ШИГЪРИЯТНЕҢ ЮЛЫ БЕР
Яшерен мәхәббәт булган кебек яшерен шигърият тә бар Ул кеше күңелендәге тирән катламда, ул хисләргә бай күңелләрдә, ә ул күңелләр үзләре якында гына Ләкин плар- ны каплап торган пәрдәләрне ачып карау һәм тану әдипләрнең зур бурычы Хәтта максаты да Тик моңа үзеңне дөньяга танытуны гына алга сөргәндә ирешүе мөмкин түгел Кешеләргә күңелеңнең байлыгын өләшә белергә, кырысланмаска кирәктер Яшь талантлар шигърият юлында сәфәрдәш булырга да ихтимал бит Моны кайбер әдипләр теләмиме әллә • кешенеке кештәктә —үзеңнеке үзәктә- принцибы алга сөреләме'’ Тормыштагы мисаллар шундый сорау куярга мәҗбүр итәләр Шагыйрь — үзга шәхес ул Мин аның кайбер сыйфатларын, иҗади газап кичерү ләрен дәрвишлекнең бер төренә охшашлы иләслек микән әллә дим Шагыйрь күңеле тылсымлы хисләре аша киләчәк белән дә элемтәгә керә белә, бүгенгенең гадел хәбәрчесе буларак туачак чынбарлыкка да гүзәл өлеш кертә Ә менә бүгенге шигърият үзен үзгәртеп кору өчен яңа -архитектор-ларга мохтаҗлык чоры кичермиме икән'’ Михаил Исаковский. В Лебедев-Кумач янына Европа сәхнәсенә кемне чыгарабыз* «Өч танкист*ка -Катюша-га юлдаш җырны кем иҗатыннан алабыз? Шагыйрьләрнең саны ишле булу түгел, халык күңелендә исәптә торганнарының күплеге кирәк Теләк белән генә -шагыйрь булучы-ларны көнлек сөенеч каперәйтә Эгеп-төртеп чиратның алдына атлыгып чыккан андыйларга карата укучыда әйбәт фикерләр тумый Шигъриятнең юлы бер ул әдәп, хаклык, гүзәллектән кушылган нурлар дәрьясы