Логотип Казан Утлары
Роман-хроника

ТАЙГАК КИЧҮ

Ике очрашу

Ике мичне дә тоткыннар, сукыр чебен төсле, өере- леп-сырып алган Кайсысы күшеккән, өшегән бармакларын тырпайтып, пешә язып мичкә үрелә. Кайсысы пимасын, чолгауларын киптерә Кайбе- рәүләре. шыр ялангач калып, күлмәк ыштанын кыздыра — «куйларын» коя. Алар мич өстендә шытыр-шытыр килеп шартлый, көек исе тарала Шунда ук эреле-ваклы консерв банкалары бокыр дый чәй кайный Берсе куя. икенчесе ала Бер се кулын пешерә — түгә. Бу оча. сүгенү, шау-шу тарала — Яле. контрлар, юл бирегез1 Ванька-Козгын! Колга буй Тузган кара бөдрә чәч Карчыга күзләр Баракның старостасы Чегән Яшь Бәлки теге Корольның улы дыр? Ул мичкә якынлашканда юл бирергә өлгермәгәннәрне шундук тибеп очырды Корбан, гөнаһ шомлыгы, мич янында күлмәген кыздырып торган ап-ак сакаллы картка рус әдәбияты профессоры Переверзевка бәрелеп, болай да дерелдәп кенә торган гәүдәне аударды Көйгән ит исе аңкыды Ярый әле профессорны шундук тартып алдылар Мескен карт кычкыра да алмый ыңгыраша гына Сәкегә сузып салып, көйгән төшенә боз сиптеләр Ванька-Козгын мич өстендәге барлык банкаларны арлы-бирле этеп төшерде дә үзенең өч литрлы кастрюлен куйды Өстәмә баланда, ботка! Аңа ашханәдән махсус рәвештә җибәрәләр — түрә1 Чатырның аргы очындагы түбән сәкедә (теге, тамчы тама торган сәндерәдә политиклар) бер төркем блатной, өсләренә одеал ябынып, карта суга паекка, баландага, тоткын «мундир»ына. Уен изге Отылучы вәгъдәләшкән вакытта бурычын түләргә тиеш Юкса* Кичә әнә теге карта уйнаучылар рәтендәге гүбән сәкегә кыйшай гаи идем Мин баракта «штатный> әкиятче Блатнойлар әкият тыңлар га ярата Шуның өчен миңа аеруча хөрмәт, өстәмә бер чүмеч баланда әкият сөйләгән кичләрдә анда-санда түбән сәкедә йокларга да рөхсәт Казан төрмәсендәге карцер онытылды — тамак тәмугка кертә Бервакыт. Ахыры Башы 4. 5 саннарда кемдер бик каты төртеп-этеп җибәргәнгә уянып, җиргә барып төштем. Чатырда идән юк, тоткынга такта әрәм итәләрме сон, ул әле прииска кирәк-ярагына да җитми Аңгы-миңге ятам Шулай нәрсәдер шак итте. Гырылдый башладым Көч-хәл аягүрә бастым. Карауга, чәчләрем үрә торды Сулыш алудан туктадым Сәкедә — киселгән баш! Муеныннан ургылып кан ага. Калай күзләр миңа кадалган Гришка-Чыпчык бит бу! Оттырган унбиш паегын вакытында китермәгән. Ә Ванька-Козгын, бернәрсә дә булмаган сыман, кан тамып торган беләк озынлыгы пычагын Гришка-Чыпчыкның бушлатына сөртте- сөртте дә, итек кунычына кыстырып, ниндидер табор көен сызгыра- сызгыра, баракның икенче башына китте. Бүген мин Гриша яткан җирдә ятам — урын киңәйде Төшкә кермәсә ярар иде Инде керсә дә, кермәсә дә — керфекләр йомыла, арылган, аяк-кулны җыеп алып булмый Иртә караңгыдан кара кичкә хәтле забойда, чатнап торган суыкта-челләдә, алтын юу сезонына участоклар әзерлибез бит Көнозын туңган тән хәзер мич кызуында да җылына алмый Буш латны баштан ук уранып, калач булып бөкләндем. Йокы аралаш ниндидер шау-шу колакка керде Әүвәле колагымны яба төшеп икенче якка әйләндем — шау-шу тынмый Тагын борылдым. — Магаданнан этап килде! Безнең Линкольн приискысы Магаданнан мең чакрым ераклыкта. Этап безнең өчен зур сөенеч — яңа тоткыннар өстәлә. Этап килгәндә нинди генә мәхбүс йоклап ята ала! Мин дә йокылы-уяулы күзләремне ачтым. Чатыр ишегеннән ишелеп суык керә Томан Шау-шу. Бернәрсә дә күренми — йокы баса, тагын күзләрне йомдым, яңа гына җылына башладым бит «Ярар. иртәгә дә күрермен әле» Әмма тавышлары колакта Сөйләшәләр Кычкыралар. Әле өске, әле түбәнге сәкедән урын эзләп тыкшыналар — егылып төшәләр Сүгенүләр. Кычкырулар. Димәк, контрлар өстәлгән, уголовннклар килсә, урын сорап тормый, үзләре «хуҗалар»ны өстерәп төшерә Менә минем яныма да берсе килеп тыкшынды Озын коры сөяк — ш ал дыргөлдер Үзе суык, әйтерсең лә, чатыр артындагы шыңлап каткан каен яргагын китереп салдылар Аягым белән тибеп җибәрдем, чигенде, тавышланмады, кысылыбрак ятты. Мин йоклап киттем Тагы күзәтченең карлыккан тавышы — Этапныкылар, тышка чыгыгыз! Тагын ыгы-зыгы Эт өргән тавышлар. Сүгенү. Тагын ишелеп кергән суык! Каһәр генә төшсен, яңа гына җылынып, йоклап киткән идем, тагын бүлделәр Ә ишек төбендә инде конвой башлыгы барактан чыгар алдыннан этапчыларның «гамәл дәфтәрләрен» укый — Петров Иван Иванович — илле сигез, унынчы — Пятница Миколь Кузьмич — илле сигез, унҗиденче. Димәк, аларны яңа конвой санап-тикшереп ала — Тизрәк кыймылдагыз, тизрәк! — Петров! — Мутин Мохтар!.. Күршем ишетел ер-ишетелмәс кенә җавап бирде: — Мин! — Тизрәк! Авызыңны фәлән итим, йокыңны ачармын, күтәрәм' Янымдагы тоткын сикереп торды, ыңгырашты Сәкедән шуып төште. — Тизрәк! Формуляр! — Мутин Мохтар, илле сигезенче статья, пункт, ун ел төрмә — Чык әйдә! «Мохтар! Мутин!» Яшен суккандай, аңгы-миңге булып киттем. Ан нан сикереп торып ишеккә таба йөгердем — Син кая кузгалдык, үләксә!? Кемдер яңагыма сугып /кибәрде — йокым ачылды Алдымда — конвой башлыгы, кулында бер кочак формуляр Ул ачулы карады да чыгып китте ф Ишек ябылды Йозак шалтырады. Мең тугыз йөз утызынчы еллар Казан педагогия техникумын * да укып йөргән студент чагым стипендия унбиш сум Шуңа ашый быз, шуңа киенәбез, шуңа күңел ачабыз. газета-журналлар яздырабыз. * комсомолга, мопрга, «Бетсен наданлык» җәмгыятенә һәм башкаларга ♦ взнослар түлибез Дөресен әйткәндә, тамак хәле әллә ни артык түгел f иде. i Ә кәеф һәрвакыт күтәренке' Борынны төшермибез — көн дә уен, көн дә—туй Кайсыдыр «бу- < лачак шагыйрь» үз шигырьләрен әле язарга өлгермәгәнлектән, Тукан- ' ныкын җайлаштырган, без. карын ачса, ку мәкләшеп шуны җырлыйбыз * Фәгыйләтен. фәгы Ал этен, фәгыйлэт, < Әй бу студент халкынын күнле шат! х Лекцияләрне тыңлау җәфасыннан котылу белән, без — егет-җил кенчәк — кышын печән базарына. «Көфер почмагына» барабыз да утын кисәргә ярырга ялланабыз, җәен пристаньга төшеп баржалар бушатабыз Кавын-карбыз килгәндә бигрәк күңелле - корсак шартларга җитешә Менә шул «өстәмә керем» походыннан арып-талып, өстерәлеп тулай торакка кайтып егылганда гына, сөенечле хәбәр — Академия театрында «Отелло»' — Отелло ролендә Мохтар ага Мутнн’ Әфсен өрделәрме — арулар, йокылар әллә кая кача Икмәк алырга дип саклап йөргән соңгы тиеннәрне җыябыз да (кызлар-шефлар да безнең җилкәдә, ярлы булсак та егет) галеркага билет алабыз Әгәр инде бөтен курска җитәрлек акча җыелмаса да. кайгы юк. хәйләсен табабыз Бер өлешебез, күбесенчә кызлар, алдан билет белән кереп, беренче пәрдәләрне карый, аннары тәнәфестә контрмаркаларны көтеп торучыларга чыгарып бирәләр Без инде соңгы пәрдәләрне карыйбыз Теләк - Мохтар ага Мутинның Отеллоны уйнавын күрү Без генәме’ Бөтен Казан шулай ашкына Мохтар ага исеме афишаларда күренү белән, театр кассасында билет калмый Залда ут сүнә Авыр бәрхет чаршаулар акрын гына ачыла Замок Йокы бүлмәсе Көмеш шәмдәлләрдә берничә геиә шәм яна Ярым караңгылык Түрдә атлас чыбылдыклар белән капланган карават Анда, күпереп торган мамык түшәкмендәрләргә күмелеп, ак ефәк юрган ябынып гүзәл Дездемона йоклый Кинәт шәмнәр калтыранып кызгылт телләре сузылып тибрәнеп китә Бүлмә эче тагын да караңгылана төшә Ишек ачыла Бүлмәгә ашыгып Отелло - Мутнн керә Көч һәм гайрәт ташып торган мәһабәт гәүдә Сокланырлык килеш килбәт Ул Флоренция дәүләтенең дан һәм шөһрәткә күмелгән атаклы генералы Ин авыр, куркыныч сугышларда да каушауны белмәгән менә шушы Кумандан хәзер үзенә-үэе урын таба алмый газаплана Ул бөек һәммескен хәзер үзенең мөкатдәс гыйшкы алдында Генерал акыллы һәмкызу канлы мавр хыянәтче Ягоның мәкерле хәйләсе белән агулан ган Ул яна' Анда - бөек саф мәхәббәт һәм дәһшәтле нәфрәт* Өермә' Давыл' Тайфун! Ә Дездемона сабыйлар гамьсезлеге белән рәхәтләнеп, һичбер хәвеф-хәтәр сизмичә, онытылып йоклый — Син нинди пакь һәм гүзәл (Отелло иелеп Дездемонаны үбә) Әмма өзелгән роза кебек су ларга-шиңәргә тиешсең хәзер — Отелло, бу синме5— Нинди ышанулы. назлы тавыш Отелло сискәнеп китә, гүя аны кара елан чага — Әйе. кадерлем...— тавыш калтырана. Отелло иңрәп күтәрелә. Аның йөрәгендә хәзер ике ут — мәхәббәт һәм нәфрәт. Отелло үз-үзе белән көрәшә. Кемкемне?! Мәхәббәтме? ’ Нәфрәтме? — Минем бердәнбер гөнаһым — сиңа булган керсез мәхәббәтем... — О, юк! Юк! Мәкер белән агуланган, күзләре тонган Отелло, бу илаһи тавышка чыдый алмый тулып-ташып Дездемонага ташлана һәм үзенең саф изге мәхәббәтенә кул суза.. Зал сулыш алудан туктап тетрәнә. Ә инде явыз хыянәтче Ягоның җинаяте фаш булгач, Дездемонаның илаһи мәхәббәте үзенең бар сафлыгы белән яңадан ачылгач. Отелло соңгы көчен югалтып егыла. Ул әле исән Әмма Дездемонаның самими мәхәббәтеннән башка яшәү аңа нигә? Нигә?! Йөрәкләр тибүдән туктый һәм бары, озак вакыт үтеп акылын җыйгач кына тамашачылар шашынып, тыела алмыйча, Мохтар ага Му- тинны алкышлыйлар... Менә шушы бөек артист, гали җан. татар халкының даны һәм сөенече— бүген арестант Колыманың җан тетрәткеч зәмһәрир суыгында этап белән куылып, бер приискыдан икенчесенә сөрелә. Ни өчен? Мин үксеп елап урыныма килеп егылдым. Вахта алдында һаман әле шау-шу — конвоирларның ачулы әмерләре, сүгенүләре һәм өсте- релгән этләрнең абалап өрүләре. Ә мин һаман әле тыела алмыйм, үземне үзем тиргим, үкенеп әзгә- ләнәм Ул бит минем янымда гына ятты. Нигә инде сикереп торып исәнләшмәдем, кулларын кысмадым? Кайдан килә? Кая бара? Авырмыймы? Ул, мөгаен, шушы араларда гына материктан килгәндер. Казанда нинди яңалык бар икән? Минем Казаннан китүемәаерылуыма инде дүртенче ел бара бит,— их сорашасы, сөйләшәсе иде. Урыннан-сәкедән сикереп торып йөгерәсе — Мохтар аганы куып җитеп кочаклыйсы килә. Мескен күңел, юкка гына талпынасың бит! Чатыр ишегендә ат башы хәтле йозак. Аннан ары чәнечкеле тимер чыбыклар, манаралар, мылтыклар, пулеметлар, этләр Ә шулай да . Син кайда, Мохтар ага? Кайда син? Бу очрашылмаган очрашудан соң ике елга якын вакыт үтте. Колыма һәм Индигирка елгалары инде ике тапкыр, аз гына вакытка булса да — июнь, июль, август айларында өсләрендәге калын боз катламнарын салып, ачылып, ниһаять, башка елгалар кебек тулып, ташып агып, улакларда алтын юдылар, «соргылт-кызыл тараканнар»— самородок- ларны чайкадылар. Ә тоткыннар һәр көн, һәр ай берсеннән-берсе өметлерәк хәбәрләр тыңлады. Тиздән моңа хәтле ишетелмәгән бик зур амнистия була икән, илле сигезләрнең барысын да азат итәләр икән Әмма һәр көн таң караңгысыннан вахта каршындагы өрлеккә эленгән чаңга сугалар: — Даң-доң! Даң-доң! Уяну Вахта Конвой Тентү. Карцер һәм... Тагын этап. Өмет. Ышану Көтү Мәхбүс шулар белән яши дә. мескен. Менә шулай михнәт чиккәндә, ниһаять, мин агач аякка калып инвалидлар колоннасына килеп эләктем Инвалидлар колонна-лагере Магаданнан егерме өч километп чакрымда Шуның өчен «Егерме өченче колонна» дип йөртәләр икән аны Бу лагерьда ике зона. Берсе — эшче зона, анда аз-маз кузгала, әле ни дә булса майтара ала торган инвалидлар тупланган Икенчесе _______________________ гарип-горабалар, сукырлар, аяк-кулсызлар. Мине Т урыдан-туры беренче зонага керттеләр Монысы да бәхет — эшләсәң, үлмисең Мин кәрзин үрүчеләр бригадасында эшли башладым Бу зона зур. монда ширпотреб цехлары — мебель, савыт-саба, уенчык. карават ясыйлар Талчыбыктан кәнәфи, урындык, чемодан, тарт мал ар һәм кәрзиннәр үрәләр Бу соңгысы мнңа бигрәк тә ошады - төрле төстәге бизәкләр төшереп үрелгән кәрзиннәр — түгәрәк, озынча. » капкачлы, капкачсыз,— уенчык диярсең, шундый матурлар Беренче бригада — уголовниклар, аллага шөкер, аларның аяк-кул- * лары исән-сау. конвойсыз да зонадан чыгып йөри алалар Аларга ыша * ныч зур Колыма буеннан талчыбык кисеп, аркалап алып кайталар « Без. бу талчыбыкның кабыгын сыдырабыз, каезлыйбыз Аннан аны ф зур казаннарга салып кайнатабыз Ул ныгый, үргәндә дә чатнамый, йом = шый. сыгылмалы була Талчыбыклар «пешеп» өлгергәч, алып бераз cap- ® кытабыз да төрле төстәге буяу изелгән казаннарга төшереп манабыз « Кайсы кызыл, кайсы яшел, кайсы күк төскә керә. Буялган талчыбыклар < цехта бераз киптерелә Менә шуннан соң гына алар эшкә файдала - ныла салават күпере төсләре белән балкыган нәфис кәрзиннәргә әве- * релә. Мин килеп кушылган кәрзинчеләр бригадасында илле тоткын-ин- * валид. Барысы да «илле сигезләр» Бригадир Максим Максимович 3 минем төсле үк агач аяк Инде чәчләре агарган, түгәрәк йөзле, ягымлы х кеше Ачуланмый Сүгенми Сабыр Лагерьда андый кеше бик сирәк очрый Кулга алынганчы ул Киев хәрби округында дивизия комиссары булып хезмәт иткән, гражданнар сугышында Ковпак белән бергә сугышкан карт командир Большевик диләр үзен Кәрзин үрү төбеннән башлана Без дә шуннан башлап өйрәник, яле. әнә теге нечкәрәк талчыбыкларны бир әле,- дип. Максим Максимович мине үз янына утыртып һөнәренә өйрәтә башлады Ниһаять, монда эшли башлауның беренче якшәмбесендә. Колы мага килгәннән бирле өч елда беренче тапкыр ял нттем. төшке баландага хәтле йокладым Үземә-үзем ышанмыйм, көпә-көндез сәкедә аунап ятам Кызык. Төшке аштан соң мин дә. башкалар кебек, палатка артына кояшка кызынырга чыктым Май Кояш ярыйсы ук югары күтәрелгән, кыш көннәрендәге кебек. офык тирәсендә генә әйләнми Дөрес, монда әле. материктагы кебек, агачлар яфрак ярып, сиреньнәр шау чәчәктә утырмый Кар көрт ләре яңа гына челтәрләнә Юл читләрендә, тау итәкләрендә әле беренче гөрләвекләр генә Шулай да яз' Күңелдә яз! Зона ике кат чәнечкеле тимер чыбык белән уратылып алынган һәр почмакта манара Анда кулына мылтык тоткан солдат ялт-йолт каранып-күзәтеп тора Әгәр инде алай-болай берәр тоткын тнмер чыбык ка якынлаша башласа, хәзер затворын арлы бирле йөртеп кычкыра - - Якын килмә! Атам' Сул якта эштән чыкканнар зонасы Арада чәнечкеле тимер чыбык койма һәм манара Арырак — вахта Анда бер төркем конвойчылар капка төбендәге өстәлдә домино уйный Әй. карагыз әле. дип кычкырып жнбәрде кемдер, әнә кыр казлары килә Аптырап, тавыш килгән якка борылдым. Колымага нинди кыр казлары килсен дн Зона аръягындагы үрдән, бер бер артлы нәкъ кыр казлары төсле тезелешеп, бер төркем гарип гораба төшеп килә бөкрәй гәннәр. көчкә-көчкә атлыйлар, җилкәләрендә коры-сары каен ботаклары Нишлисең. Колымада май аенда да мнч ягарга кирәк' Бу инде гарнп тоткыннарның әле бераз кыймылдый ала торган нары — зонаны утын белән тәэмин итүче бригада «Кыр казлары»ның алды инде зонага җитте Вахтер озын шинель кигән колга буйлы уголовник кулындагы наряд кенәгәсенә карандаш белән билге ясап кычкыра, вахта капкасыннан кертә: — Иванов, уз! — Базарбаев. уз! — Пятница, уз! Алпан-тилпән килеп, үз аякларына үзләре сөртенеп, утынчылар уза Төркемнең иң соңында ава-түнә килгән бер озын, ябык инвалид, вахта капкасына да җитә алмыйча, абынып егылды. Артта тартылып-уйнак- лап килгән овчарка, бәе бушауга, бер генә сикереп, җирдә яткан теге утынчының өстенә ыргылды һәм талый башлады. — Ха-ха! Ха-ха! — Шайтан, әйдә каезла шул контрны. — Ха-ха, хи-хи-хи!— арттан килгән конвойчылар туктап калып, бу тамашаны карап көлә башладылар. Бушлаттан мамык оча, әйтерсең лә. кар ява. Теге мескен бөгелеп башын яшерә. Овчарка, шуны сизгәндәй, утынчының башындагы иске бүреген йолкып алды. Овчарка бүрекне йолык- калап ертканда, бер конвойчы килеп теге мескенне тибә-тибә тарткалады: — Тор. тор. контр! Зонага кергәч иркәләнерсең. — Әй. Мутин.— бу яктан вахтер кычкыра-сүгенә башлады.— фәлән итим, тагын комедия башлыйсыңмы? Мин сиңа хәзер театрны күрсәтермен. Тиз йөгер, бригаданы көттермә! «Мутин! Мохтар ага!» Мин чәчрәп урынымнан тордым — агач аяк төртелеп авып киттем Тагын тордым. Ж.ан тавышыма кычкыра башладым: — Мутин! Мохтар ага! Вахтага таба ашыга атладым (каһәр төшкере агач аяк атлаган саен сөртенә). Мохтар ага инде үз зоналарының капкасыннан узган, утынын ташлаган иде. — Мохтар ага! Ул минем тавышны ишетте ахрысы, борылды, калтыраган зәгыйфь тавыш: — Сез кем? Кайдан?— дип инәлде. — Мин Мин... Казаннан — Зона яныннан кит! Мохтар ага зонага кергән иде инде, тагын теге овчарка аның өстенә ташланды Манарада мылтык шартлады. Минем сул җилкәм көеп китте. Ун көн карцерда утырганнан соң. мине, качарга хәзерләнүдә гаепләп, тикшерүгә хәтле, тулы гарипләр зонасына күчерделәр Ә теге көнне манарадан атылган пуля җилкәмне тырнап кына үткән иде. ярам ун көндә төзәлде Зонага керүгә, вахтердан «Мутин Мохтар кайда?», дип сорадым. Ул кулын селтәде. — Ишетмәдеңмени, ул артистка инде әллә кайчан «агач бушлат» кигезделәр ләбаса. Тапшырылмаган хат Исәнме, кадерлем Нина! Хатымны ничек башлап китәргә дә белмим. Гафу ит. гафу ит дустыңны Инде әллә кайчаннан бирле сиңа хат язарга җыенам. Ләкин ничектер кул җитми — дөнья мәшәкатьләре. Әнә ерак офыкта алсуланып таң беленә башлады Өйдәгеләр барысы да — хатыным да. балаларым да тәмле йокыда. Ә минем керфек- 8 ләремә йокы кунмый Синең белән сөйләшәсе, үткәннәрне искә төше- pact, күңелне, зарыгып тулган күңелне бушатасым килә. Сагындым, өзелеп сагындым үзеңне, кадерлем Нигә болай вакытсыз хат язарга утырдың, дисеңме? Хәзер әйтәм. җаным Сәбәбе бар Командировкада идем Менә бүген үзебезнең Күкчәтау станция сенә тан беленә башлагач кына килеп төштем Автобуслар туктаган. Алар бит иртәнге сәгать алтыдан гына йөри башлый Ә мин Күкчәтаудан җиде километр ары. Кызыл Яр авылында торам нч Нишләргә? Акрын барган куян артыннан җиткән, ди Тәвәккәл Җәяүләп кенә китеп бар дым I аҗәп бер төн иде бүген. Әйтерсең лә. куе мамык шәл бөркәнгән шәһәр янып торган гәүһәрләр белән бизәлгән Шуның өчен җылы, җил дә исми Тып-тын. Биек таш йортлар куе караңгылыкка чумып йокымсырыйлар Бары тик багана башларындагы ак шәмнәр генә тирә- якка тыныч нур сибеп, урамны яктырта Мин, әле кичен генә яңгыр белән юылган асфальт тротуардан атлыйм Адым саен ул шинлап. яң гырап китә Бер машина узмый Бер кеше күренми Мин бер үзем Гүя. бер ялгызым дөнья буйлап атлыйм шап-шоп' Шап-шоп1 Үз алымым танышына үзем куанып, бөтен мәшәкатьләремне онытып, аруымны оны тын. ниндидер эчке шатлыклы бер җилкенү белән атлыйм Шап-шоп. шапIIIOH' Кинәт сискәнеп туктап калдым Нәкъ минем каршыдагы зур. якты бер йолдыз калтыранып торды да кинәт кузгалып, алтын ук булып офыкка атылды Күк йөзе яктырып, нурланып китте Ә теге алтын ук янып кара-кучкыл күкне икегә ярып, балкып җиргә ашыга Нинди матур күренеш! Караңгы төндә шулай гел янып, нур сибеп торсын иде ул Телә гемне теләп тә бетерә алмадым, алтын ук кара бәрхет күкне ярып үтеп, офыкка җитәм дигәндә генә юк булды, сүнде Күк тагын караңгыланып калды Мен.) шул мизгелдә йөрәгем авыртып китте Снне күргәндәй бул дым. Йолдызым. Нина. Нина Воскресенская (гафу ит. әтиең исемен онытканмын бит, хәерсез Аннан, без ул вакытта зурлап эндәшергә ар тык яшь идек) Әйе. син дә. Нина, гомерем күгендә, аның иң караңгы, кара болытлар белән томаланган чагында, якты бер йолдыз булып балкыдың. яктырттың өмет. дәрт, көч бирдең миңа һәм юк. юк' Сүндең дип әйт.) алмыйм син бит күктән егылган метеорит түгел, якты бер нур. бәхет, янып торган өмет идең бит син. күз нурым Әле дә хәтеремдә, поездыбыз Тайшеттан нртә белән чыгып. Топо рок разъездына икенче тәүлектә төн уртасында гына килел җитте Инде колоннага алып барырлар, баракка кереп җылынырбыз дип куанган идек, булмады Вагонны ачмадылар, бары тик составтан гына ычкын дырып калдырдылар Тышта буран Җил. вагонны аударгандай булып, әле бер. әле икенче яктан өрә. улый, шыңшын Бераз тынып тора Инде басылды, ахрысы, дигәндә, буран тагын да катырак тавышланып вагонга ташлана ярыклардан кереп биткә бәрелә Без бер беребезгә кысылабыз Алан да җылынып булмый, гердер калтырыйбыз Суык җелеккә, сөяккә үтә Торып, вагон эчендә булса да бераз йөрсәң, кыймылдасаң, тән бераз җылыныр да иде Ләкин кырык баш тоткынга нибары унҗиде аяк (өче без бөтенләй аяксыз, калганнарыбызда берәрләп генә). Протезлар да юк Менә, кәкре таякларга таянып йөреп кара Шуңа га карамастан конвой безне лагерьга алын барырга базмый, мөгаен, качып китәрләр, днп курка Без инде менә икенче тәүлек авызга бер валчык капмаган Тайшетта исәптән төшерделәр, ә бу колоннага вакытында килеп җитә алмадык Җитмәсә, юньле кием дә юк таланып беткән бушлат, чытыр дан каткан «ЧТЗэлар Ә вагон артында тайга ыңгыраша' Син Тайшет Абакан тимер юлын салу тарихын яхшы беләсең Үзең анда катнаштың бит Юл Тайшеттан Братскнга килеп җиткәндә генә сугыш башланды Эшне шунда туктатып, юл салучы тоткыннар ны Уралга — хәрби заводларга күчерделәр. Тайшеттан башланып Братскига кадәр сузылган тимер юл полотносының ике ягында тыгызланып баскан мәһабәт кедрлар, пихталар, карагайлар. Алар арасында сыерчык оясы кебек кенә булып манаралар күренә. Лагерьлар Монда аларны колонна дип йөртәләр бит Лагерьларны тимер юл салучы тоткыннар корган Нык итеп, өч кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратып, бер генә мәхбүс тә ычкынмаслык итеп салганнар. Мондагы тоткыннар Уралга күчерелгәч, бу лагерьлар бушап калган Ләкин озакка түгел Менә хәзер тагын шул лагерьларны тутыру бара. Безне, Колымадан кайтарылган бер партия инвалидларны, шушы лагерьларның берсенә — Топорок колоннасына билгеләделәр. Безнең поезд бу якка кичә иртә белән үк кузгалган иде. Аз гына бардык та тукталдык. Буран күтәрелеп юлны кар баскан Безне саклап алып баручы конвой, шул тирәдәге колонналарның берсенә барып, тоткыннар алып килде Алар, өч-дүрт сәгать карны казып, юлны ачтылар. Ниһаять, гудок кычкырды Шалдыр-шолдыр килеп, кагылып-сугы- лып поезд кузгалды. Монда барысы сигез вагон, жидесендә тоткыннар, сигезенчедә конвой Бу — Тайшет-Братск трассасы буенча мәхбүсләр ташучы махсус поезд. Бераз баргач, поездыбыз тагын тукталды Конвой тагын колоннага китеп тоткыннар алып килде. Менә шулай итеп Тайшет белән Топорок арасын безнең поезд тәүлек ярым йөреп килде Суык, мөгаен, минем йөрәккә үтеп кергән. Бармакларым гына түгел, сау аягым да, гарибе дә хәрәкәтләнми Үземне-үзем көчләп кузгалырга, мүкәләп булса да вагон эчендә арлы-бирле йөрергә теләп омтылган идем, утырган жиремнән авып киттем. Сискәнеп уяндым. Юк, куркудан түгел, киресенчә, сөенүдән. Артык йомшак, артык шәфкатьле кул минем битемнән, маңгаемнан сыйпый Нинди рәхәт! Ж.ан эри Бу өнме, әллә төшме, үкенечле төш кенәме? Кайда мин? Ашыгып керфекләремне күтәрергә, күзләремне ачарга — хакыйкатьне күрергә тырыштым,— булмый Әйтерсең лә, кабакларыма ком өйгәннәр. Керфекләрем күтәрелми. Авызым кипкән, иреннәрем көя — Су. — дидем Әллә димәдем дә, уйладым гынамы’ Белмим Ләкин, теге шәфкатьле кул минем иреннәргә тәмле су тамызды. Йотылып эчтем, гүя тере суын бирделәр. Күзләремне ача алмыйм Ләкин... Күрәм Гажәп! Әгәр кеше, маңгай күзләре белән күрә алмаса, күңел күзләре белән күрә икән. Нәкъ шул мизгелдә күңел күзләрем белән дөньядагы иң матур, иң шәфкатьле кеше итеп күрдем мин сине Әмма әйтә алмадым Башым әйләнде. Ниндидер караңгы бер упкынга егылдым — Молодец, кризисны жиңеп чыктың Хәзер инде куркыныч чигенде,— дидең син икенче тапкыр уянуымда Аптырадым Нинди кризис? Нинди куркыныч? Мин кайда? Вагон әле һаман Топорок разъездында туктап торамы? Ә буран? Нигә мин өшемим? Ә каршымдагы бу ак халатлы, сөйкемле сылу кыз? Ул кем? Кем ул? Әллә фәрештәме’ — Менә кайнар чәй эчеп жибәрегез Искиткеч йомшак, иркәләүче көмеш тавышың миңа ниндидер илаһи көч бирде, күзләремне ачтым — синең белән очраштым Һәм синең рәсемең-төсең мәңгегә күңелем түрендә калды Хатымның шушы юлларына килеп житкәч кенә кулымнан каләмем төшеп китте. Нигә икән? Хәерлегә булсын, әйе бит?! Әнә, ерак офыктан. Күкчәтау тауларының өркәчләре артыннан, кояш күтәрелә. Көнчыгыш алтын ялкыннар белән балкый. Алсуланып таң ата Алсуланып кояш байый Менә шулай көн үтә. Гомер үтә Агымсу кебек туктамый ага, әллә кая, билгесез ярларга ашыга ул кеше гомере Менә инде безнең аерылышуга да өч дистә ел гомер үтте Ул вакытта син әле егерме ике яшьлек кенә сылу кыз идең. Ә хәзер? Юк. юк! Әле һаман да нәкъ шул без очрашкан вакыттагы кебек яшьлек, шатлык белән балкып торган, зифа һәм искиткеч шәфкатьле, гүзәл күңелле кеше бит син, Нина! Менә хәзер күзләремне йомам да сине эзлим. Әгәр ике йөрәк берберсең бик-бик яратса, өзелеп сагынса, бер-берсенен тавышларын ише тәләр һәм бер берсен күрәләр, диләр Чын микән’ Тукта! Бу ни бу’ Аз гына сагыш сөреме шәүләләнгән соргылт күзләр Никадәр мон. ннка дәр мәхәббәт ул чак кына кысык, соргылт күзләрдә Я. хода' Бу ниндн могҗиза Бу күзләр синен илаһи күзләр бит. Нина Югалтмасам гына * ярар иде Күзләремне чытырдатып йомам Күгелҗем томан эченнән син i якынлашасын' Күрәм! Әйттем бит. син үзгәрмәгәнсен дип Нәкъ теге “ вакыттагы кебек аз гына, аз гына алсуланып торган нәфис янаклар * Матур гына борын Аз гына ачылып, гадәттәгечә елмаеп торган юка < иреннәр Түгәрәк, чак кына алга бәреп торган ияк ф Кемдер матур итеп, көйләп сызгырды Күзләремне ачтым Кояш = инде Күкчәтау таулары өстендә Дала зөбәрҗәт диңгез булып балкый - Тәрәзәм каршындагы колгага куелган оясыннан башын чыгарган да. * очынып-очынып сыерчык сайрый Ә син кайда сон’ Кайда соң мине < үлемнән алып калучы изге җан? Чәчәкләр өстендәге чык тамчысы ке- *■» бек балкып яндың да. кояш чыгуга юк булдын Икенче тапкыр аңыма килеп, күзләремне ачкач, мина шикәрле. - кайнар чәй эчкездең дә «Сездә бик куркыныч үпкә авыруы, кулдан * килгән кадәр дәваларбыз>. дип янымдагы тумбочкага порошоклар. - таблеткалар куеп, барактан чыгып киттен - Бәхетең бар икән, егет, синең белән бергә алып килгәннәрнең өчесен инде моргка озаттылар Менә бу яшь врач Нина Воскресенская өч тәүлек яныннан китмәде Туган сеңлең дә болай карамас Әллә чынлап та берәр туганынмы ул?- диделәр минем янда яткан авырулар Санбарак тоткын симертүче база түгел, эшкә чыксыннар. дип. колонна башлыгы төзәлеп килгән авыруларны эшкә куганда. «Бу авыруда плеврит Ана эшкә чыгарга ярамый», дип тагын мине саклап алып калдың Ахырында мин үзем эшкә чыгарырга рөхсәт бирүеңне сорап апты рата башладым «Ашыкма1 Вакыты килгәч әйтермен», диден Аннан бер көн үзен мине санчастькә чакыртып алып, сәламәтлегемне тагын бер кат тикшереп чыктың да Кәрзин үрү цехына язам Анда эш җиңел һәм күңел күтәрә торган Бер вакыт шигырь үргәнсең, инде кәрзин үреп кара дип елмайдың һәм түрә килеп керүгә, җитди кыяфәт алып, тавышыңны күтәреп - иртәгәге көннән эшкә Больница паегын тагын бер атна сак ларга, дидең Эшләп ашаса да катмас, дип түрә капы арын җыерды Тагын кем бар? дип кычкырып, син аның сүзен һәм ачуын бүлдең Мин тиз генә киенеп чыгып киттем Яраттым мин ул эшне Кеше, бигрәк тә тоткындагы кеше, табигать не юксына, сагына Ә менә безнең алда ямь яшел болын. урман нее аңкытып торган талчыбыклар Бала вакытлар, әти белән печән чабуга йөрүләр, кичен иңа чабылган дымлы, хуш ис аңкып торган печән өсте нә ятып, бер гамьсез рәхәтләнеп йоклаулар искә төшә Бу цехта төрле төрле кәрзнннәр (бер тоткалы, ике тоткалы., зур кечкенә, базар өчен - бизәкле, хуҗалык өчен - кабыгы белән), алар дан тыш. өстәлгә ашамлыклар куя торган төрле табаклар, вазалар да үрелә иде Хәтереңдәме. мин сиңа төрле төстәге чыбыклардан ридикюль шикелле ябылмалы кечкенә генә кәрзин үреп биргән идем Син аны кулыңнан төшермәдең, юнага гел шул кәрзнн-ридикюль белән йөрдең Ә мин читтән карап, балалар төсле сөенеп тора идем «Ошаткан, кулын нан да төшерми » Бу әле соңыннан, мнн цехта бригадир булып эшли башлагач Читтән караганда, кәрзнн үрүнең әллә нн кыенлыгы юк сы ман Башта нигез төпне әзерлә. Аннан чыбыкларны берәмләп үрә бар Юк. алай тиз генә булмый икән ул Мнн цехка килгәндә, мастер булып Андрей Христианович Меркер — озын буйлы, ябык, шадра битле немец карты эшли иде. «Кайгырмагыз, берәүне дә сүкмәгез. Яхшылык та яманлык та бер алла тәгаләдән, ул рәхимле. Безне үзенең шәфкатеннән аермас Сез бары тырышыбрак эшләгез, һөнәрдән җирәнмәгез. Өйрә негез Бер кеше дә оста булып тумый. Эшли-эшли, өйрәнә-өйрәнә ое тара»,— дип кәрзин үрергә өйрәтә иде. Мин бу һөнәрне тиз үзләштердем Мөгаен, кече яшьтән үк верстак янында әти белән агач юынып, ышкылап үсүем дә ярдәм итте. Ә кайберәүләр еллар буе утырып нормала рын тутыра алмый, ә кәрзиннәре күп вакыт брак булып чыга. Мин чыннан да яратып, күңел биреп эшләдем Бу да үзенә күрә иҗат эше Тырышсаң, уйласаң, әллә нинди матур әйберләр эшләргә, бизәргә була икән ул... Андрей Христианович беренче көннәрдән үк мине яратты «Кулы ипле, эш чыгар», диде һәм үзе авырып цехтан китәргә булгач, алъяпкычын салып миңа бирде. «Төсем итеп ки. Кара, бервакытта да ашыгып, булыр-булмас эшләмә. Кәрзиннәрең кешеләргә сөенеч китерсен», диде ул киткәндә. «Әле, алла кушса, күп ятмам, кайтырмын, бергәләп эшләрбез», дигән иде дә, кайта алмады остазым. Санбаракка барган көнне үк дөньядан күчкән, мескенем. Кара әле, сөйли башлагач, әллә кайчан онытылган вакыйгалар искә төшә икән. Цехта бригадир булып эшләргә керешкәч, минем белән кызык бер хәл булып алды бит. Кызык дип, ул хәл мине яхшы ук шүрләтте. Шүрләмәслек тә түгел, һич көтелмәгән хәл. Бер көнне төшке аш вакытында, бер дә көтмәгәндә, барагыбызга колонна башлыгы Иван Иванович килеп керде. Староста, кулындагы баландалы банкасын төшереп җибәреп, аягүрә басарга әмер бирде Бастык Түрә гадәттә кичке тикшерү вакытында, яки юлга озату алдыннан гына килә иде Шып булдык, тын да алмыйбыз Иван Иванович тәбәнәк, юантык кеше, күзлек астыннан гына каранып йөрде дә минем янга җиткәч, туктап, озак кына миңа карап торды да: — Алга чык! — диде. Култык таякларымны арлы-бирле авыштырып барак уртасына чыгып бастым — я юлга, я карцерга Башлык, миңа игътибар да итмичә, ишеккә таба атлады һәм чыгып барганда гына борылып — Минем арттан бар! — диде. һичшиксез — карцер! Ни өчен5 Егылып китә яздым — иптәшләр тотып калды. Бушлатның җиңен таба алмыйм. Бүрек әллә кая киткән. Көч-хәл киенеп ишеккә атладым. Әле үткән төндә генә көчле буран тузгыган иде. Зона уртасында биек-биек көртләр Башлык шул көртләр өстеннән атлый Култык таякларым көрткә батып-батып китә. Суырып ала алмый егылып китәм, көрт өстенә үрмәләп чыгам Йөрәк дөп-дөп итә. Шабыр тиргә баттым Ни өчен инде ул мине штраф зонасына алып бара? Бу салкын кыш уртасында анда эләксәң беттем диген Ике-өч көртне үткәч, әлеге зона каршындагы баракка борылдык — Менә бу тоткынны баштанаяк киендер — күлмәк-штан гимнастерка, чалбар, яхшы ботинкалар Иң кирәге — яхшы тун бир! _________________________ диде Иван Иванович келәтче картка. — Гражданин начальник,—дип карт сикереп торды да арлы-бирле каранды,— гражданин начальник, бездә тун юк бит ' — Телеңә салынма! — Башлык кычкырып аның сүзен бүлде.— Бул- маса, менә өстеңдәге тунны салып бир* Бу ни бу? Аптырап калдым. Баракка кайткач, иптәшләр үземне танымый Исләре китте. Шаккатырлык бит. Гел сәләмә, тишек-тошык белән йөргән кеше кинәт өр- яңадан киенсенче. Җитмәсә, келәтче өстеннән салдырып алынган кара тун. — Бүрең үкерде. Киттең, малай, өеңә,—дип иптәшләр аркадан кага, куаналар Көнләшәләр. Ул арада бер вахтер протез китерде — Врач җибәрде' — дип Бодай булгач инде барыбыз да. иптәшләр белән бергә үзем дә ышандым — иреккә' Рапортны укып бетерүгә, зал кул чаба башлады Мин тагын ». берничә сүз әйттем, президиумдагы хәрби кешеләр кул чаптылар Башым i әйләнеп, күз алларым карангыланып китте. Рапорт кәгазьләремне пре- „ зидиум өстәленә куйдым да тиз генә сәхнә артына атладым Бу ни бу? - Нәрсә булды? һаман төшенә алмыйм Бара торгач, сәхнә артындагы < бүлмәләрнең берсенә килеп кердем Арып урындыкка утырыйм дигәндә * генә әллә кайдан син килеп чыктың да кочаклап үптең - Молодец' Бик шәп сөйләдең Генерал үзе дә канәгать калды “ «Молодец», ди Син чыннан да молодец Үз гомеремдә беренче тапкыр, ахры, мин кайнар иреннәрнең, синең < иреннәрнең көчен сиздем Яндым' Сөендем' Кайдан, кайдан килде мина бу могҗизалы бәхет? Күзләремә яшь * тулды Җиде ел төрмәләрдә, лагерьларда кагылып, сугылып, кимсете- * леп йөргәннән соң. беренче тапкыр үземне тагын кеше итеп тоеп, кайнар « кочагында еладым мин л Тайшетлаг ударниклары слетына бригадабыз исеменнән рапорт х әзерләү, шул слетка мине делегат ител сайлау, слетта рапорт бирүне миңа тапшыру, өр яна киемнәр, протез Барысы да синең инициатива икән Аны мин слеттан кайткач ишетеп тан калдым Менә син нинди «астыртын», чая кыз икән. Нина' Зона эчендәге кар көртләре әкренләп эреп бетте Беренче яшь шытымнар күренде Яз! Инде сигезенче язны мнн төрмәләрнең тынчу камераларында яки менә мондагы кебек чәнечкеле тимерчыбыклар ар тында каршылыйм Ә шулай да күңел ярсый, тулып ташый, еракка, күгәреп торган тайга урманнары артына. Күкчәтау далаларына омтыла Бригадир' яткан җиремнән сискәнеп сикереп тордым Бүген якшәмбе, мнн барак артында кояшта кызынып, уйланып ята идем Күзәтче сүгенә башлады Шайтан алгыры' Бөтен зона буенча эзлим ә син монда бот күтәреп ятасын Нәрсә булган’ Нәрсә булсын, вахтер килде, сине санбаракка чакыра Врач бүлмәсе Ишеген ачып керүгә, аптырап туктап калдым Син' Шундый шат. шундый балкып торасын Исем китте Күзләрең шундый зур. якты якты, иреннәрең, бит алмаларың ап ал булып янып тора Ибраһим' Син йөгереп килеп кулларымнан тоттың, каты итеп кыстың Беләсеңме, нинди сөенечле хәбәр әйтәм мнн сиңа! Юк Белмим, дидем гаҗәпләнеп Син мине ике куллап кысып кочакладың Үзен ут булып янасың П өрәге и дөп дөп итә. миңа ишетелә Кинәт күзләреңдә яшь тамчылары күренде Битемә тамды Беләсеңме. Җиңү' Сугыш беткән Инде әтием дә кайтыр, әйе бит. дустым’ дип син минем иреннәремә үрелдең Шул мизгел ишек ачылып, бүлмәгә каравыл башлыгы Волков килеп керде, болай да салкын йөзе агарып китте Бу ни?' Нигә ишекне шакымыйча керәсез’ Бу сезгә вахта түгел' - дидең син кочагымнан чыгып, ачулы тавыш белән Кирәк җирендә шакырмын' диде дә Волков, ишекне шарт иттереп ябып чыгып китте Мине шул көнне ук ун тәүлеккә карцерга яптылар, аннан соң .Map лагнын штраф колоннасына җибәрделәр Ә син’ Берәүләр. Нина Воскресенскаяны башка лагерьга күчергәннәр. диде. Ә кайберәүләр... Юк, юк, мин ул сүзләргә ышанмыйм. Син исән! Син яшәргә тиешсен! Менә кояшның беренче нурлары тәрәзәмне яктырттылар Менә шул нурлар кебек син дә минем күңелемне яктыртасың! Хәзер дә! Мөгаен, мәңге!.. Нина, кадерлем. җанкисәгем, ишетәсеңме, мин сине сагындым, өзелеп сагындым бит. Син кайда, Нина, Нина Воскресенская? Син кайда? Сандугач I Берәр җирдә Алябьевның «Сандугач» көен җырлауларын ишетсәм, һәрвакыт туктап уйга чумам. Бик еракта калган, әрәм үткән гомер һәм якын бер дустым искә төшә. Бу тылсымлы көйне ишеткәндә ничек аны сагынмаска! Мин бит аны тар юл, тайгак кичүдә — лагерьда очраткан идем. Киң күңелле, юмарт, кудцннад. .Г.ад түгелеп тора торган гаҗәп кеше иде ул Ә тавышы? Үзе көр, үзе моңлы Ул җырлаганда Федор Иванович Шаляпин җырлый диярсең. Соңыннан, төрмәдән котылгач эзләп карадым Ул ике елдан соң азат ителергә тиеш иде Әйтүенә караганда, Новгород шәһәренә, карт анасы янына кайтырга тиеш иде. Шәһәр милиция бүлегенә яздым. «Андый кеше бездә исәптә юк», дигән җавап килде. Аннары Мәскәү радио студиясенә: «Фәлән кеше Алябьевның «Сандугач» көен бик яратып җырлый иде. Менә шул дустыма музыкаль сәлам рәвешендә «Сандугач» көен берәр күренекле җырчы башкаруында тапшырсагыз иде», дип хат язган идем. Бүген эштән кайткач, радиоалгычны куюга, исем китте Үтенечемә җавап рәвешендә «Сандугач» җыры Бүлмәдә аның яраткан көе-җыры яңгырый! 1945 елның октябрь ахыры иде. Трасса төзү колонналарындагы тоткыннарны, ашыгыч рәвештә каядыр күчерә, алып китә башладылар. Чират безгә— инвалидлар колоннасына да җитте. Ж.ыен аяксыз-кул- сызларны вагоннарга төяп, башта Тайшет шәһәренә, станциядә өч көн тотканнан соң, аннары Маршинск озату төрмәсенә китереп тутырдылар. Шуннан Марлаг бүлекләренә бүлеп-бүлеп җибәрү башланды Мин бүтән «илле сигез»ләр белән «Антибес»ка барып эләктем Антибес! Кызык! Шайтаннарга, җеннәргә каршы дигән сүз буладыр инде. Юкка гына гаҗәпләнмәгәнмен икән бу сәер исемгә. Дөресендә дә. бу исем җисеменә бик тә муафыйк икән. Моңа без Антибеска килеп кергән беренче төндә үк ышандык Маршинскидан иртә чыксак та, лагерьга кичкә таба гына килеп җиттек. Беренче күбек кар — тездән батып атлыйбыз. Өстәвенә, лагерьга якынлаша башлагач, җил кузгалды Буран Көчкә килеп җиттек. Чәнечкеле тимер чыбык белән ике кат уратылган зур лагерь. Манаралар. Вахта, агачтан салынган кечкенә алачык Тимер морҗадан төтен күтәрелә. Димәк, анда җылы Без вахта янына килеп туктауга, куыштан лагерь түрәләре килеп чыкты: — Беренче саф, алга! Киемнәрегезне салыгыз! Суык Ж,ил. Ә монда чишенергә кирәк Зонага куркыныч әйбер алып кермәсеннәр янәсе Чишенү, киенү, формулярларны тикшерү, санау бер генә түгел, берничә тапкыр Чөнки тапшыручы конвой башлыгы да. алучы лагерь башлыгы да бер-берсенә ышанмыйлар һәрберсе үзе бармагы белән тоткыннарның күкрәгенә төртә-төртә саный Ниһаять, зонага, баракка кердек. Монда инде асылынырбыз дигән идек, кайда ул, зәмһәрир суыгы. Баракта бер генә бөтен тәрәзә юк. Барысын ватып-жимереп бетергәннәр Аптырагач, тәрәзәне юк-бар белән томалап, кар белән күмдек Бу эш безне бераз җылытты. Шул җылыны югалтмыйк дип, баракка кергәч, барыбыз да түбәнге сәкеләргә, бер-беребезгә тыгызланып * яттык Арылган, йоклап та киткәнбез. f Кемдер иягемә сукты, сискәнеп уяндым — Акчаң, кайда? — Нинди акча? | — Менә нинди акча,— борын төбендә генә пычак ялтырады.- тизрәк! х Аңгы-минге килеп башымны күтәрүем булды, сугып ектылар. — Бушлатын ал! « — Полундра! Барак ут кабынгандай дерт итеп кузгалды — Уголовниклар! х Ул арада ишектән кулларына таяк, төрле тимер кисәкләре, ясалма - пычаклар, кистәннәр тоткан тагын бер төркем акырып килеп керде < — Полундра! — Контрларны из! Ыгы-зыгы Шау-шу. Сүгенү. Шатыр-шотыр сәке такталары кубарыла башлады — Син нишләп торасың?! — Кемдер арттан килеп төртеп алды, әйдә, мичне җимер! Ул шундук иелеп мичнең капкачын суырып алды да. якынлашып килгән пычаклы бер уголовникның башына сукты. Теге акырып егылды Мин мичне сүтә башладым, тузан, көл, корым Кирпечләрне биреп торам, арттан килгәннәр аны алып, ишек төбенә өелгән уголовникларга ыргыталар Беренче һөҗүм кире кагылды — барак уртасына үтә алмадылар, кире чигенделәр. Әмма безнең көч тә кими бара, мич сүтелеп, кирпечләре атылып бетте Сәке такталары да җитәрлек түгел Күпләр буш кул белән калды Ә тегеләр яшьләр, тазалар Өстәвенә, алдан ук сугышырга әзерләнеп, коралланып кергәннәр Икенче һөҗүм башланды Без сәке такталарыннан баррикада ясап, бер почмакка өелдек Уголовниклар тагын ла ныграк котырды, күз ләрсн кан баскан — Контрларны сыт! Тагын пычаклар, кистәннәр ялтырады Без ташлаган кирпечләр кире үзебезнең башка төшә башлады Берничә уголовник инде баррикада өстенә үрмәләп, пычакларын янарга тотынды Без хәлдән таябыз Күпләр яраланган Нишләргә? Әгәр алар өстенлек алса, барыбызны да суеп чыгачаклар Нишләргә, көч-хәл белән такталарны тотабыз Иптәшләр' калын көчле бас. барлык шау-шуны, акыруны басып, баракны дер селкетте, курыкмагыз. алга! Баррикада алдына калын каен такта күтәргән берәү тезләнеп йөреп, килеп чыкты да. тактасы белән, чалгы тоткандай, печән чапкандагы кебек, арлы бирле селтн-суга башлады Никадәр гайрәт' Никадәр көч' Тактага туры килгән уголовникның берсе дә басып кала алмый, мәтәлеп. тәгәрәп китә Ә теге тезе белән йөргән ике аяксыз кеше, бер куркусыз алга бара Моны күреп, без дә күтәрелдек Тагын акыру бакыру, сүгенү, пычак, кистән, такта уйный башлады Җәһәннәм' Сугыш иртәнгә хәтле барды Әле без уголовникларны кудык, әле алар безне кысрыклады Әгәр бу сугыш тагын беразга сузылса, без инде җиңеләчәк һәм бандитлар башбаштаклыгына дучар булачак идек Бәхеткә, уяту чаңы тынар-тынмас, баракка бер отделение солдат белән конвой башлыгы килеп керде. Солдатлар, прикладлар белән сугып егып, ике якны аерып, унлап тоткынның кулларына богау салып, типкәләп, өстерәп алып чыгып кит теләр. Барак тынды. Безнең яктан дүрт мәхбүс үлгән икән, аларны санитарлар носил кага салып моргка алып китте. Җиңел яралылар үзләре медпунктка өстерәлде. Авыр яралылар калды, кайсы җирдә, кайсы сәкедә Алар белән маташырга вакыт та юк, мөмкинлек тә юк иде. Мин, аллага шөкер, җиңел котылдым, сул күз күгәргән, уң кулда пычак ярасы Күлмәк җиңен ертып кысып бәйләгән идем, сызлавы басылгандай булды Уголовникларның югалтуы ни хәтле булгандыр, билгесез Алар үлекләрен дә, яралыларын да чыгарып, үз баракларына алып китәргә өлгергәннәр. Менә шулай итеп, без Антибес лагере белән таныштык. Өч-дүрт көн баракны төзәтү, сәкеләрне җәю, тәрәзәләрне кую, ишекләрне рәтләү, тазарту, юу белән үтте Баракка бераз торак төсе керде Әмма, мичне яңадан сала алмадык, ичмасам бер бөтен кирпеч калсачы. Колосниклар. ишекләр, япкычлар берсе бер калмаган, ватылып, кый- ралып беткән. Вахтадан ике тимер мичкә бирделәр. Аларны алып килеп, баракның ике башына урынлаштырдык та морҗалар куйдык. Мичкәләрнең бер як төпләрен тиштек. Мич әзер! Утын да җитәрлек, теге сугышта кыйралып, эштән чыккан сәке такталарын, ишек яңакларын арлы-бирле ярып, кисеп, мичкә тутырдык Мич дөрләп янып китте. Беренче тапкыр баракка җылы төште — Яле. яшьти, мина да урын калдыр,- дип калын бас гөрелдәде. Карасам, берәү мүкәләп сәкегә менеп маташа Бер аягы балтырдан киселгән, икенчесенә иске тун җиңе кидерелгән, өстерәлеп килә Башы иске бер чүпрәк белән уралган, кан сирпеп тора. Күзләр күм күк. Авыз ерылган. — Әй, кызык та булды соң сабан туе, ә? Бу кем? Абайлабрак карасам, теге баррикадада такта белән селтәнеп уголовникларны пыр туздырган батыр Почмаккарак кысылып, урын бирдем. — Әйдә, менә монда сузыл, кысылып ятсак, җылырак булыр. Ill Яңа күршем миңа әллә ни кысынкылык күрсәтми, комачауламый, киресенчә, файдасы тия — Мин Маслов Валентин Валентинович Илле сигезенче статья, пункт, ун ел төрмә,— дип таныштырды ул үзен — Ул унлыкны кайда эләктердең? — дим Авызы тагын ерыла. Әллә нинди җилбәзәк сыман Әллә инде шөрепләре тулы түгел... — "Котелоктан,— ди. Мин гаҗәпләнәм. — Ничек котелоктан? Ул чумар түгел бит — Нәкъ менә өстенә бастың Чумар эченнән килеп чыкты. — Тукта әле, Валентин, сөйләсәң рәтләп сөйлә, башны катырма! Чумар белән ун ел арасында байтак аерма бар — Алайса тыңла,— ул койрыгы белән шуышып минем янга елыш- ты, - Волхов юнәлешендә, бер һөҗүмдә мине яхшы ук теттеләр. дүрт ярчык берьюлы килеп утырды Өчесе аякка, берсе кулга Кулныкы зарарсыз, санбатта ук алып ташладылар Ә менә аяктагылар я.хшы к алама булды Сул аякны чалтердән кисәргә туры килде Ә уң аяктагысы әллә кая эчкә кереп киткән, табанда, бастырмый — Син бит госпитальдә булырга тиеш * — Ә мине кайдан дисең.— госпитальдән. | — Ә нигә монда? — Әйттем бит Ул тагын авызын киң ерып елмайды. Бу үзе эре бәдәнле адәм, баш зур. колаклар салынып тора Утыр- Б гач, анын янында мин бүкән янындагы түмгәк төсле генә. Әмма “ шундый баһадир гәүдәле булуына карамастан, сабын балалардан бер- - катлы, ачык Ак күңелле, ачуланмый Ә инде бер кузгалса, теге кон - дәге сыман, аны"инде бер кеше тыя алмый Озын сүзнең кыскасы, госпитальдә бик начар ашата башлады “ лар Иң ачу килгәне санитарларның комсызлыгы Дежурныйлар күрә бит Безгә дигән ит-майны кухняда үзләре бүлеп ашыйлар У Ә безгә чумар урынына, коры су, баланда Бер көнне иртәнге обходта “ госпиталь башлыгына әйтеп салмыйммы <Лев Абрамович, безне эттән - яман ашаталар Санитарларыгыз урлый» Иптәш кара көеп китте, бер * сүз әйтмәде. Икенче көнне мине трибунал хөкем итте, контрреволюцион = үгс‘т өчен ун ел төрм.» Ярар' Ул койрыгы белән шуышып, сәкедән төшә дә башлады Озын, табагач кулларына, култык таякларына таян ган сыман таянып, бер күтәрелеп, бер төшеп, барактан чыгып та китте һәркөн шулай, иртәнге тикшерүдән соң, кайвакытта баланданы да көтмичә шуып төшеп китә дә югала, суга баткандай Аннан бары кичке тикшерү вакытында гына кайта Кая олага ул. ходай үзе белә Әллә урлашып йөри инде? IV Яле. күрше, колагың шешкән идеме, м.» гот. ул әле сәкегә менмәс борын ук бияләй хәтле зур күн янчыгын ыргытты, рәхәтлән, кәгазе дә бар Янчыкның җебен тартып, авызын ачуга, төчкереп җибәрдем - Әп-течи Менә-менә, андый мондый гына махорка түгел, маржа чылатып үстергән, әче җимеш Мин «кәжә сыйрагы» гнреп өлгермәдем, янчык кулдай кулга сәке, барак буенча китте Валентин икс табагач кулларына таянды да сикереп сәкегә утырды Ничек, тәмлеме маржа җиләге? Гфү Мин чәчәлнм. күзләрдән яшь ага. Янчык кире кайтты Буп-буш. күзгә кырып с7|.1ырлык бөртеге дә калмаган тәмәкенең Тәмәке белән генә түгел, ара тирә икмәк паеклары алып кайтып та сыйлый Валентин Ә бүген сәкегә утыруга. куеныннан бер пар менә дигән өр яҢП хром итекләр чыгарды Ничек, ошыймы? Шаккаттым, телем бәйләнде һичшиксез, карак Лагерьда мондый итекне кайдан алмак кирәк Тентү килеп, мине дә алып кнтмәсәләр ярый, «кәжә сыйракларын», паекларны борыныңнан чыгарырлар Ул итекләрен киредән куенына салды дә. бөгәрләнеп ягып, гырлап та китте Ә мин әле бер. әле икенче якка әйләнәм, һич йокы керми күзгә Хәтәр кеше булып чыкты бит әле бу күрше, юкка үзенә урын бирдем — Менә шулай, безнең ыру гомер-гомергә Гатчинада тора. «Алтын аяклар» дип йөртәләр безнең нәсел кешеләрен. — Ха-ха! Менә ябыштырдың. Валя, уйлап та тормыйсың... Синең аякларны да алтынга манганнармы? — Тукта, нәрсә авызыңны ерасың! Мин дөресеннән барам. Россиянең барлык патшалары безнең башмакларны киеп йөргән. — Ха-ха! Алтын башмак аркасында Антибеска килдең, ә? — Житәр, бүлдермәгез! Сөйләсен, эчеңне тишәме. Валя, әйт әле, мондый курчак шикелле итекләрне тегәргә материалны, хромны кайдан аласың? — Жүләр, лагерьда әйбер беткәнме? Иске тун, иске бүрек, ташланган куныч. Менә шуларны җыям, тазартам, кыркам, буйыйм. — Тукта, тукта, каты киттең. Буяу кайдан? Шурум-бурум түгел, әнә нинди лак. Янып тора Безнең сәкегә җыелган халык, Валентин теккән шыгырдап торган хром итекләрне кызыксынып, сокланып карый. Кунычларын әйләндерәләр, олтаннарына, үкчәләренә чиртеп-чиртеп карыйлар. — Фабричный... — Тукта әле, әйтсен, лак кайдан, ә? — Кайдан булсын, морҗадан. Анда сине лакларга да җитәрлек корым бар. — Әйе, бу булыр-булмас башмакчының эше түгел. Патша киярлек башмак тегү дим — Ә-ә. Антибеска ничек эләккәнеңне яңа төшендем. Романовлар династиясе белән бәйләнештә булган өчен! — Юләр, итекче белән патша арасында нинди бәйләнеш? — Даң-доң! Даң-доң! — Барлау! VI Валентин лагерьның итек тегү цехында эшли. Антибестагы барлык түрәләр, бигрәк тә аларның хатыннары, кызлары аны сырып алып, чиратлы-чиратсыз итек, боты, туфля тектерә башладылар. Хәтта Мар- шинск түрәләре дә Валентинны белеп алганнар. — Заказ ун елга җитәрлек! — ди ул. кичен кайтып сәкегә күтәрелгәч. Әле һаман шаяра. Әмма элекке кебек озак-озак әңгәмәләр корып, патша итекләре турында хикәяләр сөйләми — Мә, күрше, йөрәк ялга,— дип, миңа үзенең паегын, анда-санда колбаса кисәген төртә дә. бушлатын ябынып гырлый башлый. Арый, бик арый башмакчы. Ничек кенә булмасын, ул миңа зур терәк. Югыйсә, эшләрем көн- нән-көн хөртиләнә башлаган иде. Валентин аркасында гына бераз хәл алдым. Бу арада лагерь түрәләре безгә дә эш тапты — ике цех ачты. Берсе эрләү, икенчесе туку-бәйләү цехы Беренче цехта сыңар аяклы- лар. Алар шул аяклары белән орчык әйләндерә, мамыктан җеп эрли. Икенче цехта, бөтенләй аяксызлар, койрыкларына утырып, ыргак белән мамык җептән оек. бияләй бәйлиләр. Мин беренче цехка эләктем Башта орчыкны әйләндерү тансык- кызык булса да. иртәдән кичкә кадәр ялгыз аяк белән берөзлексез эшләү ярыйсы ук арыта башлады Өстәвенә, эрләвемнең юне юк, я юан, төерле була, я нечкә — өзелеп теңкәгә тия Кичен эшне тап шырганда йомгагымны бракка чыгардылар. Нәтиҗәдә паегым өч йөз граммга төште, төшке ашта баландадан соң бирелә торган ярты чүмеч чумардан да колак кактым. — Иртәгә дә брак бирсәң — карцер! днде цех башлыгы, минем йомгакны сул яктагы кәрзннгә ташлап Сүзендә торды, икенче кичне мин үз сәкемә кайта алмадым, карцерда йокладым Валентин цех баш лыгына итек тегеп биреп, мине бәладән коткармаса. белмим, карцерда ничә көн булыр идем Алай гына түгел, фырт эшкә күчерде Син цехта мич ягып утырырсың. — днде цех башлыгы, мине * эрләүдән алып Көнозын җылыда, җитмәсә, ашханәдән бәрәнге урлап г китерәләр Пешереп бирәм. «өресе» үземә дә кала ! Бервакыт төнозын кар яуды. Иртә белән җил чыкты, күз ачкысыз о буран күтәрелде. Ул көнне безне эшкә чыгармадылар, ишеккә йозак « салдылар Зонага тимер чыбык сузып, берничә эт җибәрделәр һич көтмәгәндә — бәйрәм Бөтен барак дерт итеп кузгалды, төрле ? ярыкларга, тишекләргә, идән асларына ишерелгән карталар, шашкалар, s шахматлар, ашыклар калкып чыкты Ыгы-зыгы. Шау-шу! Уен Сәке = өстендә, сәке астында, идәндә өер-нер булып утырган, яткан, аягүрә < баскан, азарт белән шашкан төркемнәр. — Буби валет' — Банкада унбиш паек — Яп туз белән! — Тукта, чү. хәрәмләшмә! — Менә сиңа мат! Төтен, пар Сүгенү Кычкырышу, сугышу Тагын валетлар, король ләр шапылдый. Барак артында җил. давыл Тәрәзәләрне кар баскан Упкын-упкын җил сукканда, стеналар дерт-дерт итеп китә. Ә баракта бәйрәм Кем ничек булдыра ала шулай күнел ача. көлә, кычкыра, сикерә Гаҗәп, һәрвакыт шат күңелле, кайгыра белми торган күршем Валентин гына күңелсез, бот башларын бушлат белән төргән дә ту шәмгә текәлгән. Әүвәле куркып киттем, әллә инде җан тәслим кылган Үрелеп карыйм авыр-авыр итеп сулый Озын сары керфекләре йомылып йомылып куя Валентин, әллә авырыйсыңмы? Җавап юк Җавап бирми — Валентин — Эч поша, күрше Эч поша. - сулъяк бите тартылып, сикереп сикереп китә Контузиядән Борчылсам, һәрвакыт бит алмаларым сикерә башлый Үземнең сөйләшәсе дә килә Әмма, тагын сүз катарга базмыйм, нигә комачауларга, ичмасам, бер көн тынычланып сагынсын Ә сагынырлыгы. пошынырлыгы бар анын 1941 елның беренче маенда өйләнә ул. туе була Ә егерме икенче июньдә сугыш башлана Валентин фронтта Разведчик Кыю һәм батыр хәрәкәт итеп, «кирәкле тел»не алып килгән өчен, аны «Кызыл байрак» ордены белән бүләклиләр Аннан соң һөҗүм. контузия, ике аяктан аерылу Госпиталь Инде өйгә кайтам дигәндә (дөресен әйткәндә, өй юк Гатчина немецлар кулында Кая да булса тылга китү мөмкин леге генә бар ) кинәт хәрби трибунал Ун ел төрмә Антнбес Менә бнт кеше язмышы нинди чокыр чакырды Сагына ул Сары сагыш — Со-ло-вей Кинәт барак калтырый, яңгырап китте Мии торып утырдым Бу ии? Бу нинди көчле, моңлы. яңгырау тавыш3 Барактагы барлык шау-шу. сүгенү, кычкыру тынды Җыр үсте, көчәйде сандугач булып ө.»|.»ллнде Гышта буран, өермә, җыл сызгыра, ыңгыраша Җил саташып баракка ташлана, аны дер селкетә Ә монда, барак эчендә, моңа кадәр һич күренмәгән тын г 19 лык, изге тынлык. Карталар, паеклар, сүгенүләр, якага-яка килешү ләр — барысы да онытылган. Бөтен барак сихерләнгән, тылсымлы җырны тыңлый Монда — җәй Монда иртәнге кояшлы, жофдрГисле урман Монда өзелеп-өзелеп, очынып-очынып сандугач сайрый Соловей, мой соловей, Голосистый соловей! Ты куда, куда летишь. Где всю ночку пропоешь? Валентин урыныннан торып тезләнгән, башын артка ташлаган Ярты гәүдәсе белән дә ул башкалардан биек булып, мәһабәт булып күренә Ул бар күкрәгенә, бар мәһабәт тавышына ирек биреп, нөрә- үген бушата. Йөрәк! Кеше йөрәге, син нинди бөек һәм илаһи. Ул менә хәзер җыр булып, өмет булып, ерактагы якты азат көн булып ташый Соловей мой. соловей. Голосистый соловей' Валентин Маслов безнең баракның гына түгел, барлык колоннаның— Антибесның юанычы, сөенече булды Кичләрен эшкә чыкмаган яңгырлы, буранлы көннәрдә аның җырлавын үтенәләр. Ул кыстатмый, дөресрәге, үзе теләп җырлый, моңая «Вниз по Волге матушке-реке», «Вдоль по Питерской» Нинди ген җыр җырламасын, ахырында ул, нигәдер, Алябьевнын «Сандугач»ын кабатлый Гаҗәп бер көй. моңлы тавыш белән сандугач булып өзгәләнә ул — Бу көйне Дусям ярата иде Гел шушы җырны җырла әле дип үтенә иде,— диде Валентин миңа бервакыт, ачылып китеп Теге беренче төн сугышыннан соң. каршыдагы баракта торучы уголовниклар белән пычакка-пычак яши идек. Хәтта безне баланда алырга, паек алырга ашханәгә үткәрмиләр, талыйлар, кыйныйлар иде Бары тик конвой белән генә йөрибез. Бигрәк тә алар Валентинга үчле, аны үтерергә җыеналар иде Гаҗәп. «Сандугач»ны ишеткәч, алар бөтенләй үзгәрде — Валюша, безнең баракка да килеп бер җырла әле,— дип, үтенә, чакыра башладылар Ике барак арасында дуслык урнашты Ул гынамы? Валентин җырлый башласа, аны тыңларга вахтадагы түрәләр килә. Манарада сакта торган солдатлар, автоматларын куеп, таң калып тыңлыйлар иде. Ул җырлаганда бөтен лагерь дерелди Көчле, көр. музыкаль иде аның тавышы Ә куллары? Куллары, чыннан да. алтын булып чыкты. Валентин теккән итекләр. туфлялар, иң соңгы фасон, модага әверелеп, лагерь түрәләре хатыннары арасында көнчелекызгыш тудырды һәрберсе Маслов теккән туфляны гына кияргә тели Ул хәзер күпме тырышмасын, тегеп өлгертә алмый Ә түрәләр көтәргә яратмый Ахырында шушы чибәр осталык — алтын куллар аның башына җитте. Бу вакыйга менә ничек була Бер көнне конвой командирының хатыны, Валентинга итек тегәргә заказ бирә һәм тиз тегеп бетерергә куша — кунакка барырга кирәк. Ә икенче көнне колонна башлыгы Валентинны кабинетына чакыра да — Берсекөнгә кызыма туфля тегеп өлгерт Туй,— ди — Гражданин начальник, миндә әле конвой командирының ашыгыч заказы бар бит,— ди Валентин аптырап — Әмерне үтә! — дип, түрә аны куып чыгара Валентин, бу ике көнне, йокларга да кайтмады, эштә булды. — Уф алла! — дип, икенче көнне көчкә кайтып егылды, бер убыр дан котылдым Туфля кызга ошады Менә бүләк итеп, бер пачка «Казбек» та бирде Без папиросны тартып та елгермәдек. вахтер йөгереп килде, мышнаган — Командир чакыра. — Капут! — диде күршем, мина карап, рәнҗүле елмаеп — Ярар, теленә салынма, тиз! * Валентин зур бияләй кулы белән минем кулны кысты да. койрыгы £ белән шуып, сәкедән төшеп китте Әйтерсең лә. суга батты Шул китүдән без Валентинны күрмәдек. « Вахтерларның әйтүенә караганда, конвой командиры Валентин Маслов ; ны. лагерь режимын бозуда гаепләп (мастерскойда кунган өчен) әүвәле ” карцерга япкан, аннан штраф зонасына җибәргән * Бүлмәмдә Алябьевның «Сандугач» җыры яңгырый Ниндидер * җырчы, фамилиясен ишетә алмый калдым көчле бас белән җырлый. - тавыш бер үсә, күтәрелә - очына, бер кинәт төшеп китә х Йөрәк өзгәләнә Дустым Валентин да ишетәме икән хәзер бу җырны бу бит минем < аңа сәламем, сагыну тавышым « X Юлның соңы I Ниһаять, ирек! Вахта ишегеннән чыгып, әле яңа гына явып үткән күбек кар өстен нән агач аяк белән бата чума бер ике адым атладым да. туктап кал дым Өнемме, төшемме1 Мин хәзер, чыннан да. иректәме1 Хәвефләнеп, шикләнеп кенә артыма әйләнеп карадым Бу ни хәл1 Күләгә булып артымнан калмый «тнз-тнз!» днп этәрмәләп. сүгеп йөргән автоматлы сакчылар да. «һау-һау» килеп өскә ыргылып торган овчарка этләр дә күренми. Сәер! Чыннан да. алар инде юкмы? Әллә теге тар ишекле рәшәткә тәрәзәле вахтада яшеренеп, бу нишләр икән, дип сагалап кына торалармы, юкса1 Ун ел буе канга, тәнгә, сөяккә сеңеп калган бу явыз иярченнәр тагылмаларның кинәт юк булуына күңел дә. күз дә ышанып бетә алмый Аптырап, сагаеп, куркып дерелдәп тирә якка карыйм Ат башы хәтле йозак белән бикләнгән тимер капка Ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган зона Тырпайган чәнечкеле тимерчыбыклар артындагы тәбәнәк барак ларга карыйм күзләремне ала алмыйм «Әх' Син бәхетле Ә без? Без ул көнне, азатлыкны күрә алырбызмы, әллә монда «такта буш лат» киярбезме Иреккә сәлам'» днп анда калган дусларның көрсенеп, еламсырап әйткән сүзләре, тавышлары колагымда чынлый Нәрсә катып калдың, аксак' Әллә лагерьдан китәсең килмиме, контр! Вышкадагы сакчының кычкыруына сискәнеп каушап, ашыгып кузгалган идем, агач аяк таеп китте, мәтәлеп барып юл читендәге көрткә егылдым Ха-ха! Ха-ха' Әй. ни таптың, аксак' Яртысын миңа да бир Ха-ха' Тик торудан иреккән яшь кенә егет эче катып көлә Әй. контр кисәге, ирек тәмлеме1 Нәрсә, аллаңа сәҗдә кыласынмы1 \.. C.I* Көч хәл агач аякны шудырып барып, көрткә терәп күтәрелдем, тәнем шабыр тир Жнлкәдәге капчык әйләнеп килеп күкрәккә төш кән. муенны кысып буып тора «Биштәрне» аркага этеп ташлап, юлга чыктым Нинди матур тирә-як! Ап-ак! Җем-җем итә, гүя. энҗе сипкәннәр Хуш ис, беренче кар исе! Беренче яңгыр —ләйсән яңгыры! Шифалы яңгыр Бала чакта «үсәбез, үсәбез!» дип шул яңгырда коена идек ич. Ә беренче карны ничек атыйлар соң? Минемчә, ул да ләйсән — пакь, йомшак, җирне ничек итеп агарткан — ак җәймә җәеп чыккан. Мөгаен, минем бүген иреккә — азатлыкка чыгуымны хөрмәтләп, табигать дөньяны алмаз кыйпылчыклар сибеп бизәгәндер. Яна күтәрелеп килгән кояш нурларында алар күзләремне чагылдыра, салават күпере төсләре белән балкыйлар _. Хуш ис! Беренче кар исе нинди рәхәт, сулап туя алмыйм! Үзем ашыгам — Мариинск вокзалына җитеп, Күкчәтауга билет алырга кирәк! Әле һаман болай конвойсыз баруыма, тимер юл поездына үзбаш билет алырга ашыгуыма ышанып җитә алмыйм Бу ашкынулар барысы да төш кенәдер, дип куркам, үземне-үзем чеметеп карыйм Үч иткәндәй, ашыккан саен агач аяк таеп-таеп китә яки юл читендәге көртләргә төртелә. Аякны күтәреп алып, урап атларга туры килә Әле һаман агач аякка күнегә алмыйм Их, бу бүкән башы урынына үз аягым булса, ничек йөгереп китәр идем мин . Моннан ун ел элек — 1937 елның егерме бишенче октябре иртә- сендә нәкъ менә бүгенге кебек ашыгып атлый идем түгелме? Юк! Юк. кызганыч ки, бүгенгедәй түгел шул. Казан. Көз. Томанлы иртә. Урам буендагы агачларның яфраклары әле яңа гына саргая башлаган Алтын көз Мин, егерме алты яшьлек таза, типсәм тимер өзәрлек егет,— Казан педагогия институтының дүртенче курсы студенты. Әмма читтән караганда, мин әле хәрби. Өстә хаки төсендәге постау гимнастерка, күгелҗем галифе Башта өр-яңа фуражка — йолдызы гына алынган. Аякларда — кунычлары ялт-йолт итеп торган хром итекләр, һәрхәлдә, өч еллык хезмәттә полк мәктәбен бетереп, кече командир дәрәҗәсенә күтәрелгән егет идем ич мин! Институтка килгәч тә мин бу хәрби киемнәрнең кайбересен гади пиджак, чалбарга алыштырмадым. Ошый иде миңа хәрби кием, килешә дә иде. Курсташ кызлар да: «Ибраһим, хәрби кием бик килешә сиңа».— диләр иде. Биек, киң ишектән кереп, инде менә бу иләмсез тәбәнәк вахтаның тар капкасыннан кысылып чыкканчы бары тик ун ел гомер узган. <Ун ел! Егерме алты белән утыз алты арасындагы алтын еллар! Яшьлегемнең иң гүзәл, иң шаулы, иң мөкатдәс көннәре! Алар шушы ике ишек арасында калды.. Нигә? Юлдан атылып килгән бер «Москвич» чак кына үземне таптап китмәде, көч-хәл көрткә авып калдым. — Ачыгавыз! йолкыш! Юньсез аксак! Нәрсә комачаулап йөрисең! Читтән барырга ярамыймы әллә? Синең аркада яхшы кешеләр бәлагә юлыгыр! — Машина эчендәге адәм, тәрәзәсеннән башын сузып, әнә шулай тиргәп-сүгеп китте Ә мин көрткә бата-чума көчкә күтәрелдем. Тукта, нигә рәнҗедем соң әле мин — дөресен әйтте ич. Сул аяк урынына чыпта белән бәйләнгән бүкән башы. Өстә ертылып таланып беткән тоткын бушлаты, һәм шул ук сорттагы ертык балаклы чалбар Ялгыз аякта ямалыр урыны калмаган «ЧТЗ». Башта — бер колагы йолкынган бүрек кисәге Иреккә чыгасымны ишеткәч, барактагы иптәшләрнең берсе посылка белән алган чалбарын, икенчесе өстендәге яңа бушлатын салып биргән иде. «Безгә ярар, ә син инде иреккә! Артык мескен күренмә».— дип сөендергәннәр иде. Бүген вахтадан узганда сакчы: «Лагерьдан яңа кием белән чыгарырга рөхсәт юк' Яле. хәзер үк сал»,—дип шундук чишендерде дә, яңаларны үзенә алып, почмакта яткан ертык-портыкны миңа ташлады. «Мә, йолкыш, мыштырдамый тизрәк эл дә сыздыр Юкса хәзер, лагерь милкен урлаган өчен, икенче срок бирдерермен» Мондый алардан булыр да. каушавымнан киенер-киенмәс, вахтадан (1ТЫЛЫП чыктым. I Ә шулай да нигә соң мин аксак? Нигә мин йолкыш? Ун ел элек |Иин аксак та. йолкыш та түгел идем ич Нигә? Әй. бабай. Мариинскигамы? — Бер йөк машинасы шып итеп минем янга туктады Әйдә, утыр Иреккә ашыгасыңмы, батя5 * Кабина ачылды Мин агач аякны этә-төртә көчкә күтәрелдем II Тык-тык. Тык-тык ♦ Вагон бер туктаусыз тыкылдый, чайкала, буферлар сугылып зын о лап китә. Поезд Себер урманнары. Себер сопкалары аша көнбатышка * ашыга. Инде, мөгаен, төн уртасы Вагон уртасындагы «буржуйка» каршын- * да карта «суккан» бер төркем фыртлар да. югары сәкегә менеп, калач- ~ ланып уралганнар. «Буржуйка» инде сүнгән. Марнинскига. минем кебек = лагерьдан азат ителгән байтак тоткын җыелган икән, күбесе уголовник ~ лар Барыбызны бергә җыеп, жимерелеп беткән бер товар вагонына тутырдылар да аллага тапшырдылар Лагерьда вакытта: «Ни булыр, азат итәрләрме, юкмы?» дип тәшвишләнеп өч дүрт төн йоклый алмаган идем «Инде вагонга эләксәм, аю йокысы белән йоклармын», дип уйлаган идем Менә хәзер мин ва гон эчендә, күзләргә йокы гына кунмый Күңел ашыга, ул инде әллә кайчан Күкчәтауда Кем каршы алыр икән’ Билгеле инде. әти. уги булса да әни. сеңелем Разин Әй куанырлар Ул арада тирә-күрше, дус-иш килеп җитәр Иптәшләр күп иде дә күбен, сугыштан кемнәр генә исән-сау кайта алды икән? Бардыр, бардыр әле бергә ат ат уйнап үскән малай лар Их. сагындым үзләрен* Тик менә өс-баш бик хөртр Ж.итмәсә. бет сырып алган Әле монда, вагонда, суыкта да я бер. я Тто-нче җирне тешләп, кычыттырып теңкәгә тияләр, каһәр төшкерләре. Әй. оныта да язганмын, әти «Хәзер без Сафаларда торабыз Аңа өй салып бирергә сөйләштем Кайтсаң, туп туры шуларга төш», дигән иде бит бер хатында. Ә Сафа жнзнәләрдә борын-борыннан мунча бар. Әни. һичшиксез, мин кайтуга, мунча ягып җибәрер Күлмәк ыштанны шартлаганчы бер кыздырырмын инде, барып җитсәм. Их. рәхәтләнеп бер чабынырга! Юк. бер чабыну белән генә ун ел каешланган арка бирешмәс. Аны өч-дүрт тапкыр каезларга туры килер, һичшиксез. Әти өс-башка берәр кием алып куйса ярар нде. хатымда язган идем язуын Хәзер сугыштан сон кием-салымы да юктыр, солдат иске москысы булмаса Булса, анысы да ярап торыр нде Нәләт, теге вахтада гы сакчы өр-яңа бушлат белән чалбарны тартып алып калды бит Аны инде бер «ярты»га әллә кайчан шуыткандыр Әгәр аз-маз рәтле кием табылса, шунда ук эш эзләргә китәм. алт мышка җиткән атаның җилкәсен кимереп ятып булмас Нинди эш булыр икән? Билгеле инде, мәктәпкә укытучы итеп алмаслар алуын Илле сигезенче статьядан соң бнш ел мәхрүмлек тә бар нч әле Бәлкем, редакциягә урынлашырмын, хәбәрче кебек йөремсәк эш уңайсыз булыр булуын Тик нишләтәсең, кайда да йөрергә кирәк Әй. ярар, нәрсәгә монда, бурәнә аша буре куып ятам Кайткач күз күрер Туган җиргә кайтам бит Тугаинар да. дус ишләр дә җитәрлек ич анда - Ту-у-уу! Паровоз бөтен тирә якны тыңлатып кычкырды Мөгаен, берәр стан цнягә якынлашабыз булыр Ашыйсы да килә өч көнгә бирелгән коры паекны вокзалда ук ашап бетердем бит. Яхшы эшләгәнмен. Булмаса мондагы уголовниклар хәзер талап алырлар иде. Әнә теге аскы сәкедә яткан картның сумкасын күз алдында «шуыттылар». Мескен акырып- акырып елады: «Соңгы паегым иде. Тагын дүрт көн кайтырга кирәк»,— ди. - Ту-ууПаровоз тагын кычкыртып, ухылдап, станциягә туктамыйча гына алга омтылды Әйдә, әйдә, корыч атым, ашык, тизрәк йөгер! Алда минем туган Күкчәтавым. III Йөрәк дөп-дөп итә. Бу ни — каушаумы, әллә куанумы? Ай болытлар арасыннан йөзеп килеп чыкты тирә-як яктырып китте. Менә каршымда инде җиргә сеңеп барган, кыйшайган кәс түбәле өй — Сафа җизниләрнең йорты Безнең өй әнә теге каршыдагы мәчетнең аръягында, почмакта иде. Утызынчы елларда, калада тормыш авырайгач, әти, ул өйне сатып, алтын приискаларына киткән булган. Хәзер тагын Күкчәтауга күчеп кайткан да. әнә, вакытлыча, үзенә яңаны салып алганчы, Сафа җизниләрдә тора икән. Бу ике бүлмәле иске өй миңа кечкенәдән таныш. Мин бит ялгыз гына бала идем, уйнарга абыем да, энем дә булмады. Ә монда, җизниләрдә (әтинең бертуганы Әшрәф апаларда) бер көтү бала-чаг?. Җизни Күкчәтау-Акмулла-Кызылъяр арасында йөк ташый, ә апа — йомшак табигатьле, безне орышмый. Тирә-күрше балалары белән бергә өйне ду китереп уйныйбыз Төннәрен апаның өлкән улы Хәсән, без сыер астын, ат абзарын тазарткан, көрәгән өчен, «Алтынчәч»не сөйли, һәр төнне шул бер үк әкият, әмма кызык!. — Сөйлә, сөйлә инде, Хәсән абый — Иртәгә өлкән кураны тазартып, тиресне түгәсезме? — Түгәбез. Мондый кызык әкиятне тыңлар өчен тирес түгү түгел, утын ярырсың. Ләкин бу йорт миңа кызыклы әкиятләр белән генә түгел, ә фаҗигале бер хәл белән дә истә. Бу йортның бусагасы төбендә минем кадерле әнием Маһиҗамал фаҗигале рәвештә вафат булды бит Безнең әти белән әни Татарстанның Балтач ягыннан, әүвәле бабай, аның артыннан әти Себергә эш эзләп килгәннәр дә Күкчәтауда төпләнеп калганнар Әти солдатка каралырга кайткан вакытында өйләнеп, әнине дә Күкчәтауга алып килә. Башта алар үзләренә оя табу нияте белән көне-төне эшлиләр, авылга кунакка кайту турында уйларга вакыт та булмый Инде өйне салып бетереп, «уф алла» дип тынычланганда гына. Герман сугышы башлана Әти фронтка китә Аннан революция Аннан Колчак, атаман Анненков баскыннары, кулаклар фетнәсе һәм, ниһаять, дәһшәтле ачлык. 21 нче елда ваба авыруы белән бергә Идел буе халыкларын кырып салган коточкыч ачлык. Менә шулай итеп, әнием килен булып төшкәннән бирле ун елга якын туган бусагасына атлап керә алмый, ата-ана, туганнарын күрә алмый Ниһаять. 1922 елда дөнья бераз тынычлангандай була, игеннәр уңа. Безнең күршедәге Бану әби (ул Түнтәрдән икән) авылына кунакка кайтырга җыена. Моны ишетеп, әнием дә җилкенә - «Сиңа әйтәм. әтн-әнине бик сагындым Бану әбигә ияреп барып кайтыймчы. Улымны да алып барыйм», ди. «Сала башлаган өем бар. эшне ташлап китә алмыйм, алайса, Ибрай белән үзең генә барып кил Өйнең акча сын алданрак сорарлар, юллык сәмән генә бирермен», дип, әти бу сәфәргә каршылык күрсәтми. Әни юлга әзерләнә башлый. Күчтәнәчләр ала. аш-су пешерергә тотына. Ә мин инде урамда, дусларым Галәү. Фәйзи, Гомәрханнарга мактанам: — Беләсезме, мин Казанга китәм бит Шартлатасың, андый еракка сине кем алып барсын5 — Валлаһи, дим — Борчак сибәсең,— диләр Барам дигәч барам, әни белән барам. * Бу хәбәргә безнең урамдагы барлык балалар шаккатты I Чыннан да, ышанырлык хәбәрмени, балтачы Низаминың улы Казанж га барсын, имеш 5 Ә әни инде авылдашларга күчтәнәчкә дип: чәк-чәк. кош теле, ту кач. 5 бавырсак, тагын әллә ниләр, әллә ниләр пешерә Үзе. «Аш суым бик уңа, юлыбыз, иншалла, уң булыр!» — дип сөенә. очып-кунып йөри Ару - * талуны белми, көтү куганнан алып караңгы төнгә хәтле йөгерә, һаман с юлга әзерләнә Бану әби кереп — Ходай боерса, җомга көн Кызыл Ярга кузгалырбыз, килен, ин- - шалла, - дип юлга кузгалу көнен дә билгеләп чыкты Нәкъ шул көнне әти эштән, гадәттәгегә караганда, күп соңга калып у кайтты Әни аны капка төбендә үк каршылап Сиңа әйтәм, нигә болай озакладың5 Самавырымны өч тапкыр < яңарттым, диде Яман хәбәр ишетелеп тора әле. диде әти салкын гына, капка = төбендәге бүрәнә өстенә утыра калып, балтасын бүкәнгә чапты Рев комга барган идем И раббым. әнием коелып төште, әллә тагын сугышмы5 Казаклар тагын фетнә күтәргәннәр Күкчәтаудан пропускыгыз берәүне дә чыгармыйлар, ди. Ул төнне әни йокламады, намазлыгын җәйде дә бнк озак намаз укыды, елады, пышылдап ниндидер догалар укыды Ул вакытта әле Күкчәтауга тимер юл килеп җитмәгән иде Казанга барыр өчен әүвәле йөз сиксән чакрымдагы Кызыл Яр каласына барырга, шунда поездга утырырга кирәк иде Ә менә хәзер анда барыр өчен. ВЧКлан пропуск кирәк Аны ничек алырга5 Менә бит. инде кузгалам дигәндә генә.. Бер төндә әнием танымаслык булып суырылды, an ак булып калды Күзләре эчкә баткан, иреннәре күгәргән Мин дә аптырадым Әгәр алай-болай Казанга бара алмый калсак, малайлар күзне ачырмаслар. «буш куык», дип кенә йөртерләр Әти иртәнге чәйдән соң. гадәттәгечә, алъяпкычын киеп, пычкы балтасын алмады Булмаса, Сафага барыйм әле Ул түрәләр белән таныш Может пропуск алып бирер Әти. мин дә барам Өчебез дә Сафа җизниләргә киттек Әни нигәдер бнк акрын, туктап-туктап кына барды Җизниләргә килеп җиткәч тә «Тыным кыса Менә шушында гына утырыйм әле», дип ул баскыч төбенә утырып калды Әти белән мин эчкә өнгә кердек Пропуск турында әйткәч үк. җизни торып җиләнен киде «Әйдә, турә анда монда киткәнче, барыйк Фетнә булгач, алар өйдә утырмаслар», дип кабаланып чыгып та китте Олы кызы Рабига «Мин дә барам», дип. әтисенә иярде Мин урамда бер малайны очратып, кичен далага ат багарга бару турында сөйләшә, киңәшә калдым Мин инде әтиләр турында оныткан да идем Рабига йөгереп килә, бетен урамны яңгыратып кычкыра Сөенче! Сө-ен-че’ Нинди сөенче? Ул арада Рабига баскыч төбендә утырган әни янына килеп тә җит те. баягыдан да катырак кычкырып, тезеп китте Апа. апа. сөенче! Начальник «Пропуск бнрәм», диде' — Ә... ә.— Әни сискәнеп күтәрелеп карады, пышылдап кына тагын: - Ә... ә,— диде дә, ике кулы белән күкрәген кысып, авып китте... Икенче көнне, җомгадан соң, безнең урамнан күл якка ике олау кузгалды, алда әни, аның артында — Бану апа Ул — Казанга, әни — зиратка. Зират күл буенда, Кызыл Ярга бара торган олы юл каршында иде. Әле менә хәзер дә әнием бу өйнең баскычы төбендә хәл җыеп утыра кебек... Чымырдап өшеп киттем, вокзалдан җәяү килеп тирләгән идем, инде кузгалмый басып торгач, тир каткан. Күкчәтауда әле кар төшмәгән икән, шулай да суык, көзге кара суык. Болыт арасына кереп качкан ай тагын күренде, тузган, кыйшайган, иске өй кинәт яктырып: «Нихәл, исән-сау кайттыңмы? Сине күрмәгәнгә байтак булды бит ..»—дип, минем белән исәнләшкәндәй булды. Кайттым, кайттым, ага-йорт! Үзем дә сизмичә, калын, карт бүрәнәләрне капшыйсыйпый башладым, сагынып кайттым сезне, сабый чак бишегем. Йорт кинәт юк булды. Дөм-караңгыда калдым. Әллә куркынып, әллә инде туңып дерелди башладым Нишләп торам соң, шакырга, уятырга кирәк. Тәрәзәгә якынлаштым Йөрәгем ярсып китте, кулымны күтәрәм дә дерелдәп, шакый алмыйча, кире төшерәм. Кемнәр тора икән хәзер бу өйдә? Танырлар микән? Ашыгып, каушап тәрәзәне ша кырга үрелгән идем, агач аяк нигездән таеп китте дә тәрәзә яңагына барып сугылдым. — Әй, кем анда? Әти тавышы. — Мин... бер мосафир... кунып чыгарга рөхсәт булмасмы? Өй эче яктырып китте, кысып куйган лампаның филтәсен күтәрделәр Өстәл янында озын чандыр бер кеше, ак күлмәк-ыштаннан. Әти! Сәкегә иелде, мөгаен, өстенә кияргә эзли. Йөрәк дөп-дөп итә. Чыннан да, бу минем туган әтиемме? •— Хуҗа... — Ибрай! — Әти кычкырып, тәрәзәдән атылып чыгардай булып, йөгерә-аксый мин торган тәрәзә ягына килде — Ибрай.. син кайттыңмы?. Ул үксеп елап җибәрде IV Ирек ул иркенлек-тиңлек түгел икән әле. Минем өметләр, язгы гөрләвекләр өстендәге иртәнге юка боз кебек, атлаган саен чатный, челпәрәмә килеп ватыла бара. Күкчәтауда рус телендә өлкә газетасы чыга икән. Бер көнне редакторга кердем, үземнең Казанда республика газеталары редакциясендә эшләвемне, шигырьләр язуымны, инде басылып чыккан өч китабым булуын сөйләдем. Редактор урта яшьләрдәге күзлекле кеше, өстәленә иелеп, минем сүзләрне «алай икән» дип җөпләп, дикъкать белән тыңлады да, мин сөйләп беткәч, кинәт тураеп, кашларын җыерды — Гафу итегез, бездә сезгә лаеклы эш табылмас,—диде һәм телефон трубкасын алып кемгәдер шалтырата башлады Бу инде — сүз бетте, китәргә мөмкин дигән ишарә Шәһәр мәгариф бүлегенә барып, үземнең педтехникум тәмамлавымны. пединститутның дүртенче курсыннан китүемне әйтеп, башлангыч мәктәптә урын табылмасмы, дигән идем. Сап-сары бөдрә чәчле, мөлаем ханым, сөрмәле кашларын җыерып: — Балаларыбыз язмышын без халык дошманнары кулына тапшыра алмыйбыз,— диде. Бала вакытта бергә ат-ат уйнап, аннан мәктәптә бергә укып үскән Нигъмәтулла исемле иптәшем бар нде Ул хәзер Күкчәтауда Заготскотның өлкә конторасында директор булып эшли икән Бу хәбәрне ишетүгә күңелем яктырып китте, менә кем мина бер эш табып бнрер Тизрәк барып күрешергә, сөйләшергә кирәк Ул әле минем кайтканымны ишетмәгәндер, югыйсә әллә кайчан йөгереп килеп җиткән булыр иде бит Иркенләбрәк сөйләшеп утырырбыз, дип конторасына бармадым, кичне көттем. Аның атасы Фәсхетдин абый да (мин читтә йөргәндә үпкә авыруыннан вафат булган икән) балтачы иде. әти белән бергә эшли иде Өйләрен дә бергә салганнар иде. Шунын өчен мин аларның өйләрен бе ләм. Кызыл урамында, чат башында ике бүлмәле, алтыпочмаклы өн Бала вакытта Нигъмәтулланы «черки» дип атый идек, тәбәнәк, ябык, авырудан чыкмый иде. Хәзер өйләрендә каршыма килеп баскач, имәнеп киттем: миннән калку, таза, хәтта аз гына корсагы да бүлтәеп тора Әллә ул, әллә башка Ә, кайттыкмы? Яхшы булган,— диде ул салкын гына, теләр- теләмәс кенә кулын биреп. Күрештек! Утырдык Ул нигәдер, тиз генә аш бүлмәсенә чыгып керде. Мөгаен, хатынына самавыр куеп җибәрергә кушкандыр Тәмәке тарттык Инде йомышым турында сүз башлыйм гына дигән идем, аш бүлмәсеннән хатын-кыз тавышы ишетелде. Әй. Нигъмәт, без инде кинога сонга калабыз ич Нигъмәт сул кулын күтәрде, карады — алтын сәгате ялтырап китте Әйе. әйе. Бибиҗан,- ул торып шифоньердан костюмын алып кия башлады Ибраһим, син инде гафу ит. без билет алып куйган идек Бик кызык картина ди бүген Капка алдына чыктык Нигъмәтулла нигәдер ялт-йолт тнрә-якка карады, мина тиз генә кулын сузды, хушлашты һәм пышылдап кына эндәште. Син инде. Ибраһим, безгә килеп йөрмә, күршеләр бик алама Мин. наверное, вакыт булса, үзем сезгә барып чыгармын Сафа абзый ларда торасызмы? Ярый, хуш Ул ашыгып кире өенә кереп китте Үги әнинең йөзе көннән-көн караңгылана башлады Үземә турыдан туры әйтмәсә дә. күршеләргә кереп: «Кайтканына инде өченче ай китте Эш турында уйламый да. һаман атасының җилкәсен кимерә». - дип зарлануын ишетә башладым Нишләргә'-' Кая, кемгә барырга? Аптыраган Яна ел. 1948 ел якын лаша. ә мин һаман эшсез. Кая гына барып гозеремне әйтмим, паспортымны карыйлар да йөзләрен чыталар ~~ Нигъмәтулланы көтеп өметләнгән идем ул да күренми Бүтән иптәшләр дә бар нде. берсе бер килеп хәлне белсәче. Әтинең йөзен» карарга оялам Әни болай да күтәрелеп карамый, кабаклары төшкән Без җизниләрнең мунчасында торабыз Тик Әшрәф апа гына анда-санда чәйгә чакыра, иске-москыны рәтләп мине киендерә чалбар, пиджак рәтләп бирде, иске тунны кыскартып, «москвичка» ясады, рәхмәт твшкере Ә мин һаман әле иртә торам да. кай вакытта чәй дә эчмичә, әтидән оялып, урамга чыгам Буран Суык Кая барырга икән бүген’ Аяклар сау булса, берәр складка йөк ташырга бушатырга керер идем Бүкән башы белән үз үземне дә әле көчкә йөртәм атлаган саен көрткә багып, чыгып китә алмыйча җәфаланам бит. коргыры Кайвакыт та бер ишектән икенче ишеккә кагылып. «Сезгә лаеклы эш юк’» җа вабыннан җан өшегәч, өйгә ничек тә соңрак кайтыйм дип. Күкчәтауны урап алган, бала вакытта уйнап йөргән калкулыклар артына чыгам берәр таш куышына ышыкланам, уйланам Нигәдер, Тукайның һаман бер шигырен кабатлыйм Шат яратса да. жнһанга ят яраткан раббысы Үксеп елыйм Туйганчы елыйм. Монда, таш куышында, суык булса да, аулак — берәү дә күрми. Кай көннәрдә зиратка барып, әнием кабере янына утырам да күңелемне бушатам. Бар күңелләрдән дә җылы, йомшак синең кабрең ташы,— Шунда тамсын күз яшемнең ин ачы һәм татлысы! Шулай яңа ел алдыннан беркөнне әти, кичке чәйдән соң: «Әйдә, тәмәке тартып керик»,— дип мине ишегалдына алып чыкты. Анда Сафа жизниләрнең үрәчәле чанасы тора иде, шунда утырдык. Әти янчыгын чыгарып тәмәке төрә башлады. Сизәм, нидер әйтергә тели. Күрәсең, яшь хатыны алдында күңел серен ачасы килми Әти яшь вакытында бик таза булган, көрәшләрдә дә, кабак сугышларында да бирешмәгән. Үзе мәчет салышып йөрсә дә, мәчет ишеген елына ике тапкыр, корбан гаете белән ураза 1аетендә генә ачкан. Шуңа, ахры, аны кыерсытып «Урыс Низамый» дип атаганнар. Әмма Күкчәтау- да аннан оста балтачы-столяр булмаган. Күкчәтаудагы иң матур, челтәр кәрнизле, өлге тәрәзә капкачлы өйләр — аның эше Менә шул атаклы оста хәзер тәмәке кабыза Тәрәзәдән төшкән җиделе лампа яктысында ул бигрәк тә мескен күренә, ябык, арка бөкресе чыккан Заманында аның мыеклары, нәкъ маршал Будённыйныкы сыман, кабарып, колакларына уралып, йөзенә ниндидер бер мәһабәтлек сирпеп торалар иде. Хәзер инде әнә ул мыеклар да сәлперәйгәннәр, юкарып, сыланып тора. — Улым! — диде әти нигәдер авыр сулап.— Мин менә гомер буена балта чаптым. Әле менә үземә дигән өй дә юк. Син минем ялгыз улым Сине укытып, балтадан котылырмын дигән идем, булмады,— ул сүнеп барган «кәжә сыйрагын» чытырдатып суырды Очкыннар чәчрәде.— Булмады! — Тагын көрсенү.— Ходай шулай язгандыр инде Син дә кулыңа балта алмасаң, булмас Мин бүген Сафа белән килештем Без аңа яңа өй салабыз, ә ул безгә өеннән артып калган бүрәнәләрне, такталарны бирә Шулай тырышып үзебезгә бер куыш рәтләмәсәк, булмас. Әти сүнгән төпчеген кар өстенә ташлап таптады Яшь кар шыгыр- шыгыр килде. Якында гына эт өрде. V Калын карагай бүрәнәләр Көч-хәл күтәрәбез, үзләре сөяк сыман каты, карандаш очлый торган үткер балта, чапкан саен сикереп-сикереп китә, бигрәк тә туң вакытта. Менә шушы бүрәнәләрне әүвәле тап-таза итеп каезларга, тигезләргә, аннан өч ягын такта кебек итеп тигезләп чабып чыгарга һәм шоп-шома итеп ышкыларга кирәк. Шуннан соң гына бура бурый башлыйбыз. Почмакларны «француз йозагына» бикләп, әти үзе чаба, кисә. Ул кадәресенә әле минем кул ятмый Мин күбрәк иртәдән кичкә хәтле бүрәнә чабам, уем алам, тырнак куяр өчен тишекләр бораулыйм Бура үскән саен бүрәнәләрне югарырак күтәреп салырга туры килә, бер генә тапкыр түгел — берничә тапкыр — Шулай-шулай! — ди әти, әле яңа гына куйган бүрәнәнең ятышын, уемның дөрес булуын карап бер алга, бер артка атлый, күзләрен кысып, аннан яткан бүрәнәне тимер сызгычы белән сызып чыга.— Әйдә әле! Әле генә көчкә-көчкә күтәреп куйган бүрәнәне тагын көч-хәл күтәреп жиргә салабыз. Әти бүрәнәнең сызылган җиреннән тагын балтасын ялатып, кәгазь калынлыгы юнып ала . Агач аяк кирәк жирдә бөгелми, кирәкмәгән жирдә таеп китә, авыр күтәргәндә жирне тишеп керә, суырып та ала алмыйсын Кичен чәй эчәр-эчмәс егылам, ә иртән Иртән кузгала алмыйм, бөтен тәнем ватылган, чулак аягымнын тезе кажалып, чи яра булып кансылый Торырга кирәк. Ниһаять, яз башына өйне салып бетердек Сафа жизниләр дүрт бүлмәле матур өйгә күчтеләр. Безгә — иске өй һәм артып калган бераз бүрәнә, такталар Әтинең әле моңа хәтле дә жыеп килгән матчалыклары, ишек-тәрәзә яңаклары бар икән Менә шуларнын барысын караштырып, инде үзебезгә өй салырга жыенабыз — Өйгә тотынсак, ашарга юк,— диде бер көнне әти. такта ышкылаганда — Мин торгта эшләүче Хафизга өй салырга килештем Көндез анда эшләрбез, ә иртә-кичен үзебезнең өйне сипләрбез Менә шулай итә-итә, ниһаять, үзебезнеке дигән куыш та булды Казах әйтмешли, үз башыбызга төтен чыгара башладык Минем чулак аяк та өстерәлә торгач, барыбер бүтәнчә булмас инде, дип ахрысы, сөялләнеп тупасланды, элеккечә үк атлаган саен кырылып чиләнми Куллар да балтага ятышланды Әти инде миңа бура почмакларын «француз йозакка» бикләүне, ишек-тәрәзә яңакларын утыртуны да тапшыра башлады. Билгеле инде, үзе һәрвакыт күзәтеп-өйрәтеп тора Ә менә үги ана белән ара һаман да жылына алмый Ул жае килгән саен «үтмәс товар» дип кадап ала. «кырыкка жнткән сакаллы сабыйның ыштырларын юар хәлем юк».— дип керләремне атып бәрә башлады Ахырында, әти белән киңәшеп, өйләнергә булдым. Маһинур исемле бер тол хатынны алып кайттым Менә шунда исем китте Тагын чәпчер инде дисәм, әни һич тә шау-шу күтәрмәде, хәтта коймак коеп, никах урынына бер мәжлес ясап, күрше хатыннарын чәйгә дә чакырды Мин дә куандым «Әллә кайчан өйләнәсем калган икән, әни май булды»,— дип мактанып та алдым Маһинур беренче көннән үк өйдәге бар эшне кер уу, идән юу. сыер саву, сыер куу. аш-су пешерүне үз кулына алды һәм житез-пөхтә булуын күрсәтте Сүзгә саран әти лә бер көнне аштан соң — Ярады, киленнән уңдык,— диде Минем дә күңел күтәрелеп китте Ниһаять, сукмак юлга алып бара Эш тә жнтәрлек Сугыш вакытында кыйралган дөньяны халык төзәтергә ашыга Шуның өчен бер эш бетәр бетмәс икенчесенә димләп киләләр Менә шулай яхшы гына эшләп, торып ятканда, бер көнне сеңелем Разня яшь баласы белән иреннән аерылып кайтты Башта мин анын кайтуына сөенгән дә идем Билгеле инде, иреннән аерылуга түгел, үзе безнең гаиләгә кушылуына Ничек кенә әйтмә, үги анадан туган булса да, бердәнбер кардәш, сөйләшсәң дә. киңәшсәң дә дигәндәй Ул бит ин де акылга утырган, унъеллыкны тәмамлап, өлкә судында секретарь булып эшли Әмма бу юравым белән ашыкканмын икән Гажәп. Разня бусагадан атлап керүгә, әтинең миңа булган карашы үзгәрде — суынды Ул инде элеккедәй минем белән ачылып сөйләшми, киңәшми Кашлары салынган, йөзе һәрвакыт чытык Ә бер көнне эштән кайтканда турылан туры әйтә салды, йөрәккә хәнжәр кадады - Син инде үзенә лаеклы эш тап та үзенә куыш эзлә Өй тыгызлан ды. диде ул ачулы тавыш белән, кырыс кына Коелып төштем Мондый сүзне ишетермен дип уйламаган идем Әти бит кечкенәдән мине ярата аркасына асып йөри иде Ә инде Казанга китеп, кулга алынуымны ишеткәч, ул көне төне елаган, хәтта асылына башлаган Кайткач, күкрәгенә кысып, балалар төсле үкереп елады, «күрә алмам дигән идем өнме, төшме дип кочаклап йокла ды ул мине беренче төндә Ә хәзер? Ни булды ана’ Нигә кырысланды? Әтинең бу көтелмәгән сүзләрен мин, билгеле инде, Маһинурга әйтмәдем, әмма үзем төнозын керфек какмадым, борчылып чыктым. Нишләргә? Кая барырга? Хәзер бит мин ялгыз башым гына түгел, икәү, бәлкем өчәү дә... Әтинең бу кырыс сүзләренең серен күршеләр чишеп бирделәр. Әни инде әллә кайчан аларга әйтеп йөри икән. — Үзенә генә түгел, кешегә дә кәсәфәте тия. Менә шул ристан аркасында кызым югарырак эшкә күчә алмый. «Агаң халык дошманы»,— дип юлын кисәләр мескеннең, көн дә елый. Кайчан гына күздән югалыр җан көеге. Ә икенче көнне Разия әти алдында әйтә салды. — Син миңа туган түгел, син — халык дошманы! Синең арканда мине эштә күтәрмиләр. Кит бездән! Шул кичне мин өйдән чыгып киттем. Кая? Үзем дә белмим... VI ..Вокзалдан бераз читкәрәк китеп, чирәм өстенә пальтомны җәйдем дә яттым. Көн болытлы. Гарип аяк очым сикереп-сикереп китә, һава бозылыр алдыннан шулай кылана ул, хәерсез. Кая барырга? Кемгә таянырга? Нишләргә? Баш чатный. Җавап таба алмыйм... Кесәдә нибары унбиш сум акча. Аның белән кая билет аласың? Бер пролетка да җитми бит ул. Нишләргә соң? Менә сиңа ирек! Менә сиңа туган ата! Менә сине көткәннәр! Йоклап киткәнмен икән, паровозның сузып кычкыруына сискәнеп уяндым. Күкчәтау ягыннан ниндидер бер поезд килеп туктады, пассажир поезды. Берәүләр төшә. Берәүләр менә. Кочакланышалар. Үбешәләр. Көлешәләр. Нинди бәхетле җаннар! Әнә каршыдагы вагон тәрәзәсеннән өстәлгә тезеп куйган сөтле, кефирлы шешәләр, бер бөтен күмәч күренә. Авызыма сулар килеп китте. — Ибраһим, бу синме! — Егылып китә яздым, кемдер култыгымнан тотып калды.— Нишләп торасың? Алдымда — Галәү Маннапов, үзем белән бергә уйнап үскән малай. Хәзер инде өлкән абый булган, озын, тулы, өстендә яхшы костюм. Аптырап калдым, ни әйтергә дә белмим — Болай... Исәнме? Кая барасың?—дим. — Алма-Атага, киңәшмәгә. Төсең юк, әллә авырыйсыңмы? — Әйе. башым чатный. Кара әле, Галәү, мин кесәмнән акчамны алдырдым, инде билетка да юк. — Доң-доң! Вокзал ишегалдында эленеп торган өлкән җиз кыңгырау ике тапкыр сукты. — Менә кесәдә бер утыз сум бар. Галәү костюм кесәсеннән бер уч акча чыгарып миңа тоттырды да поездга таба йөгерде. Кесәгә акча кергәч, хәтерем дә яктырды «Тукта, Акмулада әле минем Алтай дигән бер дус бар бит. Антибеста да бергә яттык. Ул уголовник, вакыты да тулырга якын иде. «Әгәр Күкчәтауда рәтле эш табылмаса, үземә кил, урнаштырам»,—дигән иде бит. Кассага йөгердем. Озакламый Күкчәтау ягыннан «Максим» килде. Мин Акмулага киттем VII Төнлә аз гына яңгыр явып узган иде, ә монда, Акмула урамнарында, аяк атлагысыз саз, бигрәк тә минем ише агач аякларга. Атлаган саен тездән батып китәм, агач аякны ике куллап суырам Көч-хал аны тартып икенче адым ясыйммы, тагын батам Кай җәһәннәмдә тора бу Алтай? Кайда сон анын Шанхай дигәне? Шәһәрнен көньягындагы иске бараклар, саман өйләр белән тыгызланган «нахалкалар» бистәсен Шанхай дип атыйлар икән. Әйтүенә караганда. Алтай шул Шанхайнын урта бер җирендә, базарга каршы чат башындагы өйдә торырга тиеш * Ниһаять, җан тиргә төшеп, былчыракка батып, сораша-сораша | Алтай торган өйгә килеп җиттем Эчем жу итеп китте, яртылаш җиргә « сенгән саман йорт, түбәсе кыйшайган, ишек каерылган Түшәме җимере- < леп төшкән бер бүлмәне үтеп, икенчесенә кердем Кап-караңгы. бер нәрсә = дә күренми Бары тик колак тондыргыч чебен мыжлавы * — Өйдә кеше бармы?! * Нәрсәдер кыштырдады, каршыдагы сәкедән мияулап песи сикереп о төште, карлыккан тавыш гырылдады < — И коргыры. тагын кем җөри, жокы бирмәй5 — Чичәй, Алтай дигән адәм шушында торамы? Әйтерсең, камчы белән сукты т — Китче, Алтай балтаеңды белмәймен, ни дигән каңгырган җан- = сың! « — Мин, чичәй. Күкчәтаудан — И әнә бакзал башында Торсын кассапчы торады Алтай-балта- s енды шуннан сора! Тагын саз ерып, кирегә, вокзал якка, итче Торсынны эзләп киттем Капка төбендә мнне, көрәк белән су ерып, кура тазалап йөргән бер карт каршылады, озын, чандыр, чөй сакал Өстендә иске чапан, башында кыркылып беткән бүрек — Әссәламегаләйкем, ага? Әллә саңгырау, сәламемне алмады, шикле бер караш белән озак карап торды, аннан кырыс кына эндәште — И көннең кашы каралганда нн кылып җөрнсен? — Ата, сез Алтай дигән адәмне белмисезме5 Карт сискәнеп артка чигенде — Ул кем. жулдасыңмы? Мин куанып киттем төпченеп сораша. - мөгаен, монда тора — Ие якын юлдашым нде — И., жаксы адәм икәнсең жулдасың төрмәдә утыра Талаган кичә төндә Бусында инде башыма чукмар белән суктылар, аңгы чнңге килдем - И жаксы килдең, чал ачулы тавыш белән мыгырдады, мили иия ул сукбайның жулдасларын эзләп җөри иде Искәрту кирәк Бу чал сакаллы дорфа карт яныннан ничек ычкынганымны да белми, алдымаартыма карамый йөгерәм Кая5 \зем дә белмим Нинди дер бер тыкрыкка килеп кысылдым Әллә кайдан бер кәрлә эт чыгып, абалап өрә башлады Артта кемнәрнеңдер ашыгып килүләре, сөйләшүләре ишетелде Бар көчемә йөгерә атлый тыкрыкның очына чыктым Кумер өеме Вагоннар Ниндидер тупик Мнн күмер өеме янына барып егылдым Якыннан гына уф-уф килеп паровоз үтте Төн буенча яңгыр яуды Мнн тупиктагы бер товар нагоны астында утырып чыктым Арыган, алҗыган булуыма карамастан, күзләремә йокы кунмады Бердән вагон басарга йөргән карак, дип тотып ябалармы дип хәвефләнсәм, икенчедән, эч бокыр бокыр килеп һич тынычлык бнрми Бичара нишләсен, инде икенче тәүлек авызга бер валчык төшкән юк Алтайга җиткәч тамагымны бер туйдырырмын дигән ндем. ярый әле үземне эләктермәделәр Теге дорфа картнын карашы яман иде. вакытында ычкындым Алсу нур бөркеп кояш кутәрелә башлады Тирә-як яктырып, матураеп китте Яңгырдан сон монда ку мер өемнәре, төтен сенгән иске, җимерек вагоннар арасында да иртәнге тәмле хуш ис! Ә шулай да ашыйсы килә. Вокзал артындагы базарда, озыннан-озынга сузылып киткән өстәлләрдә сөт, эремчек, катык, ара-тирә бөтен табикмәкләр дә күренә. Нинди тәмле ис. Вокзалдагы пассажирлар килеп әле бер, әле икенче өстәлгә туктыйлар, сөт белән, катык белән табикмәк ашыйлар. Аларга карап авызыма су килә. Читкәрәк китеп өстемдәге күлмәгемне салдым, төрмәдән кайткач, әти үзе: «Мә, улым, үзен киеп туздыр», дип бүләк иткән иде бит. Вокзалдан читтә аулак бер жиргә — ташландык шпаллар өстенә килеп утырдым да ике тәбикмәкне бер шешә сөт белән ашадым да бетердем Сизми дә калдым Үз гомеремдә, хәтта, Колымада да мондый тәмле ризык ашаганым юк иде. Корсак тулгач, тынычланып, шпал өстенә сузылып яттым Күзем эленеп киткән — Ту-ту-ту! Сискәнеп уяндым. Каршыдагы биек өелгән тимер юлдан поезд килә Алтын билбаулы яшел вагоннар .Алда кызыл түшле мәһабәт тепловоз Поезд якынлаша. Вагоннарның тәрәзәләре ачык Аннан пассажирлар карый. Менә вагон- ресторан. Өстәлләрдә шешәләр. Әнә ике пассажир кулларындагы стаканнарны чәкештерә. Ишеге ачык тамбурда хәрби киемдәге бер егет белән күк күлмәкле бер кыз басып тора. Алар берберсенең кулларыннан тотышып, далага карап көлешә-көлешә ни турындадыр сөйләшәләр Поезд шпаллар өеменә якынлашты. Аларның күзләре миңа төште Кыз елмаеп миңа кул болгады «Хушыгыз!» Аңа ияреп теге хәрби егет тә кул болгады. Кара, дөнья нинди матур! Кара, дөньяда әле нинди әйбәт кешеләр яши Түзмәдем, сикереп торып үзем дә теге кыз белән егеткә яулыгымны болгадым — Хушыгыз! Хушыгыз! — Ту-ту-ту! ' Поезд китте. Ерактагы чәчәкле Алма Атага, карлы түбәләре күкләргә үрелгән Алатау ягына китте Бүгенге беренче һәм соңгы сөенечем дә шул поезд белән офыкка китеп югалды Мин тагын үземнең авыр чә- ^нечкеле уйларым белән калдым ’ “ Кара, кояш инде баеп бара Әле яңа гына ул күтәрелеп килә иде түгелме? Тагын төн якынлаша Кайда йокларга? Нигә йокларга? Аннан кая барырга — уңгамы, сулгамы? Юл юк' Өстемдәге соңгы күлмәкне сатып ашадым Кесәдә бер тиен акча юк. Нигә соң болай? Әнә берәүләр нинди пөхтә, матур итеп киенәләр, нәфселәре ни тели, шуны ашыйлар, кая барасылары килсә, шунда китәләр Ә мин? Мин - бүре! Мине куалар, эзәрлеклиләр Кешеләр минем белән сөйләшергә курка Мин алардан куркам. Нигә?! Мин дә бит алар төсле үк кеше Миңа бит әле утыз сигез генә яшь Мин хәзер бөтен яктан камилләшкән, дөньяда үз урынын тапкан ир булырга тиеш бит! Ә хәзергә — сәләмә киемнәргә төренгән агач аяклы гарип. Нигә мин 1арип? Анадан шулай гарип булып тудыммы? Сугыш мәйданында илемне саклап гарипләндемме? Ни өчен мине тере гарип ясадылар һәм хәзер чирканып яннарын нан куалар? Җир тетрәнеп китте. Сискәнеп аягүрә бастым Поезд килә. Кызыл вагоннар! Әйтерсең лә берәү җилкәмнән төртеп торгызды. Кызыл вагоннарга таба атладым Тизрәк! Тизрәк! Ашыккан саен агач аяк төртелә, сөртенә. Әнә инде вагоннар гөрелтесе Якынлаша' Якынлаша! Тизрәк! Пальто чабуы аякка уралып, йөгерергә бирми Аны салып ыргытып, өемгә йөгердем Җир дер-дер итә Менә уф-уф итеп, пар бөркеп, тирә-якка төтен таратып килүче паровоз күренде. Тизрәк! Соңгы көчемне җыеп тырмашып. өемгә үрмәлим Төнге яңгырдан соң балчык йомшарган, шуа. бата Нәрсәдер дерт дерт итә Әллә җир. әллә минем йөрәк Ж.итә алсам гына ярар нде Әмма мин инде рельска ятам дигәндә генә, соңгы чуен тәгәрмәч дыңгырдап, тәгәрәп узды Мин хәлсезләнеп. ачынып шпаллар өстенә аудым — Булмады ♦ VIII Нәрсә соң ул фактура? Нәрсә соң ул нетто? Брутто? Тара’ Унлы үлчәүдә ничек үлчиләр’ Контора счетында ничек исәплиләр’ ♦ Ходай белсен, төшкә дә кермәгән нәрсәләр Ә шулай да мин менә Кызыл | Яр авылындагы кооперация ашханәсендә буфетчы товар алам, товар - сатам, хисап бирәм Мондый җаваплы эшкә ничек алдылар дисезме’ Билгеле инде, кыз * ганып түгел, чыгырыннан чыккан мохтаҗлыктан гына Бу ашханә ' дә буфетчы, гадәттә, биш алты айдан артык эшләми, судланып төрмәгә - китә икән Шуның өчен авылда инде бу буфетка керүче табылмаган ~ Ә ашханә-буфет эшләргә тиеш Мин, ходайга тапшырып, тәвәккәл кыл _ дым Нишлисең, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, диләр бит ~ Вакыты җитмәсә, үләм дисәң дә үлә алмыйсың икән Бу талпыну да барып чыкмагач, бераз суындым Икенче көнне өстәге пальтомны саттым да Күкчәтауга кайтып киттем Төн уртасында ишекне шакыдым Йоклыйлар Бераз икеләнеп, кыймыйча торгач, тагын тәвәккәлләдем Кем анда җиде төн уртасында’ Мин. әни. Ә, үтмәс товар, тагын кайттыңмы' Үги әни өйалды ишеген ачты, әмма үзе уртага басты тәбәнәк, юан. ак күлмәкыштаннан Ачулы Кулында җиделе лампа Маһинур өйдәме’ Булыр өйдә, әни нигәдер җилкәләрен сикертте, лам. » чылт пылт итеп киңе, уйнаштан бала тапты Әле менә кичә Разнянең итә ген урлап качып киткән Кайда инде ул хәзер? Чертым беләме? Милиция белән эзләп таба алмадык Бнк ки рәк булса, табарсың әле Ярар, әтиеңә иртәгә эшкә барырга кирәк Ишек шап итеп ябылды Лампа сүнде Дөньяда әле мәрхәмәтле кешеләр дә бар икән Бер иптәшем пас портымны алыштырып бирде Икенче иптәшем «ун ел хнеапчы булып эшләде» дигән язуга кул куеп, мөһер сугарга җөрьәт итте Нәкъ менә шул документларны юллап йөргәндә, Кызыл Яр авылындагы ашха нәгә буфетчы кирәк дигән хәбәрне ишеттем Сельпо председателе урта буйлы, аз гына шадра битле казах доку ментларны күргәч, көлеп җибәрде Уйбай. нәкъ үзе. ун җыл хисапчы булып эшләгән, дип доку ментларны бухгалтер кызга сузды Тәрҗемәи хәлне хезмәт кенәгәсенә ятыштырып язып бирдем Прел седатель Мостафин мина бер ташландык йортны күрсәтте Шушында катын балаңны алып кил Алда күз күрер Шул көнне үк келәттән аракы, шәрап. конфет шикәр кебек товар алып, фактурага кул куеп, буфетны ачып җибәрдем Икенче көнне Күкчәтауга барып. Маһинур белән улым Шамилне алып килдем Маһинур өйнең эчен тышын сылап, агарта, юа башлады Кызыл Ярдагы беренче көн үте бнк кызыклы башланып китте Ул кичне безгә Хәзер килде Чын һич ялганы юк. ышанмасагыз. менә үзегез хөкем йөртегез Кич белән, ашханә ябылгач, мин буфеттан бер бөтен икмәк, ярты кило шикәр, бер әчмуха чәй алып кайттым. Ә Маһинур, башындагы дебет шәлен сатып, чиләк, чәйнек, табак-савыт, кашык һәм бер кило ит алган булган Мин кайтканда өй ялт иткән, анда тәмле аш исе аңкый иде Ниһаять, беренче тапкыр. Маһинур белән үз куышыбызда, күршедәге казах карчыгы бүләк иткән тәбәнәк, түгәрәк өстәлебездә үзебез пешергән ашны ашарга утырдык. Күптәннән инде итле аш ашаган юк иде, хуш исе борынны кытыклый. — Я, карчык,— дидем мин көлеп,— өстәл байларча, музыкасы гына юк!— Сүземне очлый да алмадым, ишек ачылды — Әссәламегаләйкем! Аптырап калдым Ишек төбендә ап-ак сакаллы бер казах карты басып тора, култык астында ак яулыкка төрелгән зур гына төргәк. — Вәгаләйкемәссәлам, ата, югары чыгыгыз,— дидем, әле һаман гаҗәпләнеп. Карт кыстатып тормады, төенчеген тәрәзә төбенә куйды да, кулын юып, өстәл янына утырды Аштан сон чәй эчтек! — Хәерле булсын,— дип карт бер аять укып, дога кылды да, тагын миңа карап:— Инде бер сорнай тартсам, ничек булыр? Шаккаттык! Бу ни дигән сүз! Ап-ак сакаллы карт! Дога. Инде... Ул арада карт урыныннан җитез генә торып, тәрәзә төбендәге төенчекне чиште һәм тальян гармун чыгарды Бармаклары бик җитез генә әле өскә, әле аска йөгерә, гармун телләре ашыгып аваз чыгара Менә Себер татарларының иң яраткан көй-, ләре «Биш күл» Карт яхшы ук яңгырау тавыш белән җырлап fa җибәрде Бишкүл көе. Бишкүл көе. Бишкүл көен яратам Бишкүл көенә җырласам, хәсрәтемне таратам Бераздан гармунга Маһинур да кушылды IX Бу ашханә Кызыл Яр авылының кырыенда — Чагалы елгасы борылышында «Г» хәрефе шәкелендә салынган иске бер өйдә урнашкан иде. Иске булганда да шундый иске — исең китәрлек. Ул әле тумышында ук беләк юанлыгы карагай сайгаклардан гына әштер-өштер әмәллән- гән булган, нигезсез, җиргә түшәп кенә Тора-тора ул тузган, утырган, нәкъ тавык тәпиендәге өйгә әверелгән. Әнә тәрәзә төпләре астында, почмакларында баш сыярлык тишекләр. Алар иске-москы капчык, чүбек-чабык белән генә томаланган. Түбәдәге шиферларның күбесен җил куптарып алып ташлаган Эчке яктан ашханәнең стеналары, кайчандыр фанер белән тышланып, ак буяу белән буялган да булган. Әмма хәзер инде ул фанерлар җыерчыкланып күпергәннәр, калкып чыкканнар Буявы кубып, саргаеп, шадраланган «Г» хәрефенең ыргагында — аш пешерү бүлмәсе һәм кечерәк кенә буфет кисәге Ә инде «Г»ның «ботында»— зал Анда дүртәр кешегә исәпләнгән җиде-сигез өстәл һәм җимерек урындыклар Уртада калай белән тышланган зур мич. Кухняда — ике кеше Баш повар, ул ук ашханә мөдире. Аның ярдәмчесе, ул ук — официантка Мин — буфетчы. Менә бар штат Баш повар—тәбәнәк, ябык, мескен генә бер ир Ә исеме, мыскыллап куйган сыман.— Великанов Иван Иванович Авызында һәрвакыт какланып беткән трубка пыскып тора. Иван Иванович сөйләшергә яратмый, әмма һәрвакыт ниндидер бер көй шыңшып йөри. Ярдәмчесе Вера Петровна шефның нәкъ киресе — мәһабәт гәүдәле. балтырлар, беләкләр сылык-сылык итеп торалар Әгәр ул ачуланып бер кизәнсә. Великановнын көле күккә очачак Гөнаһларына керер хәлем юк — тавышланганнарын ишеткәнем булмады — һәр икесе үз эшендә Вера Петровна бертуктаусыз сөйли, авылның иң соңгы яңалык ларын фаш итә. ә Иван Иванович, трубкасын пыскытып, бетмәс-төкән , мәс көен шыңшый. S Алар икесе дә мине яхшы каршы алды Иван Иванович зур гына “ жамаякны түбәсеннән тутырып, уртасына көнбагыш мае салып, тары 2 боткасы бирде Вера Петровна (ул вакытлыча буфетчы хезмәтен дә баш- 5 кара икән) бер түтәрәм ипи дә китереп куйды һәм ашханәгә кемнәр ф килүен, нәрсә ашауларын сөйләп китте ® — Монда күбрәк авылныкылар килә бит. кайсы банктан акча ала. ® кайсы ревкомга, кайсы исполкомга кайсы комендатурага немецлар. < поляклар, төрмәдән кайтканнар < Эчем жу итеп китте Әйтерсең лә. минем төрмәдән кайтканны, ялган язулар белән йөргәнне белеп, сынап әйтә Әмма Вера Петровна миңа * игътибар да итми Инде дөньядагы бүтән хәлләрне тезә башлады Карагыз, сез бурычка бирмәгез Бурычка эчеп теңкәгә тияләр < Әле миңа гына да дүрт биш кеше бурычлы Ала алсам ярар иде Дөресен әйткәндә, мин такылдавык хатынның бу сүзләренә әллә s ни игътибар да итмәгән идем Әмма озакламый бу сүзләрнең алтын булуына шигем калмады Инде кар төшкән иде Буфетта жил уйнап тора Аракы тезелгән киштәләрдә ап ак кар чачаклары асылынып тора Ашха нәдә кунаклар юк Мин өстәл буфет артында утырдым, утырдым да. тәмам дерелди башлагач, кухняга Иван Иваныч янына, тәмәке тартырга кердем плитә янында жылырак Вера Петровка утын ярырга чыгып киткән иде Папиросымны тартып бетерергә дә өлгермәдем Начальник килә! дип атылып бәрелеп Вера Петровна керде Кочагындагы ярты олау утынын плитә янына ташлады, мич селкенеп китте Үзе һаман такылдый Менә бәла Ә син. буфетчы, нәрсә шак каттың, чык тизрәк Уф алла, алъяпкычым кайда?' Ул әле бер. әле икенче почмакка йөгереп мәш килде Кайда гына куйдым’ Вера Петровна, диде Великанов артык ашыкмыйча, трубка сын плитә кырыена суга-суга. алъяпкычын билеңдә нч Мин чатанлап буфетыма чыктым Өч кешегә заказ Вера Петровна залга чыгып, килүчеләрдән заказ ала Мин талон язам Повар шул талоннар белән үзенең аш суын жибәрә Кичен повар белән талоннарны барлап, исәпләп, кухня рнзы гының ничә сумлык сатылуын исәплибез Бер литр аракы, «ч гуляш Өч кешегә бер литрмы’ — Тиз дим Ул көттергәнне яратмый Ике шешә аракы, стаканнар бирдем Тагын яздым Ул арада тагын берничә кеше килеп, тәмәке, шырпы сорады, талон яздырды Мин бу котны алган башлыкның кем булуын да сораша алмый калдым Бары заказ кәгазенә «Начальник'» дип сырлап счетта сумманы исәпләп төшерә башладым — Тагын бер бөтен, ике гуляш, дип Вера Петровна исәбемне ялгыштырды Аракыны бирдем Гуляшка талон яздым Сумманы исәпләп, заказга өстәдем Залда халык күбәйгәннән күбәя бара, өстәлне өстәлгә кушалар кухняга кереп, кыйшык аяклы эскәмияне дә алып чыктылар Кунаклар ның барысы да диярлек кып кызыллар, чиртсәң битләреннән кан сир пер Әллә суыктан, әллә аракыдан Озакламый залда күкле яшелле тавыш белән жыр да күтәрелде, русча казахча Заказны я<ып биреп, исәпләп өлгерә алмыйм Иван Ива новнчның инде өч көн сатылмый туңып яткан гуляшлары да. жылыты .. 35 лып, «худка» китте Туп-туры бер ящик аракы бар иде. бушады Ахырда шампан шәрабына күчтеләр — Минем инде аякларым йөрми, дип Вера Петровна еларга җитешеп зарлана башлады Бары тик төнге сәгать өчне сугып киткәч кенә көч-хәл белән өйләребезгә таралдык. Иртәгесен тагын буфетка Буран, көрт Култык таяк лар көрткә бата да мин мәтәлеп барып төшәм. Торам, тагын егылам Ә буран котырганнан котыра бара Көчкә генә ашханәгә килеп җитеп егылдым Буфет шкафын ачып, үлчәүне өстәлгә куеп, шешәләрне тезәргә өлгермәдем, бер хатын килеп керде Лампочка кызарып кына тора, караңгы. Өстәлгә килеп җитәр, җитмәс, сорап түгел, боерып: — Бер литр аракы,— диде теге хатын Мин фәлән начальникның әйеле (хатыны) Куанып киттем Менә әйбәт булды, дип тиз генә кесәмнән, кичәге түләнми калган заказ кәгазен чыгардым — Кичә ирегез бездә утырган иле.. Заказны түләмәде Тугыз йөз җитмеш сигез сум егерме өч тиен. — Жала җапмагыз,— дип хатын кырт кисте,— менә бер литрга — Ул ачу белән миңа илле сумлыкны ыргытты — Минем җулдасым акча түләмәй заказ бирмәйде Аптырап, ни әйтергә белми торганда, хатын ике шешәне сумкасына салды да ишеккә атлады һәм ачулы рәвештә: — Жарайды мин җулдасыма сезнең җалагызны айтаен,— дип ысылдады. Ишек шап итеп ябылды Мин. сылк итеп урындыгыма ишелдем «Менә сиңа кирәк булса! Нинди яла?» Төш авышкач, түрә абзый хәрби киемдәге бер кеше белән залга үтте Бераздан Вера Петровна йөгереп килде — Начальник сине чакыра «Мөгаен, исәпләшергәдер ». дип. заказ кәгазен кесәмә салып, счетны култык таякка кыстырып йөгердем — Сәламәтсезме? — Рәхмәт Яхшы. Мөлаем генә кеше икән бу начальник. Йөзе түгәрәк. Матур Елмаеп кына сөйләшә. — Син җаңа буфетчымы? — Әйе. — Жаксы. җаксы,— ул тагын елмайды. Папирос кабызды, суырды. Иптәше— озын, таза гәүдәле кеше, нигәдер торып чыгып китте Начальник авызыннан зәңгәр боҗралар чыгарып өрде дә миңа карады — Бурычка товар бирергә ярыймы? Аптырап калдым Счетым кулымнан төшеп китә язды — Юк, ярамый, иптәш начальник. — Алай булгач, нигә минем әйелемә «бурычыгыз бар» дидең? — Мин бит. . заказ буенча — Яле. яле., монда бир әле ул кәгазеңне «Уф алла. Ичмасам хәтерләр » Мин халат кесәсеннән заказ кәгазен алып начальникка суздым — Рәхим итегез Тикшерегез Кашлар җыерылды Тавыш кинәт сикереп ачулы тонга күчте — Бир. күп сөйләмә' — Ул минем тугыз йөз җитмеш сигез сумлык заказ кәгаземне кулымнан тартып алды да ертып ертып идәнгә ташлады, үзе шунда ук сикереп торып ишеккә таба атлады Хөкүмәт малын тагын бурычка таратасы бхлсаң. мин сиңа урын табармын' Култык таякларым төшеп кип Мин мичкә сөялеп калдым Ишек шап итеп ябылды Буфеттан катып-тунып, сон гына кайтып йокларга гына яткан идем, кемдер тәрәзәне шакый башлады Жимереп керәмени, бетен өй селкенә Ьу дөбердәүгә бишектә йоклап яткан улым куркып уянды да елый баш лады Үзем дә сискәнеп кычкырып җибәрдем — Кем анда? Ни кирәк3 — Милиция! Ач! Миңгерәүләнеп киттем - «килделәр?» Маһинур бишектән баланы ала башлаган иде. бу тавышка ул баланы төшереп җибәрде Мин чалбар урынына гимнастерканың җиңен кия башлаганмын Аны атып бәрдем Чалбар юк, таба алмыйм гына үзен — Әй. үлеп калдыңмы, ач җылдам' Тагы да катырак суга башладылар, әллә тәрәзәдән керәләр инде' Бала акыра Маһинур елый Мин нәрсә эшләргә белми чалбарсыз урын өстендә әйләнәм, үзем дердер кнләм. әллә туңам, әллә куркудан Мөгаен, ялган язулар белән йөрүемне сизгәннәр Их. нигә ШУЛ түрә белән бәйләндем Мин әле күптән түгел генә Казанга Кави агага хат язып. «Акколак һәм Сакколак» исемле кечкенә поэмамны җибәреп, берәр редакциягә тәкъдим итүен үтенгән идем Жавап тиз килде, әмма вафасыз «Поэмаң балалар теле белән матур язылган, сюжеты да мавыктыргыч Әмма бер редакциягә дә тәкъдим итә алмыйм Сәбәбен у зең беләсең Әле күп тән түгел генә, ун ел срогын тутырып, тәнкыйтьче журналист Гомәр Гали кайткан иде Өч дүрт ай эш таба алмый аптырап йөрде Кичә тагын кулга алганнар үзен Шулай булгач. Казанга килергә җилкенмә'* ди гән иде Кави ага хатында Менә, чират мина да җитте — Ач, дим. җылдам! — Үлеп калдыңмы, мур кыргыры Маһинур абына-сөртенә барып ишекне ачты, өйгә ажгырып буран керде Аның эченнән өсләрен an ак кар сырган ике милиционер күренде — Жыен. милиция башлыгы чакырды' Күз ачкысыз буран Алдан кар ерып ике милиционер бара Алар артыннан, култык таякларым белән көрткә бата сөртенә мин тырмашам Артта бала күтәргән Маһинур мине озата бара Милиция конторасы авыл ның аргы башында Үч иткәндәй, нәкъ шул яктан буран бурын Мин инде шабыр тиргә баттым, ә алда әллә никадәр барасы Без әле ашханәгә генә якынлашабыз Ул буран эченнән карачкы булып күренеп күренеп кенә кала Мөгаен, инде аны да. авылны да соңгы күрүем — Әй. буфетчы, диде алда барган милиционерларның берсе, яшь казах егете туктап Башлыкка Күкчәтаудан кунаклар килде, ике литр аракы сорады Әйтерсең лә, өстемнән мең пот йөк төште, бушап, җиңеләеп киттем - Мә. Маһинур, ачкычларны, күпме сорасалар, шул хәтле аракы бир үзләренә Маһинур ачкычны алды да куана куана ашханә<ә йөгерде Мин буран эчендә күмелеп калдым — Уф. алла, өнемме, төшемме3 Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләр бит. мин дә. этлә шә торгач, үлчәргә дә. санарга да. счет тартырга да өйрәнә башладым Әмма ничек итеп бурычка бирмәскә — акыл җитми Кунакларым бер сеннән берсе өлкәнрәк түрә бит Ал арны кире кагып кара, бигрәк тә үзең «юеш»кә утыргач Ә менә бер ай сәүдәдән соң мыш бирешне исәпләп карасам ике мен җиде йөз сиксән алты сум унҗиде тиен акча җнтмн' Нишләргә3 Күкчәтауга барып, туган тумача. дус иштән бурычка акча сорап карадык. Юк! Барысы да йөз дүндерде. Менә шунда гына миннән алда буфетта эшләгән бәндәләрнең ни өчен судланып китүләрен төшендем Әмму бу төшенүдән ни файда? Акча юк Тагын — төрмә дигән сүз — Булмаса ашханәне ремонтларга алыныйк. Агач эшен син эшләрсең, буявын, агартуын мин,— диде Маһинур. Мин сельпо председателе Мостафин белән сөйләшеп, өч мең сумга килешү төзедем дә Маһинур белән ашханәне төзәтергә керештек Эштән соң кичләрен, ялйокы исәбенә. Улыбызны аракы әрҗәсе өс- тенә яткызып торып Ремонтны бетергәч, килешү буенча акчаны алып, «тишекне» ямадык. Уф алла! Ләкин озаккамы?! XI Кызыл Яр авылы яныннан кечкенә генә бер елга ага Казахлар аны Чагала үзәне диләр Чагала — Акчарлак дигәнне аңлата. Авылга җитәр алдыннан елга ермакланып-тармакланып китә, ерактан, үрдән караганда, ул очарга әзерләнеп канатларын җәеп җибәргән акчарлакка охшый. Бәлкем, аның исемен дә әнә шул күренеш тудыргандыр. Эштән бушаган араларда, бигрәк тә кичкырын мин шушы елга буена килеп уйланып утырырга яратам Чагала үзе тар, үзе сай, ярлары да текә түгел, сөзәк! Анда вак-төяк куаклыклар. Ә мин утыра торган төштә шомырт агачлары Яз башында алар шау чәчәктә була. Әчкелтем хуш ис борынны кытыклый Әйткәнемчә, мин утыра торган җирдә дә үзән сай — үтәли күренә. Кызгылт, сары, саргылт, ак ком бөртекләре, ногыт борчагы кебек, чекерәеп яталар Ара-тирә аларны күләгәләп, вак чабаклар ялт-йолт үтә. Мин утырган җирдән аз гына алда су эчендә зур гына бер чуер таш ята. Чагала агып барышлый шул ташка сугылып, чупылдап ала. — Чупылт-чупылт. Чупылт-чупылт. Яратам мин шушы тонык пышылдаган тавышны тыңларга Агып барышлый, теге таш янында бик аз гына тукталып, елга аңа үзенең ниндидер бик яшерен серен пышылдап кына әйтеп уза сыман. — Чупылт-чупылт. Чупылт-чупылт. Нинди сер, нинди әкият сөйли икән бу көмеш канатлы акчарлак? Әнә ишетәсезме, тагын. — Чупылт-чупылт. Чагала менә шулай, артык тавышланмыйча гына, сагышлы бер җыр көйләп оча-оча да, кылганлы далага чыккач, кинәт юк була Җиргә сеңеп югала. Акчарлакның көмеш канатлары салына, җыры әйтелеп бетмәгән сер булып өзелә. Гомер! Кеше гомере дә. елгалар кебек ага бит Берәүләрнең гомере Агыйдел төсле тулып ташый Ул иксез-чиксез дәрьяларга барып чыга — зөбәрҗәт дулкыннарын чайкалдыра Ә кайбер гомерләр, мен; шушы Чагала үзәне төсле, акрын гына, чупылт-чупылт итеп кенә аг; да иркен киңлеккә чыктым дигәндә генә эзсез югала Менә минем гомер дә, нәкъ менә шушы Чагала үзәне төсле саркып дәшвишләнеп кенә ага. Кайчандыр мин тау елгасы сыман таштан ташкг сикереп, тавышланып, чәчрәп ага идем бит Нигә соң әле болай тып-тын шыпырт булып калдым? Күңелемдә әле һаман да яңа җырлар яңгырый. Мин һаман әле яң< шигырьләр, хикәяләр, романнар язу уты белән ялкынланам «Син инде яңа әсәрләр язып азапланма Бер редакция дә аларнь кабул итмәс»,—дигән Кави ага миңа җибәргән соңгы хатында — Чупылт-чупылт Сискәнеп башымны күтәрәм Уйлар очына җитә алмыйча өзела Мин, култык таякларымны алып, көчкә-көчкә генә аягүрә басам. Акчарлак канатларында — шәфәкъ яна. Әйтерсең лә, канатлары! жәйгән кызылказ кнчке күккә күтәрелергә җыена — Чупылт-чупылт Сагышлы җыр. зарлы пышылдау Ерак офыкта соңгы учаклар сүнә Ел артыннан ел уза Башлыклар алмашына Үзгәрәләр Бары тик аларның гадәтләре генә үзгәрми Элек келәре дә. соңгылары да бер калыпка коелгандай бурычка — бушка эчәргә, ашарга ярата Ә мин. ике ревизия арасында ут йотып, әнә көям менә янам дип. кызган табага баскандай сикергәлим Ашау эчүне кысам Маһинур анда-монда кәнсәләргә йөреп идән юа. мич яга Аның хезмәт хакын да бурычлар түләү исәбенә җыеп куям Менә 1953 нче ел. Март Радио: «Сталин вафат'» Берәүләр елады Берәүләр ләгънәт укыды Берәүләр өметләнде Әмма минем тормышка бернинди дә үзгәреш килмәде Буфет Башлык лар Әҗәткә сораулар һәм тетрәнеп ревизия көтү Ниһаять, партиянең XX съезды Ул шәхес культы җинаятьләрен каплап торган кара шомлы пәрдәне күтәрде Дөнья чирканып тетрәнде Күңел иләс-миләс «Халык дошманы» дигән тамгадан, хурлыктан җәбердән котылу өмитләрем тагын кабынды Әмма минем гомер Акчарлак үзәне төсле һаман бер үзгәрешсез чу пылт-чупылт килә. Көтеп-көтеп аптырагач. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Климент Ефремович Ворошилов исеменә үземнең 1937 елда нахак гаепләнүем турында язып, бу кара таптан арындыруны үтендем Нинди генә җавап килер икән5 Ярсып, икеләнеп, өметләнеп, хәвефләнеп көтәм Көн дә көтәм Айлар үтте Мәскәүдән җавап хаты әле һаман юк Нинди озын, авыр газаплы бу көннәр Нинди генә җавап килер икән3 Этләнә торгач, кырык гариза биреп, авырыйм, дип буфеттан котыл дым Котылуын котылдым, әмма ике меңгә якын акчамны, чакырылмаган «кунак»ларымның түләнмәгән бурычларын түләп Кызыл Яр (Петропавловск) каласында алты айлык бухгалтерлар курсы ачыла икән, шунда укырга юнәлтмә алдым Көз җитте Кар аралаш суык яңгырлар башланды Мин инде, курсларны тәмамлап, райпотребсоюзда бухгалтер булып эшли башла ган идем Бер көнне шулай лычма су булып, өшеп өйгә кайтып керүем булды Менә сиңа хат. дип Маһинур конверт тоттырды Суыктан өйгә керүгә күзлек парланган, бернәрсә дә күрмим Конвертны алам дигәнгә к\.пык ыякләрым I..ШЧ1 китте Ярын ■•!< сәкегә аудым Күзлекне алай-болай сөртеп, күшеккән тырпайган бармаклар белән көч хәл конвертны ачтым «Күкчәтау өлкә НКВД идарәсе сезгә фәлән көнне, фатән сәгатьтә фәлән кабинетка килергә куша » Утырып тәмәке тарттым Теге кәгазьне тагын иҗекләп укып чыктым Я хода, ни өчен чакыралар мине тагын ул шомлы йортка3 Хәерле гәме? Хәерсезгәме3 - Дөп. дөп' Дөп. дөп! Нинди тавыш3 Чү. бу минем йөрәгем шулай ярсып, сызланып суга, тыпырчына тү гелме? Я. раббым. нишлим соң"! Сагыну Альбомымда күп вакыт узудан инде тоныклана да башлаган бер фоторәсем бар. Ул минем өчен аеруча кадерле. Эчем пошканда, күңелсезләнгәндә альбомны алам, озак карыйм. Уйланам. Сагынам, өзелеп сагынам мин бу рәсемдәге җан дусларны. Без анда өчәү. Өчәү. Хәзер мин берүзем генә. Япа-ялгыз. Икебез инде дөнья куйды — «дарелфанидан дәрелбакынга рәхләт әйләде.» Тн- рән хәсрәт. Ул инде минем күңелдә мәңге бетәшмәс, кансырап торган чи җәрәхәт. 1956 ел. Кбз. Казан. Кар аралаш яңгыр ява. Шыксыз көннәр Әмма нәкъ менә шушы шыксыз, күңелсез вакыт безнең язмышта нн шатлыклы, якты көннәрнең берсе булды. Сулдан уңга: Сөобух Рафиков. Хәсән Туфан. Ибраһим Салахов. Казан 1956 елның кем- (рәсем беренче тапкыр басыла) Без — өчәү. Ләкин без әле бер-беребезне күрмәгән, күрешмәгән. Алай гына да түгел, без әле бер-беребезнең ни хәлдә икәнен дә белмибез — исәнме? Әллә озын юлның ахырына хәтле барып җитә алмыйча, берәр борылышта егылып калганмы? Белми идек әле ул вакытта, белми идек. Без — өчәү. Беребез — Котластан. беребез — Норильскидан. беребез — Колымадан. Унтугыз елдан сон! Бер гомер бит үзе без аерылышканга! Кем уйлаган мондый бәхетле очрашу булыр дип. Бауман урамы Матбугат йорты. Якшәмбе саен өмәләр оештырып, унарунбишәр кирпечне аркалап, һаман югарыга-югарыга ташып салган бина бит бу! Култык таякларыма абына-абына. ашыгып баскычлардан күтәреләм. икенче катка. Язучылар союзы идарәсенә кереп күрешер- күрешмәс. миңа чакыру билеты бирделәр «Хөрмәтле иптәш. Сезне Татар опера һәм балет театры бинасы ачылу тантанасына чакырабыз» Имәнеп киттем. Бусы да һич уйланмаган сөенечле очрак лабаса Мин бит әле ул бинаның нигезен әзерләү өмәсенә катнашкан идем ич. Унтугыз ел элек... Яз. Пединститут паркындагы мәһабәт юкәләр балга манылган нәни ,яфракларын әле яна гына җәеп җибәргәннәр һавада сулап туя алмаслык хуш ис Бал исе Без әнә шул зифа юкә агачлары тирәсендәге ямь яшел хәтфә түшәккә сузылып ятып, сонгы имтиханнарга әзерләнәбез Шулай беркөн дөньяны онытып, китапконспектларга мөкиббән китеп, гыйлем эстәгәндә, институт комсомол комитеты секретаре Бәдигов. иөгерә-атлый, мышнап килеп чыкты Кай җәһәннәмгә таралдыгыз, үзегезне эзли-эзли арып беттем, дн — Ни яна? — Янмый - Бәдигов юкә агачына терәлде, чыннан да. арыган икән — Райкомолдан шалтыраттылар, иртәгә сезнен факхльтет «Бакыр бабай» бакчасына өмәгә барырга тиеш — Иртәгә? Иртәгә якшәмбе, аннан үзен беләсең. зачетлар — Барысын да беләм Бу бик ашыгыч эш икән «Бакыр бабай» бакчасында зур бер бина салачаклар, ди Менә шунын өчен андагы агачларны казып алып, каядыр күчерергә, дн Аптырап калдым Ничек инде Казаннын нәкъ үзәгендәге гөлбакчаны туздырырга? Алай да икенче көнне бөтен факультет белән көрәкләр, ломнар күтәреп, җырлыйҗырлый «бакыр бабай» бакчасына киттек Унтугыз елдан соң хәйраннар калдым - әкият Кайчандыр «бакыр бабай» утырган бакча урынында мәһабәт, искиткеч гүзәл сарай Бинаны әйләнәм сокланып туялмыйм. Бинаның ике ягындагы куышта ике бөек шагыйрь басып тора Аларга тәгъзим белән баш иеп сәлам бирдем Нәкышләп бизәлгән биек түшәмнәрдә бәллүр чәчәкләр булып кандилләр балкый Аларнын һәрберсендә күптән күп шәмнәр яна мәрмәр баскычларга, залларга, фойеларга нур түгелә Бәйрәмчә матур, пөхтә киенгән хатын-кызлар, ирләр көлешәснйләшә өске катка ашыгалар Мин дә шул агымда Әмма мин. үземнең бу күркәм кавемгә ят булуымны күреп-тоеп гарьләнәм һәм каушыйм Гарьләнәм. чөнки өстемдә таушал ган иске кием-салым Каушыйм, чөнки култык таякларым мәрмәр басмаларда шуып-шуыл китә Гүя алар «Кара әле. хуҗа, без монда ялгыш килеп чыктык, ахры, бу без йөри торган төш түгел ич!» дип мине шелтәли һәм атлаган саен чайкалып кире чигенә Ниһаять, тирләп пешеп, мең газап белән фойеның бихисап биек ачык ишеге янына килеп терәлдем Зур. якты, матур зал Сап-сары балавыз белән ялтыратылган паркет идән Стена буйларында кызыл бәрхет белән тышланган аркасы» йомшак озынча урындыклар Уртада шатлык белән балкыган халык чайкала биек үкчәле нәфис туфлилар, ялт-йолт итәкләр, ботиклар паркетка тияр- тимәс кенә шуа Мин ишек кырыендагы йомшак урындыкларның берсенә елышып кыяр кыймас кына чүктем култык таякларын аска яшердем 'i »ем сокланып фойеда арлы бирле йөргән шат. пөхтә кешеләргә карыйм Ка занлылар Мин бит ун ел алар белән бергә кайнадым Ә ха «ер аларнын берсен дә танымыйм’, алар мине Кем танысын, дн Казаннан киткәнемә инде егерменче ел Ә шулай да. кем белә, бәлки бу күңелле төркем i » мине танучылар да бардыр Ләкин алар мине шәйләмәгән төсле, мөгаен, чнткәрәк авышалардыр «Халык дошманы» ярлыгы тагылган арестант белән кемнең күрешәсе килсен, дн. бигрәк тә мондый тантанада, халык алдында Гәрчә нәкъ менә кичә Казанда Союз Верховный о 1ының минем эшне киредән карап, гаепсез дин табып, реабнлнтәпнмллнүсм турында рәсми карарын алган булсам да Нәкъ менә шул к н a и. мине бу гүзәл сарайның ачылу тантанасына китерде бит Әмма х..« ;• менә Штраус вальсы дулкыннарында рәхәт йөзүче шат ка «анлыларнын миндә ни эше бар? Киресенчә, мин монда ак козгын ич Сискәнеп киттем кемдер артымнан килеп кочты Таны, кем бу? Каушап калдым, бик таныш тавыш шикелле *1 » гомеремдә ишеткән барлык' дус иш. таныш белешләрнең ыпыш төсмерләре ко т.н ЫМНЯМ зыңлап узды. Ләкин бу йомшак, аз гына моңсу тавышның кемнеке булуын һич тәгаенли алмыйм — Я инде, тизрәк әйт! — Сөббух.— дип кычкырып җибәрдем — Сөббух Рафиков! Без кочаклаштык. Күзләргә кайнар яшь тыгылды. Ниһаять, бу шатлыклы күрешүнең беренче давыллы хисләре акрынлап чигенде — без бер-беребезгә карап тын калдык. Галимҗан Ибраһимовны тәбрикләү хатына кул куйганы өчен кулга алынып, Норильскига сөрелгәндә ул әле япь-яшь, коңгырт кара чәчле, зур соргылт күзле, аксыл йөзле, һаман елмаеп тора торган дәртле егет иде. Хәзер инде ир уртасы. Киң маңгаенда — җыерчыклар, күзләрдә — тирән моң, чәчләр сирәгәя төшкән. Әмма аның йөзендә чытыклык, ачу яки ачыну ярсулыгы сизелми һаман әле аның иреннәрендә самими ^дмаю. — Ибраһим!— Кинәт аның иреннәре тетрәнеп китте, йөзенә күләгә төште, күрәсең, минем артык текәлеп каравым аны борчыды, ул бу караштан котылырга ашыкты. Кулын иңемә салды һәм кычкырып, аз гына шаярткан сыман, сүзгә чакырды. — Я, Колыма аюы, сөйлә, нинди приискаларда булдың, күпме алтын казып алып кайттың? — Житәрлек.— Яртылаш бөкләнеп, бил каешыма эленгән чалбар балагыма ишарә ясадым.— Тик бер аякны . Сүземне очлый алмадым, кемдер бүлдерде. — Менә алар кайда посканнар, ә мин эзли-эзли арып беттем Күтәрелеп карадык та сөенечтән сикерешеп тордык. Мин бер аягым юклыгын да онытып җибәргәнмен, күтәрелүгә авып киттем Хәсән ага Туфан мине кочып алды Ул арада Сөббух та озын куллары белән безне урады — өчебез бер кочакка сыйдык, берберебезнең йөрәк тибешен тыңлап сүзсез калдык. Жиз кыңгыраулар чыңлады | Халык тамаша залына агыла башлады. Без дә аңыбызга җилдек. Туфан ага иелеп урындык астыннан култык таякларымны алып бирде, бер үземә, бер култык таякларыма карады да нигәдер башын чайкады һәм рәнҗүле елмайды — Мөкафәт... Хәтерем ялгышмаса, 1926 елның кышы иде. Күкчәтау татар мәктәбенең кыйраәтханәсенә Казаннан чираттагы татар газета-журналлары килде Арада «Безнең юл» да бар иде Зур тәнәфестә кыйраәтханә бүлмәсенә кереп. «Безнең юл»ны алып актара башладым Аннары шатлыкны бүлешергә йөгердем, коридор уртасында малайлар белән көрәшеп яткан Нурины (булачак шагыйрь Нури Арслановны) җилтерәтеп алып килеп, журналның битләрен ачтым — Карале, монда менә кемнәрнең шигырьләре, рәсемнәре. Без арткы партада утыра идек Дәрес барганда журналны алмаш- тилмәш укый башладык. Журнал Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы белән ачылган иде. Ике шигъри багана уртасында — шагыйрьнең рәсеме Ул башын аз гына түбән иеп, уйланып басып тора. Калын кашлар астында зур күзләр, иңнәренә тузып төшкән «тынгысыз» чәчләр Өстендә — килешле костюм-чалбар, галстук. Тагын берничә биттән —«Урал эскизлары». Хәсән Туфан шигырьләре Аның да бөтен буйга төшкән рәсеме шигъри баганалар арасында Ул да башын аз гына кыңгыр салган. Моңсу күзләр, кабарып торган чәч. Костюм, ак күлмәк. . Такташның шигырьләрен без элек тә газета-журналларда очрата һәм яратып укый идек Ә менә Хәсән Туфан беренче тапкыр күренә. Шигырьләре дә ят Рифма, ритмнар башка Без күнеккән шигъри вәзеннәргә сыймый Ә шулай да, беренче укудан ук, ул шигырьләр безнең 42 күңелне үзенә җәлеп итте, хәтта ятланып калды .. . Әллә ииде минем уйлар авыргамы. Әкреидегез инде ватиннар Күкчәтау җидееллык мәктәбен тәмамлагач, без Нури белән Казанга киттек. Ул художество, мин педагогия техникумына * Татар мәдәнияте йортында атна саен әдәби кичәләр уздырыла £ Без шул кичәләрнең берсен дә калдырмаска тырышабыз Алгы сафка ' утырып, мин менә шунда йотлыгып Һади Такташны. Хәсән Туфанны « тыңладым Тыңлаган саен аларнын тылсымлы шигырьләре белән сихер 5 ләндем. “ «Кызыл яшьләр», «Яшь ленинчы» газеталары һәм «Авыл яшьләре» = журналы редакцияләрендә иртәдән кичкә хәтле ыгы-зыгы. укучылар. ° пионерлар, яшь язучылар килә иде Ә кичкырын олы язучылар да кереп « гәпләшеп, шигырь укып утыралар Аеруча көтелгәннәре Һади Такташ. * Хәсән Туфан. Гадел Кутуй. Кави Нәҗми Анда-санда Мәскәүдән Муса - Җәлил дә килеп төшә Менә шунда инде мин алар белән якыннан таны * шып-аралашып киттем Күкчәтауда вакыттагы өметем — олы шагыйрьләр, язучылар белән танышу, үзем «Яшь ленинчы»да эшли башлагач. < әнә шулай тормышка ашты Юк, дуслар турында, «күрмиләр» дип көфер уйлар уйлаганмын х икән. Бу әкиятләрдәге кебек гүзәл бинаны ачу тантанасы вакытында таныш-белешләр килеп кочып, хәтта үбеп күрештеләр сөенделәр Ә радиостудиядәге дуслар Зәкия Садыйкова. Гайшә Бикмөхәммәтова. Суфия Гыйззәтуллина безне өйләренә кунакка да чакырдылар Иртәгәсен кичкырын без трамвайга утырып Яна бистәгә төшеп киттек — Әйдүк-әйдүк. хуш килдегез, хөрмәтле кунаклар. - дип Зәкиянең әтисе белән әнисе ишекне үзләре ачып, куанып, якты йөз белән каршы алдылар Без хәл-әхвәл сорашкан-танышкан арада, өстәлдәге күп нигъмәтләр уртасына таҗ булып, әле генә майлы табада чыж пыж килеп сикергә ләгән милли ашыбыз пәрәмәчләр кнлеп утырды Ул да түгел, бу бөр кеп, җырлап торган самавыр да үз урынына менеп кунаклады — Әйдүк, җитешегез, кунаклар, пәрәмәч ул кайнарында ләззәтле, дип хуҗалар сыйлый да башладылар Баллап майлап, пәрәмәчләп коймаклап, каймак салган һинд чәен эчеп, тирләп, хуш булып, рәхмәт әйтеп, өстәл яныннан кузгалуга, пианино тавышы яңгырады Зәкиянең пианиносы да бар икән Керә керешкә абайламаганбыз Бу музыка тагын кәефне хозурландырды Милли моң Аида ниндидер тылсымлы бер могҗиза бар Ул узенен беренче яңгыра шыннан ук сине әсир итә. канатландыра, биекләргә күтәр-i. .яки, „тирән сагыш дәрьясына батыра Ә безгә, унтугыз ел буе бу моңнан мәхрум брГ ганнарга. х5з<фге яңгыраш күктән ингән илаһи аваз иде Зәкия уйный. Гайшә белән Суфия җырлыйлар Ку яслем йомшак, елармын. дип Бирмәдем кулларымны _ уф|— Кинәт Хәсән абый тавышлап, авыр итеп сулады Аннан йөзен ике кулы белән каплады да. ашыгып торып, өй алдына чыгып китте Клавишлар чәчрәп тындылар Җыр өзелде Мин аптырап, ни әйтергә белми. Хәсән абый артыннан чыктым Ул ишек яңагына сөялгән дә үксеп үксеп елый иде Еласак та. көлсәк тә. бездән бәхетле кеше юк иде бу көннәрдә һәрберебезнең кулында ничә еллар буе зарыгып көткән бәхет ярлыгы «җинаять дәлилләре табылмаганлыктан. сез гаепсез» Без Сөббух белән икебез Казанга вакытлы гына. Союз Верховный судының карарын алыр өчен генә килгән идек Ә Туфан ага казанлы. монда аның үз оясы Әмма, кызганыч, ул оя аны өнсез, караңгы каршылый. Шуңа күрә Туфан ага фатирына ашыкмый, гел безнең белән Нәкъ без Казанга килгән көннәрдә Язучылар союзында татар шигърияте антологиясен татар-рус телләрендә чыгару мәшәкате купкан иде. Аның редколлегия әгъзасы Хатип Госман: — Сез, егетләр, өмәнең нәкъ өстенә килеп төштегез, афәрин!— диде.— Инде җиң сызганып эшкә тотыныгыз Әүвәле үзегезгә аеруча хуш килгән шигырьләрегезне сайлап, антологиянең татар һәм рус редакцияләренә тапшырыгыз Аннан, русчага тәрҗемә ителәчәк шигырьләрегезгә подстрочниклар әзерләгез Тиз башкарыгыз Болай да инде соңлыйбыз, кулъязмаларны үткән айда ук нәшриятка тапшырырга кирәк иде Хәерле сәгатьтә, фатиха! Билгеле инде, без бу тәкъдимне бәхет санап, сөенеч белән эшкә тотындык Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубы көндезләрен буш-тыныч Без өч аглый-таглый. шунда күтәреләбез дә. өчебез өч өстәлгә утырып, шигырьләребезне сүзгә сүз. юлга юл русчага тәрҗемә итә башлыйбыз Башта аерым-аерым утырсак та. тора бара бер өстәлгә — Хәсән абый янына җыелабыз Ул. үз шигырьләрен ташлап, безнекеләрне рәтләргә керешә Төшке аш дип. матбугат йорты буфетында гына капкалап алабыз да тагын бишенче катка күтәреләбез. Без инде нәкъ теге борынгы әкиятләрдә күңелләргә курку сала торган «барсакайтмас» юлларыннан, ниндидер могҗиза белән генә исән калып, кире урала алган «бәхетле тазлар» Безнең ул мәхшәрддлүргән- кичергәннәр, һичшиксез, зур бер кәрванга авыр йөк була алыр иде булуын, ләкин нигәдер беребез дә ул «йөкне» бушатырга ашыкмыйбыз. Бары зур өстәл артына тезелешеп утырып, бер-беребезгә комачауламыйча. уйга талабыз. Сөббух, ябык кулларын өстәлгә җәеп салып, маңгай сырларын челпәрәмә китереп ватып, күзләрен еракка юнәлткән Хәсән ага нәрсә турында уйлана — минем өчен сер Беренче тапкыр укудан ук күңелемә уелып калган «Урал эскиз- ларыжнда Эдисонга тиңдәш булыр башын Нигә инде шагыйрь ясаган5 дигән гади, тирән мәгънәле юллар бар һич ризасызлык белдермим, безнең Хәсән ага үз өлкәсендә һичшиксез Эдисонга тиң була ала. Әмма килеш-килбәте, акыл, уйфикерләре белән күбрәк борынгы юнан философы Сократка тартым, дияр идем Киң маңгай, тирән сырлар, чал чәч. яңак сөякләре калкып торган ябык озынча йөз һәм тирән-уйчан күзләр. — Егетләр!— Кинәт ул сискәнеп, ниндидер авыр уйлардан арынырга теләгәндәй, башын күтәреп, чайкап җибәрде Чал чәчләр тузышып ман гайга төштеләр — Бер шигырь укыйм әле сезгә, рөхсәтме? һәр икебезгә аерым-аерым карап елмайды, бары тик аңа гына хас ихлас, самими елмаю Тавыш гадәттәгедән дә йомшаграк, йөрәк авазы: Тәрәзәңә «жилләр» бәрелгәннәр. «Сагынма'» дип. янап киткәннәр Алдарсың дип уйлый идемме соң? Ә син мине алдагансың ич. Өзелер хәлгә житкән гомеремне син Каның белән ялгагансың ич! Соңгы таның беленеп килгәндә лә Күрешү квнен көткәнсеңдер дә. Ләкин ирек. Бераз кичегеп килеп. Эзләп.тапты мине Себердә Әйе. ул көннәрдә без өчәү идек, өч дус бергә идек бит Ә хәзер — ялгыз Әйтерсең лә.кара урман уртасындагы ялгыз кәккүк Сагынам, бик сагынам мин ул дусларны һәм өзелеп моңланам Өрәңгеләр яфрак койганда I Мәскәүдән ерак түгел, электричка белән ярты сәгатьлек юлда, ур- ф ман эчендә язучыларның иҗат йорты урнашкан һәр ел саен диярлек мин , монда ял итәргә, язарга киләм Языла Илһамлы, шифалы почмак бу = Язып, укып арысаң, әйдә, ял итәргә рәхим ит. каршыңда — кара * урманга тин парк Мин аллеялар буенча йөрел, түтәлләр каршындагы 2 урындыкларга утырып ял нтәм Табигатьнең гүзәллегенә, камиллегенә < карап хәйран калам, сокланам һәм табынам Менә быел да мин көзен * бу иҗат йортына килдем » Көзнең беренче сулышы сизелә, һава салкынча. күктә авыр, соры « болытлар өерелә, мөгаен, тиздән яңгыр да сибәли башлар Күпчелек * агачлар инде яфракларын коя Сукмакка алтын тәңкәләр түшәлгән, « матур да. йомшак та Тик ылыслы агачлар гына кара-кучкыл чыклы - таҗларын биек күтәреп, шәрәләнә башлаган агачлар арасында масаеп. * горур тынганнар Чуар келәм өстеннән акрын гына атлап дымлы, бераз төчкелтрәк * көзге урман һавасын сулыйм Рәхәт Бара торгач, кызыксынып, өрәңге * агачы каршындагы бер урындыкка утырдым Өрәңге инде шәрәләнә 1 язган. Озын, кара ботакларда берәм-сәрәм генә. «әнә өзеләм. менә өзе ләм», дип тилмереп җилфердәгән соңгы яфраклар Мин аларга сокланып карыйм Бердән, өрәңге агачы Күкчәтау далаларында үсми, икенчедән, нинди гүзәл бу көзге өрәңге яфраклары Жил исен китте, агачлар чайкалды, шаулаштылар Каеннардагы соңгы яфраклар, кинәт нәрсәдәндер куркытып кузгалган саргылт күбә ләкләр кебек, көтүләре белән күтәрелделәр дә ашыгып җиргә кунды лар Ә икенче агачтагы яфраклар пи бирешмәде, боргаланды, ботак ларыннан аерылмаска тырышты Ә шулай да. әнә. берсе өзелде, әмма җиргә ашыкмады, очты, хәтта туган өрәңгесеннән дә биегрәк күтәрелде һәм әле бер ягын, әле икенче ягын күрсәтеп чайкалды әйтерсең лә. канатларын ал, кызыл, алтын төсләргә манган тылсымлы ярканат Жәйге төсеннән чагыштырмаслык дәрәҗәдә матур, сокландыргыч бу яфрак лар карт өрәңгенең көзге яфраклары Ниһаять, шул гүзәл «ярканат» минем алдымдагы урындыкка кунды Түзмәдем, алыйм дип. кулымны суздым һәм туктап калдым Нәкъ шул урындык артындагы сукмактан кемдер ашыгып, аксак лап мина якынлаша иде Кечерәк чандыр гәүдәле, дала халыкларына хас. кысык күзле. яңак сөякләре аз гына калку Узып китәр дигәИ идем киресенчә, мнил таба омтылды һәм. урындыкны атлап чыгып, мине кочак лады: Я алла, кемне күрәм. син теремени Санҗе" Мин дә ашыгып аны кочтым Чыннан да. синме бу. дустым Санҗе’ Күзләремә кайнар яшь тыгылды Санҗе Кәләсв белән мин беренче тапкыр моннан кырык еллар элек Топорок колониясендә очрашкан идем Кырык ел узса да күңел дән китмәслек хәлләрдә Иртәнге бардахны уздыргач, вахтерларның берсе, яшьрәге, тагын 1ШИ вррыет бврвкка «...................... ' ««Н» тавышын, анырды - Староста, барактагы.ырның барысын да вахтага Тиз Югары сәкеләр 1ӘН барак хртасына идәнгә култык таяклары шалдыр гөлдер коелды, гадәттәге сүгенү, кычкыру, ыгы-зыгы башланды. Вахта алдындагы мәйданга дүртәр саф булып тезелдек. Алда койрыкларына утырган ике аяксызлар, алар артында агач аяклар, аннан сукырлар, саңгыраулар Тирә-якта ап-ак кар Зона аръягында күгелҗемләнеп урман күренә. Тайга. Шул урман артыннан хәзер кан-кызыл булып кояш күтәрелә. Офык та, урман да, янгын кабынган кебек, кызарганнан-кызара бара. Жил юк. коры суык. Тайга «янган» саен суык көчәя бара — «тешли» Вахтерлар колонна буенча арлы-бирле йөгерә, суганлап, борычлап сүгенә. Жирдә утырганнарны аяклары белән тибеп, басканнарны этеп-төртеп сафларны тигезләргә, колоннаны «тантаналы парадка»— түрәне каршылар өчен әзерләргә тырышалар. Әмма инде күптәннән басып торганга, иске-москыларга гына уранган тоткыннар туңа, калтырыйлар. Шуның өчен булдыра алганнары тыпырдарга тырыша, сафны бозалар. Бу хәл вахтерларны бигрәк тә үчектерә. Ниһаять, вахта будкасының ишеге ачылып, колонна башлыгы чыкты. Ак тун, ак бәрән бүрек, соры киез итекләр кигән озын буйлы, чандыр гәүдәле, чытык чырайлы, урта яшьләрдәге кеше. Ул ашыкмыйча, гәүдәсен төз тотып, хәрби адымнар белән атлап, безгә өтеп карап, колоннаның бер башыннан икенче башына үтте. Ялт борылды һәм кире килеп, урта бер төштә колоннага карап туктады: — Контрлар, әрәм тамаклар! — Кинәт ул, берәү җилкәсенә сугып җибәргәндәй, аваз салды, без сискәнеп киттек. Әллә инде акылдан шаша? Юк, акылында икән, берике адым алга атлады да сүгенде. Кемнедер эзләгәндәй, алдагыларны сөзеп үтте. Куркып киттек: әллә инде берәребезне карцерга ябарга җыена? Аллага шөкер, тукталмады, тагын эре-эре атлап колоннаның аргы башына үтте, тагын борылды һәм вахта янында команда көтеп басып торган вахтерлар янына килде. Шул ук ачулы тавыш белән боерды: — Хәзер үк барысын да утын хәзерләргә куарга! Мин аларны бушка ашатып яткырмам. — Ә... ә... аяксызларны,— диде алдарак торган бер вахтер, тотлыгып.— Аларны кайда, иптәш начальник? — Кайда?—Тагын гасаби тавыш, ачулы караш — Кайда, зонада утын киссеннәр. Аяклары булмаса, телләре озын, барыбер халык дошманнары. аналарын барысын да Мария-Магдалинага олактырырга!— Түрә, тагын ике катлап сүгенеп, безгә карап төкерде дә ашыгып атлап вахтага кереп югалды Вахта капкасы ачылды Ыгы-зыгы башланды. Вахтерлар аяклыларны бер якка, аяксызларны икенчегә кудылар, тезделәр һәм утын командасын капкага таба алып киттеләр. Ул арада вахтадан автоматларын кулларына алып, этләрен җитәкләп конвой чыкты. Саңгыраулар сукырларны култыклады, алар артыннан үз-үзләрен көчкә йөртүче күтәрәмнәр атлады Алдагылар койрыкларында шуышып, без таякларга таянып, вахтер артыннан иярдек, тау-тау итеп өелгән юан-юан нарат агачлары янына барып туктадык. һәр дүрт мәхбүскә бер пычкы, тукталмыйча алмаш-тилмәш кисәргә. Балта юк. Зона эченә балта кертү — хәтәр Утынны зонадан чыгарып яралар, өяләр. Озакламый бөтен зонада пычкы тавышы яңгырады, чинады, чырлады. Безне эштән караңгы төшкәч, урманга утын хәзерләргә киткән команда кайткач кына, туктаттылар. Ике тоткын анда үлгән. Аларны чана белән тартып алып кайттылар Катып, туңып, арып чайкала башлаган идек — баракка кергәч рәхәтләнеп киттек. Кизүләр ике мичкә дә яккан, җылы. Озакламый кичке баланданы китерделәр. Баракта бердәнбер лампа ишек төбендәге баганага эленгән. Аның да куыгы чатнаган, корымланган, булыр-булмас м я г тырта *^иР ат 3УР- ыгы-зыгы һәрберсе алдан алырга тырыша izun НИПаЯТЬ - мина да чиР ат жнтте. инде Колымадан бирле саклап к лгән консерв савытыма бер чүмеч баланда аударгач, ава түнә сәкемә ашыктым Култык таяклары белән савытны тотып баруы читен бит Савыт бушады, корсак җылынды, эч богырдаудан туктады Ләкин туймады Тагын шунын чаклы ике-өч чүмеч өстәлсә дә ярар иде. * Әле генә умарта оясы кебек мыжлаган барак тынычлана башлады ь' Бүлә торган бернәрсә дә юк. мичкәне, чүмечне әллә кайчан алып чыгып * киттеләр Мин итекне баш очына мендәр урынына салдым да йокларга әзер- < ләндем. Итекне мич янына куеп киптерсәк нинди әйбәт булыр иде дә. ф ярамый Хәзер урлап китәләр, аннан яланаяк каласын — Иптәшләр' — Тагын ни булган5 Торып утырдым, староста эндәшә ® икән: - Иптәшләр, тыңларга әзерләнегез, тавышланмагыз Хәзер Конан < Дойльның Шерлок Холмс маҗаралары турында хикәяләр укуны баш < лыйбыз. — Әйдә. әйдә, башла х — Көтәбез - Әй. агач аяк. акрынрак йөр. шыгырдыйсын Мин сәкенең кырыена ук шуышып килеп, ишек якка карадым Лампа л һаман үз урынында - баганада кызарып кына тора Мондый яктыда х ничек укыр? Мин уйлап та бетмәдем, түбәндә, өстәл янында утырган староста тамагын кырды Эһем. эһем. йә. башладык Кичә без <Көмеш кашка »ны башлаган идек, юлга чыкканда өзәргә туры килде Хәтерегездәдер, полковник Касснын. «Көмеш кашка»сы бөтен Англиядә бәйге бирмәс толпар була Менә бер төнне нәкъ бәйге алдыннан, шул атаклы «Көмеш»не урлыйлар һәм ничә еллар аны хыянәтсез тәрбияләүче, бәйгеләргә хәзерләүче Джон Стрэкерны үтерәләр Полиция бу четерекле хәлне ачыклый алмагач. телеграмма белән Шерлок Холмсны чакыра Шерлок Холмс ахирәт дусты доктор Уотсон белән шул сәфәргә чыга Әйе. әйе. хәтерлибез, тизрәк дәвам ит. Кызык, ни булып бетәр икән? днп аскы сәкедән аны кемдер ашыктырып та куйды Мин бу кызыклы хикәяне бала вакытта да. аннан соң да берничә тапкыр укыган идем Хәзер тыңламасам да ярар иде Жнтмәсә күзләрне йокы баса Тик мине бер мәсьәлә бик кызыксындыра шундый булыр булмас яктыда староста ничек укый алыр икән - чәче күзләре түгелдер бит анарда5 Әмма староста һаман укый бирә - аның тигез, ярыйсы ук яңгырау тавышы безнең почмакка хәтле килеп җитә Шерлок Холмс инде фа җиганен ничек чуалуын җентекләп тикшерә башлады Шул урында күзләрем йомылып, мин йоклап киткәнмен Колонна башлыгы әйткән сүзендә торды, безгә «халык дошман нары»на тынычлык бирмәде, көн дә эшкә куды Мәхбүсләргә бердәнбер юаныч кнтертән. аларнын монда, чәнечкеле тимер кыршау эчендә, җәфалануларын оныттырган нәрсә староста ның кичке укулары гына иде. Артур Конан Дойль хикәяләре — алар- дагы исәпсез күп серле, четерекле вакыйгалар һәм аларны фаш итүче атаклы Шерлок Хазме һәм доктор Уотсон безнең хыялыбызны биләде Староста гаҗәеп мавыктыргыч һәм искиткеч катлаулы «Сары йөз». «Бөкре». «Буш йорт». «Алты Наполеон» кебек хикәяләрне укыды Күбе сен мин дә бик кызыксынып тыңладым Тик әле мин һаман анын бу зәгыйфь янган лампа яктысында ничек укуын төшенә алмый идем Ни Һаять. бер буранлы, без эшкә чыкмаган көнне, мин староста Налагай Николай Исидорович янына кердем Баракның таКТа белән бүлеп алынган кечкенә бүлмәсендә тумбочка, озын бер эскәмия, тапчан (анда киез, одеал. мендәр начальникларча тора') Мин кергәндә ул култык таякларын тапчанга терәп, мөгаен, чыгып китәргә ашыгып, тумбочка өстендә бер исемлек язып утыра иде Мина борылды: — Сезгә ни кирәк?— Киң маңгай, зур борын, ябык йөз һәм эчкә баткан зур күзләр. Болай да кансыз ак бите чытылып китте; күрәсен. минем керү ошамады — эшен бүлдем. — Сез һәр кичне Конан Дойль хикәяләрен укыйсыз, бүген көндез шул китапны миңа биреп тормассызмы? Староста карандашын кәгазь өстенә ташлап, миңа гаҗәпләнеп карады. — Аны мин каян алыйм? Бу җавапка инде мин тагы да ныграк шаккаттым — Нигә, сез һәр кич аны укыйсыз бит? — Ә-ә, менә нәрсә,— ул кычкырып көлеп җибәрде,— Мин бит аны бары тик күңелдән укыйм — Күңелдән? — Әйе, күңелдән. Монда һичбер төрле китап бирмәгәннәрен бел мисезмени? — Беләм. — Шулай булгач? Ул борылып, карандашын алды да янә язарга тотынды. Мин. култык таякларымны рәтләп, чыгарга җыендым. — Сезнең,— диде ул. кинәт тагын миңа карап,— иректәге һөнәрегез нинди иде соң? Мин үземнең язу-сызу белән шөгыльләнгәнемне әйттем. - Менә, шәп,— ул инде миңа таба шуышып килеп, кулымны кысты, елмайды - Менә очрашу, утырыгыз Мин дә язучы Шагыйрь. Украина дан. Без сөйләшеп киттек. Палатай миңа бу лагерьда бер казах, бер калмык язучысы булуын, анда-санда аларның янына килеп чыгуларын әйтте һәм үзләре белән таныштырырга вәгъдә бирде. Мин бу көтелмәгән очрашуга-танышуга куанып чыгып киттем. Николай: - Буш вакытта кереп утыр, сөйләшербез, хәзер миңа исемлекне начальникка алып барырга кирәк, - дип култык таякларына үрелде. Бу очрашудан соң озакламый мин тагын бер бәлагә очрадым калган ялгыз аягымны да сындырдым. Утын кисеп утырганда, әрдәнәдәге бер юан бүрәнә тәгәрәп китте дә басты. Ул бүрәнәнең тәгәрәп өсте- мә килгәнен дә күрдем, ләкин торып өлгермәдем, култык таякларымны эзләп харап булдым Ә биектән авып-тәгәрәп килгән бүрәнә, минем кымшанганны көтмәде. Әле ярый бөтенләй измәде, аяк өстендә тукталды Тирә-яктагы тоткыннар җыелып, бүрәнәне көч-хәл белән күтәреп, мине тартып чыгардылар һәм санбаракка күтәреп алып бардылар Мин анда өч айдан артык яттым. Әгәр инде хәзер, кырык елга якын вакыт узгач, дөресен генә әйтсәм, мин ул чакта санбаракка эләгүемә артык хафаланмадым. Бәхеткә, аягым бөтенләй үк сынмаган — чатнаган гына булган һәм ул тиз төзәлде. Әмма мин аннан, алда әйткәнемчә, чыгарга ашыкмадым Санбарак шул ук зонада, шул ук күп баракларның берсе Ләкин монда өске сәкеләр юк Аска төрле үлән-яфрак тутырылган «киез», одеал, мендәр бирәләр Бу инде менә ничә еллар күрмәгән рәхәтлек — комфорт’ Мине1 дә шундый урыннарның берсенә китереп салдылар. Инде хәзер, врач килеп карап, аягымны гипска салырлар, дип көтәм. Чөнки аяк чатный, сызлый, үзүземне кая куярга белмим Ә врач юк та юк. Мин инде кычкыра, сүгенә башладым Ул арада бер санитар килеп минем тавышны басты: — Акырма, врач юк. аны Мариинскига җибәрделәр Хәзер имче килә. Баракта иллегә якын авыру мәхбүс ята иде Күбрәге дизентерия — эч авыруы белой Ләкин алар арасында да ятарга була: урын йомшак, эшкә кумыйлар, җылы Аякның сызлавы басыла төшкәч, йокы да килеп җитте - Яле. күрсәт аягыңны, ни булган’- Кемдер одеалымны күтәрде Уянып киттем Каршымда ак халат кнгән берәү. Буйга яшүсмер егет кебек кенә Ябык, йөзе ап-ак, ләкин чәче, кашлары чем-кара, күзләре кысык, бит сөякләре калкып чыккан дала халыкларыннан, әллә бурят, әллә якут Имче дигәннәре шул. ахры, одеалны алып ташлап, аягымны карарга җыенды Аякта кырык тапкыр ямалган, төпләнгән киез итек, аны күргәч «врач» санитарга кычкырды Иван, пычакны алып монда кнл Санитар Иван яшь кенә таза егет килеп пиманы кунычыннан башлап башына хәтле ярып җибәрде, чолгауларны сүтте - Кая. мондамы’ Әйтеп бетермәде, мин сикереп киттем Гүя аягыма икенче тапкыр бүрәнә төште Чыда, түз Иван, тас белән су алып кил' Мин, кычкырмас өчен, иреннәремне тешләп яттым Имче аякны тотып, селкеп, капшап карады ла яныма утырды Сынып ук чыкмаган, чатнаган кебек Кузгалмыйча ят. хәзер бинт салырбыз Исем, фамилияң’ Ул блокнотына нсем-фамилиямне язды да. кайдан икәнемне сорады Анысын да әйттем Кинәт аның йөзе яктырып китте Кайсы шәһәрдән’ Күкчәтаудан Шулаймы’ Ул мине кочаклап ала язды, кулымны каты итеп кысты Без шундук казахча сөйләшеп киттек Менә бу. хәзер янымда утырган ак халатлы имче (лекпом) теге көнне безнең баракның староста сы Николай Исидорович Полатай әйткән казах язучысы Зәен Шашкин икән Без ул көнне бик озак сөйләшеп утырдык Туган җирне дә, туган телне дә үтә сагынып калган идем, сезнең белән очрашу көтелмәгән сөенеч булды, диде ул. аякны юып. бинт белән бәйләп мендәргә салгач Моннан соң буш вакыты булган саен Зәен яныма килә башлады Сөйләшеп туялмыйбыз Сөйләшә торгач, уртак танышлар, язучыларның хәлләрен белештек Ул атаклы шагыйрь казахның Есенины Мәгъҗән Җомабаевның шигырьләрен укыды Үзе прозаик Алма Атада берничә китабы басылып чыккан Язучылар Союзы әгъзасы Мәскәүдә тарих, философия һәм әдәбият институтын тәмамлаган булган Сиңа нинди гаеп тактылар соң’ дим, сүз арасында Нинди булсын, ди Зәен, калын кашларын җыерып, йөзен чы тып Милләтчелек Мин совет чорында пионерда, комсомолда тәрбия ләнгән егет Аннан мин ярлы казах баласы Байларга мәл багучы булу урынына, совет хөкүмәте аркасында. Мәскәүдә укыдым Кайдан килсен миңа милләтчелек Анысы алай, ул тамз аны барыбызга да бастылар, ә менә син ничек врач 6\лын кнпен1 зим Ярым ҖИТДИ. ярым шаярып Каян врач булыйм мин. ди Зәен башын чайкап Барысы да авырудан башланды \пкәм чирле Өйдә вакытта кымыз эчгп. җылкы ите ашап, далада саф һавада йөреп, саклана идем Төрмәгә эләккәч, кан төкерә башладым Хөкем чьи арылгач. мине төрмә больницахына саллылар Анда озак ятарга туры килде Чыгарып җибәрмәс өчен. I3p.i4 i.ip мине санитар итең к.з.нырты Юз.зры бел. мле булгач. ЛОТНИ хәрефләрен яхшы белом. даруларны, алариын составын, рецептларын өйрәнә башладым Булыштылар, у зем дә тырыштым, шуның белән врач лар арасына кереп киттем Имче монда кил дару, ди баракның аргы башында яткан бер авыру Зәен әңгәмәсен өзеп, ШУЛ авыруга таба китә Аяк тиз төзәлде. Әмма Зәен: «Аягы сынган, һаман берекми», дип, аны гел бинтта тотып, язга хәтле чыгармыйча үзендә саклады Больницаны тикшерергә комиссия килә дигәч кенә, санбарактан чыгарырга мәҗбүр булды. Ill Санбарактан чыккач, элекке иптәшләрем янына эләкмәдем. Монда да Зәен Шашкинның ярдәме тиде. Ул мине «савыгучылар барагы»на җибәргән. Анда чынлыкта савыкмаслар, инде тәмам бетерешкәннәр җыела. Алар, билгеле, бер төрле эш тә эшли алмыйлар. Әмма баландалары куерак, ятарга урын-җирләре дә бар Менә мин шул баракка урнаштым. Монда бер катлы сәкеләр Алар шыгрым тулган. Күбрәге кузгалмаучылар Мин зона врачы урынына калган Шашкинның күрсәтмәсе белән килсәм дә, «урын юк», дип озак кына барак төбендә тоттылар Носилка белән бер мәетне алып киткәч кенә шуның урынына — баракның иң аргы почмагына барып яттым Яхшы урын — тәрәзә янында Хәзер инде кояш күбрәк карый Көндезләрен кар эри, түбәләрдән тамчы тама Яз килә Ичмасам тәрәзәдән табигатьнең алышынуын карап хозурланырга була ' Яттым Миңа каршы сәкедә берәү ауный. Одеалга төренгән, бите генә ачык. Менә шул йөзне күрүгә, калтырап киттем Әллә инде бусы да аяк сузганмы? Бит җәенке, үзе карындык төсле сап-сары, күзләр кысылган Борын почык, иреннәр күм-күк. Хәрәкәтсез. Урынга утырып, култык таякларымны стенага терәп куйыйм дигән идем, алар шалтыр-шолтыр шуып төшеп китте. Бу тавышка теге күршем күзләрен ачты, кузгалып куйды Юк, әле, тере икән, дип куйдым, күңелдән тынычлана төштем. — Кайдан?— диде күршем, ярыйсы ук ачык тавыш белән. — Санбарактан. — Шашкин ничек анда? Кара, аны да белә, әллә казах инде? Сынап карар өчен, казахчалап дәштем. — Хәлегез калай? — Ә?— ул ишетми калдым дип, ахры, башын суза төште.— Ни дидегез? — Гафу итегез, мин сезне казах дип уйлап, казахча эндәшкән идем. — Юк,— ул торып утырды Шыр сөяк!— Юк, күрше, мин казах түгел. калмык Ничек авызымнан чыкканын да белми калдым — Санҗе Кәләев. Күршемнең карындык бите яктырып киткәндәй булды, кысык күзләр зураеп, гаҗәпләнеп карады — Кайдан беләсез? — Шашкин миңа сезнең турыда сөйләгән иде. Полатайдан да ишеттем исемегезне. — Менә сөенеч. Әллә сез дә язучымы? Ул арада ишек ачылып, берничә вахтер килеп керде, без дә сүзләребезне бүлеп, урыннарыбызга сузылдык. IV Ниһаять, тайгага да яз килде Кар акрын гына эреп, җиргә сеңеп югалды, озакламый яшел үлән күтәрелде. Зона тышында гына түгел, хәтта зонада да, бигрәк тә. икенче кат чәнечкеле тимерчыбык киртәләре тирәсендә. Тыелган зонага барма- сак та, читтән карап хозурланабыз Зона артындагы урманнар да инде яшәрә-яктыра төшкәннәр Озак-озак шул урманнарга карап торабыз Кайвакыт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган зона, манаралар да, анда корулы автомат тотып торган сакчы да югала — без табигать кочагында йөгерәбез, яшел чирәмдә ауныйбыз, кедр агачларына үрмәләп менеп, тәмле, майлы чикләвекләр ашыйбыз Хыялда! — Әй контрлар, нәрсә авызыгызны ачып катып торасыз, таралыгыз! Хәзер атам Тик торудан иреккән сакчы, автоматын шалтыр-шолтыр китереп, безгә төби башлый «Кызык өчен» бер очередь бирүе дә мөмкин анын Рәнжү һәм нәфрәт белән баракларга таба таралабыз Мәлгуньнәр, та бигатькә читтән карап күңелне тынычландырырга да бирмиләр Әмма безнең икенче бер юаныч бар иде Әдәби кичләр Анда-санда без — Санже Кәләев. Зәен Шашкин. Николай Исидорович һәм мин — я Полатай, я Шашкин кабинасына жыелабыз - казах, калмык, татар, рус әдәбияты классикларын искә алабьв һәм үзебезнең шигырьләрне укыйбыз Бу кичләр, ничектер күңелгә ял бирә, кайгнларны оныттыра, яшәү көчен өсти, сүнеп барган өметләрне кабыза иде Кызганыч, бу сөенеч тә озакка бармады Беркөнне безнең дүртебезне дә ашыгыч рәвештә вахтага чакырды лар, аннары конвой белән станциягә алып бардылар Монда инде поезд килеп туктаган икән, безне, вагонга утыртып. Тайшетка алып киттеләр Анда карцерда йокысыз төн уздырдык Нәрсәгә, нигә, яхшылыккамы’ Яманлыккамы? Иртә белән безне берәмләп яшь кенә, әмма салкын йөзле, усал карашлы хәрби тикшерүчегә алып килделәр Ул ниндидер бер папканы актарып, бер кәгазьне алды да коры гына итеп — Сез лагерьда контрреволюцион төркем оештыруда һәм совет дәүләтенә каршы агитация алып баруда гаепләнәсез Менә гаепләү акты. диде. Мин аптырап, хәлсезләнеп киттем Култык таякларым ычкынды, дык итеп урындыкка утырдым ' Әле генә парк өстендә куерып, тулганып, менә менә салкын тамчылар белән коендырам, дип куркыткан, көзге шыксыз кара болытлар кинәт таралды Инде күптән зарыктырган кояш күренде Шундый якты, шундый жылы. үзе дә безне курүгә елмая кебек Тнрә-як балкып, матураеп китте Без Санже белән йомшак талир тәңкәләр түшәлгән сукмактан, наратлар, чыршылар арасыннан сөйләшеп барабыз, бер беребезнең хәлләрен сорашып туя алмыйбыз Ул да аксын, мин дә, ул уң аякка, мин сулга Лагерьда урман кискәндә агач төшеп, аның уң аягы сынган Бик озак берекмәгән, аннан төзәл гән Әмма ул аягы унбиш сантиметрга кыскарган Әнә теге, Тайшеттагы төрмә карцерыннан аерылганга инде бер кеше гомере диярлек була Кырык елдан сон кеше, һичшиксез, картая Ә мин менә Санжега карыйм да гажәпләнәм Ул яшәргән Чын чын. теге лагерьдагы вакыттагыдан ул күп яшь һәм ярыйсы ук матур күркәм аксакал Юк. хәзер дә ул сакал-мыексыз, тик- йөзе карындык төсле сары түгел сөйкемле, соргылт күләгәле, кояшлы жнрдә торган кешеләр шулай нәзакәтле яна бит Күзләр элеккечә кысык булсалар да. зур ачыл геннар, яктырганнар Борын аз гына калыккан сыман, иреннәр сусыл, елмаерга гына торалар Хәрәкәтләре житез Өстендә корыч төсендәге менә дигән костюм, ак күлмәк, кара ку бәләк Кинәт ул. нәрсәдер исенә төшкәндәй, капылт борылып миңа карады - - Ә Зәен Шашкин кайда хәзер’ — О, ул Казахстанның атаклы романчысына әверелде, рус, казах телләрендә күп әсәрләре чыкты — Ә хәзер? — Хәзер ул вафат шул инде. Санже сискәнеп, борчылып туктады — Ничек? — Шул, лагерьдагы чире— үпкәдән... Без озак кына сүзсез атладык, тынып калып, уртак дустыбызны сагындык. Асфальт сукмакка чыккач, Санже тагын сорау бирде: — Николай Исидорович Полатайның да язмышын белмисеңме? Әйбәт мәсәлләр яза иде, чукынган — Ул инде күп еллар Ялтада тора. Сатирик шигырьләр яза. «Кро- кодил»ның төп терәге. — Молодец! Мин шулай булыр дип уйлаган идем Адресын бир әле, хат язармын — Санже,— корпус бакчасында торган бер язучы аны күреп калып кычкырды,— тизрәк, сине Элистадан телефонга чакыралар. Санже ашыгып атлап, инде сизелерлек аксап, телефонга китте, мөгаен, өеннән шалтыраталар Ул хәзер Калмыкстанның бишкаласы — Элистада тора. Бик күп шигырьләр жыентыгы һәм проза китаплары бастырып чыгарган. Калмык хөкүмәте аңа «халык шагыйре» дигән мактаулы исем биргән. Күкрәгендә Монголия хөкүмәте ордены балкый Шигъри хезмәтен югары бәяләп, Улан-Батырга чакырып биргәннәр бүләкне. Җил исте, агачлар чайкалып китте, жиргә сары яфраклар коелды. Менә минем каршыдагы өрәңгенең каралган ялангач ботакларының берсендә япа-ялгыз бер яфрак жилферди. чайкала. Җил аны йолкып алырга тырыша, ләкин ялгызак яфрак, үз оясыннан, туган анасыннан — карт өрәңгедән аерылырга теләми Әле бер, әле икенче якка иелә Ләкин рәхимсез көзге жил ялгыз яфракка үчекте, карт өрәңгене арлы-бирле селкетте һәм, ниһаять, теге мескен яфракны ботактан йол кып алып ыргытты. Алсу-кызыл төсләргә манылган йолдыз — өрәңге яфрагы өзелгәч тә жиргә сыенырга ашыкмады, агачлар арасына очты, калгынды Ниһаять, хәлсезләнеп, каршымдагы куак арасына төшеп югалды Кеше гомере дә нәкъ шулай, өрәңге яфраклары төсле, сызланып, саргаеп, янып көеп, теләмичә генә өзеләдер Мөгаен, шулайдыр

1957—1981 еллар