.
Беренче бүлек
Шомырт кара күзле, үжәт кара чәчле, төптән юан чыккан бу I малайны урамда йөри башламга гел бер төрле сорау биреп L иза чиктерделәр. — Син кем малае? Бу сорауны авылда һәркем бирә, бүген сораган кеше иртәгә дә сорамас димә Малай аңа инде әзер, ул туктар-тукталмас кына ияген күкрәгенә терәп, иренеп кенә жавап бирә. — Зыятдин малае . Ләкин моның белән генә эш бетми әле. Чөнки авылда ике Зыятдин бар — Кайсы Зыятдин? — Жәләлетдин Зыятдины Тамаша шул урында башлана — Үл-ләм-бетәм Жәләлетдин Зыятдины? Кит аннан! Булмастайны чын булса да сөйләмә, диләрме? Шул картның шундый кечкенә малае бармы? Менә гаеш-тамаша Монысын хатын-кыз сайрый Ирләр алай вакланмый һәм күзләре сукырая башлаган Зыятдин абзыйдан мондый малайның төпчек булып дөньяга килүенә һич тә гажәпләнмиләр. Тик ирләр, һәрвакыттагыча, өстәмә сорау бирәләр: — Син ни атлы соң? — Нәжип. Картлар, малайның каты чәчен сыпырып, әйтеп куялар. — Ата-анаңа игелекле булып үс, балам, Мөхәммәтнәҗип! Тормышларын жиңеләйтерсең. һай, әтиеңә кыен бит Тормыш, чыннан да. жиңел түгел иде. әмма Зыятдин абзый тормышын, яшәү формасын киләчәккә төбәп алып барды Ул корган стратегик план буенча биш баланың барысы да. Тайсугандагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күрше Габдрахман авылына йөреп унъеллык Колхоз яшьләре мәктәбендә (Н1КМ) белем алырга тиешләр иде Зыятдин абзый күбрәк шушы мәсьәләне кайгыртЫп яшәде, йорт-жирне алып бару, колхозга керү, авыл советы белән эш итү, налог түләү, заемга язылу кебек зур эшләр барысы да Фахирә апа кулында иде Фахирә апа. . Тайсуганда аннан да сылу, аннан да' мөлаем башка бер хатын да булмагандыр Бәләкәй Нәжип моның белән бик горурлана иде «Минем әни авылда бер генә, иң матуры шул гына» дип, гел сөенеп йөри иде малай Абыйсы Мәжит «действительный»™ киткәч, ирләр эше акрынлап Нәжипкә күчте. Апасы Нажия артыннан бер генә елга калышып укый- укый, ниһаять. Габдрахман урта мәктәбенә китәр вакыт та житте. Анда исә — яңа дөнья Химия, сызым, тригонометрия! Исемнәре генә дә ни тора! Ш Ләкин Дөньяда шул сүз бар бит Кайчан ул сүз яхшыга бора, күбрәк — авырга 1938 елның августында «урта мәктәптә укыган өчен (ягъни сигезенче класстан башлап) елына йөз илле сум түләргә» дигән закон чыкты Сукыр Зыятдин абзый августның бер кичендә «өй киңәшмәсе» ф /кыйды Бу йортта глобаль мәсьәләләр генә шулай хәл ителә нде - Йә. балалар, нишлибез5 — дип сорады Зыятдин абзый - Ике - балага өч йөз сум түләргә минем мөмкинлегем юк Ике баланың берсенә укудан туктарга кирәк иде. Нәжип — егет “ кеше, шунда әтисенә карап әйтте Нажия апа укып бетерсен, мин колхозда эшлим,- диде Нәжип. тугызынчы классны ташлап чыгып, колхозга кайтты ♦ Тайсуганда колхоз әлегә хәлсез иде Кызык бит ирләр күп ат = жигеп эшләргә теләүчеләрнең барысына да ат житкереп булмый — Z ә колхоз авырдан бара Бригадир ел саен яз башында, быел уңышны - хезмәт көненә өч килодан бүләбез, дип вәгъдә бирә дә. көзен икмәк * бүлгәндә, бу өч кило кинәт кенә өч йөз, дүрт йөз граммга төшеп s кала Ат жигеп эшләгәннәргә бераз жиңелрәк утын, терлек азыгы _ әзерләү ул гаиләләрдә жиңелрәк хәл ителә Колхоз идарәсе. Зыятдин - абзыйның хәленә кереп. Нәжипне атлы эшкә билгеләде Нажия аттестатны (ул вакытта әле «өлгергәнлек» дигән сүз әйтелми иде) июньнең йомшак жилле. мул кояшлы бер көнендә газе- = тага төреп алып кайтты Өйдәге шатлыкка чик-чама булмады, кечкенә ’ бәйрәм ясалды Нәжип тә, бригадирдан рөхсәт сорап, атны үз хужа- < лыгына алып кайтты, иртәгесен Әлмәттә сабантуй буласы иде — шлея = лар. камыт бауларын майлап ялтыратырга, тәгәрмәч күчәрләрне май - ларга, атның ялың тарап ана чуклар тагарга, чалгыны карап арба * астына кыстырып куярга, арба төбенә яшь печән түшәргә, торыпшага х солы салып арбадагы печән астына урнаштырырга кирәк иде Нәжип J җиккән атка унлап-уникеләп кешене алып булыр Ике яклап бишәр ж кеше утырса, арба артына — ике егет Сабантуй көнне һәм шулай юлга чыгылды да Егетләрдән берсе кызыл чәчәкле сатнн белән тышланган биш планкалы Вараксин гарму нын алган иде. ат адымы уңаена жыр башладылар Тал бирссе. тал береге Тал береге тал саен. Ялындырма, ду стыкаем. Ярларым авыл саен Каеш дилбегәне таза кулларына нык учлап арба башында Нәжип утыра нде. шул чак аның күңеленә моңарчы әле татымаган бер хис килде аның тәүлеккә якын әзерләнүе аркасында күпме кеше менә рәхәт чигә хәзер, күпме кешенең күңеле күтәренке һәркем сабантуена җыелганчы дип үз туганнарына, танышларына таралды Жизни белән апа исә Тайсуганнан килгән кадерле кунак лар Нажия белән Нәжипне йортка чакырдылар Бәлеш, кабартма коймак исе өйгә таралган, өстәл уртасына зур графин белән алтын сары эчемлек куелган Жизнәсенен үз гомерендә грамм да хәмер эчмәгәнен белгән Нәжип уйлап куйды җи энәсе һәр сабантуена, кәрәзле балны изеп, хикмәтле бер эчемлек ясамый калмый Шатлыклы, бәхетле апа өстәлгә өч тәлинкә китереп куйды, һәрберсе түбәләмә иде. берсендә хуш исле кайнар сарык нте Кабырга баш лары өскә күтәреп тезелгән «Карале итне дә чәчәк бәйләме төсле игеп тезеп була икән'» Калган ике тәлинкәдә кызыл чөгендер катыгы һәм майда гына чыжылдатып пешерелгән нт пәрәмәчләре иде Бәйрәм көненең радио концерты да шәп нде кара тәлинкә өй эченә тантана биреп рухны күтәрде Башта Фәйзулла Туишен тальянда «Кал әү I айшә»не уйнады, аннан Галия Кайбнцкая җырлады Җир җиләгем. кура җиләгем. Сагынып киттем сине, чибәрем Нәҗипнең бу җырны Габдрахман авылында, концертта да ишеткәне бар иде һәм ихлас күңелдән моның авторы Муса Җәлил дигән кешегә мөкиббән киткән, бу сүзләрне язган егетнең (ул аны яшь егет дип исәпли иде) дөньяда иң бәхетле кеше булуына ул ышанган иде. Чыннан да нинди пөхтәлек, нинди нәзакәтлелек бу җырда! Юк, тормышны үзгәртергә кирәк. Быел Наҗия апа мәктәптә укытучы булып эшли башласа, һичшиксез, Нәҗипкә урта мәктәпне тәмамларга мөмкин булачак. Шуны тәмамлагач, җәйнең нәкъ менә шундый бер көнендә Казанга барырга, шәһәр күрергә, һәм. бер дә шиксез инде, читтән генә булса да теге бәхетле егет Мусаны күрергә. Казанда «Матбугат йорты» дигән бер йорт бар имеш. Муса Җәлил шунда бер бүлмәдәдер, ак күлмәгенең җиңен сызганып куйгандыр, кара чалбардандыр. җыр язып утыра торгандыр Аның белән янәшә бүлмәдә, гармун уйнап, көй чыгарып. Мансур Мозаффаров дигән могҗизалы кеше утырадыр.. Һай! Җир җиләгем, кура җиләгем Шул җыр белән концерт тәмамланды Нәҗип татлы, матур дөньядан. хыялыннан аерылганда, аның алдында юка стаканда яртылаш кына салынган сары алтын эчемлек чымырдап, юкә чәчәге, көнбагыш чәчәге исе таратып утыра иде. Шул вакыт стенадагы кара тәлинкә кыштырдады. Җизни куен сәгатенә карап алды: сабантуена әле иртә, шулай да җай белән генә җыена башларга да ярый — Әйдә, балдыз, әйдә, кайне, ризыктан рәхим итегез! Тик тик ризыктан авыз итәргә туры килмәде. «От Советского Правительства Сегодня утром » Сабантуе сүлпән узды Көрәштә дәрт, ат чабышында ыргым сизелмәде. Нәҗип тә уйланып йөрде алар бала вакытта «Пионер каләме» журналында бер поэма басылган иде. Анда Алик исемле бер малай чик буендагы заставага ике япон шпионын китереп тапшыра. Тайсуган малайлары шунда үз авылларының чик буена урнашмавына бик ачынганнар иде Тайсуган белән Габдрахман арасында нинди шпион булсын инде! Ну, бабайларны да әйтер идем инде, урнашмаганнар бит я көнбатыштагы Буг, я көнчыгыштагы Амур буена! Җитмәсә, авылда овчарка нәселле эт тә юк. Ичмаса, шуны өйрәтеп көнбатышка чик буена барыр идең, әнә бит Карацюпа ниләр генә күрсәтмәде дошманнарга? Карацюпаны узып керә алырмы фашистлар безнең җиргә? Юктыр, юктыр, бүген кич караңгы төшүгә сугыш туктар Юктыр, озак бармас, печән өсте җитә бит... Сугыш - үлем дигән сүз инде ул Бөтен кырыслыгы, шыксызлыгы, рәхимсезлеге белән сугыш башланды. Хәтта соңгы талкыр чыгарылган һәм дүрт ел буена иң кыйммәтле бер товарга әйләнәчәк шырпы кабына’ да өч җөмлә язылган иде: «Безнең эшебез — хак эш. Дошман тар-мар ителер Җиңү безнең якта булыр!» Тайсуган ике атна эчендә бушап калды. Нәҗип һәм аның яшьтәшләре ат җигеп йөрүче төп көчкә әйләнде. Авыл япь-яшь тол хатыннар. җиткән кызлар белән бөялеп калды. Сугыш чоры авылы Моны бүгенге яшьләр дөрес күзалларга тиеш Ул — ачлык, ялангачлыктан гына тормый Тайсуган халкы бәрәңге утырта, каз, сыер, сарык асрый. Көзен уңыш' бүленмәсә дә, кырык беренче елга — элеккеге запас белән керелде. Табигать бәрәңгене мул бирде Табигать сугышның һәр дүрт җәендә мәрхәмәтле булды Бәрәңгене генә түгел, арыш, бодай, арпа котырып уңды Тай- 6 суганда, көзен йомгак ясаганда, колхоз председателе җыелышта әйтә иде: - Быел валовый җыем уртача сигез дә алтмыш, иптәшләр Бу инде — безнең зур җиңүебез! Гектарыннан сигез центнер да алтмыш кило' Ә бит нибары ике дә кырык чәчелә! Менә игенче хезмәтенең нәтиҗәсе ♦ Кыш. Аулагөйле, җылы мичле, каз өмәләре уздырулы. җырлы, * багулы, тол хатыннар, җиткән кызлар уены тулы кичләр Кайры тун « кигән, муенына сарык йоныннан бәйләнгән ак шарф салган, суыкта = битләре чуенланып беткән яшь егетләр Алар арасында Нәҗип Таза. „ карчыга күзле, җилкәләр нык Тулган тәнле кызлар, дәрте ташыган яшь тол солдаткалар бу егетләр янында каушап та алалар, аларга авыз " сүз әйтеп, рәнҗеп, эчләрен дә бушаталар — Әнә, безнекеләр кайда.. Нәҗип белә инде. белә. Тайсуган егетләре ут эчендә. Сугыш * башланганда хәрби хезмәттә егерме, егерме бер. егерме икенче елгы < лар иде. Әлмәт военкоматы 1925 елгылар белән кызыксына башлады “ Бер чакырдылар, биш чакырдылар Сугыш алар уйлаганча, бер көндә * генә бетмәде. Хәтта бер айда да. бер елда да бетмәде 1942 елның караңгы, салкын декабре иде Кара кайгылы, мамык * сыз. салкын кичләрнең берсендә Нәҗип ат белән Бөгелмәгә икмәк ■» ташый иде аларның өенә хат ташучы керде һәм кош теледәй бер кәгазь калдырды Мондый кәгазьне Нәҗипнең кургәне бар иде инде з Бу кәгазьдә, әйтик, мондый сүзләр була алмый Нәҗип энекәш’ Синең - абыең Мәҗит действительнидә кадровый офицер булып хезмәт итә * Әтиең Зыятдин абзыйның күзләре бик начар Апаң Наҗия дә. нпи = карточкасына кызыгып кына, укытучы булып эшли Син инде әтиең. = әниең, апаң өчен көрәшкә бар » Юк, «повестка» дигән дәһшәтле кәгазьдә боларнын берсе дә юк ~ Анда бөтен Союз өчен стандарт җөмләләр «Гражданину 1925 года рождения Зиятдннову Назибу Зиятдино « внчу. проживающему в д. Тайсуган Альметьевского района ТАССР На основании Закона о всеобщей воинской обязанности Вы подлежите отправке в Красную Армию 3 декабря 1942 года к 8.00 часам прибыть в Альметьевский рай военкомат» Кош теленең икенче ягында, билгеле инде «При ивке на отправку иметь при себе » Кәгазьнең буш калган урынына военкомат машинисткасы кыса- кыса гына өстәмә дүрт юл сыйдырган «Продукты питания на 5 суток, ложку, кружку, котелок или миску, мыло, полотенце, в теплой одежде и кожаной обуви, ни в коем случае не в лаптях, волосы острижены » Зыятдин абзый төне буе утырып чыкты. Фахирә апа исә арыш оныннан көлчә пешерде Он бик исәпле иде. Нәҗип кич чыгар алдын нан. әнисе янына кнлгәләп. кат кат әйтте Безне хөкүмәт үтермәс, сезнең яшисегез бар. онны әрәм итмә, диде. Тагын нәрсә? Тайсуганда һәр кичне дүрт-биш җирдә аулагөйләр уза иде Повестка алган егетләр ул кичне барысын да йөреп чыктылар Тик бер генә аулагөйгә дә күңел утырмый иде Иртәгә ерак юллар көтә Пә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар! Юк бит. бүген йөрәк үз урынында түгел Төн буе йокы кермәде Иртән, әле караңгы иде шау-гөр килеп урамнан кызмача егет ләр узды Кырык икенче елда Тайсуганда әле җигеп йөрерлек атлар бар иде Ж.ыр ишетелеп калды, кемдер иртәнге салкында тальян тарта иде Өй түреннән узган бер чана егетләрнең тавышы ераклашкан саен шомлыклар, дәһшәтлек булып ишетелде Ьеэ авылдан чыккан чаю а Уңга киткән юл булыр; Чыгар кояш, сибәр нурын Бсзднн сәлам шул булыр У-уф! Авылдан аерылуны болай авыр булыр дип уйламаган иде Нәҗип. Ә монда күзгә яшь килә, тамак төбенә төер утыра. Кешене туган җиреннән иң шәфкатьсез рәвештә аеручы көч — товар поезды. Үзе чакы-чокы килер, семафорлар алдында абзардан чыккан нәсел айгырдай яман тавыш белән акырыр, туктаганда буферларын имансыз рәвештә бәргәләп йөрәгеңне өшетерлек итеп чаңгылдар, болай да тулы күңелне тәмам ташытыр. Бөгелмә вокзалыннан чыккан товар поезды чакылдый-чакылдый, көннәр, атналар буе барды. Дөнья күрмәгән егетләр өчен бу кызык иде. Вагон эчендә чыршы киштәләреннән ясалган сәндерәдә сагыз исе, арыш саламы исе иде. Егетләр чират белән дневальный тордылар. Дневальный дигән кеше станция саен «буржуйка»га утын юнәтергә, ягарга, вагонда җылылыкны тәэмин итәргә тиеш иде. Туктый-туктый барган арада команда гел ишәйде. Каяндыр — әллә Актаныш ягыннан, бер төркем егетләр утырды, араларында мари егетләре бар иде, Алабуга командасы диделәр — керәшеннәр килеп керде, әллә каян — Бәләбәй ягыннан килгән бер команда төягән вагон тактылар. анда башкорт һәм чуваш егетләре иде. Эшелонга чуваш егетләре кергәч, бераз җанлану китте: егетләрнең бик күбесендә сасы исле көмешкә бар икән. Нәҗип үз гомерендә беренче мәртәбә шуны авыз итте. Газета кәгазенә чорнап «самосад» тарту башланды. Бер рус егете «двухрядкасын» алган икән, башкортлар аңа бәйләнде: — Уйнат! Уйнатмаслык булгач, ник аны алдың? Ванька Ильин — гармунчы, мари егетләре дә бик бәйләнгәч, һәм чүпрәк капчыкка төрелгән шешәдән бераз авыз да иткәч, уйнап та, җырлап та күрсәтте. Җырдан тыныч заман, ипиле, сандугачлы, мәхәббәтле еллар авазы килә иде, вагон ишегенең аз гына ачылган арасына башын тыгып Нәҗип елап барды 1943 елның 10 январенда —Тайсуганнан чыгып киткәнгә ай да бер атна тулганда карачкыл чия төстәге шыксыз озын эшелон Канашка килеп туктады. Егетләргә әйберләрен җыйнап перронга чыгарга һәм командалап тезелеп басарга куштылар. Хәтергә иң нык кереп калганы — Канаш перронындагы билле бишмәтле, өчкелләп яулык бәйләгән чуваш хатыннары иде. Барысы да чиләк белән кайнар бәрәңге алып килгәннәр, зур агач кашык белән шуны кәгазьгә салып өч кашыгын ике сумга саталар иде. Суганлы, туң майлап төелгән бу бәрәңгенең тәме җелекләргә үтте. Мондый тәмле ризык ашамаганга айдан арткан икән. Чуваш егетләре җанланып китте, Канаш вокзалында хуҗаларча йөрделәр. Стройга тезелер алдыннан Ванька Ильинның гармуныннан Пәрәңге егетләре мари көе чыгарттылар. Кыска торыклы җыйнак мари егетләре чын йөрәктән үз җырларын җырлап җибәрделәр Лейтенант беренче көнне шинель кияргә, каеш буарга һәм аяк чолгавы урарга өйрәтте. Көне буе егетләрне куды, йөгертте, кычкырды, көне буе авызыннан җылы сүз чыкмады. Полк сугышка, кораллы, тәҗрибәле фашист армиясе белән ныклы, каты бәрелешкә әзерләнде. Нәҗип өчен ике сүз барлыкка килде. Ул сүзләр аның бөтен тормышына хуҗа, ул сүзләр аның бөтен тормышына хуҗа, ул сүзләр аның туган авылы Тайсуганны да, туганүскән җирен дә, әти-әнисен һәм туганнарын да оныттырган, күмеп киткән иде Болар — нибары ике сүз: «Подъем!», «Бегом!» — Вторая рота, подъем! Выходи, стройся! Канаштан нәкъ алты чакрым ераклыкта бер инеш бар Тар гына атла да чык Якягында тал куаклары Каткан бозлы юлдан рота һәр көн иртән биштә юыныр өчен шунда йөгерә. Шинель кияргә рнхсәт юк Бүрек, гимнастерка, аякта обмотка белән ботинка Киенер өчен нибары бер минут бирелә Шул бер минутта киенеп стройга ♦ чыгып баса алмаган егетне (бичараны) каты җәза көтә ике яки өч g төн йокы урынына кухняда бәрәнге арчырга, төне буе казарма идәне 5 юарга, ә көндез башкалар белән бергә — занятиегә. = Гарнизонга Горький өлкәсе алтмыш чакрым дип сөйлиләр иде. _ Рота командирына бу ара бик ошады булса кирәк: противогаз, шан- = цевый инструментлар аскан егетләрнең капчыгына утыз икешәр кило- = грамм ком тутырып (капчыкны үзе үлчи иде) ай буе ротаны Горький * шәһәренә йөртте көненә йөз егерме чакрым Егетләр башта моңа ышанмадылар, ләкин рота командиры латыш Дубровиц үзе һәркөнне f болар белән атлый иде, үзе әйтте: < Бу күнегү. - диде Без сугышка әзерләнәбез, бу күнекмәләр ~ сезгә кирәк булачак, сугыш ул бәйрәм түгел, диде - Сез миңа үпкә- * ли алмыйсыз, мин яшькә сездән өлкәнрәк, ләкин йөз дә егерме = чакрымны сезнең белән мин дә узам * Хәрби ант кабул итәр көннәр якынлашкан саен таләпләр кыен- - лашты 43 нче гвардияче Латыш дивизиясе Идел Вятка Урал j; егетләрен, хәрби каты режимга күнектереп, «сугышчы» ясый иде Коман а дование запас полктан тимер йодрык әзерләргә уйлады Атна зчендә - бер генә дә гали көн юк иде Арадан берсе йөгерү көне Бу көнне * бөтен сугышчы гел йөгереп кенә йөри Казарма идәнен юарга су алып * килгәндә дә. утын күтәреп килгәндә дә. туалетка да. аннан кайтканда s да йөгерәсе Полктагы - бөтен катылыкны, таләпләрнең кырыслыгын, кемнәрдән “ ишетептер, барысын да сугыш алдындагы нарком маршал Тимошенко » дан күрәләр иде (Кулайдырмы, түгелдерме, ләкин иртәнге Совинформ ж бюро информацияләрендә Жуков. Рокоссовский. Конев. Ватутин исемнәре генә ишетел.1 иде Шулай да, Тимошенко исеме белән «противогаз көннәре» керттеләр Тәүлегенә 16 18 сәгать противогаз киеп йөрисе Ашаган вакытта гына салып торырга рөхсәт ителә Противогаз резинасының бер яман ягы бар яңак сөяген кыса Бөтен теш казнасы сызлый Егетләр тартылдылар, ябыктылар, сөйләшмәс булдылар Бөтенесе дә фронтка озатуларын көтә иде Лейтенант Дубровиц исә көннәрдән бер көнне мәгънәле генә итеп әйтте. Түзегез, хәрби ант кабул иткәннең икенче көнендә үк Кичке отбойдан сон солдат мәзәге һәр төнне бер үк сюжет, бер үк мәзәк, ләкин көлү бер дә кичәгедән ким түгел Берсе сөйли солдат бер авылдан узышлый бер әбинең йортына кергән Әби сораган Нәрсә кирәк, солдат? Тегесе әйткән Су эчермәссеңме днгән идем, ә болай бик нык ашыйсы килә, чөнки кунып чыгар урыным юк Түшәмнәр, стеналар селкенә 1.11 ын м.< 1ӘК ын Ул арада казарма, яшь. таза йокыга изрәп, iырлый башлый Каралган, корымланган кирпеч казарманың ишегалдыннан да шык сыз урын тагын кайда бар икән? Бүген исә таш жәйгән. биек кирпеч стеналы «плац»та тантана һәр сугышчының тыны кысылган Полкны таш ишегалдына «каре» ясап тезеп куйдылар «Каре» кыска ботлы «П» хәрефе Суворов заманыннан килә Берәр нинди тантана булганда өч дүрт кычкыру белән шуны ясыйлар Бүген дә шулай булды тревогасыман тавыш күтәрделәр дә. биш-ун минутта «П> хәрефен ясап та куйдылар. «Каре» уртасында кызыл япмалы парта-өстәл, өстәл янында хикмәт шинельле, хикмәт бүрекле начальство басып тора иде. Салкын җилдә полк байрагы җилферди, өстәл өстендәге комачны алып ташларга омтыла, тик ул комачны амбар кенәгәсе сыман бер альбом бастырып тора иде. Нәҗип хәрби ант текстын үзенең взводы белән кабатлаганда, үзенә каз тәне чыкканны тойды Чәч үрә торганга чыдый алмыйча бераз гына бүрек тә күтәрелде кебек: «Я. гражданин Союза Советских Социалистических Республик, вступая в ряды...» Кызыл япмалы өстәл янында торучы командирлар да дулкынланган Текстның калганын Нәҗип каушап, куркып, бөтенләй икенче кеше булып укыды. Бу өлеше иң куркынычы һәм иң жаваплысы иде: «Если же я нарушу эту мою торжественную присягу, то пусть меня постигнет суровая кара советского закона, всеобщая ненависть и презрение трудящихся...» Кызыл япмалы өстәл янына килеп кенәгәгә кул куярга үрелгәч. Нәҗипнең кинәт кенә кулы кылтырады. Чөнки зур бүрекле өлкән комиссар аңа карап әйтте. — Бу,— диде.— гомергә бер генә тапкыр бирелә торган ант. Икенчесе — булмый... Иртәгәсен гадәттән тыш таләпчән комиссия эшли башлады. Иң башта сугышчыларның авырлыкларын тикшерделәр: 65 килограммнан җиңелләрне фронтка китүчеләр исемлегенә кертмәделәр. Беләк мускулларын тикшерделәр, куян капкыны кебек дугасыман кечкенә үлчәүдә, уч белән кыстырып, илле кило кыса алмаганнарны да исемлектән төшерделәр Нәҗип бәхетле иде. колхоз малаенда авырлык та, шөкер, җитәрлек, мускул көче дә. Лейтенант Дубровиц таза егеткә елмаеп карады — ул бик сирәк елмая иде — әнә теге якка барып бас, дип ым какты «Теге якта» бәхетлеләр — фронтка китәргә тиешле малайлар тезелә бара Комиссия көне буе эшләде. Егетләр төне буе йокламадылар, тордылар, йөрделәр, тәмәке тарттылар, дежур командирдан әллә никадәр замечание алдылар, әмма бирешмәделәр: таң белән алар товарняк- ка төялеп фронтка китәргә тиеш иде, монда калганнар белән чагыштырганда алар, әлбәттә, бәхетле иде. Лейтенант Дубровиц. егетләрнең барыбер йокламаячагын белгәч, аларның караватлары арасына керде: — Сез минем взводта булачаксыз, менә монда өйрәнгәнегезне дошман сыртында сынап караячакбыз,— диде. - Йөз егерме миллиметр калибрлы миномет — сезнең иң якын сөйгән кызыгыз булачак, шуны кочаклап, без Берлинга барып җитәргә тиешбез. ...Ул арада явыз кыңгырау чылтырады, дневальный, кешеләрнең йөрәген кузгатудан аеруча тәм тапкандай бөтен бугазына кычкырды: — Минометчылар командасына — подъем! Подъем! Подъем! Канаш караңгы, салкын, кап-кара иде Фронтка алып китәргә тиешле товар поезды да кара шакмаклар булып станция буйлап сузылган иде... Шул ук сәндерәләр, шул ук «буржуйка»лар Шул ук командалар. Өске сәндерәдә кемдер мәзәк сөйли, кемдер үксеп-үксеп елый, кемдер ихахайлап көлә — шатлана, кемдер Гитлер белән Риббентропның җиде бабасын искә алып, сүгенү буенча тел шомарта. Лейтенант Дубровиц «буржуйка» янына урнашкан, мич алдында кулларын җылытып утыра, җыйнак кына гәүдәле Ильин мичкә якын гына сәндерәнең беренче катына артын төрткән дә, гармун уйный, үзе акрын гына, кешегә комачау итмим дигән кебек кенә, кыенсынып жырлый Нәҗип «буржуйка» яктысында аның күзләрен шәйләп алды — яшь сугышчының карашы тулы моң иде. Йөрәк яна, телгәләнә иде. Алда ниләр булыр? Ниләр булыр? — Автомашинаның иң кирәкле часте нәрсә? Беркатлылар ике дә уйламый жавап бирә * — Двигатель, мотор,— диләр Әлбәттә, алар хаклы Ләкин дөнья- = ның җаен белгән кеше болай ди; Машинаның иң кирәкле часте — запас тәгәрмәч Солдат өчен иң ышанычлы крепость нинди'-» Тимер-бетон ДОТмы. 2 таш тавымы, нәрсә? Иң ышанычлысы - үз кодрәтең белән казыган i окоп. Биш-алты гына көрәк балчык булсын баш очында - син инде ♦ исән калу турында уйлый аласың. Яшь солдатлар шуны казымыйча х харап булды Янәсе, мондый гарасатта кем исән калсын? Ә акыллы командирлар гел әйтеп килделәр кызылармеецның иң ышанычлы - крепосте окоп Калинин өлкәсе сазлыгы. Белоруссия сазлыгы Менә шунда окоп , казып кара син Аласың көрәк белән балчыкны, ул «бер штык» ти- _ рәнлеге дип атала, аласың аннан су чыга Ятасың шунда борынны ~ сазлыкка терәп, казыган окобың борын төбендә лыҗырдап ишелә < башлый, ә фашист пулясы сизеп торасың солдат башын эзли Көрәк - белән өскә күтәрелгән җебек балчык изелеп төшә, карыйсың, син - = ялангач, менә мине үтерегез, дип снайпер яки пулеметчы пулясын көтеп “ ятасың. И их, шунда Тайсуганның тыгыз кара балчыгы булса иде' < Кырык дүртенче елның йомшак карлы кышында исә Нәҗип хезмәт ~ иткән минометчылар ротасына мәетләр ярдәм итте Үэебезнекеләр = дә, фашистлар да Катканнар, бозлы баганага әйләнгәннәр Алга таба “ шуышып барганда тизрәк шулар артына башны төртергә тырышасың - Ә фашист, кабахәт, искиткеч төз ата Син башыңны терәп яткан * бозлы мәеткә чүки. Шулай, атналар буе кар өстендә ятылды г Ләкин әле монысы уен гына булган икән Әле бомба астында калып караган юк иде Беренче фашист самолеты көндез нәкъ сәгать уникедә нибары йөз метрлар биеклегендә Нәҗипләр батареясе урнашкан куаклы-карлы үзәнлек өстеннән узды Батареягә полуторкага төяп ящик-ящик мина китергәннәр иде Өлкән лейтенант Дубровнц хәлне тиз чамалап алды Разведчик бу. диде Хәзер бомбага тотачаклар Полуторка бушатылган, миналар куак арасына урнаштырылган иде Кинәт җир белән күк бер булып дерелди, зыңгылдый башлады Өлкән лейтенант батареягә команда бирде Куаклык эченә таралырга, башны күтәрмәскә' Ул арада дөньяны йотардай тавыш белән бик түбәннән генә ки лүче фашист бомбардировщигы күренде Ни дә булса кылырга, эш ларга инде соң иде Нәҗип шуышып полуторка астына керде дә арткы көпчәккә янбашын терәп карга сеңде Борыныннан чыккан кай нар һавадан карда кечкенә чокыр ясалды Җир күк бергә тәмам бер тавыш булып тоташып беткән мизгелдә ү »әк өзгеч мәкерле сызгыру авазы яңгырады Ул һаман көчәя иде Нәҗип аңлады бомба тывышы ул. Стабилизаторы шулай сызгырта сызгырта Нәҗип өстенә алып килә аны Полуторка кузовына төшсә тишә инде ул аны. бетерә Шул вакыт карлы җир өсте кинәт күккә таба сикерде һәм әллә ни генә булды Нәҗип күзен ачты полуторка аннан ун метрлар ераклыкта иде Тиз генә аңына килде юк. машина очмаган, ә һава дулкыны аның үзен читкә алып аткан иде Ул арада җир күкрәге тагын бер селкенеп алды һәм яшь солдат шунда дөньяны сиземләү тойгысын югалтты Күпме яткандыр ул бер минутмы, бер сәгатьме, әмма күзен ачканда үзенең баш очында өлкән лейтенант һәм аның ординарецын күрде. — Тор, браток,—диде аңа Дубровиц.— Рота бетте — Аннан шинель кесәсеннән таушалган кулъяулыгын чыгарып күзләрен сөртте, сакал баскан яңакларын сыпырды. . Йөз егерме кешелек минометчылар ротасыннан нибары алты кеше исән калган икән Нәҗип шунда үзенә игътибар итте аның уң як тәне, буе белән, гел ярчыклардан җәрәхәтләнгән икән, бераздан шинель эче җылынып китте, ул чайкала башлады һәм гөрселдәп кар өстенә егылды Ләкин тиздән кабат аякка басты Үрелеп куак ботагы сындырып алды Командир исә аңа бер сүз дә әйтмәде. Нәҗип шунда, исән калганына, үзен гаеплесыман сизде. Яшь солдат шунда аңлады үлем — кешенең, рухның, төзек тәннең бардан юк булуы икән Үлемгә кадәр тормыш — шатлыгы, борчуы. ярату хисе, нәфрәте, ачуы, авыруы, уен-көлкесе белән тормыш бар икән, үлемнән соң — берни дә юк Йөз егерме кешелек ротадан, җыеп алып күмәргә, бер генә бөтен гәүдә калмаган иде. Хәер, булса да, аларны күмәрлек көч юк иде Лирик чигенеш. Нәҗип Зыятдинов хәзер — Чаллы янындагы зур совхоз җитәкчесе Терлекчелек комплексы, урамнар, йортлар, сарайлар, асфальт юллар Төзелеш ул — кирпеч, цемент, алебастр, металл конструкция, измә, швеллер, балка дигән сүз. Зыятдинов болар белән инде өч дистә ел эш итә. Ләкин .. ләкин фашистлар төзегән ДОТлар һәм ДЗОТлар — шуларны күргән Зыятдинов әле дә сугыш хәтере белән яши Әгәр дә мәгәр немец армиясе берәр җиргә ДОТ яки ДЗОТ төзеп куйды икән инде, моның нәрсә икәнен бел: монда инде, бүген төзелгән биналардагы кебек, кирпеч арасындагы цемент коелып тормый Бернинди миномет, туп белән ала алмыйсың! Бары тик бомба белән генә, ә авиация бомбасын нәкъ ДОТ өстенә төшерү — сирәк очрый торган хәл Кече сержант Зыятдиновның «бәхетенә» фашистларның шундый бер ут ноктасы туры килде. Өлкән лейтенант Дубровиц карлыккан тавыш белән кычкыра: Разъезд янындагы ДОТны шартлатыгыз, югыйсә, бөтен дивизия алдында оятка калабыз, салагалар! — Ничек шартлатырга? — Соң бит ике флангтан да алга уздылар, бер без генә шул ДОТ аркасында утырып калдык. Йә. кем әзер Матросов батырлыгын кабатларга? Ротада авыр тынлык урнашты Хәер, ул тынлык кешеләрнең күңелендә генә иде. Түбән болытлар, карачкыл зәңгәр урман тирәсенә сыенып Латвиянең юеш карлы кояшсыз һавасын үзенә сеңдереп утырган карлы офыкта снаряд шартлаган тавышлар ишетелә, әмма тыгыз дымлы һавада снаряд тавышы да юашланып кала. ДОТтан аткан пулемет тавышы да тонык, дымлы, сүлпән ишетелә, аңа таба шуышкан солдатлар әле берсе, әле икенчесе туктап кала — Кече сержант Зыятдинов! Ефрейтор Ильин' Рядовойлар Баранов. Соловьев. Ковтюк! Ут ноктасын капларга! Кече сержант Зыятдинов' Җаваплы кеше — син Биш минут вакыт бирәм. Мар-ш-ш! һәм Зыятдинов үзенең Тайсуганы. әтисе-әнисе. туганнары, гомумән, Татарстан белән саубуллашып, бер бәйләм граната, автомат өстерәп, Латвиянең йомшак карына битен батырды. Күтәрелеп карамаган көе белде — исемнәре телгә алынганнарның барысы да шулай эшләгән, коралланып, битләрен йомшак карга батырганнар иде. Кырык ике ел узгач, Зыятдинов сөйли. — Киттем, шуыша башладым Дубровиц әйтте бурыч бер генә' ут ноктасын шартлатыгыз Шахмат тәртибе буенча шуышасыз Башны күтәрмичә генә ян-яктан берберегезне күзәтәсез. Ихтимал, барыгыз да анда барып җитә алмас Юлда туктап калыр Ләкин бит пуля тию ул әле үлем дигән сүз түгел Пуля ике генә очракта солдатны ж үтерә: башка-муенга тисә, һәм йөрәккә тисә Туганкайлар, гәудә белән = ятыгыз! Ватан бездән шуны көтә, нишлик соң? = Кече сержант Зыятдинов йомшак карны борыны белән ерып алга таба шуыша башлады Монда һәр сантиметр - бер гомер Инженер- 2 майор Степанов сөйләгән иде имеш, Альберт Эйнштейн дигән зур 1 галим бар дөньяда Шуның иң зур ачышы — чагыштырмалылык тео ♦ риясе. Яшь сугышчыларның бик күбесе моны аңламады Степанов « секундның озынлыгы класста бер төрле, учениедә ике. чын сугыш : вакытында өченче төрле була икәнлеген аңлатырга тырышты Аннан. ~ Әлмәт, Бөгелмә. Пишкар-Ола. Канаш малайларының «Без барыбер * ул теорияне аңлап бетермибез, секунд-секунд инде ул. әйдә, баш ж катырып торма» дигән сыман ваемсыз карашларын тотып алды да. й чын күңелдән, эченнән бер сүгенеп, хәтта соңгы авазларын миномет « казенкасына учлары белән бәргән уңайдан «ать, ать » дип әйтеп * бетереп үк бушанды Менә син сез (ул дәфтәренә карап фамилия эзләде) Сез ® Рядовой Зыятдинов' Нәҗип сикереп торды < — Менә сезнең авылда сөйгән кызыгыз бар идеме? ■ Казарма эчендәге шыксыз класс гүелдәп алды Әмма инженер-майор үзен кырыс тотты Менә шул Матренаң белән капка төбендә кочаклашып торганда “ әтисе таяк күтәреп килеп чыктымы? х Нәҗип «телсез калды Гөлсәхране беренче тапкыр озата кайтып у капка төбендә ике сәгать һава хәле, ат дирбиясе, колхоз язмышы турында сөйләшеп торгач, ул кинәт хәрәкәт ясап кызның пальтосын чишкән һәм шул пальто эчендәге сихри дөньяга кереп чумган гына иде.. Бер секунд уздымы икән? Шыгырдап чолан ишеге ачылды һам шыгырдавыклы карт тавыш Нәҗипне сихри дөньядан реаль тормышка кайтарды Гөлсәхра, кер. иртүк Әлмәткә барасыкны оныттыңмыни' Инженер майор читкә карап сөйли «Вакыт» төшенчәсе кеше тарафыннан төрлечә кабул ителә Сөйгән кызыңның куенында торып кара Бер секунд, ун секунд Ул— юк кебек Ләкин сине ннде эссе табага ялан тәпн бастырып торсалар, бер секунд гомер озынлыгы кебек Ә. улчәү ягыннан, барыбер секунд секунд инде ул Минометчы әнә шул секундның объектив озынлыгын тоярга, бәя бирә белергә тиеш Ничә секунд шуышалар икән инде? Юл чиксез озын сизелде Укрытие дан ике йөз метр араның яртысын узганда фаҗига башланды фашист амбразурасы «төчкереп» алды Нәҗип башын янтайтып карады Ике иптәше шуышып барган җирдән тынып калган иде Ковтюк белән Соловьев булырга охшый Яраланып кынамы икән’ Әллә инде бөтенләй үкме? Автомат тотцп, бәйләме белән гранаталар өстерәп алга үлем учагына таба шуыш, сиңа төбәп атып та торсыннар Менә адәм баласының язмышы Бер бер артлы икс тапкыр тагын гөрселдәу ишетелде Бер секунд кына тын яткач Нәҗип тагын яңагын карга терәп артка караш ташлады ефрейтор Ильин гынып калган Аннан арттарак тагын берәу Өмет киселде Нәҗип ялгызы гына инде Яөрәк өшеткеч бер уй аның бөтен тәнен пешерде кебек фашист аны. якын китергәч кенә, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп үтерәчәк. Шуна күрә ана әлегә атмый Нәҗип ннде артык сакланып тормыйча эре-эре хәрәкәтләр ясап шуышты. Шунда тагын гөрселдәү ишетелде, пуля Нәҗиптән бер карыш кына ары китеп, «выжт» итеп карга батты Солдат аңлап алды ДОТтан «одиночный» белән чүкиләр. ДОТта гадәттә бер генә кеше була, дип уйлап бетермәде, кинәт кенә иңкү җиргә килеп чыкты. Чыкты һәм үзенә үзе ышанмыйча торды: амбразура хәзер аны ут астына ала алмый иде. Солдатка җиңү дәрте керде һәм ул инде мүкәләп алга йөгерде. ДОТка барып гәүдәсен саласы килми иде аның һәм. ун адым ара калганда, ул кинәт сикереп торды да. амбразура секторыннан янга йөгерде һәм мәче тизлеге белән ДОТның артына чыкты. Граната бәйләмен күтәргәндә кулы дер-дер килә иде, ул үлем базының тимербетон белән ныгытылган арткы ягын — керү юлын күреп алды һәм граната бәйләмен шул таш коридорга тондырды, үзе бите белән карга сеңде. Ж,ир шары селкенеп алды, күк йөзен кар, балчык басты, берни аңларлык түгел иде, шулай да ул башын күтәрде, ярый әле каска бар, дип уйлап алды, чөнки күк йөзеннән балчык, вак таш шыбырдап коела иде, шул мизгелдә шырыйлап кычкырган тавыш ишетелде, җимерек коридордан яланбаш, шинельсез, курткасыман яшькелт нәрсә кигән берәү йөгереп чыкты, әһә, тере фашист шул үзе икән дип уйлап алды Нәҗип һәм автоматын алып шуңа таба төзәп (хәер, төзәрлек хәле юк, куллары калтырый иде) очередь бирде. Фашист биш-алты адым йөгерде әле, аннан кинәт сөрлегеп баш аркылы мәтәлчек атып карга сеңде. Нәҗип күзләрен сөртте Дөнья тыд Яткан җиреннән күзәтте: фашист егылган урында кар кызара, кызара Кинәт йөзләгән бугаздан берьюлы «ура» тавышы ургылып чыкты, җир селкенә башлады, рота күтәрелеп алга ыргылды, Нәҗип әле һаман карда ята иде Ильинның балтыр ите. Соловьевның җилкәсе авыр яраланган, Баранов белән Ковтюк, бичаралар, җан биргәннәр иде ...Дубровиц әйтте сугышчан задание бирелгән вакыттан алып, ротаны күтәргәнче, барлыгы алты минут үткән Нәҗип исә бу коточкыч хәлләр бер сәгать чамасына сузылды, дип уйлаган иде. Менә сиңа Гөлсәхрә белән кочаклашып тору, менә сиңа Эйнштейн! Атна эчендә кече сержант Зыятдиновның күкрәгенә командование исеменнән «Батырлык өчен» медале тактылар Бу — солдатлар өчен иң абруйлы, иң зур бүләк. 1944 елның октябрендә Риганы азат итү өчен көрәш башланды. Дивизия газетасы битләрендә Беренче, Икенче, Өченче Балтик буе фронты дигән сүзләр бик еш очрый. Зыятдинов хезмәт иткән рота йөз дә утызынчы Латвия укчы корпусына карый иде. Ул елны кар иртә ятты. Латвия кышы кадәр үзенчәлекле кыш тагын кайда бар икән? Болытлар — агач башларына тиям-тиям дип кенә шуышалар Тугайларда җәйдән калган печән кибәннәре очрый. Авыл егетләре игътибар иттеләр- печән кибәннәрен латышлар үзләренчә сала Кибәннәр бик кечкенә күп булса бер ат йөге булыр Кая ул бездәге дүртәр йөклек кибәннәр! Ротадагы латыш солдатлары җанланды, үз телләрендә ешрак сөйләшә башладылар Поход барганда хутор очраса, Дубровиңтан рөхсәт алып, тиз генә хуторга кереп чыгалар Хуторлардан исә хәбәр төрлечә килә Иң авыры шунда ки, корпуста хезмәт итүче кайбер латыш егетләренең әтиләрен, энекәшләрен фашистлар, көчләп үз армияләренә мобилизовать иткәннәр, кызларны да оборона эшенә алганнар Бу — иң яманы. Димәк, алдагы бәрелешләрдә туган белән туган, ата белән ул кара-каршы килеп кан коярга тиешләр иде. 1945 елның башында Латвиянең көнчыгыш районнары дошманнан азат ителгән. Ригада инде Латвия Совет хөкүмәте, Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты эшли башлаган иде Әмма дошманның зур I руппировкасы. Курляндия ярымутравына тупланып, котчыккыч каршылык күрсәтә иде әле Полк Салдусның сыек-юка урманы эчендә фашистларның ныклы оборона линиясенә барып төртелде Куаклы, вак күлле, күп аланлы тәбәнәк урман эчендә рота оборонага урнашты Ләкин оборонада ф озак ятарга туры килмәде командование, ничек кенә булмасын, фа- х шист тылына чыгып, тел алып кайтырга, дигән приказ бирде Өлкән = лейтенант Дубровин карар кабул итте разведотряд белән үзе дошман = тылына чыга Ярдәмчеләр кече сержантлар Зыятдинов. Идманис (шушы як егете), ефрейтор Ильин һәм минометчылардан тагын биш 3 егет. Кич буе әзерлек барды ак халатлар, киез итекләр өстеннән i кияргә ак бәз оеклар, ак бияләйләр юнәтелде Финкалар, лимонкалар. • капчык һәм. әлбәттә инде, һәрберсенең кесәсендә зур гына чүпрәк — * солдат җәймәсен дүрткә ярып ясадылар Нәзек озын сүс бау да Z таптылар Тик бер генә, бер генә фашист, бер генә тел кирәк иде “ аларга Төн уртасында куак араларыннан шуышып дошман тылына чык- ж тылар Урман эчендәге бер хуторда бер эт өргәнен исәпләмәгәндә төн е тын иде Идманис бу якны яхшы белгәнгә күрә, группага маршрут * билгеләү аңа тапшырылды Куак төпләренә урнашыр алдыннан Дуб- * ровиц пышылдап кына инструктаж уздырды олы юлдан бер йөк машн- “ насы, ике тапкыр мотоцикл узганы сизелде Юлны фашист дозорлары. а әлбәттә инде, партизаннардан саклый иде Төн салкын, шулай булгач, - дозорларны алыштырырга килми калмаслар Яки каравылны тикшерергә. « алыштырырга берәр разводящий юлдан узмый булмас Хутордагы эт « тикмәгә генә өрми анда, әлбәттә, фашистлап кунып ята Тыныч чакта i хутор этләре беркайчан да өрми, диде Идманис Дубровин әйтте ч зур группага һөжүм итмибез. Биш кеше яки кимрәк икән — безнеке * Ату коралын кулланмаска Ул теге яктан атыш башланса, чигенгәндә ж генә кирәк. Мөмкин хәтле кечкенә гәүдәлесен алырга! < Тар юл буендагы куак төпләренә нкешәргә. өчәргә бүленеп ятты лар Авыр, озакка сузылган тынлык урнашты Хутор эте тонык, шомлы тавыш белән һаман өрә иде Нәжип уртал I ятты: бер кырыенда Ильин, икенче кырыенда Идманис иде Хәер, ике метр гына ераклыкта командирның да карга сулап ятканы сизелә, тоела иде Тагын озын секундлар, иксез чиксез озын минутлар башланды Башка әллә ниткән уйлар килде «Үләсе килми Ә гел үлем янында йөрибез » Зыятдинов Зыятдинов Кемдер пышылдый Нәжип айнып китте Фу. шайтан Без бит әле дошман ягында Без бит муенга элмәк киеп куйганбыз инде Бу бит үлем уенының иң чынысы Зыятдинов! Син нәрсә, йокыга киттеңме әллә ать' Дубровин пышылдый икән. Ул арада командир шуышып килеп тә җитте. «Әнә. кара'» диде Ертык болыт арасыннан бер генә минутка чыккан ай бары тик алан ны гына яктыртып алды Нәжнпиең йөрәге тибүдән туктап торды Олы юл ягыннан ике кеше боларга таба атлый иде Нәжип күзләрен учы белән уып алды, колакчынын бераз бушатып колагын әсәртте Боларга таба килгән ике кешенең берсе бик олы. тупас гәүдәле, икенчесе шак тый жыйнак күренә иде Берсе гел сөйли, ахрысы, теге олы гәудәлесе Инде моның немец теле икәнлеге дә анда шылды Берни уйламыйча шау итеп сөйләп килә Тегесе дәшми Командир тагын пышылдады Зыятдинов финка Олысы синеке Идманис бәләкәй фа шист синеке Чүпрәк әзерме? Карагыз аны бер тавышсыз! Безне узып бер адым атлаганда Инде фашист итегенең үкчәсе дөп-дөп килеп Нәҗипнең йөрәгенә баса башлаган иде Аның колаклары шаулады Финка сабы кысылып учны изде. Бер секунд, ике секунд.. Чагыштырмалык теориясе. Эйнштейн Гөлсәхрә. Капка төбе . Ул калтырый башлады һәм менә кемдер аның янбашына төртте, Нәҗип ничек сикереп торганын аңламады, бер мизгелдә ул күз алдында киң кытыршы сукнолы дип уйланган хәрәкәт итүче вертикаль бер мәйданчык күрде һәм, актык көченә селтәнеп. финканы шул мәйданчыкның өстәге сул як почмагына батырды. Нәрсәдер, шинельме, котчыккыч ямьсез тавыш чыгарды: ыррык! Тупас арка чайкалып китте һәм шул вакытта күк йөзендәге ай кинәт кенә урман аланының кырыена барып төште. Нәҗип егылган икән Аңына килгәндә (секундның ничә өлеше узгандыр) бөтен иптәшләре дәррәү килеп җыйнак солдат гәүдәсен капчыкка тыгып маташалар иде. командир исә Идманисны битәрли иде: чүпрәкне яхшы тутырдыңмы? Кара аны, әгәр дә мәгәр ыңгырашкан тавышы ишетелсә... Хәвеф-хәтәрсез генә иртәнге дүртләрдә кайтып җиттеләр Дубро- виц. ротага кайтып җиткәч, кырысланды Тавышы көрәйде Задание бик югарыдан, корпус командирыннан иде шул. — Идманис! Тиз бул. поварны, старшинаны тап. Барыгызга да хәзер үк кайнар чәй һәм минем исемнән старшинага әйт: барыгызга да фронт паегы Ике сәгать ял. Зыятдннов, Ильин! Әсирне «сүтеп алыгыз», чәй эчертегез, туалетка-фәләнгә . Кыскасы, ярты сәгать эчендә әзер булсын. Карагыз аны, ник әллә нәрсәләр әйтми, тырнак белән дә чиртәсе түгел. Үзе КП урнашкан иске сарайга телефоннан хәбәр бирергә йөгерде Разведчиклар иркен сулап тәмәке кабыздылар. Нәҗип белән Ильин тәмләп кенә «трофей»ны сүтәргә керештеләр. Йә әле, фашист, йә әле, гад, чык әле, карыйк әле!.. Киң капчык кечкенә гәүдәдән шуып төште, һәм шул мизгелдә разведчиклар тынсыз калдылар Алар каршында тупас итекле фашист солдаты түгел, ә обер-лейтенант формасы кигән яшь, сылу бер кыз басып тора иде. — О-о-о-о! Землянка эче үкереп алды, беркем бер сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. — О-о-о! Туганкайлар! Бу нәрсә бу? Тилеләрчә көлү башланды Аннан хәл керде. Нәҗип белән Ильиннан башкалары кинәт кенә латышчага күчте Нәҗип сизде: егетләрнең күңелендә кинәт кенә башка уйфикер уянды, кызыкай бик сылу иде шул. Ул арада кемдер коптилканың берсен сүндерде. Үзара бәхәс китте Нәҗип, кызганычка каршы, латышча өч кенә сүз белә иде: сарканас — кызыл, палдиес — рәхмәт; лудзу — рәхим ит. Ә монда бу сүзләрнең берсе дә чыкмады. Шул вакытта чибәр кызый телгә килде һәм латыш егетләренә карап алар телендә кырыс кына ике-өч сүз әйтте Егетләр бөтенләй кешелектән чыктылар — бу бит латыш кызы икән. Кызый шунда Нәҗипнең погоннарындагы ике сызыкны чамалап алды һәм җимерек рус телендә аңа карап болай диде — Командир! Монда бер тупас разведчик иптәшләренә болай диде моны штабка тапшырганчы файдаланып калыйк, әрәм җибәрмик, диде. Сезнең аны эшләргә хакыгыз юк. сез — совет солдатлары Мине хәзер үк штабка илтегез. Ильинга тел керде: — Хакыгыз юк. дигән була бит. мля. Ә синең безнең җирне таптап йөрергә хакың бармы соң. сөйрәлчек? Кыз үзен тыныч тотты. — Мин барысын да штабта сөйләрмен.— диде. Шул вакыт землянкага, шау итеп. Идмаиис килеп керде Кулында кайнар чәйнек, төенчек иде - Туганкайлар' Менә кайнар чәй Менә консервлар Менә фронт паегы, борын башына йөз грамм Аннан ике сәгать йокы' Заданнене уңышлы үтәү. Кызны күреп, ул да тотлыгып калды. Нәҗип белән Ильин кызыйның кобурасыннан бәләкәй пистолет алдылар, штабка дип алып чыгып киттеләр Инде көн яктысы беленә икән, землянка эчендәгеләрнең бөтенесе боларны озата чыкты Полк штабында кыз көне буе сөйләгән, ул биргән информация түгелми чәчелми туп-туры Мәскәүгә тапшырылган Сугышчылар соңыннан да, аз гына буш вакыт булдымы, бу хәлне искә алалар, бер-берсенә төрле детальләр өсти өсти обер-лейтенантны әсир төшерү вакыйгасын баеталар иде Әмма, сугышта бер генә хәл дә озакка сузыла алмый, анда — үлем, яралану, әсирлеккә төшү, өеңнән авыр хәбәр алу - анда бер генә дә тыныч көн юк - Ну. туганкайлар. «Курляндский котел» менә шушы инде ул. диде Дубровин минометларның ничек урнашканын тикшереп йөргәндә.— Монда фашист актык мөмкинлегеңә кадәр сугышачак Чөнки хәзер аңлады: ул, чыннан да. капчыкта 1945 ел Январьның егерме сигезе иде Полк урнашкан сазлымы куаклык өстеннән кинәт кенә фашистларның рагнедка самолеты узды Офицерларны борчу алды Хәер, солдат та эшнең нәрсәдә икәнен аңлады Сазлыклы куаклыкның плюслары һәм минуслары бар Латвия сазлыгы ул кышын да ышанычлы туңмый Аның өстеннән артиллерия, авыр техника белән узып булмый Ләкин авиация һөҗүме вакытында сазлыкның уңайлы ягы да бар авыр бомба сазлыкка килеп төшкәндә такыр кырда яки шәһәр, авылда!ы кебек ук гарасат ясый алмый Вак урманның да икс ягы бар бер яктан, ул сине артиллерия утыннан начар саклый Икенче яктан, вак урман аша минометлардан атын дошманны дер селкетергә була Моны фашистлар да аңлый нде һәм разведка самолеты узуга биш ун минут үттемеюкмы, алар ягыннан артподготовка башланды I адәттә артподготовка дан соң танклар гүелди башлый, алар артыннан мотопехота күтәрелә Танклар да. мотопехота да. әйтик, бу шартларда куаклы урманга керә алмаячак, шуны аңлаган дошман полк өстенә артиллерия уты яудырды Баш күтәрерлек түгел нде. беренче снаряд лардан соң ук яралылар күбәйде, кайбер минометлар көпшәләрен кук кырыена юнәлтеп ятим рәвештә тынып кал гылар Дубровин карлыккан тавыш белән берөзлексез кычкырды, аягүрә басып, әле бер, әле икенче миномет янына йөгерде, яралыларны мино мет яныннан өстерәп читкә алды, мина ташыды, кешесез калган мнни меттан үзе атты бөтен тирә-юньдә гарасат иде Нәҗипнең күзенә ташланганы шул булды миномет янына мүкәләп барган Идманис кинәт ике өч метрга читкә атылды һәм кулларын җәеп күккә карап тынып калды Янис бетте’ дип кычкырды Ильин һәм. иптәше гашеткага басканда, мина снаряды күтәреп ашыгычлык белән миномет көпшә сенең авызына кнлде һәм каушаудан миналы көпшәгә шуны еллмакчы булды Секундның меңнән бер өлеше булгандыр ул көпшәдән чык кан ут-металл бичара Ильинның какча гәүдәсен мина тоткан көе һавага чөйде Нәҗип күзен ачканда нке өч метр алда кар өстендә Ильиннан ике җирдә тунга төрелгән ике канлы түмгәк калганын күрде ул түмгәкләр бер берсенә кушылырга теләгәндәй селкенәләр нде әле Фашист артиллериясенең тынарга исәбе юк иде, Нәжипнен күзләрен кан басты, миномет көпшәсе кызды, мина салып торучы солдатның битеннән юл-юл булып тир ага иде. Дубровиц. мүкәләп йөгергәндә, кычкырып узды: — Молодец, Зыятдинов, әйдә тагын бераз! Әнә сыекландылар, кабахәтләр Чыдагыз, туганкайлар, чыда!.. Б} сугыш гарасатының иң кызган бер минутында Нәҗип ишеткән дөнья сүзенең соңгысы һәм аның да яртысы гына иде: көчле, кайнар һава дулкыны Нәҗипне җирдән аерды да күккә — Латвиянең йомшак карлы түбән гөмбәзенә күтәреп алды. Шуннан икенче дөнья, ул икенче дөнья күренешләренә өр-яңа мөнәсәбәтләр башланды. Әйе. бөтенләй икенче дөнья ..Тайсуган да түгел. Әлмәт тә түгел, әллә ниткән бер авыл. Урамны кар баскан, ә шул урамда велосипедка атланган карчыклар чабыша һәр йорт алдында бәйләп куйган эт. Зур. биек гәүдәле, тирән авызлы этләр. Бөтенесе өрә. Нигә шулкадәр өрәләр? Әнә бер карчык урам уртасындагы сиртмәле коеның чиләген суга төшереп маташа. Их. бу карчык суын тиз генә алсын иде. бирсен иде миңа чиләге белән, менә шулай, кое бурасына куйган килеш янтайтып, бугаз төенеңне голт-голт йөртеп эч идең, эч идең. . Юк, сулы чиләк һаман күренми, этләр һаман котырына. Юк. булмый, бу карчыктан эш чыкмас, Нәҗип кое янына үзе килде дә. шунда кое бурасына сөяп куелган кыска саплы солдат көрәге бар икән, шуның белән кое тирәсендәге бозны чаба башлады. Бер кисәк вата алсам, башта шуны үз авызыма кабам да. аннан һәр этнең тирән авызына берәр кисәк салып чыгам, аннан соң алар өрүдән туктарлар. Аннары кое сиртмәсе дә шыгырдаудан туктар. Каяндыр чит кешеләр тавышы ишетелә. һи. монысы беткән инде аның. Күрәсезме, күпме аккан кан. Юкка гына этләрне җәфаладык. Шундый тирән карда.. — Ә син. сержант, алай димә. Әллә беренче яралы күрүеңме? һәр яралы үлә торган булса, фронтта без нәрсәгә? Кемдер Нәжипнен аркасына кулларын тыкты. Шул вакытта ул бер мизгелгә аңына килде һәм башын боргалап як-якка күз ташлады: ул зур дүрт эт җигелгән чана өстендә ята. якында гына ике канатлы кечкенә' самолет, шәфкать туташлары һәм берничә солдат-санитар самолет эченә яралыларны төяп маташалар иде. Нәжипне күтәргәндә медицина майоры кинәт кычкырып җибәрде: Карагыз әле! Моның бит үкчәсенә перевязка ясаганнар лабаса, ә иң зур ярасын күрми калганнар' Моның бит тез капкачы кубарып ташланган! Сержант Наумова! Варвара! Хәзер үк, самолетка урнаштыру белән үк... Кече сержант Зыятдинов әлегә камыр хәлендә иде Ләкин баш мие аны яңадан беренче дөньяга кайтарды Кайтса — һаман сугыш Сирена үкерә, динамиктан кычкыралар... Шунда ук җир селкенә, самолет чайкалып куя. Нәҗип аңлап ала: болар — аэропортта, самолет — утырган, әмма фашист авиациясе монда бомба яудыра Самолет салонында, баксаң, алар икәү генә, янәшә носилкада ике аягы канлы багана кебек бинт белән уралган танкист капитан ята. ул аңында, тыныч, аңлатып сөйли: — Без Рига аэропортында. — ди,— фашистлар. Курляндия котелын- нан килеп. Риганы бомбага тоталар. Ә бит без аны октябрьнең уналтысында ук азат иткән идек Менә авиация нәрсә ул... Бераздан әйтә: — Син,— ди.— врачларга да. очучыларга да үпкәләмә. Аларга бер минут эчендә самолетны калдырырга приказ бирелде. Аягында йөри алырлык яралыларның барысын да алып чыгып киттеләр Шул вакыт тагын җир селкенде, самолет һавада очып барган сыман чайкалып куйды Нәҗип тагын теге җавапсыз дөньяга күчте Дөньяда элекке заманның иң күркәм гадәтләрен, сөйләшү манераларын, кешегә әйбәт мөнәсәбәт калыпларын саклап килечеләр кемнәр’ Хәрбиләрме? Укытучылармы? Галимнәрме’ Шахтерлармы’ * Юк, юк, үз элгәрләренең иң күркәм гореф гадәтләрен, сөйләшү ± рәвешләрен саклап килүче, бүгенге техника заманында да шуны үз- - гәртмәскә тырышучы кешеләр, алар врачлар — Тэк-с. тэк-с. бөркет, ну-ка, болай куй аягыңны Тэк-с Ба-а-а -. Синең бит. бөркет, тез капкачыңны җимереп ташлаганнар Ну. ярый. 5 ярый, ыңгырышма Тэк-с ф Калганын Нәҗип томан эченнән генә ишетте Операциягә! Канын күп югалткан Группасын белегез Ашыгыч' * Кан бирергә. Наркоз Ашыгыч кебек өзек-төтек сүзләр ншетелгә 1 ләп торды, ул арада Нәҗнпне каяндыр алып, каядыр салдылар, кая * дыр алып киттеләр һәм ул инде вакыт төшенчәсен югалтты Күпме “ вакыт аңсыз ятканын ул белми, әмма бер көнне күзен ачса баш * өстендә докторның күзлек элгән борынын һәм шакмаклы сакалын күрде Ну, бөркет, безнең хәлләр ничек? • < «Сезнең» дими, «безнең», ди Димәк, ташламый бу сине. Нәҗип. 2 бу ышанычлы кеше Нәҗип телен әйләндереп бер сүз әйтә алмады Шакмаклы сакал исә аның янына килеп үк утырды һәм сөйләп бирде “ Менә болай. туганкай Синең хәлен бик авыр иде. син инде * кризисны уздың Кан күп югалткансың Синен бит төп яраңа пере ® вязка ясалмаган булган Бәхетеңә, яраң чиста булып чыкты Инде х менә болай без синең сәламәт аягыңны да гипсладык Чөнки сәламәт аяк хәрәкәткә килгәндә авыру аяк аңа җавап бирә Шуңа без ■ икесен дә гипска казырлык Дөресен әйтим, озак ятарга туры килер * Ләкин күңелеңне төшермә синең аягыңны саклап калу өчен без бер * гөләп көрәшербез Ничә көннән бирле сөйләшмәгән Нәҗип беренче тапкыр телен әйләндереп сорый алды Мин кайсы шәһәрдә? Доктор ихлас күңеллән көлде Ба-а. ну. җ?лыклар азмы! Әллә кая барасы юк. күршеләргә генә борылып кара' Илле беренченең көзендә Тайсуганга кунак килә башлады Инде ничә еллар чынлап торып.борынгыча, атларга төялеп, бала чагаларны арбага тутырып кунакка йнрешү юк иде Гөбеләрне калтыратып аталавыч йөрде, табынга йомарлам йомар лам ак май менде. Май канатлары рәхәтләнеп таба төбендә гизделәр Кайнар коймаклар чожылдап чожылдап табадан табынга сикерде Кичлә рен тын һаваны иңләп авыл урамнарында гармун йөрде Элеккеге елларда колхозның отчет җыелышына кеше китерә алмый ча интегәләр иде. быел күрше авыллардан төркем төркем вәкилләр, кызыксынган кешеләр килде Нәҗип Зыятдиновнын. уракка төшәр алдыннан. Чәмәй абзый әйткән сүзләрне гомердә онытасы юк «Иркәм, син миңа ике йөз грамм гына бир Ике ЙШ грамм гына бярә алсан № «у күчерә халык!» uu ш и и Нинди юмарт күңелле булган сугыштан соңгы елларның крестьяны' Әзгә дә риза булып, күпне кайтарырга әзер кешеләр яшәгән ул чор авыл ларында Нигә без аның шул бөек энтузиазмын күтәреп алып бүгенгәчә саклап кала алмадык?! Шушы, илленче еллар башында Нәҗип Зыятдинов ү зе өчен олы бер хакыйкатьне ачты Үзе эшләгән колхоз мисалында ачты Моңа кадәр ни өчен колхоз шушы тиклем хәлсез егәрсез булган соң? Шул ук Чәмәй абыйлар яшәгән ләбаса, төнге өчтән уракка чыга алган йөзләрчә хатын кызлар яшәгән Шул ук басулар шул ук кырлар, яңгыр да яман, кояшы да кыздырган, ә җир кысыр калып елап утырган Чәчкән җирләрдән чәчүлегеннән аз гына күбрәк уңыш җыеп алганнар Ни өчен? Кем гаепле? «Эш, нигездә, председательнең эшчәнлегенә кайтып кала», дип уйлады Зыятдинов Моңарчы председательләр килгән дә киткән, килгән чакта да күбесенчә үз кайгысын гына кайгырткан. Район җитәкчеләре белән эш йөрткән, тарантас төпләрендә, артлы чаналарда районга шыпырт кына каз, үрдәк түшкәләре агылган, капчыгы-капчыгы белән он, май, ит барган Алар бүгенге мөмкинлекләрне ача алмаганнар, бүгенгене иртәгәгә ялгарга кулларыннан килмәгән. «Давай, давай! Шуруй, шуруй!»— шул хөкем сөргән.. Җитәкчеләр ипләп кенә колхозчыдан, крестьяннан аерыла барганнар, тора-бара бөтенләй ераклашканнар Колхозларны талап, өстәге түрәләр каршысында гына яхшы атлы булып күренергә өйрәнгән бер иш карак, оятсыз председательләр турында әле җитди сүз әйтелмәгән, гадел хөкем чыгарылмаган... Аннары: нигә председательләр шул кадәр еш алышынып тора иде микән?.. Югарыдан кушып берәүне китереп куялар. Аның аркасы җылынып та өлгерми диярлек, үзе җитәкләгән хуҗалыкның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп тә бетерә алмый, хуҗалык елы тәмамлануга, председательләрнең «Бөек күченеш» чоры башлана.. Аңа кадәр җитәкче булып килгәннәр тишек-тошык салкын фермаларны күрмәгәннәрме, халыкның ач-ялангач, боек гомер үткәрүен абайла- маганнармы? Җитәкченең күзе үткен, күңеле саф. акылы камил булырга тиеш. Нәҗип Зыятдинов башта фермалар ягына карарга читенсенә иде.. Хәзер иртән, нәрәттән соң. һәркөн шул якларны урап кайта. Нишләргә? Малкайларны кышка ничек алып керергә? Бармы моның берәр юлы? Эзләсәң, бар икән, эзләсәң, һәр нәрсәгә чара табып була, монда да халык акылына, халык зирәклегенә генә таянырга кала!.. Элек каралты стеналарын читәннән үргәннәр дә балчык белән сылап агартканнар. Заманында ярагандыр да, бәлки. Хәзер дә шулай эшләргә була, читәннән үрәсең дә балчык белән катырып куясың Тик нигә әле бер ел белән яшәргә? Нигә бер көнгә ышыкланып алдагы замана турында уйламаска?.. Их. таштан салып куясы иде ферма каралтыларын! Идарәдәгеләрне озатып бетергәч Нәҗип Зыятдинов үзе дә сизмәстән хыял елгасына чума, күңеленә тынгылык бирми башлаган уйларын ак кәгазь битләренә сыза... Бер сызды, ике. Төннәр буе утырып танны каршылады, иртәләрнең берсендә көтү куган хатыннарга ияреп барды-барды да Хәмәй абзый янына сугылды — Хәмәй абый, син бер-бер җаен белмисеңме?—дип сорады. Хәмәй абзый инеш аръягы тауга ишарәләде — Уйлап караганын бармы? Таш булыр бу тауның үзәге. Көрәк, кәйлә, лом күтәреп икәүләшеп шунда ук тауга менеп киттеләр. Карт күрсәткән бер урынны казып аска төшә башладылар Маташа торгач бүрек-бүрек берничә таш кантары да каерып чыгардылар. Дымлы, суккан саен җиңел генә ваклана торган таш икән. «Юк! — дип баш селкеде Зыятдинов — Төзелешкә батмый бу!» — Ә син аны кояшка куй,— диде Хәмәй абзый — Бер көннән килеп карарбыз. Кояшта торып таш та кибә икән! Икенче көнне килеп карасалар, таш үтәли җилләгән, ныгыган. — Шәп мал ич бу! — дип кычкырып җибәрде Зыятдинов. Мәсьәлә шул көнне ук идарә утырышында каралды, икенче көнне кувалдалар, ломнар, тимер чөйләр, кәйләләр хутка да китте Берәүләр — яшьрәкләр таш чыгарды, икенчеләр, арбаларга төяп, аны ферма янына ташый торды. Барлык эшләргә Хәмәй абзый җитәкчелек итте. Зыятдинов риясыз, карышусыз рәвештә аның тугры ярдәмчесе булып йөрде Таш кипте, бер тотынгач ныклап тотындылар, балчык измә белән ара-җекләрне тегеп, таш кантарларын тоташ дивар итеп, атна-ун көн 34 дигәндә ат абзарын торгызып куйдылар Башлаган эш беткән эш. ди безнең тәвәккәл халык Яна эш. кызыклы эш. кешеләрнең сәләтен күрсәтә торган эш. районда янадык, әле районда төзелеш оешмалары, күп санлы акыллы башлыклар, ревизорлар, бюрократлар, комиссияләр, контрольләр юк. Әй салалар Тайсуган егетләре уз абзарларын' Сызымнар Нәҗип Зыятдинов кулында, закон Хәмәй абзыйда Таш килә ♦ тора, үзләре чутлыйлар, үзләре «мүклиләр». Зыятдинов гомеренең иң бәхетле көннәрен кичерде Бу - колхоз I язмышын хәл итәргә булышкан атларны җилдән яңгырдан коткару = гына түгел, бу аның зур төзелеш белән мавыгуының башы иде Төзелеш _ шаукымы анда шул көннәрдә башланды Халыкның көчен, бердәм була = алуын, белен чакырсаң, аның таулар ку черә алуын ул тагын бер мәртәбә ' күрде Тау күчерә алсын өчен аны зарури эшкә дәшә белергә өйрә- * ник’ Шулай уйлады Зыятдинов Ат абзарларын, сыер каралтыларын Z таштан салып, салам белән ябып җибәргәч. Тайсуганда төзелеш тагын = да кызды Тирә якны шаккатырып авылда клуб сала башладылар , «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә! - диде Зыятдинов идарә - дә Сугыш үткәнгә әле вакыт күп узмады Ятим ялпы үскән малай * лар егет булып җитеп килә Тол хатыннар, тол кыхтар турында да = уйлашыйк' Аларнын һәммәсе өчен күрешү, кавышу, күңел юату урыны * булыр ул клуб! һәр кеше үз кирәгенчә җан азыгы таба алсын анда'» - Урам якта клубның колонналары булуын теләде Зыятдинов Сызым Z нарны үзе ясады Шулай булып чыкты да. «Тыштан көлеп, эчтән биеп 3 торсын авылыбыз клубы!» Залына биш йөз кеше сыя Биш йөз' Фойесы менә дигән Бию * залы. Биллиард. = Клубны ачканда Казаннан күчмә театр артистларын чакырдылар ~ Театр да назландырып тормады, килде Зал зур булса да. йөзләгән ~ тамашачыны идәнгә утыртырга туры килде Сыймаганнарны. ишекләрне - ачып куен, фойега керттеләр Хәтердә бик нык сакланган илле өченче елда колхозның кереме » бер миллион сумнан ашып китте «Чаян» журналы җор журнал, чорыбызның байтак караңгы як ларын ачып салган сугышчан журнал Көлке журналы ара-тирә тормышыбызның уңай якларына да игътибар итеп куйгалын Әгәр «Чаян» мактау сүзе әйтә икән, бу инде кайдадыр гайре табигый хәл булып куйган дигән сүз. Илле дүртенче елда, журнал тышлыгында дурт пред седательнең дүрт миллионерның рәсеме басылды Менә алар Писмән районының «Уныш»ыниан Хафизов. Чаллы районының «Чкалов» колхозыннан Мәрдәнев. Әлмәт районы. «Зәй» колхозыннан Рахманов һәм дүртенче миллионер Зыятдинов Нәҗип Зыятдиновнч Еллар үтәр. Чаллы ягасындагы «Гигант» совхозын оештыра башлаган Зыятдинов бөтен республиканы таң калдырып йортлар, мәктәпләр. балалар бакчалары, терлекчелек комплекслары төзер һәм мактаулы эш янәшәсендә гайбәте дә туар, әйтерләр «һәй. аңа Чаллы ярдәм итә ич. бөтен республика булыша! Алар бөтен тирә якның байлыгын имеп кенә шулай алдынгылыкка чыгалар'» Ялган! Бер дәрәҗәдә Чаллы шәһәре дә. республика да ярдәмләш* кәйдер аңа. ышанычлы кешең булганда, нигә булышмаска?' Терлек каралтыларын, ат абзарларын таштан салып куйганда, колонналарын чыгарып, клуб төзегәндә, кем ярдәмгә килде ана? Кем булышты? Кем төзелеш материалы табып бирде? Проектларын кем сыздьР Халык булышты ана. җитәкчегә ышанган халык ярдәмгә килде, җитәкче узе дә сынатмады, башлаган эшен азагына кадәр, күңелле нәтиҗәләргә иреш кәнче алып барды Илле сигездә Тайсуган белән Габдрахманиы кушып, ку мәк колхозга «Ярыш» (игән ноем бирделәр Хуҗалык бөтэйдг. эшләр алга китте, болыннары, әрәмә арасы печәнлекләре ишле булган колхозның печәнгә төшүен күрер өчен генә дә районнан кешеләр килеп йөри иде. Гомуми эшне олы бәйрәм итеп үткәрә иде «Ярыш» колхозы! Эшкә берьюлы меңнән артык кеше чыгып карасын әле! Нинди зур тамаша! Сабан туйлары, печән-урак өсләре татар өчен зур бәйрәм булган лабаса! Аңа әзерләнгәннәр һәм көткәннәре берчакта да бушка китмәгән Печән-урак өсләрендә җыр туган, болынкыр өстеннән моң агылган, шунда табышканнар, шунда кавышканнар Печән өстенә дин, колхоз симез тәкәләрне егып суя. учак өсләренә асылган казаннарда авыз суларын китереп шулпа кайный. Пар атлар җигелгән арбаларга утырып печәнчеләр болынга килә, анда да, монда да гармун уйныйлар. Гармуннар хәзерге сыман ят телләрдә, ят илләрнең, мине томалый торган акыруын, бакыруын түгел, үзебезнең як моңнарын түгә, болыннарга Галиябанулар, Асылъярлар кайта... Бөтен җирдә туганлык, бердәмлек, һәркем һәркемгә җылы сүзен әйтә, ахирәтләр серләшә, егетләр кызларга күз кыса, кызлар егетләргә тал күләгәсендә салкын әйрән эчертәләр. . Болын — тазарыну, рухи яңару, берләшү урыны. Эшкә чыккан һәр кеше, чалгы тотканмы ул. сәнәкме, тырмамы, атлы эштәме ул. үзен шушы болынның гына түгел, тук башаклары пешеп килгән кырның да, шушы төбәкнең дә. юка ак болытлар йөзгән күкнең дә. чиксез галәмнең дә хуҗасы итеп тоя. Үтәр еллар, җир хуҗасы кеше белән җиркәй арасына меңләгән машиналар килеп керер, машиналар кешеләрне дә бер-берсеннән аерып яшәтә башлар, туганлык хисе, якынлык хисе, татлы ядкяр булып, телләрдә генә калыр. Борын-борын заманда түгел, әле шушы гасыр башында Тайсуганда бер кеше яшәгән, заманына күрә хәлле, дәрманлы, уй-гамьле булган. Чәй яраткан, чәй пешерүне бер чакта да бүтәннәргә ышанып тапшырмаган. чәй пешерү серен берәүгә ачмаган. . Тирә-яктагы бөтен чишмәләрдән чәй суы алып кайтып сынап караган да. чәй өчен иң шәбе «Тарлау» чишмәсе суы дигән дөрес нәтиҗәгә килгән. Чишмә тау башыннан кыйблага карап бәреп чыккан, суы тәмле, искиткеч шифалы да икән. Шул чишмәнең суын авылга, үз йортына китереп җиткерергә ниятләгән ул кеше Уйлаган, баш ваткан, төннәрен йокламаган, чишмә суын күчерү хәленнән килмәгән... Нәҗип Зыятдиновның күпне ишетә торган колагына да килеп иреште бит бу сүз! Керде дә йокысын качырды. Иң хыялый кешене дә тыеп-туктатып калган сәбәп бар; ара ераклыгы. Биш чакрымнан суны авылга үткәрү өчен сәрмәя, эшчеләр, шулар өстенә торбалар да кирәк ич әле! Сәрмәя табылыр, эшчеләр — үзләрендә, тик менә торбаларын каян аласың?.. Илленче еллар башында авыл тирәсендә нефтьчеләр пәйда булды. Илдә хисапсыз байлык булмаса да, нефтьчеләр акчаны иркен тоталар, кирәк җиргә дә. кирәкмәгәнгә дә торбаларны өеп-өеп куйдылар. Тау итәгендә таралып яткан торбалар яныннан бер үтте Зыятдинов — күзе кызды, ике үтте күңеле кабынды. Өченче үткәндә кулы ук кыҗрый башлады... Хуҗасы күренми торбаның, кем китереп ташлаган — берәү белми. Нефтьчеләрдән, танышларыннан сораштырып карый Зыятдинов, тегеләр иңнәрен генә җыералар... Кыскасы, иясез мал! Хәзер тау итәгеннән тыныч кына үтеп китә алмый инде Зыятдинов, тарантасыннан төшә, башта атлам белән, аннары метрлап торбаларны үлчәп чыга. Хуҗасыз яткан торбалар чишмәдән авылга кадәр җитәрлек икән! Аның тыны кысылды, шәп булыр иде! Ул чакта беренче секретарь Әлмәттә Габбас Кашаев иде. Зыятдиновның «авангардлыгына» каршы килеп маташмады: — Хуҗасыз күгәреп яталар икән... Ике кыш чыктылар дисеңме? Эшеңне башкара алуыңа ышансаң, үзең кара! «Тарлау» чишмәсенең татлы суы авыл йортларына төшеп җитте. дигән агама кереп киткән, ул чакта матур бер исем бирү турында уйларга вакыт тимәгән Поселокны төзү «Ка.мгэсэнергострой> берләшмәсенә караган 26 нчы - төзүмонтаж идарәсенә тапшырыла Пөхтә кәгазьдә ясалган күренешләр < бер хәл, чынбарлыкта Яңа поселокның күркәмлеге ничегрәк булыр3 » Заман мөмкинлекләрен искә алып, киң колач белән төзелгән мәһабәт z кала Чаллыдан килеп төшүгә, табигать кочагында урнашкан микро- я шәһәрчек бер ансамбль булып кабул ителерлекме? Иң әүвәлге тәэсир f үзәктән башлана. Керфек калынлыгы сызыклардан гына торган проектны s җентекләп өйрәнгән Нәжнп Зыятдинов Яңа поселокның Үзәк мәйданын у кәгазьдәгечә түгел, гамәлдә бүтәнчәрәк күз алдына китерә Ни өчен соң әле мең ярым кеше яшәячәк поселокның кибете кысан, бер генә кат булырга тиеш. Совхозның дирекция бинасы да ике генә катлы Тышкы күренешләре дә күңелгә якты төшерерлек түгел Культура сарае нигездә яшьләр кайный торган урын, ә аңа спортзалны да кушып салсаң3 Проектны үзгәрттерү өстәмә чыгымнар сорый, төзелеш тә бер икс елга соңгарак чигерелә. Әмма, жиде кат үлчәп, бер кат кисү хәерлерәк Сызымнар, бәхәсләр, борчулар инде артта калган Бәя бүгенге Кү з карашын җәлеп итәрлек зәвык белән эшләнгән, ерактан ук ү зенә чакырып торган якты фасадлы өч бина спорт залы да булган Культура сарае, зур-зур тәрәзәле өч катлы дирекция, ике катлы кибет болар барысы ia үзәк мәйданның йөзен билгели Бөек Жиңүнен кырык еллыгын бәйрәм иткән көндә һәйкәл ачылган Мәрмәрдә ике йөз егерме ике кешенең исеме алтын хәрефләр белән язылган Язмышлар истәлеге үзе бер тарих Аклар белән аяхсыз көрәштә чыныккан, күмәк хуҗалык төзеп, матур хыяллар белән килә чәккә атлаган буын Бөек Ватан сугышына «Я кайтырбыз, я кайтмабыз » дип җырлап киткәннәр дә Украина. Белоруссия җирләрендә, Эльба ярларында мәңгегә ятып калганнар Поселок яңа булса да. бу җирләр, урман-сулар аларныкы Жннү көнендә, хәтер булып, һәйкәл каршында ут яна Монда мәктән укучылары, яшьләр, өлкәннәр килә Сагышлы тантана, тантаналы сагыш Яудан кайтмый калган батыр ларның әнкәләре, балалары, оныклары исән Бер минут тынлык йөрәкләр кагышын бер йодрыкка туплый Тугай җиреннән читтә яшәүчеләрне дә гартын кайтарыр бу һәйкәл, мәрмәр поэма, хәтер тукталышы Яңа поселокның үзәк ансамблен якты биналар белән беррәттән, әнә шушы кадер-хөрмәт белән эшләнгән һәйкәл бер бөтен итеп түгәрәкли 1976 елда КамАЗ төзелешен күрергә дип килгән француз язучысы Андре Ремакль авылларны да йөреп чыга. Яна поселокка да килә. Икешәр, берәр катлы коттеджларны караганнан сон ул: «Татарларның чәчәкләп-сырлап эшләнгән йөзлекле, бүрәнә йортлары үткәнгә китеп бара».— дип яза Яна поселокның коттеджлары орнаментлар белән бизәлеп, ак кирпечкә җан жылысы биреп салынган. Агач белән ерак китеп булмый, диләр. Әнә. Балтик буендагы хуторлар таш бит Нык, таза йорт гасырларны кичеп, буыннан-буынга күчә тора. Ә бездә йорт-ихата яңартып, сипләп авыл кешесенең гомере үтә. Бер якта төзелеш кайный, алдагы көннәргә төбәлгән максат — ике мең баш сыер асрарга исәпләнгән комплекс бинасы калкып килә, икенче якта — кырлар язмышы Нәҗип Зыятдннов монда килеп эшкә керешкән елларда басуларның күп өлешендә яшелчә үстерә башлыйлар. КамАЗ төзүчеләргә кыяр, помидор, кәбестә, суган кебек витаминлы ризыклар кирәк. Үстер генә. Ара якын. Кибетләр көтеп тора. Ул чакта әле кырларга су сиптерү күп хуҗалыклар өчен сусыл хыял гына була. Күктәге болытка гына ышанып ятсаң, яшелчәнең «йөзе килмәс». Суы да булыр, торбалары да табылыр, ә менә башкасы... «Фрегат»лар юллау өмете белән Зыятдннов Мәскәүгә чыгып китә. Башкала зур. Сораучы күп. Кирәкле кәгазьләреңне үзеңнән аерым җибәрсәң, еллар буе көтеп ятарга мөмкин. Сәфәр уңайлы вакытка туры килә. СССР Верховный Советы сессиясе барган көннәр. Зыятдннов телефоннан Гомәр Исмәгыйлович Усмановны (ул чакта Татарстанның Министрлар Советы председателе) эзләп таба. Нинди гозер белән килгәнлеген аңлата Илнең мелиорация эшләре министры Алексеевский гына хәл итә алачак мәсьәләне кузгата — Сессиядә ул минем белән янәшә утыра. Мин аны үзебезнең якка аударып карармын, ди Усманов Күпмедер вакыттан соң Зыят- диновны телефоннан эзләп табалар һәм иртәгә сәгать уникедә министрның приемныенда булырга кушалар. Килә Зыятдннов Кабул итү бүлмәсенең ишеген ачуга, бөтенләй төшенкелеккә бирелә. Портфельле, папкалы егермеләп кеше көтеп утыра. Кабул итү вакыты чикләнгән. Боларның берсе дә, министрга ярдәм кирәк түгелме, дип килмәгән бит инде. Киресенчә, үтенеч-copay уе белән килгән Булмады болай булгач, дип Зыятдннов тәмам кәефе кырылып, кырый урындыкларның берсенә килеп утыра. Бераздан күпме күзләр өмет белән карап торган ишек ачылып китә, кайнарланып килеп кергән министрның беренче сүзе шул була: — Кайсыгыз татар? Аптырап, бераз каушабрак урыныннан кузгала башлаган Зыят- диновны министр култыклап кабинетына алып кереп китә.. «Гигант» кырларында аллы-гөлле салават күперләре уйнатып, журналистлар сокланып, мәдхияле репортажлар язган «фрегат»лар язмышы әнә шулай ерактан башлана Яшелчә үстерү бер хәл. аны саклау олы бер мәшәкатькә әйләнер дип кем уйлаган Кырлар төннәрен фронт сызыгын хәтерләтә Күлмәк изүенә баш-алты кыяр тутырып чыккан берәм-сәрәм малайлар булса, әллә ни исең дә китмәс иде. Болар башка, шәһәр караклары: мотоцикллы. машиналы, капчыклы, рюкзаклы. Ныклы тәртип урнашмаган. Жир участоклары бүлеп бирү дә җайга салынып бетмәгән Яшелчә кырларының хуш исе тарта төнге бурларны. Уяулыкны җуйсаң, чыклы таңга чаклы, сугыш узган кебек, яшелчә бакчаңнан кара җир генә торып калачак. Кырларны сакларга совхозның дружинниклары чыга. Милиция дә читтә калмый. Нәҗип Зыятдннов үзе дә машинасы белән төнге кырларны урап кайткалый. Берсендә шулай үрдән килеп менүгә фара яктысы салкын ялтыраулы дәү бер машина тәрәзәсен ялап ала. Бер кырыйга кешеләр өелешкән. Йодрык сугышы бара түгелме соң? Бригадир белән агрономны кайнар канлы, таза беләкле егетләр уратып алган Машина туктар-туктамас ук Зыятдинов сикереп тешә дә көчле куллары белән ерып уртага керә Алагаем яшелчә төяп китәргә килгән нәфесле каракларны, суындырып, машинасы ние белән кирәкле урынга озатырга туры килә Теплицалар, махсус яшелчә совхозлары оешкач, шәһәр тәэмин ителә * Аерым очрак булып хәтердән җуеласы төнге караклыклар да бетә. = «Гигант» кырлары, иркен сулап, иген шауларына күмелә 1974 елныц җәе Нәҗип Зыятдиновның хәтерендә аеруча уелып х калган Председательләрне, совхоз директорларын районга җыеп, бор- 2 чак чабуны башларга кушалар Үзе үстергән белә борчак әле өлгереп 5 җитмәгән, тук кузак урынына сусыл калак кына Затлы кабинеттан ♦ торып бирелгән әмернен яңгырашы каршы килүче тавышлардан куәт- s лерәк Димәк, кайсыдыр районнарда, үрлерәк кырларда борчак инде “ өлгергән, чаба башлаганнардыр Иңкү кырларда аның соңрак өлгерүен ч аңлатып кара, ишетергә дә теләмиләр Шаукым кузгалган Кәгазь алдан * йөри торган заман Бюрократия конвейеры бер әйләнә башладымы — саннар тезелгән кәгазьләрне тыгып кына өлгерт китә баскычтан . баскычка, китә түбәннән югарыга Купайтылган. ашыгыч саннар тезел “ гән рапортлар, сводкалар белән үз-үзеңне алдап канәгатьләндерү баш < лана Ә җир түзә, кешеләр түзә, тешне кысып түзә Күрше хуҗалыклар сусыл борчак кырларын, елатып, чабарга кере- с шәләр Зыятдинов бирешми Ә затлы кабинетта бюрократ көтә, кәгазьдә 2 бер графа буш тора, анда сан төртергә кирәк Зыятдинов бирешми u Туган көнендә, котлау урынына икенче секретарьдан шелтә алгач та * баш нми. Ул җәйдә, нәкъ вакытында чабып, борчактан 27 центнер уңыш = алына «Гигант» елъязмасында хыялга тиң уңыш Бер үк хезмәт өчен 2 шелтә алу һәм макталу колхозсовхоз хуҗаларының җелегенә тигән. * иң аянычлы күренеш түгелме' Саннарның сихри көче кайчаннан бирле у шулай кеше ихтыярын биләп алды соң әле?! Тормыш әнә шулай тетрәтеп алган моментларда җитәкчегә зарури бик күп сыйфатлар өстенә тимер кебек нык булу, сәламәтлек тә кирәк Сугыш бетеп, туган якка исән кайту шатлыгы, врачларның шифалы кулыннан савыгып чыгу һәм аннары эшкә чуму дәртеннән тәмам ныгып җиткән Зыятдинов моңа үз мисалында төшенә Җитәкче авырып китте ме, бу сырхау аның кул астындагыларга да «күчә» Эш сүлпәнәя Дилбе гә кулдан ычкына Кайсы елны соң әле. ә' 1959 елның җәендә бугай Чыңлап торган кояшлы эссе җәй көнендә Кирәк бит шундый хозурлыкта салкын тидерергә Җепшек борынны тартып кешеләр катына килүе уңайсыз, кулъяулык җиткереп булмый, берсе артыннан икенчесе манма була тора Менә шул җәйдә Зыятдинов ныклы бер карарга килә Эш артыннан куып, үзен бөтенләй онытып җибәргән икән Юк. нәзберекләнеп, үз- үзен тәрбияләү турында уйламый ул Төгәл режимга күчү, тәнне чынык тыру, ирләрчә ныклык тулы канлы яшәүнең аерылгысыз бер өлеше икән биг Нәҗип Зыятдинов киңәш табыш нтеп тормыйча үз ысулына керешә Зәй буасында иртәнге салкында бер коенып чыгуны гадәткә кертә Бер атна эчендә әрсез томау юкка чыга Көннәр белән бергә су да салкыная бара Кыш керә Нәҗип Зыятдинов тукталып калмый, бәке ясап су коена Ул елны кышы да нинди бит әле зәмһәрир салкыннары, гарасатлы бураннары белән теңкәгә тигән кыш Буранда калып адашып үлгәннәр турында шомлы хәбәрләр йөри Ә Зыятдинов көн дә таң белен гәндә бәке чаба Пальтоның кирәге калмый Костюм белән генә йөрергә уңайсыз Гаҗәпләнеп сораучыларга аңлатырга кирәк \ зснә охшамаган гадәтне адәм баласы авыр кабул итүчән бит Зыятдинов ул кышны плащ киеп кенә йөри Эш урыны, шартлар үзгәрә тора, ә ул һаман үз гадәтенә тугрылык лы. Тотрыклы режим Иртәнге дүрттә йокыдан тору Физик күнегү. Бер потлы герне ун кул белән — йөз, сулы белән сиксән тапкыр чөеп алу. Боз кебек салкын душ Тәнгә ут капканчы сөлге белән массаж. Сәгать биштә яисә алтынчы яртыда актив утырышы. Аннары иртәнге чәй. Газета аша дөнья яңалыклары белән танышу. Көндәлек эш. Кичке тугызда — «Вакыт» программасы, һава хәлен әйтүгә, ягымлы музыканың соңгы аккордлары арыган күз кабакларын йомдыра. Кай көннәрдә^ жәйгән урынга да барып җитәлми. кәнәфигә генә кырыная. Менә шулай, сәгать кебек көйләнгән тормыш. Урак өсте, чәчү кебек болгавыр чорда — бер хәл, ә кышкы тыныч айларда шулай бик иртә актив утырышы үткәрү нигә кирәк? Кайберәү- ләргә бу ошап та бетмидер. Зыятдинов шулай күнеккән. Юк. бу гадәти күнегү, холык күрсәтү генә түгел — эш алымы. Ул партоешма секретаре. авыл советы һәм тагын күп санлы белгечләргә таяна. Совхозның төрле тармакларында эшләүче шушы белгечләрне таң белән җыеп, күрсәтмәләр биреп, киңәшләшеп алгач, совхозның катлаулы механизмы хәрәкәткә килә, максат ачыклана. Көн башланып китә. Шунда гына аның жаны тыныч. Нәҗип Зыятдиновны хыялы беркайчан да алдамады. Офык артында көткән, колач җитмәслек хыялга ул әле кабаланмыйча ашыгып, әле адымлап кына якыная барды. Алтын бөртек җир куенында үзен юкка чыгару бәрабәренә сабак суза, башак хасил итә. Ул башакта яңадан ничә бөртек барлыкка килә? Әнә шул нәни бөртекләрдән көшелләр өелә. Кеше дә шулай, югалту-табышлар аша хыялын чынга ашыра. Шагыйрь әйткәнчә, яңа туган бозау шикелле парланып яткан җиргә төшкән алтынсу бөртектән башлап, табынга килгән ипигә кадәрге араны ничек мәгънәлерәк итәргә? Игенченең маңгаена сыр булып төшкән бу борынгы сорау күпме генә акылларны уйлануга, эзләнүгә, ачышларга этәрмәгән. Икмәк... Дөньяның бик күп кыйтгаларында ул кадер-хөрмәткә ия һәр халык телендә икмәк дигән сүзнең яңгырашы төрле булса да мәгънәсе бер. Кояш, Җир һәм Судан яралган алтын бөртек — табигатьнең кабатланмас могҗизасы. Икмәк диюгә без иң әүвәл табын уртасына килгән хуш исле ипине күз алдына китерәбез. Шаулап торган бөртекләрне онга әйләндереп, дөньяда кем беренче ипине пешергән? Бу уңган останың исемен тарих хәтерләми. 'Илләр белән илләрне чәкәштереп, меңнәрне кырып салган каһарман полководецларга караганда ул бөегрәк булган югыйсә. Борынгы мисыр язмаларында уртасына нокта куелган түгәрәк тамга кояшны, алтынны һәм ипине белдергән. Индуслар ипине «бөтен ризыкларның анасы» дип йөртәләр. Моннан дүрт мең ел элек пешерелгән иң борынгы ипи мисыр пирамидасында табыла. Бу изге ядкарь бүгенге көндә Британия музеенда саклана. Помпейда ничә гасырлар буена Везувий лавасы астында яткан сиксән ике ипи табыла. Икмәкнең бәясен гадәти сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгелдер. Аның кадерен ачлык кичергән буын кешеләреннән дә яхшырак белүче бар микән? Җиде яшьлек Нәҗипкә дә кичерергә туры килә ул, рухны кимсетә торган ачлыкны Биштәрен аскан Нәҗип, дус малайлары белән бергәләп Бөгелмә юлына чыга Бу зур шәһәрдә һәрберсенең кемедер бар Нәҗип тә. берәр тәгам ризык табылмасмы, дип апасына кунакка бара Хәзерге кебек тук малайлар булса, бу араны уйнап-шаярып. куыша- йөгерә җиңел генә үтәрләр иде. Ләкин хәлсез аяклар Тайсуганнан Бөгелмәгә чаклы араны тәүлеккә якын баралар. Нәҗип апасының адресын гомере буе истә калырлык итеп ятлаган Герцен урамы. 134 иче йорт. Аның күз алдына сыгылып торган нигъмәтле табыннар килми, 48 бары бер кабымлык арыш икмәге. Дөньяның бөтен затлы ризыкларының тәме сыйган шул ипине ул йотып җибәрергә ашыкмыйча, озаклап чәйнәр иде Барып җитеп. мең өметләр белән шакуга, ишектән бөтенләй таныш түгел апа күренә. Ул елларда күнегелгән хәл иде шул. аркасына киндер капчык аскан сәләмә киемле малайларның хәер сорашып йөрүе берәүне * дә гаҗәпләндерми иде Яңаклары эчкә баткан, күзләрендә ачлык иләс- : леге томанланып торган Нәҗип сүз әйтергә өлгерә алмый кала Әлеге : апа җәһәт кенә алып чыгып аңа чи бәрәңге суза Нәҗип тартылып куя, = бәрәңгене алып, кабыгы-ние белән ашап куярга иде бит югыйсә, юк. эч- - тән суырылып менгән үҗәт горурлык бәрәңгегә сузылырга ирек бирми ; Таныш түгел апаның күзләрендә кимсетүле кызгану түгелме СОН1 « Нәҗип, күз яшен эчкә йотып: е Мин хәерче түгел! Мин апамны эзләп килдем дип кычкырып ; җибәрә. Соңыннан аңлашалар, апасы шул ук йорт ишегалдында яши i икән. ' «Мин хәерче түгел! .» ди балачакның әрнүле кайтавазы Үзеңнең хәерче түгеллегеңне, горурлыгыңны исбатлар өчен бу кырыс тормышта нинди авыр юллар үтәргә, хезмәтеңнең ачы тәмен дә. ләззәтен дә күп ’ татырга туры киләчәген ул чакта белми иде әле Нәҗип дигән малай < Икмәк Табынга менгәнче аны иксез-чиксез кырларда мең ' бәлаләр белән игү крестьянның мәңгелек һөнәре Буразналар очы е ерак заманнарга тоташа Игенчелек алымнары үзгәрә тора Кешенең : тәҗрибәсе арта Җирдән ала белү һәм җиргә бирә белү ысуллары камилләшә Ни өчен соң әле без Кубань игенчеләренең уңышына гына сөенеп, ‘ сокланып, көнләшеп яшәргә тиеш, дигән уйлар тынгы бирми Зыятди- • новка Безнең төбәктә дә ипигә ягарлык бәрәкәтле туфрак лабаса Бездә Кубань кояшы түгел дип. табигатьтән рәхимлек көтеп кенә күпме яшәргә мөмкин? Алга куйган максатына тайпылышсыз барган Зыятдннов бөтен акыл эшчәнлеген бөртеклеләрнең уңышын күтәрүгә, үз җиребезнең сыйфатлы икәнен расларга юнәлтә Совхозның баш агрономы Василий Яковлевич Докшнн Омск авыл хуҗалыгы институтында белем алган Чуваш халкына хас тырышлык аның канына күчкән Җирнең серләрен белә Директор һәм баш агроном киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышалар Бер яктан, фән. яңа технология алымнары, икенче яктан, күпьеллык тәрҗибә килеп кушыла Гигантлыларның гектарыннан утыз центнер ашлык алуына инде күнеккәннәр иде Берничә ел үтүгә, кырык биш центнер уңыш җыеп алгач (Акылга сыймаслык бит бу. районда булмаган хәл!) Сөенечле вакыйгадан кер эзләүчеләр дә табыла Ку згә күренер олы эш кылган кешедән көнләшү, шикләнү кебек алама сыйфатлар вак җаннарга тамыр җибәрә тора Мактауга караганда шиккә ышану, коткыга бирелү дә көчлерәк Эш дәрте белән гигантлылар әле берни дә сизмиләр Ә районда ннДе комиссия төзелеп ята - Зыятдннов гектар санын киметеп күрсәтә Завод астында калды дигән сылтау белән басу мәйданын яшерү ана берни дә тормый, дигән сүз итәк астыннан таралып өлгергән Килеп, җирдән йөреп тә. һавага менеп тә басуларны үлчиләр Кыр ларны самолеттан фотога төшерәләр Мины күреп торган бер пенсионер карт Нәҗип Зыятдиновка Сез. улым, артык тырышасыз. Алга дә кнтмә. артка ла калма, яшәү шундыйларга рәхәт, дип үзенчә киңәш бирә Нәҗип Зыятдннов көлеп кенә куя. үҗәтле!е. нервлары нык. бу әле башы гына, алла тагын югарырак уңышлар булыр, вак-төяк борчулар үтә торыр Ясканып килгән комиссия юкка мәшәкатьләнгән нкән Гигант « «К ». м т 49 лыларның йөзе ак, намусы чиста. Җирнең дә җаны бар Ул үзенә игътибар, тәрбия сорый Иген кырларын да сугаруга күчкәч, Нәҗип Зыятдинов тагын мөгез чыгара, дип, сәерсенеп калучылар да була Яшелчә, үлән басуы бер хәл, бодай-арыш кырларына ничек инде су сиптермәк кирәк? Әмма көткән нәтиҗәләр шик-шөбһәләрдән өстенрәк була бара. Мальцев иген кырларын шахмат тактасы белән чагыштыра. Партнерлар — табигать һәм Кеше. Беренче йөреш табигатьнеке. Уен иген урылып көшелгә салынганчы бара. Табигать кешене егу ягында түгел, аңа мәрхәмәт кенә күрсәтә бел... Күкрәп үскән арышлар серкә очырганда, Нәҗип Зыятдиновның күңелендә туйганчы уйнап-кинәнеп үсә алмый калган малайчагы теләкләре алгысына башлый; кереп китәргә иде хәзер арыш арасына, кулларыңны җәеп чалкан төшәргә иде дә. күккә омтылган башакларга карап. бер онытылырга иде! Дөньядан аерган тере дулкын сине үз кочагында назлы тирбәтә-тирбәтә хыял киңлекләренә алып китәр иде. Малайчак арыш арасыннан күк чәчәк эзли. Элек шулай иде бит, алтын башаклар арасында сибелеп үсә иде күк чәчәк. «Сәгать үләне» дип тә йөртәләр иде аны Өзеп алып бөтергәндә зәңгәр таҗлар сәгать угы сыман әйләнә башлый иде. Шау башаклар арасында бер генә чәчәк күренсә дә Нәҗип Зыятдиновның йөзенә кызыллык төшәчәген малайчак белми шул. Малайчак иген кыры уртасында күз карашын иркәләп торган куш каеннарны. Шишкин рәсемендәге кебек ялгызак наратларны сагына. Элек, урак урганда эсселектән тәмам әлсерәгән игенчеләр шул агачлар күләгәсендә ял итеп, кеше аягы басмаган үлән арасыннан мөлдерәп пешкән җиләк җыеп чәй кайнаталар иде. Кырларга ямь. исем биргән куш агачлы утраулар юк инде хәзер. Матурлык һәм рациональ исәп һәрвакыт каршылыклы Техника килеп кергәч, хәл үзгәрде. Мондый агач тирәләрен әйләнеп үтәргә, чи калдырырга, ягулык әрәм итәргә кирәк, һәм шушы ялгызак агачлар биләгән мәйдан, бөтен республика буенча исәпләгәндә, ун меңнәрчә гектарга җитә. (Егерменче гасыр кешесе ни генә кылмый: бер якта меңнәрчә гектар җирләр төзелеш, су астына китә, икенче якта тере агачларны тамырыннан каерып алып яңа мәйданнар яула на...) Гамьле йөрәккә дә. малайчак белән күзгә-күз карашып, бер чистарып алу кирәктер. Офыкка таба тигез дулкын йөгерә, авыр башаклар, бер уңайга бөгелә төшеп, чайкалалар. Тырпаеп торганы бар икән, димәк, ул — буш башак. Тормышта да шулай бит: уйлы баш иеләрәк төшә, буш баш үрә катып йөри... Үзең үстергән иген кырының сулышын тоеп, шавын тыңлап, саф җиленә күкрәгеңне куеп бер мизгел хозурланып алу гомерне озайтадыр. Канададан килгән бер кунак иген кырларын күрергә теләген белдерде Нәҗип Зыятдинов аны. тәрҗемәче белән бергә утыртып, басуга алып чыгып китте. Игеннәр өлгереп килгән чак. Туктаусыз сораштырып килгән канадалы турында Нәҗип Зыятдинов, бу җилкуар турист кына түгел, икмәкле илдән килгән, безгә кадәр бүтән җирләрдә дә булып өлгергән, Россия кырларындагы быелгы уңышка карап базар бәясен чамаларга исәбе, дип уйлады Әнә бит ниләр сөйли. Канада галимнәре бодай уңышына биологик факторлардан тыш рәтне кайсы юнәлешкә каратып чәчүнең дә әһәмияте барлыгын ачканнар Географик киңлек — төньякка яисә көньякка каратып чәчелгән бодай, меридиан буенча чәчелгәнгә караганда, уңышны бермә-бер күбрәк бирә, имеш. Хикмәт үсентегә магнит кырының ничек тәэсир итүендә икән. — Ә без аркылыга да буйга да чәчәбез,— диде Нәҗип Зыятдинов — Магнит кырын исәпкә алып түгел, әлбәттә Алай чәчкәндә бер үк җиргә ике мәртәбә ашлама керә, үсентеләргә дә һава-мәйдан күбрәк эләгә. Канадалы көлеп куйды Крестьян гадәттә, интуиция белән, галимнәргә караганда алданрак ачыш ясый Ләкин ул анын ачыш икәнен белми һәм терминнар белән айлата алмый Бераздан ул машинаны туктаттырып җәһәт кенә төште дә. юл кырыеннан әз генә кереп, берничә башак өзеп алды. уып. учында сикертеп * карады Шул ук басу кырыеннан күпмедер киткәч, тагын төште, бер- = ике башакны уып. кабып карады да Нәҗип Зыятдиновка хәйләкәр генә z текәлеп: 1 Гектарыннан биш тонна чыгачак,— диде. 2 Нәҗип Зыятдинов килешкәнен аңлатып баш селкеде Әле кичә генә | берничә кешедән торган комиссия шактый мәшәкатьле анализлар « алып, бу басуныи гектарыннан илле центнер уңыш чыгачак, дигән нә- - тиҗәгә килгән иде. ~ Уңышны бер-ике минутта үлчи белгән Канада кешесе дә. катлаулы е; анализлар алып йөргән тәҗрибәле белгечләрдән торган комиссия дә бер * фикердәрәк булып чыкты Кунакларны озаткач. Зыятдинов кырчылык бригадиры янына килеп, иңенә кулын салды “ Ничек, җитмешкә җиткерәбезме? < Алай ук булмас, диде Михаил Захаров тыйнак кына Холкы £ шундый, алдан шапырынырга яратмый ткән һәм бүген- a* арасында хәтер уяу барысы да күз алдында Ниһаять, комплекс төзү тәмамлана. Кабул итү комиссиясе мондый чакта озак көттерми, төзүчеләрнең дә тизрәк котыласылары килә. Объектны четерекле проект белән чагыштырып энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән Зыятдинов кына ашыкмый. Комплексның төп артериясе дөрес эшләнмәгән, җиңел генә үтеп китәр, дип нечкәләп тормаганнар, ахрысы. Сызымда — унунбиш сантиметр тирәнлегендәге су мендәре булырга тиеш, егерме биш метр саен аркылы каналлар күрсәтелгән — ә гамәлдә юк. Бу мөһим урынны ашыгып кына үтеп китсәң, киләчәктә механика урынына кулдан эшләп изалануыңны көт тә тор. Комиссиянең теләге тизрәк кабул итү. әмма Зыятдиновның карары катгый: ялгышны төзәтергә, яңадан эшләргә! Тантанага хирес комиссия членнары, кара коелып кайтып китәргә мәҗбүр була. Күңелсез хәбәр «Камгэсэнергострой» төзелешенең атасы Евгений Никонорович Батенчукка да барып җитә. — Гигантлылар, зурдан кубып, комплекс салдырдылар да эшләтергә хәзер кулларыннан килми, әзер түгелләр,- дигән сүз дә тарала. Ләкин буйсынмый хәлең юк, кем төзетә - шул хуҗа. Төзүчеләр таштан ясаган хатаны төзәтергә мәҗбүр булалар. Бүгенге көндә «Гигант»та дүрт меңнән артык мөгезле эре терлек, ике мең баш савым сыеры бар. Комплекс — үзе бер фабрика. Комплекс кырыенда тугыз йөзәр тонна үлән сыешлы ак гөмбәзле егерме юан манара күтәрелгән. Биш кешелек махсус бригада аларны өзеклек китермичә эшләтеп тора. Күп кенә хуҗалыкларда, мондый җайланманы эшләтә алмаячакларын алдан белеп, кечерәйтеп салып, склад иттеләр. «Гигант» совхозы күп нәрсәләргә өйрәтә. Республиканың байтак районнарыннан белгечләр монда тәҗрибә алырга килә. Сөт фабрикасының чисталыгына да хәйран калалар. Тирә-юненә агачлар утыртылган. Бернинди ят ис юк. Тирес сыекчасын көннекен-көнгә, тамчысын да әрәм итмичә, кырга чыгара торалар. Телевизорлы кызыл почмак, уку классы, медпункт, ашханә, мәтрүшкәле себеркеләр эленгән коры парлы мунча һәм зәвык белән бизәлгән ашханә — болар барысы да ике сменалап эшләүче терлекчеләрнең ял вакытын да файдалы уздыруны күздә тота. Комплекс эшчеләре башта ашханә кирәк түгел, дип каршы киләләр. Соңыннан үзләре дә күнегеп китә. Иртән кайнар коймак, чәй. көндез шулпалы аш Өйдән тәмтомнар, хуш исле вареньелар да ияреп килә. Гәпләшә-гәпләшә чәй эчү кешеләрне якынайта, гаилә бөтенлеге барлыкка килә. Биш миллионга төшкән комплексның эше мактауга лаек, дип сүзне очлап куяр идең... Тау артында таулар булган кебек теләк-омтылыш белән чынбарлык арасында аерма туучан Әйтик, сыерларның башта иң шәп нәселлеләр түгел, ниндиен таба алдылар, шунысын кайтарырга туры килде. Өч мең килограмм сөт сава башлау да тынгысыз Зыятди- новны канәгатьләндерерлек күрсәткеч була алмады. Бүгенге көндә төп игътибар сыерларның нәселен яхшыртуга юнәлдерелгән Карачуар нәселле сыерларның бозаулары салкында чыныктырып үстерелә. Фән яңалыкларын гамәлгә кертү алып барыла. «Гигант»- ның биш савымчы-операторы соңгы елда 5 мең литр чиген үтте. Нәҗип Зыятдиновның мондый зур комплексларга тәнкыйть күзлегеннән караучыларны күргәләгәне бар. Кайчандыр мал саны илле-алт- мыштан узмаган фермалар урынына дүртәр йөз урынлылар салына башлагач та шундый сүзләр булгандыр. Зурлыкка үсү киләчәктә санның сыйфатка әверелүенә ныклы ышаныч. Илдә халык саны арта барган саен таләпләр үзгәрә. Исәпләп карасаң, бездә бер кешегә елына 318 литр сөт туры килә. Димәк, «аллалар ризыгы»н көнгә бер литрга якын сарыф итәбез. ЛКШта 10.7 миллион сыердан безнең илдәге 22 миллион биргән кадәрле сөт алалар икән, дөньядан артта калмас өчен, безгә хезмәтне яңача оештыруда интенсив чараларга керешү — кичектергесез максат. 52 «Фән яңалыкларын куллану, компьютерлар, генетика белгечләре белән кулга-кул тотынышып эшләү әкренләп бездә дә булыр — дип уйлый Нәҗип Зыятдинов - Анысы инде бездән соң килгән яшьләр өлешенә туры килер. Тик алар, безнең дәвергә туры килгәнчә, күтәрәмгә калганны түгел, ә гөрләп барган хуҗалыкны кабул итеп алырга, яңа тизлектә алгарак китәргә тиешләр Моның өчен аларга ныклы * нигез калдыру — безнең бурыч. » js Уйлар Йөгерек юлдан бер алга сикерә, бер артка кала Совхоз z җирләре шәһәргә терәлеп кенә тора югыйсә, соңгы трамвай тукталы- " шыннан җиде генә чакрым, ә Тукай райкомына кадәр утыз өчкә жыг ; ла машинада барганда уйланырга җай җитәрлек Күршедә генә ярты миллион халык яшәгән көчле конкурент • мәһабәт шәһәр көндезләрен завод торбалары белән магнит кебек х үзенә тартып, төннәрен аҗаган уйнаклагандай яктысы белән тере z куәтен сиздереп тора. Совхозда яшәү һәм эш шартлары шәбрәк булса - гына, бу «көндәш»кә каршы торырга мөмкин Бүгенге көндә «Гигант»ны ташлап китүчеләр юк. килүчеләр генә бар Кадрлар мәсьәләсе хәл у ителгән Яңа поселок чын мәгънәсендә, егерме беренче гасыр авылы Төз I урамнар, каенлы сукмаклар Дүрт катлы мәктәп Ике йөз урынлы ба < лалар бакчасы Профилакторий, поликлиника, көнкүреш хезмәте күр- - сәтү комбинаты кыскасы, кешенең яшәеше өчен бөтен шартлар да - булган микрошәһәр Коттеджлар бакчага күмелгән Чыгуга йомшак 2 җиргә басасың. Мал асрар өчен абзары, машинаңа гаражы да бар ” Нәҗип Зыятднновның үткен күзеннән берни дә игътибарсыз каз _ мый Эссе җәйдә, кайсы да булса өй каршында әлсерәп утырып гөлләр Z күзенә чалынса, машинасын туктата да. сигнал биреп хуҗаны чакырып - чыгара Каргап утыралар бит гөлләрең, су сип' дип оялтырга да куп ' сорамый Поселокның һәр бизәге аның күңеле аша уза Яңа поселокта мең өч йөз кеше яши Унбер милләт вәкиле Әти ' әниләре төрле яклардан килеп төпләнсәләр дә шушы дистә ел эчендә дөньяга килгән балаларның туган җире монда Мәктәптә укучыларның яртысыннан күбесе татар балалары Уку рус телендә алып барыла Бер генә укучы да «Ялкын» журналы яисә «Яшь ленинчы» газетасына язылмаган Шундый вакытлар дә булган мәктәп директорының кисәтүе буенча хәтта татарча исәнләшү тыелган Үз телендә исәнләшү сөйләшүне тыярга дип аңа кем. кайчан канда шундый әмер биргән5 Тигез хокуклылык турында сүзләр сөйләп тә урындагы кайбер түрәләрнең социализм принципларын бозуына ничек түзеп торырга мөмкин' Ни өчен шундый тәрбия чарасына керешкән бу директор? Укытучылар коллективы ни караган? Үз телен, ү» халкы ның тарихын белмәгән һәм яратмаган шәхес кенә мондый юлга баса дыр Милли мәсьәләгә аерата игътибарлы булган бөек Ленинның бер мәкаләсендә шундый юллар бар « известно, что обрусевшие инородцы всегда пересаливают по части истинно русского настроения» Интернациональ дуслык милли җирлектә тәрбияләнә Рухи кимсетелеп үскән кеше илнең тулы канлы гражданины бела алмын Үз халкы ның тарихын, культурасын белеп, башка халыкларны да хөрмәт итеп үскән шәхес кенә ватандарлык хисенә ия була Туган җирем 1уган п лем, туган халкым, туган илем дигән төшенчәләр ана сөте белән кереп, кечкенәдән үк канына сеңеп үскәннәр генә шушы эзлекле баскычларны үтеп, уртак максатка омтылган җәмгыятебезнең алдынгы шәхесе булып җитешә ала Китапханә поселокның рухи үзәге булырга тиеш иде Кай чаннан башлап соң әле без кешелекнең гүзәл акылы тупланган китап ханәләргә игътибарны киметтек? Менә дигән бинада урнашкан китапханә үгә дә ярлы, китаплар аз. зәвык белән бизәлү җитми, моны күргәч, җан тарыгып кала Китапханәләрнең хәле күп урында бертөсле — еллык акча аз бирелә Үзәкләшкән система нәтиҗәсе — китапларның кирәге дә кирәкмәсе дә салынган посылкалар килеп төшә, теләсәң дә теләмәсәң дә алырга туры килә Ләкин бу акланырга сәбәп түгел. Совхозның бүтән өлкәдә фидакарьләрчә эшләүчеләре кебек үк китапханәчегә дә үз хезмәтен яратып, иҗат итеп карау кирәк. Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә, диләр Тормыш бөтәя барган заманда (совхоз эшчеләренең саклык кассасында миллион сумга якын акчасы тупланган) җан ризыгы — китапларга салкын караш берәүне дә бизәми Поселокта унбер милләт кешесе яши, дидек. Күңеленә кереп карасаң, һәрберсе аерым бер язмыш Кайдадыр туган җирләре калган Әгәр китапханәдә төрле халыклар әдәбиятының классик үрнәкләре тезелеп торса бергә җыелышып, китап уку конференцияләре, җылы сөйләшүләр уздырылса менә бит бер-береңнең сәнгатенмәдәниятен аңлап танышуга үтемле чара. Яңа поселокта яшәүчеләр яңа гореф-гадәтләр белән бер-берсен баетып, бер гаилә булып оешып киләләр Шаулап Сабан туйлары, Хезмәт бәйрәмнәре үтә Яңа елда чыршы утын иң зур уңышка ирешкән савымчы-оператор яндыра. Төрле телләрдә җырлар яңгырый һәр милләтнең биюләре күрсәтелә. Бәйрәм тантаналарында үзе башлап йөргән Нәҗип Зыятдинов гадәти кичәләрдә дә. сирәк кенә булса да, Культура йортына сугылып чыга. Бер якта, музыка, җыр авазлары күпсанлы бүлмәләр арасыннан яңгырап ишетелә Икенче якта, спортзал — көч сынашу бара Нәҗип Зыятдинов, үзе дә сизмичә, шул якка тартыла. Монда нинди генә спорт секцияләре эшләми шахматтан башлап волейбол, баскетбол, штанга, чаңгы, өстәл теннисына кадәр Рәхим ит, көчеңне сына, үзеңне күрсәт — барысы да синең ихтыярда Таза егетләрнең уйнаклап торган мускулларын күрүгә, Нәҗип Зыятдиновның күңеле алгысынып куйды Әйтерсең, үсмер чакта очына алмый калган куәт канатларын киерә башлады. Әнә бит, былтыргы сабан туенда түзмәде, мәйданга тартылды. Сыңар кулы белән герне сиксән биш мәртәбә чөеп дәртен канәгатьләндерде Яшьлегендә шушындый бәхет тисә, кайсы спорт төрен сайлаган булыр иде икән? Фәкыйрь авылларда үскән күпме малай үз талантын ача алмыйча калгандыр Мәскәү. Мехико. Уэмбли, Мадрид, Рим стадионнарында исеме дөньяга яңгыраячак күпме сәләтләрнең гомере сугыш кырларында өзелгәндер Соңгы елларда татар егет-кызлары да спорт мәйданына кыю бәреп керделәр Зәй буенда үскән керәшен егете, чаңгы буенча дөнья чемпионы Федор Симашов исемен кемнәр генә белми Дасаев, Идиятуллин (футбол), Сәитов (велосипед). Гыйләҗева (рапира), Шө- герова (художестволы гимнастика), Юсупов, Камский, Галләмова (шахмат) исемнәре телләрдән-телләргә күчә Спортзал кайнап тора Тотынырга иде хәзер штангага, беләкләрне бер язып алырга иде — яшьләрдән уңайсыз. Нәҗип Зыятдинов күңелендәге иярле атын авызлыклап, моңсу гына чыгып китә. Төнге поселок утларга чумган Тротуарга челтәрләнеп төшкән каен шәүләләре өстеннән барган Зыятдиновны шундый тойгылар били; якында караеп күренгән Калмаш урманыдай поселок та элек-электән бирле шушылай шаулы тормыш белән көн иткәндер кебек. Яшәгән урыныңны, бергә гомер сөрәсе кешеләрне бик күптәннән белгән кебек ярату вакыт төшенчәсенә дә үзгә төсмерләр кертәдер, мөгаен Ә алда — вакыйгаларга бай 1986 ел иде. КПССның XXVII съезды барган көннәр. Делегат буларак, Нәҗип Зыятдинович Зыятдинов Съездлар сараенда яңгыраган һәр сүзнең егәрен. һәр фикернең кыюкискенлеген үзе кичергән тормыш нигезеннән алынгандыр кебек кабул итте. Михаил Сергеевич Горбачев ясаган докладта хуҗалык җитәкчеләренә турыдантуры төбәлгән фикерләр ачыктан-ачык дәлилләп әй- 54 телде: «Хуҗалык механизмын һәртөрле үзгәртеп корулар яңа бурычларны ачык төшенүдән башлана Бу. беренче чиратта, безнең хуҗалык кадрлары, идарәнең үзәк буыны хезмәткәрләренә кагыла Гамәлдә берни эшләмәүче һәм берни үзгәртмәүче кешеләрне аңлавы кыен Мондыйлар белән килешү булмаячак Безнең юллар аларныкы белән туры килми Бигрәк тә. барысы да тынар һәм иске эзенә төшәр әле. дип өмет * итүчеләр белән юлларыбыз аерыла .» '= Әйе, Нәҗип Зыятдинов кебек дөреслекнең күзенә карап атлаган | тугры җаннар өчен тормыш һәр даим үзгәрештә Гомер баскычларында ~ шуны алдан тоеп, дөньяны да. үзен дә үзгәртә барганнар өчен бу көтел- 2 мәгән борылыш түгел Урыидык-креслога кубарып алалмаслык дәрә- = җәдә ябышып сазаган, үз мәнфәгате өчен генә яшәгән эшлексезләр өчен ♦ генә үзгәреп корылу ифрат авыр = Ил тоткасы Кешегә игътибар артып, иҗади мөмкинлекләр Z ачылган заман Кызганыч Күпме колхоз-совхоз җитәкчеләре — «= сәләтле, кыю фикерле, яңалыкка йөз белән барган фидакярлар бүгенге 2 чорга килеп җитә алмады Берәүләр, каршылыкларга чыдый алмыйча. х кире чигенде. Икенче берләре, бәйгедә йөрәге ярылып үлгән ат кебек. г егылып калды Өченчеләренең омтылыш максатын кара рәшәткәләр - бүлде.. * Якача фикерләү, яңача мөнәсәбәт. Күптән көтелгән кузгалыш. Съездның демократик рухы кеше биеклегеннән торып сөйләнгән доклад- = ларда, кайнар чыгышларда гына түгел, ял тәнәфес араларында да ачык ’ сизелә иде ч Менә Нәҗип Зыятдинов әңгәмә кылып торган төркем янына Фидель я Кастро килеп туктый Кубаның легеидар шәхесе темпераментлы ис - пан телендә сораулар бирә Ул арада елгыр фотографлар рәсемгә алып * өлгерәләр Нәҗип Зыятдиновның альбомында сакланачак кадерле ис- ■= тәлек. Съезддан ул зур тәэсирләр белән кайта Моңарчы күрелмәгән биек лекне аласы килгән кебек Бер көне ел туйдыра торган яз Алда хикмәтле җәй Гигаитлылар өчен истә калырлык көз Тыгыз дулкын булып сыгылып торган иген кырларының сулышыннан ук совхоз белгеч ләре бу җәйнең ни бнрәсен чамалаганнардыр Съезд вакытында Нәҗип Зыятдинов танышып, бергә фотога төшкән Халык академигы, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Терентий Семенович Мальцевның мәгълүм сүзләрен тагын бер искә төшерик: «Иген кыры шахмат тактасы сыман Беренче йөрешне табн гать ясый » Икенче йөрешне юк. ашыкмыйк әле. хисләр бераз суынсын, игенченең куанычын игенче үзе генә аңлата аладыр Гүзәл Кама буендагы җиде җил үзәненә әйтерсең лә Кубань җирен күчерел куйганнар Хискә саранрак исәп-саннар белән әйтергә генә ансат бер гектардан уртача 65 центнер уңыш республика елъязмасында күрелмәгән җиңү' Әмма Нәҗип Зыятдиновка канәгатьләнү хас түгел, ул тыныч кына алдагыны уйлый Бу әле үз-үзеңә ышаныч тудыруның башы гына Әнә бит. кайбер басулардан 80 100 центнер уңыш алынды Димәк, ирешел- гәннәр чик түгел Аның киләчәккә күз аткан уйлары үз күңелендә генә калмыйча, белгечләргә, механизатор кыр эшләренә дә күчә Җирне тыңлый да. тыңлата да белу. кхл астындагы кешеләрне тыңлый да. тыңлата да белү зирәклеге сирәкләргә бирелгән таланттыр КПССның өлкә комитеты Пленумында (1987. 3 март) Гомәр Исмә гыйлович Усманов ясаган докладтан бер өзек китерик «Зыятдиновның иң зур казанышы шунда, ул уз янындагы кешеләрне дә үстерә, аларны зур эшләргә әзерли «Ворошилов» совхозы директоры иптәш Г С Зарипов. «Чаллы» терлек симертү совхозы директоры иптәш К III Миңга лиев. Муса Җәлил исемен тэте колхоз председателе иптәш 3 Л Тәха- внев. «Коммунизм» колхозы председателе иптәш Р Г Клдыйров «Гигант» совхозында белгечләр булып эшләгән кешеләр. Алар үзләренә йөкләнгән бурычны уңышлы хәл итәләр, алар җитәкләгән хуҗалыклар районда иң яхшы күрсәткечләргә ирешәләр Нәҗип Зыятдинович перспектива белән, иртәгәге көн белән яши. хезмәт җнтештерүчәнлеген күтәрүнең яңа резервларын һәм мөмкинлекләрен эзли, авылны социаль үзгәртеп кору буенча актив эш алып бара» Кыш офыкта утырып байый торган кояшлары белән матур килде. Кышкы челләнең бер ае — колхоз-совхоз җитәкчеләренең ял сезоны. Кипарислы диңгез буйларында тәнне кызган комга таратып ташлап, кояш кочагында ятулар аларга тәтеми. Көчләп җибәрсәң дә. уттай эш өсте. дип. барыбер, икенче көнне үк кайтып төшәрләр иде. Эшне батырып эшли белгән кеше онытылып ял да итә белә Нәҗип Зыятдинов та шундыйлардан. «Васильево» санаторие — аның яраткан урыны. Зәңгәр күләгәләр төшкән урман эченнән чаңгыда шууны бу дөньяның нинди рәхәтлекләре генә алыштыра алыр икән?! Нәҗип Зыятдинов. биредә ел буена җитәрлек шифа алып, яраткан совхозына кайтып төшә. Яңа дәрт белән эшкә чума. Әмма карның кызыктырып шыгырдавы, чаңгылар һаман тынгы бирми үзенә. Нәҗип Зыятдинов теләк иреген тыеп торучылардан түгел, машинасын калдырып, чаңгыга басарга да күп сорамый Кырларны бер әйләнеп кайта. Комплекска килә. Ишек төбенә чаңгыларын кадап куеп, хәл-әхвәлләрен белешеп чыга Күрсәтмәләр бирә. Бүген дә шулай... «Станок»лар арасыннан килгән баш зоотехникны Нәҗип Зыятдинов көтеп алды. Кай чакларда конфликтка кергәләсә- ләр дә Зыятдинов үз эшенең алыштыргысыз белгече булганга, аңа хөрмәт белән карый. Рафик Алиев Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Тимирязев исемендәге академиядә укыган Кайчандыр диссертация язып, теорияләр белән мавыккан белгечкә — җитмәсә, мондый зур комплекслар төзүгә эчтән каршы булган кешегә, башта практик эшкә кереп китү җиңел булмагандыр. Мең еллар буена бер төрле мөнәсәбәткә күнеккән сыерларның заман техникасына бик акрынлык белән күнегә баруларын ул үз күзләре белән күрде. Комплекстагы бүленеш башта ук кыенлыклар китереп чыгара Цехлар сыерларның күпме сөт бирүенә карап бүленгән. Бозау китерергә әзерләнгән һәм бозаулаган сыерлар шулай ук аерым туплана. Цехлар арасындагы шушындый күчеш, әйләнеш циклы тигезсезлек тудыра. Ярыш үткәрү мөмкин түгел. Маллар нәтиҗәдә хуҗасыз кала. Кечкенә фермаларның эш-көнкүрешен яхшы белгән Нәҗип Зыятдинов шундый нәтиҗәгә килә: тигез итеп бүлеп, һәртөрле сыерлар тупланган бригадалар оештырырга, ягъни зур комплекста аерым-аерым бәләкәй фермалар барлыкка китерергә. Фәнгә, галимнәр тәгълиматына турылыклы булган баш зоотехник Алиев моңа каршы чыга. Зыятдинов кызып китә: — Алайса, миңа ике йөз илле баш сыер бүлеп бир. Үзем бер бригада төзим Шартлар икебезгә дә тигез булачак. Карап карыйбыз, кем күпме сөт ала! Алиев директорның тәвәккәл шәхес икәнен белә, тәҗрибәләр ясарга кыймый һәм бригадалар оештырырга ризалаша Нәтиҗәдә малларны үзенеке итеп тойган кайгыртучан хуҗалар барлыкка килә. Сөт күзгә күренеп арта. Алиев академия һәм югары уку йортларындагы галимнәр белән тыгыз бәйләнештә тора. Фән казанышларын гамәлдә сынап карау өчен вакытын һәм көчен кызганмый. Үзе дә фантазер, уйлана белә. Ә уйланган кеше өчен ачышлар аяк астында ята Алиевны гел бер нәрсә борчып йөри Идәнгә җәелгән чуен плитәләргә чыршы сурәтендә ярыклар уелган Шул үткен стеналы ярыкларга ышкылып малларның тояклары ашала. Алиевның башына кинәт шундый бер уй килә: плитәләрдә- 56 re ярыкларны тоташтырмый ясаганда ныклык арта тегелме3 Алиев яна тәкъдимен кичекмәстән гамәлгә ашыра башлый Шулай итеп һәр пли тә утыз биш килограммга (?) җиңелрәк итеп эшләнә, ныклык арта Күпме экономия' Икенчесендә. Алиев КамАЗ заводыннан чүплеккә чыгарып ыргытыл ган тасмалар күреп ала. Тузмый торган бу нык тасмалардан сыерлар га муенса ясап була бит' һәм ул кирәксезгә чыгарылган тасмаларны күпләп кайтарта башлыйлар Муенсага һәр сыернын саны, кайчан бозаулаганы гомумән, паспорты языла Мондый муенсаларны ти рә-як колхозлар да «Гигант»тан сатып ала башлый Бүген иртә таңнан идарәдә очрашкан булсалар да Зыятдинов баш зоотехник белән кул биреп күреште Эшләр барамы? Алиев нигәдер күңелсез иде. - Районнан комиссия килергә тиеш, диде ул Норлат ягына хас мишәр акценты белән Гаебең юктыр бит? Гаеп уртак инде безнең. Нәҗип Зыятдинович Бер бозауга көненә 5 литр сөт бирү каралган Ә салкында чынык тырылучы бозауларга бүтән рацион кирәк Җансыз кәгазьгә төшкән, искергән инструкция коллары моны аңларга теләми икән Комиссия членнарын әнә шул бозаулар кебек салкында тотып карасаң, аңларлар иде. диде Алиев Кешеләрнең аңын үзгәртү өстән генә түгел, астан да башла на. диде Нәҗип Зыятдинов Чаңгыда чакрымнарны үтеп, алсуланып конторага кайтып кергән директорның кәефе күтәрелгән иде Кабинетта сирәк була торган тынлык. Тәрәзәдән сыкылы Калмаш урманы күренә. Гөлләр аша төшкән кар яктысы стеналарда чагыла Нәҗип Зыятдинов өстәл тартмасыннан китап ала Ничә тапкырлар укырга тотынып та бүленеп калган романның сюжетын инде үзең ун лап чыгарырлык вакыт үткән Эш арасындагы хәләл тынлыктан фай даланып калырга кирәк Лаеклы ялга чыккач укырмын әле. дип кенә бул мый Заман алга ашыга, куып җитеп кара соңыннан Тынлык Әмма ул озакка бармый Өстәл өстендә песи кебек йо марланып яткан телефоннарның берсе өздереп чылтырый башлый Н.» җил Зыятдинов әзер тоткан кәгазен китап арасына кыстырып, карамый ча гына үрелә, төрле төстәге трубкалар арасыннан яшелен кулына ала Яшел яшәү төсе