Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКАЛЫ КАЛФАК

Халык аны элек-электән телдә тибрәткән, җырларына керткән: Ак калфагың, эй. укалы чук. Укаларын алсам — яме юк. Син сылудан башка чибәрләр күп. Синнән башка торыр хәлем юк... Калфак — терки халыклар кенкүрешендә киң таралган баш киеме. XVIII XIX гасырларда .маңгайлык» рәвешен алган калфакның юл башы болгар чорында. аннан да элегрәк елларда кулланылган гади һәм йомшак баш киемнәренә барып тоташа. Борынгыдан килгән бизәк төсмерләрне калфакның түбәнге, каты өлеше ныграк саклаган. Мондагы нәкыш чигешләр, үсемлекләр дөньясын сурәтләү белән беррәттән, хәрефләр һәм сүзләр язылышын хәтерләтә. Элегрәк бу бизәкләр урынына төрле теләкнамәләр. хатын-кызны күз тию ише нәрсәләрдән, яман көчләрдән саклаучы тылсымлы сүзләр язылган булса кирәк. Халык телендә • маңгайга язылган» дигән тәгъбир дә, мөгаен, нәкъ менә шуңа ишарәли. Төрле төстәге бәрхеткә алтын һәм көмеш җепләр чигеп ясалган калфак XIX гасыр урталарында бизәнү әйберенә әверелә башлый, хатын-кызның башка төрдәге баш киемнәре арасында нәкъ менә шул сыйфат та өстенлек итә Калфак җыйнаклана, камилләшә, күркәмрәк була бара. Аның килешкилбәте, укалап чигелгән бизәк гөлләре калфак иясенең күңел рухын, эчке кичерешләрен, хис тойгыларын чагылдыра. Бәрхет өстенә яткан чигешләргә игътибар итсәк, анда күбесенчә чәчәк бәйләмнәрен, ай йолдыз балкышларын, урман кошларын, үлән яфракларын, үсемлек сабакларын күрербез. Болар барысы да табигатьнең яшәү сулышын, яшәү көчен зурлый. Аларда тормышның гади һәм бөек фәлсәфәсе — туу-яңару, чәчәк ату, саргаю һәм шиңү, яңа үсентеләр, яңа бөреләр калкып чыгу кебек мәгънәләр сурәтләнә. Шунысы игътибарга лаек: калфакта төп кыйммәт тукыманың яки җепләрнең ни дәрәҗәдә кыйбатлы булуында түгел, ә бәлки бизәк-сурәтләргә салын ган мәгънәнең, хис-тойгыларның юнәлешендә һәм үзенчәлегендә. Әйтик, төнге күк йөзен хәтерләткән бәрхеткә чигеп ясалган ярымтүгәрәк ай, балкып-җемел- дәп торган йолдызлар — ай йолдызлы төннең серле һәм сихри матурлыгын сөйли, яшьлек хисләрен, яшьлек хатирәләрен чагылдыра. Әле XIX гасыр башларында калфактагы бизәкләрдә җирнең уңдырышлы- лыгын, табигать байлыгын олылау кебек гомумирак символлар киң таралган булса, соңрак инде төрледән төрле киная-символларның бер бизәккә, аерым бер сурәткә — катлаулы композициягә туплануы күзәтелә. Егерменче гасыр башында инде калфаклар кечерәя, алардагы бизәкләрдә табигатьнең, хатынкызның матурлыгына шигъри мәдхия, эчке кичерешләргә киная ясаган төсмерләр киңрәк урын ала. Шулай итеп, калфак көнкүреш тә кулланылган баш киеме булудан бигрәк, затлылык, нәфислек, хәтта күпме дер дәрәҗәдә көязлек билгесе булып әверелә. Гомумән, калфак баш киеме буларак та, бизәнү әйбере буларак та. татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү чигү эшенә осталыгын. дөньяны танып-белүдә нечкә сизгерлеген, зәвыгын чагылдырган сәнгать җәүһәре ул.