ХАНЫМ СОЛТАНЫМ
Мин кар суында юып агарткан пәрдә-кашагаларны тәрәзәгә әләм, ә өйнең теге ягында Мөршидә апа җырлый. Моң, кулларыма сарылып ала да, челтәр аша сирпелеп, урамга тарала Үзәкләр өзелә, кушылып җырлыйсы, әле әкрен генә елыйсы килә. Булыр икән берәүдә тавыш! Алма бакчасына керерсең. Алма чәчәкләре өзәрсең Сикертмә кашыңны, сизәрләр. Безнең кавышуны өзәрләр Моңлы кеше бәхетсез була, диләр. Дөрестер, күрәсең. Безгә орынып торган күрше апаның бәхете — ташка үлчим: ни ире, ни баласы юк. күке сыман ялгыз картаер бугай. Узган атнада авылга кайткан бер офицер абый белән чүт танышып китмәделәр тагы Офицер гайрәтле әтәчкә охшаган иде әле бер, әле икенче урамга очып төшеп, кызлар күзләп йөрде-йөрде дә, ахырда, җүнле эш кыра алмагач. Мөршидә апалар турына килеп утыра башлады Йолкыш әтәчкә күрше апаның бик исе киткән ди! Кулын уйнатмаса бер хәл. Мөршидә апа. бәлки, бергә-бергә яшьләр уенына да чыгып керер, клубына да төшәр иде Әмма теге мут бәндә беренче кичтә үк кочакларга үрелгән, ди Тол хатынның күңеле ачык, тәрәзәсен теләсә кайчан чиертергә була дигәндер инде, азгын. Тик Мөршидә апа өметләрен тиз өреп сүндергән тегенең, яңагына чалтыратып, куып та җибәргән Әйтәм аны. офицер безнең очта бүтән күренмәде, ә өч көннән, бөтенләй, авылдан ук китеп барды. Сикертмә кашыңны, сизәрләр. Безнең кавышуны өзәрләр Кинәт Мөршидә апаның тавышы киселде. — Бу бәлешнең рәте булмас. Саимә апа,— диде ул, көрсенеп — Иртәдән бирле күңелем уйнаклый Кичкә без аш мәҗлесе уздырмакчы идек, таба ашлары хәстәрләшергә дип, әни Мөршидә апаны да чакырды. — Куй әле, борчылма, Мөршидә. Синең бәлешең гел уңа Җырлый- җырлый эшлә. Эч пошканда үзем дә көйләп йөрим мин. Эч ношу гына түгел шул бу. Саимә апа Карале. Зөлфия өйдәме ул? Мин тиз генә тәрәзә пәрдәләренә елыштым — Зөлфия? Әни мица эндәште - Зөлфия дим' Мунча идәннәрен юарга кушкан нем. шунда микән? Тавыш-тыны юк — Яшь нәстә. тынлап тормасын әле. диде Мөршидә апа һәм. у ярым пышылдап, ярым кычкырып, сүзен дәвам итте Сер саклый = белмим, Саимә апа. ачуланма, баштанаяк сөйлим Син теге Миңлегөл J малаен, офицер кисәген, беләсеңдер, шәт? Шул ияләште бит йортыма. 3 андый бәйләнчек ир күргәнем юк иле. билләһи' Хатын кыз котырту j мәктәбен узган диярсең, үпсә, шундый иттереп үбә. тәнең дөрләп кабына = инде И, Саимә апа, нәрсәгә ваклап сөйләп торырга, өч төн түшәгемдә 5 кундырдым, тәрене... * — Кит аннан! әнинең тавышы кысылып куйды Кеше ишетмә- < сен. авызыңны чамалап ач — Сиңа сер сыя. җилгә салмассың әле. Саимә апа Сөйләмәсәң дә = авыр бит Гайбәтең авыл буенча таралыр. Мөршидә Әй, төкерим гайбәтенә1 Яшәдек инде утызга хәтле яшәдек Капка , төбендә тузан бөртеге дә тотмадык Тән белән җан йоклаган чак булган с ул. Саимә апа Мин гаеплемени, каным уйнап интектерде соңгы вакытта 2 И. басарга тырыштым шуны. и. тырыштым, авыр-авыр сөт бидоннарын - машина әржәсенә күтәреп куям, басылмасмы, дим Ир белән яшәгән - кеше белмидер шул - Бер алла белә инде. Мөршидә Алла белсә, мине япьяшь килеш зар елатмас иле Габбасым үл ~ гәнгә дә унике ел бит Адәм рәтле хатын унике ел буе ир күрми яшимени' Мин. кымшанырга да куркып, тәрәзә төбендә утырам Кулымдагы пәрдәнең ярты ягы эленгән, ярты ягы баш очымда тирбәлә Өнемме бу. төшемме? Нәрсәләр ишетәм мин?! Ләкин, кадакланган төсле, урынымнан да кузгала алмыйм Мөршидә апа моңарчы биктә торган сәер бер дөнья ның ишеген шар ачып куйды да. минем әрсез муен хәзер шунда каерә Мөршидә апа. серен бушаткач, җиңеләеп калды бугай, калтыранган нәзек тавышы ныгый төште - Өч төн җәннәттә гиздек. Саимә апа! - Җәннәт кебек изге урынны мондый эшләр белән чагыштырма инде. Мөршидә. Әнинең тавышы ачулырак чыкты Алла колы бит син Габбасыңнан да уңмадың Көтәргә иде әле Кемне. Саимә апа? — Үз тиңеңне Болай азып тузып йөргәнеңне ишетсәләр якын да килмәсләр Күрше апа кычкырып көлеп җибәрде Үтерәсең. Саимә апа. билләһи, үтерәсең' Кнтә-кнтә кыз булып бегн-м ич ин/ң I’.IXM н офицер кисәгенә буаны ерып калдырды Әл< мо нысы баласы гына, энекәчем' Мин гаҗәп ачыш яса гым бит. ( анмә апа әлегәчә үземнең бәямне белмичә яшәгәнмен, томана Предси гәтелне агач МЫЛТЫК).in 1ӨП( 1ДӘТӘСГМ ки и."Н чаклар "■ I и I» 1 > ipaiiu ак көнгә \ >• талашабыз. «Сыерлар ач. азык җитми», дим. колагына да ими Шул кигәвен борынга кычкырып, әзме нервы туза' Бер елны күл бәйләнгәч, колаксыз бәрәнемне эзлән, аръякка төшкән идем Адашып нитеп ка 1ма ды микән дип. таллыкны урадым Бу, предеидәтел дшәнем атына печән чаба «Әйдә утыр, алып кайтам», дип. мине арбага кысрыклый башлады Кул салырга исәбе, ач күзнең Этеп ектым да. чаптым >й чаптым, тиле Быел гына башыма барып җитте ул ир. мин хатын лабаса! Әллә уртак тел табып булмасмы, мәйтәм Кәшәләр! • ялгыз чагын чама лап. көтеп тордым да, кердем янына Туп туры әйттем «Таллыкта әхлак иде. Зиннәт абый, тик без җүләр идек» дидем «Сыерларын ачмы. • .к у.мг 113 әллә үзеңме?»— ди. «Икесе дә».— дим «Менә бу миңа ошый. Юкса, эт сыман ырылдап, һаман-һаман өстемә ябырыла идең, хәзер теләгәнеңне сора, ләкин яхшылыкка яхшылык белән кайтар, таш атма».-- ди. Ыша насыңмы. Саимә апа. кичә запас кибәннән печән ташытты. Рәхәтләнде сыерларыбыз Ә мин. төне буена, юрган астында калтыранып чыктым, кайчан әҗерен сорап тәрәзә чиертер инде. дип. Өметләндердем бит. кигәвен борынны! — Кертмә! — диде әни. боерган төсле. Ул. изге күңелле хатын, һичшиксез. Мөршидә апаны ялгышлардан саклап калырга тели иде — Шайтан вәсвәсәсе синдә, адәмнеке түгел. Мөршидә! Җиңел тормышка этәрә сине шайтан, күңелеңә азгынлык орлыгы салмакчы була. Бу кыланышыңны бер дә хупламыйм, бел! Нишлим мин?! Зиһенемне җыя алмыйча, багана төсле катып торам бит! Тизрәк чыгып таярга кирәк моннан! Ачылмалы тәрәзәне төрттем дә. бакчага көпшәкләнгән кар өстенә оекчан килеш сикердем Эссе мунчага килеп кергәч кенә, ишеткәннәремә хәйран калып, баш чайкап куйдым Менә сиңа. Мөршидә апа Тәүфыйклы күрше апа! Мин бит аңа бик-бнк охшарга тырыша идем! Ул миңа үрнәк тә. өлге дә иде Күлмәкне Мөршидә ападан күреп тектерәм. яулыкны аның кебек, кыйгачлап бәйлим, чәчләремне дә нәкъ аныңча үреп салам. Ә ул. әнә. офицерны төн кундыра, председатель белән гыйшык- мыйшык уйный икән Бит болар барысы да яратусыз-нисез. кыска гына тәүлек эчендә! Рәмие белән ике ел йөрибез, әле үптергәнем юк үзенә. «Бәлки, бу мәхәббәт түгелдер», дип уйлыйм Көннәрдән бер көнне чын мәхәббәт килер дә. үткәндәге шаяруларым өчен жәза бирер, дим Мөршидә апа бер дә курыкмый микәнни соң? Йә. җитте. тизрәк мунча идәнен юып чыгарга кирәк. Ишетмәдем, дә. тыңламадым да Мөршидә апаның сүзен. Эшемне бетергәч, почмакта аунап яткан иске галошларны аягыма эләктердем дә. берни булмагандай өйгә кердем Әни белән Мөршидә апа. мичне томалап, чәй эчәргә утырганнар иде. — Мунча әзер. әни. — Барыгыз, алайса, пары сүрелгәнче, юынып алыгыз.— әни күрше апа белән мине мунчага куалады — Барыгыз, бар. кайткач чәйләрсез! Мөршидә апа белән мунча керүнең бер рәхәт ягы бар — ул. сине бала күреп, үзе юындыра Бәләкәй чактан ук әнинең кулына тимәгән мин күтәргәндә — күтәреп, житәкләгәндә — җитәкләп, мунча юлында күрше апам йөрткән «Сабын күбегенә батырып, шалкан кебек агартам үзеңне»,— дип. сөеп-назлап. аркаларымнан чәбәкләп, бертуган апамдай якын булып юындыра иде ул мине Бу юлы мин Мөршидә апага «барсам ярый, бармасам ярый» дигән исәп белән, теләр-теләмәс кенә иярдем Ул үзе дә. арган кеше сыман, иренеп, озаклап чишенде. Аннан соң. чүмеч очына гына эләктереп салкын су алды да. кызган ташка томырды: Әйдә, жылы парда жебенеп утырыйк бераз. Тәннәр кинәнсен... Мин. «кил. аркаңны юам» дип әйтмәсен дип. ләүкәгә үк үрмәләдем. - Рә-әх-әт. Мөршидә апа кулларын як-якка жәеп җибәрде, башын артка ташлап, күзләрен йомды — Адәм баласы үз асылына кайт- ты-ы, шәп-ылр-рә Аның озынча, матур бармаклары бушлыкны капшый-капшый нәрсәдер эзли иде Мөршидә апаның бар хәрәкәтен күзәтеп утырган мин тәмам өнсез калдым Ярабби, бушлыктан офицер кисәген эзли бит бу! Хыяллана, тилерә, жүләр хатын! Әллә мин моны гына аңламас яшьтәме?! Миңа да унсигез тула! Мөршидә апа. күзләрен ачты да. кысыр хыялыннан оялгандай, ашыгып. кулларын тезләренә салды, ничектер бөрешеп, озак кына хәрәкәтсез утырды Ул янәшәдә минем барлыгымны да оныткан, үзенең тирән чиларына чумган иде. Мин чиләктән шалдыр-шолдыр су бушаткан та- 114 вышка гына дерт итеп, сискәнеп китте: — Җылыда йокы баса Ичмасам, чабыныйк,- дигән булып, себеркегә сузылды Яшермим, Мөршидә апаның буй-сыны искиткеч матур нде Табигать анык йөзен алай ук чибәрләп маташмаган, ике зур күз уеп, җыйнак ♦ кына борын чәпәп куйган да. гәүдә өлешенә керешкән. Монда инде ул * ашыкмаган җилкәләрне, билләрне, кулаякларны иркенләп, тәм табып = ясаган Мөршидә апа үзенең шул камиллеген, төгәллеген белгән төсле. - вак-вак кына атлап, яр буена төшә һәм, «күрәсезме» дигәндәй, инбашла- В рын сикертеп, суга кереп китә иде Җәйләүгә чыксак, арада бердән | бер су коенучы кеше Мөршидә апа булыр Калганнар ярда кала Мин = үземнең бәләкәй, ябык гәүдәмнән оялам, ә хатыннар, май баскан симез * тәннәрен сылу Мөршидәгә күрсәтүдән гарьләнә сыман иде * Сәер гадәтләре күп иде Мөршидә апаның. Кайчагында ул, «уф. „ эссе» дип. мунчадан туп-туры бакчага чыгып басып тора, хәл ала иде с — Өстеңә халат ябын, узган-барган күрер,—дисәң Күрмиләр. Зөлфия, дөньясы сукыр аның,— дип. кул гына селти ч Бүген мин аның төз гәүдәсенә сокланып түгел, чирканып карыйм « Офицерны кочаклап йоклаган, тфү! Чәчрәп яклыйм тагын, куып җибәр- « гән, фәлән-фәсмәтән, дим Сатлык җан Председательне өметләндереп, ® печән кайтартуын күр инде син! Сыерларыма сөенәсөенә ашаттым, ди u бит Менә сантый, менә беркатлы! * Нишләп әле Мөршидә ападан, үртәлеп-үртәлеп, сафлык таләп итә £ идем соң мин? Үзем дә аңламадым Аны хыянәтче дип битәрләдем л Тик кемгә хыянәт иткән ул, монысы шулай ук аңлаешсыз иде Ире дә. z вәгъдәләшкән егете дә юк. кайсы яктан гына карасаң да ирекле кеше Мин. мөгаен, икебез арасындагы яшь аермасын онытып. Мөршидә апаны яшьтәшем күреп йөргәнмендер Янәсе, ул керсез яшьлегебезгә хыянәт иткән булып чыга! Бусы, әлбәттә, көлке нде синнән унике яшькә өлкән хатынның яшьлеге аргы ярда, томан эчендә, мәңге күренми Менә ни өчен ул миңа серен сөйләми, баласыта икән «Башым авырта»,— дип, өстем ә ярты чиләк су койдым да. Мөршидә апаны гаҗәпләндереп, мунчадан чыгып сыздым Шул көннән алып. Мөршидә апаның кыланышлары тәртәгә сыймый башлады Үзгәрде, һай үзгәрде, күрше апа Элек ул шаян иде. шук сүз әйтеп көлдерә иде. Хәзер, кара янып, читтә йөри, элек ул нәфис иде. хәзер тупасланды, аяк атлауларына хәтле бүтән Кирәксә-кирәкмәсә дә. хатыннар белән кычкырыша, олы дими, кече димн сүзнең яманын әйтеп сала. Сыер савучылар аңардан читләшә башлады Мин бу үзгә решләргә хәйран калдым Алай да «Үтәр әле. Мөршидә апа әйбәт кеше», дип өметләндем Әмма үтмәде. Мөршидә апа хатыннар белән маңгайга-маңгай килеп чәкәләште, һаман һаман үзгәрә барды Апрель киче иде Кояш җылысыннан эреп, көне буена тып тып тамып утырган боз сөңгеләр хәрәкәтсез калган һавада кар катыш дымсу җир исе. Сыерчыклар сайравын уздырып, әрсез чыпчыклар чыркыл даша Минем күңелдә дә яз уяна сандугачлар килүен көтәм Ел саен минем әрәмәлеккә кайта алар Бала үстерәләр, өздереп өздереп җырлыйлар Аннан соң китәләр Кеше гомеренең бер мизгеле' Без дә сандугач лар сыман моңыбыз, эшебез көнебез, җырыбыз, телебез һәммәсе дә киләчәк өчен, дәвам өчен Тик без бу мизгелнең кадерен белмибез, аны ямьсезләп, күңел җырларының төсен җуябыз. Сандугачлар ызгышмый дыр, талашмыйдыр' Аларның бәхете шунда, ә без Терлекчеләр йортына тулдык та ызгышырга әзерләндек Башта ферма мөдире Ибәтулла абзый көнлек савымның нәтиҗәләрен укыды Сауды Гыздиясе ун литр, сауды Әминәсе тугыз, сауды Фатыймасы унберне, саулы Камиләсе унбиш литр Бүтән чакта мин Ибәтулла абзыйдан пырх пырх көлеп утыра идем .. 115 Авылда «загс бюросы» дип йөртәләр аны. Яшьләрне башлы-күзле итү, кемне кемгә кияүгә бирү чире белән «авырый» ул. Ялгыз егетне — тизрәк өйләнергә, ялгыз кызны тизрәк кияүгә чыгарга кыстый. Алай гынамы, холык фигыльләрен чамалап, ярын да, парын да табып бирә. Хәзер мин көләрлек урын тапмадым, чөнки, Ибәтулла абзыйдан битәр, без үзебез көлке хәлдә идек, һәркайсыбызның савым түбән, бер Мөршидә апа югарыда — Әйдәгез, кызлар, Мөршидәгә тартылыйк,—диде Ибәтулла абзый,— тигезләшик аның белән, сәбәпләрен белешик. - Безме? — хатыннар алга чәчрәп чыкты — Мөршидә белән ярышыйкмы? Карагыз аның сыерларына, карагыз — безнекеләргә, күзегез чыкмагандыр! - Минем сыерларыма ни булган? — Мөршидә апа да түшен киерде. Мин аның күзләрендә зәһәр ут күреп, имәнеп киттем. Хатыннарның да усаллыгы йөзләренә бәреп чыкты: — Булмый ни! Бер синең группаңны яңарттылар! Кемгәдер итәк җилпедең, беләбез... — Сезгә дә җилпергә иде, итәгегез кыска! — Әй китте тезеп, китте тезеп Мөршидә апа. Карчыга төсле очып кунып, барсын да чукып алды: аңа каршы дәшәргә һич мөмкин түгел иде. сиптерепме сиптерә.— Син, Бәрия, ата ялкау, көн узсынга йөрисең; син, Нәкыя, кәкре бармак, сыерларыңнан урлап, өеңә фураж ташыйсың, арыш капчыгы хәтле кесә тектергәнсең. Син, Фатыйма, йоклый-йоклый савасың, берәр сыерың тибеп очырсын иде үзеңне! Син дә. Әлфия, сыер имчәгенә тотынып йоклыйсың! Персидәтел булсам, мин сезне арт ягыгызга тибеп очырыр идем дә фермага яшьләрне китерер идем. Хатыннар тиргәшә-тиргәшә чыгып киткәч, әйттем: — Бигрәк үзгәрдең син, Мөршидә апа! — Барыгыз, чәпчемәгез! — дип. сыер савучыларны җиңүче кыяфәтендә озатып калган Мөршидә апа кул гына селтәде.— Үзгәрерсең болар белән — Аннан, кинәт куркынып, миңа таба борылды.— Ә? Нәрсә дисең, Зөлфия? — Үзгәрдең,— дип кабатладым мин. — Шулайдыр Битемнең тиресе кипшенә, крем сөртергә онытам,— диде ул, пошынып. — Синең холкың үзгәрде, Мөршидә апа! Дорфаландың син! Инде ул сүзне шаяртуга борды. — Җен алмаштырды микән әллә? Ялгыз яшим ич! - Кызларны юкка рәнҗеттең. Теге егерме баш сыерны һәммәбезгә дә тигезләп бүләргә тиеш булганнар ич. Ә син, барысын да үзеңә җыйгансың, — Кем әйтте? - Идарә карарында әйтелгән. — Карар Ул күз буяр өчен генә, язылыр да. сызылыр да, балакаем. Персидәтел ни әйтсә шул булыр, бик беләсең килсә. Сүзен әйтеп бетермәде Мөршидә апа. Әллә соң миңа гына шулай тоелдымы? һәрхәлдә, боегып, моңсуланып калуын күрдем мин аның. Әллә ничек, кызганыч, ялгыз булып тоелды ул. Кичен, юындым-киендем дә. Мөршидә апаларга йөгердем Авылда өч матур өй булса, шуларның берсе — күрше апаныкы Ул бйк оста чигүче иде Тәрәзә пәрдәләре, ашъяулык-җәймәләр, мендәр тышлыклары, сөлгеләр — һәммәсе-һәммәсе дә чигелгән, бүлмәне салават күпере төсләренә күмеп, нур чәчеп торалар Мондый матур пар аккош рәсемнәре — Мөршидә апада гына. Аккошлар камышлы зәңгәр күлдә йөзә. Зиннәтле келәмнәрең бер якта торсын! Шул хәтле оста чиккән, диварга тере аккош кунган, диярсең. Мөршидә апаның йөрәгенә дә канат очы белән кагылды микән бу асыл кош? Кайчан да булса бер өзелеп яратканы булды микән күрше апаның?! — Нәрсә. Зөлфия, беренче мәртәбә кергән сыман, бусагада төртел дек? Әйдә, уз, дип. өстәл янына утыртты Мөршидә апа Үзе җитез инде. самоварын кайнатып, коймак пешерергә дә өлгергән — Эч поша. Зөлфия, үземне үзем аңламыйм, җанымны кая куярга белмим,— диде ул чәй эчкәндә. Тавышы йомшак, эчкерсез иде Әйтер- ф сен. фермадагы гөрбиянлыгы өчен, миннән гафу үтенә — Сөйләшер. ? серләшер кешем син генә хәзер Йөрәгемнән боз дингезе шаулап узды Әнигә сөйләгәннәрен кабат 2 лый күрмәсен тагы! Инде онытыла дигәндә, ярабби' Ишетәсем дә килми' § — Беләсеңме. Зөлфия, мин орденга тырышам бит - Мөршидә апа * шулай дигәч кенә, аптырабрак калсам да. эчемә җан керде -- Орденны = да әллә кемнәр такмый Минем сыман ике күзле, ике куллы адәмнәр ' тага Бер елны тирес Фатыймасын күтәреп маташтылар И язалар гә * җиткә. и утырталар кызыл постау җәелгән өстәл артына Бичараның = сыйраклары чалыш иде Яна туган бозау төсле, аякларын икс якка ае 2 рып җибәрә дә, калтыранып басып тора Тәки күтәрелә алмады, чалыш = сыйрак! — Ничек? — дигәнемне сизми дә калдым — Аңламыйсың син. бала, пычагым да аңламыйсың Аякларын ма * тур булса, эшең дә матур ул Ирексездән, башымны иеп, аякларыма карадым Карадым да. комач - кебек кызарып чыктым — Сиңа орден нәрсәгә инде. Мөршидә апа’ — Миңамы? — күрше апам күзеннән атылып чыккан яшьләрен 2 алъяпкыч итәге белән сөртте - Кирәк, бала, кирәк' — Ул урындыгын ми ‘ ңа табарак этәрде — Габбас абыеңа кияүгә барганда миңа егерме яшь иде Синең сыман нәфис кенә тал чыбыгы идем Капка төбенә чыгып гар мун уйный бу Шахта якларыннан аягын имгәтеп кайткан чаклары иде мәрхүмнең Чишмәгә барсам да карап үтәм, кайтканда да тыңлап узам әй. тотына уйнарга, чыдар әмәл кж Хет гармунын кочаклап ела. хст аяк астына ятып ауна Тәвәккәлләдем мин. аллага тапшырып Ашыккан мын, кабаланганмын шул. дөньяның рәтен чирагын белмәгәнмен Берен че кичтә үк башыма хәсрәт кошы кунды Габбас абыең нык имгәнгән икән шул. нык имгәнгән икән Алай да. аны моны сиздермәдек, аныкы ларга да, безнекеләргә дә Мунча яктыра бу Чишендереп ләүкәгә утыр та Үзе. дерелдәгән бармаклары белән тәнемне капшап, яратып сөеп чыга Аннан, кочаклап елый Елап туйгач «Нишләп синең бу тәнеңә мин хуҗа түгел, пәри заты’» — дип. кул аякларымны кара яндырганчы чу меч белән кыйный — Аермадымы? — Үзем аерылмадым, тешем кысып түздем Өч ел түздем Гомер ирләргә карамам дип. тәүбә иткән идем, әллә нәрсә, теге офицер сихер ләде бит Жанымны актарды «Әйләнәм дә. әйләнәм» ди Өч көн сайрады, ышанып беттем үзенә, алып китәр дип, чемоданнар тутырдым Ә ул. затсыз, алдады, качты Авыл хатыны фермадан башканы белми дигәндер, өйләнергә хурлангандыр Без бит шак шок басып тротуарда йөрмәгән, каян белик ди Әй янды да соң йөрәгем Зөлфия' Мөршидә апа аһылдап куйды - Еладым, еладым, еладым да Шул көчеккә дә. заяга узган яшь гомеремә дә үч итеп, исемемне илләрендә яңгыратырга уйладым! Алам тек. алам орденны' Юлыма аркылы төшкәннәрне таптап, изеп алам' Усал дисеннәр, сүксеннәр, тиргәсеннәр минем эшем юк — Ал. ал. Мөршидә апа. тик Зиннәт абый белән хйнамагыз сез — Ансыз ярамый, балакаем Перснләтелсез булмый Берара булы шучы, артыңнан этүче кирәк ул Хәләл көчең белән генә әллә ни майтара алмыйсың Соңрак, искергән мунчаланы болгап аткан кебек, болгап ыр гытам мин ул кигәвен борынны’ Егерме баш сыерына төкерәм әйдә, саусын рәхәтен күрсен Мөршидә апа Минем күңелемдә аңа карата икенче төрле рәнҗү хисе уянды. Хатынлы Зиннәт белән чуалмаса, буйдак ирләрне кырау сукканмы әллә?! Тотсын да берәрсе белән кушылып яшәсен. Ир рәхәте күрмәгәнгә, буш тормышын мактау кәгазьләре белән тутырмакчы була, орден дип җенләнә ул Саклыйсы иде гайбәтләрдән күрше апамны! Ибәтулласын әйтер идем, кыз-кыркынны димләп бәйләнә, Мөршидә апа кебек сулкылдаган җаннарны күрми1 , сукыр. Беркөнне, әни белән киңәш-табыш кылдык та күрше авылдан Мәүлет абыйны чакыртып китердек. Кода тиешле кеше иде ул безгә. Бик оялчан иде. шуңадырмы, пеләш башын күлмәк якасына яшерергә теләгәндәй. гел муенын җыера иде Җитмәсә, күндәм балалар төсле, «әйе», «шулай шул» дип. һәр әйткәнне җөпләп утыра, бичара. Кырык яшенә хәтле өйләнә алмыйча йөрүе дә, мөгаен, шушы юашлыгы аркасындадыр. — Син дә хатынсыз картаясың, кода,— диде әни. — Шулай шул, кодача. — Димчеләрне искелек калдыгы диләр, әй замана. Моңарчы ун хатын табарлар иде, безнең Зәмзәмия абыстай кебек тел бистәләре булса. — Әйе, кодача. — Озын сүзнең кыскасы шул, кода: сиңа хатын таптык. Мөршидә исемле, тол, ире үлгәнгә байтак еллар инде. — Барыр микән соң, кодача? — Бармый, кая китәр. Йорт-җире искерде, ныграк җил иссә, коймасы авар Бар. кызым, йөгер Мөршидә апаңа, тиз кереп җитсен! Уктай атылып, Мөршидә апаларга кердем. Шатлыгым эчемә сыймый. — Әйдә, сине көтәләр! — Кемнәр? — диде ул, гадәттән тыш гаҗәпләнеп. — Сорама, кергәч күрерсең. Иң матур күлмәгеңне ки дә, әйдә! — Аллам, Зөлфия, нәчәлникләрме әллә? — Юк ла, саташма! — Саташырсың да! Әйдә дә, әйдә дисең бит, юньләп аңлатмыйсың. Мөршидә апа элгечтән күлмәк сайлый, берсен ала, берсен куя, тәмам каушады Мин моны бәхеткә юрадым. Илаһым, чуалчык тормышын җайга салып, гайбәтләрдән котылсын иде! Ике хатын бергә очрашса. телләрендә Мөршидә апа исеме бит, йөрәк ничек әрнемәсен. Шуңа күрә мин, җаным-тәнем белән, аңа бәхетле кавышу теләдем. Мәүлетне күргәч, Мөршидә апаның дулкынлануы сүнде, йөзенә салкын битарафлык чыкты. Ул: «Әллә кире борылыйм микән»,— дигәндәй, бер адым артка чигенде дә. аннан: — Бастыракның көтүче Мәүлетеме соң бу? — дия-дия, күлмәк итәкләрен кыштырдатып, түр башындагы диванга табан атлады —Мин тагын. Киенеп-ясанып кердем. Ни йомыш, Мәүлет? Җебегән, мәми авыз Мәүлет кода, эссе мичкә аркасын куеп, тәмам оеп, мәрткә киткәндәй утыра иде, сискәнеп: — Әү! — диде. «Әү» дип, үзенең дөньяда барлыгын белгерткәндә, мин аның тәмәке төтененнән ысланган сары тешләрен күреп алдым. Әни дә, мин дә, мондый очрашуны көтмәгән идек, аңгы-миңгеләр төсле, берберебезгә карап тордык. — Ни йомыш? — Мөршидә апа янә кабатлап сорагач кына, әни телгә килде: — Үткән-сүткәндә сугыла торган гадәте бар коданың. — Әйе,— дип җөпләде Мәүлет абый, урыныннан калкыныбрак. — Ә мин нәрсәгә инде? — Мөршидә апа сизенә, чукынган, әмма белмәгән булып кылана Моны күреп торган әни дә: — Бергә-бергә чәй эчәрбез,— дип, самоварга ябышты.— Мәүлет коданы да беренче тапкыр күрәсең бит әле син. Мөршидә апа, матур аякларын атындырып, диванда көлеп утырды. — Кит. Саимә ала' Мәүлетне биш былтыр беләм инде. җәйләүдә дә күреп туйган Безнең көтүче Ханбик белән дуслар ич алар, ахнрнләр Болын янәшә булгач, сыерларны бутап бетерәләр Быел, кара аны. Мәүлет, сыерларымны үзегезнең кызлардан саудырсаң, җелегеңне езы- рам! Сәгыйләнекен әллә ничә сауды Бастыра клар! Артыгы белән таныш булып чыкты болар Без болай ук уйламаган * идек Күрше апа. Мәүлет коданы чын-чынлап мыскыл итә башлады = төртмәле сүзләрнең ниндиен генә әйтеп карамый, бер акыллысы булса. J түзмәс, кул селтәп, чыгып качар иде Ә Мәүлет абый дәшми, башын 5 игән дә. мәлҗеп төшкән Җансыз бүкән! Ничек йөрәге түзә икән' Кар- , шыңда чәнечкеле роза кебек чибәр хатын утыра, инәсе белән кадый. - чәнчи, ә ул. бичара, аркасын җылы мичкә терәп, дөньясын оныткан' < Өйләнә, имеш Өйләнәсең килсә, чәчәкне яланкул өзеп ал! Юк. юк. мин * бу эшкә кысылмыйм Башы ике булса, әни димләсен. Ут белән суны бер < савытка кем сала инде, ә? = Тирләп-пешеп ярты самоварны аударгач кына. Мәүлет кода уянып х киткәндәй булды, күзләрен челт-мелт йомгалап. Мөршндә апага карады = Мөршидә апага шул гына кирәк, төртке сүз аның тел очында эленеп •тора Көлә-көлә каш сикерткән була — Нәрсә, әллә сагындыңмы? Е — Әйе,— Мәүлет коданың да аныз ерыла з Мин түзә алмадым, баядан бирле көләсем килеп эчем кытыклана * иде. идәнгә сыгылып төштем Мөршидә апа да. Мәүлет тә мина кушы i лып шаркылдый, тик әни генә, безнең бу ахмаклыкны килештермичә. * йөзен чытып, башын чайкый - Тор. аунама. - диде ул. миңа ачуланып, гадәтсез'Бар. теге якка * кер. Син дә. Мәүлет кода, бераз ишегалдында кайнаш Мин. урта ишекне чак кына ачык калдырып, алгы өйгә уздым Бала-чагалар! дип сукрангач, әни төп эшенә кереште Ялгыз башка тормыш көтүләре авыр. Мөршндә Үземнән белом Бер кадак сук тырырга тилмерәсең. Ходай шуңа адәм баласын ике җенестә яраткан, кушылып пар-пар яшәсеннәр өчен Хатын кыз аш суга. чүпрәк чапрак ка. ир-ат балта-пычкыга, тимер томырга инде ул Тел төбеңне аңладым. Саимә апа Мәүлет кодагызга димлисең - бетенә бастың, күрше. — Әй й. Саимә апа. җаным' Мәүлет ишеләрне мин күптән суларга салып агыздым Ниткән сүз бу? - Ошамый миңа сезнең кодагыз. Саимә апа Сыер көтә көт.» хайван сыйфатларын сеңдергән бугай ул. тыныч кына күши дә күши Па алла! Койрык чәнчеп чапсынмыни инде? Ир булса шундый булсын. Саимә ана. җаным китереп суксын, тартып торгызсын, тибеп очырсын, кочаклап ятсын! Хатын кызны буй сындыра алмаган ир ирмени ул?! Менә сиңа мә. иске авыздан яңа сүз? Мөршндә апаның дә көчле җилкәләргә таянасы килә, ул да яклауларга мохтаҗ икән ләбаса Әнинең тиз генә чигенер исәбе күренми иде - Ир ирлеген бер күрсәтә ул. барыбер күрсәтә Мөршидә җаным, алай кырг өзмә әле Персидәтел белән чуаласын дип. зрә дә гайбәтеңне саталар бит Әле «Синең күршең, бергә бергә йөреш әсез нигә әзрәк тыймыйсың?» дип миңа да каныгалар Гайбәтеңнән уптым котылыр идең дим! И и, Саимә апа. башта ук шулай диләр аны. синең ише а пан тузган хатын белән янәшә торганга хурланабыз диләр' Моннан соң, йортыгызга аяк та басмам, хушыгыз' Тукта әле. Мөршндә. алай димим ич' Әни күрше апаны юлын нан кире бормакчы иде. юк. Мөршндә апә борылмады, безнең өйгә үпкә рәнҗүләрен әйтеп, дулый дулый чыгып китте Па ходай, күңелем изгелектә иде бит,— дип өзгәләнде әни Аннан. мыштым гына мич янына кереп сөялгән Мәүлет кодага әкрен генә әйтте: — Бар инде. Мәүлет, атыңны җик тә кайтып кит.— диде.— Берүк ачуланма, риза түгел Мөршидә Мин. күрәсең, димләүнең рәтен-чиратын белмимдер.. «Мәшәкатьләре күп. читтән килгәннәрне фатирга кертмим бүтән»— әни ел саен шулай дип сөйләнә дә. җәй җитсә, йә икмәгенә, йә печәненә алданып, шоферларны фатирга кертә иде. Быел да. бригадирның «печән яздырырбыз» дигән вәгъдәсенә йомшарып, минем белән киңәшми- нитми ризалык биреп җибәргән. Тәрәзәсе ишегалдына караган чоланны юып. җыештырып, үзем өчен әзерләп куйган идем. Кайчагында Рәмие белән таң атканчы сөйләшеп йөрибез, әни сәгать ничәдә кайтып ятуымны сизеп-белеп тора. Ә чолан — аулак, болдырдан өч атлыйсың да. кереп чумасың, кайчан кайтуыңны сизми дә калалар Мин үз куышымны чит берәүгә бирмәс өчен озак карыштым. Нинди үзсүзле бала син?— дип орышты әни — Ни җитте генә кеше түгел. агранум ди. Урын-җиреңне карап, тагын бер мәртәбә җыештыр. Кара, битемне кызартма Урнашмас борын кырга чыгып чапкан нинди адәм икән ул? Чемоданын да бригадир арбасына гына куеп җибәргән Чемодан димәсәң, хәтере калыр Читләре ямьшәйгән бәп-бәләкәй тартма шунда Мин аны карават астына ук шудырдым, әйдә, эзләп интексен әле. Шактый юанайган Актәпи дә урын сорап аякларыма сырпалана иде. почмакка чүпрәк- чапрак түшәп, аны да «фатирга» урнаштырдым: чоланда бәбиләргә гадәтләнгән песине, кунак бар дип. куып чыгара алмыйм ич инде! Яшәсеннәр икәү, дөнья иркен, дөнья киң. Әнә шулай, мине җәйге рәхәтлектән мәхрүм иткән агрономны, бер мәртәбә дә күрмичә, сөйләшмичә, алдан ук яратмас булдым мин. Әлбәттә. монда чолан гына түгел, минем эчке кичерешләрем дә гаепле иде. Агрономның үзе белән тиз генә күрешә алмадым мин Ул. кояш белән уянып, басуга китә Ярты төндә, без йоклагач кайта Хәер, күрсәм ни. күрмәсәм ни аннан дөнья кителми Иң мөһиме — әнигә ошаган. Шофер егетләрне ул «Тәмәке тарталар, төн йокымны качырып машина куалар», дип битәрли иде Ә бу кунагын мактап, телдән куймый Хатын-кыз төсле бик чиста кеше Кием-салымын идәнгә бәрми, элеп куя Тартмый да. юкса тегеләрнең тәмәке исе тынга каба иде. Сүзен уйлап сөйли, ашыкмый Әтиең терекөмеш кебек иде бит Ризыкны да аяк өсте генә, кабыл-тибел йота да. әй йөгерә иде. «Кая чабасың. Сәлимҗан, ут капкан төсле?» — дисәң, дөнья койрыгын тотам, әнкәсе, дияр иде Тотарсың, мә’ Калды дөньясы, үзе гүрдә ята әнә Пырдымсызланып. йөрәген яндырды шул. Үзе юкның күзе юк. ди Агроном абый, «фатирдашы» Актәпине ишегалдына куып чыгарган да. идәнне иңләп-буйлап. тартмалар тезгән. Аяк басмалы түгел. Мин дә. үзе юкның күзе юк дип. бер тартманы алып, песине янә урынына яткырдым. Бер песи, бер тартма белән әвеш-тә- веш килеп, өч көн азапландык без Беркөнне мин. агроном кырга чыгып тайгандыр дип. мәче адымнары белән генә, чоланга якынлаштым. Ишекне ачып җибәрүем булды, әллә сагалап торган инде, кулымнан тотып та алды бу Әһә. эләктеңме, кызый! Мин ялт итеп аңа карадым Ул да. көлемсерәп, мине күзәтә. Юк. күзләре ачулы түгел иде аның, әллә ничек, үтәли күрергә теләгәндәй, төбәп, сынап карыйлар иде - Саимә апаның усал кызы синме инде? Актәпине кумагыз,- дидем мин аңа каршы. Ярар, кумам алайса, диде ул. - Тик син аңа әйт: тартмалар дагы туфракны казымасын Монда тәҗрибә өчен утыртылган бодай лар. җаным төсле кадерле алар миңа, ишеттеңме. Зөлфия1 Миңа да Актәли кадерле — Сабыем, мәче заты алдан әзерләнгән урында балаламый, кеше ләрдән качын балалый, шуннан соң гына, нәниләрен яктыга алып • чыга, агроном абый, почмактагы тартманы кулына күтәрде дә. кая s куярга белмичә, тирә-якка каранды Аннан, караваттагы мендәрне чит 2 кә этәреп, баш очына утыртты Покламасак йокламабыз, шулай- 2 мы. Зөлфия? Ят абыйның минем белән никадәр сабыр, кечелекле бхлып сөйлә- ? шүенә ышанмыйча, менә хәзер ярсып китеп мине сүгәчәк, тырналган = бодайлары өчен Актәпине дә тибеп очырачак дип. давыл көттем Ни 3 гаҗәп, ул үзе песине чүпрәкләр өстенә илтеп салды, башын сыйпады. ♦ — Кара, тартмаларга тимә,- ди-ди. шаяртып бармак янады * Аннан миңа таба борылып Бүтән сугышмыйк тату яшик диде - Мин. атылган аккош төсле, канатларымны салындырып, өйгә кер = дем Мәче яклап нәрсә оттым инде, я? Тискәре, яман кыз дигәндер - Таһир абый, минем белән булышып дәрәҗәсен төшерергә теләмәгәндер - Ичмасам, тизрәк китсен иде безнең авылдан! Хәер, агрономнарның г<> >- мере кыска бездә ярты ел да эшләмиләр, читкә кыяклыйлар Әллә ба с суларыбыз, әллә кешеләребез ошамый Бусы беренче хыялын әгро- ном. чоланда бодай үстермәкче. һәй' Иртә-кич агач тартмаларга су сибү минем гадәткә әйләнде Юри. j уйнап кына башлаган идем туфракта нәни генә яшел уҗым борын . төрткәч, бу шөгыль миңа үтә кызык тоелды Таһир абый кем кулы уй 2 наганын сизенә иде. канәгать булып, мыек астыннан елмаеп йөрде Мөршидә апа белән бозылышкан көннәрдә, бер юаныч табу күңел дәге авыр тойгыларны чигереп торды Без әни дә. мин дә аны сагы на идек Әни. элеккечә, таба ашларын мул итеп пешерә юк юк та Мөршидә йөгереп керер төсле Түгәрәк өстәлнең китеклеген әни Таһир абый белән капламакчы булды, тәмам аның ягына авышты, ә күкеле барыбер сызлана иде Мөршидә ни хәлләрдә? дип сорый ул миннән. Бер килеш, әни. дин котылам мин Бер килешме соң инде! Күрше апам күкнең җиденче катында йөзә хәзер Масайды, очынды, тагын да зәһәрләнеп, елан кабыгына төрен де Газетада рәсемен бастырдылар, беренче биттә, зур итеп Район киңәшмәләренә председатель үз машинасы белән илтеп куя каршы ала Колхозның данын күтәргән алдынгы савымчыга бернәрсә дә кызганыч түгел, имеш Мин гайбәтләргә һаман ышанмый йөри идем Сөяксез п л ни сөйләмәс, бәлки Мөршидә апаның уңышларына үчегеп көнче җаннар гайбәт таратадыр Булдыксыз кеше орденга үрелми ә күрше апа. күн ме генә тиргәсәң дә. чәче белән җир себерә торган уңган җитез хатын Тик аның югарыга үз көче белән генә күтәреләсе килми \ i ашы) кабалана, тизрәк дан шөһрәтне колачларга тели һәм. моңа ирешер өчен, кандала кебек кып кызыл битле Зиннәтне генә түгел, иблисне дә кочак лап ятарга әзер. Без Рәмие белән кичә генә төнге шаһитлар булдык Икебезгә дә оят иде Зиннәт абый Мөршидә апаларга кача поса кергәнд > айны, кү < ләрен каплап, болытлар эченә яшерәсем килде «Әй сез. кешеләр дип дәшә сыман ул. әй сез. кешеләр, төнемне каралтасыз Мин дә бит кояш төсле изге Ә сез санламыйсыз, курыкмыйсыз » Рәмие, минем уйларымны читкә юнәлдерергә тырышып, ан турында үз фәлсәфәсен куерта Ай хикмәтле ул. кешен™ холык фигылен., бик нык т.менр ии Ай тугандт .............................. ... гы к...ф «> .......... ................ "•"■'I'' » 1 '• ' ■«* «V"» генә калдерертә аааплаша Да. шомланып. Марины., апалар ягына к.,мк салам Куып жнбәрмас микән? Юк. шылт яткан таныш та ншеплми' Атна-ун көн уздымы, юкмы нарат исләре аңкытып. Мөршидә апаның капка төбенә бүрәнә бушаттылар Ул яна йорт хәстәренә керешә икән, авылның балта осталары колхоз эшеннән бушаганны гына көтә, ди Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, тагын сүз өстенә сүз булды: Мөршидә апа телдән-телгә күчте. Авыл борынча йөрсә, таш чүлмәк тә таушалып, ватылып бетәр иде. ә күрше апа чыдам икән, кылын да селкетмәде. Ник шунда эт булып өрмиләр. — Эт өрә, бүре йөри.— дип. теләсә кемнең авызын каплый иде Мөршидә апа. Беркөнне, фермадан кайтканда күрше апа миңа: — Сез һәр елны шоферлар кертеп урамны кинәндерә идегез, уты- нын-печәнен ташып бирәләр иде. ә быел, әллә ниткән каргалар ияләштергәнсез.— диде. Карга дип. мөгаен. Таһир абыйны әйтүе. — Таһир абый — әйбәт агроном.— дип якладым мин. — Анысы безгә караңгы, үстергән икмәген ашаган юк әле. Булышамы соң? — Вакыты тар. — Ә-ә. кырда чүпләнә-ә,— дип сузды Мөршидә апа.— Уңмадыгыз шул. Зөлфия, әйтәм бит Ичмасам, ашлык сорагыз. Төнлә чәчүдән ярты капчык күтәреп кайтса да — файда, тавыкларга җим була. — Син дә сөйлисең. Мөршидә апа!— Минем каным кызды — Бар. әйт. сиңа ташысын! — Миңа капчык белән буяласы юк.— дип кеткелдәде ул —Теләсәм. ишегалдыма олау белән аударалар Ә син үпкәләмә, шаяртканга. Каргагызга чыпчыклар санынча сәлам әйт. яме? Таһир абый баскыч төбендә көрәк сабы юынып утыра иде. мин капкадан керәкерешли үк: — Сезгә сәлам.— дидем. — Кемнән?—диде ул. кояшта чагылган күзләрен кысып. — Күрше чыпчыгыннан. Мөршидә ападан. Сезгә ул «карга» дип кушамат таккан. Мин үртәләм. ә Таһир абыйга кызык, ул шаркылдап көлде генә: — Вәт шаян күрше икән! «Карга» диме? Нишләтәсең, агроном карга төсле, көнозын кырда инде ул. Бигрәк самими, бигрәк бала җанлы инде бу кеше! Көлде дә, онытты. — Хәзер бакча казыйм. Ә син әкрен генә тырмаларсың. Зөлфия. Чәчүне башларга торабыз, вакыт булмас, дим. Язгы кар суы ерганаклар ясап безнең бакча аша аккангамы, туфракны юдыртып, ашын бетерә иде. Шуңа күрә, җиребез каты һәм уңдырышсыз булды. Әни белән ел саен тирес ташып чиләнә идек. Бу юлы бакчаның хөкемдары Таһир абый иде Ашлады да. казыды да. һәрнәрсәгә аерым түтәлләр дә бүлеп чыкты Жаның теләгәнне чәч! Әни бакча тутырып кыяр, кәбестә, шалкан утыртырга хыяллана, инде орлыкларын да бүрттереп, әзерләп куйган иде Мин аның янында сырпаланам. — Әни-и... — Сора, нәрсәдер сорамакчы бит син. юмалануыңнан ук беләм. — Таһир абыйның бодайлары кысан чоланда кояш яктысы күрми тилмереп утыралар, иреккә — һавага тартылалар — Соң? — Күчерәсе иде шуларны. түтәлләргә, әни. ә? — Әстәгым! Үзе сорадымы? — Сорамады. Бодайларына карап уфтанганын сизәм ич Әнинең икеләнүен күреп, юатырга ашыктым: — Жиләк-җимешкә аптырамабыз әле. Бигайбә.— диде әни. кызганыч тавыш белән,— күчерегез ла инде... Тартмаларны берәм-берәм бакчага ташырга керешкәч, агроном абый мина сәерсенеп карады - Нәрсә булды. Зөлфия? Жиргә утыртабыз, дидем мин. сөенечемнән балкып — Әни риза! — Тукта әле. унайсыз бит. Саимә ападан уңайсыз,—дип әрле- ф бирле йөренде ул. ни кылырга белмәде — Риза инде, башлагыз.— дип ашыктырдым Юкса кире уйлавы = да мөмкин. Безнең бәхәс, безнең кычкырыш Мөршидә апага да ишетелә иде 3 Ул да чыккан, бакча казый. Иртәгә: «Колхоз басуының бер өлеше сездә j икән».— дип хихылдар инде Хәзер ул астыртын гына тынлап, эченә - җыеп бара әле Мин Таһир абыйны да кисәтергә уйладым Шыпырт кына: ♦ — Ул көләчәк,— дидем. « — Кем? = — Теге, койма артындагы чыпчык - Көләр-көләр дә. туктар әле Агроном абый чүмәшкән җирен- 5 нән генә Мөршидә апага күз ташлап алды. - Үзенең дә эше тыгыз. *- җимертеп эшли. * — Көрәге - жирдә. күзе — бездә Таһир абыйның үз туксаны-туксан. бодайларын назлап-нркәләп. ® түтәлгә күчерә, күзеннән очкыннар сибеп, хыялларын да сөйләп таш - лый — Бу сортта бөтен өмет, дускаем Гомеремне дә жәлләмим Сак j лыйк без аны бергәләп, яме? Мин галим түгел, гади агроном, гади җир 3 кешесе. Ачышлар белән кубарылмыйм Кызыл туфракта иң югары уңыш бирерлек сорт табу минем хыял Орлык кинәнеп төшсен, туфрактан ятсынмасын иде Председатель әлегә шикләнә, аерым тәҗрибә участогы да бирмәде, һәр яңалыкка адәм баласы сагаеп карый, чөнки яңалык туа калса, аңа яраклашырга кирәк Син. Зөлфия, ипи валчыгы дигән төшенчәнең мәгънәсен аңлыйсыңдыр Бу бодайлар да ипи валчыгы кебек изге нәрсә! Бу Таһир абын шашкан дисеңдер инде5 Мин агроном абыйга карап сихерләнгән идем Аның йөзеннән болытлар шуышкан төсле: бер яктыра, бер караңгылана Шатлыгы да. хәсрәте дә. димәк, йөзендә чагыла Ю-ук. мин сезне тыңлыйм. Таһир абый — Син бит минем бердәнбер булышчым, диде ул сөенеп Хыялымның сиңа да йогуын телим. Зөлфия Йомшак май җиле Таһир абыйның чәчләрен тарый, мыек очын бн терә. «Кем белән очраштырдың мине. әй. язмыш?» дип кычкырасым килә Күз алдымнан, ашкындырыпәйдәп. яшьлегемнең тулпар атлары чаба, тып тын күңел күлемнең дулкыннары уянып, ярсый ярсый, текә ярга кага... Ни хәтле үзгәреш миндә! Нәрсә бу?' Нәрсә?! Кем шулай кузгатты җанымны? Жавап таба алмыйм Жавап эзләп янәшәмдәге кешенең төпсез күзләренә дә карый алмыйм Мине аның сабырлыгы, акыллы уйчан карашы, ипле хәрәкәтләре куркыта Мин дөньяга яңа гына ачылган бөре төсле, ә ул меңьяшәр имәннең киң тармаклы яфрагы, җәй күр гән. җилдә чайкалган Озаграк сузасы иде бу бакча эшен. Озаграк' Мин бит мондый рә хәт минутларны беренче мәртәбә кнчерәм Нишләп тартмалар шулай тиз бушый соң?! - Менә без дә зур эш башкардык, рәхмәт сиңа. Зелфня' диде Таһир абый Шул чакта, икебезне дә сискәндереп, якынла гына Мөршидә апа ның танышы ишетелде Зөлфия, өегездә агроном хәтле агроном тотасыз, ә күрше кү ләнгә бер чеметем файдасы тими. Әйт үзенә «Мөршидә апаның алма гачы корый бхгай, карап чык әле» диген!— Юри шулай мина эндәшә, Таһир абый белән минем аша сөйләшә, хәйләкәр апа — Алмагач корыймы? — Таһир абый күрше бакчасы ягына сынау- лы караш ташлап алды — Хәзер беләбез без аның сәбәбен! Кергән- кергән — әзрәк җир дә казышырбыз, югыйсә бигрәк әкрен кыймылдый бу күрше. Мин, «кирәкми» дияргә дә өлгермәдем, Таһир абый Мөршидәләр бакчасына койма аша сикереп тә төште. Тынычлыгым югалды Нишләп кайтмый, нишләп куна-төнә басуда ята икән бу Таһир абый? Әйтерсең, дөньяда бер чәчү генә... Әнә бодайлары үсә, кайтсын, күрсен иде. Әллә янына барыйм микән? Сәбәбе дә бар «Түтәлдәге чүп үләннәрне утаргамы?»— дип сорармын. Әгәр ул кычкырып көлсә? Бигрәк беркатлы сорау шул. Чүп үләнен утарга икәнен мәктәп баласы да белә инде. Ашарга илтәм дисәң, кыр ашханәсе — яннарында Мин уйлар өермәсендә кайныйм, һичнинди сәбәп таба алмыйм, мием кайный, чарасызлыктан интеккәндә җаным Таһир абыйга тартыла Мөршидә апа да, сүз саен, агроном абыйны кузгата: — Теге каргагыз дорфа нәстәкәй бугай. — Тыштан гына шулай ул, Мөршидә апа. — Ирләрнең эче-тышы бер, Зөлфия. — Бакчаңны казыттың әле, дорфа димәдең. — Кем кушкан аңа! Колхоз басуын әйләндереп капларлык рәте бар. кулы корымас әле Күрше апаны һич җиңәрлек түгел, син берне әйткәндә, ул бишне әйтеп өлгерә. — Алмагачым һаман авырый әле, бөреләре коелды Ни хикмәттер инде Тагын кереп карармын дигән иде. Кайчан бушый соң үзе? — Белмим, атна була инде, кайтканы юк — И вәгъдәсез карга! Бу сүзләр мине җенләндерергә җитә калды: - Синең корыган алмагачың бик исендә ди! Бодайларына күз салырга да өлгерми әле ул. — Өлгермәс шул. Авыл саен чәчеп йөргәч Әллә сезнең бакчада гынамы алар? Чынлап та, тәҗрибә бодайлары безнең бакчада гына дип уйлаган идем. Ә ул авыл саен чәчеп йөргәнме? Йә, чәчсә нәрсә була?! Бу аның шәхси эше. ниһаять! Чәчсен дә. урсын да,— миңа нәрсә. Бүген- иртәгә авылдан таясы кешенең бодайлары өчен башымны катырасым юк! Кояш ялмасын үзләрен, әйләнеп узам, сипмим су! Сипмим! Бугазыма каты төер утырды, ни йота алмыйм, ни елый алмыйм. Ахырда, йомшарып, сыер корсагына ышыкландым. Күземнән мөлдер- мөлдер яшь коелды. Савымның да рәте китте, кулларым тыңламый Кайту белән бакчага атылып керәчәкмен бит мин! «Сипмим, сипмим»,— дип сөрән салсам да. сибәчәкмен. Шуңа гарьләнәм. Үзүземә каршы торырлык көчем юк, җебегән’ Аннан Мөршидә апаның хәбәре дә шикле, кем раслый моны? Авыл борынча тикшереп йөргәнме әллә ул? — Син бүген җиренә җиткереп саумадың,— дип, Ибәтулла абзый да шелтәләп китте.— Соңынтын терлекчеләр йортына кер. Мөдир премиядән мәхрүм итү белән яный дисәм, ялгышканмын: ул, бик җитди кыяфәттә, загс хезмәткәре вазифасына кереште: — Син минем парлылар исемлегендә, үскәнем Исемең Рәмие белән янәшә тора Рәмие —унган, алдынгы тракторчы Нәсел-нәсәбе дә абруйлы. Примир, бабасын ал. Эчмәде, тартмады, хатын аермады Ары китеп, әтисен алыйк. Эчмәде, тартмады, хатынкыз белән чуалмады. Бу өч сыйфат — тормышның нигезе, үскәнем Тартмый — ызбаңда ис юк, үпкәң рәхәтләнеп сулый Эчми - йорттан бәрәкәт качмый Хатын- 124 кызга күз уйнатмый никахына тугры. Соңгысы бигрәк тә мөһим анык, үскәнем Кемнең ирен, ягъни уртак малын, бер чәчби белән булешәсе килсен инде, ә? Уртак малны эт тә ашамый, кһым Ир читтә күз уйнатса, йортта ызгыш-талаш башлана Буран куба, эш аерылуга барып җитә Ә аеру гөнаһына мин катнашмыйм, мин адәмнәрне, ягъни егет белән « кызны, кушу ягында. Ике яшь йөрәк кушылса авылның киләчәге s бар дигән сүз. Примир. ире — механизатор, хатыны — савымчы Шуткы = чту ли. сыерларны дүрт йөз башка арттырмакчы булабыз — Арттырыгыз, минем ни катнашым бар? Бар шул. үскәнем Бүген күңелеңнең, күбәләк сыман, һавада ? бөтерелүен сиздем Шәһәрне каермыйсың микән’ — Каермыйм. Ибәтулла абзый 5 Ышанычлырак булсын өчен, кушып җибәрәсе иде сине, үскәнем ♦ - Нәрсәгә кушып җибәрәсең. Ибәтулла абзый’ — Рәмискә. дим Язгы туйларның хикмәте бар. ди Күңелең гел * яшь кала, ди х — Ашыкмыйм әле. Ибәтулла абзый Миңа унсигез генә яшь « Ишетәсеңме, унсигез! - Самый вакыты. — дип учларын шапылдаткан иде. мин - Чыкмыйм, чыкмыйм!— дип. өстәл төеп, аны урынына сеңдердем = Ибәтулла абзыйның димләве минем котымны очырды Яратмый чамы?! Таһир абый очрамаса бер хәл иде Юк инде, бетте, сүнде теләк. “ мин Рәмиенеке түгел, үземнеке дә түгел, әлегә мин мәхәббәт колы! 2 Мәхәббәт исертеп йөртә мине, мәхәббәт акылдан яздыра, тамырларым 2 буйлап наз-сөю ага. йөрәгем бер исемне кабатлап тибә Шундый чакта кирәк бит. бүтән берәүгә димлиләр! Әйтерсең. Рәмие үзе катнашкан бу эшкә. Ибәтулла абзыйдан кавыштыруны үзе үтенгән Шул кичтә, мин аңардан бөтенләйгә, мәңге гә биздем Ул. минем хисләремне белеп, юри шаярткан төсле иде Бизү чире дә авыр икән Кешенең әллә нинди җитешмәгән якларын табасын чалбары үтүкләнмәгән, күлмәгенең бер сәдәбе юк. мыш мыш борын тарта Элек тә шулай булгандыр, үтүкләнмәгән чалбар да кигәндер ул. ләкин бит күренмәгән. Мөгаен, хыял күзе аны матурлап, ыспайлап күрсәткәндер Авылның беренче егете чутланган Рәмие миңа хәзер йомыкый гына төссез генә адәм булып тоела иде Куар идем дә кырдагы хәлләрне, берочтан Таһир абыйны да сорыйсым килә Күпме чәчтегез? Олы басуны бетердек Куна төнә эшлиләрме? - Безнең әти — төнгедә, мин көндез эшлим, сине күреп тә булмый — Үткән ел көндез генә чәчтеләр бугай т- һә-ә. быел яңа агроном кыздыра анда Дым югалмасын, ди Шәхси хуҗалыкларның бәрәңге бакчаларын да сөрергә кирәк, ди Чая егет' Таһир абыймы?— кисәк тавышым калтырады Үзе! — Әни бик кайгыра инде, өс-башын да алыштырмый, ди — Сөлчә суында юып киде күлмәген Салкын тигерер әле - Чыныккан ул. уйлап та бирми Күлмәген юып кигән! Без юасы күлмәкне! Ярабби Мин авыр сулап, пошынып куйдым — Саимә aria юкка кайгырмасын, әй. дип. Рәмие нөн мә текәлде Инде мин Таһир абый турында суз башлавыма үкгнгп туя алмадым Егет, нидер сизенеп, чыраемнан бербер нәрсә эзли мәллә’ Миңа Сөлчәдә юылган күлмәк төне буе тынгылык бирмәде Иртә гесен, юып үтүкләнгән күлмәкләрне төенчеккә төйнәдем дә, басуга барырга ниятләп, капкадан чыктым Чыктым да. икеләнеп, тукталып калдым Таһир абын янына бару килешеп бетәрме? Барса ни! Бездә яши бит ул! Аның өс-башын без карамый, кем карасын? Нәрсәдән куркам, нәрсәдән шүрлим әле, хис-тойгыларым маңгаема язылмаган ич! Йомшак май иртәсе иде. Кояш, миңа теләктәшлек белдергән төсле, битемә көлтә нурларын сибә Киенеп-ясанып өлгергән Мөршидә апа каршыма очрады. — Кая барасың. Зөлфия? — Таһир абыйга илтәм, кием-салым... — Бир үземә!— ул, йөгереп килеп, төенчегемә ябышты — Хәзер без басуга, кырчылар янына барабыз. Председатель район кешесен йөртергә куша. Биш чакрым жәяү тәпиләүне рәхәт дисеңме әллә? Арырсың. сыер савасың да бар Ул арада, сигнал бирә-бирә, яныбызга жиңел машина килеп туктады. Арткы утыргычка кереп чумган Мөршидә апа. мине үчекләгәндәй, авыз ерды: — Каргагызга сәлам әйтимме?! — Әйтмә!— дип кычкырдым мин Күңелем шул хәтле мөлдерәп тулган, менәменә елап жибәрергә әзер идем Председатель машинасы күздән югалганчы, юл уртасында сызланып басып тордым. Төенчек белән бергә хыялымны да биреп жибәрдем бит мин1 Мине күргәч, аю кебек лап-лоп атлап каршыма йөгерми инде Таһир абый Мин аңа Рамистән бизүемне дә. Мөршидә апаның бодай турындагы уйдырмаларын да сөйли алмыйм—бар да очты, югалды Хәзер аны күрше апа күрәчәк! Салкын, битараф Мөршидә Ә ул бәхетле, бик бәхетле, чөнки Таһир абыйны күрәчәк Ж.ан сызлавыннан иңрәп, эшемне юньләп эшли алмыйча, Мөршидә апаны көттем Таһир абыйдан нинди хәбәр алып кайтыр икән? Күрше апаны туп-туры фермага китереп куйдылар Ул. дөнья жи мерелсә дә. сыерларын бездән саудырмый — киткән жиреннән вакы тында кайтып өлгерә иде. Аның ашыгуын, кабалануын күреп, янына бармадым «Синдә Таһир кайгысы икән»,— дип чеметеп-төрттереп алырга да күп сорамас Аннан безне идарә янына алып киттеләр. Имәндә икән чикләвек! Мөршидә апа хөрмәтенә Дан флагы күтәрделәр Флаг жилферди-жилферди өскә үрмәләгәндә безнең йөзләрдә тантананың әсәре дә юк иде Бала-чага кызык табып шаулашканда без. башларны иеп. өйләргә таралыштык. «Бәхетле» бәхетсез бу Мөршидә апа, уңышларына ник бер кеше сөенсен! Чөнки аның комарланып группасын яңартуын да. азыкны мул итеп үз сыерларына та шытуын да белә идек. Әгәр ул безнең белән тигез хокукта булса һәм алдынгылыкка хәләл көчен куеп чыкса, бәйрәменә якты йөз белән килер идек Дөрес, мин бүтәннәр сыман Мөршидә апаны өзгәләп ташларга жыенмыйм Ни генә әйтсәң дә, ул бит мине сөеп иркәләп үстергән күрше апа! Еш кына мин аны эчемнән генә, үзүземә ишетелерлек итеп кенә әрлим, ләкин бервакытта да, гайбәт төркеменә кушылып, исемен төрләндергәнем юк. Вакыт-вакыт кызганам мин аны. Ил күзендә ялгыз хатын дим Тик ул кызгануларымны бер сүз белән изеп ташлый. Бигрәк тә, Таһир абыйны кимсетсә, саруым кайный минем. Күңелемдәге иң изге нәрсәгә пычрак* аталар сыман Тыкрык башына житәрәк, мине Мөршидә апа куып житте — Флаг шәп жилферди, ә! Кызыл даным болытларга ашты, al- дип, беләгемә тотынып, янәшә атлый башлады. Мин, ихтыярсыз, адымымны акрынайттым — Нигә шул хәтле сөенәсеңдер, Мөршидә апа. _ — Ә син сөенмисеңме?!— күрше апа кинәт сөрлегеп куйды.— Сөенмисеңме? Көнләшәсеңме? — Юк ла!— дидем мин.— Бәйрәмеңнең ипи-тозы юк иде. — Ә-ә, шулай диләр аны'— Мөршидә апа мине янә култыклап алды Ипи-тоз белән сез котларга тиеш идегез. Зөлфия Нишләтәсең бит — ул авыр көрсенде — Адәм баласы төркемнән алга чыгучыларны һәрвакытта да таш бәреп үтергән Мин. шуңа күрә, сездән ипн-тоз өмет итмәдем дә. — Син безгә күз дә салмадың әле. район кешесе белән чүкер- ? дәштегез — Таһир абыең пешергән ботканы ашадык, менә шул Мин колакларымны сагайттым — Вәкил шәһәр кешесе бит. тротуар малае, җирнең ни икәнен j белмичә үскән. Таһир абыеңны өйрәтеп маташа, тавыкны йомырка өй = рәткән төсле. Бераздан өй эче тынып калды Әле бая гына өзлексез сайрап торган чикерткә дә тынган иде Шул төннән соң. ни генә булмасын, ике йорт арасындагы сукмак тагын яңарды Күрше апам елтырап килеп керсә, әни дә. мин дә сөенә идек Тик аның бер начар гадәте тешкә тия һаман Таһир абыйны яманлый Аның соң кендеге басуга береккән мәллә? Атка менә дә кырга чаба, атка менә дә кырга чаба Ир-атка бераз балта тотса лә мншәйт итмәс иде Әнә. коймаларыгыз череп ауган, ындыр артыгызда кәжаләр йөри Әни агроном абыйны якларга керешә - Күз-баш алсын әле. кешенең беренче елы. ди Абау, беренче елы. дип* Безнең авылда гына беренче елы ич Аю тунап тун тектергән кеше ннде сезнең ул тәти егетегез Ә Таһир абын үзе өйдә булса. Мөршидә апа тизрәк чыгып китү ягын чамалый Агроном абый да. аны өнәп бетермәгән төсле, каш астыннан гына карап утыра Әмма бакчада жырланыи ишетсә, башын кырын салып, мөкиббән киткәндәй, онытылып тыңлый Ә Мөршидә апаның жырлары торган саен ешрак ишетел.» башлады Мин сиздем комсызлык белән мәхәббәт уртасында чәбәләнеп йөргән икеле микеле көннәре аның Яратуны ул озак көтте Жан белән тәннең бергә кушылып, бер булып яратасы һәм яратыласы килә иде Сөйгән яр исеме белән комсызлык, чиратлашып, аның үзәгенә үтә. һәр икесе u- 131 йөрәктә үз урынын даулый. Кайсысына юл бирергә? Председатель машинасында йөрүләрне, район киңәшмәсендә утыруларны, ниһаять, күкрәкне бизисе орденны ташлап, мәхәббәт каршында тез чүгәргәме? Әллә?.. Әнә шул «әллә?» дигән икеләнү жиңгән көннәрдә Мөршидә апа мине төн кунарга чакырмый. Зиннәт өчен ишекне ачык калдыра иде . Тик бу нәрсә озакка бармый, ул янә мәхәббәтен сагына, янә күңеленнән сафлык эзләп, Зиннәтне куа һәм, минем тезләремә башын салып, әрни-әрни елый. Аның шулай төрләнеп яшәвенә мин шакката идем. Дан-дәрәжәгә омтылган азгын күңелле хатын белән йомшак, моңлы-жырлы Мөршидә апаның бер үк кеше булуы кайчагында мине ышандырмый да иде. Кичен ул синең аяк очында яралы коштай бәргәләнә, ә иртән, сәбәпсез-нисез, сыер савучыларга ташлана, жикеренә ала. Азыкны беренче аның малларына сал, беренче аның бидоннарын төя, югыйсә ул сине кан елатачак. Беркөнне фуражны, ялгышып, башта Нәсимә апа сыерларына салганнар икән Азык таратучы егет, фермадагы рәт-чиратны белмәгәндер, эшкә әле генә чыккан иде. Мөршидә апаның күзләре төймә кебек түгәрәкләнде. — Синең башбаштаклыгың бу!— дип, бер гаепсез хатынга жике- ренде.— Син миңа аяк чалырга уйлагансың! Китте сүз. китте шуннан соң кычкырыш — әйтеп-сөйләп аңлатырлык түгел. Эш Нәсимә апаның әче күз яшьләре белән тәмамланды. Мөршидә апаның фермада чәкәләшмәгән, сүзгә кермәгән кешесе калмады дисәм, мин бар икән әле. Ул миңа карата ниндидер жылы тойгы саклый иде. Яңа егетебезне, азыкны беренче минем сыерларыма салырга ризалаттым да, Мөршидә апаны үземә каршы куеп карарга уйладым. Мин очкын чыгармаган чакма таш кебек идем. Ә бит ул көчлерәк иде. Теләсә, мине фермадан кудырта ала: ул идарә члены, алдынгы сыер савучы, аның белән исәпләшәләр, аны тыңлыйлар. Ә мин кем? Минем ишеләр — дөнья тулы. Әнә, мәктәп тәмамлаган кызлар эш табалмый йөри. Шуларны уйлап икеләнеп тә куям: юкка Мөршидә апа белән булашам түгелме? Ж.аны теләгән елан ите ашаган, ди: башыбызга баса-баса, дан йолдызын чүпләсен, әйдә! Ул түшен киереп атлаганда, без читкә тайпылып юл бирик! Битарафларга яшәве рәхәт, кысылмыйча гына, читтән генә күзәтеп Моңарчы яшәдем ич! Тагын ни кирәк миңа?! Ни кирәк? Әгәр Таһир абыйның агымга каршы йөзеп, хаклык өчен көрәшүен, үзенең дөреслеген дөрес итеп танытуын күрмәсәм, мин дә, бәлки, үз дөньямда бикләнеп яшәр идем. Дөрес, күрше апага каршы чыгарга маташуым вак мәсьәлә. Ләкин тормыш үзе дә ваклыклардан тора бит! Булыр, алда зур көрәшләр дә булыр, үзеңне раслар көннәр дә житәр, миңа әле нибарысы унсигез генә яшь. Фермага бергә барабыз. Мөршидә апаның кәефе шәп, киләчәккә планнар корып бара: — Ике атнадан жәйләүгә күчәбез, буш арада жиләк жыябыз, су коенабыз, алла бирсә! «Хәзер синдә жәй кайгысы бетәчәк, минем сыерларның тагарагына күз салу белән, салкын кышларга кергәндәй үрле-кырлы сикерәчәксең»,— дип көлемсерәп куям. Ләкин, фермадагы хәлләрне күреп, Мөршидә апаның керфеге дә селкенмәде! Ул, тыныч кына, үзенең сыерларына азык китергәнне көтте, чиләген-бидоннарын барлады, биленә алъяпкычын бәйләп жибәр- де. Нәрсә икән бу? Без көткән давыл юк, нилектән? Аның күңелендә шым гына тагын нинди мәкер тамыр жәя икән? Әллә соң ул мине, шулай сүз әйтмәс дәрәжәдә ярата, үз итәме? Эштән соң, елмаеп, яныма килеп басты апам: — Кайтабызмы. Зөлфия? Мин. юри ашыкмыйча, бидоннарны озаклап парладым. Ниһаять, теләр теләмәс кенә, аңа иярдем Сүзне ул үзе башлады — Синең хәйләңме. Зөлфия? Оста уйлагансың — Хәйлә түгел. Мөршидә апа Без барыбыз да тигез Нәсимә апа да, син дә. мин дә. калганнар да ф — Әйттерерсең әйтмәгәнне, кызый! Син инде. Мөршидә апа минем < беләи әрләшер, дип көткән идең. Юк инде, үскәнем* Синең белән тала- = шырга да, әйтешергә дә теләмим,— Мөршидә апаның йөзенә кызыллык - йөгерде — Умыртка сөягең нык түгел әле синен. Яши торгач, дөньяның | тигез түгеллеген үзең аяларсың Тавы бар. үзәне бар. чокыр-чакыры х бар бу дөньяның. Ә син мине башкалар белән тнгезләмәкче буласын = — Син биектә йөрисеңме. Мөршидә апа? * — Әйе. жаным, биектә. ♦ — Хәтереңдәме, «Арттан этүче кирәк». дигән идең5 Сине анда < этеп менгезмәделәр микән? — Бүтәннәрне дә этсеннәр, кем тыя5 Бераз баргач, мин аңа таба борылдым — Сине ярышка чакырам, Мөршидә апа! — Ярышка?! — ул башын артка чөеп көлде — Шул имгәк сыер х ларың беләнме? « — Жәй көне синекеләр дә. минекеләр дә уртак болында ашый * Ярый ла фермада азыкны талап жыя идең — Фи и! — Мөршидә апа тагын урам яңгыратып көлде — Мин. * кирәк икән, аерым болын да бүлдереп алырмын' Янсын дошманнарның « йөрәге! Синеке димим, дошманнарныкы' Ә син,— ул туктап, күлмәк 2 якамны рәтләгәндәй итте,— ә син яшьлек юләрлеге белән кызасын Тукта әле, аягымны жиргә ныграк терәп басыйм, сине дә онытмам Әнә. гәжитә кешесе «Шәкертең бармы?» — ди Остаз дигән нәрсә почетта икән Мин синең остазың булырмын, жаныкаем' — Элегрәк әйтсәң, түбәм күккә тияр иде. Мөршидә апа Мин бит һәр яктан сиңа охшарга тырыша идем Ә хәзер — юк. кирәкми' Синең арбаңа утырып, жырыңны тинтәкләр жырласын' Мин хәләл көчем белән ярышам! Мөршидә апаның күзләрендә шомлану кебегрәк очкын күренеп алды Шулай да ул сер бирмәде: — Карарбыз,— диде Мин аның тынып, шомланып калуын сиздем Шуңа күрә сүзне икенчегә бордым — Әрәмәлектә сандугачлар сайрый микән? — Сайрыйлар,—дип куйды Мөршидә апа — Барасы иде бер Эш дип үләбез инде Таһирыгыз нишли сон? Әйт. йөртеп кайтсын безне, ә? Мин биш куллап риза идем Таһир абый белән аралашу Мөршидә апага файдалы булыр Иман дәресләренә өйрәнер иде, шәт Таһир абый минем тәкъдимне көлемсерәп, ләкин бераз шикләнебрәк тыңлады — Мөршидә апаң сандугач тавышын юксына, дисеңме5 Аның. «юк. бармыйм» дип. кырт өзүеннән куркып — Мин дә юксынам.— дияргә ашыктым — Нишләтәсең, кызлар сүзе — закон,—диде ул — Барыйк, күрнк. а1а Мин. Таһир абыйның эзләренә баса-баса. арттан барам Бу мизгелдә миннән дә бәхетле кеше юк' Газаплы да. татлы да әрнү белән яна йөрәгем Кулларын як якка селтәп атлаган нр егетнең жнлкәсенә карагач, башымда төрле уйлар агыла Төпләнеп безнең авылда калыр микән5 Авырлыкларга бирешеп, кире чигенмәсме5 Тормышымны көт мәгәндә яктырткан иде ул Алга таба бу балкыш сүнмәсме? Дөм кара төннәрдә. Рәмие озата килгәндә, мин эчтән генә калтыранып елыйм Нигә Рәмие урынына, капка тоткасына ябышып «Ашыкма. Зөлфия, сөйләшик әле», дип ялваручы Таһир абый түгел икән?! Парым булса да. ярым түгел Рәмие, яратмыйм мин аны. әз генә дә яратмыйм! Кайчагында миндә егетне кызгану хисе өстенлек ала һәм мин үземне: «Бу — Таһир абый».—дип ышандырырга тырышам Ә күңелне алдап буламы соң?! Рәмие кочакларга үрелсә, корт чаккандай, читкә тайпылам Йөрәгемә кан сауган төсле, бөтен тәнем оеп кала. Ярабби! Үзең егет янында утыр, ә уеңда — бүтән, бүтән! Мәрхәмәтсез язмышның иң каты җәзасы бу. Җитте. Рәмискә аңлатырга кирәк, озатып йөрмәсен! Минем уң ягымнан, аяк астына карый карый, башын иеп. Мөршндә апа атлый Аңа да уй төшкән, дәшми Мин беләм: табигатькә якынайса, кеше үзенең балачагына әйләнеп кайткандай була Чөнки балачак гомере — иң саф. иң чиста гомер Ул гына табигать белән тиңләшергә хаклы, ул гына .. Таһир абый да сүзсез, тирә-юньнен матурлыгына аваздаш җыр табарга теләгәндәй, сызгырып-көйләп куя Ә тирә-як. чынлап та. матур — әкияткә охшаган! Уҗымнар яшәргән, кырлар-басулар җептән тукылган келәм төсле күренә. Кояшның алтын нурлары келәм өстенә энҗе сыман чәчрәп коела да күзләрне камаштыра. Тыптын. Шулай да хәрәкәт бар: табигатьнең эчке хәрәкәте. Уҗымнарны иркәләгән җил тавышында, юл читендә үскән сары чәчәкләрдәге бал кортларының безелдәвендә. күбәләкләрнең канат җилпүендә сизелә, тоемлана ул хәрәкәт Мөршндә апа колагыма пышылдады — Җиһанның матурлыгын күр. Зөлфия' Елыйсы килә... Без әрәмәлеккә якынлаштык. Мин алгарак уздым һәр агачны, һәр яфракны, һәр үләнне барлап, капшап чыгасым килә. Исәннәрме, кышның чатнама суыкларына түзгәннәрме? Мин яраткан тирәкләргә быел да сандугачлар ияләшкәнме? Мөршидә апа белән Таһир абый, сөйләшә-сөйләшә, артта калдылар. Әрәмәлектә сандугачлар тәңкәтәңкә моң сибә Тәңкәләрне күңелемә салам, җыеп барам. Таһир абыйга бүләк итәм. яраткан кешемә, бердәнберемә, мәхәббәтемә. Бары тик моң белән, сагышлы моң белән генә аның йөрәгенә юл табармын кебек! Хисләремнән исереп, болар янына әйләнеп килгәндә. Мөршидә апа киселгән агач төбенә утырган, ә Таһир абый аңардан бер-ике адым читтәрәк басып тора иде Мине күргәч, сүзләре өзелде Икесе дә беравыздан: — Йә. сандугачлар сайрыймы? — дип сорады. Чукрак түгелләр ләбаса, үзләре дә ишетәләр. һәр куакта — бер сандугач! — дидем мин — Мөршидә апаңны да җырлатыйк әле. Зөлфия? — Таһир абый миңа эндәште, әмма сүзен күрше апага карап әйтте — Әйе шул. җырла әле. Мөршидә апа! — дидем мин дә Мөршидә апа ялындырмады, «уф» дип. тирән сулап куйды да керфекләрен түбән иде Яллар итә-итә менәм Ялантау баскычларын Ачылыр-ачылмас кына тибрәнгән иреннәрдән агылган җыр әрәмәлеккә җәелде Мин. таң-хәйран калып. Мөршидә апаны күзәттем: җыр көенә ул әкрен генә чайкала, гүя моң аның тәненә кагыла, сыйпый, иркәли Керфекләре күтәрелгәндә Мөршидә апаның күзләре мөлдерәп тора, һәм шул тирән, серле күзләрдән бер тамчы яшь тәгәрәп төшәр дә. барча тарафны сискәндерер сыман Кинәт ул бар кыяфәте, бар могҗизасы белән минем күз алдыннан югала, дөньяда моң белән җыр гына торып кала: Йөрәкләренме ачарга Тапмадым ачкычларын... Ярты төн уртасында Мөршидә апа мине уятты — Зөлфия, Таһир нигә җырлатты икән мине? — Ул синең тавышыңны ярата Бакчада ишеткән иде — Алдамыйсыңмы? Мин. — Тавышыңны ярата,— дип өч тапкыр кабатлагач кына тыныч- г ланып, урынына барып ятты ул Алга таба көтелмәгән вакыйгалар башланды. Рәмие өйләнешү турында сүз кузгатты Ә мин, дөреслекне яшереп. J быел укырга китәм, дип алдаштым Имтиханнарга әзерләнмәвемне ул = яхшы белә иде. Ләкин мин барыбер аңа кияүгә чыкмас идем' Таһир 5 абый кабызган ут сүнмәде, сүрелмәде, йөрәгем тоташ ялкынга күмел ♦ гән иде Таһир абыйны мин болытлардан эзләмәдем, идеал итеп, хыял < итеп бизәмәдем Мин аны җир кешесе итеп ярата идем Агроном абый “ очрамаса гомер шулай мәхәббәтсез генә узар да узар иде Нинди = шомлы куркыныч уй бу! Нинди тар дөнья' Шуларны уйлап, минем | күбәләк сыман нәфис җаным парәпарә телгәләнә иде Рәмие, миндәге салкынлыкны сизеп, утлы табага басты «Кызы ташлаган»,— дисәләр, хурлыгына ничек түзәрсең' Егет халкы үзләрен = читкә тибәрүне бик авыр кичерә Ул, янып-пешеп. мәхәббәтен аңлатыр- ’ га кереште п Мин сиңа ни бит .. Мәктәптә укыганда ук ни идем Армиядә х дә рәсемеңне куен кесәсендә йөрттем, бергә булыйк инде, ә? — Иртә әле миңа, Рәмие! Әйттем ич: укырга да җыенам — Укырсың, сине кем тота!? — Юк инде. - һаман юк та юк дисең, ташла әле бу сүзеңне1 Мин бит чын күңелдән. Минем яшьтәгеләр әллә кайчан башлы-күзле булып беттеләр. Рәмие атна-ун көн буена күзгә-башка чалынмады. Ә үзе. мине үртәгән төсле. Мөршидә апа артыннан кайнар сәламнәр юллый иде Мин, арабызның шулай матур гына өзелә баруына сөенеп, егеткә рәхмәтләр яудырдым Итагатьле генә чигенде дә куйды егеткәй, хәтта күңелдә нәни генә ризасызлык та туды тиз оныта кичәге гашыйклар Ә беркөнне... Рәмие мине җәйләүдән эзләп тапты Авызы колагына хәтле ерылган, әйтерсең, берәүгә дә тәтемәгән бәхет моның кочагына ауган — Кил әле,— диде ул. мине читкәрәк дәшеп — Сөенче, Зөлфия! Бие! Уртак сөенче! - Йә, биетмичә генә сөйлә' - Шәһәргә китәбез! Ике бүлмәле әзер квартира көтә безне Тиз рәк загс язуы әмәлләргә кирәк — Әмәллә. — Соң, чүпрәк баш. тыңлап бетер Апа белән җизнигә өч бүл мәле яңа фатир бирәчәкләр Алар искесен безгә калдырмакчылар, ашыгыч телеграмма сукканнар Менә кара,—ул, кесәсеннән кәгазь чыгарып, миңа сузды. Укы! Кирәкми,— дип, телеграмманы алмадым - Нәрсә көтәсең, бар да урнаш квартирыңа - Үземне генә пропискага кертмиләр Әйдә язылышыйк, иртәгә үк! Мин авыл Советы белән сөйләштем инде, иртүк килегез, диде, паспортлар белән Ну, Зөлфия, яшибез икән?! - Рәмие, билемнән эләк тереп, зыр-зыр әйләндерә башлады. — Төшер, төшер' дип. йодрыкларым белән аның күкрәгенә төн дем Мин сине яратмыйм' Мин бүтән кешене яратам' Аңлыйсыңмы” Ул мине җиргә бастырды да. туры карады Кемне? — Анысы сер. сорама — Зөлфия, син акылыңдамы?!— Рәмие, тезләнеп, аякларымнан кочып алды, — Син акылыңдамы, кызый! Шәһәр уртасында бит. бөтен уңайлыклары белән, син нәрсә! Өйләнсәм сиңа гына әйләнәм, бел! Рәмистән ычкынып, алачыкка кереп качтым Пөрәгем дөп-дөп тибә, аяк буыннарым дерелди, чабыштан кайткан ат кебек иде минем йөрәгем... Савымның рәте-чираты югалды. Юасы бидоннарымны көч-хәл белән яр буена сөйрәп төшердем Күз алдымда кара боҗралар биешә, алар, су өстеннән җемелдәп килеп чыгалар да. тирә-якны караңгы төскә күмеп ташлыйлар — Син авырыйсың, Зөлфия,— Мөршидә апа кулымнан чүпрәгемне тартып алды,— Йә суга егылырсың, бар. утыр Ул үзенең савытларын әллә кайчан юып, чирәмгә тезеп куйган - Күпме тукыдым сиңа, кызый, түбәңә эссе кабар, яулык бәйлә, дидем — Ул минем хәлсезлегемне кояштан күрә иде.— Яулык эченнән әрекмән яфрагы капласаң да таман әле, бу кояш миеңне кайната Шул хәтле кыздырмаса Елгадан пар күтәрелә бит Әллә Мөршидә апага барысын да сөйләп бирим микән? Көләр, әлбәттә, тапкансың юк-бар хәсрәт, дияр Аннан, авыз тутырып: «Мин Таһир абыйга гашыйк»,— диюе үзе үк йөрәгеңне җилгә ачу белән бер. Рәмие өлешен сөйләсәң ярый әле Җилбәзәк кызлар төсле, көлә-көлә генә Рәмие кияүгә чыгарга кыстый, Мөршидә апа. Акыллы, төпле егет, чык — Уйламыйчамы? — Уйлый-уйлый кияүсез калган кызлар күп авылда. Бәләкәй генә, чирләшкә генә булса да. ир кирәк ул. җаным Ирсез хатынга бик кыен, туры бассаң да кыек басты, диләр Габбас белән шул хәлендә дә яши идем әле Асылынып ни исбатлады инде? - Кыз гомерен сузам әле, ашыкмыйм . — И-и, сузган саен сузыла бит ул! Кызлар җүләр чакта гына чыга да инде Акыл кергәч, сыер кебек чыгымлый башлый алар. Ир куены — җәннәт куены, җаным, бер дә тәртәңне борма. Мин бу уенны бүтән дәвам итәргә теләмәдем. Туй, өйләнешү, ир куены — һәммәсе дә күңелне болгата иде — Алачыкта кунып калыйк, сиңа машина җиле ярамас,- диде Мөршидә апа — Кайтабыз, — дип, тырмашып аякка бастым мин. Өзлегерсең. Зөлфия, бер төн кунганнан дөнья җимерелмәс. Мин үҗәтләнеп: — Кайтабыз, кайтабыз,— дидем. Өйдә мине әни дүрт күз белән көтә иде. - Кайтуың әйбәт әле, кызым,— диде ул — Изге эш башларга тора иек. Баярак Сәлим белән Мәүлидә сине төпчек малайларына сорап килделәр. Башкода аркылы эш йөртмик, үзара гына хәл итик, диләр Дус бар. дошман бар, борын тыгучылар бетмәгән, дөрес уйда алар Рәмискә фатир да кала, ди. — Беләм. әни Кабат ишетәсем дә килми. — Әй, бала, нигә үз бәхетеңә балта чабасың! Менә дигән асыл егеткә киреләнәсең бит! — Көне буе минем хәсрәтне уйлап хәлсезләнгән әни урындыкка төртелде — Әй, бала-а, син төшәсе йортның бәндәләрен кара: Сәлиме - мулла кебек, эчмн-тартмый, тәмсезләнеп сүгенеп йөрми, асыл зат инде. Мәүлидәнең гомергә күршекүлән белән талашканын ишеткәнем-күргәнем булмады. Алма агачыннан ерак тәгәрәми икән — Рәмисләре дә тәүфыйклы егет Кеше балалары кайниш туфрагында иза чигә, сиңа бу яктан да бәхет елмая, кызым. Әнә. фатир әзер, ди Мин авылдан китмим, әни. Үпкә-рәнҗешләр белән йөрәгемә үтә алмагач, әни сабыр гына үгетләргә кереште: — Авыл тормышын сөйләмә инде, кызым. Әче таңнан, күзеңне тырнап, фермага чабасың. Ж,әй төсе күрим димә: печән җыясы. утын әзерлисе Терлек асрамасаң — итенә, сөтенә тилмерәсең. Язын-көзен саз ерабыз. Тектергән киемеңне киеп чыгар урын юк. Чиркәү хәтле клубыгыз бар. ишегендә — гел йозак. Әнә, үкчәле түфлиең ике ел карават астында тузан җыеп ята. Кияр идең — аягыңнан резин итек төшми. Кыям Гөлсирәсенең курчак кебек ясанып кайтуын күрәсеңдер. Биткә-төскә әллә ни түгел иде, шәһәр төс керткән чыраена. Сигез сәгатемне эшлим дә, паркта гүләйт итәм, теләсәм — бот күтәреп диванда ятам, ди. Квартир алсам, авылны бар дип тә белмәс идем, әле тулай торакта яшәү ди. Әнә, кеше фатир өчен ничек җан ата, кызым — Шул Кыям Гөлсирәсен мактап эчемне пошырма әле. әни. Авыл белән шәһәр арасында киләп сарып йөри ич ул. Шәһәрдә эшләп кинәндерәдер дисеңме әллә? Бозаулары да күтәрәмгә калган иде аның, ата ялкауның. Кудылар аны фермадан. — Гөлсирәне сүз уңаеннан гына әйтүем, кызым, икегезне чагыштырып кына. Нужасы күп бит авылның. Төннәр буе аякларым сызлый менә. Үкчәңә ут капканчы йөгерәсең дә йөгерәсең, ни ашы, ни ялы Кайсы гына ананың үзе исән чагында баласын урнаштырып каласы килми икән? Минем әни дә шундый изге теләк белән кубарылган иде. Җитмәсә, сораучысы кем?! Акыллы, тәртипле, уңган егет! Әнә кайберәүләр җыен ялкау, җыен исерек белән гомер буе чиләнә... Ләкин мин кияүгә чыгып, шәһәргә китәргә аяк терәп каршы идем. Моңа җаным да. тәнем дә карышты Кайда соң бу Таһир абый? Нигә ул әнине буш хыялларыннан биздерми икән? Туган җир, изге туфрак дип тәкрарлаган кешенең Зөлфияне коткарырлык сүзе юкмы? — Таһир абый белән киңәштегезме? — Аңа нәрсә, үз кызын бирми әле. Көчләмәгез, үз ихтыярына куегыз, ди,— әни ян тәрәзә аша үрелеп, урамга күз салды.— Өс-башыңны алмаштыр. Хәзер килеп җитәрләр. — Ишек ачык, килерләр дә китәрләр Мин бодайларга су сибәм Мөршидә апаларга шылмакчы идем, капка турларында председатель хатыны Сәкинә апаны күргәч, кире борылдым. Түзгән, түзгән дә — тәки килгән! Сабырлыгы төнәгән икән. Ары сугылып, бире сугылып җәфаланганда, йортыбызга икенче мәртәбә сәлам биреп, Сәлим абый белән Мәүлидә апа килеп керде. Алардан барыбер качып котылырга мөмкин түгел иде. Мәүлидә апа — әни сыңары: улы өчен суда батып, утта янарга әзер. Мөгаен, Сәлим абзыйны да ул үзе сөйрәп килгәндер. — Рәмисебез өзми дә, куймый да, өйләнсәм — Зөлфиягә әйләнәм, өйләнмәсәм — юк, ди,— Мәүлидә апа турыдан ярып салды.- - Фатирның бик җайлы эләгүен кара син! Авылда төпләнер дигән иек малайны, хәзер риза инде, яшәсеннәр шәһәрдә. — Әйе, яшәсеннәр,— дип куәтләде Сәлим абзый — Иткә, бәрәңгегә аптырамаслар Исән-сау чакта, өлеш чыгарырбыз. Машинасы кулында булыр, кирәкяракны төяп апкитәрләр. Мәүлидә апа соңгы җөмләне ачыклап куйды; — Туйга бүләгебез зурдан, машина алып бирәбез Әни тәмам йомшап төште. Кемгә-кемгә — бу байлык, бу рәхәт, бу җиңел тормыш аның кызына ич! — Йә, кызым, Сәлим белән Мәүлидә, олы башларын кече итеп, сине киленлеккә сорыйлар, ризалыгыңны бир,— диде ул, аркамнан сөеп. — Без сине үз кызыбыз кебек якын күрәбез,— дип куәтләде Мәүлидә апа — Оялма, риза, диген. Бу минутта алар өчесе дә, тын алмыйча, минем җавапны көтәләр иде Мин. батырльи ымны җыйдым да, тәвәккәлләп әйттем. — Чыкмыйм Рәмискә! Сәлим абзый белән Мәүлидә апа, бер-берсенә сүзсез генә караштылар да. урыннарыннан куптылар. Әни ни үле. ни тере хәлдә басып калды Мин аны караватка илтеп яткырдым — Бәхетсез бала, бәхетсез бала! — дип елады да елады әни Пөрә- s гемдә яраткан кешем, бакчада миләш куагы белән бодайларым бар — = шуны күрмәде, сизмәде әни < Кичкырын, авыл өстенә эңгер-меңгер таралгач, Рәмие энесен керт- 3 кән. «Тыкрыкка чыксын әле, соңгы тапкыр саубуллашам»,— дигән Чык- тым. Көндезге калтырану инде үткән, йөрәгем тынычланган иде. егет- - нең шашынган кыяфәтен күргәч, эчемә тагын ут йөгерде — Бүген Тәскирәне апкайтам,— Рәмие иреннәрен кысып, һавалы ♦ гына чөңгереп җибәргән булды — Йә. бәхил бул! < — Хуш. сау бул “ Актыккы сүзеңне әйт. Кем өчен ташладың мине, яшермә — Мин Таһир абыйны яратам . ~ Таһирны?! Килмешәкнеме? — Хурлама аны, бар кит. Тәскирәң көтә! у Рәмие кинәт куырылып куйды. Аннан . = — Атам, миен чәрдәклим ул килмешәкнең! — дип кычкырып, тык- * рык буйлап чабып китте. Атам дигәч тә. бармагын төзәп атарга җыена микән, шарлатан. £ Таһир абый кырда иде, мин көлдем дә. оныттым моны Урын х өстеннән торып, самавыр яңарткан әни белән тыныч кына чәй эчәргә 2 утырдык Ул, минем тискәрелегем белән килешкән төсле, бу хакта кабат сүз кузгатмады. Шулай матур гына чәйләп утырганда, ут капкандай атылып, Мөршидә апа килеп керде — Сәлим малае ау мылтыгы тотып бирегә йөгерә! Мөгаен, синнән үч алмакчыдыр, Зөлфия, кач' Әнинең кулыннан чынаягы төшеп ватылды - Беркем дә тыя алмый, кулына ябышкан әнкәсен дә селтәп кенә очырды Нәрсә сеңеп утырасың, кач! Мин җүләрнең башыннан: «Ничек әйбәт. Таһир абый өйдә юк», дигән уй сызылып үтте. Мөршидә апа. идән асты капкачын каерып ачты да, әни белән икәүләп, мине базга сөйри башлады Сикер, сикер! дип алар түбәмә, җилкәмә төйделәр. Атса, мине атсын! — әни белән күрше апаның кочагыннан шуып чыктым да, ишекне каерып ачтым Урамда ыгы-зыгы купкан иде Рәмие артыннан югары очлар куа төшкән, аларга безнең түбән очлар кушылган, нке як та зур төркем булып җыелган Уртада ярабби, Таһир абый белән Рәмие! Агроном абыйның бер кулында мылтык, икенче кулы белән егетнең якасыннан эләктереп алган Ул Кемне атасың, егет? дип сорый. Өсте башы тузанга буялган Рәмие инде тынган, тавышсыз гына үксеп, калтыранып елый Кемне атасың, диләр? Мылтыгың да корылмаган ич Тутыккан инде ул Мә, ал да. чормага эл. аннан кайнар башыңны салкын суга тык! Халык көлеште дә таралды Таһир абый минем капка баганасына сөялеп торуымны күргәч, килер, мине юатыр, дигән идем, кая ул күтәрелеп тә карамады Әйтерсең бу мәхшәрнең төп гаеплесе мин идем Мөршидә апа. мине җитәкләп, үзләренә алып керде Син кыз. ул егет, дөньяда моннан да яманрак хәлләр була, төкер, Зөлфия Кешеләрдән оят — Синдәге чипүхә. менә миндәгесе оят. ичмасам, диде ул уйчанланып Бая Сәкинә апа килде — Нәрсәгә килгән? — «Зиннәтне ал да, бергә яшәгез, болай кача-поса очрашып, адәм рисваена калмагыз»,—ди Чәчемнән өстерәп кыйнаса җиңелрәк булыр иде Ул бит мине үлемнән йолып калган кеше. Күрше авылда укыткан чагы. Без, Хәлимә белән, өч чакрымны йөреп укыйбыз Беркөнне, илаһым, буран котырган иртә, җәяүлене тау артына себереп түгәр «Барыйк, дәрес калдырмыйк»,— ди Хәлимә. Уку алдынгысы иде, укый-укый күзләре чепиләнде . Иярдем моңа Атлыйбыз да артка чүгәбез, атлыйбыз да артка чүгәбез, җил төртеп ега. Тирләдек, пештек, хәлсезләндек Юлдан язганыбыз ап-ачык иде Ә Сәкинә апа, дәресен сөйли- сөйли дә «Ялантаулар өйләреннән чыкмаса ярар иде»,— дип, тәрәзәгә ябырыла икән. Соңыннан түзмәгән, мескенем: «Сез, балалар, мөстәкыйль укый торыгыз»,— дип, сизенеп, кырга йөгергән. Кар ера-ера көрткә чумганбыз икән, йокы баскан, керфекләр йомылган, авыл башына җитәрәк кенә бит. Сәкинә апа табып, ярдәмгә кешеләр чакырган. Эссе итеп мунча яктырган, аннан соң, безне берәм-берәм ләүкәгә салып, аяк, бармакларны уган Хәлимә, ичмасам, укып врач булды, ә мин кем? Сыер савар өчен генә җиде класс белем дә җитә иде юкса... — Бу вакыйганы Сәкинә апа үзе искә төшердеме? — Юк ла’ Минем дә хәтер иләгендә чак эленеп тора Башта мәңге онытылмас төсле иде. Изгелекнең гомере кыска, яманлыкның — озын Шундый инде без, адәм балалары Үз ярамнан кан саркыса да, күрше апаны кызгандым. — Син бит йомшак күңелле хатын идең, Мөршидә апа! Кайт шул чагыңа! Ку Зиннәтне, якын китермә! — Куам, куам, билгеле, үзең шаһит, кертмим ич. Соңлап куам түлке, аздыргач кына Бөтен ирләрнең дә күңел төбендә азгынлык ята. кайсының — типтереп, кайсының — йокымсырап, уятканны көтеп. Мин уяттым, мин очындырдым Зиннәтне Мөршидә апаның бу сүзләре мине әллә нинди кара уйларга этәрде. Таһир абый да шул ирләр рәтенә керәме икән? Ә нигә мин аның кылын тартып карамыйм соң?!(Яшьлегем-чибәрлегем белән аны бөтереп алырга бик мөмкин ич! Төн уртасында кармалана-кармалана чоланга чыгам да. Таһир абыйның кочагына авам Юк, юк, Таһир абый андый түгел! Китегез, шайтан уйлары, китегез. Мин саташам, мин җүләрләнәм. Өмет тулы җанымны керләнүдән саклаучы мәхәббәтем барлыгын онытып җибәрәм Күрше апа белән, ярты төнгә хәтле сөйләшеп, эчләрне бушаттык. Ул, «Рәмие сагаламасын тагы»,— дип, мине капка төбенә хәтле озатып куйды. Караңгы ишегалдына керсәм, чүт кенә кычкырып җибәрмәдем: баскычта берәү утыра! — Мин бу, Таһир абыең,— дип әйтеп өлгермәсә, ярты авылны уятасы идем — Утырмада озак юанасың, Зөлфия? — Әллә инде Ә сез нигә йокламыйсыз? — Сине көттем, теге кызган баш эләктермәгәе, дип. Бар, кереп ят инде. Аның «көттем» диюе йөрәгемне җилкендерде. «Көттем, утыр яныма», дисә, ни була инде?! Янәшә утырып бер генә таң каршылыйсы иде! Мин моны үзем башлап әйтмәкче идем, кыюлыгым җитмәде. Әни дә уяу икән әле Идән сайгакларын шыгырдатмаска тырышып. аяк очларына гына баса-баса караватыма якынлашканда: — Синме, бала? — дип аваз бирде. — Мин, әни. _ — Мөршидәнең ләчтит сатканын тыңлап төн җиткердеңме? Ил гыйбрәтләре белән ни уртаклыгың бар. туктат анда йөрүеңне. Яхшыга өйрәтми ул хатын сине! — И әни, Мөршидә апаны беләсең ич инде, ничә ел күршеләр без. — Булса ни! Элек тәртипле иде, хәзер кыланмышы кырга сыймый, гайбәте кырык чакрымга таралды Сине дә Рәмискә бармаска шул азгын котыртты! Сүземнән чыкмый торган бала идең, хәзер баш бирмисең Чуалма Мөршидә тирәсендә, житте' — Чү. әни. Таһир абый ишетер _ — Мин Таһирҗанга сөйләмим, сиңа сөйлим Колагыңа киртләп х куй Мөршидәнең күңеле бозылмаган чакта аралаштык, аллага шөкер = Хәзер сине тыям Мине вакытсыз кабергә тыгасың килмәсә. сүземне i җилгә очырма, бала! 5 Күрше хакы да. ана хакы да — изге Әнине мин бүген генә ун J елга картайттым бугай Тик ул Мөршидә апаны юкка гаепли! Беркем = дә түгел, йөрәгем гаепле: тиң буласы егеттән йөз чөерде, үрелсәм 5 дә буй җитмәс Таһир абыйны яратты ♦ Әни мине Мөршидә ападан биздерергә тырышкан көннәрдә күрше * апа өй хәстәренә тотынды Мәшәкатьләр белән күмелеп, ул үзе үк о мине онытып торды Кичләрен мин әни белән юрган сырдым, йон эрлә- = дем һәм. шуның белән, аның сизгер күңелендәге шикләрне тараттым ң Мөршидә апа өен колхоз исәбеннән салдырырга җыенмый икән. * кассадан акчасын алып, осталар яллаган. Тәрәзә, ишек өчен такталар х юнәтү, өрлекләр табу мәсьәләсендә ул еш кына Таһир абый белән ки- = нәш-табыш кыла иде. Кырык эше кырык якта сибелеп ятса да. Таһир _ абый ялгыз хатынның хәленә керә Беркөнне ул. ат җигеп, пилорамнан такта төяп кайтты, бушатып, рәшәткә кырыена тезде Өрлек астына ‘ имән кирәк булгач, урманчы белән сөйләшеп, анысын да табышты * Килгән саен Мөршидә апаның бикле ишегенә төртелгән Зиннәт * абый отыры усалланды Председательнең нәфрәте мәхәббәтеннән көчлерәк булып чыкты Җитмәсә, Мөршидә апа «Вакыты җиткәч, иске мунчала кебек болгап атармын дигән идем, аллага шөкер, аттым Зиннәтне»,— дип. кеше аркылы сүз ишеттергән, имеш Зиннәт абзый шуннан соң тәмам вакланды, күрше апаның яртылаш буралган бүрәнәләрен төятеп алдырды Колхозда эш күп дип, осталарны да туктатты, әмма Мөршидә апа да ут кебек: райондагы җитәкчеләр белән кул биреп күрешә иде. үзе барып та йөрмәгән, шуларның берсенә телефоннан гына шылтырат кан икән — бүрәнәләр яңадан капка төбенә кайтып ауды Күрше апаның өч көн түләүсез ял алып, өй хәстәре белән йөргәнен чамалап, көтел кенә торган диярсең — айгырын ак күбеккә батырып, беркөнне Зиннәт абзый җәйләүгә килеп төште Күзләрен кан баскан, юктан да бәйләнә, ферма мөдиренә җикеренгәндә яңаклары зәңгәрләнеп китә — Савымны киметтегез! Район алдында йөземне кызарттыгыз' Кайда хатыннар, җый алачыкка! Без, шыбырдашып, алачыкка тулдык Ул, кадакка кыстырган йөкләмә кәгазен суырып алды да. баш очыбызда селкеде — Ялкаулар! Сезнең ярыш йөкләмәләрегез суга сәнәк белән язылган кебек! Хатыннар да куркып калмады — Нишләп Мөршидәдә генә токымлы сыерлар, нишләп бездә юк5 дип шаулаша башладылар— Бирегез безгә дә. аннары чиләк-чиләк сөт саварбыз! . Элегрәк председатель сыер савучыларның зарын колак яныннан уздырыр. ишетмәмешкә салышыр иде. Бүген ул аларның зарыннан үзенә генә җай тапты: — Сыерлар бүрәнә түгел, кире җыя алмас, монда коллектив хәл итә, законнан бер адым да читкә тайпылу юк' Сабирова группасындагы сыерларны һәр группага тигезләп бүлегез,— дип. ферма мөдиренә кина яле караш ташлады.— Үзенә элеккеләрен кайтарып бирегез' Аның белән кем ярыша сезнең? Ибәтулла абзый миңа ымлады. — Синме, Саимә кызы?— дип кабатлап сорады председатель. — Мин ярышам — Бик яхшы. Күпмегә күпме сава идегез? — Мөршидә апа унбиш килограмм, мин — унике. — Бик яхшы Тырышсаң, син аны дөбердәтеп узып китәчәксең. Миңа председательнең болай кылануы бер дә ошамады. Гаделме инде бу? Карак төсле, кача-поса гына, Мөршидә апаның сыерларын талыйбыз! Нигә, үзе килгәч, ачыктан-ачык сөйләшмәскә? — Мин риза түгел, Зиннәт абый! Мөршидә апаны көтегез, йә үзен чакыртырга иде. Председатель кул гына селтәде: — Синнән башка да белербез, сеңлем Бу хәбәрне ишеткәч, Мөршидә апа бер дә чәбәләнмәде, үзенә бирелгән сыерларны тыныч кына кабул итеп алды. Аны тетрәндергән, тилерү дәрәҗәсенә җиткергән вакыйга соңрак. Зиннәтнең каныгулары басыла төшкәч башланды Басу юлыннан тарантаслы арбада кайтып барган председатель иген кырына сибелгән каз-бәбкәләрне күрә Атын кисәк борып, казлар куарга тотына бу. Чирәм чүпләргә чыгарган каз-бәбкәләрен тапмаган Сәкинә апа елгага йөгерә, анда да күренмәгәч, басу капкасына чаба. Ә анда тапталып изелгән, гарипләнгән казларны күрә. — Нинди рәхимсезе басу капкасын ачык калдырган икән, ходаем? Зиннәтнең котырган чагы иде, үзебезнең казлар икәнен дә абайламаган,— дип елый елый, исән калган каз-бәбкәләрне алып кайта. Иренә үпкә-рәнҗүен әйтеп сала — Күзең сукырдыр синең, күрәләтә үз бәбкәләребезне харап иткәнсең! Ачуын кемгә бөркергә белмичә йөргән Зиннәтне юаш хатынның үпкә белгертүе котыртып кына җибәрә: — Әле син иген ашатып каз симертергә уйладыңмы?—ди ул. һәм гөнаһсыз хатынны кыйнап-сугып мич арасына бәрә Бу яман тавышка йөгереп кергән күршеләре тәмам аңын җуйган Сәкинә апаны, машинага салып, район больницасына озата. Мөршидә апаның йөзенә кара болыт кунды Ябыкты, тәмам тамактан калды Үзе һаман: — Бичара хатын, минем өчен нинди җәзалар күрә,—дип, үртәлеп, газапланып ыңгырашты. Кыйналу тарихын авылда ике төрле сөйләделәр. Каз өчен кул күтәргән, имеш, диделәр. Юк, каз өчен түгел, Мөршидә ачуын хатыныннан алган икән Зиннәт, дип сөйләүчеләр дә шактый иде. Сәкинә. «Яшь хатын белән өстерәләсең, оятсыз»,— дигәч, Зиннәтнең ачуы кабарган, имеш Күрше апа икенчесенә ныграк ышана, шуңа күрә, вөҗдан газабы кичерә иде. Әни күпме кенә сукранса да, мин һаман Мөршидә апа тирәсендә бөтерелдем, авыр чагында бер терәк булыйм, дидем Аңа авыл халкының нәфрәте чиксез иде Исемен әйтергә чирканып яше-карты аны «азгын мәче» дип атады Күршесен әүвәлгечә санлап, ни сораса шуны үтәп йөргән тагын бер кеше — агроном абый бар иде. Гайбәтләрдән өстенме ул. әллә колагына дыңгычлап мамык тутырганмы — һич аңламыйм «Яңа өйгә кулым бармый, бура килеш торсын»,— дип зарланган Мөршидә апаның сүзен Таһир абыйга җиткердем: — Мөршидә апа нигәдер өен өлгертеп керергә теләми, бурасын кышлатырга җыена, ахрысы. Таһир абый моны күңеленә салып куйган икән. Бер күрешкәндә: — Син, күрше, башлаган эшеңне ахырына хәтле төгәлли торган бул,— диде. — Аптыраган инде.— диде Мөршидә апа — Өй салудан да вак эш юк икән Кадагының гына да кырыкмаса-кырык төрлесе кирәк. Хатын- кызның андый әйберләргә башы да җитми Арытты да инде Алдый иде күрше апа Рәттән ике өй салдырырлык дәрманы бар аның Ул бит йөргәндә дә тигез генә атлап йөрми, эчтән ташыган көч- ф куәтен тыя алмыйча, иңбашларын уйната-сикертә, биеп атлый Гадәттә. савымнан соң безнең җеп өзәрлек хәл калмый, тизрәк чирәмгә егылабыз = Ә Мөршидә апа Сөлчә елгасын аркылыга-буйга йөзеп чыга. Сәбәбе * бүтәндә өен җиткерергә ашыкмавының үз җанын үзе кыйнап нигез S коруның ләззәтен, рәхәтен тапмый ул Сәкинә апа больницада яткан j көннәрдә аны һичбернәрсә шатландырмый иде Ничек Таһир абыйга = шулай дип әйтсен ул? Әлбәттә, турысын әйтә алмый, вак-төяккә, кадак- 5 ка, ару-талуларга сылтый Ә беркатлы Таһир абый алдана ♦ — Өй — өй инде ул. гомерлеккә салына Оялмыйча тартынмыйча. « миннән дә ярдәм сора,— дип күршесен дәртләндермәкче була Беркөнне Мөршидә апа миннән бик үтенде — Осталарга кичке ашны әзерләп ашат әле. Зөлфия, мин районга 5 китәм. диде - Синнән яшерер серем юк: Сәкинә апаның хәле авыр, *- ди Иренен юеш мамык белән генә сөртеп торалар, су эчәргә дә яра $ мый икән Бөтен эчем яна! Үлсә нишләрмен? Дөньяларында бу хәтле с олы җәзаны ничек күтәреп йөрермен?! Бәхилләмәс ул, үлгәндә дә кар2 ran үләр. Авылда сүз китте: Зиннәткә «дело» ачылган. Сәкинәнең савыгуын * гына көтәләр, шуннан соң, председательне кулга алалар, имеш Зиннәт j абзый үзе һаман иректә, һаман җитәкче әле Димәк. Сәкинә апа аның 2 кылган әшәкелеген сөйләп бирерлек хәлдә түгелдер — Янында төн кунармын Зинһар, осталарны кара - Мөршидә апа, төенчеген кыстырып, җәяүләп, унбиш чакрымдагы район үзәгенә элдертте Минем әни дә, халык фикеренә кушылып, күрше апаның тетмәсен тетә иде — Ут белән шаярды, көйдерер димәде Алладан оялмасан да. бәндәдән оялырга кирәк. Борын заманнарда Мөршидә кебекләрне таш бәреп йомдырганнар Мөршидә апа өчен без, аналы-кызлы, җан талаша идек — Егылганны кыйнамыйлар, әни! Ул болай да җәфалана Күр мисеңмени, бөтенләй сулып калды, җаны җәрәхәтле аның — Ә Сәкинә тән җәрәхәтеннән дә сызланып ята әле Кем аркасында бит — шул Мөршидә аркасында Ир бирмәк - җан бирмәк. диләр, хәләл иреннән генә түгел, саулыгыннан да колак какты, мескенем Өтермәнгә. Зиннәт белән бергә, Мөршидәсен дә япсыннар иде Хәзер Таһирҗан тирәсендә иснәнә, азгын, чиратка куймакчыдыр Таһирҗан тирәсендә иснәнә?! Мөршидә апа минем бердәнбер бәхе темә кул сузмакчы буламы? Ялган бу. чеп-чи ялган' Бер күңел җәрәхәте төзәлмәгән, ә ул Таһир абыйның башын әйләндерәме’ Ышанмыйм' Алар фәкать дуслар гына Әгәр күрше апам мннем сөйгән кешемне упкынга сөйри икән, гарьлегемнән егылып үләрмен Әнине — Юкны сөйләмә' дип туктатсам да. шнк-шөбһә йөрәгемә таба үрмәләде Хәтеремнән Таһир абый белән Мөршидә апаның кайчан, кайда очрашуларын барлый башладым Әрәмәлек, бакча, ишегалды Сөйләшкән сүзләрен капшап капшап карадым Тормыш, җыр. басу Көнләшер гә урын юк сыман Тукта! Мөршидә апа «Яраткан кешемне таптым» дигән иде түгелме?! Әмма ул сагынган кеше кайдадыр районда бугай Таһир абыйга күз атса, минем колак итемне ашар, мннем аркылы эш йөртер иде Сере ЮК ич аның! Күнел капкасы шар ачык Зннн.<г абый белән мөнәсәбәтен дә үзе дөньяга чәчте Таһнр абый каршысынла чыт лыкланмый Мөршидә апа. нһаһайлап көлми, күз уйнатмый, шулай бул гач. мин аңа гөнаһ тага алмыйм, юк! Әнә шулай, икеләнеп-үртәлеп, бер яндым, бер сүндем. Ихтыярсыз, аларның һәр сүзен тыңлап, һәр адымын күзәтеп барырга уйладым Мондый эшнең рухыма таман килмәвен белсәм дә. йөрәккә үрмәләгән шик-шөбһә «Тыңла, күзәт», дип, астыртын гына котыртып тора иде. Акыл дигән асыл зат көчсез иде биредә. Мөршидә апа районнан иртән кайтты. Матур йөзе сулып, күз төпләренә зәңгәр күләгә эленсә дә, ул төн йоклаган кешегә охшый иде. Аның шат кыяфәтен күреп, хәлләрнең алай ук мөшкел булмавын аңладым. — Жил белән узыша-узыша йөгердем: ябыккач, гәүдә җиңеләя икән. Син ерып чыктыңмы, Зөлфия? — Осталарны корсаклары ярылганчы ашатып җибәрдем, Мөршидә апа — Рәхмәт, җаным. — Анда ничек, больницада? — Андамы? Терелә, җаным, терелә. Күрше апа бу сүзләрен сөенеп әйтте дә, йөзен куллары белән каплап, елый-елый сөйли башлады: — Чәчләрен тарап үрдем, аяк-кулларын юдым. Әни авыргач, шулай карый идем Кичтән тикшерүче керде Ник бер зарлансын Сәкинә апа «Кем кыйнады,— ди тикшерүче,— иреңме?» «Юк. ул бармак белән дә чиртмәде, утынлык өстеннән тимертомыр өстенә егылып төштем,— ди — Минем иремне гаепләп судка бирмәгез, картайган көнемдә адәм мәсхәрәсенә калдырмагыз»,— ди. «Нигә шул кансыз Зиннәтне яклыйсың, нигә арт сабагын укыттырмыйсың?»— дигән идем, шул хәтле рәнҗеде, шул хәтле рәнҗеде инде «Син,— ди,— башта Зиннәт абыеңны юлдан яздырдың, хәзер элмәк тотып асарга йөрисең»,— ди — Күрше апа яшь аралаш көлеп куйды — Миннән башка да асучы табылыр әле дуңгызны! Атна-ун көн үткәч, Зиннәт абыйны председательлектән төшерделәр. Сәкинә апа, «утынлык түбәсеннән егылдым» дип, аны тәки хәвеф-хәтәрдән саклап калды Әлбәттә, моңа ышанмадылар, ләкин җәберсетелгән кеше караны ак дип күрсәтмә биргәч, эш судка барып җитмәде Дилбегәне вакытлыча Таһир абыйга тоттырдылар. Халык аны хөрмәт итә, сүз арасында еш кына, «безнең Таһир» дип, мактау кыстыра иде. Дөнья болганудан туктаган сыман иде. Мөршидә апа иркенләп сулыш алырга да өлгермәде, шикаять тотып, тикшерүчеләр килде. Имеш ул, тавыш гауга куптарып, токымлы сыерларны яңадан үзенә алган, имеш аңа барсы да рөхсәт ителә... Имчәкләре каты булганга, ул сыерлардан хатыннар үзләре баш тарткан иде Гомер буе сыер савып ипсезләнгән бармакларының көче җитмәгәч, җилемдә сөт кала Токымлы булса да, бик нәзберек хайван икән алар, тәрбия начарлангач, сөтне киметтеләр дә куйдылар. — Үзебезнең малкайлардан ходай аермасын,— дип зарланды хатыннар — Мөршидәгә кире бирик, үзе чиләнсен! Ферма мөдире күрше апам алдында мүкәләп кенә йөрми, бер — алдына, бер артына төшеп: — Коткар, Мөршидә сеңел, коткар, зинһар,—дип ялвара иде. Мөршидә апа сыерларны янә үз группасына туплады һай, чиләнде матур апа! Токымлы сыерлар тиз генә игә килмәде, ташлатырга җыенган төсле, сөтне тамызып кына бирде Аның савым күрсәткече иң түбәнгә тәгәрәгәч, мин Мөршидә апа янды дип пошындым. Янды, алдынгы дигән исемнән колак какты горур хатын! Хәзер ул исемен җиде кат тир түгеп кайтарырга тиеш иде. - Без дәрман белән акча тапканда ул фәрман белән таба иде, хәзер эшләп җене өзелсен, барыбер алдынгылык тәтеми аңа,— дип. кара көнләшүчеләр күн булды. Әмма Мөршидә апа эшкә батыр хатын иде Өйрәсе сыек түгел иде анык, моны барысына да төшендереп бирер өчен, җиң сызганып эшкә кереште. Әйткәнемчә, чиләнде. бик чиләнде ул. Башта массажга ябышты. Ял дими, аш дими, җиленнәргә массаж ясый иде. Су кергәч хайваннарнын ашавы яхшыра дип. ат юындырган малайлар шикелле, сыерларын берәм-берәм елгага алып төшеп, ышкый- * ышкый юа. Без савымны тәмамлап, машина әрҗәсенә төяләбез, ә ул з тоткарланып кала, аннан җәяү кайта. Чәче белән җир себерсә себерде Мөршидә апа. сыерларын тәки В аякка бастырды. Көннәрнең берендә район буенча иң күп сөтне Саби - рова Мөршидә сава дигән хәбәр җәйләүгә дә килеп иреште Күрше * апама һаман аз. һаман җитми, әйтерсең, ул сөт күленә чуммакчы нор- s ма артыннан норманы куа тора Аның комсызлыгы тагын артты Тик бу ' комсызлыкта, элеккечә, хәләл көч куймыйча гына майлы калҗа эләк- < терү нияте юк иде. = Күрәсең. Мөршидә апаның үҗәтлеге кемнеңдер күңеленә хуш кил- X мәгән һәм ул. шикаять сырлан, хезмәттәшенә аяк чалырга уйлаган = Сыерлар мәсьәләсендә Мөршидә апа яклау тапса да. хат аның J җанын яралады Тигез генә атлап барганда сыгылып төшә торган гадә- « те бар иде шул Мөршидә апаның Күңелемне таптыйлар бит,— дип бик әрнеде инде ул Ә мин. бичара гашыйк. «Алай микән, түгел микән?» дия дия. Таһир w абый белән Мөршидә апаны күзәтә идем. Үземнең газаплар белән ча гыштырдым да, күрше апаны коткармакчы булып, шикләрен куып тара- = та башладым. Ком тавыннан инә эзләмә, Мөршидә апа Берәү язган инде аны. - ә син берәү өчен унны гаеплисең Була бит вак җаннар, куллары кычытса, пычрак хат яза — Шулай дисеңме. Зөлфия? Тынычлыгыңны сакла. — Әй. анысы юк инде, тынычлык безнең урамнан ук качты, җаным Болай ни отасың? — һай әйтәсең, яшь кенә булсаң да Башны ташка орыр хәл юк Якшәмбе көнгә өй өмәсе ясыйм. Зөлфия Таһир белән башта киңәшим әле Нигез урыны билгеләмәс микән? Йөрәгем дерт итеп куйды Моңарчы үз акылы белән генә яшәгән кеше Таһир абыйның киңәшенә мохтаҗ, имеш' Ул нидер ышкылый әле. бушамый, бу сүзләрне мин Мөршидә апаны ничек тә кертмәскә чамалап әйттем Кулы эшләр, теле сөйләр,— диде ул җиңел генә һәм. миңа ияреп, безгә керде Таһир абый, иске каралты-курага ямау салырга әзерләнеп, ншегал дында такта сайлый иде: — Әйдүк, кызлар, мин кисәм, кем миңа булыша5 - дигәч, такта башы тотарга үзем бастым Мөршидә апа. тезләрен күлмәк итәге белән каплап, баскычка утырды. Бүрәнәне кай баштан тәгәрәтер икән5 Ерактан уратыпмы, әллә: «Миңа кереп чык әле. Таһирҗан» дни. турыдан гынамы? «Нигез урыны билгелә, дип», абау! Таһир абый йортымыни5 Менә, сине тнргәмәкче идем әле. 1аһнр. курше an.i бмгенлән икенче яктан суктырды Ел саен басу-кырларга агу сиптерәсез, ишеп Ишеп кар явамыни, билләһи' Разве аның зарары юк. икмәккә дим? — Бар. күрше, бар. Бардыр шул Ул җил белән көтүлекләргә дә оча икән Басуга якын төштәге болындв йөреп, сыерлар агуланган иде Минекеләр төне буе укшыды Аптырагач, авызларын каерып, икесенә сөт эчерттем Быел да шул зәхмәтне очырасызмы5 Ю, «к У • м т 145 - Ни хәл итәсең, утау заманы түгел, күрше. — Икмәкне агулап ашыйбыз, сөтне агулап эчәбез, и замана! — Син минем авырткан җиремә тидең әле, Мөршидә. Күрше апа, борчуларын хатирәләр белән бизәп, һаман бытбылдый иде. — Балачакта читәнгә менеп карый идек шул кукуруз самолетларын. Әй сөенәбез, әй сөенәбез, кырга пудра яудыралар, имеш. Бер малайны, «Рогатка белән самолетка атам»,— дигәч, җыйнаулашып тукмаган идек. Тикмәгә генә атам димәгәндер, зарарын белгәндер ул... — Кызым, чәй суы кирәк'— Өйдән әни кычкырмаса, агроном абыйның җан сакчысы булып, ишегалдында һаман таптаныр идем әле. Чишмә юлында миңа Рәмиенең апасы очрады. — Безнең нәсел белән туганлашмадың инде, Зөлфия? — Күктәге фәрештәләр никах укымагандыр,— дип шаярттым мин. Бәрия апа күгәрчендәй гөрли башлады: — Рәмиенең тормышы ал да гөл! Киленебез Тәскирә уңган нәстә, аш-суга, тегүчигүгә бик оста. Квартирларын курчак кебек киендергәннәр, тәрәзә пәрдәләре генә дә утызар тәңкәлек! Күреп, сөенеп кайттым әле. Мин чиләк-көянтәләремне иңемә асып таудан менеп киткәндә Бәрия апа улак янында калган иде. Суын чайпалдыра-чайпалдыра, артымнан куып тотты. — Тукта әле, Зөлфия Сорашмыйсың да, ничек яши дип... Йөргән егетең ләбаса! — Үзең мактадың ич, тормышлары ал да гөл. дидең. — Барыбер сораш!— дип инәлде Бәрия апа. — Ачуланма. Бәрия апа, сора ни, сорама ни — аннан дөнья үзгәрми. — Ул гына, мескенем. Зөлфия дип саргая. Хатыныннан яшереп, ваннага алып кереп, төпченде. Зөлфияне күрәсеңме, ди? Ашыкма, квартир булыр, күңелең тартмаган кызга өйләнмә, дип еладым. Тора алмаслар... Бәрия апаның кызганыч тавышы сүнгән хисләремне терелтә алмады Хәер, булдымы соң миндә Рәмие өчен яну хисе? Юк бит! Гүя җир-сулар, күк-җиһаннар Таһир абый исеме белән яралган: һәркайда аның эзләре, сулышы, карашлары. Мин үземне чолгап алган мәхәббәттән мәңге котылачак түгел! Аны уйлап кичләргә керәм дә, аны сагынып таңнар аттырам. Яратуның ялы юк икән. Наз-сөюдән җаның бер генә минутка да арынмый, шул чагында хисләрне тигезлисе, сине дә яраталармы. синең хакта да уйлыйлармы — беләсе, бик беләсе килә! Беркөнне Таһир абый әнигә: Мин бит сездән аерылып «башка» чыгарга торам, Саимә апа. Тыкрыкның теге ягындагы урынны сорадым, өй салдырырга уйлыйм. Гомер буе кешедә яшәп булмас,— дип сүз башлады. Үзе. күңелле генә итеп, миңа да күз кысты — Дөресме, Зөлфия? Агроном абыйның яңалыгын ишеткәч, түбәм күккә тия язды. Шикләремне тамырыннан йолкып атам! Ул Мөршидә апа ягына авышырга уйламый да! Юкса, йорт салып маташмас, сыңар чемоданын тотар да аңа күчәр иде Ләкин икенче бер нәрсә тагын төн йокыларымны качырды: Таһир абыйның киемнәрен юарга дип, тагаракка салган идем, кыска җиңле күлмәк кесәсеннән язу таптым Дүрткә бөкләнгән зәңгәр кәгазь! Кызыксынуым бик көчле иде, ачып укый башладым. Шигырь! Ал дияр идем сиңа. Гөл дияр идем сиңа. Чәчәк диеп дәшәр идем. Күз тияр инде сиңа. Кемгә багышлана бу шигырь, кемгә?! Күрше апагамы? Юк-юк, Мөршидә апага түгел, алла сакласын! Ул чәчәген койган инде, шайтан күзе дә тими аңа хәзер Кемгә5 Минамы5 Өмет бик зәгыйфь, өметләнергә сәбәп юк диярлек, алай да алай да мин. шигырьне күкрәгемә кысып, «мина, мина, мина!» дип пышылдадым Чәчәк диеп дәшәр идем Күз тияр инде сиңа ? Шигырьләр языла һәм югала торды Кер юсам да. өй җыештырсам z да, алар һаман минем кулга эләгә иде. Яна председатель сайлангач. Таһир абыйның бер кулы бушады ; кичләрен ул үзенә өй салучы осталар янында була иде Терлек туар j изеп таптамасын дип, әни белән без чирәмгә сибелгән йомычкаларны 5 өемгә җыя барабыз Уйнап-көлеп, Мөршидә апа да безгә кушыла Ф Соңгы көннәрдә ул җан тынычлыгы белән яшәде Авылда аны әкренләп < оныттылар, телдән кундылар, иске гайбәтләр күмелеп, яңалары өскә f калыкты Сибай кызы «җилдән бала тапкан. Әкрамның шәһәрдәге = бухгалтер малае акча үзләштереп төрмәгә эләккән» шуның ише хәбәр- = ләр өйдәнөйгә, урамнан-урамга күчеп йөрде Гайбәтчеләргә ни: аларга _ авыз буш тормасын Тынычлыкка тиенгәч, күрше апам чибәрләнеп, яшәреп китте алсу = иреннәренә шаян елмаю чаткылары сибелде Хәйләр үтеп, көзләр җит 2 кәч кенә дөньяга күз сирпегән кашкарыйлар бар Бу чәчәкләр, тирә- 7 юньгә илаһи бер моңсулык таратып, җәй төсен, җәй ямен хәтерләтеп L янып утыра Мөршидә апа әнә шул кашкарыйларга охшаган иде Ул = яныбызда бөтерелсә, күңелле һәм рәхәт мәзәкләр сөйләп көлдерә, җыр лап та җибәрә, ул китсә, авызга су капкандай, тынып калабыз Бигрәк х тә, Таһир абый белән икәү генә калсак, баш югалтам мин Менә ул. та мак кырып. «Зөлфия» дип сүз башлар да, мин «Кирәкми, болай да беләм, болай да сизәм, син бит мине яратасың», диярмен һәм зарыгып көткән ләззәтле минутларның тәмен җуярмын кебек Аһ, озакка сузасы иде аңлашу минутларын' Күзләр белән генә сөясе иде бер береңне' Ә Таһир абыйның карашы нигәдер минем күз нурлары белән кисешми Гашыйк егетме соң ул? Ачылмый серле санлык, һаман ачылмый, йөз кат йозак белән бикләнгән Ачкычы кемдә икән? Әллә ул ачкыч минем мәхәббәтемме? Үзем ачарга тиешме сон әллә5 ' Зөлфия, нигә син гел миннән качасың, сөйләшмисен, беркөнне ул үзе үк минем уй-теләкләремә юл ачты Шунда «Син нигә мине тилмертәсең, Таһир абый, мин бит синең өчен, янам көям» дияргә дә бит! Кая ул. йөрәгем берне, телем икенчене сөйли - Туган авылын матурмы синең. Таһир абый? - Биләрме? Матур гына, җыйнак кына авыл - Сагынасынмы5 - Сагынам Су буйларын, балык сөзгән күлләрне, малай чакны Ә болай мин бит сезнең авылныкы' Чын мәгәр? Ялантауда туып-үскән мендер, ахрысы Әтн-әнине хәтерләмим, яшьләй үлеп киткәннәр Мөгаен, минем әнием дә Саимә ападыр Аның шаяртуларында берникадәр дөреслек тә бар иде Әни aiponoM абыйны улы кебек якын күрде Ул кайчан гына кайтса да. җнз самавыр өстәл түрендә җырлап утырыр иде Әгәр Таһир абый район киңәшм.• ләрендә тоткарланса, әни «Хәвеф хәтәргә юлыкмады микән5» дип. җанына урын табалмыйча. әрле-бирле йөренә иде Син. Таһир абый, гомергә безнең авылда каласынмы5 Гомергә! диде Таһир абый елмаеп Сезнең бакчадагы бодай ларны үрчетергә кирәк Ул сортка нинди исем кушарбыз икән, ә5 «Зөлфия» дипме5 Син каран үстерәсең ич' Хииелчә генә башым әйләнеп китте Таһир абыйның сүзләре каяндыр ерактан ишетелми кебек иде Мин. комач төсле кызарып, тик басып торам Эчтән нәрсәдер тота, иркенләп сөйләшергә ирек бирми Нинди кыюсыз бәндә соң мин?' Бер 147 талпынам, бер җиргә сеңәм, үземдәге мәгънәсез каршылык белән көрәшеп, ниһаять, йә мәхәббәтне ачыктан ачык сиздерүнеме, йә бөтенләй сиздермичә яшереп йөртүнеме — икесенең берсен сайлый алмыйча инте- гәм Курку белән оят. курку белән оят чат ябышкан миңа! Күкрәгемдә йөрәк түгелдер, дер-дер килеп куркак куян утырадыр, билләһи. Унтугызның язына томырылып кермәгәнмендер, унөч яшьлек үсмер генәдер әле мин Сөю. сөеләсе килү оят эш кебек . Ярый, әнинең кибеттән кайтып керүе коткарды мине, безнең игътибар аңа юнәлде. — Буяу китерделәр, Таһирҗан Яшелен, агын, сарысын. Чиратың билгеле. Кәҗә Зәйтүнәсе артыннан, бар. йөгер Сиңа кирәк нәстә. Кибетче әйтә: «Мин аңа калдырам, үз вакыты белән килер»,— ди. Мәйтәм, безнең Таһирҗан кеше белән чират торып алырга ярата, көяз нәчәлник түгел, дим — Миңа күп кирәкми, берничә савыт ак буяу җитә, Саимә апа,— диде Таһир абый.— Ишек-тәрәзәләрне буйыйм да бүтән җиргә кул тидермим. - Кит, Таһирҗан, адәм көлдермә. Авылда йорт-җирне аллы гөлле итеп буйый хәзер халык. Капкасы гына да өч төстә була. — Нарат исен буяу белән каплыйсым килми, Саимә апа Аллы- гөлле итәрбез аны. йорт тирәли чия, алмагач утыртырбыз. Бакча эчендә ап-ак чәчәкләргә күмелеп утырсын Таһир абыйның күзләрендә хыял очкыннары ялтырады. Әнинең генә гаҗәпләнүе чиктән ашкан иде — И алла, киемсез, шәрә йорт төслеме? Булмаганны! Син дә, кызым, буямаска дисеңме? Авылда игезәкләргә охшаган өйләр күп бит. әни, Таһир абый «е үзгә булыр — Бала-чага акылы сездә — Әни икебезне дә орышкач, агроном абыйның кулына сумка тоттырды,— Бар, кич җитә, бикләнмәсен кибет, ашык. Чәчәкләргә төренгән йорт белән тулы хыял кичем матур иде. Офык читләренә соңгы нурларын коя-коя, кызыл шар сыман тәгәрәп, кояш батты Урамнар тынды, бар җиһан изрәп төнгә кереп бара иде Минем күңелем бу сихри матурлыктан әсәрләнеп каядыр ашкына, талпына Агроном абыйның «Зөлфия бодайлары» дигән сүзе очындырды бугай мине Әнә, кыр тулып Зөлфия бодайлары шаулый! Ул, иелеп, куллары белән сыйпый, иркәли аларны Юк. бу бодайлар түгел, мин үзем икән! Таһир абыйның йөрәгендә шытканмын икән! Кадерле кешемнең өй түренә эләрмен дип, әнидән яшерә-яшерә, сөлге чигә идем Ж.еп-киергеләремне эләктердем дә Мөршидә апаларга йөгердем — Киче бигрәк матур, апа җаным! Урамнан кермәссең дә - Без күргән кичләр,—диде Мөршидә апа —Ә менә син яшьлегеңне бирнә әзерләп уздырмакчыдыр Кирәксә, әнә, минекеләрне җый да ал' Бар. уенга төш. җырла, бие Чигү заманы түгел бит, акыллым. Миннән йокты бу чир сиңа — Мөршидә апа. яратып кына, тузанымны какты,— Керүең бик тә әйбәт әле. Зөлфия, чүкердәшеп утырырбыз. Күрәчәгемә каршы, ашыгып-кабаланып, яшел җебемне өйдә онытып калдырганмын Әйе. күрәчәгемә каршы! — Тыз-быз йөрмә, әнә шкаф тартмасында яшел җеп бар.— диде күрше апам — Әллә өстәге тартмада, әллә башкасында, ачып кара. «Үзең алып бир» диясе калган! Ичмасам, сизенмәдем дә. Өстәге тартманы ачып җибәргәч, бермәлгә тыным кысылып, шул тартмага ябышып калгандай булдым Тартмада дүрткә бөкләнгән зәңгәр кәгазьләр ята иде. Таһир абый шигырьләре — Таптыңмы? — Хәзер, хәзер...— тартманы шапылдатып яптым да. икенчесенә үрелдем — Эчкәрәк тыгылып кара — Таптым табуын да —охшамаган Минеке жетерәк иде Яфракларын иртәгә чигәрмен инде ' — Өлгерерсең, турыгызда ат жиккән киявең көтми әле,—диде з Мөршидә апа Аңа аркам белән торганга, ул минем агарып калган * йөземне күрми иде Мин, башымны иеп кенә, урындыкка төртелдем 5 Җанымда кимсенү дә, хыялларымның төшеп ватылуы да, әрнү-үпкә ' дә — барысы-барысы бергә укмашып, умарта күчедәй кайный иде Ниш з ләден син, Таһир абый5 Нишләдең'" Кабасын урындыкка куеп йон эрләгән Мөршидә апа орчыгын тез- ♦ ләрендә бөтерәбөтерә жырлый иде < Биек тауиын комлыклары Ялтырый алтыннары Таһир-Звһрәләрдән калган ң Аерылу ялкыннары » « Мин аның жырлавын беренче мәртәбә чиксез нәфрәт белән тыңла- « дым Менә кем урлады минем сөйгән ярымны' Сихерче' Нинди әфсен 2 нәр укып сихерләде икән Таһир абый болай гына алдана торган кеше “ түгел иде бит! Түгел иде. түгел иде' Ярабби Акылдан шашам бугай - Юха елан икәнсең син, Мөршидә апа! Беткәнмени сиңа үзен кебек аз- * ган-тузган ирләр? Нигә син аңа кагылдың әле? Ннгә аның күзенә чә- 2 чәк булып күрендең! «Аерылу сагышлары» дип, моңланып утырган ~ буласың тагы' Котырыпкотырып бие син. идән такталары жимерел- сен! Эчемнән генә калтырап елый-елый, Мөршидә апаны каргадым Тәнем ут кебек кызышкан иде Җитмәсә, кулларым тыңламый Инә, сикереп китеп, бармакка кадала — Чәй куяргамы соң?— Мөршидә апа. орчыгын йон түмәренә кадап, урыныннан купты — Мин эчмим, чыгам, йокы баса,- дидем дә чигүләремне жыеш- тырып алдым Урамда да кайнарлыгым сүрелмәде Агуланган идем мин. көнләшү белән агуланган идем Миемне «күрше апа — сихерче» дигән уй борау лады Таһир абыйны тизрәк сихердән айнытырга кирәк иде Йоклаган әнине эткәли-төрткәли уяттым — Әни. тор әле Сихерне ничек кайтаралар? — Тагын Мөршидә янында утырдыңмы5— дип ачуланды әни - Утырса ни' — Мөршидә сыңары булмагаең! — Җә, сорауга жавап бир әле — Юк белән башымны катырма! Нинди сихер ди ул бу заманда5 ' Кешеләрнең йөрәге тимердән хәзер, сихерем дә, чуртым да үтми Йокла' Әни икенче якка борылып ятты Мөршндә апаны күралмау, аңа булган ачу. нәфрәт барыбер киме мәде Күземне йомдым исә. Таһир абый белән мине аерып, уртада ул басып тора иде Шундый чакта, инде барысы да бетте, гәптән киселде дигәндә, өмет канат жилпеп куя бит ул Таһир абый, инсафлы, тәртипле ир. өстерәлчек хатынга мәңге өйләнмәячәк' Шигырьләр язар язар да туктар әле Бәлки ул әлеге шигырьләрне Мөршидә апага дус күреп кенә укырга биргәндер? Алай булырга да мөмкин ич «Таһирыгыз миңа багышлап шигырь сырлаган»,- Мөршидә апа әллә кайчан шулай дип мыскыллап көләр иде Эченә сер жыйса. авырый бит ул Билгесезлек үзенекен итте, жанымны кыйнады Кичләрен, төрле сәбәпләр табып, Мөршидә апаларга керми башладым. Ул холкымдагы үзгәрешләргә аптырамады: үзенең дә төксе, караңгы чырайлы вакытлары булгалый иде. Савым нәтиҗәләре буенча ул һаман беренче урында барды. Ә мин. аның үкчәсенә баса-баса, арттан килә идем Бер тапкыр узып та киттем Ләкин, йөрәгем тынычсызлану кичергәнгә, бу уңыш сөендермәде, миңа кагылмыйча гына, читләтеп үтте. Күрше апам комсызлык чиреннән дә бизде. «Яңа председательне борып алыр микән?*—дип көткәннәрнең дә өметен акламады ул. Хәзер аның турында гайбәт сөйләргә ирек бирми торган ниндидер киртә бар иде Шул киртәне сикереп чыгарга берәү дә җөрьәт итмәде. Председатель белән очрашканда да барыбыз өчен уртак нәрсәләрне генә кайгыртып сөйли иде Кырыйдан әз-мәз эләктереп сөрә-сөрә, көтүлекләр тарайган. Мөршидә апа шуны идарә утырышына куеп тикшертте Киләсе елга безнең биләмәләрне киңәйтергә вәгъдә бирделәр Ул, элеккечә, көтүчеләр белән тынышмады Сөт кимесә, күсәкнең юан башы аларга төшә иде Тал чыбыгы белән суктырсаң да кымшанмый торган ваемсыз Ханбик, яшьлемоңлы күзләрен төбәп: — Сыерлар начар ашый,— дип акланырга керешә иде. Беркөнне Мөршидә апа тамаша ясады — Ханбик минем сыерларны саусын, ә мин көтү көтәрмен. Ханбиккә яулык бәйләтик!—дип хатыннарны котыртты Хатыннар, бичара көтүчене алачыктан сөйрәп чыгарып, башына яулык бәйләтергә маташтылар. — Син Ханбик түгел, Ханбикә!— дип үртәп көлделәр. Мескен ир күрмәгәнен күрде. Мин, аны жәлләп, хатыннар өереннән тартып алдым: - Җитте сезгә! Җибәрегез аны! Алай бик өлгер булгач, Мөршидә апа сыер да саусын, көтү дә көтсен! Бар, кит, Ханбик! Ханбик, яулыгын салып атып, авылга тайды Хатыннар аптырашта иде Зөлфия — иң якын дусты — Мөршидәне хурлыймы?! һич гаепсез Мөршидәне?! Ул бит йокы хөрәсәне Ханбикне акылга утыртмакчы иде Кыйммәткә төшәр бу сиңа, кызый, ай-һай, кыйммәткә төшәр. Рәнҗүләрем, әрнүләрем онытылмаган, ачу булып йөрәгемә төйнәлгән иде — Мөршидә ападан тамчы да курыкмадым Әмма үзем үк һөҗүмгә күчтем: — Синең кәмитләреңнән туйдым1— дидем мин Мөршидә апага. — Нинди кәмитләрдән? — Ирләр белән шаяруларыңнан! — Соң. бу бит шаяру түгел, акыллым. Сыерларны киртә эченә ябып, ач яткыралар лабаса!—диде ул ачынып.— Чемченергә үлән юк диләр дә, котылалар Үзенә күрә бер тәрбия чарасы гына, әллә ни түгел. — Барыбер, синең Ханбикне мыскылларга хакың юк!— дип кычкырдым мин — Сиңа тәрбия чарасы кулландылармы соң? Башта үзеңне — мин аның бәгыренә тиярдәй сүзләр эзләдем.— Башта үзеңне. . Шунда Мөршидә апа сабыр гына җавап кайтарды: — Ярар, Зөлфия, Ханбик өчен ызгышмыйк әле. идарә җыелышында болай да пешерерләр үзен. Ә эштән кайтканда ул миңа сыкранган тавыш белән генә әйтте: — Их. Зөлфия, теге сүзләрең үтерде мине Хатыннар алдында чүт егылмадым. Әллә соң миңа бер-бер үпкәң бармы? — Тагын. — Син — минем дустым, сердәшем. Араны суытмыйк, яме? Беркемгә дә болай үпкәләгәнем, үпкәләгәнем генәме. рәнҗегәнем юк иде. ә шуны Мөршидә апаның йөзенә бәреп әйтә алмыйм, каным катты. Мәхәббәттә кыйбласын югалткан бу хатынның Таһир абыйны ничек тозакка эләктерүен уйлыйм да, дошманыма да әйтмәстәй каһәрләремне яудырам Әйе, әйе. бу хатын алдында кырыс агроном гына түгел, иблис үзе дә тез чүгәр иде. Ирләрнең дәртен уятырлык чибәр 150 дә. хәйләкәр дә. астыртын да бит ул. Ләкин Мөршидә апа. ни генә булса да. минем бердәнбер кешемне баткаклыкка сөйрәмәскә, нәфесен тыярга тиеш иде' Тора-бара мин үз эчемә йомылдым Белмим, бу мәхшәр озакка сузылыр идеме, әмма беркөнне мин күрше апамны нахакка каргап. * нахакка гаепләп йөрүемне аңладым Күңелем сызган көннәрдә мин * әрәмәлеккә йөрүне ешлаткан идем Куе тирәккә сөялеп утырдым да, ; дөньяга колак салдым. Кошлар сайрый, яфраклар леперди, үлән ара- 5 сында бөҗәкләр кыштырдый — табигать хәрәкәттә мәңгелек хәрәкәттә Нинди йомшак, нинди ипле аның хәрәкәте! Күпме тынычландыру кодрә- 5 те аңарда! Мин мамык түшәлгән бушлыкка чумдым Кемнәрдер сөйләшкән тавышка капыл гына сискәнеп киттем ф Миннән дүрт-биш адымда гына икәү сөйләшә, ә икәү дигәнең Таһир * абый белән Мөршидә апа иде 2 — Әйт. нигә чакырдың. Таһир’ — Сагындым.. х — Жүләрләнмә! Кеше әллә ни уйлар Шигырьләр язуыңны да туктат. < — Мин сине беренче күрүдә үк яраттым. Мөршидә' — Тиле! Минем хактагы гайбәтләрне ишеткәчме? Уйнама күңелем з белән... - Уйнамыйм Үткәндәге хаталарың Алар синең ялгышың. 2 бүтән кабатланмас ялгышың Алар, ялгышулар, миндә дә булды, алда 5 нулар булды Үз бәхетемне эзләп, чын ярату эзләп күпме еллар ялгыз “ яшәлде Инде бүтән ярата алмас кебек идем Сине күрдем, ялгызлы- = гыңны күрдем үземне тагын да ялгызрак хис итә башладым. Мөршидә! Үз кешеңне табу кыен икән бу дөньяда, кыен, аңлыйсыңмы’ Табасың икән җуймасюгалтмас өчен ут-су кичәргә, мең тырышырга, мең кат көрәшергә кирәк — Шулай. Таһир, шулай Лә. кайтыйм инде мин. болытлар куе ра. Әллә нинди сәер болытлар — Тукта, син өздереп әйтмәдең әле. ашыкма - Нәрсә әйтим. Таһир? Беткәнмени сиңа үз тиңнәрең' Капкасы буялган хатынга килеп бәрелмәсәң. беткәнмени авылда кызлар? Пөрмә. зинһар, йөрмә, сызландырма җанымны, кызган мине' Пөрмә артымнан, язма мәхәббәт шигырьләре Әүвәлге актыккы сүзем шул' Хуш! Мөрши-н-дә-ә! Кайтаваз, агач кәүсәләренә бәрелә-сугыла. әрәмәлекне урап килде дә. колак төбемдә тынып калды Мин өнсез идем Тереклек туктаган, куаклар, зәгыйфь урман чәчәкләре җансыз көзгедә генә чагыла кебек Таһир абын аны ярата Менә кайда икән чын дөреслек Ә ул йөрәгенең бөтен ялкынын биреп, гомерлек итеп ярата торган кеше' Менә кайда синең хатаң, яшьлек! Ки селегез инде, өметләрем, киселегез! Коткарыгыз мине сөю газапларын нан . Әрәмәлек өстеннән йөзеп барган соры болыт мина ияреп авыл башына хәтле кайтты Ул да. минем сыман, кайгыларыннан бушаныр га тели иде бугай кинәт эре эре тамчыларын җиргә коя башлады Күк белән җир тоташты боз ява. боз' Жәй уртасында боз яңгыры' Ә бодайлар? Таһир абыйның бодайлары?' Мин. гүфлиләремне салып, урамнан яланаяк йөгердем Рәшәткә аша гына сикермикме идем, күлмәк итәгем кадакка эләгеп, бакча эченә егылып төштем \рмәләп. шуышып, җирне тырмап. бодайларга якынлаштым һәм. гәүдәм белән ышыклап, түтәлләрнең берсенә иелдем Агарып җиңеләеп калган болыт, кояшка юл биреп, көнчыгышка юнәлде Мин коткарган бодайлар ун-унбиш кенә сабак иде Аларга минем кайнар яшьләрем тамды Көннәрне берәмтекләп җыя-җыя. китәр сәгатьләремне якынайттым. Китәм. шәһәргә укырга китәм. шулай карар кылдым. Адәм баласы, упкынга тәгәрисен белсә, кискен борылыш ясарга тиеш. Ә җавапсыз мәхәббәтне кем упкын дими! Б\ төпсез упкын безне, беркатлы җүләр гашыйкларны, каба да нота. Көчле ихтыярың булса — чыгасың аннан, булмаса — чиргә сабышасың. Тормыш сыек буыннарга — рәхимшәфкатьсез. ә минем көчле буласым килә. Быел уку калып торыр дигән уемнан кайтып, дәреслекләргә ябыштым Таһир абыйны мин һаман ярата идем. Ярата идем! Аның күрше апаны сайлап алуын белсәм дә. хисләрем сүрелмәде, киресенчә, җаным тоташ ялкынга чорналды. Бер хушлаштым мин сөйгән кешем белән, бер - хыялга бирелеп, каршысына йөгереп чыктым. Тик болар минем саташуларым гына, ә чынбарлыкта исә ул — бүтәннеке иде! Шуны аңлагач. бакчада яшеренеп озак еладым. Гомеремдә дә оныта алмам инде аны. гомеремдә дә! Ул бит минем җавапсыз калган беренче мәхәббәтем!.. Күрше апам, әрәмәлектәге сөйләшүдән соң. безгә керми башлады Ул. күрәсең, агроном абыйның күзенә чалынмаска тырыша иде. Әмма мин сиздем: йөрәге тулы ут-ялкын иде аның. Әнә шул ялкын аның күңел күзенә пәрдә элде: ул хәтта минем нинди хәлдә булуымны, нәфрәттән шашкан чакларымны да сизми-күрми калды. Төрткеле сүзләремне дә эштәге вакыйгаларга гына сылтады Ә үзе һаман миңа якынайды. сүз иярә сүз чыккандай, һаман Таһир абыйны сораштырды. Түзмәдем, һөҗүмне үзем башладым: — Йөрмәгез инде икегез ике яры! Ярата бит ул сине. — Кем ярата. Зөлфия?— күрше апам кызарып чыкты. — Кем булсын. Таһир абый. Син дә белдеңме, син дә сиздеңме? — Белмәсәм. сизмәсәм —дәшмәс идем. Турысын әйтү күрше апаның күңелен кузгатты: — Синнән яшерер серем юк. Зөлфия. . Хәтереңдәме, төннәр буе синең алдыңа капланып елый идем, аның өчен бит. Үз-үземнән гарьләнә идем. Мин мир авызында чәйнәлгән хатын, ә ул.. Таһирны өнәмәгән, кыландым, бигрәк тә Саимә апа белән синең алда. Ул бит сезгә туеныгыз кебек якын Сизсәгез, йортыгызга эз дә бастырмассыз дип хафаландым. Аннан үзем онытырга уйладым. Авылда кызлар бетмәгән, тотсын да өйләнсен, дидем. Юк бит. үзе үк: «Сиңа атап йорт салам, бусагамнан беренче син атлап керәсең дә мәңгегә шунда каласың», ди. Хыялый... Ул — синең бәхетең, Мөршидә апа. — Бәхетем шул. Яратам бит. хак яратам! — Кияүгә чык, тилмертмә кешене. Чынлап яратса, тагын килеп тәкъдим ясар. Инде карышмам, карышыр әмәлем юк . Таһир абый Мөршидә апаның бер җылы карашын гына көткән, күрәсең, янә кушылу хакында сүз кузгаткан. Әбиләр чуагы кергән: куакларда пәрәвезләр оча башлаган чак иде. Таһир абыйның яңа йорты кояшта балкып, авылга ямь биреп утыра, осталар эшне төгәлләгән. Әнә шул матур бер иртәдә ул безгә хәбәр әйтеп салды: Әйләнәм. Саимә апа! Бик вакыт, улым. Кемгә өйләнәсең?— дип төпченде әни. — Күршегез Мөршидәгә! Кемгә дисең? — Әнинең чырае бозылды.-- Әллә ялгыш ишетәм инде? Әни' Мин аңа бүтән авыз ачарга да ирек бирмәдем.— Әни. син ишеттең бит. Кабатлап сорама. «Урам хатыны бит ул!»— дип өзгәләнгән әни ахырда килеште; таба ашлары пешерен, кичкә Мөршидә апаны чакыртты Б\ кич вәгъдә алу. вәгъдә бирү киче иде Мин ана шаһит була алмадым, дөресрәге— теләмәдем Көнләшү юк иде. Алар бәхетле, тагын нәрсә кирәк Сагыштан мөлдерәмә тулган күзләрем табын ямен җуймасын, ярам сызласа да. үз тәнемдә, үз җанымда сызласын Минем алар белән кич утырмаска сәбәбем дә бар юл кирәк-яракларын әзерлим, авыл белән са\ * буллашам. Саубуллашам дигәннән, минем шәһәргә киту китмәү мәсьә- з ләсе өйдә шактый зур тавыш чыгарды. Әни. гадәтенчә, үгет-нәсихәткә < тотынды. Әмма карарым нык иде мин инде, бу хәлләрдән сон. авылда 5 кала алмый идем Ниһаять, әни тынычланды, миннән яшереп елый- • елый гына, ризалыгын бирде Икенче көнне, өйрәнелгән гадәт буенча, иртук тордым Җәйләү ? белән кичә үк хушлашкан идем, әмма барыбер, тагын әйләнеп, күреп • кайтасым килә, күңел шунда тарта Таһир абый инде аяк өстендә, балта-пычкы җыйнаштырып йөри ® Мине күргәч: 3 — Әллә саташып уяндыңмы? дип елмайды. Ә мин Мөршидә апа китмәде микән әле? дип. капкага таба атладым 2 - Кара әле. Зөлфия, дип туктатты агроном абын Җәйләү * дәи - туры минем йортка, яме? Бүген. Мөршидә апаң белән, өйне * ачып керәбез. Менә хәзер болдырның сонгы такталарын гына кагарга з барам Ярар. Таһир абый Мөршидә апа киң итәкле алсу күлмәген җәйләүгә үк киеп барды s - Бәйрәмем тек бәйрәмем, дип. гомердә булмаганча көлде шаярды ул. әле бер. әле икенче җырны башлап, җырламыйча ташлады z Тыпырчынган кош бар иде аның йөрәгендә, ул канат җилпегән саен, күрше апам каядыр очарга талпына сыман иде Тузан өермәсенә күмелеп җәйләүгә якынлашкан «Волгажы Мөршидә апа ерактан ук шәйләп өлгерде - Әллә персидәтел яңа машина алганмы? Абау, бу бит Таһир абыең белән әрләшкән бәндә' Ни йомышы бар икән тагы-* Мөршидә апа. авыр сулап, машинага каршы атлады «Әйдә әле. калма», дип. мине дә үзе белән әйдәде Таныдым яз көнендә безнең авылга килгән әлеге дә баягы вәкил иде бу Ул кочагын җәеп Мөршидә. ханым солтаным, исәнмесез?!, диде дә. һич тар тынмыйча, югалып калган хатынны күкрәгенә кысты. Сез бүген тагын да чибәр, шайтан алгыры' Күлмәгегез дә бик килешә. Ә мин сөенечле хәбәр әйтергә тукталдым Белегез, сезнең өчен тукталдым' Вәкил абзый миңа кырын гына карап куйды да. Мөршидә апаны бер читкәрәк тартты һәм. кулларын селтәп, нидер аңлатырга кереште Күрше апаның минем якка карап карап куюыннан ук күңелем сизенде районга-мазарга алып китә күрмәсеннәр тагы үзен! Шушы уемны бел гәп сыман. Мөршидә апа да. уңайсызланып, башын чайкады «К)к. диде бугай ул Юк. юк!» Ә тегесе аны һаман каядыр барырга кыс тый өзми дә. куймый да Менә ул күрше апаны күндерде ахрысы, миңа борылып - Ә син. сеңелем. Мөршидә ханымны ашыгыч рәвештә районга чакырдылар дип әйтерсең, яме? диде Исемне җыярга да өлгермәдем. Мөршидә апа «Волгажын арткы утыргычына кереп сеңде Ләкин мин аңа ишекне ябарга ирек бирмәдем, кулым белән тоткага ябыштым - Син нишлисең, Мөршидә апа? Анда бит безне Таһир абын көтә! Мин Мин хәзер Чакыралар ди бит. Зөлфия җаныкаем үзе шулай диде, үзе кире машинадан гөшмәкче булып талпынды Әмма вәкилнең җитез куллары аны эләктергән иде инде Мин аның «Урманга хәтле <енә » дип. пышылдап әйткән сүзләрен ишетеп калдым Кисәк алга ыргылган машинаның кара төтене шар ачылган күзләремне әчеттерде. Мин аптырауда идем: нәрсә соң бу, нәрсә?! һич башыма сыймый. Таһир абыйга ни дип җавап бирермен? Әйтмим, сораса да әйтмим! Сөйгән кешемнең якты бәйрәмен бозарга ни хакым бар минем? Ни хакым бар! Әни минем җәйләүдә йөреп кайтуымны бер дә килештермәде. — Син, кызым, алай югалып йөрмә әле. Таһир абыеңның нинди көне икәнен беләсең, әйдә, җыеныйк та керик тизрәк. Әни — бүләкләре белән чуар тавыгын, ә мин Актәпидән юмалап алган песи баласы белән чиккән сөлгемне кыстырып, Таһир абыйларга кереп киттек. Керсәм дә кердем, кермәсәм дә кердем — аякларым гел артка сөйри иде: ни йөзем, ни кыяфәтем белән Таһир абыйга күреним?! «Мөршидә апаң кайда?»—дип сораса, ни дип җавап бирим? Таһир абый да, соңга калудан курыккандай, атын яман каты чаптырып, кайтып җитте Малкайны үз җилкәсенә салып чапкан төсле, лычма суга баткан, маңгаеннан, чигә чәчләреннән шабыр тир ага. Мин йөгереп бер чиләк су китердем: — Юынып ал, Таһир абый Ә ул чиләктәге салкын суны башына гына койды. Аннан соң, елмайгандай итте. — Рәхмәт, Саимә апа, рәхмәт, Зөлфия! Якын туганнарым кебек сез! Әйдәгез, утырыгыз әле —Ул, әни белән икебезне култыклап сап- сары болдыр баскычына илтеп утыртты. Яңа йорттан нарат урманы исе килә иде Әни, артына каерылып, өйалды ишеген ачып җибәрде дә, кулыннан ычкынырга маташкан чуар тавыкны өй эченә очырды: — Бисмиллаһи рахман рәхим . Йоласы шундый, Таһирҗан. Мин дә песи баласын ачык ишеккә таба куаладым. Әни, як-ягына каранып, Мөршидә апаны эзләде: — Яшь килен кайда соң әле, яшь килен? Мин дәшмәдем, кызарып, Таһир абыйга карадым. Ә ул. авыр гына көрсенде дә, кулын селтәде: — Мөршидәме, Саимә апа? Көтмик инде без аны. көтмик! Тиз генә кайтмас инде ул... Әни, борчылып, җәйләү ягына күз ташлады: — Ниткән сүз бу? Көтәбез, Таһирҗан. Эшең качмас, утыр! — Эш качмас качуын, Саимә апа Ә менә бәхет качты. Урладылар бәхетне, Саимә апа! Ни сөйли бу Таһир абый?! Әллә соң?.. Әллә Мөршидә апа турында әйтәме? Түзмәдем: — Мөршидә апаны районга алып киттеләр, Таһир абый. Чакырганнар аны, эш белән. Озакламам, диде — Районгамы?!— Таһир абый, әче көлемсерәп, миңа туп-туры карады,— Аларның машинасы тукталган урман район юлы өстендә түгел, сеңелем!.. Минем бу уенны дәвам итәрлек көчем юк иде. Сөлгемне йомарлап, әнинең кулына төрттем дә: — Чыгып, самавырга күмер салам,—дип, баскычтан тордым. Шул чакта капкадан битләре алсуланган Мөршидә апа килеп керде. — Ай йөгердем, ай йөгердем, үләм!—диде ул көлә-көлә,—Районга дәштеләр. Орден бирәләр, Саимә апа, Таһирҗан, Зөлфия! Ике бәхет берьюлы! Куанычы эченә сыймаган Мөршидә апа тыпыр-тыпыр биеп алгач, сүзсез калган Таһир абыйга килеп сыенды. — Хәзер, җаным, бусагаңнан атлап керәм дә, бүтән чыкмыйм.. Мәңге синеке! Ул, күрәсең, үзенең шау-гөр килүе белән, ишегалдындагы авыр тынлыкны сизми, тоймый иде. Матур итәген бармаклары белән генә 154 чеметеп күтәрә төште дә, дулкынланып, каушап, баскычка таба атлады Без. әни белән читкә тайпылып, ана юл бирергә тырыштык Ләкин, баскычка җитәрәк. Мөршидә апа тигезлеген югалтып чайкалып китте — Башым әйләнә, булыш. Таһир, күтәреп алып кер.— дип, инәлеп. Таһир абыйны ярдәмгә чакырды Ә Таһир абый җансыз-өнсез кебек иде Мөршидә апа. сәерсенеп, бер -- әнигә, бер мина карап алгач, аһылдап куйды Аһылдап куйды да. ялгышын төзәтергә ашыккан кебек, кабаланып янә баскычка таба борылды Үзе, кемдер тартып төшерүдән курыккандай, сөрлегә-сөрлегә өскә үрмәләде. Аңа ничек кенә булса да менәргә, менәргә кирәк иде. Ул үрмәләп менә башлады. Кул сузарлык кына арада бәхете Югалтасы килми-и 1 Килми-и-и' Таһир абый бу тамашага түзә алмады бугай, сикереп, атына менеп атланды — Таһирҗан!!! Ж,ан әрнүе белән ачынып кычкырды Мөршидә апа. туктатмакчы булып. Таһир абый артыннан ташланды Ләкин агроном абый, хыя нәттән качкан сыман, бер сүз дәшмичә, артына да борылып карамыйча, атын басуга таба куалады. Мин чирәмдә тәгәрәп үксегән Мөршидә апаны юатырдай сүз тапмадым Ярты төн уртасында, яман төш күреп, сискәнеп уянып киттем Бер мәл исемәхушыма килә алмый яттым Иң беренче уем шул иде: бу хәл ләрдән сон Таһир абый нишли икән? Әллә йөгереп кенә карап килимме соң? Өенә кермәм, капка төпләреннән кире борылырмын, өен.» кермәм, кермәм, әлбәттә! Әкрен генә торып, урамга чыктым Нәрсә бу Таһир абыйның урам якка караган тәрәзәсендә ут яна' Чык төшкән чирәмгә баса баса, шул якка таба атладым. Үзем атлыйм, үзем як-якка карап тыңланам кинәт шунда кемдер җырлаган төсле булып китте Әйе, әйе. кемдер җырлый! Ачык тәрәзәдән төнге урамга моң саркып чыга Ирексездән. ашыгыбрак атлый башладым Чү. бу бит бу бит Таһир абый тавышы' Әллә җырлый иде. әллә елый иде Таһир абый Алма бакчасына керерегн. Алма чәчәкләре мзәрссн Моңарчы аның җырлавын бер генә тапкыр да ишеткәнем юк иде. капка баганасына сөялдем дә өнсез калдым Сикертмә кашынмы, сизәрләр. Безнең канышуны изәрләр