Логотип Казан Утлары
Хикәя

СИНЕҢ ИСЕМДӘ ЙӨРЕР

Халыкның беркайчан да бетен торганы юк бу тук талышта Ә җомга көннәрне кеше аеруча күп җыела Моннан районның өч ягына өч юл сузыла Әмма автобуслар бер генә якка йөри, калган ике тарафка халык очраклы машиналарда кайта Район авыл хуҗалыгы идарәсендә экономист булып эшләгән Кәримә һавалар матур торганда ял көннәрен гел авылда, үз өйләрендә үткәрергә тырыша Картлар хәзер икесе дә пенсиядә биш бала үстереп тә. өйдә япа-ялгыз яшиләр Кәримә белән үскән балалар төрлесе төрле якка таралып бетте Кайсысы кияүгә чыкты, кайсысы өйләнде һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате Кайтсалар да. шул печән өстендә яисә бәрәңге алганда гына кайтып, бераз булышып киткәлиләр Калган вакытта карт белән карчык хат көтеп, хат хәбәргә юанын яши Ә Кәримә атнаның һәр җомгасында шушы тукталышка чыга Үз якларына кайтучы машиналарны сагалый Автобус килеп, бәхетле тарафка кайтучыларны төяп китте Юлда басып калучылар өчен бу исә сукранырга, сүз ншәйтергә бер сәбәп булды Хатыннар, дәррәү кузгалып, бер гөжләшеп алдылар да кабат көнбагыш чиртергә тотындылар Шулай да төркем янында ара тирә машиналар туктала, берәрләп икешәрләп булса да юлаучыларны алып китә тора Мондый чакта инде, билгеле, әрсезләнеп шофер тирәсендә бөтерелгәннәр утыра машинага Ә читтә басып торган Кәримә һаман кала бнрә Бер дә туктар, утыртыр сыман тоелмаган кып-кызыл «КамАЗ» машинасы җан фәрманга килгән җиреннән тормозларын чыелдатып төркем янында кинәт тукталып калды Кабина тәрәзәсендә шофер егетнең бөдрә чәчле башы күренде Каратут йөзле, очкынланып торган шаян күзле егет ябырылырга торган хатыннарга бер елмайды да — Бер генә кеше алам Арагыздан бер чибәрне сайлап бирегез дә китәм, диде Авыл хатыннары югалып каламы соң’ Арадан берсе чәчрәп алга чыкты — Миннән дә чибәррәген табалмассың, энем, зинһар өчен, мине утырт Өемдә өч балам, көнче ирем көтә Бүген дә кайтмасам бете СОЛТАН ШӘМ< и (I94S) яроаяия ГЦМҢШЫНИ шывМД» «ИМбм шггадм Казанда яши pep.—диде — Син кайсы авылга кайтасың сон үзең? Шофер егет авыл исемен әйтүгә, Кәримә сискәнеп китте: аның авылына кайта ич! Кемдер аны җилкәсеннән алга этте: — Менә. Кәримә кайта ул авылга! Хатыннар шым булдылар, көнләшеп Кәримә ягына карап алдылар. Мондый игътибарны көтмәгән кыз каушап калды, йөзенә кызыллык бәреп чыкты. Шулай да, ятып калганчы атып кал дигәндәй, авылының исемен әйтте. — Алайса Кәримә утырсын! — диде шофер һәм кыз кабинага утырган арада, хатыннарга күз кысып алды.— Бигайбә, апакайлар Иң чибәре шушы кыз булып чыкты Аңа үпкәләгез!.. Машина кузгалганда хатыннарның: — Әй, Кәримә, егет бик мут күренә, сак була күр! —дип кычкырып калганы ишетелде. Кабинадагылар елмаешып алдылар Егет үзен бик иркен тотты. «Исемегезне белдем, инде үзем белән дә таныштырыйм, ату яхшы түгел»,— дигән булып, башта исемен әйтте, аннан соң, берике мәзәк сөйләп, кызны көлдереп алды. Ара тирә Кәримәгә сораулар да биргәләде, кайда, нинди эштә эшләве, авылда кемнәре булуы белән кызыксынды. Кәримә, үзе әллә ни ачылып китмичә, кыска-кыска җаваплар белән чикләнсә дә. бу ачык егетнең чамасын белеп сөйләшүен, үз-үзен ипле тотуын ошатып, рәхәтләнеп тыңлап барды Сөйләгәндә Ислам, күзләрен юлдан аерып, Кәримәгә карап ал- галый, матур итеп, балкып елмая, йомшак кына көлә. Егетнең күз карашы кызны көйдереп-көйдереп ала. бу карашны сизү Кәримәгә аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә. Андый мизгелдә ул үзен тагын да чибәррәк, яшьрәк итеп тоя. Машина колхоз идарәсе каршына килеп туктады. Ислам кызга тагын бер күз салды да, «син»гә күчеп: — Бәлки өеңә үк илтеп куяргадыр, Кәримә? — диде. Кыз баш тарткач: — Ярар алайса, иген беткәнче монда булам әле, күрешербез . - дип өстәде. Ике көн үз өйләрендә кунып, ял көнне төштән соң гына кире район үзәгенә китеп барган Кәримә тагын бер атнадан — бу юлы инде җомгада түгел, шимбәдә әйләнеп кайтты. Шимбә көнгә калуының сәбәбе шул: кыз җәйге ялын алган. Кайтып кереп чәй янына утыргач, Кәримә яңалык ишетте: - Бригадир бик үтенеп сорагач, фатирга кеше керттек, кызым. Болай әйбәт кеше күренә үзе. шофер. Кәримә, күңеле нидер сизенеп, әнисенә ялт итеп карап куйды. — И, кызым, уңдык без ул егеттән. Бик ярдәмле бала булып чыкты. Менә өченче көн. эштән соң. атаңны утыртып алып чыгып китте дә ярты йөк печән төяп кайттылар.— Карчык кеткелдәп алды.— Эш чыкты әле атаңа да. бу арада шул печәнне киптерә... Габделлатыйф карт карчыгына кырын күз белән карап алды, тик каршы сүз әйтмәде. Түземсез холыклы булганга, карчыгын ул үзенчә «ут борчасы» дип йөртә иде Ә егет турында шулай да сүз кыстырырга кирәк тапты: — Егет шәп Крәстиян нәселеннән Шәһәргә зерә киткән. Андый- лар хәзер авылда да алтын бәясенә йөри,— диде. Күп тә үтмәде, өй стеналарын селкетеп, капка төбенә Ислам машинасы килеп туктады Ишекне ачып керүгә егет Кәримәне күреп алып: — Кара, кунак кайткан икән. Сине инде кичәдән үк көттеләр. Озакладың,—дип, ак тешләрен күрсәтеп елмайды, аннан соң ишек төбендәге кулъюгычка иелде — Бу юлы инде китмәскә кайттым,— дип. Кәримә дә куанычын белдермичә түзә алмады — Ничек алай? Әллә эшеңне ташладыкмы'-* — Юк Отпускы алдым — Алайса, печәнгә йөрергә кеше булды Шушы сүзләр белән Ислам өстәл янына — Кәримә каршына килеп Т утырды, кызның күзләренә карады Кәримә Кабинада йөртсәң генә — дип. шаярып җавап бирде Табын яныннан торып китәр алдыннан Габеллатыйф карт — Мунчаң өлгердеме, карчык, карап кант, диде. - Өлгермичә инде, иртән үк яккан мунча бит' - диде Сабира £ карчык һәм. шунда сүз уңаеннан, картына күптән уйлап йөргән сүзен - әйтеп салды Карале, сиңа әйтәм. көзге салкыннарга калганчы мун = чаны карыйсы иде бит Осталар чакыртасыңмы әллә Вакытында - эшен бетереп куяр идек... * Әй, беләм лә - карт кулын гына селтәде Бу хакта үзе дә = уйлап йөри иде ахрысы. Бу сөйләшүгә Ислам да игътибар итте Бөдрә башын тәлинкәдән | күтәрә төшеп Нәрсә, эше бик зурмыниJ дип кызыксынды Бу юлы Сабира карчык тыелып калды мәсьәл. артык җнтдн. ' ирләр хәл итә торган иде Картының сүзен көтте - Әй Мунчаның аскы ниргәләре черегән Шуларны алыштырасы бар не һаман кул җитми, диде Габделлатыйф карт Бүрәнәгез бармы соң? Бар Узган елны ук имән бүрәнәләр әзерләп куйган нем Алай булгач эшлибез аны Ике почмактан домкрат белән күтәртәбез дә кыстырып куябыз Осталар чакыртып торасы да юк Ни бит. улым, син болай да көн-төн эштә Ялың юк Авырга килер Осталар гына дәшәрмен, диде карт Борчылмагыз, Габделлатыйф абзый Тик бүрәнәләрне әзерләп куегыз, дип, Ислам тастымал белән маңгаен, муен тирәләрен сөртте дә урыныннан торды Ярый, мин китим әле Мунчада кнч юынырмын' Машина капка төбеннән кузгалып киткәннән сон да Сабира карчык Исламны мактады, аның шундый уңган, эш сөючәг кешегә ярдәмчел булуына сокланып бетә алмыйча, алты почмаклы өйнең ике ягы., бер итеп йөренүендә булды Габделлатыйф карт исә әле һаман өстәл янында утыра, үз уйларына чумган килеш әкрен генә чәй эчә нде Менә ул чынаягын каплап куйды, түгәрәкләп кырган сакалын сыпырды да торып китәргә җыенды Шунда янына карчыгы килеп басты, кучкардан конверт алып. Кәримәгә сузды Менә өченче көн аланнардан хат алдык Атаң белән икебезне кунакка чакыралар, диде Кәримә конвертны ачты да укырга кереште Кызлары укып бетер гәнче тын гына утырдылар Аннан Кәримә башын күтәрде, әтисе белән әнисенә карады Тегеләр дә аңа төбәлгәннәр, берәр сүз көтәләр нде. күрәсең Җәйнең матур чагында дачаларын күрсәтәсе килә инде апаның диде кыз. хатка тагын бер күз салып Мин өйдә чакта барып кайтсагыз да була Кәримә хатны конвертка салды да әнисенә сузды - Үзегезгә карагыз Бу сүзләрне кыз битараф кыяфәттә әйтсә дә. йөрәге талпынып куйды Сиңа әйтәм, әллә барып кайтабызмы? - дип Сабнра карчык картына эндәште Белмим шул Урак өсте бит. уңайсыз булмасмы, дим Картның икеләнүен сизеп алган Сабнра карчык сүзне у , файда сына бетерергә тырышты и «к > .м ■ 161 — И-и атасы, пенсионер кешегә нинди уңайсыз ди инде ул? Эшләмәдең түгел, эшләдең. Әнә капка баганасында мактаулы колхозчы дигән язуың тора — Сабира карчык чынаякларга кагылып алды — Аннан Кәримә дә җәй саен безне саклап ята алмас.. — Ә мунча? — диде карт. — Карарбыз мунчаны, карарбыз Мин бит ашыктырмыйм Бүлмәдә тынлык урнашты, сүнә барган самавыр гына ара-тирә чыңлап тавыш биреп куйгалый Габделлатыйф карт беравык дәшми утырды, ахырда: — Ярар, элек мунчаны башкарыйк әле. аннан күз күрер,— дип урыныннан торды Ял көне мунча төзәтү мәшәкатьләре белән узды. Сүзендә тора торган егет икән Ислам Ниргәләрне алыштыру турында иртәгесен үзе сүз башлады Хәер, шуны өмет иткән Габделлатыйф карт кирәкле бүрәнәләрне өелгән такталардан арындырып, әзерләп куйган иде. Эш башларга гына җыенганда картның кичә үк кисәтеп куйган энесе Вәгыйз дә килеп җитте. Болай булгач, осталарың бер якта торсын Белә Габделлатыйф картның энесе балта эшен, үзенә әнә нинди каралтылар корып куйды Ике домкрат белән мунчаның ике почмагын күтәртү, аскы ниргәләрне суырып чыгару әллә ни авыр булмады. Бүрәнәләрне тиешле озынлыкта кисеп. Вәгыйз белән Ислам бурарга да керештеләр. Габделлатыйф картка эш калмады Ул тегене-моны алып биреп кенә йөрде Шулай бераз тулганды да ишегалдына кереп китте, көтүдән калдырылган бәрәнне чалып, тунарга тотынды Ә Кәримә башта атасы янында кайнашты, ит салырга табаклар чыгарып куйды Аннан өйләрне җыештырды, аяк астына сала торган озын паласларны какты Ул эшләрне төгәлләгәч, кер уарга кереште Келәткә кереп, бер уңайдан Исламның да керләрен җыеп чыкты Өйлә табынына кереп килүче Ислам, эленеп торган керләр арасында үз күлмәкләрен дә күреп, яктырып китте. Мунчаның мәшәкате бер атнага якын сузылды. Дөрес, ял көнне ирләр черек ниргәләрне алыштырып бетерделәр Ләкин искене кузгатсаң, эше чыгып кына тора Калган вак-төякне Габделлатыйф карт үзе генә башкарды Уракның кызган чагы, һәр кеше исәптә. Ислам да иртән китә, кичен караңгы төшкәндә генә кайтып керә. Тотынгачтотынгач булсын дип. карт мунчага яңа ләүкә дә ясады, чери башлаган сайгакны алыштырды, утырып юыну өчен тәбәнәк утыргычлар, әйбер-мазар куярга шүрлекләр әмәлләде. Шушы эшләрне төгәлләгәч, сипләтелгән, яңарып-матураеп киткән мунчага ягып, мактый-мактый чабынып-юынып чыктылар Бер-ике көннән кичке аш янында Сабира карчык сүзне тагын үзенә кирәк якка борды — Ходайга шөкер, мунча да яңарттык,— диде ул һәм аның шәплеген, уңайлыгын, җылылыгын мактарга кереште, шофер егетне телгә алып рәхмәтләрен әйтте, әмма сүзен Казанга бару белән очлады. Моңа каршы карты - Юк. анасы, син теләсәң нишлә, мин бара алмыйм,— дип кырт кисте — Уттай урак өстендә ниткән авылдан чыгып китү ди ул. Гомердә булмаганны! — Әй, сөйләп утырасың инде син дә,— дип тузынып ук китте карчыгы— Бик кирәгең бар ие авылда. Син булмасаң, эш туктар... — Туктаса-туктамаса да чыгып китәр хәлем юк — Картның сөякчел кулы шып итеп өстәлгә ятты Сүзнең зурга китәсен чамалап, Кәримә дә килеп кушылды: — Ник, әни. үзең генә барсаң ни булган? Иркенләп йөрерсең,— диде ул. — Әйе. гел парлап йөрергә димәгән, яшь чагың түгел, урлап китмәсләр, шәт - Габделлатыйф карт та. саргылт тешләрен күрсәтеп, карчыгына карап алды Барам, үзем генә барам болай булгачтын Кызларымны-княү- ләремне күреп, рәхәтләнеп бер йөреп кайтырмын — Сабира карчык, торып, йөрәгенә чыдый алмыйча зур якны әйләнеп чыкты — Дөрес * әйтәсең, кызым, иркенләп йөрермен. Е Район үзәгенә ашлык ташыган Ислам иртәгесен Сабира карчыкны е калага баручы автобуска илтеп куйды. 2 Өйдә өчәү калу тормыш агышына әллә ни үзгәреш кертмәде, * Кәримәгә генә кайбер мәшәкатьләр өстәлде. Аңа хәзер көне буе бете- 2 релергә туры килә иде Авыл булгач, аның казы-тавыгы. ишегалдында - Акбае, арканда бозавы бар. туйдырырга, эчертергә, барысына да күз- = колак булырга кирәк Шулар өстенә бакчада да эш чыгып кына тора: - чүп утау, түтәлләргә су сибү дә кыз өстендә Кич житте исә. көтудән * сыер белән сарыклар кайтып керә Кыскасы. Кәримәгә калган вак- 5 төяк эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел Габделлатыйф карт та элеккечә көндәлек эшләрен башкарып йөри Z Карчыгы китеп баргач, беренче көннәрне ул үзен кичектер тынычланып * калгандай хис итте, иркенрәк сулап куйгандай булды Юк. бнк тә § күнеккән икән шул карчыгына, менә сагындыра да башлады Картка ' хәзер Сабира карчыкның күнегелгән тыйгысызлыгы жнтми шикелле иде Иртән чыгып киткән Ислам капка төбенә, гадәттә, кичен соң гына кайтып туктый Башта ул көнозын басу юлларында чапкан, май, бензин, тузан исләре сеңгән машинасыннан сикереп төшә дә. тәгәрмәчләренә типкәләп, «КамАЗ»ын хужаларча бер әйләнеп чыга, аннан ишегалдына керә Билдән чишенеп ташлап, пошкыра-пошкыра юына, тәненә сеңгән машина исләреннән арына Кәримә бу вакытта яисә сыер савып утырган була, яисә санын бетереп, өйдә табын әзерләп йөри Катып ашарга катыгын куя. ашка сибеп жибәрергә дип түтәлдән өзеп кергән яшел суганын турый Барысы да әзер булгач, берәр нәрсә онытылмадымы дигәндәй, табынны тагын бер куздән кичерә һәм юынып бетереп, өстенә чиста күлмәген киеп, чәчләрен пөхтәләп тараган Исламны чакырырга ишегалдына чыга Әнисе булмагач, кыз үзен иркенрәк тота Кызның болай үзгәреп китүен, очынып йөрүен Габделлатыйф карт та күрми калмады, ләкин сүз әйтмәде, йөзенә чыгармады Киресенчә, ара тирә мыек астыннан гына елмая, эчтән генә «Эх. яшьлек!» дип. жнлкенеп уйлап та куя иде Карчыгының өндә булмавына сөенә генә иде ул. Ул булса, ай-һай! Ата белән ана гомер гомергә шушы хакта бәхәсләштеләр, чөнки карты кызларының акыл фигыленә ышану, аларны уз ирекләренә кую ягында иде Ә Сабира карчык, картның, бу эшкә болан жиңел каравына үртәлеп, сүз чыккан саен Габделлатыйф картны битәрләде Хәзер картның кызы өчен сөенеп йөрүе дә шуннан килә иде Бала чага түгел, буй үстергән, акыл утырткан, үз көнен узе күрә торган ирекле жан Тагын шул өйдә чит кеше барын онытып. Сабнрасының калага китәргә ашкынып йөрүе дә гажәпкә салды аны Бу хакта исенә төшер сәң, корт чаккандай сискәнеп куяр нде үзе Ярар инде, чыгып китүе хәерлегә булсын Каладагы кы «ларын сагыну башын томалагандыр, күрәсең Кичке табын көннең иң күңелле, иң истә кала торган чагы Аны егет тә. кыз үзе дә көтеп алалар Өстәл янында күбрәк Ислам сөйли, авылда аңа бөтен нәрсә яңа. ул көне буе кешеләр арасында төрлесен күрә, ншетә Бөтен яңалыкларны ул алын кайта Кәримә исә. көлемсерәгән килеш. Исламны тыңлый, егетнең авыл кешеләре турындагы күзәтүләреннән кызык табып, сорауларына жавап биргаләп утыра Әйе, ошый иде кызга мондый кичләр, Ислам белән күзгә-күз карашып утырулар. Андый чакта Кәримә үзен көтмәгәндә апалары кебек хис итә башлый, гүя Исламга кияүгә чыккан да, аның яраткан хатыны сыйфатында, эштән көтеп алган, тәмле ашын өстәлгә куеп, арып, ачыгып кайткан иренең тәмләп ашавына сокланып утыра. Нигә бирми икән бу язмыш дигәнең Кәримәгә дә андый бәхетне? Ул кемнән ким? Кемгә ярамаслык? Башына шушындый уйлар килгәндә, кызның йөзеннән күләгә йөгереп үтә, ләкин ул аны үзеннән тизрәк куарга тырыша, кадерле көннәрнең бер генә минутын да югалтасы, күңелсез уйларга бирелеп, кәефен бозасы килми. Кәефе бит шундук Исламга йогачак, егетнең дә күңеле кырылачак. Әйе, шушы бөдрә чәчле башны назга сусаган тулы күкрәкләренә китереп кысасы, егетнең чәч бөртекләре белән уйный-уйный, туйганчы бер иркәлисе, иркәләнәсе килә Кәримәнең Аның да ир хатыны буласы, бала үстерәсе, тупырдап торган сабыен туйганчы сөясе килә... Яшь бара, ә бәхет., кая ул бәхет? Институтта укыганда да үз тиңе табылмады Бәлки артык кырыс, горур булгангадыр. Әрсезрәк кызлар әнә, алай иттеләр, болай иттеләр, егетләрнең бер алдына, бер артына төштеләр, дүртенче-бишенче курсларда кияүгә чыгып та беттеләр Дөрес. Кәримә артыннан да йөрүчеләр булмады түгел, булды Ничектер өзелеп яраткан кешесе очрамады Кәримәгә, ә кияүгә исем өчен генә чыгасы килмәде. Чын-чынлап ошаган, йөрәген кысылып- кысылып куярга мәҗбүр иткән кешегә юлыга алмады ул. Мәхәббәте очрамагандыр, күрәсең Язмышы шундыйдыр. Ә менә Исламның карашыннан кыз эсселе-суыклы булып китә. Инде институт тәмамлаганнан соң да ничә ел үтеп китте, һаман да ялгыз Кәримә Ярый әле эшен ярата, шул коткара. Эшләгән җирендә абруе бар. белгеч буларак хөрмәт итәләр үзен. Аннан соң әти-әнилә- ренең якында булуы, атна саен алар янына кайту, булышкалап эшләрен эшләштереп йөрү дә тормышын бераз төрлеләндерә. Әлбәттә, кызның кылларын тартып караучылар әле дә юк түгел. Тик берсенә дә Кәримәнең күңеле ятмый Күбрәк шул тормышы барып чыкмаган, хатын аерган яисә шешә белән булышкан халык кага кызның ишеген Билгеле, андыйлар өчен аның йөрәге һәрвакыт бикле. Дөньяда ул икс нәрсәдән курка — эчкечелек белән вакчыллыктан. Кайбер үзенә ошый башлаган кешеләрдә шушы ике сыйфатның берсен күрә дә, күңеле суына. Исерек яки вакчыл ир белән торганчы, ялгыз булуың хәерлерәк, ди ул. Әмма бу тынычлык, ни әйтсәң дә, теләп алган тынычлык түгел инде Соңгы вакытта үзе өчен бер хакыйкатьне ачты Кәримә. «Нигә бу минем тирәдә күз төшәрлек халык кимеде соң әле?» — дигән сорауга, уйлый торгач, үзе үк җавап тапты: юньлерәк егетләр күптән өйләнеп, гаилә корып, бала үстереп яталар икән ләбаса. Аңарга сайландыклар гына калган. Шулай итеп, Кәримә билгеле бер чикне ашып киткән, карт кызга әйләнгән Ә үзе шуны сизмәгән дә. Аның шулай булуы табигый да — йөрәк бит ул һәрвакыт яшь. һәрвакыт нидер көтә. Кияүдә булмагач, Кәримәне еш кына Казанга командировкага җибәрәләр, һаман мин йөрим дә мин йөрим, дип тыштан сукранса да, командировкаларга ул теләп чыгып китә. Ул гел апаларында туктый, алар белән күрешеп, йөрәк ярсуын бушата һәм иң яратканы—туйганчы балаларны сөя Үчтеки иттерә-иттерә, чырылдата-чырылдата, кабартма шикелле йомшак артларын шапылдата-шапылдата иркәли сабыйларны Алып килгән тәмле күчтәнәчләре белән сыйлый Апалары аны орышалар: «Баллыны күп ашатасың, диатез булуы бар»,— диләр. Ә Кәримә көлә генә: «Булмас, булмас. Мин әллә нигә бер киләм, шулай бит. нәнәм»,— дип. борыны белән тортка кереп баручы сабыйның йомшак чәченнән сыйпый Кичке аштан соң Ислам, гадәттә, капка төбенә чыгып утыра, ашыкмый гына сигаретын төтәтә Ул авылда үскән малай Авылны, җирне ярата. Шулай да язмышы әллә ничегрәк килеп чыкты аның Армиядән соң шәһәргә китте дә шунда ябышып калды Хәзер нәрсә дә булса үзгәртергә соңдыр инде. ф күрәсең Әмма авыл аны тарта, сагындырып үзен сиздереп тора Шу на а. күрә Ислам урак өсләрендә авылга эләгергә тырыша Автохуҗалыкта | да егетнең әлеге гадәтен беләләр, кызу эш өстендә аны гел берәр = районга эшкә җибәрәләр Менә инеш буендагы өянкеләргә оялаган каргалар тавышланып - алды Мәче башлы ябалак борчый микән әллә, дип уйлап куйды = Ислам Кичә кичен ул кошның су буена таба очып үткәнен күреп f калган иде Аннан кайдадыр, урамның теге очында, өенә кайтмый = калган ялгыз бәрән тавышы ишетелде Шаулашып, тыкрыктан килеп * чыккан яшь кызлар клубка таба китеп бардылар Ерактагы кыр юлла- - рында ялгыз утлар күренә Болары инде күрше авылга кызлар янына х баручы матайлы егетләрдер Шулвакыт келә шылтырады, яртылаш ачылган капкада Кәримә = күренде — Кил утыр.— диде аңа Ислам, сигаретын читкә ташлап — Бигрәк 8 матур бүген кич Гомумән, сезнең авыл матур, тыныч икән Матур шул,— диде Кәримә һәм. кыюсыз гына, егет янына килеп утырды — Берәр атна кайтмасам, нәрсәдер җитмәгән кебек. — Ә үзең шәһәрдә, үзәктә урнашкансың? Болай әле ярый, якын.— диде кыз. аннан аңлатырга кирәк тапты — Монда эш булмады бит. ә минем һөнәр алыштырып йөрисем килмәде — Әниең кайчан кайта соң? Күңеле булганчы тора инде ул — Печәнгә барып кайтасы иде Ату әниең кайткач әйтер, шапырын ган иде егет, эшләмәгән икән дияр - Әйтмәс Безнең әни андый түгел ул.- диде Кәримә - Тиздән менә җизниләр кайтачак, алар җыяр әле Шунда егет якынрак килеп утырды, кызның кулларын учына салды Бәхеткә. Кәримә кулларын тартып алмады Шул мизгелдә алар бер берсенә борылдылар һәм сулышларының кушылуын сизми дә калдылар Габделлатыйф картның ачык тәрәзә аша барысын да ишетеп, күреп торуын алар сизмәделәр Иртәнге чәй янында икесе дә тартыныбрак утырдылар, суз ялганмады Кичә кичен уянып киткән хисләр көн яктысында ниндидер оят эш булып тоела, каядыр кереп посканнар, кыюсызланып калганнар иде Өстәл янындагы киеренкелектән тизрәк котылу өчен Ислам аннаи-мониан гына капкалады да чыгып йөгерде Ул киткәч. Кәримә дә үзендә бер җиңеллек сизде, хәзер ул ашыкмыйча гына уйлый, басыла төшкән тойгыларына бирелеп йөри ала иде Ислам аларда тора бшлаганнан бирле Кәримә көндәлек эшләрдән дә моңа хәтле билгеле булмаган ниндидер мәгънәләр, ләззәтләр таба шикелле. Идәннәрне юса. Ислам чиста идәннәргә бассын ди. аш пешерсә. ашым Исламга ошасын, яратып ашасын, дип тырыша, кер уса да. шул ук хәл егетнең эштән кайткач чиста күлмәк киюен, рәхмәт әйтеп елмаюын күз алдына китерә Ул кияүдәге апаларын хәзер генә чын-чынлал аңлый башлады шикелле Элек аларның тор мыш. өй. ирләре өчен артык тырышып йөрүләренә апгырый. хәтта ачуы да кнлгәли иде Хәзер төшенде алар үз мәхәббәтләрен тапкан хатыннар икән, бәхетле хатыннар! Ә мәхәббәт булганга бер нәрсә дә авыр түгел, барысын да күтәрәсең, бөтенесенә көчең җитәдер ул Бик зур. бик җитди хакыйкать иде бу Кәримә өчен Бәлки, бәхетле, тату гаиләләрнең иң зур сере дә шундадыр Шундый уйлар белән ул савыт-сабалар юды, идәннәрне сөртте, өнне җыештырды, аннары уасы керләрен җыярга кереште Исламның да юк микән дип. келәткә сугылды. Монда аның әйберләре таралып ята, урыны да рәтләп җыелмаган, одеал белән каплап кына куелган Ашыгычлык белән чыгып китүе әллә каян күренеп тора. Кәримә урындыкка килеп утырды, шушы келәттә төн кунган Исламны күз алдына китерергә тырышты. Ул да төнлә кыз турында уйлый микән? Аның төннәре дә. Кәримәнеке шикелле, татлы һәм сата- шулы төшләр, хыяллар белән үтә микән? Кәримә үзенең Исламга ошавын белә, ошатмаса. алай тутырып, эсселе-суыклы иттереп, өздереп карар идемени? Яратмаса. якын итмәсә, егетнең иреннәре Кәримәне алай пешереп-пешереп алыр идемени? Кыз үзенә бик күп сораулар биреп утырды Егетне яулап аласы килә иде аның Күңеле сизә — башка бу кадәр дә якын, бу кадәр дә ошаган кешене очрата алмаячак Шуларны уйлый-уйлый. кыз Исламның керләрен җыярга кереште, урындык аркасына эленгән күлмәкне алырга дип сузылган иде, идәнгә шапылдап бумажник килеп төште. Төште дә ачылып китте, эченнән ниндидер фото килеп чыкты. Кәримә, иелеп, фоторәсемне кулына алды, гаҗәпләнеп, чәчләренә ак бант таккан кызчыкка карап торды, аннан ялт итеп рәсемнең икенче ягына күз салды. Анда: «Кызым Алсуга 4 яшь»,— дип язылган һәм елы белән числосы куелган иде.. Иртәнге чәйне эчкәндә Габделлатыйф карт шундыйрак сүз башлады: — Кызым, миңа бүген районга барып кайтырга кирәк Кәримә белән Ислам башларын күтәрделәр, картка төбәлделәр Кәримә түзмәде, сорап куйды: — Нишлисең анда, әти? — Кышка ташкүмер белешәсе ие. Хәзер кайгыртмасаң, соңга калуың да бар,— диде, аннан өстәде: Мин анда баржа килгән, бирә башлаганнар, дип ишеттем. Барып кайтыйм әле. - Әни кайткач барыр иең Моңа каршы карт елмаеп куйды: — Әй, ул кайтканны көтсәң.— Чынаягын эчеп бетерде дә, читкә- рәк этәреп — Минем Фатыйх кордашларга да сугылып чыгарга исәп. Бәлки кунып та кайтырмын, соңга калсам, көтмәгез.— диде. Килеп яварга кыймыйча, офык читендә көне буе болытлар йөрде. Кояш рәхимсез кыздыра, ерак кырлар өстендә рәшә тирбәлә. Тынып калган табигать нәрсәдер көтә, нәрсәгәдер әзерләнә сыман. Кәримә кояшта шытырдап кипкән керләрен үтүкләде, күптән җилләтелмәгән шифоньерны бушатып, кышкы киемнәрне тышка алып чыкты, киптерде, какты, кире кертте — шулай әллә каян табылып торган эшләр белән йөри торгач, ниһаять, кичне дә җиткерде. Дулкынланып, егетнең кайтуын көтте. Караңгы төшкәндәрәк табигатьтә ниндидер үзгәреш сизелде, кайдадыр еракта яшьнәгән яшен яктысы офык читендә балкып-балкып ала. елдырым булып, ерак кырлар өстендә бии. ләкин күк күкрәү ишетелми — яңгыр әле ерак иде Инде төн якынлашуга да карамастан. җир һаман суына алмый, эленеп торган хәрәкәтсез һавада мунча бөркүлеге саклана бирә. Исламның машинасы капка төбенә тәмам караңгы төшкәч кенә килеп туктады Көтә-көтә зарыгып беткән кыз урамга йөгереп чыкты, егетне якты йөз белән каршы алды. Бүген ул аеруча ягымлы иде Ашны икәү генә ашадылар Өстәл янында Габделлатыйф картның булмавы аларга көтмәгән- чәрәк тәэсир итте. Башка вакытта шома гына барган сүз кинәт өзе- 166 леп кала, авыр тынлык урнаша Шаяру сүзләре дә ни өчендер та былмый. Шушы киеренкелектән котылу өчен. Ислам тамагын туйдыру белән капка төбенә чыгып утырды Ул хәзер кыз белән өйдә калырга ни өчендер кыенсына, хәтта Кәримәнең күзләренә дә элеккечә туры карамый, карашлары очрашса, эчтә дөрләгән ялкын бәреп чыгар да. барысын да харап итәр, үзен тыеп кала алмас кебек тоела иде аңа. * Яңгыр жиле исә. күк күкрәү дә инде шактый ачык ишетелә i һавада хәрәкәт көчәйгән, өермәләр уйнап күтәрелә Эшләрен бетергәч. Кәримә Ислам янына чыкты Утыргыч читенә о килеп утырды. Бүген аңарда да ниндидер үзгәреш сизелә, ул да s үзен ничектер тыенкы тота. - — Көне буе куркытып йөргән иде аны. тәки явар ахры.—дип г куйды Ислам.— Хәзер бер дә кирәге юк инде бу яңгырның — Ж.әйге яңгыр ява да китә, ярты көннән кибеп тә житәр .— - Кәримә, түбән карап, үзалдына сөйләнгәндәй әйтте бу сүзне ♦ Корыган агач кәүсәсен хәтерләткән тармаклы яшен кинәт һаваны = телгәләде, аның яктысы сүнәргә дә өлгермәде, баш өстендәге күк ? гөмбәзе шартлап ярылды, гүя аның кисәкләре, дөберди-дөберди, төрле = якка тәгәрәштеләр Кәримә сискәнеп китте, урыныннан ук сикереп « торды ’ 5 — Чыннан да. кереп ятарга кирәк,—дип. кыз артыннан Ислам да кузгалды. Ишегалдына керделәр, шунда егет - келәткә, кыз өйгә таба атлап китәр алдыннан сәер бер мизгел булып алды Алар, алдан килешеп куйгандай, ирексездән бер-берсенә борылып карадылар Әлбәттә, икесе дә бу киеренкелекнең нәрсәдән икәнен аңлыйлар, жан нары тартыла, икесе дә бөтен барлыгы белән нәрсәдер көтә Әлеге уңайсызлыктан аларны яшен яшьнәве коткарды, икесенең дә йөзен яктыртты. Кәримонең куллары ирексездән. ишек тоткасына ябышты, чөнки инде шул чара гына калган иде Ислам өйалды ишеге ябылып, келә шалтырагач кына айнып китте, әмма инде соң иде. Ул да келәткә керде Киеренкелектән егетнең маңгаена хәтта тир бәреп чыкты Йөрәге ашкынып тибә, тәне буенча кайнар дулкыннар йөгерешеп уза. һава житми иде Ул келәт ишеген төбенә хәтле ачып куйды, күлмәген дә салып атты Яшен көчәйгәннән-көчәя. ул чатнаганда ишегалды инә эзләп табарлык булып яктыра, күк торган саен дәһшәт лерәк гөрселди Бераздан Исламның үтереп су эчәсе килә башлады Сусынын басмыйча торып, йоклап китә алмаячак иде ул Өйалдындагы кис мәктә салкын су тора торуын да. тик Кәримә ишекне эчтән бикләп кергәндер, дип уйлады Ислам Шулай да барып тартып карарга булды Юк. ишек эчтән бикләнмәгән икән Ул. кызны куркытмыйм тагын дип. сакланып кына өйалдыма керде, караңгыда кармаланып кисмәкне эзләп тапты Чүмече ди шунда ук. капкач өстендә булып чыкты Чүмечне батырып, зур-зур йотымнар белән су эчеп торганда акрын гына өй ишеге ачылды. К әримәнең хәлсез тавышы ишетелде Ислам' Яшеннән куркам Чүмечне урынына ничек куйганын да белештермәстән. егет бусагадан өй эченә атлады һәм эчке күлмәктән генә басып торган Кәримәне кочагына бөтереп алды Шулвакыт, бөтен жиһанны яктыртып, тагын яшен яшьнәде, күк күкрәде, һәм көне буе шушы мизгелне көткән жир өстенә. ярсып ярсып, яңгыр коярга тотынды Кыш урталарында районның авыл хужалыгы идарәсендәге бер бүлмәгә өстенә кыска тун. аягына жылы итекләр кигән бер ир-ат килеп керде — Кәримә шушында утырамы? Эшләп утырган хатыннарның өчесе дә башларын күтәрделәр, сәерсенеп, үзен артык иркен тоткан, бүреген дә салырга оныткан иргә төбәлделәр. Шунда аргы өстәл артындагы аксыл чырайлысының күзләре зур ачылды, кыш уртасы булуга карамастан, сәер сипкел баскан йөзе тетрәнеп китте акрын гына урыныннан күтәрелде. Ир дә аны күреп алды, өстәл читенә бәрелә язып, алга омтылды: — Кәримә! Исәнме. Кәримә!. Калган ике хатын шундук бер-берсенә карашып алдылар, хәлне аңлап, бүлмәдән тиз генә чыгып киттеләр. — Мин килдем. Кәримә, сине сагынып килдем,— диде ир. кызның йөзенә карап, һәм шунда гына. Кәримәдәге үзгәрешләрне күреп, сагаеп сорады — Син нәрсә? Әллә? — Әйе. Ислам — Аның иреннәре дерелдәп куйды, күңеле тулып, ирнең күкрәгенә килеп капланды, сулык-сулык еларга кереште Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Ислам аның тетрәнгән иңнәреннән сыйпады Бераздан Кәримә тынычлана төште, үзен кулга алды Дәшмә, Ислам Бер сүз дә кирәкми. Мин барысын да аңлыйм Семьяң барын да. кызың үскәнен дә беләм. - дип Кәримә Исламга ярдәмгә килде — Мин бит сиңа әйтмәгән идем. Керләреңне жыйганда кесәңнән документларың килеп чыккан иде Кызыңның фотосын күрдем Ул айлар буе күңелендә йөрткән, кыз килеш йөкле булуның иң авыр чагында төннәр буе Ислам белән эченнән сөйләшкән сүзләрен кабатлый башлады Өметем өзелде! Шулай да жиңел булып китте Тик мин болай гына аерылыша алмадым — Кәримәнең тагын күзләре дымланды, мөлдерәгән карашы белән ул Исламга төбәлде — Калганын үзең беләсең... — Эх. Кәримә! Ир аны кабат күкрәгенә кысты. Кәримә дә. хискә бирелеп, шушы кочакта кечерәя, эри баруын сизде, ләкин эш урынында икәне исенә төшеп, бирешмәскә тырышты Сиңа бер сүзем бар. Ислам,—диде ул. - Тыңлыйм. Кәримә Кәримә беравык тын гына торды, бу сүзне башлау аңа жиңел түгел иде. күрәсең. — Исән-сау килеш туса, балага атасының исеме кирәк булачак. Синең исемдә йөрер, яме? Анысына каршы килмә инде!.. Бу сүзләр Исламны тетрәндереп жибәрде. Ул ыңгырашып куйды Мондый сөюне бит аның ничә ел бергә торган хатыныннан да күргәне юк' Әгәр ул мәхәббәте хакына шундый эшкә барган икән, димәк, яратуы - саф алтын, көчледән көчле! Кәримә! Кадерлем минем! Мин инде сине беркайчан да оныта алмам Элекке Ислам булып яши алмам Күңелемә ут салды, бердәнберем минем! Кышкы юлдан баручы машинада Ислам кайта. Аның куллары рульдә, күзләре жәяүле буран тузынган юлда, ә уйлары, уйлары әллә кайларда. Я аның күз алдына, йөрәген әрнетеп, йөзенә каратут чыккан Кәримә килеп баса, я ул үзенең хатынын кияүгә ничек чыгуын сизми дә калып, ир хатыны булуның кадерен белмәгән, бала туганнан соң бигрәк тә масаеп Исламга исе китми башлаган хатынын уйлый Яисә кабина тәрәзәләрен каплап себергән бурын эченнән, риясыз күзләрен әтисенә төбәп, дүрт яшьлек кызы аңа карап тора башлый Киләчәктә бу юлларның кайсы якка алып кереп китәсен белми әле Ислам, белми.