләр күп микән? Ай-Һай, юктыр, Ничек инде этләр Кешеләрдән йөрсен көнләшеп? Алар өчен хуҗа тирәсендә Койрык болгау, бәлки, чын бәхет? Йолдыз теле Күк капусы ачык. Зәңгәр гөмбәз — йолдыз белән каеп узылган... Йолдызлы күк димә, шигърият бу — һәрбер сүзе тора йолдыздан. Кем язгандыр шундый гүзәл итеп. Казлар юлы — серле поэма Йолдыз телен белсәм әгәр, аны Укыр идем җаныкаема. Күңелем сизә: Киек каз юлы — ул •Дәнлә-Мәҗнүн». «Йосыф кыйссасы»... Йолдыз теле өчен җаным бирәм. Өйрәт мине, и күк остасы! ...Күкләр дәшми. Кинәт бер йолдызы Җиргә — миңа табан сикерде һәм югалды эзсез... Яндырылган Болгар язмалары шикелле! Фал китабы Хәтер Хәтеремә, берүк, тия күрмә, Хәтеремә, берүк, кагылма син. Хәтер бит ул. Бәлки... хәтәр бит ул! — Сак була күр, дөрләп кабынмасын. Хәтеремә ерак еллар кергән, Киеренке көннәр кергән анда. Күкеләрнең моңлы тавышлары Аваз салып тора карурманда. Йокыларны алган төннәр яши. Җырлар ята язган, языласы. Белә бит ул күңел: кыш озын, тик Ахыр чиктә барыбер яз буласы. Ядкарь булып балкып тора анда Аналарның ап-ак яулыклары. Тормыш ваклыкларын җиңеп үтеп, Өскә чыккан күңел байлыклары. Хәтеремә, берүк, тия күрмә, Өзелергә торган кыллары бар.— Иң түрендә кайчак үземне дә Сискәндерә торган юллары бар.