ШӘМАИЛЛӘР
Болгар-татар сәнгате һәм культурасы гасырлар дәвамында бик тә үзенчәлекле үскән. Көнчыгыш белән Көнбатыш кисешкән төбәктә урнашканлыктан бо- рын-борыниан алар, бер яктан — Иран, Кытай, Урта Азия белән, ә икенче яктан — Борынгы Русь. Әрмәнстан, Византия белән тыгыз экономик һәм культура багланышлары урнаштырганнар. Көнчыгыш һәм Көнбатыш культурасы, сәнгате төрле вакытларда татар халкы культурасы һәм сәнгатенә теге яки бу дәрәҗәдә йогынты ясаган. Татар халкының культурасы тикшеренүчеләр игътибарын инде үткән гасырдан башлап ук җәлеп итә. Шулардан бүгенгәчә халыкның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше, һөнәре турында төрле хезмәтләр языла. Әмма аларның берсендә дә, халык сәнгатенең мөстәкыйль төре буларак, шәмаилләргә анализ ясалмый. Бу хакта өстән-өстән генә әйтеп узу, шәмаилләрнең татар өйләрендә этнографик җиһаз булуын искә алу бар. Әмма шәмаилләрнең сәнгать әсәре булуы турында берни дә әйтелми. Фәкать С. Червоннная гына, Татарстан дәүләт музее җыелмаларыннан өч шәмаилне игълан ител, аларны сәнгать әсәрләре рәтенә кертте, шәмаилләр белән татар профессиональ рәсем сәнгате арасында уртаклык күрде. Илебездәге халыкларның сәнгатен һәм һөнәрләрен өйрәнүгә зур әһәмият бирелгән хәзерге вакытта шәмаилләрне татар халык гамәли-көнкүреш сәнгатенең бер төре буларак тикшерү зарурлыгы көн тәртибенә килеп баса. Шәмаил — гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, рам-кыса эченә язып куелган дини текст, рәсем дигән сүз. Бу, нигездә, матур итеп бизәлгән, каллиграфик текст—Корьәннән өзекләр. Текст чәчәк-үсемлек белән бизәлә. Кайвакыт композициядә пейзаж яки архитектура төзелешләре (Мәккә һәм Мәдинә күренешләре) фрагментлары сурәтләнә. Татар шәмаилләре шундый художество әсәрләре ки. аларда зур осталык белән язылган каллиграфик текст та, матур бизәкләр белән янәшә бик гади генә предметлар да. табигать күренешләре дә сурәтләнә. Моны татар халкының XIX гасыр ахырындагы социаль һәм культура тормышы белән аңлатып була. Революциягә кадәр татарларда укый-яза белү дәрәҗәсе шактый югары була. Казанда гына түгел, авылларда да бөтен ир-ат диярлек укый-яза белә, күпләр мәдрәсәдә укыган гарәп һәм фарсы телендәге дини һәм дөньяви әдәбият белән таныш. Халык арасында кулъязма китаплар күп таралган. Шунлыктан шәмаилләрнең югары профессиональ дәрәҗәдә язылуына һич тә гаҗәпләнәсе юк Бу урында шунысын да әйтик, узган гасырның 30 нчы елларында Казан университетында гарәп каллиграфиясен атаклы галим Гали Махмудов укыткан. Аерым очракларны исәпләмәгәндә моңарчы шәмаилләргә бары тик дин культы предметлары итеп кенә карадылар. Картларның сөйләвенчә, утызынчы елларда бик күп шәмаилләр махсус рәвештә юк ителгән. Шәмаилләр чынлап торып беркайда да җыелмады. теркәлмәде. Кызганычка каршы, әлегә аларны комплекста карау мөмкинлеге юк. Хәтта Татарстан дәүләт берләштерелгән музеенда да алар бик аз, өстәвенә булганнары да уникаль, бердәнбер данә түгел, ә литография ысулы белән басылганнары гына Эчтәлекләре, төзелешләре, башкару техникасы буенча шәмаилләр берничә төркемгә бүленә. Эчтәлекләре буенча алар танып-белү ягыннан әһәмиятле текстлы, поэтик, дини, үгет-нәсихәтле, мәкальле, танышу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылганнарга бүленәләр. Композиция сюжетлары буенча исә — үсемлек ясалган, табигать һәм архитектура күренешле, геометрик бизәклеләр Башкару техникасы буенча шәмаилләр рәсемле (буяулар. кара тушь һәм фольга кулланып пыялага төшерелгән) һәм график (литография ысулы белән эшләнгәннәр) була. Литография ысулы белән эшләнгән шәмаилләрне алыйк. Алар XIX гасыр ахырында — XX гасыр башларында Казандагы дәүләт һәм хосусый типографияләрдә цензура рөхсәте белән басылганнар Кайчак литография текстлары астында «Габдрахман Абдуллин» дигән исем-фамилия дә очрый. Кем ул? Текстны басучымы, әллә төзүчеме? Әлегә моны ачыклап булмады. Б I ад лыкка килүендә нәкъ менә шулар билгеле роль уйнагандыр да. Чөнки элекке заманнарда күп кенә татарлар Урта Азия мәдрәсәләрендә укыган биг. Урта Азиядән «изге кә- газьпләрне әнә шул шәкертләр алып кайтканнардыр, һәм ул аерым битләр, тора-бара төрлечә үзгәреп, без сүз алып бара торган шәмаилләргә әверелгәндер. Шәмаилләрнең икенче бер чыганагы дип гарәп халык картиналарын һәм аларга якын булган, шулай ук XIX гасыр уртасында һәм ахырында киң таралган төрек лубок- ларын санарга мөмкин. Алар пыялага төшерелгән рәсемнәрдән һәм басма гравюрадан гыйбарәт Анда каллиграфик текст, бизәк һәм лубок стилендә эшләнгән гади рәсемнәр, халык тормышын сурәтләгән күренешләр табигый төстә бергә берләшә. Шулай итеп, поэзиянең югары классик стиле белән халык такмаклары бергә катнашкандай, ниндидер гадәти. типик түгел жанрлар кушылмасы хасил була. Шәмаилләр — нәкъ менә шундый кушылма үрнәге, каллиграфия дә. лубок та булмаган жанр. Алар үзләренең төзелешләре, характерлары, тышкы сыйфатлары, ә еш кына эчтәлекләре һәм йорт бизәлешендә тоткан рольләре белән, гарәп халык картинкаларына барып тоташа, безнең якның Гарәбстан белән үзара мөнәсәбәтләрендәге тарихи тамырларны күрсәтәләр. Шәмаил өйдә ишек өстендә торган. Моның белән аның явыз көчләрдән саклау кебек символик әһәмияте басым ясап күрсәтелгән. Шәмаил хуҗаларга имин тормыш, йорттан чыгып китүчеләргә хәерле юл һәм изге эшләр «теләгән», бирегә килүчене «сәламләгән». Монда инде шәмаилләрнең аерым, рухи асылы, аларның кешеләр кәефен тудырудагы әһәмияте ачыла. Алардагы конкрет текст әллә ни зур роль уйнамый, күргәнебезчә, бу сүзләр гап-гади. популяр текст булырга да мөмкин, хәтта бүгенге лозунгларны да хәтерләтә. Иң мөһиме, алар өйгә нидидер бер тулылык, бөтенлек биреп торганнар. Шәмаилләрне XX гасыр башы татар өеннән аерып карарга ярамый Туку әйберләре һәм гади мебель, савыт-саба, тәрәз төпләрендәге гөлләр кебек үк, шәмаилләр дә өйне бизәгәннәр һәм тулыландырганнар, аның мәҗбүри бер өлеше булып торганнар. Шул ук вакытта, күпмедер дәрәҗәдә кешеләрнең үз өйләрендә художество әсәре, картина булдырырга теләве кебек эстетик ихтыяҗларын да канәгатьләндергәннәр. Аларны аталар үз улларына гаиләнең изге бер нәрсәсе итеп тапшырганнар, аларга хөрмәт белән караганнар. Дөнья сәнгате фонында шәмаилләр Урта Азия һәм Гарәбстан сынлы сәнгатенә якын торсалар, милли культура фонында аларда Болгар балчык чынаяклары, аеруча татарларның борынгы кабер ташлары белән охшашлык табарга була. Композицияләрнең төп структурасында, төгәл, оста, матур итеп язылган һәм төп урынны алып торган текстлары, текстның геометрик яки үсемлек бизәкләре белән рамга алынулары ягыннан ташъязмалар һәм шәмаилләр бер-берсенә бик тә якын тора. Бәлкем әле бу һәйкәлләр татар шәмаилләренә турыдан-туры йогынты да ясаганнардыр. Шәмаилләрнең татар китабы, аеруча кулъязма китап графикасы белән дә якынлыгы күзгә ташлана. Шрифт, каллиграфия, текст башларының үзенчәлекле бизәлүе җәһәтеннән татар китабы һәм шәмаилләре композицияләрендәге билгеле бер охшашлыкны күрү кыен түгел. Шәмаилләрнең художество үзенчәлекләре аларны «күчеш» жанрына кертергә нигез бирә. Бер яктан, бу — өйне бизәүче җиһаз буларак файдаланылган чын халык сәнгате әсәре. Әмма, икенче яктан, алар — әһәмиятләре белән китапка якын торучы, билгеле бер гыйлем бирүче, сынлы сәнгатькә, якын торучы рухи әсәрләр Шулай итеп, шәмаилләрне гамәли-көнкүреш сәнгатеннән профессиональ сәнгатькә, аеруча китап графикасына күчү жанры дип билгеләргә мөмкин. Күп кенә бүгенге милли рәссамнарның—Б Урманче. Ф. Әминев, Т. Хаҗиәхмәтов һ. 6. ларның иҗатында шәмаилләргә хас аерым сыйфатларны күрергә мөмкин. Хәзерге көндә, милли сәнгать төре, жанры буларак, шәмаилләр яшәүдән туктады. Алар урынына квартираларга чын картиналар, аларның репродукцияләрен кую мөмкинлеге туды. Шәмаилләр исә хәзер татар культурасы ядкарьләре буларак кына игътибарны җәлеп итә. Әмма, шулай да, шәмаилләрнең кайбер типик булмаган йогынтыларын бүгенге татар сәнгатендә дә очратырга була профессиональ рәссамнар, сирәк булса да, шәмаилләр язалар, аларга бүгенге эчтәлек бирәләр, аерым алганда, Тукай шигырьләрен урнаштыралар. Б. Урманче, К. Нәфыйковның шундый шәмаилләре бар. Татарстан рәссамнары әсәрләреннән Г Тукайның тууына 100 ел тулуга багышлап оештырылган күргәзмәдә Р. Харисовның «Ак калфак» дигән картинасы игътибарны җәлеп иткән иде. Композициясе, эчтәлеге (анда милли киемле татар кызы гәүдәләндерелгән) белән бик үк туры килмәсә дә, ул үзенең рухы белән шәмаилне нык хәтерләтә иде. Әлеге фактларда халык художество культурасына күп гасырларның һәм традицияләрнең «хәтер»ен сеңдергән, үлемсез сыйфатлар күренә.