Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минзәләдән!

Минзәләдән!

Ргшиг Глргйи Минзәләдән диләр дә бит безне. Син — Малтабар юкса, мин — Күзкәй. Хет Тәкермән булсын, алар миңа, Ераклашкач, хәзер бер сүздәй. Минем өчен бер сүз — «Минзәлә» бар. Сиңа «Бар!» ул миннән дә артык. Син Казаннан ешрак качасың шул. Минзәләне күбрәк яратып. Минзәлә дә һаман сине даулый. Синнән башка яши алмый ул. Җәен сагына сине яшел сукмак. Кышын сагына сине карлы юл. һәм син белгән яшерен бер сукмактан Бәлки, мин дә инде үткәнмен; Язмышымның кара мизгелләрен Такташчалап. бәлки, сүккәнмен. Көннәремнең яктылары әнә Мәңгелеккә керә хәтергә. Ул хәтернең ничек уянуын Язган безгә җырлап әйтергә. Минзәләдә туып-үскән, диләр. Малтабарыңнан син. мин — Күзкәй. Бикбау. Таулар яки Байлар булсын,— Алар миңа хәзер бер сүздәй. Минзәләдән лә мин. Минзәләдән. «Мин» сүзеннән бит ул башлана. Борып булмый аны башкага! — Тарих белә ләса, күпме исем Таккан язмыш безнең башларга! һәм гүзәлен сагынып Минзәләнең, Уйланам да. җаным өзгәләнә. ФӘННУР САФИН (/<М/Һ ши.-ыирь. <Сгз «ТЫИЛЖ». шигырь маимиры авторы- KOMIHAI мши Таң чыклары куна күзләргә. Туар таңнар өчен борчылыпмы Ал томанда ята Минзәлә... Таң чыклары куна күзләргә. Мәхәббәт алмасы Кыз бала бер алма атты сиңа. Кыргый алма синең учыңда. Теш батырма аңа уйланмыйча, Кызның йөрәк сере шушында... Ул алмада — садә ай нурлары, Яшь йөрәкнең Сөю даулавы; Кызлар җыры сыман кош сайравы, Карурманның дәртле шаулавы; Кылыч чыңы, туплар гөрселдәве, Күз кыздырыр алтын сарайлар; Яшь ананың күкрәк сөте тәме, Кочак тулы кызлар, малайлар; Рәшәткәле тәрәзәләр, богау. Элмәк, шартлау, сусау һәм төтен. Анда — тәмуг, анда — оҗмах, бәхет! һичберсе дә Ярты түгел ләкин, бербөтен! Ул алмада күке моңнары бар, Гөлләрнең хуш исе бар анда. Утсу, давыл, йолдыз җемелдәве... Сихер кебек серле бу алма. Анда — хаклык, ялган, тойгы миче, Күтәрүең йөкнең саллысын; Сафлык, хыянәт — биек боз таулары, һәм, кыскасы, синең язмышың! Су кешесе кебек. Төпләрендә Сагыш диңгезенең ятырсың. Бер батырсың шунда, бер калкырсың, Сөю газапларын татырсың. Шундый уйлар белән тулды дөнья! — Нишләдең син, гүзәл кыз бала?! Тик әкияттән түгел, тормыштан син,— Мәхәббәт алласы бу алма! Кыз хәйләкәр, күзләп тора әнә, Өзми дә күк үзе өметен... Карап яшь кыз аткан бу алмага, Уйлана күр, берүк, егетем! Канатсыз кош Ирекле кош, яралы кош, Канатларын кем кискән? Яшь үләнгә тама ал кан, Кем кискән соң, кем икән? Канатсыз кош хыялында Ярсыйярсый очадыр. Иңрәп-иңрәп ялваруы Бәгырьләргә төшәдер. И моңлана әнкә кошчык. Күккә менеп моңлана. Күрче, кешем, һавалардан Моң түгел ул, кан ява! Ирекле кош, яралы кош. Канатларын кем кискән? Бар дөньяга ал кан ява. Кем кискән соң, кем икән?! Тал моңы Ялкын төсле ак күбектә Юа да тал бөдрә чәчен, Тагын-тагын үрли күккә, Беләдер шул дәрәҗәсен. Талпына тал, төшә җиргә, Канатлары каерылып. Ничек очсын соң моңсу җан' Тамырыннан аерылып... ...Балачакта уйланмаган Бөдрә талнын бу зурлыгы: Офык тулып оча таллар, Ә җанда — тал моңсулыгы. Серле өмет Баш очына кунды кара болыт. Җил китерде миргә туфрак-толып, Кояш чыкты аннан, кояш чыкты, Кояш туды япь-яшь сабый булып». Еллар ага торгач, агарды чәч, Җил иссә дә хәзер күзеңдә яшь. һәрвакытта яшьлек кайтты ләкин Ин беренче ярны төштә күргәч— Күрәсең син җирне — нурга төреп, һәм тоясың: ярсу елал-көлеп. Алда көтә сине, һаман көтә Газап тулы татлы, серле өмет. Яфрак турында кыйсса Агачтан ул очты-төште, кунды Альбомыңа яшел язга чаклы. Язда кабат очар агачына,— Шаккатырбыз күреп яшь яфракны! Бу язда Бу язда дәртле моң — шигърият... Гүя тик шигърият аркылы, Җаннардан үрелеп җаннарга. Ургыды хиссият ялкыны. һәм чая наз тулы бер караш Дөрләтте күңелне, аннары: — Дөньяда син генә түгел бит—— Диде дә. юл тотты ул ары.