Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин дә инде яшәмәдем, дисәм.

Мин дә инде яшәмәдем, дисәм...

Бу күңелем чама белмәс ахры... Инде мин дә сөймәдем, дисәм — Хыялдан оят! Наздан, сәгадәттән Күккә ашканнар әле дә исән. Бу күзләрем туя белмәс, ахры... Инде мин дә күрмәдем, дисәм — Ходайдан оят! Җир шарының байтак тарафларын гиздем югыйсә. Бу җаным һич тынычланмас, ахры... Мин дә гомер кичмәдем, дисәм — Язмыштан оят! Күпме егылып та, гаҗәп, әле — баш һаман исән! Туган якта Мәңгелек чишмәле бу яклар! Челтерәп гөрләсен дисәләр, юл ачып, чистартып аларны илсөяр уллары улаклар. Тургайлар су эчкән чишмәдә салават күпере уйнаклар! Үлемсез җыр иле бу яклар! Кешене гомере буена хыялдан хыялга җыр әйдәр, җыр назлар... Кирәксә, җыр — яклар! Кем телне, кем җырны күтәргән — халыкның йөрәген шул саклар! РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН (19431 — шагыйрь. гагар һәм рус телләрендә күп санлы шигырь китаплары авторы. ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт һәм Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премияләре лауреаты. РСФСРның атказанган культура хезмәткәре. Казанда яши. Язгы кар суларында... Икәү янәшә атлыйбыз. Кулларың кулларымда. Без басмалар салмадыкмы язгы кар суларында! Безнең таныш кошлар бардыр торналар чылбырында. Елмаюың челтерәп тора язгы кар суларында. Тал бөреләрен иркәләп, язгы күкләрне күзлә. Зәңгәрлектә ак болытлар бәхет телиләр безгә. Гомер искә төшерер әле салкын көзләр барын да... Йөзләребез чагылып калсын язгы кар суларында! Булса икән ул!.. Гел торып ла булса икән ул салават күпере астында! ...Усак төбе өстендә дә хәтта тычкан утын фейерверк күрер дөм-караңгы төннәр була. Гомергәчә булса икән лә ул беренче мәхәббәт хисләре! Ертык мендәрләрдән очкан мамыклар күк. бөтерелә гайбәт тирәндә! ...һәм торасың шул «буран»да елмайган булып. Ашыгасың? Хәер, ашык. Алгысын. Чап. Йөгер... «Янса янсын, дисең, минем аңлаешсыз гомер.» Чибәр булып үсеп җиткәч, язмыштан кыйнатып, сукбайлыкта йөргәч, шикле юллар буйлатып, үзең дә шул бетәшкәнсең — кечерәйгән буең. Синең яшьне чамалап та әйтү хәзер кыен... Я хода! Ни өчен сиңа шундый җәзасынау? Нигә күзләрен яшереп, керфекләрең сына? Эндәшмисең... Авыр сиңа туры итеп карау. Җан көеге Д ки Яңа дөнья күлмәгенә килешми шул ямау. Гомер кичеп дөньялыкка бер нур өстәдеңме? Кешелекле рухың әллә бераз көчләндеме? Ата-анаң. җирең-илең багып үстерсен дә. ә ул — имгән сөткан өчен пычрак төкерсен дә. каян килсен кешеләрдә кызгану я шәфкать? Гыйбрәт итеп күрсәтәләр. «Бичара!..» дип фәкать. Ашыгасын? Хәер. ашык. Син әлегә тере... Тик кара, сабый балалар күрмәс юлдан йөре! Елан Елан кабыгы таптым мин (тире дисәң дә була). Бер төше дә имгәнмәгән, кире кисә дә була. Таптым мин аны еракта — Кырымда ял иткәндә. Истәлеккә диеп алдым өйгә кайтып киткәндә. Кайткач исә уйга калдым: моны кая эләргә? Аптырагач урнаштырдым вазадагы гөлләргә. Гөлнең аткан чәчәгенә орынып тора башы, бер карасаң, хәтерләтә табип эмблемасын. Танышлар сорап куялар: «Бу әкәмәт — нәрсә? — дип,— сискәнепләр уянырсың төшләреңә керсә»,— дип. һәй. димен, юкка шүрлисез, бу — җансыз кабык кына! Еланның үзен эзләп тә бик сирәк табып була. Үзең тимәсәң, беркемгә һич зыян салмый, диләр. Ала белсәң, агуы әле шифалы дару, диләр! Шулай да артык булмастыр саклану чарасы да. ...Тик менә чагу күбрәк, ди адәмнәр арасында! Якындагың бер чагар дип, кем уйлар гомерендә?— Елан булып чыгачакның сөт булып кереренә? Аңлыйсың сыгылып төшкәч, төзәлмәс яра алгач... Күпләргә кәмит, яралы Җаның яралы калгач. Янәшәңдә әллә кемнәр дус булып гомер итә. Елан — кабык эчләреннән шомлы уй шуып үтә. ...Гөлдәге кабыкка карап, күңелдә сурәт туган: яшел аланда ваемсыз чалкан яткан бер олан. Баш очындагы куакта балалап тора елан... Тансык төшләр Төштә дә. өндәге кебек, бик күп нәрсә буталчык... Шулай да байтак нәрсәләр өндәгедән күпкә ачык! Шунсы кыйммәт: төштә кайчак үткәнгә ашып була! Мәңгелеккә киткәннәрне бүгенгә дәшеп була. Алтын капка! Алтын капка! Алтын кайчы булып, алтын кайчы булып кистең бәгъремне! Алтын капка!.. Алтын ярым! Алтын ярым! Үтте бергә азы, азы үтте бергә яшьлек гомеремнең! Хыялдагы гүзәл белән иңгәиң йөреп була. Балачактагы таңнарны яңадан күреп була!.. ...Төштә дә, өндәге кебек, бик күп нәрсә буталчык... Ә шулай да татлы төшләр Олыгайгач бик тансык! Алтын капка! Алтын капка! Алтын капка! Күпләр килгән сиңа, бездәй күпләр килгән сөю кичүенә. Алтын ярым! Алтын ярым! Бәхет — бергә чакны. Кулы — эштә. Җаны — утта. Яшьлек уза. дип янасың... Күзе — синдә — юлдадыр... Аныкы янмаганмы? Кеше арасына чыгар. Картаюдыр: бәхет, дибез «Ирем!» дисен ул да бер! кемнәрдер алдаганны. ♦ Шатлыктан да, хәсрәттән дә тама яшь тамчы-тамчы... ...Шөһрәт даулап, энҗе эзләп диңгезгә атылганчы. Тилелек җилкәне белән Яшьлектә утырыр идем, акылга утырганчы! ...Җәелеп тә. шаулап та актык ярларга кайтылганчы. Кече булсаң да, син кеше бул — даннарда ватылганчы. малларга сатылганчы! Төнге сәгать тавышы Сәгать келт-келт итә. Дисбесе өзелгән дә. гүя. коела Вакыт! Шыбырдый гына! Үзе белән тәгәрәтеп алып китә безнең таза кан шарларын, көлүләрне. дәрт хисләрен... Хәтер генә, бетәшкән карттай, азаплана һәр «келт» саен: кантмакчы гел үткән якка — яшьлек якка. балачакка. сабый чакка... без кайчандыр бөтен килеш калган якка. бер җан булган чакны искә төшерүе дә! ...Еллап түләнгән шул барсы өчен дә — гомер исәбеннән! Гомер исәбеннән... Уйның ике сурәте Яшь чакта күңелдә бөредәй яралган һәрбер уй ашкынып оча да биеккә — кошларның канатын иркәләп, болытлар катында тибрәнеп, (болытлар үзләре гел тоташ хыялдан!) нурланып, шәбәеп, мең тармак җибәреп, әверелә ямь-яшел мәһабәт агачка! Олайгач, еш кына, күңелне канатып туа да авыр уй, әйләнеп яфраксыз энәле куакка, (чәнечкеле чыбыклар шикелле) тора гел каршыда, һич китми, һәм янә яралып, тамырын җибәрә... бәгырьгә... Казансуда боз кату Казансуны суык яулап алды, дулкыннары тынды агымның. Шулай өшеп кенә буладыр ул җанлы килеш тынсыз калуы... Күз алдында параличлангандай хәрәкәтсезләнә су өсте. Ике яклап ярдан бозга әйләнеп тамчы арты тамчы биреште. ...Өстән торам карап. Күз алдында боз элмәге һаман кысыла. Ах, бу җиңелү агониясе — ихтыярлы килеш буйсыну! Табигатьнең гади халәте лә, ник күңелгә авыр алына? Әллә суык җилләр артыграк кагылганмы гомер талыма? Пошыну бу, үлчәүләрдә — янганнардан битәр туң йөрәкләр күпкә шул баса! Нәрсә булыр — хәтертарихларны эремәслек бозлар капласа? Атмосфералардан суык иңсә, шартлаулардан янса җир йөзе, калмас микән бушап Җир-планета Тынлык белән генә бер үзе? Күк катында гына түгел хәзер, күңелләрдә — «озон тишеге». Тел-илләрне, халыкларны күмеп, битарафлык килә ишелеп. ...Җил көчәйде. Җирне, суны бердәй итәм, диеп, кар төшә. Ә уртада суык белән соңгы шадра дулкынчыклар тартыша. Әллә нинди уй-гамьнәргә салды күз алдында Казансу кату. Фаҗигалар көтмәсә дә, барыбер, кешеләрне кирәк юату. Боз ятса да, аста агым кала — бәрер рухы язгы ташуда! Чөнки һәрбер чишмә-елгаларның башлангычы — тере тамчыда. Без дә тере ләса! Ил-кыйтгалар хәзер уртак язмыш, уртак хәвеф белән беректе. Кояш булган чакта ышаныч бар — яшәү калыр, калыр тереклек! Җәмит Р