Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУБЫЛГЫТАУ

Зур-зур калалар торгызып яшәгән борынгы Болгар иле шәһәр ■Ц. культурасы югары үскән дәүләтләрдән саналган. Археологлар тикшеренүенә караганда, биредәге шәһәрләр саны 160 ка җиткән. Шәһәр рәвешендәге ныгытылган крепостьларны да өстәсәң, бу сан 200 гә якынлаша. Тарихның аерым чорларында дәүләт башкаласы хезмәтен үтәгән, даны еракларга таралган Болгар һәм Биләр шәһәрләре белән беррәттән, Суар, Кашан, Җүкәтау, Ашлы, Кирмәнчек, Арча кебек аерым феодаль биләмәлекләр үзәге буларак төзелгән шәһәрләр дә билгеле. Алар хисабына Тубылгытау шәһәре дә керә. Мәйданы ягыннан ул Болгар, Биләр, Суар, Кашан, Җүкәтау һәм башка шәһәрләрдән күпкә кечкенә булган, чөнки ул зур сәүдә юлларыннан — Идел һәм Камадан шактый ерак урнашкан. Аңа нык үсеп китәргә комачаулаган сәбәпләрнең берсе, бәлки, шушыдыр. Кечкенәрәк булуына карамастан, монда да безнең бабаларыбыз тулы тормыш белән яшәгәннәр, дәүләтнең көче һәм иминлеге ныгысын өчен кулдан килгән кадәр көч керткәннәр, алмаш тәрбияләгәннәр. Илнең башка шәһәрләрендәге кебек үк, Тубылгытауда да мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән, сәүдә һәм һөнәрчелек чәчәк аткан. Шәһәр тирәсендә яшәгән халык җир эшкәртү белән дә яратып шөгыльләнгән. Шәһәр урыны оста, хуҗалык алып бару өчен уңайлы итеп сайланган. Тирә-юнь табигате дә гаҗәеп матурлыгы белән халык күңеленә уңай тәэсир ясаган, зәвыкны үстергән, әйләнәдә урнашкан урман-елга, чишмә-күлләр, алан-болыннар- га сак караш, хөрмәт тәрбияләргә ярдәм иткән. Бу — буыннан-буынга күчеп, ерак гасырлар аша матур традициягә, гадәткә әйләнгән. Тубылгытау шәһәренең урыны — Шушма елгасының сулъяк ярында, Чистай районы. Югары Никиткино авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә. Шәһәргә XII гасырда, монгол яуларына кадәрге чорда нигез салына, аның чәчәк ату вакыты исә XIII—XIV гасырларга туры килгән дип исәп- ләнелә. Элекке шәһәр урынында, хәзер Югары Никиткино дип аталган рус авылы кырыенда «Кама башы тавы» дигән урын булу да — шәһәрнең монголларга кадәрге болгар чорларында барлыкка килүен раслый торган күрсәткечләрнең берсе. Чөнки «Кала тау», «Кыз каласы», «Кызлар уйный торган җир». «Кыз тавы» дип атала торган легендар урыннарның барлыкка килүе борынгы болгар һәм аннан да элеккерәк төрки чорлар белән бәйләнешле. Бу турыда халык авыз иҗаты әсәрләре сөйли. Тубылгытауны археологик яктан өйрәнүгә А. Артемьев, С. М. Шпи- левский. И. А. Износков, В. Казаринов, П. Пономарев. А. П. Смирнов һәм башка галимнәр зур өлеш керткән. Топонимик мәгълүматларга таянып, бу шәһәрнең урынын беренче мәртәбә В. Казаринов һәм П. Пономарев таба. Шәһәр өч яктан Шушма елгасына килеп төшә торган текә кыялар, ә төньяккөнбатыш ягыннан катлаулы оборона ныгытмалары белән әйләндереп алынган булган. Шәһәрлек урынында һәм тирә-юнендә нәкъ башка болгар шәһәрләреннән табыла торган истәлекләргә охшаган, яндырылган балчыктан эшләнгән савыт-саба ватыклары һәм башка табылдыклар исәпкә алынган. Халык телендә һәр болгар шәһәре турында төрле легенда-риваятьләр сакланган кебек. Тубылгытауның да риваяте бар. Шәһәрлекнең көнчыгышында. Шушма ягындагы тау битендә, риваятьләргә караганда, тимер ишекле тау кышлыгында бай хәзинә сакланган. Бу ишекне эзләп табу бик авыр, табып тау куышлыгына кергән сурәттә дә. аннан чыгу мөмкин түгел, чөнки ишекне саклый торган зур этнең кергәндә кертеп, чыкканда чыгармый торган гадәте бар. имеш. Галимнәрдә Тубылгытау зур кызыксыну уяткан. Чөнки археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә. Кичү елгасының Шушмага килеп тоташкан төбәгендә тагын берничә шәһәр һәм авыл калдыклары табылган. Тубылгытаудан ерак булмаган Кармалыдан алып Архангельская слобода авылларына кадәр булган егерме чакрымлап арада Шушма суы киң үзәннән ага. Шушманың уң ягында урман белән капланган текә кыялар, ә сул яры артык текә булмаган, кайбер урыннарда гына кырт киселеп елгага килеп тоташа торган кыятауларддн гыйбарәт. Ун яктан Шушмага Кичү һәм Колмакса елгалары, ә сул яктан аңа Чаллы суы килеп кушыла. Елгалар бергә килеп тоташкан, географик яктан уңай булган бу урынга Кармалы. Городище. Елантау. Кулмаксы (Колмакса). Горшкова. Түбән Никиткино. Югары Никиткино һәм Архангельская слобода авыллары урнашкан. Бу төбәкнең кара туфраклы, уңдырышлы җирләре болгар игенчеләрен үзенә җәлеп иткән. А. Артемьев Городище һәм Кармалы авыллары арасында болгар- татар чорына караган шәһәр калдыклары тапкан. Шулай ук узган гасырда җирле крестьяннар тарафыннан Елантау авылы тирәсендә 1360—1362 елларда сугылган акчалар тупланган хәзинә, гомумболгар чоры сугыш балтасы һәм башка истәлекләр табылган. Колмакса авылыннан ярты чакрым ераклыкта болгар морзасы утарының калдыклары сакланган, анда 1879 елда тимер боҗралардан эшләнгән көбә күлмәк табыла. Әлеге утар-шәһәрлек ур һәм чокыр белән ныгытылган булган. Шәһәр исеме тубылгы һәм тау сүзләре кушылып ясалган. Моның шулай икәнен 1879 елда ук әле В Казаринов яш. Шушма суына таба сузылган тау битендә, Тубылгытау шәһәре янында тубылгы агачлары үскән. Болгарларда шәһәрләрне тау. җәнлек, агач исемнәреннән чыгып атау гадәти күренеш саналган: Җүкәтау, Елантау һәм башкалар. Шунысы игътибарга лаек. XVIII йөз галиме П. И. Рычков, Иртеш- нең сул кушылдыгы Тобол елгасының исеме тирә-юнендә үсә торган тубылгы агачына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән, дип яза. Елга исеме аның ярына урнашкан шәһәр — Тоболга күчкән. XIV йөздә Тубылгытау шәһәре яшәүдән туктый. Соңыннан аның урынына һәм тирә-юненә руслар килеп утыра. Бу авыл кешеләре үзләренең элекке болгар шәһәре урынында утыруларын яхшы беләләр В. Казаринов Түбән Никиткино авылының борынгы мөселман зираты өстенә салынган булуын яза. Халык сөйләве буенча, идән аслары, коелар, бакчалар казыганда бу урыннарда әле дә кеше сөякләре чыга икән. Түбән Никиткино авылы хәзер Ленино дип үзгәртелгән. Кызганычка каршы. Тубылгытау исеме бу тирәдәге бер генә авыл исемендә дә сакланмаган. Шуңа күрә республикабызның яңа оешкан берәр шәһәр яки поселокка шушы борынгы болгар шәһәренең исеме куелса, бабаларыбыз хәтерен искә алуда бер игелекле эш башкарылыр иде